Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЬЛЕК ДӘРТЕ 



— Курыкма, Булат, чишмәңнең чыганагы көчле һәм тирән булса, аның суын алып бетерә алмыйлар... Карыйсың, җир астыннан кечкенә генә су кайнап чыга. Ә үзе көне-төне туктамыйча ага. Менә шулай... Урынсыз зарланасың. Урынсыз! Петр Петрович, өстәл өстендәге чуен цилиндрны кулына алды, үлчәп караган төсле кулында әйләндергәләде дә, әйткән сүзләренә басым ясагандай, тәрәзә төбенә илтеп куйды. Моңарчы цех парторгының һәрбер хәрәкәтен тавышсыз гына күзәтеп утырган Булат, сүз боланга киткәч, түзмәде, чәчрәп урыныннан торды/ — Юк, Петр Петрович, сезнең бу чагыштыруыгыз... Петр Петрович, мин чишмә түгел, мин — бригадир. Миңа планны үтәргә кирәк! Ә планны кешеләр үтиләр... — Әлбәттә, кешеләр үтиләр, — дип тыныч кына бүлдерде парторг.— Шуңа күрә дә без иң элек кешеләр турында кайгыртырга тиешбез. — Әгәр минем иң яхшы, иң тәҗрибәле токарьларымны көн саен диярлек алып торалар икән, мин инде алар турында ничек кайгырта алам?.. Гафу итегез, Петр Петрович, бу әллә ничегрәк, очы очка бәйләнми. Аңламыйм. Башыма сыймый. Елның өченче квартал нәтиҗәсе буенча үткәрелгән утырышта, жюри заводның алдынгылар байрагын, Булат бригадасыннан алып, Гөляи- нур Ибраһимова җитәкчелегендәге формовщиклар бригадасына тапшырырга дигән карар чыгарды. Моңарчы Булатның токарьлар бригадасы цехта гына түгел, завод күләмендә дә алдынгылардан саналып килә иде. Булат байракны бирмәячәгенә һәрвакыт ышанып йөрде. Башкаларның аны куып җитеп узып китүләрен күңеленә дә китермәде. Ул айдан-айга, кварталдан- кварталга ярышташларын еракта калдырып, алда барды. Тик соңгы вакытларда гына аның эше бераз төртелә башлады. Төртелә дигәч тә, сез бу бригада элеккегә караганда начар эшли икән дип уйламагыз тагын, юк. Бригада эшләп чыгаруны бер генә процентка да киметмәде, тик ул соңгы айларда бер урындарак — бер үк күрсәткечләр тирәсен- дәрәк таптанып тора башлады. Сез үзегез дә беләсез бит, безнең тормышта үсмичә бер урында тору, ул инде артта, койрыкта кала башлау дигән суз. Ә бүтән бригадалар темпларын киметмичә, алга баруларын дәвам иттереп, Булат бригадасын куып җиттеләр, кайберләре узып та киткәләделәр. Ул бер урындарак тыпырчынып торуның сәбәпләре дә юк түгел түгелен; ләкин ул сәбәпләр хакында кеше ишетмәслек итеп пышылдап кына сөйләмәсәң, бөтен завод каршында оятка калуың мөмкин.


 
Соңгы вакытта Булат бригадасының иң тәҗрибәле токарьларын, «берсе артыннан берсен, заводның башка участокларына күчерделәр. Аз сүзле, эшкә дисәң җир җимертеп эшли торган Студеникинны РУга мастер итеп алдылар; шат күңелле, һәрвакыт елмаеп йөри торган көләч йөзле, бар нәрсә белән дә кызыксынучан Кәримәне Москвага, бер еллык курска җибәрделәр. Бөтен завод күләмендә танылган рационализатор Волковны яңа ачылган тәҗрибә цехына инструктор итеп күчерделәр. Ә алар урынына Булат бригадасына РУдан килгән бала- чаганы тутырдылар. Булат шулай дип карады, парторг янына килеп, ярсуының сәбәбе дә менә шунда иде аның. Петр Петрович Булатка, астан гына карап алды да, елмаеп, бернәрсә дә белмәгән кеше кебек: —- Я, сөйлә, сине болай кем җәберли башлады?—дип сорады. Булат, ачуланып, күзләрен уйнатып җавап бирде: — Сөйләп торасы калмады инде, Петр Петрович. Алдынгы эшчеләремне алып бетерделәр. Мин чишмә түгел икәнмен шул, әгәр чишмә булсам, минем кешеләрне алгач, яңалар туар иде, ә менә алай булмады ич. искеләр дә китте, бригаданың байрагы да ычкынды. — Байрак мәсьәләсе башка. Ләкин иске эшчеләр урынына яңалары килеп тора бит. — Яңалар шул алар, — дип үртәнеп җавап кайтарды Булат. — Берберебезгә ияләшеп беткән тәҗрибәле иске эшчеләр түгел шул. Аларның әле эшкә күнегәсе, куллары шомарасы бар. Петр Петрович бу сүзләрне ошатып бетермичә башын чайкады: — РУдан килгәннәрне хурларга синең хакың юк, алар эшне яхшы беләләр, тик аларны стахановчыларның соңгы яңалыклары белән генә таныштырырга кирәк. Гаҗәеп бер салкын канлылык белән сөйләгән Петр Петровичка Булат тиз генә күз төшереп алды да: — Эшли белү генә җитми шул, Петр Петрович, осталык та, тизлек тә, җитезлек тә кирәк, — диде һәм кызып китеп: — Аннан соң, мин, Петр Петрович, кадрларны кеше өчен хәзерләмим бит, — дип әйтеп ташлады. Петр Петрович бер урында тыныч кына басып тора алмаган Булатка озак кына карап торды һәм Булатның ярсуын басарга теләгән төсле, кырыс тавыш белән: —- Ул кадрларны кем өчен хәзерлисең соң? — дип сорады. Булат бу сораудан сискәнеп үк китте. Петр Петровичның кырыс йөзе генә түгел, хәтта көмеш бөртекләр сибелгән кара чәчле, киң маңгайлы башы да, куе, озын кашлары да үзенә бертөрле борчылмас тынычлык саклыйлар иде кебек. Әйтерсең ул бөтенләй тыңламый да. Чынында исә ул Булатны, бик югарыга менеп бара торган кешене күзәткән кебек, эчке бер киеренкелек белән күзәтә, аның һәрбер хәрәкәтен, әйткән бер сүзен зур игътибар белән тикшереп, үлчәп, төзәтеп утыра. «Кадрларны кеше өчен хәзерләмим диген, ә! Каян таптым соң мин бу мәпьиәсез сүзне?» — дип уйлап алды Булат. Ахырда ни әйтергә белмәгәч, кашларын җыерып: — Үзебез өчен хәзерлибез,— дип авыз эченнән ишетелер-ишетелмәс кенә мыгырдады, һәм бераз тынычлану өчен почмактагы зур диванга барып утырды. — Нигә читкә качасың, якынрак килеп утыр, — диде парторг һәм кулы белән өстәл янындагы урындыкка күрсәтте. Булат, гаебе ачылган мәктәп баласы кебек, түбән карап, берсүзсез, Петр Петрович янындагы урындыкка килеп утырды һәм кулындагы таушалган соры кепкасын әвәли башлады. Петр Петрович Булатның хәзер үк бер-берсенә бәрелешергә теләгәндәй дуга кебек бөгелеп тыр- 


 
пайган кашларына, ихтыяр көчен күрсәтеп тора торган киң яңаклы җитди йөзенә, зур маңгаена эчке бер канәгатьләнү белән карап алды да, көрсенеп: — Эх, Булат, Булат! — диде. — Бригадаңда үсеп канатланган егетләрең партия һәм туган ил өчен синең бригадаң эшләп чыгарган детальләрдән мең мәртәбә кадерлерәк икәнен аңламыйсыңмыни? Завод ул безгә машина эшләп чыгару белән бергә кадрлар хәзерләү, кадрлар тәрбияләү өчен дә кирәк. — Ул, кулы белән ишарәләп, Булатны завод ишек алдына караган ак пәрдәле зур тәрәзә янына чакырды: — Әнә заводның моннан 20 ел элек эшләп чыгарган беренче экскаваторы, күрәсеңме? Булат, заводның асфальт җәйгән киң чиста ишек алдында кирпеч постаментка изге истәлек төсле хөрмәтләп күтәреп куелган экскаваторга карап, «күрәм» дип әйтәсе урынына тиз генә башын иде. Булатның бу килбәтсез машинаны элек тә күп мәртәбәләр янына ук килеп караганы бар иде. Ләкин ул хәзер экскаваторны беренче мәртәбә күргән төсле йотлыгып карый башлады. Петр Петрович сүзен дәвам итте: — Аны заводның ишек алдында музей экспонаты итеп калдырдылар. Ул заводның бүген эшләп чыгара торган экскаваторларыннан ике өлеш авыр, тупас, җир казу көче дә күп мәртәбәләр ким... — Петр Петрович Булатка сул күзенең бер кырые белән генә карап алды да почмактагы пыяла ишекле шкафка аркылы-торкылы өелгән китапларны күзәтеп сөйли башлады: — Нигә соң хәзер безнең экскаваторлар берничә мәртәбәләр куәтлерәк тә, җиңелрәк тә һәм җыйнаграк та булып чыгалар? Бит шул ук заводта, шул ук станокларда эшләнәләр. Ул, Булатның кинәттән уйчанланып киткән күз карашын күреп алды, бу тынгысыз яшь егетнең башында өермә төсле бөтерелгән барлык сорауларына берьюлы җавап бирергә теләгәндәй: — Кадрлар үзгәрде, кешеләр үзгәрделәр,—диде. — Алар белән бергә эшләп чыгара торган продукциябез дә үзгәрде. Барын да кадрлар хәл итә шул, ә син кадрларны үз бригадаңда бәйләп тотмакчы буласың. Петр Петрович белән Булат сөйләшкән арада, рөхсәт сорап, токарьлар цехының технологы Кәримов белән бер кыз бүлмәгә килеп керде. Булат якыннан таныш булмаса да, институттан килеп йөри торган бу чибәр кызны күреп тә, ишетеп тә белә иде. Аның күп вакытта уйчан һәм серле кара күзләре бераз озынчарак, чандыр йөзе,, җәя төсле югары күтәрелеп, кашларына тияргә җитеп торган озын керфекләре, негативтагы ачык рәсем кебек, бер күрсәң, ерактан ук танырлык. Петр Петрович, бу кызга төбәп: — Иптәш Ихсанова, таныш булыгыз, яшь токарьларның бригадиры Булат иптәш Сафиуллин, — диде. Ихсанова Булат белән күреште дә нәрсәдер хәтеренә төшерергә теләгән кебек уйлап: — Ялгышмасам, мин инде аның беләи бераз таныш, — диде,— иптәш Сафиуллин турында газеталар аркылы да ишеткәләгәнем бар. Аннан соң узган ел, миңа тәҗрибә өчен кирәк булган бер бик җаваплы детальне дә эшләп биргән иде ул. Хәтерегездәме, иптәш Сафиуллин? Булат төксе генә: — Бәлки булгандыр, — диде. Стенадагы сәгать яңгыравыклы тавыш белән җидене сукты. Булат, курыккан кеше шикелле, калтыранып башын күтәрде. Ибраһимова бригадасына байракны тапшырыр вакыт якынлашып килә иде. Булатның төсе китте. Ул Ихсановага ачу белән карап алды. Петр Петрович, аның бу карашын сизеп, мыек астыннан көлемсерәде:  

 
—- Менә, иптәш Ихсановага ачуланыгыз, Булат. Ул сезнең токарьла- рыгызиың иң яхшыларын яңа цехка—тәжрибә цехына сайлап ала тора бит, — диде. Ихсанова байрак турында моңарчы әле берни белми иде. Ул Булатка ягымлы елмаю белән карап алды да: — Булат, сез мине гафу итегез инде. Без тәжрибә алып барыр өчен кирәк булгач, алган идек. Токарьларыгызны алып, сезгә шулкадәр авырлык китерермен дип һич тә уйламаган идем, — диде. Булат, бу сүзләрне чибәр кызның мыскыллавы итеп аңлады. — Алыгыз, ал,—диде, — алар безнең бригадада, чишмә суы ши 
— Көтәбез, бүген иртәгә министрдан приказ килергә тиеш, ләкин әле һаман да без яңа экскаваторны конструкцияләп бетерә алганыбыз юк. Я бер жире, я икенче жире уңышсыз чыга. Мин сезнең ярдәмегезне көтәм, Петр Петрович. Эшчеләр коллективының ярдәменнән башка андый катлаулы машиналарны тудырып булмый. — Ул яктан тыныч булыгыз, сеңелем. Моңарчы сүзгә катнашмыйча, читтәрәк утырган Кәримов Ихсанова янына килеп, башы белән Булатка ымлады. — Шулай да сез, иптәш Ихсанова, егетне харап иттегез бит. Байраксыз калдырдыгыз бит. Зәңгәр чертеж кәгазен җәеп карый башлаган Ихсанова, башын тиз геңә күтәреп: — Шулай укмыни? — дип сорады. Булат җавап биргәнче, тагын Кәримов арага кысылды: — Юк, сез түгел, иптәш Ихсанова, тәҗрибә, тәҗрибә аны харап итте! Кәримов тыныч эшләүне яратучан бер кеше иде. Технологияне үзгәртү аңа һәрвакыт өстәмә мәшәкать тудыра, шул сәбәпле ул технологияне үзгәртүче рационализаторларны җаны-тәне белән күрә алмый. Технология бер бозылса, аны тиз генә җайга салып булмый бит. Технология чуалса, таякның юан башы аңа — технологка төшә. Кәримовның Булатка салкын каравы, аның эштә һәрвакыт рационализация кертеп, технологларга бик күп хафа ясавына бәйләнгән иде. Шулай ук, Булат та Кәримовны яратмый иде. Бу кешенең бөтен ягы — куш ияге дә, кечкенә яшел күзләре дә, калын иреннәрен алтын төкле кулы белән каплап хихылдап көлүе дә аңарда ниндидер ачу тудыра иде. — Шатланмагыз, иптәш технолог, — диде ул, үз-үзен чак тыеп.— Байракны алдылар дип, минем канатларым салпаймас. Мин әле сезгә бик күп күңелсез минутлар тудырачакмын. Моны белеп торыгыз! — Булат, тиз генә Ихсановага борылды: — Безнең яңа экскаваторлар бөек коммунизм төзелеше өчен булачак дип әйтүегез дөресме? Ихсанова, Булатның ярсуыннан сакланган шикелле, арткарак чигенеп куйды: — Әлбәттә, дөрес. Бу шаяртып сөйли торган сүз түгел.  
келле, бер дә кимемиләр. Гаҗәп, ләкин Ихсанова аның бу ирониясен аңламады. Ул башына бөркәнгән ак, юка шәлен салып, стенадагы кадакка элде дә, өстәл янына килде: — Әле мин кайбер катлаулы детальләрне тагын сезгә бирергә уйлап торам. Без хәзер завод конструкторлары белән бергәләп бик җаваплы яңа экскаватор проектировать итәбез. Әгәр уңышлы чыкса, без ул экскаваторны коммунизмның бөек төзелешләренә эшләп бирәчәкбез. Булат Ихсаиованың бу соңгы сүзләрен дикъкать белән тыңлады. Ләкин аның йөзендә бу кызга ышанмаучылык чырае бетмәде. Аларның сүзләренә Петр Петрович та катнашып: — Я, безгә экскаваторларны коммунизм төзелешләренә тизрәк эшләп бирергә мөмкинлек буламы инде?—дип сорады. 
10 
 
Булат артык берни әйтмичә, хәтта саубуллашып та тормыйча, кабалашып чыгып китте. Петр Петрович аның артыннан елмаеп кара11 калды: — Яратам шундый кайнар яшьлекне! Авыр аңа, йөрәге ут булып яна. Мөгаен, төне буе йокламагандыр. Ләкин аныц каравы байракнь’ яңадан кайтарып алу өчен көчен кызганмаячак. Булат цех буйлап ашыгып барганда, аны кара кашлы, бераз җәенкерәк, ләкин үзенең түгәрәк йөзенә килешеп торган борынлы, яшүсмер кыз туктатты: — Абый, мине сезгә җибәрделәр. — Нигә? — Эшкә, РУдан. Булат, кашларын җыерып, кызга карады. Аның бу карашы гүя: «менә шушылар белән бөек төзелеш заказын үтә инде. Станок янына килергә дә курка торгандыр әле», — ди иде. Ләкин ул үзен кулга алды һәм тавышына кырыс төс биреп: — Сынауларны ничәнче разрядка бирдегез?—дип сорады. — Дүртенчегә, — диде кыз, өстенә тузан кунган ботинкаларына карап. Ул, мастер минем шушы тузанлы ботинкаларны ошатып бетерми, ахрысы, дип уйлап алды. Булат шунда ук 6v кызны Володя янына алып китте. Бригадада хәзер «картлардан» иң тәҗрибәле кеше — Володя гына калган иде. «Тәҗрибәле карт» дигәч тә сез күз алдыгызга йөзен сакал-мыек баскан, күп еллар эшләгән зур бер эшче итеп китерә күрмәгез. Комсомол яшьләр бригадасында иң олы дигән кешесе дә 24 яшьлек Булат. Ә бөдрә чәчле, урта буйлы комсорг Володяга нибары 17 яшь. 17 яшь тулып өч кенә атна үткән булса да, ул үзен күптән инде 18 яшьтә дип йөртә. Хәтереннән чыгып китмәгәндә йөзенә дә олылар кебек җитди төс кертергә тырыша. Эшкә барганда һәм кайтканда кулларын зур тәҗрибәле карт эшчеләр кебек артка куеп йөри. Производство киңәшмәләрендә дә алга, олылар янына килеп утыра. Төшке аш вакытында аның иптәшләре, цехта станоклар арасына качышып, сулар сибешеп уйнаганда ул аларны күрмәгәнгә салына. Әле дә Володя онытылып китмәгән булса, билгесез кызны ияртеп станок янына килгән Булатны көләч йөз белән каршы алмаган булыр иде. Бу кызый кем икән? Яңа табелыцицадыр әле, алар цехта эшсез аптырап күзләрен акайтып, тикшеренеп йөриләр. Андый бала-чагаларны көлеп-шаярып каршы алсаң, шунда ук биредә малай-шалайлар гына эшли икән дип бөтен җирдә сөйләп йөрер. Ул үзен кырыс тота белә белүен, ләкин кайвакытта онытып җибәргәли. Андый җитешсез- леге өчен Володя ялгыз калганда ничә генә мәртәбәләр үз-үзен тиргәмәде. Булмаса, булмый икән шул, онытыла икән. Эш ягыннан ул олылар рәтенә бик тиз басты. Заводның почет тактасында аның фотокарточкасы алдынгы карт эшчеләр белән янәшә үк куелган, ә менә үзен зурлар кебек тота алмый. Ул әле дә, аскы иренен тешләп, күңеленнән үзен орышып алды, ләкин соңрак булды шул. — Володя!—диде Булат, аның көзге кебек ялтырап торган чиста станогына сул кулы белән таянып. — Син шушы иптәшне эшкә күнектер. Ул — РУдан, ярдәм итәргә туры килер, үзеңнең эшендәге яңалыкларың белән дә таныштыр. Бер унунбиш көй аның нормасын синнән дә сорармын, — кызның юаш иркә йөзенә карап алды да,— яңа кешене, ияләнмәс борын, бик коры тотасы булма!—дип кисәтеп куйды. Беркатлы Ирина (кызның исеме шулай иде), Булатның бу соңгы сүзләренең, мәгънәсен киресенчә аңлап, елмаеп куйды. Ул Булатның үгетләвен тыңлаган арада Володяның ясалма рәвештәге җитдилегенә ияләнеп тә өлгерде — кайда инде бу ягымлы малайда таләп итүчәнлек булсын. Бригадир абый куркытыр өчен шулай кисәтү ясый.  
11 
 
Володя, Иринаның уен бүлеп: — Комсомолкамы?—дип сорады. Ләкин кызның значогын күреп, •комач кебек кызарды, һәм үзенең уңайсыз хәлгә калуын сиздермәс өчен бригадирдан: — Аны кайсы станокка куярга?—дип сорады. — Үз яныңа, янәшә станокка куярсың. 12 иче номерлы детальне эшләрсез. Булат, әлеге кызый эшлисе станок янына килеп, аны ходка җибәреп карады. Станокның йөрешендә бер гаеп тә тапмагач, «башлагыз» дип китеп барды. Булат киткәч, В.олодя бик җитди кыяфәткә керде, кашларын җыерып: — Я, таныш булыйк. Мин — Владимир Степанович Крылов, — диде. — Сезне ничек атыйлар? Ирина, бу төксе тонга күнегәсе килмәгән төсле, борын эченнән генә: — Ирина, — диде. Володя зәңгәр блуза кесәсеннән эшләнәсе детальнең сызымын чыгарды, җәеп, өстән-өстән генә сөйләп бирде. — Аңлашыламы? — Володя Иринаның җавабын көтмичә, — аңлашылырга тиеш, деталь катлаулы түгел, — диде. Дөрестән дә, бу деталь артык катлаулы түгел иде. Ирина сызымны күрү белән ишетелер-ишетелмәс йомшак тавыш белән: — Бу детальне эшләргә ничә сәгать вакыт бирелә? — дип сорады. Володя мөмкин булган кадәр калынрак тавыш белән, ирләр тавышы белән, сөйләргә тырышты: — Юк, сеңелем, сәгатьләп түгел, минутлап кына: кырык ике минут. Ирина җиңелчә кызарып куйды. Володя аның уңайсызланганын аңлап тынычландырырга ашыкты: — Дөрес, РУда мондый детальләрне эшләргә ике-өч сәгать вакыт бирелә торгандыр. РУда укыганда мин үзем дә андыйларны өчәр-дүр- тәр сәгать әвәли торган идем. — Володя, елмаеп, Иринага карап алды да, үзенең ролен онытып сөйли башлады. — Сез волейбол уйнарга яратасызмы?— дип сорады, Иринаның җавап биргәнен дә көтмичә, шул секундта ук, — безнең цехның командасы беренче класс. Завод күләмендә без гел беренчелекне алып киләбез, — дип үзләренең командаларын мактап куйды. Ул әле бераз футбол хакында да сөйләп ташламак- чы иде, ләкин бик эчкә китүеннән куркып, тизрәк станокны көйләп, бераз эшләп карады да, Иринага тапшырды. Үзе аның белән рәттән басып, Иринаның эшләгәнен карап тора башлады. Аңа нәрсәдер ошап җитми иде. Ирина эш алымнарын үзләштереп җиткермәгәнме, әллә яңа станокка ияләшмәгәнлектәнме, бик кыюсыз кылына. Бәлки, һаман карап торганга, борчыла торгандыр. Володя, үз станогы янына китеп, читтәнрәк күзәтә башлады. Бераздан ул тынычлана төште, әллә ни борчылырлык урын юк шикелле, күнегер. Володя үз станогында эшли башлады; ләкин аның тынычлыгы күпкә бармады. Бер ун-унбиш минуттан соң Иринаның аяк асты металл валчыгы белән тулды. Эшләнәсе детальләр өелеп куелган җирдән ишелеп төшеп, төрлесе төрле якка таралдылар. Володя, үз станогын туктатып, тагын Ирина янына килде. Станок астындагы калай ящикны ник читкә тибеп җибәрдегез? Ул коймак пешерә торган таба түгел ич, металл валчыгы төшәр өчен куелган ич, — диде. Ирина, Володяпың ясалма калын тавышын танымыйча кагшап китте. Шунда ук, онытылып, җирдәге металл валчыкларын җыярга кереште, ләкин эссе стружка аның бармакларын көйдереп алды. Ирина үзе дә сизмәстән пешкән бармакларын авызына капкач, Володя аны кыз
12 
 
ганып йомшак тавыш белән: «Кулың пешердеңме?» — дип сорады» Ирина аның соравына җавап бирмичә: — Миңа ящик комачау итте, шуңа күрә читкә этеп җибәрдем,— диде. Аяк астында таралган стружкалар комачауламыймыни? — Мин аны хәзер алып ташлыйм, — Ирина кабарып чыккан бармакларын онытып, тагын идәнгә иелгән иде, Володя ашыгып аның кулыннан тотты. — Кагыла күрмәгез, бер мәртәбә бармак пешерүегез әллә аз булдымы? Стружканың эсселеге кайвакытта җпде-сигез йөз градуска җитә! — Володя, тавышын цехның карт эшчесе Петр Петровичныкына охшатырга тырыша, калын һәм күтәренке итеп сөйли иде. — Металл валчыгы ташып йөрү сезнең эш түгел, аны 40— 45 минут үткән саен вагонеткаларда килеп алып китәләр. Стружкалар аяк астына түгел, ящнкка төшәргә тиеш. Сез аны юкка тибеп очыргансыз. Ясалма тавыш белән озак сөйләргә өйрәнмәгәнлектән, егетнең, тавышы бик тиз үзенең табигый хәленә кайтты. Ул тамагын кырып алды: — Эшләнәсе деталегез уң якта — менә шунда, — ул аягы белән төртеп күрсәтте, — өелеп торсын. Володя, тавышына тагын җитди тон кертеп: — Инструментларыгызны төрле җиргә чәчмәгез, аларның урыны менә кайда, — дип станок янындагы кара калайдан ясалган өчпочмаклы кечкенә шүрлеккә күрсәтте һәм тагын үз станогы янына китте. Володя киткәч, Ирина: «Бәйләнчек икән», дип уйлап алды. Эш урыны рәткә кергәч, Ирина бераз иркенләп, тынычланып китте, борчылуы басыла төште. Төшке аш вакыты җитәр алдыннан, Володя станогыннан унөченче деталь эшләнеп чыккач, Ирина, артка калам дип, яңадан борчыла, ашыга, кабалана башлады. Тизрәк эшлим дип, кискеченә басым ясап стружканы калынрак алдыра башлады, ләкин бу көткән нәтиҗәне бирмәде, кискеч үтмәсләнде. Басып карап тора торган Булат: — Ашыкма, кискечеңне дә, детальне дә бозарсың. Бу сүзләрне эшне шыпырт кына күзәтеп торган Булат әйтте. Ирина аңар озын керфекләре аша астан сискәнеп карап алды. Булатның йөзе әле һаман да ачулы кебек, ләкин игътибар белән карый торган коңгырт күзләрендә үзенә ышандыра, якын итә торган ниндидер бер көч бар иде. Ирина моны сизеп алды: — Әнә Володя унөченче детальне эшләп бетерде инде, мин, абый, әле унны да эшләп бетерә алганым юк, — диде. Булат бер үк вакытта куанды да, сагайды да: «Кара син аны, Во- лодяны куып җитмәкче була». — Юк, сеңелкәй, син сан артыннан кума, сыйфат ягын кара. Бер өч-дүрт көнгә нормаң барлыгын бөтенләй оныт. Иң элек станогыңа, эшенә күнек, станок та сиңа ияләнсен, аның көен тап, яхшы якларын өйрән. Машина ул җан иясе кебек, ияләнгән кешесен кул тию белән таный. Аннары эшнең ритмын табып эшләргә кирәк, кабаланмыйча. Шул вакытта эшләве дә күңелле. Борчылмыйсын, җан рәхәт. Ритм ул—осталыкның иптәше. Ул безгә шагыйрьләргә караганда да күбрәк кирәк. Шигырь укырга яратасынмы? Ирина сүзнең шулкадәр көтелмәгәнчә очлануына аптырап: — Әйе, яратам, — диде. — Алайса бик яхшы. Менә кара, болай эшлә. Булат эшләп күрсәтте дә, Володя янына китте. Эш әллә ни катлаулы булмаса да Ирина никтер РУдагы кебек тыныч эшли алмады. Ул цехтагы барлык эшчеләр аның булдыксызлыгыннан көлеп, карап тора торганнардыр дип уйлады. Әгәр үзе як-ягына дикъкать белән караган булса, Володядан башкаларның барысы да үз
13 
 
эше белән генә шөгыльләнгәнен күрер иде. Бары тик Володя гына, калкавычтан күзен ала алмаган балыкчы кебек, Иринаның станогын һәм хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп тора иде. Володяның бу җентекләп күзәтүе дә Иринага бик үк ошап бетмәде. Ул эченнән: «Әллә инде мине бөтенләй эш белмәүче булдыксыз кыз дип уйлый, РУда без курчак уйнамадык ла»,—дип сукранды. Ирина смена бетәр алдыннан бераз тынычланган кебек булган иде, көтмәгәндә, әллә кайдан аның иптәш кызы — табельщица Фая килеп чыкты. Фая, аның янына килгәч, ак тешләрен күрсәтеп көлде: — Ирина, синең өстән рапорт бар. Сиңа прогул язганнар, эшкә кергәндә ник маркаңны элмәдең? — дип аны эшеннән бүлде. — Маркам кесәмдә калган, эләргә онытканмын. Эшкә вакытында килдем. Ирина, борчылып, бер сәбәпсез-ннсез станогын бер туктата, бер эшләтә башлады. Фая, эре генә итеп: — Эшкә вакытында килүеңне миңа мастерыгыз әйтте инде, мин болан гына, прогул язмам. Кара, икенче тапкыр маркаңны эләргә онытма, — дип кисәтте. Әйтәсе сүз күптән әйтелеп беткән булса да, Фая китәргә ашыкмады. Иринаның ачуы килде, «Бер аңлатып биргәч., миннән аңа тагын нәрсә кирәк икән, нигә тизрәк китми икән соң», дип күңеленнән Фаяны тиргәп алды. «Кем белә, бәлки, ул да Иринаның эшен карап торырга килгәндер». Ирина, карчыга күзенә чалынып, качарга урын таба алмаган чебеш кебек, тыпырчына башлады. Инструментлары» тагын шүрлектән ишелеп төштеләр, ләкин Фая һаман әле китәргә ашыкмый иде, ул кино турында сүз кузгатты. Володя ярдәмгә килмәсә, күп сөйләргә яратучан Фая «Кпт!» дип әйтергә көче җитмәгән Иринаны байтак газаплаган булыр иде әле. Володя эшне бик коры тотты: — Иптәш Фая, эш вакытында кешегә комачаулап йөрмәгез, ярыймы? Фая ачуланырга да, ачуланмаска да белмичә: — Мин бирегә эш белән килдем, — диде. — Эш белән килгән кеше эшен эшли дә китә. Фая, соргылт шаян күзләрен кыса төшеп, Володяны беренче мәртәбә күргән төсле, аягыннан башына кадәр ачу катнаш гаҗәпләнү белән тикшереп чыкты. — Ирина маркасын эләргә оныткан, аңа прогул язганнар. — Кирәк булса, мин сезгә иртәгә үзем биш-алты марка ясап элеп куярмын. Алка урынына колагыгызга тагып йөрегез. Володя, кулларын артка куеп, салмак кына атлап, үз станогы янына китте. Фая Иринаның колагына иелеп әкрен генә: — Абау, бу Володя нинди гөрбиян. Бакчага чакырса, һичкайчан да бармыйм, күр дә тор... Эштән бергә кайтырбыз, яме, — диде. Смена бетү белән, цех конторкасы янына эшчеләр җыела башлады: шау-шу күтәрелде. Ирина аптырап калды. — Бу ни бу? Володя да шунда таба йөгерде. Ирина аның йөзе агаруын, күзләренең ялтыравын күреп калды. Ирина конторка янына килгәндә, Булат, аска карап, чехолга төрелгән байракны алып чыга иде... 
II Булат Күчмә байракны формовщикларга үзе генә барып тапшырырга теләгән иде дә, ләкин Володя моңа риза булмады. — Байрак тапшыру бәйрәм түгел,— диде Булат, ачуланып. 
14 
 
Бәйрәм булмаганга күрә барам да, — дип жавап бирде аңа каршы Володя. — Байракны бирүе никадәр кыен булса, икенче вакытта ныграк тотарга гыйбрәт булыр. Без аны кулдан ычкындыру бик җиңел икәнен истән чыгардык. Булат, тагын да катырак ачуланып: — Володя, житәр инде!—дип кычкырды. Володя Булатның, авыр кичерешен аңлый иде, ләкин эндәшми кала алмады. — Мин, сиңа гына әйтмим, — диде ул, кискен генә. — Үз-үземә әй- тәм: комсорг буларак, минем гаебем синекеннән дә зуррак. Булат металл коючыларның матур итеп жиһазлаидырылган кызыл почмагына килеп кергәндә, Володя бер ялгызы, кешегә күренмәскә теләгән төсле, почмакка посып, иң арттагы скамьяларның берсендә утыра иде инде. Булат ишектән керүгә, сәхнәне бизәп йөрүче Ибраһимова, аны күптән көткән кебек, елмаеп каршы алды. Ул, Булатның зур юан бармакларын бер кулы белән генә тота ал- маслыгын алдан ук белгән кебек, берьюлы ике кулын сузды. Булат исәнләшкәннән соң, «менә нинди икән ул алдынгы Ибраһимова», — дип уйлап алды. Моңарчы ул аның турында ишеткәләгән булса да. ничектер игътибар итми йөргән иде. Җитен төсле аксыл чәчле, зәңгәр күзле, аксыл чырайлы бу чибәр кызны соңгы мәртәбә кайда күргән иде соң ул? Әйе, хәтерләде: август башларында завод күләмендә үткәрелгән йөзү ярышында күрде. Ибраһимова ул чакта кызлар арасында икенче урын алган иде. Менә бит, онытып та өлгергән. Ул вакытта әле кемдер, Ибраһимованың оста йөзүенә сокланып, «кара, су кызымыни»,—дип кычкырып та җибәргән иде. Хәер, онытылса да гажәп түгел, чөнки Булат үзе бу ярышта бары тик жиденче урынны гына алды, шунлыктан, ул бер кешегә дә карамаска тырышты. Менә бүген, теләсә-теләмәсә дә Ибраһимовага’ карарга мәҗбүр. Шулай да Булатка кызның күз карашы бик сәер кебек тоелды. Әллә инде бу чибәрнең кешене бер дә күргәне юк, шулкадәр төбәп карый. Булатның кәефе бозылды. Ибраһимова, Булатның авыр кулын тотып тора алмаган кебек, төшереп жибәрде, үзе елмаеп, сүзләрен матур итеп суза-суза: — Булат абый, ник болай бик иртә килдегез, без әле кунакларны каршы алырга хәзерләнеп тә өлгермәдек бит,— диде. Ул бер сүз сөйләмичә аптырап торган жавапсыз Булатның күзләренә әлеге сәер карашы белән тагын бераз текәләп торды да: — Хәзерләнү дигәч тә, әллә нәрсә түгел түгелен, — дип ялгап куйды. Ярсу йөрәкле булса да, аз сүзле иде Булат. Хәзер ул, үзенең эчке кичерешенә бирелеп, шат күңелле, шома телле Ибраһимова белән рәтләп сөйләшергә теләмәде. Шулай да, бәхете ташып торган бу кыз янында авызыңа су капкан кебек дәшми тору уңайсыз иде. Булат: — Нәрсә, әллә сыегыз әзер түгелме? — дип, авыз эченнән бер-ике сүз әйтеп куйды. — Безнең формовщикларның, Булат абый, үзегез беләсез индег барлык сыйлары үзле балчык белән ком. Башка бернәрсәбез дә юк. «Бу шаян кыз ник болай, нечкәләп тикшереп карый икән», дип уйлады Булат. Үзе нәрсәдәндер авыраеп киткән кулларын яшерергә урын эзләгән кебек бер дә кирәкмәгәнгә кесәсенә тыкты, шунда ук тагын кире алды. Бу уңайсызлыктан бераз котылырга теләп:  _  Кунакларны, ник болай иртә килдегез дип каршы алгач, бик күңелле булмый икән, — диде. Булатка әле 24 яшь тә тулып житмәгән, ләкин ике генә көн элек кырынган булса да куерып чыгып өлгергән кара сакал-мыеклары, кара- 
15. 
 
кучкыл йөзе, җитди күз карашлары аны байтак олы — утыз-утыз ике яшьләрдәге ир итеп күрсәтәләр иде. Ибраһимова Булатка карап-карап торды да: — Я инде, Булат абый, алай бик усал телле булмагыз инде,— диде, — без сезнең кебек көтеп алган кадерле кунакларның, кәефен бозарга теләмәгән идек. Булат үзе дә сизмәстән күңелендәге уйларын әйтеп ташлады: — Иптәш Ибраһимова, киләсе кварталда байрагыгызны алганда сез лә шулай усал телле булырсыз әле. Ибраһимова тыйнак кына елмайды. — Монсы инде булмас, Булат абый, сез миннән бернинди дә усаллык көтмәгез, чөнки байракны бер алгач, безнең кире бирергә ниятебез юк, ул бездән ычкыначак түгел инде. Минем кызларым да, егетләрем дә бик уңганнар, бер алгач, тиз генә кире бирмәсләр. — Бригадирларына охшаган булсалар, безгә байракны кире алуы бик үк җиңел булмас, ахрысы, — Булат сурән генә көлемсерәп куйды: — Ләкин шулай да безнекеләрне дә беткәннәр дип исәпләмәгез. Тик бригадирлары гына бу арада бераз сынатты. — Ул. кесәсеннән шырпы кабы алып, аны берничә мәртәбә әйләндереп карады, шырпының кирәге юклыгын исенә төшергәч, кире кесәсенә тыкты. — Сез әле, иптәш Ибраһимова, минекеләрне белмисездер, шуңа күрә байракны кире бирмәбез дип бик нык ышанасыз. — Булат почмакта кечерәеп утырган Володяга карап алды. Егетнең күзләре ут кебек яналар иде. — Беләм, Булат абый, беләм, — диде Ибраһимова, кечкенә балалар аталарын өстерәгән кебек, Булатны алга тартып, — без ник басып торабыз, әйдә утырып сөйләшик. Менә без нинди кунакчыллар, кадерле кешегә утырырга урын да бирмибез бит, — дип залда тезелеп куелган урындыкларның берсеннән Булатка урын күрсәтте, үзе дә аның белән янәшә утырды: — Беләм, Булат абый, беләм, — диде кабатлап, — бригада членнарын да, соңгы вакытларда сынаткан бригадирларын да бик яхшы беләм. — Соңгы сүзләренә ул аеруча басым ясап, сузып-сузып әйтте һәм Булатка тагын бер мәртәбә игътибар белән, күптән күрмәгән туганына караган төсле, ягымлы итеп карап алды. — Сез генә, Булат абый, безне танырга теләмисез. Мин сезне дус итеп, якын күрше итеп йөрим, сез мине күрмисез, чит кеше итеп йөрисез. Бүген кич — җыелыштан соң, Мәрфуга апай янына сезнең өстән жалоба белән керәм әле, — дип сүзен дәвам итте. Булат, аның янавыннан көлеп: — Байракны да аласыз, җитмәсә ’ тагын өстән жалоба белән дә йөрмәкче буласыз. Кара нинди усал кыз икәнсез, юк, юк! Ибраһимова йөзенә җитди төс алырга тырышып, кашларын күтәрә төшеп, тавышын матур гына үзгәртеп сөйли башлады: — Әллә кермәс дип уйлыйсызмы? /Менә күрерсез, әнкәгез алдында үзегезне оятка калдырырмын, көтегез дә торыгыз. Күрше кызларын танырга да теләмисез... Булат аптырый калды: — Нинди күрше кызы? Нәрсәгә төбәп әйтүе? — Иптәш Ибраһимова, сез мине гафу итегез, мин бит сезнең күрше икәнегезне моңарчы белми идем. — Менә әйттем бит мин әнкәгез янына сезнең өстән жалоба белән керергә кирәк дип, шулай онытырга ярыймы? Сез мине бер мәртәбә үлемнән дә коткарып калган идегез әле. Булат ярыйсы ук гаҗәпләнде: — Сез шаяртасыз? Кыз исә, хәйләле генә елмаеп, сүзен дәвам иттерде: Үлемнән генә коткарып калмадыгыз! «Мүкбаш» кушаматы биреп, тиргәп тә ташладыгыз, әле дә хәтеремдә. Белмим ни ’ өчендер
16 
 
миием аксыл чәчем «мүкбаш» дип әйтерлек дәрәҗәдә сезнең ачуыгызны китергәндер. — Юк, иптәш Ибраһимова, сез мине башка кеше белән саташтырасыз. — Булат аның ак чырайлы матур йөзенә килешеп торган җшен кебек аксыл чәченә карап алды да җитди генә итеп: — Аннан соц сезнең чәчегез бер дә мүккә охшамаган бит, — диде. Ибраһимова матур итеп бөдрәләндерелгән чәчен кулы белән төзәтеп алды: — Мин үзем дә мүк шикелле үк дип йөрми идем дә бит, сез шулай дигәч, ничек каршы киләсең? Үлемнән коткаручы батыр егет белән сүз көрәштереп булмый бит. Юкса кечкенәдән үк кеше алдында җавапсыз кала торган гадәтем булмады. Әле һаман хәтерегезгә төшерә алмыйбызмы? Булат, кызның нәрсәнедер исенә төшертергә тырышуын сизеп алып* — Юк, хәтерләмим,—диде. — «Ташлы күл»дә су коенганда бата башлаган бер шаян кызчыкны өстерәп алып чыкканыгызны да оныттыгызмы? ««Мүкбаш», йөзә белмәгәч, ник тирәнгә керәсең», — дип орышуыгызны да хәтерләмисезме? Булат кинәт көлеп җибәрде: — Хәзер исемә төште инде. Гөл мину р исемле идегез, бугай. — Хәтерегезгә ышанып бетмәсәгез, бугай диегез инде. Әле берничә елдан соң, мин картаеп беткәч, бәлки, тагын бер мәртәбә хәтерегезгә төшереп, күрше кызы идегез, бугай диярсез. Ни эшлисең бит, шуисына да канәгатьләнергә туры килер инде. Үпкәләрлек урын бар иде барын, ләкин бердәнбер кадерле күрше егетең шундый игътибарсыз булгач, әрнеп, кая барасың, Мәрфуга апай янына кереп зарланасы гына кала инде. Булат. Гөлминурның ялкынлы күз карашыннан яшеренергә теләгән кебек, читкә карады: — Сез ул вакытта япь-яшь кенә бала идегез бит, ә хәзер... Булат теленә килгән сүзен урынсыз санап, әйтеп бетермичә, бүлеп калдырды. Әгәр ул башлаган җөмләсен әйтеп бетергән булса, сез ул вакытта япь-яшь бала идегез, ә хәзер матур кыз булып үсеп җиткәнсез, танырлык та түгел, дияр иде. Ләкин ул башлаган фикерен ярты юлда өзеп туктады. Гөлминур, Булатның әйтелмәгән соңгы уен ахырына кадәр анлап бетерде булса кирәк, ул аңа бераз көлемсерәп карап торды да, артык сүз ишетмәгәч, тавышына мөмкин кадәр әһәмиятсез тон кертергә тырышып, сораган булды: — Булат абый, ник әйтергә теләгән сүзегезне әйтеп бетермәдегез? — Булат җавап бирмәгәч, ул тагын сүзен дәвам итте: — Әгәр бүлеп калмаган булсагыз, бик каты әйтергә теләгән идегез шикелле. Күрше итеп бераз кызганып алдыгыз, ахры. Мин сөйләми калдырган уегызны дөрес аңлаган булсам, — сез ул вакытта япь-яшь бала гына идегез, хәзер картаеп беткәнсез, танырлык та түгел дип әйтергә теләгән идегез. Шулай бит, Булат абый? Тел төбегез шуңа бара бит? — Кешенең әйтелмәгән фикерләрен тикшергәндә, алай бик тирәнгә, эчкә керергә тырышмагыз,—диде Булат, — тагын батуыгыз мөмкин. — Ул бераз уйлап торды да өстәп куйды: — Хәер, куркырлык түгел, сез хәзер миннән оста рак йөзәсез. Гөлминур, бер кулын урындык аркасына салып: — Гафу итегез, Булат абый,— диде,— кешенең андый яшерен серләрен болай бик җентекләп, эчкә үтеп тирәнтен тикшерә торган яман гадәтем юк иде югын, тик ышанычлы коткаручым үз янымда булганга күрә, бик төпкә чума башласам, коткарыр әле дип кенә, батырланган идем. Башка вакытта бераз тыйнаграк ' булырга тырышырмын, чөнки сез. батса үзе чыгар әле, йөзә белә дип, миңа ярдәм итәргә теләмәгәнлеге- гезне белдереп, кисәтеп тә куйдыгыз. Сез бит бик аз сүзле, сезнең хакта 

1 / 
 
юрап кына сизснмәсәң, артык бернәрсәдә белмәссең.— Гөлминур Булатның күзләренә төбәп карап алды.—Аннан соң, Булат абый, яратмаган кешенең колагыннан тарта торган гадәтегез дә бар иде бит. Әгәр ул һөнәрегезне онытмаган булсагыз, файдаланып калыгыз, минем колакларым хәзергә үз урынында, сездән башка беркемнең дә йолыкканы юк. Залда кеше дә күп түгел, халык җыелса, ачуыгыз килсә дә, бәлки җәберләргә батырчылыгыгыз җитмәс. Булат тирли башлады. Ул инде кызның барлык сүзләрен дә төшенеп бетми иде. Нәрсә кирәк бу усал кызга? Әллә байрак алам дип масаерга да ашыгамы? Нинди уйлар аның күңелендә? Чана белән таудан төшкән кебек кая болай омтыла? Шулай да Булатның сер бирәсе килмәде. —- Ник үсмисез дип гомеремдә бер тапкыр колагыгыздан тарткан идем, — диде ул, көлемсерәп, — шуны да онытмагансыз икән әле. Ун ел үтте бит инде аңа, артык булмаса... Ибраһимова, Булатның сүзен бүлеп: — Ник үсмисез дип кенә түгел, «Мүкбаш», ник үсмисез дип тарттыгыз. Үзегез биргән кушаматны төшереп калдырмагыз инде,—диде. Булат башын чайкады: — Оныту кая ул, сез бит минем артымнан телегезне чыгарып, үрти- үрти, авырттыра алмадың, авырттыра алмадың дип, такмаклап-такмак- лап кычкырып та барган идегез әле. Гөлминур Булатның кечкенә балалар тавышы чыгарып аны үртәп сөйләвеннән шаркылдап көлеп җибәрде: — Ә! Үзегезне үртәсәләр, болай бик тиз онытмыйсыз икән, күп еллар үтеп китсә дә, хәтерегездән чыгармагансыз. Кинәт Гөлминур: — Сез гафу итегез, — дип урыныннан сикереп торды да ишектән әле яна гына кереп килгән 65—70 яшьләр чамасындагы бер картка каршы йөгерде. Бераз бөкрәя төшкән, озын сары мыеклы карт, кызны күрүгә., бүреген күтәреп исәнләште. Ибраһимова шунда ук аның белән җанланып сөйләшә башлады. Сүз арасында, качарга җыенган кешене күзәткән кебек, Булатка да күз төшергәләп алды. Ә Володяны ул бөтенләй күрмәде. Хәлбуки, яшь комсоргның үткен күзләре баядан бирле аңардан китми иде. Ибраһимова башта ук аңа ошамады — җилбәзәк дип эченнән нәтиҗә ясап куйды, ләкин аңа карап кызыксынуы кимемәде. Гөлминур ашыгып сөйли. Карт исә, аның фикерләре артыннан өлгерә алмаган кешедәй, Ибраһимова көлгәндә ике кулы белән мыекларын бөтерә-бөтерә җитди төс алган була. Ибраһимова йөзен чытып, кашларын җыерып сөйләгәндә, ул мыек астыннан елмаеп куя. • Ибраһимованың фикерләре артыннан картның җитешә, алмавы бик мөмкин, чөнки Ибраһимова минут эчендә берничә мәртәбә үзгәрә—борчыла, шатлана, тирән уйга бата. Тиз арада алмашынып торган эчке тойгыларын тел белән сөйләп кенә түгел, шул ук вакытта кечкенә җитез кулларының хәрәкәте, уйнап торган очкынлы күзләре, кирәк вакытта йөгерешеп килеп маңгай уртасына укмаша торган җыерчыклары белән дә күрсәтеп, җанландырып аңлатып бирә. «Никадәр генә салмак табигатьле кеше булсаң да бу кыз ашыктырачак, үзе белән бергә йөгертәчәк. Булатны да йөгертмәгәе», дип уйлап утырды Володя һәм боларның барысы да инде башыннан үткән бер кеше кебек өстән генә көлемсерәп куйды. Булат та Гөлминурга астан гына карап — «Безгә менә кем белән ярышырга туры киләчәк икән», дип, беркадәр шүрли төшеп, уйлап алды. Бу вакытта нрде Гөлминур кыска бер вакыт эчендә аптыратып бетерергә өлгергән картның плащын салдырып, үзен урындыкка хөрмәтләп утыртты да, үзе сәхнәдә кайнашучы яшьләр янына йөгереп 2. .С. Ә.в № 7.

18 
 
менде, аларга ашыга-ашыга нәрсәдер сөйләп, куллары белән каядыр күрсәтеп, кире залга төште, Булат янына килде һәм чытлыкланып сөйләшә башлады. Володя, Булатның бөтен дөньясын онытып, кыз белән төче телләнеп сөйләшүен бер дә яратмады. — Бу карт — заводның ветераны, — диде Гөлминур Булатка,—безнең элекке мастерыбыз, Алексей Степанович. Мин беренче мәртәбә эшкә аннан өйрәндем, хәзер дә ул безгә гел күз-колак булып тора. Кирәк вакытта бер дә ярдәмсез калдырмый. Әле мин үземнең тәкъдимем буенча ясалган катнашманы аның белән бергәләп сынап карау турында сөйләштем. Сез, бәлки, белә торгансыздыр, чуен кояр өчен форма ясый торган катнашма ялкынланып торган сыек металлны салгач, эчтә туп- » лана торган газны җыеп тотмаска — тышка чыгарырга тиеш. Әгәр газ чыкмыйча эчтә калса, ул урынга сыек металл керә алмый, анда бушлык кала, коелма тигез — шома чыкмый. Сезгә, токарьларга, эш авырая. —Гөлминур, «ишетәсезме, сезнең өчен тырышам» дигән төсле Булатка елмаеп карап алды. — Мин моннан бер атна элек шул катнашманың газ үткәрүчәнлеген яхшырта торган тәкъдим керткән идем. — Кыз сүзен ярты юлда бүлеп, урыныннан торды да: «Сез мине гафу итегез», —дип зәңгәрсу костюм кигән, соры кепкалы, матур галстуклы, кара-кучкыл йөзле 20—22 яшьләрдәге егетне каршы алырга чапты. Ибраһимова бу егеткә ниндидер бер бик күңелле хәбәр әйтте булса кирәк, алар икесе дә көлә башладылар. Ара-тирә алар теге карт мастерга да карап алгаладылар. Ибраһимова егетне мастер янына кадәр озатып, аларның икесен калдырып, үзе тагын Булат янына килде. — Бу безнең цехның иң алдынгы коючысы, Гриша исемле егет, ул да иртәгә безгә яңа кушылманы үзләштерергә ярдәм итәчәк. Ибраһимова, күзләреннән ниндидер серле очкын сирпеп, тагын сөйли башлады: — Безнең катнашма ул әле балавыз кебек үзле дә булырга тиеш,— дип катнашманы ничек ясарга, күпме ком, күпме үзле балчык киткәнен, аларның сыйфатларын, хәтта технологиясен дә аңлатып бирде. Гөлминур, рөхсәт сорап, яңадан ишеккә йөгерде. Бу юлы ул купшы гына киенгән көләч йөзле, шаян күзле бер кызны каршы алды. Гөлминур аны өстерәгән төсле, кулларыннан тартып, ашыктырып Булат янына алып килде. — Таныш булыгыз, минем ахирәт дустым — Лаура. Лаура, Гөлминурның сүзен бүлеп: — Өйрәнчегем дип әйт, — диде. Гөлминур, елмаеп: — Өйрәнчегем дисәм дә ярый, өйрәтүчем дисәм дә ялгыш булмас, без берберебезгә һәрвакыт булышып киләбез,—диде. Үзе Лаураның кесәсенә кереп, түгәрәк көзге чыгарды. Тиз генә көзгегә карап, киң маңгаен каплап төшеп торган чәч бөдрәсен күтәреп куйды. Лаура. Булаттан күзен алмыйча, юри ачуланган тавыш белән: — Гөлминур, син ник рөхсәтсез чит кеше кесәсенә керәсең? — диде. — Шоколад юкмы дигән идем. — Син бүген үзең безне шоколад белән сыйларга тиешсең, — диде Лаура, Булатның читләшеп, катнашмый утырганына борчылып.—Ник мин сезнең арага киртә булып килеп утырдым соң әле, кунакка сөйләшергә дә бирмим, — дип Булат белән рәттән Гөлминурны утыртты. Гөлминур юри көрсенеп: — Ул бик аз сүзле, — диде. Лаура Гөлминурның шаяртуына әһәмият бирмәгәндәй:   Кара, Гөлминур, сип Алексей Степанович килә дигән идең, кил деме? — дип сорады. — Ул күптән биредә инде, син генә кешедән соңга калып йөрисең. 
19 
 
Лаура, Алексей Степановичны залдан күзе белән эзләп тапты да, Булаттан гафу үтенеп китеп тә барды. Ул арада баян китерделәр, Гриша Ибраһимованы биергә чакырды. Булат, аларның алма кебек кызарган, бәхетле һәм көләч йөзләренә карап, елмаеп, «сөйгән егете булса кирәк», дип уйлады. Гриша, бию туктаган арада да, Гөлминур кая барса, күләгә кебек, аныц артыннан калмый йөрде, ә парлап биегәндә Гөлминурдан башкаларга борылып та карамады. Ибраһимова биюдән бушаган арада, иреннәрен күпертеп, кашларын җыерып, үпкәләгән тавыш белән Булатның колагына иелеп: — Сез мине биергә дә алып чыкмыйсыз, — диде. «Чебен икән!..» дип уйлап алды егет. Аның ачуы ташый башлады. Бу кадәр бәйләнчек кыз булыр да икән. Шундый кыз сөйгәнен, булса, егылып үләрсең. Байракны алуы җитмәгән, җан көйдерә бит тагы. Булатның йөзе караңгыланганнан-караңгылана барды. Ә инде берничә минуттан сәхнәгә чыгып, менә шул бәйләнчек, әрсез кызга байракны үз кулы белән тапшырачагын исенә төшергәч, эсселәнеп үк китте. Папирос кабызмакчы булды, ләкин шундый чакта аның тәмәкесе дә онытылган була бит. — Сез минем сүзчәнлегемә гаҗәпләнеп утыра торгансыздыр инде, — диде Ибраһимова, мәгънәле генә итеп, — мин минутына дүрт-биш йөз сүз чыгармасам, күңелем булмый, бу гаебем өчен мине бик сүкмәгез инде. Булат түзмәде: — Җыелышыгызны кайчан башлыйсыз инде?—дип сорады. — Абау, тәмам туйдырып бетергәнмен икән Булат абыйны. — диде кыз, ике кулын кушырып, һәм кырт борылып сәхнәгә менеп китте. Озакламый җыелыш башланды. Ибраһимова бригадасының уңышлары турында сөйләделәр. Ләкин Булат боларның берсен дә рәтләп тыңламады. Ниһаять, байракны тапшырыр минут килеп җитте. Булат, кыюсыз гына атлап, сәхнәгә менде. Бәлки, әле соң түгелдер, бирмәскә дә була торгандыр дигән төсле, ул байракның таягын ике куллап шытырдатып кысты. Гөлминур байракны алырга кулын сузды һәм кыяр-кыймас кына, алырга ярыймы дигән төсле, сорау белән Булатка карады. Булат аны күрмәде, аның күзләре, ярым йомылып, түбән карап торалар иде. Гөлминур Булатны кызганып куйды. Ул ялкынлы әйберне тоткан кебек, сакланып кына байракны башта бер кулы белән генә тотты да, алыргамы-юкмы дигән сорау белән, залга, иптәшләренә: Лаурага, Алексей Степановичка, бригада членнарына карады. Зал аны кул чабып тәбрик итте. Шуннан соң Гөлминур, байракны үзенә якынрак тартып, ике куллап күкрәгенә кысты. Булат, кулыннан байрак киткәч, сугышта җиңелеп кылычын сындырган батыр шикелле башын түбән иеп, залга атлады. Ул Володя янына барып утырмакчы булган иде, ләкин Володя, аңа арты белән әйләнеп, читкә борылды. Байрак тоткан Гөлминур, сәхнә кырыена ук килен, моннан соң тагын да тырышыбрак, тагын да яхшырак эшләячәкләре, байракны һич- кайчаи кулдан ычкындырмаячаклары турында сөйли иде. Аның сүзләре эрегән чуен кебек кайнар иде. Башкалар да сөйләделәр. Гөлминур артыннан ук диярлек Гриша чыгып сөйләде. Ул бригаданы бераз артыграк мактап алды. ахры. аның ярсып-ярсып сөйләвенә каршы зал борчылу белән җавап бирде. ' Карт мастер Алексей Степанович, аның сүзе беткәнен дә көтмичә, урыныннан торды да сәхнәгә таба атлады. Аның беренче сүзләреннән үк кайберәүләр, кызган тимергә су сипкән кебек, башта үзара чыж-чыж килеп пышылдап сөйләшеп алдылар. 
20 
 
— Кызыл йомырка көнендә кадерле,—диде карт, ике кулы беләи мыекларын бөтереп, — байрак алу кебек шатлыклы көндә кайнар речьләр дә кирәк. Дәкин чаманы онытырга ярамый. Әйтергә түгел, Ибраһимова бригадасы әйбәт эшли, ләкин күпме соң безнең цехта андый бригадалар? Юк, күп түгел, бик аз; шунлыктан безнең цех артта бара, без башка цехларга алга барырга ирек бирмибез, чылбырлап, авызлыклап тотып торабыз. Зур заводның тар цехы дип дөрес әйтәләр безгә. Без күбрәк бер-ике бригада белән генә мактанабыз, алармы күтәреп йөртәбез. Әгәр безнең цехтагы барлык бригадаларыбыз да иптәш Ибраһимова бригадасы кебек нормаларын 250 процентка арттырып үтәсәләр, ул чагында кулны бөергә салып сөйләшергә дә булыр иде әле. Ә безнең цех планны үзегез беләсез, 101 —102 процентка төгәлләп килә. Мин бүген сезнең шатлыгыгызны сөремгә буярга теләмим, юк, сез байракны алырга лаеклы. Минем бүген сезгә үз тәҗрибәләрегезне башкаларга да җиткереп, аларны да артта калдырмыйча, бергә алып барырга кирәк дип әйтәсем килә... Кызыл байраклы бригада өчен генә түгел, кызыл байраклы цех өчен көрәшегез! Картка бик озак кул чаптылар. Ул мәһабәт мыекларын сыпырып алды да тагын сөйли башлады: — Сез, бабай пенсиягә чыкты да, безне онытты, безнең ни эшләгәнне белми, ди торгансыздыр. Юк, мин барын да күзәтеп, белеп барам. Пример. Бүген иртән Гөл мину р миңа хәл белергә керде дә, бераз сөйләшеп утыргач, чыгып китә башлады. Мин әйтәм, ник мине бүген 'бәйрәмгә чакырмыйсыз, дим. Бабай, син каян беләсең, ди? Беләм шул, мин әйтәм, өйдә ятсам да мин барын да белеп торам. Менә бит ничек ул. Картлар күп беләләр алар. Сезгә дә күп белергә кирәк, үз кабыгыгыз эчендә генә ятмагыз. Күршеңнең эшен дә белеп торыгыз. Әйе, әйе, Гөлминур, күршеңнең. Аңа бер-бер ярдәм кирәкмиме, я булмаса аның файдалы киңәшләре юкмы? Менә тиздән сез коммунизм төзелешләренә эшләнәчәк яңа экскаваторның беренче детальләрен коярга керешәчәксез. Аңлыйсызмы сез моның нинди зур мәртәбә икәнен! Шул шатлыклы көндә безнең кебек карт осталарны да онытмассызмы икән? Җыелыштан соң, урамга барыннан да алда Володя белән Булат чыктылар. Алар байтак вакыт сөйләшми бардылар. Бу егетләрне үртәгән төсле, күктә йолдызлар җемҗем итеп, күз кысышып елмаялар; кайберләре, атылып китеп, артларында озын койрык калдырып сузылалар да, горизонт артына ук кереп югалалар. Гүяки алар, бервакытта да кайгы сөременә буялмыйча, чиксез киң, зәңгәр күктә, хафалы кешеләрнең күзләрен чагылдыра-чагылдыра шаярып уйнарга гынз яратылганнар. Зур елга аркылы салынган тимер күпергә кергәч, Булзт болай да салмак адымнарын тагын да акрынайтты. Ул Володяны култыклап алып, күпер рәшәткәсе янына килде, рәшәткәгә таянып түбәнгә карады. Күпер астында йолдызлар елга суының дулкыннары өстен? менәләр дә, артларында утлы койрык калдырып, озынаеп, упкынга чумалар. Алар су эчендә бераз батып, югалып торгач, тагын атылып чыгып, елдам дулкыннарның сыртына ук менеп, бии башлыйлар. Володя, бик еракта, тирәндә, су төбендә үк чагылган завод корпусларының шәүләсенә күз текәп: — Кара, Булат, төнлә безнең заводның корпуслары пичек мәһабәт булып күренәләр. Диңгездә йөзгән зур корабльләр шикелле,—диде. Булат, башын күтәреп, электр утлары белән яктыртылган завог цехларына карады. — Мин бу көнне, Володя, гомерем буе онытмам, — диде Булат, караңгы чырай белән.—Моңарчы мин байракны бирү авырлыгын уйлап җиткермәгәнмен. Менә хәзер кайтам, ләкин күкрәгем буш, йөрәгем урынына боз кисәге тыгып куйганнар кебек.

2) 
 
— Әйе, без ачы тустыганны төбенә кадәр эчтек, ләкин борынны салындырмыйк. Бу Ибраһимова масаймасын, байракны барыбер алачакбыз. Володя, Булатны күпердә уйлары белән ялгызын калдырып, кайтып китте. Озакламый Булат янына Гөлминур Ибраһимова килеп чыкты. — Сезне югалттык... кая качтыгыз? Күпер өстеннән кармак белән балык тотасызмы дисәм, бик караңгы, бернәрсә дә күренми. Әйдә, нигә уйга калдыгыз? Озатып куегыз, вакытыгыз булса... Алтын тау шикелле матур һәм зур булып ай калыкты. Булатның бу айлы кичтә, тынлыкны бозмый гына хыялга-уйга бирелеп барасы килде. Гөлминур бу тынлыкка үзен гаепле санап, сөйләргә тема эзләп, Булатның эш тәжрибәләре турында сораша башлады. — Мин сезнең усал икәнлегегезгә бая ук ышанган идем, ләкин бу хәтле мәкерле дә булырсыз дип көтмәгән идем, — диде Булат. — Хушыгыз, сез шушы йортта торасыз бугай. — Әйе, бугай, — диде Ибраһимова, ничектер көрсенгәндәй итеп.— Күктә тулган ай йөзә, йолдызлар җемелди, тирә-як серле тынлыкка чумган, ә без... бугай! Ярый, озатуыгыз өчен рәхмәт, Булат абый. 
III Гөлминур, Булат белән саубуллашып өйгә кергәч, почмактагы зур көзге янына килеп, төнге салкын һавада алсуланып матураеп кызарган битенә сокланып карап торды. Аяк очына басып берничә секунд биеп тә алды. Кровате янына килеп үзе челтәрләп эшләгән мендәр япмасын алып, озакламый килеп җитәсе кунагын көткән кебек, матурлабрак ябып куйды. Тагын көзге янына килде, күкрәгендәге комсомол билгесен төзәтеп беркетте дә, бераз уйга калгандай булып, әкрен генә жырлан алды: Яшь чагымда күкрәгемә Чәчәкләр кадамадым, Чөнки яшьлегемдәй матур Чәчәкләр табалмадым. Көзге каршында тагын берничә мәртәбә бөтерелеп алды да: — Булат! Кара! Гөлминурың ничек зур булып үскән, ә син... бугай! —дип, шәүлә булып күз алдында басып торган Булатка бармак янап, үпкәләгән булды. Үзе, ишетмәгәйләре дип, әнкәсенә чыга торган бүлмә ишеген тартыбрак япты да Такташның «Алсу»ын жырлап алды: Бу Алсуың синең. Күрәсеңме, Нинди матур булып утырган. Кара, башкаларга мине алмаштырма, Кадерем белеп яшә... Әйе, әле күптән түгел генә Гөлминурны, син бик кечкенә әле, үсәсең бар дип. заводка эшкә алмыйча кадрлар бүлегеннән кире борып җибәрделәр. Ул унҗиде яшьләргә кадәр бик әкрен үссә дә, соңгы өч-дүрт ел эчендә, җылы яңгырдан соңгы гөмбә кебек, бик тиз үсеп китте, һәрвакыт физкультура белән шөгыльләнү аркасында, аның болай да җиңел гәүдәсе тагын да җитезләнә төште. Завод һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән спорт уеннарында аның урта буйлы, матур сынлы гәүдәсенә, пружина кебек уйнап торган буыннарына, җиңел хәрәкәтләренә сокланмаган кеше калмый иде. Заводка Гөлминур райкомол ярдәме белән генә урнаша алды. Аны коючылар цехына ярдәмче эшче итеп алдылар. Ул эштән соц техминимум курсларына йөрде, формовщиклар эшен өйрәнде һәм тиздән үзен формовщик итеп күчерүләренә иреште. Тырышлыгы, җитезлеге арка

22 
 
сында эшне бик тиз үзләштереп өч-дүрт айдан соң, ул байтак катлаулы формаларны да мастерлар ярдәменнән башка үтәргә күнекте. Озакламый аны комсомол-яшьләр бригадасына бригадир итеп билгеләп куйдылар, цех комсоргы итеп сайладылар. Аның инде башы күккә тиеп йөри башлады. Эштә аның бик авыр кыенлыкларга очраган көннәре дә күп булды, булуын. Бервакыт шулай бригадир булып эшли башлагач, завод тынычлык вахтасына баскан иде. Кызу эш барган вакытта, аның алдан күреп, вакытында кирәкле кешеләргә әйтеп куймавы аркасында, бригаданың эше шып итеп туктады. Цехта кушылма ясый торган кызыл балчык бетте. Үзле балчык булмагач, форма ясап булмый. Форма булмагач, алтын кебек сары, су кебек сыек итеп эретелгән утлы чуенны кая агызасың да, ничек аннан машина детальләре коясың, камыр түгел ич ул. Форма булмаса, аннан бернәрсә дә коеп булмый. Әле күптән түгел күрше егете Булат завод стахановчыларының җыелышында тынычлык вахтасына баскач, тагы да яхшырак эшлик, эштәге вак-төяк кимчелекләрне бетерик, дип чакырган иде, ә менә шундый кызу эш барган вакытта, бер дә көтмәгәндә, ул егет, Гөлминур гаебе аркасында, детальсез калыр, токарьларның эшләре тукталыр, һәм Булат ачуланып: — Синең кебек мүкбашлардан нинди эш чыксын,—дип сүгеп ташлар кебек тоелды. Гөлминур, сәбәбен үзе дә аңламастан, Булаттан ииктер шүрли иде. Хәтта хәзер дә, аның усал йөзен күз алдына китергәч тә, егетнең очкынлы күз карашыннан куркып, күзләрен йомды... ә ул чакта... Гөлминур итәгенә ут капкан шикелле цех складына йөгерде. Анда балчык юк диделәр. Завод складына чапты, анда да берни юк иде. Кайда гына йөгермәде ул бу көнне. Ниһаять, Гөлминур, хәлдән таеп, иптәшләре янына, цехка кайтты. Бригада членнары әлсерәп, алҗып беткән Гөлминурны чолгап алдылар да: «Я, нәрсә, эш буламы? Әллә тынычлык вахтасын шушылай кулларны кушырып кына үткәрәбезме?»— дип ачуланып сорадылар. Гөлминур качарга юл эзләгән кебек як-ягына каранды. Беркемнән дә җылы сүз ишетмәгәч, хәлсезләнеп, уртага утырып кычкырып елап җибәрде. Шунда бригада члены Лаура: «Күршебезгә Киров исемендәге заводка керик, алар кичә станциядән үзле балчык ташыдылар, көтәргә биреп тормаслармы»,— диде. Ә бер сәгатьтән инде бригада, бернәрсә дә булмаган кебек, шатланып җырлый-җырлый эшкә кереште. Ул көнне Гөлминур Булатны клубта күргәч, Булат: «Кызый, нигә болытланып йөрисең, балчык бирделәр бит үзеңә», — дип чәнчеп узган иде. Эштә мондый авыр көннәр күптән инде үтеп киттеләр. Узган ел Гөлминурны алты айлык курска җибәрделәр. Аның ни өчендер барасы килмәгән иде, әллә кеме генә аерылып кала шикелле тоелды аңа. Ә кеме кала? Гөлминуриың барлыгын да белми йөри торган Булатмы? Әле күптән түгел Гөлминур Булатны күрше итеп кенә йөри иде. Соңгы вакытта, заводта бергә эшли башлагач, аңа Булаттан да сөйкемле кеше юк кебек тоела башлады. Булат кайда очраса, ул аннан күзен ала алмады, ләкин Булат аны күрми иде. Аз сүзле, сүлпән табигатьле Булат күп вакытта аска карап йөри, каршы очрашканда да аңа карамыйча үтеп китә. Шулай булуына карамастан, Гөлминур- ның Булатка карата дуслыгы кимемәде, киресенчә, атналар, айлар үткән саен көчәя, үсә генә барды. Кем белә, бәлки, бу... Ләкин ул Гөлминуриың йөрәгендә кинәттән генә дөрләп кабынып китмәде. Башта әле аның очкыны да күренми иде. Киресенчә, җир астыннан тирәннән акрын гына саркып чыккан саф тамчылардан хасил булып, зурайган куәтле елга кебек, аның хисләре дә айлар, еллар буена үсте, көчәйде. Баштарак әле моны беркем дә мәхәббәт дип әйтә
23 
 
алмаган булыр иде. Кечкенә генә инешне, никадәр генә чылтырап акмасын, аны берәү дә елга дип атамый; бәлки, ул борылмалы авыр юлларны, таш-тауларны, урманнарны үтә алмыйча, хәлсезләнеп кипшенеп бетәр. Кем белә, бәлки аның, чыганагы инде кибә дә башлагандыр. Гөлминур йөрәгендә әкренләп көчәя барган мәхәббәтнең барлыгын, аның куәтен башта ул үзе дә тоймады. Ул аны Идел кебек ташый башлагач кына күрде. Шулай шул, әгәр Идел каршылыкларга, кискен борылышларга туры килмәсә, аның акканын да сизмисең, ә үзеңдә нинди зур, яшерен көч! Син аны туктатып кара, ул улап күккә сикерәчәк, ярларыннан ташып чыгачак. Булаттан аерылып алты айлык курста уку Гөлминурга үзе бер озын гомер булып күренде. Экзаменнар беткәч, поездда кайтуны озак санап, самолетка билет алды. Вакыт үткәрер өчен әрле-бирле йөреп, аэропортның бакчасына килеп чыкты. Самолет төнге икенче яртыда гына китәргә тиеш иде. Бакчада радио аша Гөлминурның иң яраткан арияләреннән берсен тапшыра башладылар: ... Не счесть алмазов В каменных пещерах, Не счесть жемчужин В море полуденном, Далекой Индии чудес; Есть на теплом море Чудный камень яхонт На том камне феникс, Птица с ликом девы... Бер дә көтмәгәндә, радио аша калын тавыш белән: — Иптәш Ибраһимова, сезнең кассага керүегезне сорыйбыз, — диделәр. Бу югарыдан килгән калын тавыштан ул гаҗәпләнеп китте, һәм шунда ук аңлап, кесәсеннән билетын актара-актара ашыгып кассага йөгерде. Аңа: «Әллә очмаска уйладыгызмы? Ник билетыгызны регистрацияләмисез», — диделәр. Самолет җирдән күтәрелү белән барлык пассажирлар да йокыга киттеләр. Бер бала гына, әнисе белән тартыша-тартыша, юка ефәктән эшләнгән тәрәзә пәрдәсен күтәрергә теләп, бераз шыңшып маташты. Ләкин самолетның әкрен генә тирбәлүенә җиңелеп, ул да йокыга китте. Самолет, зур бер шәһәр өстеннән үтә башлады. Аста урамнар буенча тезелеп киткән якты электрик фонарьлар күренә. Өстән караганда бу утлы нокталар халык әкиятләрендәге йоклаган матур кызның энҗе муен бавы кебек җем-җем итеп күзләрне чагылдыралар. Самолет көнчыгыш якка таба — чыгачак кояшка каршы очканга күрә, күк йөзе бик тиз яктыра башлады. Әле генә төн иде, таң атты, яктырып та китте. Гөлминур: «Самолетның тизлеген бер-ике тапкыр арттырсаң, кояшны да куып җитәргә була икән», — дип уйлады. Самолетның сул ягында, әле чыгып өлгермәгән кояшның күктән чагылган яктысы, зур бер елганың суын алтын төсле сап-сары итеп яктырткан. Уң якта, шул ук елганың суы, тик ул тутыккан кургашын кебек, тонык караңгы. Көтмәгәндә каршыда куе болыт асылынды, летчик, кискен рәвештә самолетын югарыга күтәреп, болытны тишеп өскә чыкты. Алар тагын зәп-зәңгәр аяз күктә оча башладылар. Аста куе томаннан башка бернәрсә дә күренми. Биеклеккә менгәч, һава салкынаеп китте. Балалы пассажир, уянып, летчикның кабинкасын шакыды: — Туңа башладык, бераз җылы җибәрәсе иде. Җылы төшкәч, бала тагын йокыга талды. Артыграк җылытып җибәргәч, Гөлминурның да күзен йокы баса башлады. Ул. бирешмәскә теләп, умывальникка барып салкын су белән битен юып алды, ләкин 


 
моның файдасы булмады. Озакламый 1 өлмипур да зәңгәр күккә карый- карый акрын гына йокыга китте... Ә менә бүген Гөлмннурның күзенә йокы бөтенләй керәчәк түгел, ахрысы. Ул тагын бер тапкыр әнкәсе бүлмәсенә чыга торган ишекне тыгызрак итеп япты да, стенага эленгән мандолинаны алып озакламый завод клубында уйналачак пьесаның героинясы егетенең сугышта үлгән хәбәрен ишеткәч язган шигыренә көй эзли башлады: Һәр караңгы төндә йоклый алмый, Кулым сузып эзлим шәүләңне, — Син килмисең, Салкын кабер җирдә Кочаклаган җансыз гәүдәңне. Йөрәк сыкрый. Газапланып тибә, һаман шулай буылып тибәрме, Утлы йөрәк әллә каны бетеп Көзге гөл күк шиңеп кибәрме? Юк, бу булмас, мин бирешмәм... Көй кайдадыр якын гына, колактө- бендә. чыгарга теләп яңгырады. Гөлминур яңадан бер-ике аккорд алып карады, җырның берничә тактын уйнап та алды; ләкин Гөлминурга көй жан көйдергеч сагышлы, ямансу булып ишетелде. Ул тиз генә алымын үзгәртте, ләкин Гөлминур теләгән тантаналы, дәртле көй чыкмады. Мандолинасын стенага элеп куйды да өстәл янына килеп утырды. Язылып бетмәгән конспектларын, эшләнеп бетмәгән чертежларын карап чыкты; ләкин аның күңеле бернәрсәгә дә туктамады. Гөлмннурның, күзе өстәлдәге телефонга төште, ул трубканы алып, коючылар цехына, дусты Лаурага шалтыратты. Трубкада иптәшенең тавышын ишеткәч: — Лаура! Бәгырем, әллә ни булды миңа, йоклый алмыйм, — диде. Телефон: «Беләм, беләм, сине ике егет озата чыкты ич., күреп калдым», — дип җавап бирде. — Ләкин берсеннән дә уңмадым. — Нәрсә, әллә егетләрдән качтыңмы? — Әйе, берсеннән качтым, икенчесен үзем өстерәп алып киттем, ләкин... Киң күкрәккә сыя алмый бөтен кан тамырларына таралган зур шатлыкны кечкенә генә телефон трубкасы аша белдереп буламы соң инде. Ул ничек анда сыйсын... Гөлминур, тарсынып, бакчага караган зур тәрәзәсен ачып җибәрде. Урта өлгеләрне каплап торган алма ботаклары, Гөлминурны кочакларга теләгән төсле, тәрәзәне ачып җибәрү белән бүлмәгә сузылдылар. 
(Ахыры киләсе санда.)