Логотип Казан Утлары
Публицистика

САЛИХ СӘЙДӘШЕВ ИҖАТЫНА КАРАТА


 Татарстанның, атказанган сәнгать эшлеклесе, халык артисты Салих Сәйдәшев татар совет музыкасын үстерүдә 30 елдан артык эшләп килгән, зур иҗади юл үткән, күренекле татар совет композиторы. Ләкин шушы көнгә кадәр аның иҗаты тиешенчә өйрәнелмәгән, тикшерелмәгән. Бу талантлы композиторның иҗатына тирән анализ ясаган, аны дөрес, тулы яктырткан бер генә мәкалә дә, хезмәт тә юк. Ә андый хезмәткә мохтаҗлык нык сизелә. Күптән түгел генә Татгосиздат Салих Сәйдәшевнең егермеләп - әсәрен эченә алган «Җырлар һәм арияләр» исемле зур җыентыгын басып чыгардыXXIV. Бу җыентык—«Татар совет композиторлары җырлары» җыентыгын басып чыгару белән уңышлы башланып киткән кыйммәтле эшнең мактаулы дәвамы. Киң катлау масса, җәмәгатьчелек Татгосиздаттан композиторларның иҗатларына багышланган аерым җыентыклар чыгаруны көтә, һәм Татгосиздат иң элек Татарстанның иң өлкән, иң популяр композиторы Салих Сәйдәшев әсәрләрен чыгарып, массаларның теләкләренә игътибар итәргә тырышкан. Бу җыентык басылып чыккан көнгә кадәр Салих Сәйдәшев 30 еллык зур ижади юл үтте. Шуңа күрә җыентыкны композиторның үткәй 30 еллык эшенә беркадәр йомгак, халык алдында отчет бирүе дип карарга мөмкин. Җыентыкта без сәхнә әсәрләренә язылган музыкалардан аерым җыр, ария, дуэтларны, җырларны күрәбез. Алар арасында бөек юлбашчыларыбызга, туган илгә багышланган патриотик җырлар, шаян, күңелле лирик җырлар да бар. Җыентыкка кергән төрле характердагы бу әсәрләр С. Сәйдәшев иҗатын беркадәр ачып бирәләр. Салих Сәйдәшев—профессиональ музыка сәнгатенә беренче башлап аяк баскан татар композиторы. Аның беренче иҗади тәҗрибәләре 1918—1921 елларга — татар совет культурасының күтәрелә башлау чорына туры килә. Салих Сәйдәшевнең иҗади эшчәнлеге татар совет музыкасы үсешендә күренекле урын                      XXIV Салих Сәйдәшев. «Җырлар һәм арияләр», Татгосиздат, 1952 ел. Җаваплы редакторлары Ю. Виноградов, Ә Исхак. Тираж 3000. Бәясе 9 сум алып тора. Композиторның исеме Татар Дәүләт Академия театрының эше белән бигрәк тә нык бәйләнгән. Салих Сәйдәшевнең музыкалары белән аралашып барган драмалар музыкаль драма спектакльләренең яңа бер төре булдылар һәм татар халкын музыкаль сәнгатьнең Сәйдәшев тарафыннан беренче кулланылган катлаулы формалары (ария, хор, увертюра, төрле ансамбльләр) белән таныштыруда, симфоник оркестрны тыңларга күнектерүдә зур роль уйнадылар. Салих Сәйдәшевнең хезмәте татар совет массовый җырының яңа стилен барлыкка китерүдә дә бик зур. Ул, татар халык музыкасы белән тирән бәйләнештә булып, татар музыкасының биш тавышка нигезләнгән пентатоника — «кытай гаммасы» дип аталган ладын кыю рәвештә киңәйтә. Салих Сәйдәшев үзенен әсәрләрендә җиде тавышлы тулы гамманы кыю куллана һәм шунын белән татар музыкасын тар милли 


 
рамкадан чыгарып, рус гармониясе нигезенә якынайта. Салих Сәйдәшев — соңгы елларда зур уңышлар белән үсеп килүче татар симфоник музыкасына фундамент булып хезмәт иткән инструменталь музыканы да башлап җибәрүче. Аның көйләренең гадилеге, матурлыгы, мәгънәле, ачык аңлаешлы һәм зур җылылык белән язылган булуы меңләгән тыңлаучыларны үзенә тарта, дулкынландыра. Салих Сәйдәшевиең бөтен прогрессив кешелекнең сөекле юлбашчысы даһи Сталинга багышланган «Сталин турында җыр»ы (Ә. Ерикәй сүзләре) күңелгә аеруча якын. «Җырлар һәм арияләр» җыентыгын башлап җибәргән бу җырның бик күтәренке, тантаналы, ачык, якты, нык музыкасы безне җиңүләргә рухландыручы һәм оештыручы бөек юлбашчыбызның сөекле образын матур гәүдәләндерә. Биредә музыка белән әйтеп бирүнең барлык алымнары бер максатны күздә тоталар. Композитор иҗатындагы гадилекнең, ихлас күңеллелекнең үрнәге итеп, «Көтәм сине», «Бибисара», «Сүзеңдә торсаң гына» исемле җырларын мисалга китерергә мөмкин. Бу җырлар йомшак лирика, татар халык көйләрендәге моң, интонацияләр белән сугарылган. Иҗатының беренче елларында Салих Сәйдәшев җыр формасын үстерергә омтыла. Бу омтылыш югарыда искә алынып үткән җырларның берсендә чын күңелдән язылган «Сүзеңдә торсаң гына» исемле җырда аеруча нык сизелә. Бу җырда композитор көйне йомшак, озын, төрле бормалар белән, музыка аша әйтүнең төрле алымнарын файдалану (аккомпанемент, темпны алмаштыра бару, нюансировка һ. б.) белән бирә— романсларга хас булган үзенчәлекләрне оста куллана. Композиторның иң яхшы әсәрләре булып аның музыкаль драмаларга язган җырлары һәм симфоник оркестр өчен эшләгән музыкаль эпизодлары исәпләнәләр. Музыкаль драмаларның бик күбесе идея, художество ягыннан түбән булу сәбәпле сәхнәдән төшеп калдылар, бик күптән онытылдылар, юкка чыктылар, ә Салих Сәйдәшевиең ачык, якты музыкасы һаман яши. Бу хәл Салих Сәйдәшев әсәрләренең реалистик, яшәүгә сәләтле, халыкка якын булулары турында сөйли. Шул еллардагы сәхнә әсәрләренә язылган «Кара урман», «Сандугач» 
көйләре хәзер дә яратып җырланалар. «Наемщик» драмасындагы Батыр- җан җыры Сәйдәшевиең иң матур иҗатларыннан санала. Батырҗан- ның хор белән бергә башкарыла торган җырында без революцион җырлардагы ихтыярлы интонацияләрне ишетәбез. Беренче пәрдәдәге хезмәт җырында халыкның яшерен бунтарь көче, аның бердәмлеге, дуслыгы нык чагыла. Батырҗан белән Гөлйөзем дуэты, «Бишбүләк» драмасындагы Маһинур белән Тимеркәй дуэты, «Күзләр» драмасындагы Рәисә җырында, халык көйләрендәге кебек, саф күңелдән чыккан лиризм, ягымлылык ташып тора. Салих Сәйдәшев иҗатының ия яхшы әсәрләре татар совет милли музыкаль культурасының формалашуында зур роль уйнадылар. Татар совет композиторларының яшь буыны Салих Сәйдәшев иҗатының иң яхшы үрнәкләреннән өйрәнә. Салих Сәйдәшев безгә, югарыда әйткәнебезчә, талантлы композитор, татар милли музыкасында бик күп җанрларны башлап җибәрүче буларак кадерле, һәм менә шуңа күрә дә без аның алдагы иҗади юлына, иҗади язмышына игътибарсыз кала алмыйбыз. Дөресен әйтергә кирәк, Салих Сәйдәшевиең иҗатында искиткеч кыйммәтле, әһәмиятле сыйфатлар белән беррәт- тән, җитешсезлекләр дә бар. Аның иҗаты белән якыннан танышканнан соң, бу җитешсезлекләр күзгә аеруча ачык бәреләләр. Композитор үзен-үзе шактый кабатлый. Аккомпанемент һәм гармония теленең ярлылыгы да шуннан килеп чыга. Еш кына Салих Сәйдәшев җырларында фортепиано партиясе көйдәге образны ачып бирәсе, көйне тулыландырасы урында, көйгә фәкать гармоник булышлык, ныгытма булып кына бара. һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, композитор үзен 
о. .с. ә.- К?7. 129 

130 
 
музыкаль алымнарның иң әһәмият- леләренең берсе булган гармонияне тулы файдаланудан үзен мәхрүм итә. С. Сәйдәшевнең гармоник алымнары да бик бертөрле булалар. һаман да бер тирәдә генә, модуляцияләрсез, ягыш бер тональ- ностьтан икенче тоналыюстька күчүләрдәй башка гына бара, төп функцияләр беренче, бишенче һәм дүртенче тавышлар тирәсендә әйләнә. Бу стандарт аккомпанемен-ч Салих Сәйдәшевнең соңгы еллардагы җырларында «Советлар Татарстаны», «*Яшь;1ек жырым син» һ. б. нык кабатлана. Яңа. ачык интонацияләр Салих Сәйдәшевнең соңгы вакытларда язган жырларында бик сирәк яңгырый. Күбрәк 1920—30 нчы елларда яңгырап үткән интонацияләр кабатланалар. Мәсәлән, 1951 иче елда иҗат ителгән «Яшьлек жырым син» дигән жырда без бүгенге көннең яңгырашын, бүгенге көннең хисләрен, кичерешләрен ишетә алмыйбыз, ул жырда хәзерге заман җырлары белән уртак яңгыраш ишетелми. Бу жырда яңа образ, яца интонация юк һәм ул композиторның элеккеге җырларын, конкрет алганда, җыентыкка кергән, 1931 нче елда язылган «Дустыма» җырын нык хәтерләтә («Минем яшьлек жырым» көенең икенче дүрт такты белән «Дустым» җырының башын чагыштырып карагыз). «Халисә» (Г. Хуҗиев сүзләре), «Чишмә буенда» (Мөхәммәт Садри сүзләре) җырлары соңгы вакытларда С. Сәйдәшев иҗат иткән лирик җырлар арасында үзенә бертөрле урын тоталар. Аларда С. Сәйдәшевнең 20 нче еллардагы кайбер җырларына хас булган меланхолия дә, сагыш та юк. Аларда яктылык та бар кебек. Ләкин шулай да аларны хәзерге заман лирик җырларының яхшы үрнәге дип атап булмый. Бүгенге лирик җырлар совет халкының бай рухи табигатен, бөек идеяләрне гәүдәләндерергә тиешләр. Менә бу сыйфатлар Салих Сәйдәшевнең яңа җырларында тулысынча яңгырамыйлар. Композитор шулай ук драматург Таҗи Гыйззәтнең «Изге әманәт» драмасына язган музыкасында да (Наҗия җыры) совет кызларының хисләрен тулысынча. ачып бирә алмаган. Наҗия —консерватория студенткасы, җырчы, ләкин 11аҗиянең беренче җыры бик төссез, образсыз, аңарда гел элеккеге җырларның интонацияләре кабатланалар. кечкенә 
генә көй бер-берсенә бәйләнешсез икедүрт такттан гыйбарәт. Наҗиянең икенче җыры беренчесенә караганда күп мәртәбә* яхшырак. Ләкин биредә дә, композиторның. образларга, эчтәлеккә игътибарсыз каравын, үзүзеи кабатлавын тагын бер мәртәбә әйтергә ту- . ры килә. «Изге әманәт» пьесасында вакыйга Бөек Ватан сугышы елларында бара. Наҗия — фашизмга каршы көрәштә катнашучы совет кызы. Шулай булгач, Октябрь революциясенә кадәрге геройларның җырларындагы интонацияләр бу җырга туры килмиләр. Консерваториядә укучы, профессиональ музыкант булырга омтылучының җырлары Сәйдәшевтагыча примитив була алмыйлар, музыкаль тәрбия алган яшь кызның көйләре беркадәр катлаулырак, киңрәк булырга тиешләр дип әйтәсе килә. Наҗиянең көендә, текстларында әйтелгән зарыгып көтү дә, тугай җиреннән аерылу кайгысы да һәм тиз арада яңадан әйләнеп кайтуга ышаныч та гәүдәлән- дерелмәгән. «Совет Татарстаны» исемле җырның музыкасында Татарстан табигатенең матурлыгы, байлыгы, анык кырларының киңлеге, Иделнең бөеклеге ишетелми. Җиңел, тасвирлауга ярлы, марш темпында һәм марш аккомпанементы белән бирелгән көй текст белән органик бәйләнми. Аның шулай маршка, ә кушымтаның фокстрот көйләренә тартымлы булуы аркасында көй ниндидер бер уенчык төсен ала. Җырда безнең илебезнең киңлеген, зурлыгын тасвирлый торган үзәк образ һәм шуннан бердәм үсеп агыла торган көй юк. Көй фәкать бер тонда булуы белән берләшә алган аерым кисәкләрдән тора. Мондый хәлдә, әлбәттә, киңлекнең дә, бөеклекнең д? гәүдәләидсрслүс, көйнең агылышлы булуы мөмкин түгел. Композиторның иҗатындагы бу
!)♦ 131 
 
кимчелекләр очраклы хәл түгел. С. Сәйдәшев соңгы елларда бик аз яза һәм аның яңа әсәрләре художество ягыннан шактый түбән. Композиторның иҗатын өстән генә күзәтеп чыкканда да аның бер урында таптануын, үсмәвен әйтергә мәҗбүр буласың. Композиторның иҗади үсеше, киләчәге турында борчыла башлыйсың. Билгеле, без кискен нәтиҗәләр ясау ягында түгел. Иҗат эше һәрвакыт тигез генә, бер сызык буенча гына акмый. Катлаулы иҗади эзләнүләр, кайчакта, художникны «эндәшми» торырга мәҗбүр итәләр. Үсү эчке көрәш аркасында, уңышлар һәм уңышсызлыклар белән бара. Шулай да С. Сәйдәшевнең соңгы еллардагы иҗаты белән танышкач, композитор үз өстендә бик аз эшли, үзенең осталыгын үстерергә, хәзерге заманның якты җанлы образларын гәүдәләндерергә бөтен көче белән омтылмый, дип борчыла башлыйсың. С. Сәйдәшев иҗаты аның үзенең генә шәхси эше түгел, ул иҗатның гомуми әһәмияте зур. Татар совет милли музыкаль культурасында Сәйдәшев зур урын алып тора. Менә шуңа күрә дә Салих Сәйдәшев иҗатына дөрес объектив бәя бирү — татар совет музыка сәнгатендә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Композиторның хәзерге» көндә пассив эшләве, тормыштан артта калып баруы һәркемгә ачык, ләкин шулай булуга карамастан, күп җирдә (Татарстан Совет Композиторлары Союзында, матбугатта) Салих Сәйдәшев турында гел мактап сөйлиләр, кайберәүләр хәтта, чама тойгысын югалтып, аның һәрбер яңа әсәрен, тиешле объектив бәя бир- мәстән, хуплап каршы алалар. Композиторларыбыз аның әсәрләрендәге кимчелекләрне, әлбәттә, беләләр, ләкин ни өчендер аларны күрсәтмиләр, аңа үз өстендә эшләргә, осталыгын туктаусыз үстерә барырга кирәклекне туры, ачык итеп әйтеп бирмиләр, гүя аның кимчелекләре турында бер сүз дә дәшмәүне гадәт итеп алганнар. Бу уңай белән иптәш А. А. Ждановның сүзләрен искә алырга туры килә: «Тәнкыйть булмаган урында сөрсегәнлек һәм торгынлык тамыр җәя, анда алга таба хәрәкәт итүгә урын юк». Салих Сәйдәшев иҗатының тукталып калуын нәкъ менә шуның белән, Татарстан композиторлары тарафыннан аның иҗатына карата чын большевистик тәнкыйтьнең булмавы белән аңлатырга мөмкин. Әгәр да Татарстан Совет Композиторлары Союзы Салих Сәйдәшев иҗаты белән чын-чынлап кызыксынса, 
бигрәк тә аның соңгы еллардагы әсәрләренә тәнкыйть күзе белән караса һәм аның җитешсезлекләрен томаламыйча, бөтен тулылыгы белән ачып салса, композиторның иҗади эшенә зур этәргеч, стимул биргән булыр иде. Халыкның культурасы һәм художникка таләбе көннән-көн үсә. Халкыбызның культура таләпләре җыр, марш, биюләр белән генә чикләнми. Безгә югары художестволы, чын мәгънәсендә зур осталык белән эшләнгән, бөек идеяләр белән сугарылган милли опералар, симфонияләр, камерная музыка әсәрләре кирәк. «Правда» газетасы 1951 елның 7 июльдә чыккан баш мәкаләсендә: «художество осталыгын үзләштерми торып, югары идеялелек белән сугарылган, эпохабызның бөеклеген ачып сала торган әсәрләр тудырырга мөмкин түгел», дип язды һәм шул ук мәкаләдә «кайбер әдәбият һәм сәнгать работникларының югары таләпләр турында онытуларын, үзләренең иҗатлары өчен халык алдында җаваплылык хисен югалтуларын, алга барудан тукталуларын» күрсәтеп үтте. Татар совет музыкасының билгеле бер үсеш чорында Салих Сәйдәшев зур роль уйнады, ләкин бер ноктага килеп туктады. Салих Сәйдәшевнең Татгосиздат тарафыннан чыгарылган «Җырлар һәм арияләр» җыентыгы менә шундый тәнкыйтьсез карашның бер үрнәге була ала. Җыентыкның төзелү тәртибе дә канәгатьсезлек тудыра. Төзүче һәм редактор иптәшләр Сәйдәшевнең иҗатына, җыентыкны төзүгә, редакцияләүгә баштан ахырына кадәр җиңел, өстән караганнар. Бертөрле дә система сакланмаган. Җыентык
132 
 
тематика буенча да, хронология һәм жанр буенча да төзелмәгән. Җыентыкта башлап өч жыр урнаштырылган, аннан соң музыкаль драмалардан ария, жыр, дуэтлар китә, аннан соң яңадан лирик җырлар урнаштырылган һәм актыкта яңадан драмага язылган музыкадан бер жыр. Җыентыкта, мәсәлән, 1928 еллардагы әсәрләрдән соң 1940—1950 елларда язылган, ә алардан соң 1937—38 еллардагы әсәрләр урнаштырылган. Шагыйрь Әхмәт Исхакның текстларны редакцияләү өстендә тырышып, зур жаваплылык белән эшләвең әйтмичә үтеп булмый. Ул шигъри яктан шактый түбән булган текстларны да художестволы итеп, оста итеп редакцияләгән, җырларның эчтәлекләрен көчәйткән. Ә менә музыкаль редактор Виноградов музыкаль материалны — әсәрләрне сайлап ала белү, аларны редакцияләү кебек бик катлаулы, жаваплы эшкә тиешенчә бәя биреп җиткермәгән. Күрәсең, Ю. Виноградов С. Сәйдә- шевнең 30 еллык иҗатыннан иң яхшы әсәрләрне сайлап * алып, композиторның уңышлы якларын дөрес һәм тулы күрсәтергә кирәк, дигән бурычны үз алдына куймаган. Җыентыкка рус совет массовый җырларындагы ихтыярлы интонацияләргә бай, татар музыкасы өчен кыйммәтле яңалык булып кергән. Салих Сәйдәшев иҗатында мактаулы үрнәк дип исәпләнгән «Кызыл гаскәр җыры», «Комсомол маршы» һәм лирик җырлардан «Уянсыннар кырлар», «Батырҗан җыры» ни өчендер җыентыкка кертелмәгәннәр, ә бүгенге көнне кыйммәте аз, художество ягы түбән җырларга зур урын бирелгән. Аннан соң җыентыкка кергән җырларның бик күбесен шактый яхшырак итеп бирергә мөмкин иде. Мисалга дуэтларны алыйк. Җыентыкка кергән ике дуэт чынлыкта куплетлы җырлардан торалар. Бу куплетларны бертөрле дә үзгәртүсез аралашып ир һәм хатын- кыз җырлый. «Бишбуләк» драмасыннан Маһинур белән Тимеркәй дуэтын киң катлау тыадаучылар «Маһинур җыры» дип беләләр. Концертларда, радиода да аны шулай атыйлар һәм ул үзенең музыкаль эчтәлеге, формасы белән дә «Маһинур җыры» дип аталуга якын. Чөнки ул дуэт түгел, җыр һәм, тагы да төгәлрәк билгеләгәндә, хатын-кыз җыры. «Наемщик» драмасыннан Батыр- җанның беренче пәрдәдәге җырының, Гөлйөзем ариясенең, «Күзләр» драмасыннан Рәисә җырының җыентыкта 
булулары уңышлы. Ләкин, кызганычка каршы, өзекләр сайлауда дөрес принцип ахыргача сакланмаган. Биредә музыкаль яктай бик йомшак яки пьеса өчен, аның төп геройлары өчен характерлы булмаган ария, җырларны да очратырга мөмкин, моңа мисал итеп «Наемщик» драмасыннан Гәрәй ариясен күрсәтергә була. Аерым алганда, Гәрәй ариясе начар әсәр түгел. Ләкин ул Салих Сәйдәшевнең 1920 нче еллардагы иҗаты һәм «Наемщик» музыкасының стиле, контексты белән бәйләнми (һәм бу гаҗәп түгел, чөнки Гәрәй ариясенең музыкасы 1943 елда языла, «Наемщикка өстәмә итеп 1948 нче елны кертелә). Тагын шунысы бар: драмада Гәрәй крепостной крестьян егете, ә аның ариясе шәһәрдәге лирик җырлар интонациясе белән бирелә. Бу ария крепостной егет рухына түгел, ә берәр студентка күбрәк туры килә. Шуңа күрә хәтта драмада да бу номер спектакльнең барышы белән бәйләнеп бетми, ясалмалык тудыра. Икенче пландагы геройның уңышсыз ариясен алуга караганда, Салих Сәйдәшев иҗатының иң матур бизәге булып танылган, халык тарафыннан бертавыштан җырлана торган, әсәрнең төп герое Батырҗанның «Сау булыгыз» дигән җырын урнаштырырга кирәк иде. «Кыюсыз егет»—җыентыкта бердәнбер шаян җыр. Без эчтәлекле шаян җырларга бик мохтаҗбыз. Ләкин «Кыюсыз егет»не уңышлы дип әйтеп булмый. Халык бию көйләренә бик якын булган җиңел көй, бию ритмы, гитарада уйнауга охшаган аккомпанемент — барысы бергә, әлбәттә, җырга күңелле, җиңел төс бирәләр, ләкин җыр чын юмордан мәхрүм, чөнки җырның сүзләре көйгә туры килми. Текстта геройның 
133 
 
кем булуы, кайда, кайчан яшәве — берсе дә аңлашылмый. Җыр л арның те кстл а р ы 11 а л м а ш - тыру мәсьәләсенә тиешле әһәмияг бирелмәгән. Чөнки кайбер текстлар музыкаль образларның эчтәлегенә туры килмиләр. Мисалга «Бибисара», «Көтәм сине» исемле лирик җырларны алыйк. Салих Сәйдәшев- иең 1920 нчс елларда сәхнәдә уйналып килгән, хәзер инде онытылып беткән драмаларга язган бу икс җырның музыкасында өзелеп сагыну, чиксез зур кайгы, хәсрәт, бәхетсез язмышка баш ию, авырлыклардан котылу чарасын күрмичә, аңа берсүзсез буйсынып калу бирелгән, ә хәзерге текстлар мәхәббәт, күңелле очрашу, сөйгәнеңне шатланып көтү турында сөйлиләр. Сүз юк, Салих Сәйдәшев иҗатының беренче елларындагы җырларын югалтырга, онытырга ярамый, аларны сакларга кирәк, ләкин яңа сүзләрне механик рәвештә күчереп кую юлы белән түгел. Әгәр дә безгә бу җырларның башлан нинди әсәр, нинди чор геройлары өчен, нинди текстка язылганнары мәгълүм булмаган булса, хәзерге текстларга гына карап фикер йөртсәк, композиторны музыкада урынсыз күңел төшенкелегенә бирелгәне өчен гаепләр идек. Җыентык редакторлары, күрәләтә торып, композиторны халык алдында уңайсыз хәлдә калдыралар, ә композитор бу җайсыз хәлгә карата үзенең фикерен 
әйтмәгән, каршылык күрсәтмәгән, ахры. Салих Сәйдәшев үз көйләренең исемнәрен туктаусыз алмаштыруга, төрле текстлар белән җырлатуга карата да үзенең бертөрле дә принцибын, фикерен әйтми. Бу хәл аның иҗатын пропагандалауда буталчыклык, аңлашылмау тудыра. Мәсәлән, җыентыкта басылган «Дустыма» исемле җыр 1935 нче еллардан 1945 нче елга кадәр «Аерылу» дип җырланды, 1945 нчс еллардан «Озату» дип танылды, ә хәзер «Дустыма» дип исемләнгән. Татгосиздат сонгы вакытларда текстларын русчага тәрҗемә итү принцибын башлап җибәргән иде. Ләкин шул яхшы принцип С. Сәйдәшев җыентыгында ни өчендер дәвам иттерелмәгән. Җырларны рус теленә тәрҗемә итү — милли композиторларның әсәрләрен илебездәге туган халыклар арасында пропагандалауда зур роль уйный. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Салих Сәйдәшев үзенең иҗатындагы җитди кимчелекләрне анлар, бер урында таптануын ташлар һәм кыю рәвештә иҗат эшенә тотынып коммунизм төзүче совет халкына лаеклы әсәрләр тудырыр. Моның өче;: аның талант колачы да, тулы мөмкинлеге дә бар.