Поэзия
КОНСТАНТИН СИМОНОВ
ГЕНЕРАЛ (/Матэ Залка истәлегенә) Салкынча иде бу төн тауларда. Разведкадан ул арып кайтты да. Туңган кулларын җылытып утырды Поход утында — саргылт ялкында. Чәйнектә кофе ургылып кайный. Арган солдатлар йоклыйлар инде. Алар өстенә авыр яфрагын Арагон лавры шаулатып өйде, һәм генералга шулай тоела: Яшел лаврның яфрак шавында — Гүя ул туган венгер иленең Юкәсе шаулый аның янында. Венгриядән ул бик күптән киткән, Ләкин һәр илдә каршылый аны Венгриядәге төсле зәңгәр күк, Венгриянеке төсле туфрагы, һәм Венгриянең кызыл байрагы Яктырта юлын сугышта аның. Кайда булса да яклап көрәшә Ул Венгриянең намусын, данын. Шундый бер хәбәр йөри Москвада, Аның турында сөйли һәрберсе, Уэска өчен сугышкан чакта Яралаган дип немец ядрәсе. Ләкин ышанмыйм мин беркемгә дә, Ул тиеш әле озак яшәргә. Ул исән килеш кайтырга тиеш Будапешт дигән матур шәһәргә. Испан күгендә герман кошлары Очкан чагында, — һич ышанмагыз: Ул үлде дигән хатлар, хәбәрләр Дөрес түгелләр, барысы да ялгыш:. Ул сау. Ул хәзер Уэска төбендә. Арган солдатлар йоклыйлар ипде. Алар өстенә авыр яфрагын Арагон лавры шаулатып өйде, һәм генералга шулай тоела: Яшел лаврның яфрак шавында — Гүя ул туган венгер иленең Юкәсе шаулый аның янында. К. Нәҗми тәрҗемәсе
99
ӘХМӘТ ИСХАК ★ МОСКВА УНИВЕРСИТЕТЫ
Карадым аңа иртәи мин Ерактан, ярдан торып. Күренә язгы томанда Ул әкиятсыман булып. Күргәнем мондый бинаны Юк иде моңа чаклы. Санарга гына ансат бит Утыз да алты катны!
Карасаң әгәр аңа син Якынрак барып, астан, Ул шундый биек! — Тотмасаң, Бүрегең төшәр баштан.
Юк андый уку йортлары Дөньяда һичбер илдә. Торадыр кебек шуңа ул Иң гүзәл, биек җирдә!
Караган чакта аңарга, Нәкъ минем төсле, һәркем: — Бу үзе бит коммунизм!—дип Уйлый торгандыр, бәлкем...
Москвада йөргән чагымда йомышлар белән, беркөн Очраттым мин бу гигантны Төзүчеләрнең берсен.
Танышып аның белән без, Сөйләшеп киттек шуннан. Ул икән — Казан егете, Молотов районыннан.
Ике ел моннан элек ул Килгән бу төзелешкә, Укыган кичке мәктәптә, Шунда ук йөреп эшкә.
Укыган. Төзгән... — Ә хәзер Калдым мин укырга,—ди.—
Бик күптән тели идем мин Геол or булы рга, — ди.
Күп булган бу төзелештә, Минем шул якташ кебек, Укуын бүлеп теге чак, Сугышка киткән егет.
Бик күбе хәзер аларныц Укыйлар калып монда — Үзләре күккә менгезгән Бу белем сараенда...
Ничектер кемгә, ләкин мин Монда да ачык күрәм Килүен коммунизмның. Эзлекле адым белән!
1952.
101
НУРИ АРСЛАНОВ
ИРТӘ
Яктыра, яктыра офык, Кызара бара һаман,— Түбәләрдә ялтырый чык, Кошлар инде уяндылар... Уянды я.мьле Казан. Көнчыгыш ягыннан кинәт Җиләс таи, жиле исте. Заводта пешерелә икмәк: Таралды жил белән бергә Арыш ипие исе. Килде гудок тавышлары Бишбалта якларыннан, Моңа Казан заводлары Кушылды Яна бистәдән һәм Кабан артларыннан... Ритмлы тукылдап биеп, Рел ьска кага-ка га, Ак төтенен күккә чөеп, Үтте Москва поезды Урал ягына таба. Уянды елга ярлары, Тыныч Казан портлары,— Яңгырады сигналлары: Сөйләшә томан эчендә И дел пар оходл ары. Күкрәде кинәт зәңгәр күк Очкыч моторларыннан, Күренде көмеш самолет, Ялтырап якты кояшның Беренче нурларыннан. Тыныч йоклап ята бала... йокла син, иркәм, минем. Кала тыныч сулыш ала — Бу бер тынычлык иртәсе, Бәхетле иртәң синең. Күтәрелә бара кояш. Югары үрли һаман. Әй, мәңге матур, мәңге яшь, Бай тарихлы горур кала, Хәерле иртә, Казан!
1952.
102
М. МӨНИР
ЧАСТЬ ВЕТЕРАНЫ
1
Гвардия старшина — Безнең часть ветераны. Зур командир булмаса да. Бары да беләләр аны.
2
Я привалда, я килә дә Казармага кичләрен, Дулкынланып сөйли безгә Фронт истәлекләрен. Сөйли сугышчан дусларын, Аларның батырлыгын, Дошман тылларында йөргән Разведчик тапкырлыгын. Сөйли авыр көрәшләрдә Солдатның кичергәнен, Дөньяга совет халкының Тынычлык китергәнен. Белегез, ди, Рус җирендә Балкыган йолдызларны, Ватап өчен корбан булган Үлемсез геройларны. Шат күңелле иделәр, ди, Менә сезнең кебекләр, Сезнең кебек илен сөйгән, Халкын сөйгән егетләр. Әле яшьләр иделәр, ди, Әле яшәр иделәр, Алар безнең яшәү өчен Тормышларын бирделәр. Ул батырларның даннарын һич сүндермәбез, диде, Мәңге кайнар мәхәббәтне Сүрелдермәбез, диде.