Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ 
ЛЕНИН КАНАЛЫ Без үзебез торган планетаны Ничек кирәк, шулай бизибез: Юлсыз җирдә яңа магистральләр, Сусыз җирдә диңгез төзибез. Без яшибез иҗат дәрте белән, Бәхет сарайлары корабыз; Илгә кирәк икән, диңгезләрне, Елгаларны тоташтырабыз. 
Бөек Идел белән Дон кушылды!.. Без ирештек яңа теләккә. Биш диңгезнең гүзәл бәйләмен без Туган илгә бирдек бүләккә. 
Ленин исме белән балкый канал Чагылдырып илнең үсешен. Ул җырсымак данлар гасырларда Сталин чорын, совет кешесен.


 
МАКСУД СӨНДЕКЛЕ 
БИШ ДИҢГЕЗГӘ ЮЛ АЧАМ МИН (Экскаваторчы сүзләре) 
Мин үзем гади кешемен, Миңа машинист диләр, Мин бер үзем ун мең эшче Нормасын үтәп киләм. Минем әти әйтә иде: — Хезмәттә — тормыш яме, Җиң сызганып эшләмәсәң, Булмый икмәкнең тәме. Биш диңгезгә юл ачам мин, Бөек көч минем кулда, Киртә була алмый миңа Тау да, урман да, су да... Авыр түгелме сиңа? — дип Сораша миннән халык, Ә мин кайтам сменадан Гүя кунакта булып. Авырлык үзе нәрсә ул? Эссеме, суык, җилме? — Аларның хәзер берсе дә Туктата алмый мине. Зур электростанция Куәтен миңа бирә, Минем кулда Полтавага Җитәрлек энергия.


 
ЗЫЯ МАНСУР * СУ КИЛӘ! Уттай эссе жәй көнендә әгәр Аерылган булсаң судан син, Хәтта унбиш минут вакытны да Уздыралмый иза чигәсең. Ә менә Дон буе далалары Унбиш минут түгел, ел түгел — Күп гасырлар буе су күрмичә Газапланды, Сусый иде гөл. 
Авыр иде, Артык авыр иде Андый хәлгә түзеп торуы... Ә бүген су килә, йөрәкләрне Куандыра аның ургуы. 
Дала көлә, Дала иркен итеп Сулыш ала күргәч мул суны. Гади дулкын түгел су өстендә — Ул—яңа, зур шатлык дулкыны! 
Су ургыла иркен канал буйлап, Гади ташу түгел ташуы, Бу— сөекле Сталин планнарының — Зур планнарның эшкә ашуы!