ОБРАЗЛАР ТУЛЫЛЫГЫ ӨЧЕН
Бала дөньясы — үзенчәлекле бер күңелле дөнья. Баланың эчке дөньясын зурларның интереслары, эшләре белән якынайтуда, баланың карашын киңәйтүдә, баланы коммунистик рухта тәрбияләүдә, көчле ихтыярлы, авырлыклардан ку р ы к - маучаи итеп үстерүдә балалар язучысының роле бик зур. Шуңа күрә балалар өчен язылган әсәрләргә аеруча зур таләпләр куела, Шушы көннәрдә Татгосиздат Иван Заботинның «Безнең бакчабыз» XXV исемле хикәяләр җыентыгын бастырып чыгарды.
XXV И. Заботип. Haul детский сад. Рус телендә. Редакторы К. Лебедев. Татгосиздат, Яшьләрбалалар әдәбияты редакциясе, 1952 ел, 80 бит, 1 сум 20 тиен.
Иван Заботпн үз китабында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга табигать турында беренче төшенчәләрне би
134
рергә омтыла һәм ул бу юлда җитди эшчәнлек күрсәтә. Китапта кәлтәләрнең кышын йоклап, җәен уянулары («Койрык белән булган хәл»), җир җиләгенең чәчәк атып җимешләнүе («Җир җиләге белән булган хәл»), баканың үзенчәлекле үсүе («Борпсканың балыклары»), шартлы рефлекслар һ. б. турында бик күп төшенчәләр бирелә. Шунысы яхшы: хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында II. За- ботин мавыктыргыч итеп сөйли белә. нәни укучы кәлтәләрнең кинәт койрыксыз калуының серен кызыксынып укый, баканың уылдык хәленнән чукмарбашка күчүе, аннары бакага әверелүе дә — нәниләр өчен өр-яңа әйбер. Җыентыкның гомуми уңышы — үзе куйган төп максатка ирешә алуында. Автор кирәкле фактларны сайлап, кыска һәм ачык итеп аңлата алган. Балаларда дөньяга материалистик караш тәрбияләргә, аларның белемнәрен арттырырга теләгән язучы үзенең китабын фәнни-популяр жанрда да, шулай ук художестволы итеп тә яза ала. И. Заботин соңгысын сайлаган. Ләкин урыны-урыны белән китапның стиле фәнни-популяр очеркка охшап китә. Безнең уебызча, бу — художество әсәренең кимчелеге. Китапта персонажлар үсеше, хәрәкәт бер-бер үсемлекнең яки хайванның үзенчәлекле якларын ачуга буйсындырылган. Ягъни бала образы’икенче планда калган. Китапның бу кимчелеге нәрсәдән килеп чыга, язучы әллә нәниләр тормышын белмиме? Безнеңчә, И. Заботин бала образын матур итеп бирә ала. Китаптагы кайбер штрихлар моның шулай икәнен раслыйлар. Менә «Койрык белән булган хәл» хикәясеннән бер езек: «— А почему они не шевелятся? — Потому что они еще спят. Как только становится холодно, ящерицы прячутся в норки, спят в них всю зиму и ничего не едят. Теперь им пора проснуться. — Эй! — грозно крикнул Ахмет. Черные глазки его сверкнули. Многие, вздрогнули от неожиданности, а Бориска и Владя расхохотались. Улыбнулась и Вера Ивановна. — Ты что, Ахмет? — Разбудить хотел». Менә бу мисал, Иван Заботиниын нәни
геройларның хәрәкәтләрен матур итеп бирә алуы турында сөйли. Ләкин китапта нәни геройларның да, олыларның да образлары җитәрлек ачылмаган. Владя, Мося. Шураларның китапта бер-ике сыйфатын гына күрәбез. Ә ул сыйфатлар образларны ачарлык түгел. Зурлар образыннан уңышлырак дигәне — дядя Петя. Тәрбияче Вера Ивановна бары тик дидактик булып кына хәтердә кала. Владяның әнисе бөтенләй күләгә генә булып чыккан. Гомумән зурларның образлары балалар күңелен тартырлык итеп, балада алар төсле булырга омтылу хисен уятырлык итеп бирелмәгәннәр. Бу җитешсезлекләр барысы бер нәрсәгә кайтып кала: И. Заботин хайваннарның, үсемлекләрнең теге яки бу үзенчәлекле якларын ача торган хикәяләрне бер җепкә тезмәгән. Ягъни бу китапта тагын кешеләр арасында бара торган вакыйга булырга тиеш иде. Язучы хайваннар, үсемлекләр тормышындагы кызыклы якларга карата балаларның мөнәсәбәтләрен дә биреп барырга тиеш иде. Аннары тагын И. Заботин ни өчендер балалар бакчасының бусагасын атлап бер адым да тышка чыкмый,’ бакча эчендә булганны гына күрә. Экскурсия рәвешендә безнең чорга характерлы булган башка күренешләрне дә балаларга аңлаешлы итеп бирү — китапның әһәмиятен үстерер иде. Менә шул чакта, бу хикәячекләрнең бер җепкә төзүче сюжет сызыгы булса, балаларны тәрбияләүдә үткәрелә торган чаралар художестволы формада тулы чагылыш тапсалар, китапны «Безнен бакчабыз» дип исемләү үзеи-үзе аклар иде. Бердәм сюжет сызыгы булмау аркасында, язучы кереш («Владя балалар бакчасына бара») һәм эпп-
лог («Тиздән мәктәпкә») язарга мәҗбүр булган. Болар хикәяләрне берләштерергә тиеш дип уйлый автор, ләкин алар бу хезмәтне үтәмиләр. Инде бу китапның теленә килгәндә, аның жыйиак, төзек булуын әйтәсе килә. Хикәяләр балаларга аңлаешлы гади телдә язылганнар. И. Заботим балалар фикерләвенең конкрет, предметлы булуын истә тоткан, ләкин образлылык
җитешми әле. «Безнең бакчабыз» — игътибарга лаеклы китап. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга табигать турында беренче төшенчәләрне бирүдә ул уңай эш эшләячәк. Автор, җитешсезлекләрне искә алып, андагы хикәяләрне гомуми бер сюжет сызыгына тезеп бирсә, аның балаларга тәэсир итү көче тагын да артачак.