МИНУТЛАР ҺӘМ СЕКУНДЛАР
Гариф абзый заводка барырга чыкты. Күбәләк-күбәләк кар ява. Кар бөртекләре йомшак канатлары белән йөзгә килеп орыналар да шунда ук эреп юк булалар. Тау башындагы карт юкәләр тынып калган. Алар, әйтерсең, шау чәчәктә — ботаклары ап-ак. Еракта кар пәрдәсе үтәли Идел аръягындагы таулар тезмәсе беленер-беленмәс кенә күренә. Гариф абзый көндәгечә таныш урыннардан бара. Менә ике катлы зур йорт — Зеленодольск больницасы артта калды. Менә Гариф абзый, кулларын артына куеп, ак каеннар аллеясы буйлап атлый. Шәһәрнең иң зур бинасы булган Культура Сараена карап ала. Ул да булмый, Гариф абзый Фәхретдинов, күңелле уйларга бирелеп, Париж Коммунасы клубы турысыннан озын баскычлар буйлап түбәнгә төшә. Аның алдында Идел буе фанера заводы җәелеп ята. Ничә еллар инде Гариф абзый шушы заводта эшли. Лущить итү цехында бригадирны гадәттәгечә җанга якын күренеш каршы алды. Куәтле электр лампалары белән ярышырга теләгәндәй, гаҗәеп зур тәрәзәләрдән цехка иртәнге яктылык тула. Цехның иңеннән иңенә кызыл комач сузылган: «Бөтен цех стахановча эшли». Почет тактасына Гариф абзый Фәхретди- новның һәм аның бригадасы членнарының исемнәре язылган. Төнге смена азагына якынлашып килә. Тигез ритм белән станоклар гөрли. Бригадир бишенче номерлы станок янына килә, тыңлап карый. .Ул арада, төнге смена беткәнне белдереп, завод өстендә гудок яңгырый. Менә беренче агрегат гүләүдән туктый, аннары икенчесе, өченчесе...- Кисү станоклары тынып кала. Фәх- ретдиновның бригадасы станокларны кабул итә башлый. Иртәнге сәгатьләр гадәттәгечә тыныч кына үтсәләр дә, бригада членнары Гариф абзыйның нигәдер тынгысызлануын сизеп алдылар. Төш вакытларында ул, тәрәзә турысына утырып, кесәсеннән «Урман промышленносте» газетасы чыгарды һәм тизләтелгән метод белән лущить итү турында язылган мәкаләне укырга кереште. Аның йөзе җитди һәм уйчан иде. Смена беткәч, бригадир янына заводның партоешма секретаре Коненков килде һәм Гариф абзый Фәх- ретдиновка газета сузды: — Укыдыңмы? — Укыдым. — Я? Нинди фикергә килдең? — Минем фикер шул: безгә дә тотынырга кирәк. — Алайса, эшең беткәч, партбюрога кереп чык. Партбюрога заводның баш инженеры да килгән иде. Ул, тизләтелгән метод белән лущить итү безнең заводта станокларга яңа конструкция үткәргәннән соң гына мөмкин булачак, дип белдерде. Фәхретдинов баш инженер фикеренә кушылды: — Әйе, безгә дә скоростник Маркин күрсәтмәләрен тормышка ашырырга, станокларга реконструкция үткәрергә вакыт.
104
Партбюро секретаре, мәсьәләне заводның партия җыелышына куяр
105
га, дигән тәкъдимне кертте. Бу тәкъдим белән өчесе дә килештеләр.
— Илебез автомобильгә, тракторга күчте, без, лущильщиклар, һаман да әле крестьян арбасында кылтырап барабыз. Безнең заводта кайберәүләр иске технологияне җимерергә куркалар. Әнә Усть-Ижор заводында. Тавда фанера комбинатында курыкмаганнар. Лущить итү цехы бригадиры Гариф абзый Фәхретдинов заводның партия җыелышында шулай сөйләде. Аны лущильщиклар күтәреп алдылар: — Вакыт, бик вакыт! — Юкса, көлке бит! Партия җыелышының карары барлык цехларга, бригадаларга таралды. Гариф абзый Фәхретдинов үз бригадасы членнарын җыйды, алар- га тизләтелгән метод белән лущить итүнең инициаторы Федор Петрович Маркин турында сөйләде. ... Ленинград янындагы Усть-Ижор заводында эшләүче Федор Петрович Маркин лущильный цехның ташбака кебек әкрен кыймылдавы белән килешә алмый. Ул, лущить итүне тизләтеп булмасмы, дип уйлана башлый. Федор Петрович беренче булып шпиндельләрнең әйләнүен минутына 80 нән 118 гә җиткерә. Ләкин шуннан арыга китә алмый. Эшне станокның пычагы астыннан сузылып чыга торган агач лента (фанера заводында аны шпон дип атыйлар) тоткарлый. Турау эше дә бик әкрен бара. Усть-Ижор заводы стахановчылары бу җитешсезлектән котылу өчен озак баш ваталар. Ниһаять, юл табыла: станокка «петле- укладчик» куела һәм кайчылар тизрәк эшли башлый. Маркин 11,6 кубометр урынына 15—17 кубометр шпон җитештерә башлый, кайбер көннәрдә 20 гә кадәр җиткерә. Совет кешесе — булганы белән канәгатьләнеп ята торган кеше түгел! Маркин гел уйлый, гел уйлый. Өйдә дә, заводка барганда да, заводтан кайтканда да. Производство процессын тагын ничегрәк яхшыртып булыр икән? Яңадан берәр әмәлен табасы иде шуның... — Безнең совет кешеләрендә, — диде Гариф абзый салмак кына,— бик әйбәт традиция бар. Яңалык илебезнең кайсы гына почмагында тумасын, аны шунда ук күрәләр. Федор Петрович Маркинның яңалыгы да Усть-Ижор заводында гына бикләнеп калмады. Бу һәйбәт эшне Свердловск өлкәсенең Тавда фанера
комбинаты эшчеләре күтәреп алдылар... Кисү станогында инде уналты ел буена эшләүче лентовщица Синельникова, урыныннан тормыйча гына: — Газетада бик дөрес язганнар: Маркинның башлангычын производствода куллану илебезгә миллионнарча сум экономия бирәчәк,— диде. — Без дә бу зур эштән читтә кала алмыйбыз. Зеленодольскиның, һәм Идел буе фанера заводынын намусын аклыйк, иптәшләр, скорост- ник-лущил ьниклар чакыруына кушылыйк. Заводның механика цехы техник, советның күрсәтмәләрен тормышка ашыра башлады. Башта дүрт станокка реконструкция үткәрделәр. Шпиндельләрнең әйләнеш тизлеге һәрбер станокта минутына 104 тән 125 кә җитте. Суппортның эше һәр секундка 31 дән 75 миллиметрга артты... Станокларга транспортер- петлеукладчиклар куелды. Әллә никадәр яңалык кертелде. Кайчылар җайланды. Болар барысы лущить итүне өзлексез алып барырга мөмкинлек бирде, шпонның чатнавы кимеде. Эшчеләр кечкенә генә яңалык белән дә кызыксындылар, лущильный пычакларны кайрау бүлеген берничә тапкыр кереп карадылар. Элек лущить итү өчен уңайлы үзәкне эшчеләр үзләре табарга тиешләр иде, хәзер үзәкне билгеләүче махсус станок кертелде. Ул бригадир ярдәмчеләренең эшен күп өлеш җиңеләйтеп җибәрде.
— Онытмыйк, иптәшләр. Эш санда гына түгел, сыйфатта да. Начар шпоннан яхшы фанера ясап булмый. Заводта безнең цехка никадәр игътибар бирелгәнне барыгыз да беләсез. Лущить итү — фанера заводын
106
да технологик процессның иң мөһиме. Без күп итеп яхшы продукция чыгарабыз икән, завод та планны шулкадәр яхшы үти, тиз үти. Эшкә игътибарсыз карыйбыз икән, инде үзегез беләсез... Иртән, эшкә тотыныр алдыннан, Гариф абзый бригада членнарына шул сүзләрне әйтте һәм яңадан бер кабат эш процессын күрсәтеп йөрде: бүкәнне шпиндельгә ничек куярга, ертмас өчен шпонны ничек кисәргә... Станокны тикшереп чыктылар, суппорт гайкалары бушамаганмы, кайчылар төзекме, мотор ничек эшли, ремень, транспортер ленталары ни хәлдә... Соңыннан бригадир пычакны карады, аның дөрес кайралганмы икәнен билгеләде, пычакны беркетү мендәрен чүпрәк белән сөртте. Пычакның дөрес кайралуына, дөрес куелышына, станокның төзеклегенә тәмам ышанганнан соң гына Гариф абзый рычагка басты. Станок хәрәкәткә килде, цех күңелле гөрелте белән тулды. - Хәерле сәгатьтә, — диде бригадир иптәшләренә. Лущить итү цехы белән янәшә * бүлмәдә, тигез рәтләргә тезелеп, кайнар сулы баклар утыра. Биредә каен бүкәннәрен пешерәләр. Ярдәмче эшчеләр, кайнар пар бөркеп торган бүкәннәрне баклардан алып, конвейер белән станокка җибәрәләр. Гариф абзыйның ярдәмчеләре Моисеева белән Мөнҗия Гыйльфанова беренче бүкәнне күз иярмәслек тизлек белән эләктереп алдылар да шпиндельгә куйдылар. Фәхретдпнов яңадан рычагка басты, суппорт белән пычакны каеп бүкәненә якынайта башлады. Ул ашыкмый, ләкин аның хәрәкәтләре җитез, төгәл, ышанычлы. Эшләгән чагында ул бөтенләй сөйләшми. Ярдәмчеләре аңа нәрсә кирәгеп аның күз карашыннан аңлыйлар. Шпиндельләр арасына кыстырылып куелган бүкән тигез генә әйләнеп тора. Станок астына, вакланып, агач кайрысы коела. Пычак астыннан бөтерелеп тасма чыга- Әйләнеп торган бүкән белән пычак арасында сөт кебек ак су — агач сүле кайнап тора. Лушить итү процессы зур төргәк кәгазьне сүтүне хәтерләтә. Пычак, әйләнеп торган бүкәннән юка гына катлау, миллиметр ярым калынлыгындагы тасма (шпон) салдыра, бу тасма дулкын-дулкын булып кисү станогына үтә. Лентовщица
Синельникова аны саклык белән генә кайчы астына кертә, аягы белән педальгә басып, пычакны хәрәкәткә китерә, тасма стандарт табакларга турала. Лентовщица Клюева һәм Хәби- буллинаның йөзләре кызарып яна. Алар әзер табакларны тизтиз әрдәнәләп өяләр. Гариф абзый станок күперчегенә баскан да агрегат белән идарә итә һәм эш барышын күзәтә. Станокны бик кирәк чакта гына туктата. Каен тасма өзлексез агып тора. Кисү станогы тыкылдый. Тасма әрдәнәләре үскәннән-үсә бара. Эшчеләр вагонеткаларга төяп әрдәнәләрне сушилкага илтәләр. Шпон табаклар махсус сушил- каларда киптерелә. Аннан төрле сортларга бүленгән табакларны ябыштыру эше башлана. Моны махсус гидравлит пресслар башкара. Янәшә цехта түгәрәк электрик пычкылар чыңлый: алар фанераның кырыйларын тигезлиләр. Бу — актыккы процесс. Яхшы сыйфатлы продукция әзер. Хәзер аны коммунизмның бөек төзелешләренә, илебезнең төрле шәһәрләренә җибәрергә мөмкин. 4 Киеренке хезмәт белән кайнап торган тагын бер смена үтте. Цех эшчеләре «Лущильный цехның яшене» янына җыелдылар. «Скоростникбригадалар арасында Фәхретдинов бригадасы иң алда бара. Аның бригадасы һәр сменага 20 кубометр шпон бирә. Фәхретдинов бригадасыннан үрнәк алыгыз!» Яшь кенә бер кыз «Яшен» белән янәшә икенче бер язу беркетә. Эшчеләр шунда ук ябырылып УКЫЙ башлыйлар. «Стахановчы - скоростник иптәш Фәхретднновка, Смена мастеры иптәш ШӘЙХҮЧ- лннга, Сезне һәм сезнең бригада член
107
нарын производство уңышыгыз белән тәбрик итәбез. Сез, бүген югары сыйфатлы 20 кубометр шпон хәзерләп, коммунизм төзелешенә зур өлеш керттегез. Директор... Партбюро секретаре... Баш инженер... Завком председателе...»
Гариф абзый Фәхретдиновның бригадасы эшләп чыгаруны көниән- көн арттыра барды. Бригаданың исеме «Почет тактасы»ннан төшмәде. Партоешма секретаре Коненков Гариф абзыйны бер көнне тагын үз янына чакырып алды. — Гариф Фәхретдинович, — диде •ул. — син инде Маркинны да уздырып җибәрдең. Синең тәҗрибәңне заводыбызның башка лущильщикларына да җиткерәсе иде бит. Ничек уйлыйсың? Үз методың турында лекция укысаң ничек булыр? Гариф абзый башта югалыбрак калды. — Сез нәрсә сөйлисез, иптәш секретарь? Миңамы соң лекция укырга? Мин бит профессор да, инженер да, техник та түгел. Секретарь көлемсерәп куйды. Аның акыллы күзләре карт эшчегә сынап карыйлар иде. Менә ул җиңелчә генә башын чайкап куйды. — Иптәш Сталин әле сугышка кадәр үк эшчеләрнең белемен ин- женер-техниклар дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк дигән иде. Хәтерлисеңме? Әлбәттә, хәтерлисең. Тырышкан ташка *кадак кага, диләрме әле татарлар? Менә бит, скоростник түгел идең, тырыштың— булдым. Бригада членнарыңны һаман саен өйрәтеп торасың. Аларга сөйләгән кебек, гади генә итеп, лущильный цех эшчеләренә дә үзеңнең тәҗрибәңне сөйләрсең. Гариф абзый риза булды. Ләкин лекциягә хәзерләнү аңа ансат кына бирелмәде. Эштән бушаган вакытында ул сәгатьләр буе өстәл артында утырды. Яза да кычкырып укып карый. Тыңла әле, дип карчыгын да йөдәтеп бетерде. Күңелдә бик ипле генә шикелле яткан сүзләр, кәгазьгә төшерә башлагач, чыгымчы ат кебек, әллә нишлиләр шунда: гел кирлемырлы чыгалар шикелле. Аптырагач, Гариф абзый яңадан партоешма секретарена чапты: — Булмый, барып чыкмый, — диде ул, маңгай тирен сөртеп. Колонков бу юлы да аның күңелен күтәреп, бик күп киңәшләр биреп, кайтарып җибәрде. Гариф абзый яңадан лекциясен язарга утырды. Тырыша торгач,
лекция дигәнең рәткә керә башлады. «Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга икән», — диде Гариф абзый, шаяртып. Ул, карчыгын чакырып алды да: тыңла әле, дип укырга кереште... Бер көнне ул, үзенең лекция текстын күтәреп, техник уку йорты мөдиренә консультациягә китте. Гариф абзыйның язуларын мөдир зур игътибар белән укып чыкты. — Беренче юлга бер дә начар түгел бит, Гариф Фәхретдинович,— диде ул, — була болай булгач. Кайбер урыннарында бераз төзәт- кәлисе бар: Бергәләп карап чыгарбыз. Ниһаять, ул көй килеп тә җитте. Клуб каршына, цехларга: «Бригадирлущильщик Г. Ф. Фәхретдинов тизләтелгән метод белән лущить итү турында лекция укый», дип зур- зур белдерүләр элеп куйдылар. Лекция тыңларга Зеленодольск шәһәренең икенче фанера заводы лущильщиклары да килгән иде. Алар 52 яшьлек Гариф абзыйның җитезлегенә сокланып утырдылар. Лекция башланыр алдыннан смена мастеры Харис Шәйхуллии лущильщикларга Гариф абзыйның тормыш юлы турында берничә сүз әйтте. ... Моннан кырык ел элек, унике яшьлек шук малай кыр эшләрендә эшләп, әтисенә булышып йөри. Печән чаба, тырма тырмалый, сука артыннан сөйрәлә. Татар Танаи авылындагы (хәзер Татарстанның Иорлат районында) кечкенә генә имана җир күп санлы семьяны туйдырып торырга җитми. Гариф бик яшьләй эш эзләп, Урал якларына чыгып китә. Бер заводта грузчик булып эшли. Авыр хезмәттә интегеп, Гарифның яшүсмер еллары үтә. Февраль революциясе дә грузчик егеткә бәхет китерми. Октябрь революциясе булмаса, ул, чие чыкканчы эшләп, кабергә дә кергән булыр иде.
108
Большевиклар партиясе, аның даһилары хезмәт халкын зур һәм авыр көрәшкә күтәрәләр. Яулап алынган ирекне саклап калырга кирәк. Бар- лык илләрнең империалистлары, яшь Советлар республикасын буарга теләп, һәр яктай 'аңа ташланганда, Гариф Кызыл Армия сафына китә. Ул көньяк фронтта Деникин бандаларына каршы сугышып йөри, якты киләчәк өчен, халык бәхете, үзенең эшче бәхете өчен сугышып йөри. Гражданнар сугышында чыныккан солдат Гариф Фәхретдинов, беркадәр вакыт авылда яшәгәннән соң, 1932 елда Зеленодольскига килә һәм Идел буе фанера заводына эшкә -керә. Әле шушы елларда гына төзелә башлаган яшь кала елдан-ел үсә, аның белән бергә Фәхретдинов та үсә. Тәҗрибәле карт эшче бригадир- .лущилыцик Шиһап Г ыйльманов, Гарифның сәләтлелеген күреп, аны үзенә ярдәмче итеп ала, иренмичә аны эшкә өйрәтә. — Булдырасың син, агай-эне. Рәт чыга синнән, — ди аңа карт эшче. Мастерның сүзләре дөрескә чыга. Фәхретдиновны тиздән лущилыцик- бригадир итеп күтәрәләр. Бригадир техминимухм курсларына йөри, техник әдәбият укый, заводта политик яктан да зур тәрбия ала. 1939 елда большевиклар партиясе сафына керә... Смена мастеры үзенең сүзен тәмамлап, болай диде: — Производство уңышлары өчен иптәш Фәхретдиновны хөкүмәтебез «Почет билгесе» ордены һәм медаль ’• белән бүләкләде. Завод администрациясе тарафыннан ул ничә мәртәбәләр рәхмәт алды. Җиде «Почет грамотасы» бар аның! Фәхретдииовның исеме Зелено- дольск шәһәре кешеләренә күптән таныш. Аны шәһәр Советына депутат итеп сайладылар. Димәк, Гариф абзый яхшы производственник кына түгел, ул җәмәгать эшлеклесе дә. Ә бүген ул безгә үзенең беренче лекциясен укый. Рәхим итегез, Гариф абзый! Техник уку йорты эшчеләр белән шыгрым тулган иде. Президиумда завод директоры, партоешма секретаре, баш инженер һәм алдынгы эшчеләр утыралар. Гариф абзый, әз генә каушап,'кафедра янына килде. Аумыймы дигәндәй аны ике кулы белән тотып карады. Яшьләр көлеп җибәрделәр. — Аумый, Гариф абзый, нык тора!— дип кычкырды кехмдер.
Эшчеләрнең бик оста сөйләүче лекторларны күн мәртәбә тыңлаганнары бар, ләкин бүгенгедәй дулкынланганнары юк иде. Аларның йөзләрендә үз араларыннан кафедрага күтәрелгән бригадир өчен горурлану сизелә иде. Гариф абзый ашыкмый гына язуларын җәеп салды, күрсәткечкә кадакланган диаграммаларга күз төшерде. Йөзләрчә күзләр аңа хуплап карыйлар иде. Ул, тамагын кырып алды да, гадәттәгедән акрынрак тавыш белән сөйли башлады. Беренче сүзләрдән соң ук аның маңгаена тир бәреп чыкты, тамагы кибә башлады. Залда утыручы кешеләр томан пәрдәсе эченнән генә, бөтенесе бергә кушылып күренәләр кебек... — Карт ат буразнада ялгышмый диләр диюен дә, белмим, бу лекцияне очлап чыга алырмынмы икән мин, — диде Гариф абзый. Зал күңелле генә гөрләшеп алды. Гариф абзый иркен сулап куйды. Күз алдындагы томан югалды. — «Правда»ның баш мәкаләсе безне вакытның һәр минуты белән хисаплашып эш итәргә чакыра, иптәшләр. Без моны үтибезме? Юк, тулысынча үтәмибез әле! Аккан су, үткән вакыт кире кайтмый. Ә безнең күп вакытта моңа исебез китми: янәсе, алда вакытның исәбе-хисабы юк, эшне бабайлар да бетермәгән. Шулай, бабайлар күп нәрсәгә җитешә алмаганнар, әмма безгә бабайлар кебек булырга ярамый. Заманы башка! — Гариф абзый кулларын җәеп җибәрде һәм көлемсерәп куйды. Зал яңадан гөр килеп кул чапты. — Менә безнең бригада сәгатьлек графикка күчте. Дөрес эшләдеме— дөрес эшләде. Штурмовщина- ны бетерергә, шпонны һәр сәгатьтә тигез чыгарырга дигән бурыч куйганнан бирле, һәр минутның, .юк,
109
һәр секундның кадерен белә башладык. Станокны әзер хәленә китергәч, эшнең ритмын билгелибез. Лущи л ь н ы й ста н о кн ы i н у н ды й итен эшләтәбез, лента агып кына тора. Лентовщиклар, телиләрме, теләмиләрме, өлгерергә тиешләр. Станокны җибәрү алдыннан, ул яхшы майланган булсын. Машина чисталыкны, иркәләүне бик ярата. ... Эш вакытында кирәк буласы инструментларны, — Гариф абзый төрлетөрле ачкыч исемнәрен санап алды, — алдан хәзерләргә кирәк. Торцовый ачкычың янында торсын, гайка ачкычың кул астында булсын... кирәк чакта, аларны эзләп, йөгереп йөрисе булма. Менә сиңа — вакытка экономия. ... Хәзер материалны ничек экономияләргә? Бүкәнне дөрес центровать итәргә кирәк, бусы бер. Өлкән леи- товщик шпоңның эшкә яраклы барлык кисәкләрен санлап алырга тиеш. Бусы ике. Аннары... тулы табаклы форматларны дөрес кисәргә. Бүкәнне ахырына кадәр лущить итәргә. Норма буенча карандашныңI диаметры йөз миллиметр. Безнеке 93- -94. Менә шушы 6—7 миллиметрны һәр бүкәннән «йолкып алу» аркасында без ярты табак шпон отабыз. Бер сменага ул 150 табак дигән сүз! ...Безнен бригада шпонны тип-ти- гез итеп чыгара. Бөгелгән-сыгылгаи, кәкребөкре урыннар тапмассың безнең шпонда. Көзге кебек шома. Тырналмаган, ертылмаган, бар төше дә бертигез калынлыкта, кырлары туп-туры, иңе-буе дөрес өлгеле. Без брак чыгармас өчен бөтен көчебезне куябыз. Мона ничек ирешәбез? Шпонның кәкрелеге—агачның үзәге кәкре булудан килеп чыга. Моны булдырмас өчен пычакның уртасын' күтәрә тешәсен, линейка пычакка параллель ята. ...Безнсц бригада лентовщиналары Синельникова, Клюева, Хәбибулли- на иптәшләр кайчыларны беркетүгә бер сменага нибары 7—8 минут вакыт үткәрәләр. Башка бригадаларда ничек? Ике өлеш артык. Гариф абзый озын таяк белән диаграмманы күрсәтә. Анда производство п роцессл арының инженер Ковалев методы белән алып барылулары күрсәтелгән. Лектор бүкәннәрне станокка китерү, аларны шпиндельгә кыстыру, I Лущить ителми калган үзәк.
карандашны алу һәм чүпне чистарту эшләрен башкарганда бригаданың никадәр вакытка экономия ясавы турында сөйли. — Менә сезнең алда икенче бер кызыклы диаграмма, — ди Гариф абзый, икенче кәгазьгә күрсәтеп.— Ул бишенче номерлы станокның бер сменага уртача күпме җитештерүен күрсәтә. Күрәсезме, 1948 елда 9,7 кубометр шпон биргән. Аннары бераз арткан. Тизләтелгән методка күчү алдыннан* 11 кубометр булган. Узган елның апрель, май айларында яңача җиһазланган станокны өйрәнү барды. /Китештерү ай саен бер кубометрга арта. Менә карагыз,, яңача җиһазланган станокны биш бармак кебек белә башлагач, эшләр кая таба китте: 15, 16, 17, 18, 19, ниһаять, бер сменага 20 кубометр шпон. Гариф абзый лекциясен тамамла- . гач, зал бер секунд чамасы тын торды. Аннары стеналарны күтәреп китәрлек көчле алкышлар яңгырады. Лущить итү цехы начальнигы Гаяз Сәйфетдинов күршесенә күз кысты: — Күрдеңме? Эшче сыйныф кая китте! Кайчандыр грузчик малай, бүген профессор кебек лекция укый. Әле ничек укый! Җыелыш председателе, баш инженер лущильщикларны фикер алышырга чакыра. Кешеләр берсе артыннан берсе урыннарыннан торалар, бригадирлар күтәрелә, ярдәмчеләр, лентовщиклар... Кыска һәм ачык итеп сөйлиләр. Йөзләрдә — җитди кыяфәт, эшчәнлек, хәрәкәтләр кискен.
Узган елны, декабрь ахырларында I ариф абзый Фәхретдиновны завод идарәсенә чакырдылар. Завод директоры, стахановчыга карап, ягымлы гына елмаеп алды: — Менә сезгә, Гариф Фәхретдн- нович, яна ел бүләге, — диде ул.
110
Гариф абзыйга эре хәрефләр белән пөхтә итеп басылган кәгазьләрне сузды. — Укыгыз. Карт эшче беркадәр гаҗәпсенү белән директор сузган язуларны алды. '«СССР фанера промышленносте, кәгазь һәм агач эшкәртү промышленносте баш идарәсенең приказы. 14 декабрь 1951 ел. Производство новаторларының тәҗрибәләрен киц җәелдерү һәм фанера предприятиеләрендә техниканы югары класслы файдалану турында...». Гариф абзый берни аңламыйча директорга карады. — Укыгыз, укыгыз! « П етл еу к л а д ч и кл а р да н киң файдалану лущильщиклар арасында югары тизлектә э!иләүчеләрне тудырды. УстьИжор заводы алдынгылары Маркин һәм Андреев, Тав- да фанера комбинатында Хлюбин, Идел буе фанера заводында Фәх- ретдинов һәм Федотов һ. б. бер сменага станокның эшләп чыгаруын 8—10 кубометрдан 13—22 кубометрга кадәр күтәрделәр». Гариф абзыйның кулы сизелер-си- зелмәс кенә калтырый, кара тутлы йөзендә кызыл таплар йөгерешеп үтә. Аның башлангычы лущильщиклар арасында яңа күтәрелеш тудырган. Приказ шуны раслый иде. Приказның азагында Идел буе фанера заводы ИТР һәм стахановчылары кол л ект и в ы н ы ң «Ста ха н ов - чыл хезмәт методлары» турында бюллетеньнәр чыгаруын матур башлангыч дип табылуы әйтелгән иде. Бюллетеньнең беренче номерын чыгаруда Гариф абзый якыннан торып катнашты. Бу номерда аның «Югары тизлек белән лущить итүдә минем методларым» исемле лекциясе басылды. Бу лекциянең бер экземпляры әлеге приказга да беркетелгән иде. «Нәрсә дигән сүз бу? —дип уйлады Фәхретдинов,— димәк, Советлар Союзының фанера заводлары стахановчылары минем метод белән эшләргә өйрәнергә тиешләр?» — Я, ни дисез?—диде директор, көлеп. — Хак сүзгә җавап юк, — диде аңа каршы Гариф абзый һәм елмаеп куйды. Төш вакыты узган. Стена сәгате ике тулып кырык минутны күрсәтә. Лущильный цехның тышкы ишеге ачылып китте. Өстенә яхшы пальто, аякларына фетр итек кигән урта буйлы хатын, башына бәйләгән кар кебек ак шәлен төзәтә-төзәтә, цехка килеп керде. Смена бетәр алдыннан ул, өстепә
спецовка киеп, бишенче номерлы станок янына килде. Гариф абзый, елмаеп, аның кулын кысты: — Кәефләрегез ничек, Татьяна Павловна! Бу—Гариф абзыйның напар- пигы Карпухина иде. Әле күптән түгел генә ул Фәхретдиновның өйрәнчеге иде. Менә ул эшкә керешә: станокны бик җентекләп карап чыга, пычакны куя, линейканы беркетә? бар эшне дә үз-үзенә нык ышанган хәлдә, тыныч кына башкара. Гариф абзый үзенең шәкертенә сокланып карый. Машинаның чын хуҗасы бит ул. Татьяна Павловна рукояткага баса. Станок гөрелтәргә тотына. Аз гына сизелерлек яңа хәрәкәт. Менә тасма агыла башлый. Кайчылар тыкылдый. Лентовщица- лар әзер шпонны җыя баралар. Бишенче станок янына Зелено- дольск урта мәктәбенең 6 класс укучылары экскурсиягә килгәннәр. Балаларның күзләрендә үтә кызыксыну. Шәйхуллин балаларны Гариф абзый Фәхретдинов белән таныштыра: — Менә бу Гариф абзагыз Фәхретдинов, югары тизлектә лущить итү инициаторы. Безнең заводта станокны ул белгән кадәр беркем дә белми. Барысын да сөйләр ул сезгә. Гариф абзый ипчек итеп яхшы һәм тиз лущить итү турында сөйләп бирә. — Менә бу Карпухина апагыз, — ди ул, станокта эшләүчегә күрсәтеп. — Ул скоростник-лущилыцик. Гариф абзый, балаларны бераз читкәрәк алып китеп, аларга Татьяна Павловнаның биографиясе турында сөйли. Кечкенә Таня Зеленодольскига килгәндә аңа унике яшь була. Ул мәктәпкә йөри алмаган. Аны завод коллективы тәрбияләгән. Заводка
111
килгәч, кичке мәктәпкә йөреп укыган, техникага өйрәнгән. Татьяна Павловна заводта унике ел эшли инде. Башта лентовщица булган. Хатын-кызлардан беренче булып лущить итү станогын өйрәнгән. Хәзер ул иң яхшы лущильщик ирләр белән ярыша, күп вакыт узып та китә. — Менә күрсәткеч тактага карагыз, — ди Гариф абзый, — Татьяна Павловнаның смена нормасы 19 кубометр. Күрәсезме, тиздән ул мине куып җитә, узып та китүе мөмкин. Яшьләр бездә тиз үсәләр.
Стахановчыларның шәһәр киңәшмәсендә Гариф абзый Фәхретдинов- ка Александр Захарович Никонов турында берничә тапкыр ишетергә туры килгән иде. Зеленодольск фанера заводының стахановчысы лущильщик Никоновның югары күрсәткечләре турында газетада да язып чыктылар. Зеленодольскиның шәһәр радиосы аның турында: «Кичә Зеленодольск фанера заводының стахановчысы Никонов бригадасы яңа җиңүгә иреште: бер сменага 25 кубометр шпон бирде...» дип тапшырды. Ике атнадан соң Зеленодольск радиоузелы яңа хәбәр тапшырды: «...Никонов һәр сменада шпон хәзерләү буенча Советлар Союзының фанера заводлары лущильщиклары арасында беренче урынны яулап алды». Лущить итү цехының начальнигы Сәйфетдинов: — Лущильщик Никонов гаҗәеп эшләр башкара бит Гариф абзый,— диде. — Аның бригадасы көнлек норманы 175— 185 процентка үти. Кайбер көннәрдә 200— 225 процентка җиткерә. Бер елга планнан тыш 1400 кубометрдан артык шпон биргән, 400 кубометр агачка экономия ясаган. Гариф абзый начальникның кем бакчасына таш атуын бик тиз төшенде. Ләкин ул масаючан яки үп- кәләүчән кеше түгел иде. «Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп, — дип уйлады Гариф абзый, — өйрәнергә беркайчан да сон: түгел». Шул ук көнне ул, автомобильгә утырып, Зеленодольск фанера заводына китте. Урта буйлы, чандыр гәүдәле Никонов Гариф абзыйны, күптәнге танышын очраткан кебек, куанып каршы алды. Аның озынча йөзе буйлап яра эзе сузылган. Стахановчыларның сүзләре бик
килеште. Алар күп нәрсә турында сөйләштеләр. Политик вакыйгалар турында, соңгы кинофильмнар турында, хәтта әдәбият дөньясындагы яңалыклар да телгә алынды. — Нинди китап укыйсыз?—дип сорады Гариф абзый. — Үзебезнең якташның «Ак ка- ен»ыи укыйм,—диде Никонов, Гариф абзыйга «Октябрь» журналын күрсәтте, — икенче кисәге басыла башлаган. Китап шүрлегендә тигез рәтләр булып калын-калын китаплар тезелеп тора. — Барысын да укып чыктыгызмы?! — Барысын да. — Библиотекадан аласызмы? — Юк, кибеттән. — Зеленодольскида күптәнме? Кайдан килдегез? Александр Захарович көлемсерәп куйды: — Берлиннан! Зеленодольск фанера заводында Никонов 1949 елдан алып эшли. Башта лущильщик ярдәмчесе булган, бераздан лущильщик булып күтәрелгән. Узган елның май аенда лущить итү станокларына реконструкция үткәрелә. Никонов, берен.че булып, яңадан җиһазланган станок белән идарә итәргә алына, сменага 20 кубометр шпон хәзерләүгә ирешә. Бераздан бу сан 21,6 кубометрга җитә. — Узган елны, — ди Александр Захарович, — директор кабинетына кердем дә әйттем: — Иптәш директор! Минем исән югары тизлектә лущить итү инициаторы Маркинның үзен социалистик ярышка чакырырга иде. «Чамаң җитәрлекме?»—ди директор. «Җитәрлек!» мин әнтәм. «Башла алайса!» Бу сөйләшүдән сон. тугыз ай вакыт үтте. План бү
легенә керәм. Арифмометрлар шалт та шолт: йомгак ясыйлар. — Сезнең уңышның сере нәрсәдә?—дип сорады Гариф абзый. Никонов уйланып кына җавап бирде: — Бригаданы оештыруда, күмәк эшләүдә, пң мөһиме шул: без эш вакытының һәр минуты белән хисаплашабыз, аны мөмкин кадәр җигәргә, эффектлы итеп файдаланырга тырышабыз. Болары Гариф абзыйга да сер түгел. Аның заводта эш процессын үз күзе белән күрәсе килә: сезнең сменага туры килеп булмады бит, — дип борчылды ул. — Шулаймыни? — Ыиконовның йөзенә шатлыклы елмаю балкып чыкты, — киттек алайса, хәзер анда минем алмашчым, үземнең шәкертем—Рабига Мөхәммәдиева эшли. — Киттек, — диде Гариф абзый. Эшкә дигәндә ул ашыгучан иде. бездә дә әйбәт
ул. Ләкин яхшылыкның чиге юк икән». — Рабига — хезмәт сөючән кыз, — диде Никонов, — колхозда эшләгәндә дә данлы булган. Безгә килгәч тә сынатмый. Башта безнең заводның чимал биржасында эшләде. Бер эштән дә курыкмады. Җәй көне Иделдән бүрәнә тәгәрәтә, кыш көне кар көри, узкоколейка чистарта иде. Аннары аны цехка күчерделәр. Лущильщик ярдәмчесе булып эшли башлады. Бер көнне мин аларның тулай торагына бардым. Дуслары йоклый. Кызыем тәрәзә буена сыенган да китап укый. Карыйм, Прокуряков хезмәте: «Пособие для рабочего лу- щильщика». Ничек бик тиз төшенеп алды бу дисәм, әнә эшләр кайда икән. Аннары инде бригадир. Менә бүген мине узып киткән. Теләк кенә булсын, бездә яшьләргә юл ачык.
Ике стахановчы заводка керделәр. Станок янында — Рабига, базык кына гәүдәле кыз. Хәрәкәтләргә бик саран. Станокны нык һәм ышанып идарә итә. — Оһо! — дип шатланып кычкырып җибәрде Никонов, — уздыргансың бит мине! Стахановчылар «Почет тактасы» янына килделәр. Анда лущильщик Никонов бер сменага 24,1 кубометр, лущильщик Мөхәммәдиева 24,2 кубометр эшләгән дип язылган иде. Смена алышкан арада Александр Захарович Гариф абзыйны бик күп яңалыклар белән таныштырды, һәр урында пөхтәлек, зур төгәллек күренә иде. Бернинди шау-шусыз смена алышты. Гариф абзый: «Хезмәт дисциплинасының яхшы куелышы зур нәрсә шул,—дип уйлады,—
Менә Гариф абзый өендә утыра. Башында әллә никадәр яңа уйлар, яңа планнар. Никонов белән Мөхәммәдиева аны дәртләндереп кайтар,- дылар. Гариф абзый «ВКП(б) тарихының кыскача курсы»ннан V гла- ваны конспектлый башлый. Иртәгә заводта партия тарихы буенча занятие булачак. Менә ул конспектларын тәмамлады һәм уйга калды. Зеленодольск фанера заводын, битендә яра эзе сызылган Никоновны, базык гәүдәле Рабиганы исенә төшерде һәм үз алдына сөйләнеп әйтеп куйды: — Тормыш гел алга бара. Бер генә минутка да туктарга ярамый. Туктадыңмы — узып китәләр. Мин туктамадым, ләкин... Барып кайтуым бик яхшы булды әле. 11ртәгә яңача эшли башлаячакмын. Яңача, яңа тизлектә.