Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ УРАЛЬСКИДАГЫ ЧОРЫНА КАРАТА ЯНА ИСТӘЛЕКЛӘР ҺӘМ БЕЛЕШМӘЛӘР 


Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның Уральскидагы тормышы бездә бик аз ейрәнелгән әле. М. Галинең «Совет әдәбияты» журналының 1946 нчы ел 4 нче номерында басылган «Тукайның Уральскидагы тормышы» дигән очеркы — бу өлкәдә азмы-күпме истәлекләр һәм белешмәләрне эченә алган бердәнбер материал диярлек.' Иптәш Рафик Нафиков хәзерге вакытта Уральскида яшәүче карт коммунист иптәш Гладышевның түбәндә урнаштырылган истәлеген редакциягә тапшырды. Бу истәлек Тукай биографиясенең Уральск чорына кыйммәтле материаллар өсти, шагыйрьнең Уральскидагы революцион рус эшчеләре белән катнашуын конкрет фактларда күрсәтә. Ләкин Уральск истәлекләре, әлбәттә, шуның белән чикләмиләр. Иптәш Нафиковның Уральск шәһәре турындагы очеркы Тукай яшәгән чорны һәм обстановканы өйрәнүдә материал булып тора, һәм без аны иптәш Гладышевның истәлеге белән бергә кушып бирәбез.
 I Уральск (Җаек) шәһәренең һәм өлкәсенең тарихы элек-электән тарихчыларны һәм әдәбиятчыларны кызыксындыра килгән. Уральск белән бәйләнешле вакыйгаларны кыс- кача гына санап үтү дә бу кызыксынуның төп сәбәпләрен аңлатып бирергә җитә. 1773—75 елларны эченә алган көчле крестьян кузгалышы Җаек далаларында кабынып чыкты. Бу хәрәкәтнең җитәкчесе Емельян Пугачевның искиткеч биографиясе Җаек буе белән бик нык бәйләнешле. Казах халкының милли азатлык хәрәкәте Уральск губернасында башланды. Шуның башында торучы Исатай Тайманов Җаек суында ат эчерде, ә аның дусты шагыйрь Ма- хамбет Үтәмисевнең азатлык сөюче жырлары Җаек далаларында яңгырады. Уральск үзендә бөек рус культурасының атаклы кешеләрен күрү бәхетенә иреште. Бөек Пушкин монда Пугачев тарихын өйрәнергә килде һәм шуннан соң үзенең атаклы «Капитан кызы»н язды. Җаекта булучыларның исемнәре эчендә И. А. Крылов, Л. Н. Толстой, В. Г. Короленко бар. Чернышевскийның якын дусты, шагыйрь, революционер М. М. Михайлов монда булды, ә петрашевчылар эше белән гаепләнгән демократ шагыйрь А. Н. Плещеев биредә үзенең сөргенлек көннәрен уздырды. Шушында Новопет- ровск ныгытмасында (хәзер ул Шевченко форты дип атала) патша хөкүмәте Украинаның бөек шагыйре Т. Шевченконы бикләп тотты. Татар халкының сөекле улы һәм аның шагыйре Габдулла Тукай үзенең беренче шигырьләрен Уральскида язды. Бөек Октябрь революциясеннән соң Уральск яңа революцион вакыйгалар һәм легендалар белән баеды. Бу җирләр гражданнар сугышының геройлары М. В. Фрунзе, В. Чапаев, язучы Д. Фурмановны һәм аларның онытылмас геройлыкларын күрделәр. Уральскины ак бандалардан батырларча саклаган кызыл гаскәргә һәм эшчеләргә Ленинның телеграммасы шәһәрнең революцион көрәш тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Хәзерге көнне Урал елгасының ике ягында Каспий диңгезенә кадәр бөек Сталин планы буенча билгеләнгән урман полосасы үсә. Шул ук план буенча монда Сталинград диц- 

35 
 
гезеннән канал аерылып керәчәк һәм ул көнбатыш Казахстанның корылыклы районнарын сугарачак. Шәһәрдә һәм өлкәдә яшәгән совет кешеләре хәзерге көндә шул ук планнарны эшкә ашыру өчен көрәшәләр, шуның белән алар илебезнең коммунизм төзелешендә катнашалар, үзләренең героик хезмәтләрен җирдә тынычлык урнаштыруга багышлыйлар. Булачак халык шагыйре Габдулла Тукай монда 1896 нчы елларны 10 яшьлек бала булып килгән һәм җнзнәсе Галиәсгар Госманов өендә яши башлаган. Бу вакытларда Уральск шәһәре һәм өлкәсе ни хәлдә булган соң? Иң элек аның географик ягын алыйк. Шәһәр Урал (Җаек) елгасы буена салынган һәм су буйлап көньяктан төньякка таба дугалабрак сузылып китә. Уралга коя торган кечкенә Чаган суы шәһәрне төньяктан чикләп тора. Уральск өлкәсе өчен гомумән кайнар сулышлы, әрехМ һәм кылганнар үсеп утыра торган киң һәм тигез дала характерлы. Тик Урал суының сул ярында гына елга буйлап урман сузылып китә һәм Чаган буенда утыртылган җимеш-фрукт бакчалары үсә. Европа белән Азия чигендә утырган бу шәһәр өстеннән җәйләрен эссе дала җилләре исә, кара болыт булып ком бураннары, өермәләр күтәрелә, көзләрен монда урамнарда үткесез пычрак була. Ул елларны көзге пычракларда кешеләр исәнлек-саулык сорашу урынына: «Кайдан үттең?» дип сораша торган булганнар. Кышларын монда төньякның зәһәр җилләре өрә, яз керү белән тагын көзге хәл: атаклы пычраклар башлана... Табигать шартлары буенча өлкә икегә бүленгән: төньяк район (Уральск, Калмыков өязләре, өлешчә Темир өязе); көньяк район (Гурьев өязе һәм Темир өязенең көньягы). Көньякта иген чәчүгә шартлар бөтенләй булмый һәм өлкәнең төп халкы — казачество күбрәк балык тоту белән көн кичерә. Төньякта гына игенчелек һәм бакчачылык үзенә бераз урын яулап ала. Ләкин җәйге эссе җилләр үсемлекләрне көйдерәләр. Җир елдан-ел начарая бара. Бу хәл мал үләте китереп чыгара, кешеләр ачлыкка дучар булалар. Халыкның ачлыгыннан, әлбәттә, Урал казачествосының югары сыйныфлары һәм казах байлары бик яхшы файдаланалар. 
Шәһәрдәге һәм өлкәдәге промышленность урындагы авыл хуҗалыгы продуктлары белән бәйле була. Моны күрсәтер өчен эшләп чыгаруларның исемнәрен генә санап чыгу да җитә. Менә алар: май эретү, сабын кайнату, балавыз эретү, эчәге, йон, тире, күн эшкәртү, консерв эшләү 11. б. Әлбәттә болар зур предприятиеләр түгел, алариың һәркайсында эшләүчеләр саны 15—20 кешедән артмый. Болардан тыш тагы пар, су, җил тегермәннәре, кирпеч заводы, механик завод, электростанция, типография була. Чималны өйгә алып эшкәртә торган кустарьлар да шәһәрдә аз булмый. 1895 нче елга кадәр шәһәр һәм өлкә тимер юлсыз, ат һәм дөя кәрваннары белән генә яшәгән. Ул вакытларны хәтта юньле таш юллар (шоссе) да булмаган. Тар гына, тузанлы, ташсыз юллар трактлар дип йөртелгәннәр (Оренбург тракты, Казан тракты, Самара тракты). Шул | юллардан азапланып, ат һәм дөя җигеп йөргәннәр, ә Оренбург тракты буйлап богауларын шалтырата- шалтырата арестантлар узып торганнар. Бу чорларда бердәнбер үсә һәм үрчи торган нәрсә — сәүдә. Кәрвансарайлар, базарлар, ярмаркалар ишәя, волостьтан волостька, авылдан авылга сәүдә арадашлары, кырык тартмачылар йөри... Казахстанның Көнбатыш өлеше әкренәкрен Россиянең уртак сәүдә эшләренә тартыла һәм анда капиталистик бәйләнешләр тамыр җәя башлыйлар... Шәһәрдә яшәүчеләрнең саны 1903 елда 39 меңгә җитә. Шулардай Уральскииың төп халкы — казачество 12 мең булып, калган 27 мең читтән килгәннәр хисабына туры килә. Өлкәдә иң күп санлы халык казахлар була һәм алар бөтен халыкның өчтән ике өлешен тәшкил 

125 
 
итәләр. Татарлар бары тик Ураль- скиның үзендә һәм кайбер эрерәк пунктларда, Җамбейт, Урда, Җан- гал, Кара Түбә, Кушум һәм Гурьев- та яшиләр. Алариың бер өлеше генә (Кушумдагылар һәм Слами- хннская станицасындагылар) каза- чествога күчә, калганнары читтән килгән татарлар булып, кустарчы- лык һәм сәүдә белән шөгыльләнәләр. Сәүдә никадәр алга китсә, халыкны агарту, сәламәтләндерү эшләре монда шулкадәр артта бара. «3065 кешегә крайда 1 мәктәп туры килә» дип күрсәтә ул чорның үз статистикасы. Ләкин аларда белем бирү дәрәҗәсе чиктән тыш түбән була. Уральскиның үзендә ирләр һәм кызлар гимназиясе, шулай ук реальное училище да була. Ләкин бары дворян һәм бай балалары гына анда уку хокукы белән файдаланганнар. Татарлар һәм казахлар өчен шәһәрдә бары берәр генә русско- киргизская һәм русско-татарская школалар була, ләкин аларда укучылар саны 30—40 баладан артмый. Медицина эше шәһәрдә һәм өлкәдә тагы да кызганычрак хәлдә була. Аның каравы шәһәрдә 17 чиркәү, 3 мәчет, 2 монастырь яши, өлкәдә чиркәүләрнең саны 71 гә җитә. Кабаклар саны тагы да күбрәк... Тукай килеп кергәндә Уральск менә шундый хәлдә була. Кечкенә Габдулла 1905 елда «Уралец» газетасының типографиясенә наборщиклыкка өйрәнчек булып керә. Анда аны хәреф җыярга өйрәнү өчен Саша Гладышев дигән малайга беркетәләр. Алар дуслашып китәләр. Бергә революцион китаплар укыйлар, 1905 елны бергә митингларга йөриләр, бергә социал- демократларның листовкаларын эшчеләр, балыкчылар арасында тараталар. Александр Кузьмич Гладышев хәзер дә исән. Ул ВКП(б) члены һәм Уральскида Землячка исемендәге заводта эшли. Хәзерге көндә дә ул үзенең балалык дусты Габдулланы бик җылы исенә төшерә. Әле күптән түгел генә язылган истәлекләреннән берсен без түбәндә күчереп үтәбез. II «1904 елда мин «Уралец» типографиясенә эшкә кердем, — дип яза үзенең истәлегендә иптәш Гладышев.— Типографиянең хуҗасы акционерное общество (купец Аржанов, судья Мелихов, адвокат Ло- гашкин) иде. 1905 
елны бу компания типографияне Камил Тухватул- линга сатты. Мин наборщик өйрәнчеге булып эшләдем. Наборщиклыкка өйрәнчек булып Тукаев Апуш та керде. Милләте белән ул татар иде. Ул гади трикодан тегелгән кара төстәге костюмда (чалбар һәм пиджак) килде. Мин ул вакыт хәреф җыю эшен үзләштергән идем инде. Апуш- ны миңа өйрәнергә беркеттеләр. Мин Тукайга рус кассасында хәрефләрнең ничек урнашуын һәм гомумән хәреф җыю эшенең техникасын өйрәттем. Берникадәр эшләгәч, Тукай хәреф җыюны бөтенләй ташлады. Ләкин типография эшчеләре белән бәйләнешне ул үзенең Уральскида яшәү дәверендә бервакытта да өзмәде. Типографиянең хуҗасы Тухватул- лин Камилне без ул вакытта Апуш- ның якын әшнәсе дип уйлый идек. Болай уйлауның сәбәбе шул иде: кайчагында ул Тухватуллиннарның өйләренә бара һәм мине дә шунда чакыргалый иде. Бервакыт ул миңа Н. В. Гоголь- нең рус телендәге әсәрләренең тулы җыелмасын бүләк итте һәм укып чыгарга кушты. «Бу яхшы язучы», — диде ул миңа. Некрасовны да ул ярата һәм миңа аны укырга киңәш итә иде. Типография ул вакытта хәзерге типография урынында иде. Камил Тухватуллин аны коммерческий банкның подвалына, аннан соң үз өенә күчерде. Хәреф җыю эшендә мастер булып Саратовтан килгән Соловьев Леонид Ильич, шулай ук Коканов Александр Александрович хезмәт иттеләр. Мин соңгысының өйрәнчеге булып^ эшләдем. Татарча хәреф җыючы булып Казаннан килгән Насы- буллин Сафи, печатник булып Каль- тиев Гариф эшләделәр. Линотиплар
126 
 
ул вакытта юк. хәрефне кул белән җыялар иде. Художник булып Калентьев эшли иде. Ана 45 яшь булып, ул шәһәрдә скульптор да иде. Коммерческий банк йорты өстендәге арсланнар һәм казакларның сыннары аның кулы белән эшләнгән.* Арсланнарны ул коммерческий банкның ишек алдында ясап торган чакта без Апуш белән типография урнашкан подвалдан чыгабыз, һәм Апуш Калентьев- ның эшен бик кызыксынып күзәтә иде. Бу арсланнар хәзерге көнгә кадәр сакланганнар, Өлкә Башкарма Комитеты йортларының ишеге алдында басып торалар. 1905 елның Октябренда типография эшчеләре демонстрациягә чыктылар. Безнең типографиядә манифест басылып чыкты, менә ул: 
Отпустили крестьян на свободу Девятнадцатого февраля, Только землю не дали народу — Вот вам милость дворян и царя! Припев: Вставай, подымайся, рабочий народ, Вставай на борьбу люд голодный. Раздайся клич мести народной — Вперед, вперед, вперед! Без земли мужики пропадают, А дворяне и рады тому, Что дешевле они нанимают Мужиков на работу свою. Припев: Богачи, кулаки разной своры Расхищают твой тягостный труд. Твоим потом жиреют обжоры, Твой последний кусок они рвут. Припев: 
Демонстрациядә Тукай аеруча рухланган һәм һаман революция турында миңа нидер сөйли, ләкин, дөресен әйткәндә, мин ул вакыт барысын да аңлап бетерми идем әле. Исемдә: эшчеләр өчен 8 сәгатьлек эш көне. Бу хәрәкәтне кирәгенчә төшенеп җитә алмадым мин. Октябрь демонстрациясе шәһәр уртасындагы мәйданда ясалган митинг белән тәмамланды. 1906 елның 1 нче маенда типография эшчеләре тагын демонстрациягә чыктылар. Кызлар гимназиясе янында җыелдылар. Безгә балта осталары һәм шәһәрдә яшәүчеләр кушылдылар. Без Апуш белән икәүләп киттек. Демонстрация белән тимер юл эшчесе Николай Покатилов җитәкчелек итте. Иске собор янында кызыл байрак күтәрделәр: таякка тагылган кызыл материя, байракта сүзләр: «Яшәсен Беренче Май — хезмәт бәйрәме!» Часовнядан торып И. Покатилов Беренче 
Майның әһәмияте турында сөйләде. Чаган елгасы буенда Ханская роща- да безнең юлны атлы казаклар кистеләр. Аларның башында вице- губернатор Шидловский тора иде. Ул «английское право» дип ниләрдер сөйләнде, нәрсәдер вәгъдә итте. Без аның кыстауларына колак салмадык, шуннан соң казаклар безне кудылар. Бу иртә белән сәгать 10—11 ләрдә булды. Ә кич белән типография эшчеләре үзләре генә, студентка Шилова җитәкчелегендә Бохара ягы дигән җирдә массовкага җыелдылар. Пристань янындагы күпердән чыктык. Шилова чыгыш ясаган вакытта кинәт казаклар һөҗүм иттеләр. Павел Воронцов дигән типография эшчесен бик каты кыйнап ташладылар. Аны больницага алып киттеләр. Ләкин Шилова яшеренеп өлгерде. Хәтеремдә калганча, шәһәрдә социалдемократлар оешмасы бар иде. Типографиядә большевиклар ячейкасы яшәде. Җыелышлар яшерен уздырыла, каядыр сугыш складлары районында оештырыла иде. Өлкән иптәшләрнең кушуы буенча мин һәм Апуш кәгазьләр, прокламацияләр, революцион җырлар таратып йөрдек, мәсәлән, «Карт вахмистр» дигән листовка, «Варшавянка», «Смело, товарищи, в ногу» җырлары һ. б. Тукай бу җырларның һәммәсен белә һәм башкаларны өйрәтә иде. Безне җыелышларга да үткәрәләр, ләкин без анда тулы тавыш белән файдаланмый идек әле. Безгә укырга китаплар бирәләр иде. Прокламацияләр төнлә белән басылалар, бу куркынычсыз иде. 75—100 юлны җыеп, басып алу иа- борщиклар өчен гади эш иде. Ячейканың идән асты типографиясе дә бар иде. Аңа безнең эшчеләр хезмәт күрсәтәләр иде. Без Тукан 


 
белән прокламацияләрне шәһәр уртасындагы Б. Михайловская урамында һәм башка җирләрдә ябыштырып йөрдек. Якшәмбе алдыннан без аның белән Анисимов күлләре дип аталган күлгә бара идек. Анда балык тотарга һәвәсле кешеләр кармак салып утыралар иде. Слесарьлар, итекчеләр, гомумән, мастеровой халкы була торган нде анда. Без шул листовкаларны ыргытабыз, полиция күренми, балыкчылар сизсәләр дә, куркыныч ЮК: эшче халык, тотып бирмәс! Эшчеләр һәм «мужиклар»ныц листовка укуларын һәм ал арны куеннарына яшерүләрен күреп, Тукай куана торган иде. Кайчагында без нәрсә таратканыбызны үзебез дә белми идек. Без шулай РСДРП членнары Коканов, Сенькин, Хвостов, Шилов һәм Шиловалар кебек иптәшләрнең турыдан-туры үз кул асларында эшләдек. Тукай мине «Шияпка» дип йөртә һәм моны ул русча «Сашка» дигән исем дип аңлата иде. Бик бердәм яшәдек без Тукай белән, ул мине аеруча якын күрә иде. Ул бик простой, культуралы, күп укыган бер 
егет иде. Башкалардан аерылып тора иде ул! Мин бу «интеллигент татарны» (типографиядә аны эшчеләр шулай атыйлар иде) бервакытта да онытмам! Бу тыйнак, уйлап эш итә торган, намуслы егет иде. Эксплуататорларны дошман күрә иде ул. Мин аңардан ничек яшәргә өйрәндем. Тухватуллин үзенең типографиясен чәй сәүдәгәре Губайдуллинга 1907 елны сатты. Эшчеләр эш ташладылар, таләпләр куйдылар: 8 сәгатьлек эш көне, ике атналык отпуск һ. б. Петицияне Тухватуллин- га бирделәр, ә мине һәм өйрәнчек Григорий Сластинны отпускка җибәрделәр. Без әйләнеп кайткач, безне урыннан кудылар. Бу забастовка Винклер дигән немецның механик заводы һәм Наумов тимерлегенең тимерчеләре белән берлектә барды. Бервакыт мин Апуш белән ат чабыштыруда, хәзерге эшче поселогы (вокзал арты) районында булдым. «Кайсы алдан килер?» дип сорыйм. Апуш әйтә: «Кемнең акчасы күбрәк, шупыкы» ди. Хәтеремдә, Апуш тарта иде. «Дюшес» папиросы тарта иде ул».