Логотип Казан Утлары
Публицистика

И. В. СТАЛИН ӨЙРӘТҮЛӘРЕ ЯКТЫЛЫГЫНДА ГОМУМХАЛЫК ТЕЛЕ, ГОМУММИЛЛӘТ ТЕЛЕ, ӘДӘБИ ТЕЛ ҺӘМ ҖИРЛЕ ДИАЛЕКТЛАР



 Бөек юлбашчыбыз, фән корифее II. В. Сталин, марксизм-ленинизм методологиясен тагын да тирәнәйтүче буларак, совет тел белеме үсешенең яңа эпохасын ачты. «'Марксизм үзенең үсешендә яңа тәҗрибә белән, яңа белемнәр белән баемый кала алмый, — димәк, аның аерым формулалары һәм нәтиҗәдә - ре заманнар үтү белән үзгәрми кала алмыйлар, яңа тарихи бурычларга туры килә торган яңа формулалар һәм нәтиҗәләр белән алыш- тырылмый кала алмыйлар. Марксизм барлык эпохалар һәм чорлар өчен мәҗбүри булган, үзгәрми торган нәтиҗәләрне һәм формулаларны танымый. Марксизм — һәртөрле догма- тизмның дошманы»,II —дип өйрәтә И. В. Сталин. Бүгенге көнне безнең алда — совет лингвистлары алдында торган төп бурыч — һәртөрле догмалардан арынып, гомумкешелек тарафыннан тупланган тәҗрибәне дә һәм үзебез ирешкән нәтиҗәләрне дә яңа баштан карап, тарихыбызга, коммунизм төзү максатларына тапкыр килә торган яңа формулалар белән эш итү. Тел белеменең Сталин эпохасы бездән шуны таләп итә. Мәгълүм ки, И. В. Сталинның тел белеменә карата гениаль хезмәтләре чыкканчы, гомумхалык теле, гомум- милләт теле, әдәби тел һәм диалект төшенчәләре төрлечә аңлатылып килделәр, һәм бу «аңлатма», билгс- ләмәләрнең барысы да маррчылар- ның, телгә «өскорма», «сыйнфый», «стадиаль» һәм «сикерешләр» белән үзгәрүчән бер күренеш итеп карауларыннан килеп чыккан антимарксистик формулалар булганлыгын И. В. Сталин бөтен тулылыгы белән фаш итте. Н. Я. Марр һәм аның «шәкертләре» сөйрәп килгән формулаларны дөрестән дә буржуаз концепцияләргә барып тоташуларын күзаллау өчен түбәндәге берничә моментны чагыштыру да җитә. Буржуаз тел белемендә, гомумхалык теле бөтенләйгә читләтелеп, та- нылмастан, әдәби тел «укымышлы- лар теле», «матбугат теле» рәвешендә алынып, диалектларга каршы куела һәм аларны «крестьян теле», «эшчеләр теле», гомумән культурасызлар теле дип аңлатыла. Татар милли әдәби телен гомумхалык теленә нигезләү өчен көрәш чорларында (XIX йөзнең икенче яртысы, XX йөзнең башларында) татар буржуа идеологлары — реакцион милләтчеләрнең халык теленә «урам теле», «ломовойлар теле» дип кимсетеп, аңа көлеп караулары булганлык та безгә мәгълүм. Дөрес, маррчылар да гомумхалык теленә әнә шулай, ягъни «урам теле» итеп карадылар, дип әйтергә туры килми. Алар гомумхалык өчен уртак, бердәм телнең була алуын инкарь иттеләр. Мәсәлән, Гыйбад Алпаров, «Телләрнең иҗтимагый булулары аларныц сыйнфый булуын таләп итә»; «Әдәби тел гомумән икътиса- ди-сәяси хаким булган сыйныфлар
                     II И. В. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», Татгосиздат, 1951 ел, 50 бит. 


 
 
пың теленә нигезләнә»; «Монолит бер милли тел юк»3, — дни язды. Аңлашыла ки, Алпаров бердәм халык теленең-дә, бердәм милли телнең дә һәм гомумхалык теленә нигезләнгән әдәби телнең дә булуын танымый. Аныңча, телдә гомумән, үзе әйтмешли, монолитлык юк, анда тик сыйнфыйлык кына бар. Туп-туры һәм ап-ачык әйтергә кирәк, И. В. Сталинның тел гыйлеме буенча гениаль хезмәтләре чыкканчы, безнең күпчелегебез, маррчылар- пың хата формуласына сукыр килеш иярү аркасында, телне «өскорма», «сыйнфый» күренеш санап килгән идек. И. В. Сталин безгә моның тирәнтен хата икәнлеген ачын бирде. «Эш шунда ки, иҗтимагый күренешләрнең, бу гомуми нәрсәдән тыш, тагын үзләренең специфик үзенчәлекләре бар, шул үзенчәлекләр алар- ны берберсеннән аерып торалар һәм шулар фән өчен барыннан да әһәмиятлерәк. Базисның специфик үзенчәлекләре шунда: ул җәмгыятькә экономик хезмәт күрсәтә. Өскорманың специфик үзенчәлекләре шунда ки, ул җәмгыятькә политик, юридик, эстетик һәм башка идеяләр белән хезмәт күрсәтә һәм җәмгыять өчен тиешле политик, юридик һәм башка учреждениеләрне тудыра. Телнең аны башка иҗтимагый күренешләрдән аерып тора торган специфик үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт соң? 'Алар шуннан гыйбарәт ки, тел җәмгыятькә кешеләрнең аралашу чарасы булып, җәмгыятьтә фикерләр алышу чарасы булып, кешеләргә бер-берләрен аңларга мөмкинлек бирә торган һәм кеше эшчәнлегенең барлык сфераларында, производство өлкәсендә лә, шулай ук экономик мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә, политика өлкә сендә дә, шулай ук культура өлкәсендә дә, җәмгыять тормышында да, шулап ук көнкүрештә дә бергәләшеп эшләүне җайга сала торган чара булып хезмәт күрсәтә. Бу үзенчәлекләр тик телгә генә хас, һәм алар телгә генә хас булганга күрә дә тел мөстәкыйль бер фән- 
1 Гыйбад Алпаров. «Сайланма хезмәтләр», 1945 ел, 247 бит. нең — тел гыйлеменең өйрәнү объекты булып тора. Телнең шушы үзенчәлекләре булмаганда, тел гыйлеме мөстәкыйль яшәү хокукын 
                     3 И. В. Стали н. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 32—33 битләр. 
югалткан булыр иде»1, — ди И. В. Сталин. Бөек юлбашчының бу күрсәтмәсе барыннан да элек телнең үзенә һәм аны өйрәнә торган фәнгә хас үзенчәлекләрне гениаль тирәнлектә билгели һәм, шул ук уңайда, Н. Я- Марр «тәгълиматы», «яңа тәгълимат» дип аталып йөртелгән нәрсәләрнең тел фәне булудан ерак тор- гаилыклары да ачыла. Н. Я. Марр һәм аның «шәкертләре» телнең, иҗтимагый күренеш буларак, үзенә хас якларын читләтеп, чынлыкта тел фәненең мөстәкыйльлеген югалту, юкка чыгару юлына басканнар иде. И. В. Сталинның гениаль хезмәтләре тел фәнен әнә шушы тоткарлыктан коткарды. Телнең бүтән иҗтимагый күренешләрдән үзенчәлекле якларын Сталинча билгеләү гомумхалык теле, бердәм милли тел, әдәби тел һәм диалектлар арасындагы уртаклык һәм аерманы дөрес ачарга туры юнәлеш” бирде. Гомумхалык теле, гомуммилли тел, әдәби тел һәм диалектлар арасындагы тарихи бәйләнеш мәсьәләсен дөрес итеп ачу өчен, без күзәтүне түбәндәге эзлеклелек белән алып барырга тиешбез. Беренчедән, телгә бердәмлек, го- мумилск хас. Тел, җәмгыятьтә аралашу чарасы буларак, үзен иҗат итүче, үстерүче кешеләрнең барысына да уртак хезмәт күрсәтә, һәм аның бу үзенчәлеге барлык чорлар, ягъни иҗтимагый формацияләр өчен хас күренеш булып тора. «...Ыруг телләреннән кабилә телләренә, кабилә телләреннән халыклар телләренә һәм халыклар телләреннән милли телләргә таба үсешкә килгәндә исә. тел һәркайда, үсеш- йец барлык этапларында җәмгыятьтә кешеләрнең аралашу чарасы буларак, җәмгыять өчен гомуми һәм бердәм булды һәм социаль хәлләренә карамастан, җәмгыять 
8. .С. Ә.“ № 7. 113 

114 
 
членнарына бертигез хезмәт күрсәтте» 4 — дип өйрәтә безгә 11. В. Сталин. Димәк, гомуммилли телнең бердәм нигезе гомумхалык телендә, гомумхалык теленең нигезе кабиләләр телендә, кабиләләр теленең нигезе исә ыруглар телендә үк салынган була. «Хәзерге заман теленең элементлары бик борынгы заманнарда ук» коллык эпохасына кадәр үк салынган дип уйларга кирәк» 5 6, — ди II. В. Сталин. Тел формалашу, үсеш процессының тарихи законлылыгы нигезендә, гомумкабилә, гомумхалык телләре эчендә җирле диалект, сөйләш, урынчылыклар барлыкка килгәннәр, «ләкин кабиләнең яки халыкның бердәм һәм гомуми теле алар- дан өстен торган һәм аларны үзенә буйсындырган» 7. Димәк, диалектлар да шулай ук, ягъни гомумкабилә, гомумхалык телләре кебек үк, мәгълүм тарихи шартларда барлыкка килгән күренеш булып торалар; шунлыктан аларны гомумхалык, гомум милләт теленә каршы куярга, яки аерым һәм ниндидер очраклы күренеш итеп санарга ярамый. Ыруг телләреннән кабилә телләренә, кабилә телләреннән халыклар телләренә, һәм халыклар телләреннән милләт телләренә үсү процессы, билгеле, ниндидер механик күчү рәвешендә бармаган. Бу этапларның һәркайсы тел чараларының эволюцион юл белән һаман да баеп, шомарып торуына җирлек булганнар, һәм бу бик ачык аңлашыла да, чөнки җитештерү көчләренең яңаруы, культураның киңәюе, иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең катлаулануы тел чараларына тиешле йогынты ясаганнар. «...Телнең үсеше,—дип өйрәтә И. В. Сталин, — нәкъ өскорма үсеше кебек: яшәп килгәнне бетерү һәм яңаны төзү юлы белән барган дип уйлау тирән ялгыш булыр иде. Чынлыкта телнең үсеше яшәп килү- чс телне бетерү һәм яңаны төзү юлы белән түгел, бәлки яшәп килә торган телнең төп элементларын җәелдерү һәм камилләштерү юлы белән барган» *. Бөек даһиның бу күрсәтмәсе, маррчылар сөйрәп килгән «стадиаль», «сикереш» теориясен фаш итеп, тел үсешендәге эчке законлы- л ы кл а р н ы а ңл арга методологик юнәлеш бирә. Ыруглар чорында ук бердәм һәм кешеләр                      4 И. В. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 24 бит. 5 И. В. Сталии. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 10 бит. 6 Шунда ук, 23 бит. И. В. Стали н. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», Татгосиздат, 1951 ел 10 бит. өчен уртак аралашу чарасы булып формалашкан тел җәмгыять төзелешенең, икенче бер этапларында, үзенең го- мумилеген саклаган килеш, эволюцион юл белән камилләшә, үсә. һәм бу процесс аның сүзлек фонды, сүзлек составында тизрәк, грамматик чаралары тармагында исә чагыштырмача акрынрак дәвам итә. Без моның шулай булуын татар телендәге фактлар белән дә күрсәтә алабыз. Мәсәлән, Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң татар телендә бел дигән сүз-тамыр- дан белем (тел белеме), белгеч, белешмә, белдерү, билгеләмә (определение), билгесез килеш, билге (отметка) кебек берничә сүз-термин ясалды- Бу сүзнең борынгы тарихына күз салсак, бик еракка, урхун язмаларына ук (VIII йөз) барып чыгарга тиешле булабыз һәм анда шушы бел тамырыннан ясалган белгү (билгеле, данлы мәгънәсендә) сүзен очратабыз. Татар халкы формалашу тарихында исә шушы бел тамырыннан ясалган белмэк, белүк (кабер өстенә куелган ташбилге мәгънәсендә), мәсәлән, «...Балта Минаҗ улы белүке», «Фатыйма белүке...» дип язылган ташлар була (XIII—XIV йөзләргә карыйлар). Октябрьга чаклы чор татар телендә (XVIII—XIX йөзләрдә) бел тамырыннан ясалган белек (гыйлем), белдекле һәм идиоматик фразеологик — белдек сату (мактану), белеш, таиыш-белв/н һәм башка шундый сүзләр ясалган була- Өстән караганда гади генә кебек сизелешне бер тамырыннан ясалган сүзләрнең исемлеге исә тагын да зур. тагын да киңрәк күренеш ала.
115 
 
Социалистик җәмгыять төзү чорларында татар теле лексиконының совет чорында камилләшү процессында бер тамырыннан беренчел, берәмлек, беркетмә, берек (союз), берләшмә (объединение) сүзләре ясалды. Борыннан ук ясала, туплана килгәннәре исә бөтен бер исемлек тутыралар: беравык (тан), бертын а, бермәлне, беррас, беркөнне, берзаман, берчак, бервакыт, беркавым, бердәнбер, берәм-берәм, берзаман, берчак, бервакыт, бердәй, берьюлы, бердән (аякка бастылар), беравыз (су), беравыздан, берәү, беренче, бердигәне (первый сорт), берәгәйле, бердә-бер (кайчандыр мәгънәсендә), берчесе (барысы да), беррәттән, бертуктаусыз, берише (кешеләр «некоторые»), берочтан (сөйли), бербашы (ялгызы), берүзе, бертоташ (сөйли), бер- кулдан (ягъни бергәләшеп эшләү), белән (берлән) һ. б. Менә шундый фактлар, И. В. Сталин өйрәткәнчә, телнең җәелүе, камилләшүе, иске сыйфаттан яца сыйфатка күчүе, андагы төп сүзлек фондын, сүзтамырларның эчтәлек һәм форма ягыннан яңартуга таба барганлыгы турында сөйлиләр. Дөрестән дә, гап-гади сүз — «бер» тамырыннан беренчел (тирәнтен философик) дигән терминның ясалуы моңа бик ачык дәлил була ала. Хәзерге татар теленең грамматик чараларын тарих сызыгына куеп тикшергәндә дә, шундый ук хәлләр ачылалар. Татар телендә бүгенге көнне иң актив, ягъни киң тотылышта йөрн торган чы-че сүз яса- гыч кушымча бар. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң ясалган яңа сүзләрнең зур күпчелеге, дип була, шушы кушымча белән формалаштырылганнар. Алар: укытучы, укучы, язучы, колхозчы, тракторчы, кырчы, яшелчәче, очучы, күзәтче, хат ташучы, хәбәрче (газетага), ленинчы яшьләр, сталиичы яшьләр, «Яшь сталинчы» (газета исеме), «Яшь ленинчы» (газета исеме), стахановчылар, алмашчылар, социализм өчен көрәшче һ. б. Инде килеп шушы чы-че кушымчасының тарихын тикшерергә керешәбез икән, ул безне шулай ук бик •й ерак тарихка алып бара. Шунысы характерлы, борынгы болгар-татар телендәге һөнәр, профессия атамаларының туксан тугыз проценты әнә шушы чы-че аффиксы белән ясалган булалар. Гомумән, бу кушымча татар 
теле тарихында иң күп кулланылыш кичергән грамматик чаралардан берсе санала. Без, билгеле, бу урында хәзерге татар теле сүзлек фонды һәм сүзлек составы саклап килгән барлык сүзләрнең тарихын тикшереп тора алмыйбыз. Ләкин инкарь ителмәс хакыйкать шунда ки, һәрбер сүзнең һәм һәрбер грамматик чараның озын тарихы бар, һәм ул тарих, эпохаларны, иҗтимагый формацияләрне үтеп, ыруглар чорына барып тоташа. Менә нәкъ шушы хәл, тарихи чынбарлык буларак, гомумыруг теленнән гомуммилли телгә үсеп чыгу процессындагы эзлеклелекне раслый. Гомумхалык теле белән гомуммилли тел арасындагы тарихи уртаклыкны И. В. Сталин түбәндәгечә билгели: «Соңыннан, капитализм килеп чыккач, феодаль таркаулык беткәч һәм милли базар барлыкка килгәч, халыклар милләт булып, ә халыкларның телләре милли телләр булып үскән. Тарих күрсәткәнчә, милли телләр сыйнфый телләр түгел, бәлки милләтләрнең членнары өчен гомуми һәм милләт өчен бердәм булган гомумхалык телләре» L Шул рәвешчә, беренчедән, халык һәм аның гомуми теле — болар феодализм җәмгыяте шартларында, милләт һәм милләтнең гомуми теле исә капитализм шартларында формалашалар, икенчелән, милләт үзе халыктан, аның теле әнә шушы гомумхалык теленнән килеп чыга. Гомумхалык теле белән гомуммилли тел арасындагы уртаклык бо- лардан беренчесенең икенчесенә әверелүе, гомумхалык теленең милләт өчен бердәм тел булып хезмәт күрсәтүе, аерма исә гомумхалык
116 
 
 
теленең феодализм җәмгы итендә, гомуммнлләт теленең капитализмда формалашуы белән билгеләнә. Димәк, халык теле буларак го мумплек — бу феодализм җәмгыятенә, милләт теле, буларак томумилек — монысы капитализм җәмгыятенә карый була. Диалектла р (җи р л е, «с ы й м ф ы й » диалектлар) һәм әдәби тел дә шул ук процесс эчендә, органик бер бөтеннең аерым өлешләре буларак, формалашалар. Җирле диалектлар, югарыда әйтелгәнчә, ыруг теленнән гомумка- билә һәм аннары гомумхалык теленә үсеп чыгу процессында барлыкка киләләр. Гомуммнлләт теле нигезләнү, формалашу процессында исә, алардан берсе нигез итеп алына да, калганнары шушы гомум- тел эчендә эреп бетү юлына басалар. «Сыйнфый» диалектлар, сыйнфый җәмгыятьтә туып, социалистик җәмгыятьтә сыйныфлар бетерелү җирлегендә юкка чыгалар. Диалектларның гомумхалык, гп- муммилли телгә мөнәсәбәтләре шуның белән билгеләнә. Әдәби тел шулай ук тарихи категория булып тора. Әдәби телне ниндидер «сыйныфлар» тудырган «продукт» итеп карау — маррчыларны буржуаз карашка илтеп чыгарган, фәнгә дә, марксизмга да ятмый торган бер адашу гына, әлбәттә. Әдәби телнең чыганагы һәм материалы гомумхалык теленнән тора. Икенче төрле әйткәндә, әдәби тел гом у мха л ы к, бердәм м i1 л л i1 тел ней. әдәбиятта беркетелгән, уртак, нормалаштырылган торышыннан гыйбарәт күренеш ул. Шуның белән бергә, басым ясап әйтергә кирәк, әдәби тел әдәбиятта беркетелгән, фәнни калыпка салынып уртак норма хәленә китерелгән булуы һәм массалашуы аркасында, шушы халык телендә яшәп килә торган җирле диалект һәм сөйләшләрнең эреп бетүләрен тизләтергә ярдәм итә. Билгеле, әдәби тел дә кинәттән генә килеп чыкмаган, бәлки, эпохалар барышында туып, акрынлап үскән, камилләшкән. «Җитештерүнең тагын да алга китүе, сыйныфлар килен чыгу, язу килеп чыгу, дәүләт туу һәм анык идарә итү өчен азмыкүпме тәртипкә салынган язу эшенә мохтаҗ булуы, тәртипкә салынган язу •                      8 И. В. Сталин. «Марксизм һәм тел гый- • леме мәсьәләләре», Татгосиздат, 1951 ел. 23 бит. 9 Шунда ук, 19 бит. эшенә тагып да күбрәк мохтаҗ булган сәүдәнең үсүе, китап басу станогы килен чыгу, әдәбиятның үсүе,-- менә болар барысы да телнең үсешенә зур үзгәрешләр керткәннәр»’,— дип өйрәтә И. В. Сталин. Юлбашчының бу күрсәтмәсе әдәбиятта беркетелгән телнең формалашу тарихы кайчаннан башлануын һәм аның үз чиратында гомумхалык теле алга китешенә нинди зур йогынты ясаган булуын анык билгели. Әдәби телнең нигезе кабиләләр үзәкләшү, ал арның уртак экономика, уртак культура, уртак дәүләт, идарә һәм әдәбиятта беркетерлек уртак, бердәм тел төзи алу баскычына күтәрелгән халыклар барлыкка килү процессында салына. Бүгенге көнне яшәп килә торга’! б а р л ы к х а л ы кл ар, MI I Л Л этләр нен әдәби телләре дә феодализм шартларында туганмы дигән сорауга урын юк булса кирәк. Чөнки җәмгыять үсешендә гомуми законлылык белән беррәттән, һәрбер халыкның формалашу үзенчәлекләре бар. «Шуңа күрә телне һәм аның үсеш законнарын җәмгыять тарихы белән, өйрәнелә торган телнең иясе, иҗатчысы һәм гәүдәләндерүчесе булган халыкның тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә өйрәнгәндә генә аңларга мөмкин»8 9, — дин өйрәтә безгә И. В. Сталин. Әдәби тел гомумхалык теленә нигезләнә, бүтәнчә була да алмый. Ләкин, бер яктан, гомумхалык теле, ; икенче яктан, диалектлар белән әдәби тел арасындагы мөнәсәбәт : барлык чорларда да бертигез, бер үк күләмдә булмый. Феодаль тар- ’ каулыклар хөкем сөргән шартларда з телнең әдәбиятта беркетелеше чагыштырмача йомшак, таркау хәл кичерә. Монда, диалектларның i үзәкләшүләре тиешле көчкә ия бул- ; маганлыктан, әдәби телдә дә чуар- һ
117 
 
лык яши, аның нормалашу дәрәҗәсе бик башлангыч баскычта тора. Шуның белән бергә, феодаль аристократия кәефенә ипләштерел- гән килеш, бу чордагы әдәби тел бик нык жаргонлаштырылган була. Менә шушы сәбәпләрнең барысы бергә феодализм чорындагы әдәби телне тар мәгънәдәге «китап теле», ягъни күпчелеккә аңлашылмый торган хәлгә куялар. Буржуазиянең өстенлек алуы, капиталистик мөнәсәбәтләр урнашу белән, әдәбиятта беркетелгән һәм үсүенә комачаулый торган барлык киртәләрне алып ташлаган милли әдәби тел булдыру мәсьәләсе көн тәртибенә баса. Гомумхалык телендә яшәп килгән диалектлардан берсе үзәк итеп алына, әдәби телнең нормалары шушы диалектка нигезләнеп, калган диалектлар шуңа буйсындырылалар. «Товар производствосының тулы җиңүе өчен буржуазиянең эчке базарны яулап алуы кирәк, бер телдә сөйләшә торган халыкның территорияләрен дәүләт итеп тупларга, бу телнең үсеше һәм аны әдәбиятта беркетү юлындагы һәртөрле тоткарлыкларны бетерергә кирәк»,10 — дип билгели бу процессны В. И. Ленин. Билгеле, бу сыйнфый тел булмый, бәлки шул ук гомумхалык теленә нигезләнгән һәм, әдәбиятта беркетелгән килеш, буржуазиянең базар интересларына хезмәт итте- релгән тел чараларыннан гыйбарәт була. «Яшь буржуазия өчен төп мәсьәлә— базар. Үз товарларын үткәрү һәм бүтән милләт буржуазиясе белән конкуренциядә җиңеп чыгу — аның максаты шундый. Шушыннан аның «үз», "«туган» базары белән үзен тәэмин итү теләге килеп чыга. Базар — буржуазиянең милләтчелеккә өйрәнә торган беренче мәктәбе ул» 11 12; Бу билгеләмәдә гомумән буржуазиянең психологиясе, тормышка карашы бөтен тулылыгы белән ачыла. Капиталистик җәмгыятьтә го- муммилләт культурасы, гомуммил ләт теле, әдәби тел кебек төшенчәләрнең барысы да «үз», «туган» базар файдасына буйсындырыла. Шуңа күрә дә бит, чагыштырмача эшкәртелгән, киң тотылышка кергән булуына да карамастан, капиталистик җәмгыятьтәге әдәби тел дуамаллыктан арынып җитә алмый.                      10 «Большевик» № 8, стр. 44. 1951 г. А. Морд н н о в, Г. Санжеев «Некоторые вопросы развития младописьменных языков народов СССР». 11 В. И. Лен и и. Сайланма әсәрләр, 1 том, 755 бит. Татгоснздат. 12 И. В. Сталин. Әсәрләр, 2 т., 342—343 битләр. «Социалистик революциягә чаклы әдәби телләр дуамал (стихийно) төзелгән булсалар, социалистик милләтләрнең әдәби телләре дуамал төзелмиләр, алар безнең партиябезнең Ленинча милли политикасы, марксизм-ленинизм принциплары. ' фән нигезендә, халыкларның телләрен җентекләп өйрәнү нигезендә төзеләләр» Ч Бу, һичшиксез, дөрес билгеләмә, һәм без менә шундый принципиаль моментларны киң күләмдә алып чишү юлы белән генә капиталистик милләт теле белән социалистик милләт теле арасындагы төп аерманы объектив чынлыкта билгели алачакбыз. Авторларның бу тезисы милләтнең үзе һәм гомуммилли телнең мәгълүм иҗтимагый шартларда барлыкка килгән тарихи категория булуын инкарь итми. Монда сүз әнә шушы тарихи шартларда барлыкка килгән әдәби телнең формалашу, дөресе, формалаштырылу процессы турында бара. Капиталистик җәмгыятьтә хосусый милеккә, капиталга нигезләнгән анархия патшалык итә һәм менә шушы башбаштаклыкның буржуаз милли әдәби тел төзелешендәге чагылышын түбәндәге конкрет моментларда күрәбез. Беренчедән, иң ачык анархия — буржуаз милли әдәби телнең гомумхалык теленә нигезләнеп тә, эштә исә, төрле юллар белән аны читләтү тенденциясенең яшәп килүе. Бу хәл исә, конкрет алганда, җирле диалектларның берсен генә әдәбиятта активлаштырып та, калганнарын читләтү, хәтта аларга каршы антагонизм тудырудан тора. Моның иң ачык мисалы
118 
 
итеп, татар буржуаз милли әдәби теле яшәгән чордагы фактларны китерергә мөмкин. Мәгълүм ки, татар буржуаз милли әдәби теленә нигез итеп урта диалектның Казан арты сөйләше алына. Калган диалектларны исә шуңа көчләп буйсындыру юлы тотыла. Көчләп буйсындыруның методы ул диалектларны бөтенләй татар теле итеп санамаудан гыйбарәт була. Моның дөрестән шулай булганын күп кенә фактлар күрсәтәләр. Мәсәлән, Шәриф Камалның революциягә чаклы чордагы хикәяләренә татар буржуаз «тәнкыйтьчеләр» нәкъ менә шул яктан торып ябырылалар, Шәриф Камал әдәби телебезне мишәр теле белән чүпли, дип кычкыралар. Габдулла Тукаевны исә шул ук «тәнкыйтьчеләр» шигырьгә гади халык сүзләре кертә, «шигъриятне», «нәфислекне» боза, дип шелтәлиләр һәм Дәрдемандның жаргонлашты- рылган тел алымнарын «идеал» дәрәҗәгә күтәреп маташалар. Икенчедән, буржуазия, сыйнфый интереслары басымы астында, гомумән телгә битараф мөнәсәбәттә кала алмый. Ул, киресенчә, телне үз файдасына, үзенең эксплуатациясен мәңгеләштерү максатына хезмәт иттерергә омтыла: аңа үзенең аерым лексиконын, терминнарын һәм «нечкәртелгән» тәгъбирләрен кертү, урнаштыру политикасын беренче чиратка куя. «Бу яктан алганда бай сыйныфларның халыктан аерылган һәм халыкны дошман күрүче югары катлаулары: дворян аристократиясе, буржуазиянең югары катлаулары бигрәк тә аерылып торалар. «Сыйнфый» диалектлар, жаргоннар, салон «телләре» барлыкка килә. Әдәбиятта еш кына бу диалектларны һәм жаргоннарны тел, дип ялгыш квалификациялиләр: «пролетариат теленә», «крестьян теленә» капма-каршы булган «дворяннар теле», «буржуазия теле» диләр» — ди И. В. Сталин. Шул рәвешчә, И. В. Сталин «яңа тәгълиматның» антимарксистик формулаларын фаш итте һәм бердәм милли телнең хуҗасы халык, милләт икәнен ачып бирде. Буржуазиянең үзенә аерым теле юк һәм андый нәрсә була да алмый. «Буржуалар бердәм милли телне үзләренең                      13 И. В. С т а л и н. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 11 бит. 14 Шунда ук, 12—13 бит. 15 Маркс — Энгельс— Сталин о проблемах языка и мышления, стр. 265, 1933 г. Бу өземтәдәге галиматья (французча) татарча буш сүз, сафсата, чүбек чәйнәү, мәйсезлек сүзләренә туры килә. 16 В. И. Лен и н. Сайланма әсәрләр, 1 том, 214—215 битләр. сәүдәгәрлек лексиконы белән шакшыландырдылар, димәк, буржуаның үзенең сәүдәгәрлек жаргоны бар»13 14,— дип өйрәтә И. В. Сталин. ] Буржуаз идеологларның гомумха- лык теленә сөйрәп китергән спекулятив жаргоннарын марксизм классиклары фаш итәләр, буржуаның «теләнчелек фәлсәфәсен» бөтен дөнья каршында ачып салалар. К. Маркс Прудонның барлык фикерләрен «үтә ' тенденциоз спекулятив галиматья»15 дип атый. В. И. Ленин буржуазия язучы- ларының «фразачылык», «академизм», «гелертерлык», «галиматья» алымнары астында яткан сыйнфьп< пычраклыкларын ача һәм аларга каршы көрәшнең юлларын күрсәтә. «Социал-демократ булыр өчен,— дип өйрәтә В. И. Ленин, — эшче: алпавыт белән попның, түрә белән крестьянның, студент белән боеяк- ның экономик табигатен һәм иҗти- магый-политик йөзләрен ачык итеп күз алдына китерергә, аларның көчле һәм көчсез якларын белергә тиеш, һәрбер сыйныф һәм һәрбер катлау үзенең эгоистик омтылышларын һәм үзенең чыи «эчке ягын» яшерә торган, телдәй төшми торган фразаларны һәм һәртөрле софизмнарны төшенә белергә тиеш»16. В. И. Ленинның бу кисәтүе — большевизм тарихында буржуаз жаргончылык белән көрәш актуаль мәсьәләләрнең берсе булганлыгына ачык дәлил. Аңлашыла ки, марксизм классикларының бу өлкәдәге көрәше коры лингвистик карашларга, буржуаз формалистлар аңлаган берьяклы «экспрессивлык» өчен тартышларга түгел, бәлки тирәнтен принципиаль нигезгә корылган була. Бу көрәш пролетариат идеологиясенең өстен
119 
 
леге, социализмның җиңен чыгуы өчен көрәшнең органик бер өлешеннән гыйбарәт була. Һәм моның шулай икәнлеген тагын да ачыграк күзаллау өчен, В. И. Ленинның махистларга биргән бәясен китерү җитә. «Су җир өстендә, җир кит өстендә, кит су өстендә. Махиың «элементлары», «Авенариусның координациясе һәм интроекциясе бу буталчыкны һич тә бетермиләр, бәлки мәсьәләне караңгыландыралар гына, галимнәрчә философик сафсата белән эз югалталар гына», — ди В. И. Ленин һәм шунда ук «Безнең рус махистлары күбесенчә оялаоя- ла бу профессорча галиматьяны читләтеп үтәләр һәм тик сирәк кенә хәлләрдә укучыга (аны миңгерәүләндерү өчен) нинди дә булса «экзистен- циал» һ. б. ш. белән тондыралар» ’. Буржуаз философиянең тел алымнарындагы күпертелгәнлек, «сайланма» терминнар белән мавыгуы аның сыйнфый интересларына нигезләнгән булуын В. И. Ленин аяусыз фаш итә. Димәк, буржуа ялчылары әнә шундый «нечкә» сүз-терминнарны укучыны миңгерәүләтү, аның саф аңына сөрем төшерү максаты белән тудырган булалар. Марксизм-ленинизм әдәбияты, әнә шул «сыйнфый» диалект, жаргончылык күренешләренең һәр төрен фаш итеп, гомумхалык телен әдәбиятта беркетү өчен зур көрәш алып бара. Чын-чыннан гомумхалык тел байлыгына нигезләнгән милли әдәби телләр социалистик җәмгыятьтә Советлар иле шартларында барлыкка килделәр. Милли әдәби телнең, бер яктан, диалектларга, икенче яктан, гомумхалык теленә мөнәсәбәтен тагын да киңрәк күзаллау өчен, И. В. Сталинның түбәндәге күрсәтмәсен үзләштерергә тиешбез. Мәгълүм ки, К. Маркс белән Ф. Энгельс милли телләрнең формалашу, барлыкка килүләре өч төрле юл белән һәм өченчесе экономик һәм политик үзәкләшү нигезендә, диалектларның 
1 В. И. Лепи н. «Материализм һәм эмпириокритицизм», 86—87 битләр. бердәм милли телгә туплану юлы белән булган, дип аңлаталар. Менә нәкъ шул турыда барган сүз уңае белән, И. В. Сталин, «Маркс югары форма 
                     17 И. В. Ста л и н. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре». 12 бит. 18 И. В. Сталин. Әсәрләр, 2т., 328 бит. 19 Шунда ук, 333—334 битләр. 
булган бердәм милли телнең кирәклеген һәм түбән формалар булган диалектларның аңа буйсынганлыгын таныды» ’,—ди. Даһиның бу билгеләмәсе, барыннан да элек, милли тел белән диалектлар арасындагы мөнәсәбәтне ачып бирә: милли тел — югары форма, диалектлар исә, түбән форма булып калалар. Ник дисәң, диалектлар милли телгә тулысыңча буйсыналар. Монда, шул рәвешчә, диалектлар гомумхалык теленә (мәсәлән, феодализмдагыча) мөнәсәбәттәгечә генә калмыйлар, алар тулысынча буйсыналар һәм бетү, эреп бетү юлына басалар. Шул ук җирлектә бердәм милли телнең әдәбиятта беркетелеше дә киң күләм ала. Боларның барысы да кешеләр арасындагы милли бергәлек, милли гомумилекне тудырган дүрт шартның табылуы белән билгеләнә. «Милләт, — ди И. В. Сталин,— кешеләрнең раса һәм кабилә гомумн- леге түгел, бәлки аларның тарихи рәвештә оешкан гомумилеге ул» 17 18. Менә шушы тарихи оешканлык, милләт формалашу өчен, дүрт билгенең табылуын таләп итә. И. В. Сталин үзенең 1913 елны язган даһи хезмәтендә («Марксизм һәм милли мәсьәлә») ул билгеләрне түбәндәгечә аңлатты: «Милләт, — ди И. В. Сталин, — кешеләрнең тарихи рәвештә оешкан ныклы гомумилеге, бу гомумилек телнең, территориянең, экономик тормышның һәм культура гомумилегендә гәүдәләнә торган психик төзелешнең гомумилеге нигезендә барлыкка килгән була»... «Шул әйтелгән билгеләрнең бөтенесе бергә булганда гына, милләт була ала»19. Әнә шушындый катлаулы һәм ти- рәнтен тарихи шартлар милли тел
120 
 
нең чагыштырмача киң күләмдә үсеп китүенә җирлек булып торалар, һәм ул инде монда югары форма тел булып әверелә. «Шушы вакыт эчендә кабиләләр һәм халыклар вакланганнар һәм аерылганнар, аралашканнар һәм кушылганнар, ә аннары милли телләр һәм дәүләтләр килеп чыккан, революцион переворотлар булган, иске иҗтимагый стройлар яңалары белән алышынган. Болар барысы да телгә һәм аның үсешенә тагын да күбрәк үзгәрешләр керткәй» 1,— дип өйрәтә И. В. Сталин. Димәк, эпохалардан эпохаларга күчә килгән озын һәм катлаулы тарихи шартларда гомумхалык, го- муммилләт телләре, әдәби телләр һәм диалектлар формалашканнар. Боларның берсе дә үзенә аерым телләр түгел, бәлки бер бөтеннең аерым күренеше һәм ү’сеше генә булып торалар. Татарның гомумхалык теле, милли теле, әдәби теле һәм диалектлары мәсьәләсенә кыскача гына тукталыйк. Татарлар милләт булу баскычына менеп җитә алганнармы, үзләренә милли культура төзи алганнармы, шулай ук аларның милли теле булганмы, дигән мәсьәләләр тирәсендә байтак кына фикер көрәштерүләр булып үткәнлеге безгә мәгълүм, һәм алар турында инде сүз кузгатуның да кирәге юк. И. В. Сталин бу мәсьәләне гениаль тирәнлектә чишеп бирде. Буржуаз милләтләрнең социаль- тарихи чынысы һәм капиталистик Россиядә яшәүче халыклардан кайсылары буржуаз милләт төзү баскычына менеп җиткән булулары турында сөйләгәндә И. В. Сталин: «Безнең илебездә пролетариат диктатурасы һәм Совет строе урнаштырылганга кадәр Россиядәге рус, украин, татар, әрмән, грузин милләтләре һәм башка милләтләр шундый *ук буржуаз милләт иделәр» 20 21, —ди. Димәк, мәсьәлә ачык. Тарихның мәгълүм баскычында, башка халык- 
1 И. В. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 23—24 битләр. 2 И. В. Ста л и и. Әсәрләр, 11 т., 372 бит. лар Һәм милләтләр кебек үк, татарлар да халык һәм милләт булып, аларның теле- дә гомумхалык, гомуммилләт теле баскычына 
                     20 «Волжские булгары», 44 бит. 21 Шунда ук, 83 бит. 22 Шунда ук. 
менгән булырга тиеш, һәм без шушы мәсьәләне чишми торып, аның бердәм милли телен таба да алмыйбыз. Тәбрик итәргә кирәк ки, соңгы ун ел эчендә тарихчыларыбыз Идел буе татарлары тарихын өйрәнү буенча зур хезмәт күрсәттеләр һәм моңарчы томан, сөрем астында яг- кан тарихи фактларны ачтылар. Тарихчы-болгарчы проф. А. П. Смирновның «Волжские булгары» (1951 елгы басма, 275 бит) дигән хезмәте бу өлкәдә әһәмиятле чыганаклардан берсе санала ала. А. П. Смирнов, археологик һәм гомумән тарихи материалларга таянып, Идел буе болгарлары-татар- лары теленең төркиләшү процессын башлыча, өч этапка бүлә: а) VII—IX йөзләрдә Болгария территориясенең зур гына өлешенә төрки элемент хазарлардан керә. X йөзнең яртысында болгарлар хазарлар боендырыгыннан чыгалар һәм үзләренә мөстәкыйль дәүләт төзиләр. Бу дәүләт күп кабиләләр союзыннан гыйбарәт була. Шушы чорда ук инде күп кенә кабиләләрнең үзара кушылулары турында сөйләп була, ди һ б) X—XII йөзләрне А. П. Смирнов Идел буена төрки кабиләләрнең икенче агымы — өлешчә кыпчаклар килгән чор итен саный. «Шулай да монголларның басып алулары татарлар формалашу процессына монголоид сыйфат кертми. Тик кыпчак элементын гына көчәйтә» 2, — ди автор. Ниһаять, в) Идел буенда төрки элементы көчәюнең өченче фазасы итеп, А. П. Смирнов XIII—XIV йөзләрдә Болгар шәһәрләренә Урта Азиядән һөнәрчеләр килүне саный22. Автор, «Идел буе татарларының формалашулары озак һәм катлаулы була. Аны монголлар басып алудан башлап кына санарга ярамый; бу чор татарларның этногенезына бик
121 
 
аз яңалык керпе»23,— дип чынбарлыклы нәтнжә чыгара. Белгечнең бу фикерләре, һичшиксез, телче, әдәбиятчыларга шактый ышанычлы юнәлеш бирә. Ләкин монда ачык бер хакыйкатьне басым ясап, әйтергә кирәк. Югарыда саналган хазар, кыпчак, Урта Азия төркиләре телендәге үзенчәлекләр нидән гыйбарәт булалар һәм алар- ның кушылмасы җирле болгар-та- тар теленә нинди үзенчәлек бирә — бу проблемалар әле бүген дә ачык калалар. Чөнки тюркология әлегә мондый детальләрне ача алудан ерак тора. Моның өчен гомумән төрки телләр тарихына караган төп һәм катлаулы мәсьәләләрнең деталь өйрәнелүләре таләп ителә. Без бу урында андый проблемаларны чишү бурычына керешмибез дә һәм керешә дә алмыйбыз; тарих тарафыннан расланган фактлар белән генә эш итәбез. X йөздән башлап болгар дәүләтендә язу культурасы башлана. Идарә, сәүдә мөнәсәбәтләрен юлга салу, алып бару таләпләренә азмыкүпме җавап бирерлек әдәби телгә нигез салына. Бу тел, гомумхалык теленең әдәбиятта беркетелгән, дөресе, беркетелү юлына баскан торышы рәвешендә, шушы чорларда туган язма һәм авыз әдәбиятына хезмәт күрсәтә. Шуның белән бергә, туып, формалашып барган дворян аристократиясенең телгә мөнәсәбәтен ачык күрсәтеп торган жаргончылык та XIII— XIV йөз болгар-татар әдәби телендә инде сиземле төс алган була. Моны хәтта шул чорның эпнтафик әдәбияты телендә дә ачык күрәбез; аерата Алтын Урда чоры саран әдәбияты телендә бу хәл зур күләмле булып чагыла. Бүгенге көнне, кулда булган материаллар һәм аларның өйрәнелү торышыннан чыгып, гомумболгар- татар теленең әдәбиятта беркетелү процессы турында түбәндәгеләрне терки алабыз. Гомумболгар-татар теленең нигезе VI— X йөзләр аралыгында салына. X—XV йөзләрдә шушы гомумхалык теленә корылган әдәби тел формалаша. Феодаль җәмгыятькә хас таркаулык җирлегендә, әдәбиятта беркетелгән телнең җирле диалектларга мөнәсәбәте һәм «сыйнфый» диалект белән чуарлануы шактый үзенчәлекле була. Бу үзенчәлек, бер яктан, язма әдәбият телендә төрле диалект (җирле диалект) элементларының янәшә яшәп килүләре, икенче яктан, кайбер                      23 «Волжские булгары», 82 бит. 1 И. В. Сталин. Әсәрләр, И том, 373 бит. 
памятникларның гомумхалык теленә бик якын торып та, кайберлә- ренең «нечкәртелгән» жаргоннар белән сугарылган булуларыннан тора. Мәсәлән, эпитафикада «җиат җүр» белән «йите йөз» формаларының янәшә яшәп килүләре, шуның белән беррәттән. ул текстларның бер төре гомумхалык телендә язылып та, әмирләр, вәзирләр, гомумән аристократиягә куелган башбаталар текстларының саф гарәпчәләп жар- гонлаштырылган булулары, «Йосыф — Зөләйха», «Кисекбаш» кебек әсәрләр телендә, җирле диалектлардан бераз читләшү рәвешендә, угыз элементларының; «җәмҗәмә»... «Мәхәббәтнамә», «Хөсрәү вә Ширин», «Нәһҗел фәрадис» һәм Мөхәммәдьяр әсәрләрендә җирле болгар, кыпчак диалектларына якын тору — боларның барысы да, шушы, ягъни борынгы язма әдәби телнең сыйфаты турында сөйлиләр. Безгә мәгълүм булган XII—XVI йөз аралыгында язылган болгар- татар әдәбиятының роман, поэма, ода, хикәя, новеллалары әнә шушы телнең әдәбиятта беркетелү дәрәҗәсенең күрсәткече булып торалар. XVI—XIX йөзләр дәвамында әдәби телнең җирле диалектларга, аерата урта диалектка якынаюы тагын да көчәя. Бу чорда, белгәнебезне, Мөхәммәдъяр хикәяләре теле стилен үстерү барган саен көчәя. Г. Җ. Кандалый шигырьләре гомум- татар телендә язылу югарылыгына күтәреләләр. Бу чорда, шуның белән бергә, әдәби телнең фәнни-популяр жанрына нигез салына. «Жамиг-эл тә- варих», «Тәварихыл-болгария» (XVI йөздә язылганнар), «Вәсыятьнамә- 


 
ләр» (XVIII йөз) һ. б. әнә шушының үрнәкләре булып торалар. Шул рәвешчә, гомумболгар-татар теленең әдәбиятта беркетелеше XIX йөзгә килеп кергәндә, феодализмга лаеклы рәвештә, шактый ныгый һәм гомуммилли тел төзү өчен база була алу хәленә үсен җитә. XIX йөзнең соңгы яртысы XX йөзнең тәүге 10 елы — бу, татар халкының капиталистик милләт теленең исә гомуммилләт теленә әверелү чоры булып тора. Татар бердәммилли теле урта диалектының Казан арты сөйләшенә нигезләнә һәм инде монда әдәби телнең дә диалектларга мөнәсәбәте конкретлаша: аның төп нормалары әнә шушы сөйләштән алынып за- конлаштырылалар. Татар милли материаллары тиеш дигән булып үткән турында тукталып тормаска булдык. Бу үзенә аерым һәм зур мәсьәлә. Советлар иле шартларында бөек бер социалистик семья булып яши торган милләтләр —болар, яңа милләтләр, социалистик милләтләр. «Бу яңа милләтләр, — ди И. В. Сталин, — капитализмны бетерү нәтиҗәсендә, иске, буржуаз милләтләр базасында, ул милләтләрне социализм рухында, тамырыннан үзгәртү юлы белән килеп чыктылар һәм үстеләр» Хәзерге көнне татар милли теле, чынчыниан ирекле тормыш шартларында, Ленин — Сталин милли политикасы 
кояшы астында үсә, кешеләрне коммунизм рухында тәрбияләү хезмәтен үти. Хәзерге татар милли әдәби теленең гомумхалык теленә һәм андагы җирле сөйләш, диалектларга мөнәсәбәте беркайчан да күренмәгән һәм күренүе мөмкин дә булмаган формада үзгәрде. Барыннан да элек, социалистик милләт теле, сыйныфсыз җәмгыять теле буларак, «сыйнфый» диалект, жаргоннардан тулысынча арынды. Татар телеиен җирле диалектлары бүгенге көнне кызу темп белән гомуммилли тел эчендә эреп баралар. Хәзерге татар теленең лексик фонды һәм лексик составы эпохалар буена тупланып килгән хәзинәне активлаштыру һәм семантик яктан баету нигезендә үсә, киңәя бара. Аның грамматик чаралары да шулай ук яңа сүзләр формалаштыру, киң фикерләр тәгъбир итү сәләтен көннән-көн 
көчәйтү юлы белән үсәләр, шомаралар, фәнни эшкәртеләләр. Хәзерге татар теле, гарәп, фарсы алымнарыннан — күпчелеге «сыйнфый» жаргон булып сакланган архаистик лексиконнан тулысынча арынган килеш, рус теле аркылы кергән интернациональ лексиконнан иркен файдалана алу югарылыгында тора. Бөек юлбашчыбыз И. В. Сталинның тел турындагы гениаль хезмәтләре татар телен фәнни эшкәртү, аның потенциаль сәләтен тагын да киңрәк һәм тулырак активлаштыруга зур ярдәм итә.