Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЕЛ ТАСМА



Җемелдәсен бу җыр аркылы Туган җирне сөюем ялкыны. Җәйге тын юл. Кичке горизонтка Алтын читле болыт асылган, — Батып бара торган кояш өчен Уртасыннан капка ачылган. Кояш байый, кереп комач төскә, Текәп кырга соңгы карашын; Салмак кына җәелә кичке эңгер, Дөнья — моңсу, җил юк. Дала — тын... Әнә трактор кырга нурын сузды, Яшь ай керде болыт астына. ... Җилтерәтеп чыбык тарантасны, Җирән кашка алга ашкына. Ашыга-ашыга чаба көр, юртак ат, Тояк белән тузан умырып, — Яшь парторг Әнвәр Тимергалин Тарантаста бара утырып. Кичке тын юл. Уйлар. Кичерешләр. Рәхәт тә соң андый чагында! Председатель Вафин, кырын ятып, Җырлап бара Әнвәр янында. Тавыш дисәң — бер дә әллә каян Алмагандыр барып әҗәткә,— Председатель Вафин юлга чыкса, Җырлап бара шулай, гадәттә. Вафин Харис — «Ялкын» колхозында «Хуҗалыкның өлкән хуҗасы»,— Туган-үскән кырын ныграк сөйде, Бик килсә дә актер буласы. Вафин — җитез. Эштә тынгы белми, һәр җиргә дә барып өлгерә. Барын белә: әйтик, Фәсхи нишли, Хәбир ничек өргеч өрдерә. Килә, туктый сарай каршысында, Малайларга камыт рәтләшә; Аннан китә: сарык фермасында Ветсанитар белән гәпләшә. 

 
Ул да булмый, чыгып сушилкадан, Барып карый келәт түбәсен; Вафин — кырда, Вафин — ындырларда, Бүлмәсендә сирәк күрәсеи. Вафин җырлый. Көчле тавыш белән Тора төсле дала калтырап. Әйтеп куйды Әнвәр: — Өздер, туган! /Кырлаганда уйлау яхшырак! Вафин җырлый. Кашка салмак атлый, Калды артта Сазлы буйлары. Җәелә һаман таңгы яктылыктай, Парторгның якты уйлары... Җирән кашка атлый пошкырынып, Юл бик кыен. Тузан, тузан күп! Рәхәт ләкин кичен җәйге кырда, Бар нәрсә дә якын, туган күк... 
... Эх, нәрсә бар җирдә кадерлерәк Туган илдән, туган ягыңнан? Монда синең бөтен балачагың, Атлап узган төсле яныңнан. Әй туган як, көчем, мактанычым, Синең исмең — йөрәк түремдә. Минем бишек синең күкрәгеңдә Тирбәләдер төсле бүген дә. Тудым, үстем синең туфрагыңда, Тамырларым китте тирәнгә. ... Дүрт аяклап башта чыгып бастым Йорт алдына үскән чирәмгә. Беренче кат шунда синең җилең Тарап үткән минем чәчемне; Кычытканың кулны чагып алгач, Агызганмын сиңа яшемне. Беренче кат шунда синең күгең Җемелдәгән минем күземә; Пыяла кереп, нәни табанымнан Тәүге каным тамган үзеңә... Үстем синдә. Булса ертыкларым Синең җебең белән җөйләдем, — Иң беренче тирән мәхәббәтем, Гомерлеккә диеп сөйгәнем! Әкиятләрең, җырың-моңың белән Канатланды сабый чакларым; Иң беренче кабат, китап тотып, Хәрефләрне таный башладым. Ә аннан соң, көзге көләч көндә Ачтым килеп мәктәп ишеген,— Акбур белән яздым, тормышымда Иң тәүге кат, Ленин исемен. Ә аннан соң... Кызыл галстуктан Ал нур төште, балкып, йөземә, — Еллар үтте... мәктәп төшендерде Китапларның серле теленә... Туган җирем, сиңа багышладым Йөрәгемнең бөтен җылысын; Беркайчан да минем өсләремә Чыгармадың кайгы болытын. 

 
Якын бар да синең басуларда Кышкы буран, җәйге тузан-җил... Әй син, минем бәхет-мәхәббәтем, Туган авыл, газиз туган җир! Истә барсы: булды кыен еллар... Зур юл үттек, күпне кичердек. Исмең белән керде архивларга Дивизиямдә соңгы исемлек... Эссе чакта синең җиләс җилең Искәнсыман булды янымда. Сине уйлап күпме саташмадым Медсанбатта яткан чагымда! Төшкә керде бик еш синең өйләр, Кышкы таңда ак шәл ябынып. Орден алдым. Шунда анкетамда Синең исмең калды язылып... Үттем кичеп бетон киртәләрне, Утның — зурын, юлның — авырын. Сугышчының соңгы адресында — Медальонда йөрде авылым. Вакыт җитте. Алда ерткыч өнен Каплап торган стена ишелде. Рейхстагка яздым фамилиямне, һәм шунда ук — синең исемне. Сөям синең бөтен барлыгыңны, Бәхетемнең алтын тоткасы, Киң туган ил — Ватан картасының Иң гади һәм нәни ноктасы!.. ... Хыяллардан, уйдан айнып китеп, Әнвәр кырга күзен төбәде. Күрше колхоз. Тагын парторгның Сөенү белән типте йөрәге. Җәйрәп яткан кырга күктән ак ай Сыек зәңгәр нурын тарата. Күрде Әнвәр: юлдан ерак түгел Үсеп утыра яшь бер полоса. — Иптәш Вафин, кара хәзер инде Аерып була хәтта кич белән! — Үсә бит, ә!—диде председатель Җырдагыдай тирән хис белән. — Хәзер инде, хәзер... иптәш Вафин, Табигатькә һөҗүм башланды! «Эх!—дип сузды тагын председатель,— Хәтерләсәм яшьрәк чакларны...» Тарантаста бара җыр белән уй, Җирән кашка атлый. Дала — тын. Ак ай кочып алган дөнья йөзен, Җәеп җиргә көмеш канатын... Очсызчиксез ялан... Ул бер яктан Данлы Волга белән чикләнә. Монда — икмәк, һәм бу юмарт җирне Мактамаган халык тикмәгә. Иркен кырлар... Илнең бодай белән, Арыш белән данлы, бай ягы; Далаларның тоташ ачык сырты Каспийгача җиткән Тау ягы! 

 
Иркен дала... Ләкин юк шул монда Терелтүчән урман һавасы. Елга сусыз, тигез, ачык кырлар — Район белән район арасы... Дала шул бу. Элек крестьянны Газаплаган бик еш корылык. Гасырларча, азгын, коры җилләр Искән һаман җиргә орынып. Ә кем белә? Бәлки җил дә аңар Каракомнан килеп исәдер, Чыгып бәлки Сальск даласыннан, Соңгы юлын тәмам итәдер... Дала шул бу. Монда күлләр дә юк, Елга белән чишмә ят аңа. Үткән чакта юлдан, тиргә катып, Тузан җыела синең якаңа. Агач дисәң инде — сирәк-мирәк, Юк бераз да урман әсәре. Буйга җитте шунда Тимергалин, Вафин Харис шунда яшәде... ... Сугыш бетеп, тагын өч ел үткәч, Хәбәр бирде илгә башкала: — Урман. Сулык. Кырга — яшел тасма! Табигатькә һөҗүм башлана! Партия бирде карар. Сүзләрендә — Киң, титан эш. Колач зурлыгы. — Котылырбыз тәмам корылыктан! һәр ел артыр уңыш муллыгы! Еллар үтәр... Ялан тынычлыгын Күмеп китәр урман шаулары. Ялтыр тасма булып, тирән сулар Җемелдәшеп торыр аннары! Әверелдереп чынга партиянең, Хөкүмәтнең зирәк карарын, — Хәзер менә нәни куакчыклар Яшәртәләр йөзен даланың. Сталин әйтте. Димәк, җир дә, җил дә Буйсынырга тиеш кешегә. Бөтен дөнья халкы таңга калыр Бөек илнең титан эшенә! 
... Вафин җырлый. Тузан, бөтерелеп, Уйнап кала көпчәк эзендә. Тимергалин сорый юлдашыннан: — Ничек булыр, Вафин, тегендә? Сиңа әйтәм, Вафин, ишетәмсең? Ничек булыр, нәрсә диярләр? — «Эх! — дип Вафин тагын җырын сузды: Бездә генә кызлар чибәрләр!» Вафин җырлый... Әйтче, андый чакта Ашкын хисне ничек тыярга? Әнвәр тагын, уйлап төрле уйлар, Чумып барды тирән хыялга. Төнлә очкан сукыр күбәләкләр Сыландылар килеп дугага. ... Кичке юлдан шулай, Вафин белән Тимергалин бара бюрога. 

 
Иң эчтә һәм төптә яралып, Килеп чыга бөтен яңалык. 
Төнге унбер. Райком бюросында Тикшерәләр мөһим мәсьәлә. Кызып китте бәхәс. Төрле-төрле Караш булды бер үк нәрсәгә. Мария Божан, райком секретаре, Тамак кырды менә җиңел чә; Карап куйды аннан арткы рәткә:- — Иптәш Вафин, ничек синеңчә? Торып басты Вафин — председатель — Буй-сын белән охшап имәнгә. Дулкынлана, ахры. Бераз вакыт Төбәп торды күзен идәнгә Якты йөзле, таза, өлкән бер ир. Карау.белән үзен сөярсең; Ләкин мыегы нечкә. Каләм белән Сызып кына куйган диярсең. Көяз мыек — аның үтеп барган Яшьлегенең соңгы билгесе. Эчке кер юк анда бер тамчы да, Җаны — ачык, күңеле — киң кеше. Кагып куйды өстен председатель, Төймәләрен тотып санады. һәм ул аннан, горур бер төс белән, Секретарьга төбәп карады. — Дөрес түгел, Мария Максимовна, Болар бар да—Алкин ялгышы. Берәүләрдә — зур эш, берәүләрдә — Фәлән белән төгән кайгысы! Шыгырдашты кинәт урындыклар, Пышылдашты Алкин тирәсе. Мозаффаров әйтте: — Сакланыгыз, Чәнечмәсен Вафин инәсе! Тынып калды Харис читенсенеп, «Бәлки, бәлки Алкин хаклыдыр?» Аңлатмакчы булып нидер шунда, Тамак кырды читтә кайсыдыр. — Минем чыгыш азрак тупас булса, Монда бәлки гаеп итмәсләр. «А» дидек бит. Булды. Ләкин хәзер «Б» дисәк тә вакыт, иптәшләр! Иптәш Божан, борын-борынгыдан Акшар авылы өчкә бүленгән. Укмаштырып бергә, кысып тот та, Партбюрога китер бүгеннән! Өч авыл бар. Хәтта юк-бар болыт Караңгылый килеп барысын. Гасырларча бергә татыганнар Корылыкның бөтен ачысын... Өч авыл бар: барсы бер үк җирдә, Бер үк хәтта—эчкән сулары. Бар да Акшар. Димәк, берсе — Түбән, Берсе — Урта, берсе — Югары. Язмыш уртак булды. Тик шулай да Аерым яклар бездә зур .иде, — 

 
Колхоз да өч: Димәк, берсе — «Чаткы», Берсе—«Очкын», берсе — «Нур» иде. Вакыт җитте, без бу аерымлыкны «Безгә киртә» диеп атадык: Бу өч колхоз — «Чаткы», «Очкын», «Нур»ны Бергә кушып, «Ялкын» ясадык. Бу эш булды. Әйбәт. «Ялкын» иттек. Колхоз бездә хәзер бер генә. Берләшүнең бөтен өстенлеген Күрми булыр бүген кем генә? Берләшүдән соң ук аңлап алдык: Каралмаган икән алгарак,— Куаклыклар бездә уйдым-уйдым, Берсе — монда, берсе — андарак. Өч колхоз да урман тасмаларын Гел үз-үзенә аерым утыртты. Кыенлыкны шушы чикләнүләр, Уйланмаган эшләр тудырды. Үскән — үссен. Сүз юк. Барсы кирәк. Җыенмыйбыз аннан качарга. Минем фикер: «Ялкын» кырларының Көньягында зурны ясарга. Кирәк безгә калын, тоташ тасма, Җилгә киртә булып калырлык,— Урман булып, «Ялкын» колхозының Бөтен кырын сакка алырлык! — Таныш нәрсә, чеп-чи новаторлык, Колхозыңның шулмы төп эше? — ... Чыкты Алкин — Авыл Хуҗалыгы Бүлегенең мөдир кешесе. «Пичәт басты» моңа Мозаффаров: — Нәрсә эшләр Әнвәр ялгызы! Иптәш Вафин, авыл советына Кергәләргә кирәк, ахрысы! — Репликалар! — Торып ручка белән Өстәл шакый Божан шул вакыт. Вафин сөйли: — Бетте. Актык сүзем: Яшел тасма — «Ялкын» буйлатып! — Ниләр уйлый сезнең партоешма, Тимергалин, синең карашың? — Иптәш Вафин хаклы. Нәрсә әйтим, Белеп сөйли эшнең чамасын. 
Әнвәр сөйли. Матур хыяллардан Китте кинәт ут күк кабынып. Яшьлек рухы, егет дәрте белән Тулдысыман бөтен кабинет. Тулы йөзле, спай, урта буйлы, Калкуланып тора күкрәге. Сөйләгәндә тирән рухланудан Җемелдиләр соры күзләре... ... Сорап куйды райком секретаре: — Конкретрак, Әнвәр. Мәсәлән? — Моңа җавап — минем «Коммунар»да «Нәрсә кирәк?» дигән мәкаләм! Башланалар Акшар кырларында Түбән Елга, Сазлы, Ярана, —  

 
Ләкин су юк. Су юк бездә хәзер, Корып бетте соңгы арада... Такырланды бөтен район кырын Кисеп үткән Сазлы үзәне... Сәбәп нәрсә? Дым аз. Урман да юк. Мәсьәләнең шунда үзәге! Иптәш Вафин хаклы. Ләкин бүген Күзне төбик тагын алгарак. Чикләникме ялгыз Акшар белән? Ниләр эшлик, ничек, кайдарак? Җилгә нәрсә? Белми колхозыңны, Белми синең район чигеңне. Килеп чыкса Тәрле якларыннан, Дилбегәсен тотар идеңме? Вакыт җитте хәзер. Ни дип безгә Кызыл карны көтеп ятарга? Минем фикер: бөтен район белән Бергәләшеп трасса ясарга! Кирәк безгә тоташ яшел трасса, Дала өстен ямьгә урарлык, — Акшар белән Дуван сызыгыннан Район кырын кисеп узарлык! Бу яшь урман, калын яшел трасса Бөтен район кырын ышыклар. Киртә булыр җилгә, тузаннарга Анда үскән яфрак-ылыслар. Бит бу фикер юктан башланмады, Чыгармадык казып һич аны. Бу тик бары халык йөрәгендә Тирән яткан уйлар мисалы! Нигә безгә трасса булдырмаска! Сорау да бу, шунда — җавап та! Шулай уйлый бездә партоешма, Коммунистлар шушы карашта! 
Гүләп куйды тагын Мозаффаров, Тулды бугай тәмам савыты: — Булыр, булыр, әгәр андый эшкә Пичәт басса авыл советы! — Новаторлык, имеш. Иллюзияләр! — Куйды чагып бүлек мөдире: — — Әйбәт үссен булган полосалар, Мәсьәләнең шунда мөһиме! Йөз ел кирәк андый урманлыкка, Тагын йөз ел — елга агарга! Киңәш бирәм, иптәш Тимергалин, Әйберләргә җитди карарга! Күбәйтегез урман тасмаларын, Зурайтыгыз ферма коесын! — Пичәт басам, Алкин. Әйдә ул тик Юк-бар хыял белән оесын! Шакып куйды тагын Мария Божан: — Бозмасакчы шулай тәртипне! Тирән тынлык. Зур эш, матур фикер Биләп алган һәр уй, һәр хисне. Торып басты менә Мозаффаров, Калын җилкә, пөхтә мыеклар. 
10 
 
— Бер сүз дә юк, Әнвәр, алга атла, Тик һаман да акыл җыеп бар! Куптарасыз даулы мәсьәләләр, Кампаниягә артык бирелеп. Күктә йөрмә. Җитте. Җиргә төш тә Уйлап кара, туган, син элек! Әнвәр иптәш, синең хыялларың Болар бар да яшьлек бәласе. Мозаффаров — каршы, Алкин — каршы, Тискәреләр — шулар, янәсе. Күрсәтегез зур эш, болай бушка Маташканчы күккә ашарга, — Җиңел бит ул, тотып берәүләргә «Артта» дигән пичәт басарга! Заман башка хәзер. Артта калды Прогресска таяк тыгар чак. Нәрсә булыр, әйтик, сезгә карап, Каш ясыйм дип, күзне чыгарсак? 
Алкин чыга: — Сездә куаклыклар Алган камап кырлар арасын. Сикермәгез күккә. Үссен шулар. Булдырыгыз тагын яңасын! Үпкәләшмик, иптәш Тимергалин, Кермәсәңче артык эчкәре! Синең бурыч — төрле түгәрәкләр, Полит-масса, партия эшләре. Ялгышмасам, «Ялкын» колхозында Үзең тагын ферма мөдире. Яхшы кара сыер, сарыкларны, Үрдәк, күркә, тавык-чебине! Кирәк түгел безгә иллюзияләр, Җилгә каршы хыял киртәсе. Планда юк бу. Андый авыр йөккә Чыдый алмый район җилкәсе! Болай да шәп. Бездә план белән Кырга хәзер тасма сузалар. Кайнашыгыз «Ялкын» колхозында, Бүтән җирдә— бүтән хуҗалар. Кайда, бармы план картасында Фантазияле андый сафсата? Чөнки бит бу «Ялкын» колхозының Потенциаль көчен какшата. Күтәрмәкче була Тимергалин Саламыннан тотып көлтәне. Уйлый булыр шулай, шау-шу белән Кузгатырга бөтен өлкәне. Дөрес, безгә кирәк полосалар, Андый түгел ләкин — күләме. Ясыйк бакча, алыйк силикатлар, Уңсын игене, үссен үләне. Берәүләргә кирәк почет, орден, Фамилиясен күккә ашыру. Андыйларда була яшел фетиш — Дальтонизм дигән авыру. Мария Божан карый редакторга: — Артем Ильич, синең уеңча?
11 
 
— Редакциягә килде йөз дә өч хат Әнвәр язган әйбер буенча. Их, шәп тә соң, Мария Максимовна, Матур уйлар чынга ашсалар! Бөтен район, шуңа нигезләнеп, Сузар тагын бүтән тасмалар. Мозаффаров каршы:—Сезгә нәрсә, Пичәтникләр иген чәчмиләр! Җавап бирде Вафин:—Әнвәр хаклы. Агрономнар: «идея — шәп», диләр. Алкин каршы:—Башка органнарда Моңа һич тә рөхсәт итмәсләр! Торып басты Мария Максимовна: — Минем фикер болай, иптәшләр! 
Туган-үскән якның һавасы, Комлы юл һәм җилле даласы Тыныч бүлмә. Трюмо. Картиналар. Ковер. Комод. Шунда гөл дә бар. Утырганнар-икәү өстәл янына — Берсе — Әнвәр, берсе — Гөлбәдәр. Ун көн элек кенә өйләнешкән Яшь демья бу. Яшь ир, яшь хатын. Парлы булып шулай гомерлеккә, Утырттылар семья бакчасын. Уртак хискә, тирән мәхәббәткә Сугарылган монда һәммәсе: Тышта искән җылы җәйге җилдән Өрелеп китә тәрәз пәрдәсе... Килеп керде пәрдә арасыннан Нурлы тасма уйный табында. — Әйдә, карчык, азрак кырга чыгып, Йөреп керик вакыт барында! Алар кырда... Тагын көндәгедәй Эчпошыргыч зәһәр эсселек... Күккә карау читен — ут катыш нур Килеп чәнчи күзгә без кебек. Чикерткәле, комлы иркенлектә Сайрашалар дала кошлары. Бәдәр атлый, тиеп билләренә Уйнап бара толым очлары... Кар төсле ак ефәк күлмәгендә Тәңкә-тәңкә кара түгәрәк. Бәдәр атлый. Аның тирәсеннән Уйнап бара назлы күбәләк... — Абау, Әнвәр, бигрәк шыксыз инде! Нинди агач? Кара килбәтен! Балачактан бирле күреп киләм, һаман шулай. Әйтче хикмәтен! ... Юлдан читтә — калку. Чокыр-чакыр. Үскән шунда ялгыз кирәмәт L 
кирәмәт— карама төреннән булган агач. Хәзер ул сирәк очрый. Булганына ла карама диләр. Мәҗүсиләрдә кирәмәттән курку бик зур булган. Ачлык елларында аның ботакларына төрле аш-сый һәм бүләкләр элеп киткәннәр. Чувашларда аңа табыну хәтта революциягә чаклы дәвам иткән. Безнең телдәге «кирәмәт» (кире, шыксыз) дигән сүз дә шуннан калган. (Автор.)  
12 
 
Шыксыз агач. Үзен һәр яктан да Тигәнәкләр алган тирәләп. Тамырсыман тупас. Кәкре-бөкре. Кош та курка килеп кунарга. Ямьсез агач. Үзен кем дә сөйми, һәм шомлы да төсле шуңарга. Аңламассың, бәлки ул шул килеш Мең-мең елдан бирле үсәдер; Бәлки бүген аңа җилен кагып, Туксанынчы гасыр үтәдер... Әйтерсең лә, калын, тутык калай — Сизми җилне бер дә яфрагы. Борынгыдан бирле күмелмәгән Чокыр-чакыр — бөтен яклары... Хәзер инде андый кирәмәтләр Бик аз очрый дала ягында. Билге булып ләкин начарлыкка, Калды бу сүз халык аңында. Әнвәр белән Бәдәр, җитәкләшеп, Борылдылар түбән болынга. — Анда рәхәт, Әнвәр. Безне дәшеп, Аңкып килде хуш-ис борынга! — Менә болын. Алар туктадылар. — Гөлбәдәрем, утыр бирерәк! Үзең болай, иркәм, әйбәт тә бит... — Син дә әйбәт. Ләкин кирерәк... — Тукта, Бәдәр, нинди матур бөҗәк! — Кил, ят, Әнвәр, монда, алдыма! Менә булды. Ялкау, кырынмаган... — Кырынырмын кичке алтыга... — Бирче тарак. Китер, тарап алыйм, Мамык үскән менә башыңа... — Синең белән рәхәт, Бәдәр җаным, Әллә ничек... Кайгы басыла. — Нинди кайгы?—Юк ла, болай гына... Бәйләнәсең сәбәп югында. — Кайгырасың булыр шунда берәр Онтылмаган кызың турында... — Юк сүз, Бәдәр. — Тукта, әйтче, Әнвәр, Ничек булды Божан фикере? — Сер бу, иркәм. Ни бит, тикшерелер... — Соң, шулай да? — Әлегә икеле. — Кемгә сер бу? Миңа? Звеноводка? Гаҗәп, Әнвәр, синең сүзләрең... — Ташла, Бәдәр. Булыр, вакыт җитәр. Серле менә синең күзләрең!.. 
... Тормыш шул бу. Дөнья нинди матур! Бөтен җирдә — яшәү рәхәте... Каланчадан төшкән шәүлә белән Вакыт саный кояш сәгате. Әнкәң итеп, ничек сыенмассың Бу ямьле һәм татлы тормышка? Гәүдәсеннән ун кат зур йөкне дә Сөйри кабып эшчән кырмыска. Акрын гына чирәм асларыннан Кәлтә елан китә шуышып.  
13 
 
Шатланалар дала чыпчыклары Чыр-чу килеп, уйнап, куышып. Дөнья шул бу. Үтәр законнарын, һәм үз сүзен итәр ничек тә... Бөтен кырны кисеп, пычкысыман, Чырылдамый юкка чикерткә. Нечкә билле тырыш бал корты да Гөлчәчәккә кунып бал ала. Күзгә карап шунда чирәм чыга, Күзгә карап бөҗәк ярала... Кызыл тунын кигән җитез камка Ашыгып үткән була шушында. Кулга алсаң — тере мәрҗәнмени — йөреп торыр синең учында. Нокта төсле нәни кызыл бөҗәк Менеп килә чәчәк очына, — Рәшә уйный нурда калтыранып, Арыш кырда серкә очыра... Эх, матур соң тыныч, тыныч тормыш! һәркем өчен юл бар, дөнья — киң. Сөй һәм сөел, семья, мәхәббәтнең Гүзәллеген таты көн дә син. Эшлә, уйлан. Матур хыял белән Омтыл, ашкын, иреш максатка. Эх, ничек соң яшәү бәхетеннән Йөрәкләргә рәхәт тапмаска? 
Дөнья шул бу... Бәдәр торып басты, Акрын гына өстен кагынды. — Сөям, Бәдәр, чәчең күзләреңә Төшеп торган сәер чагыңны! Сөям, Бәдәр, кичен җиләс җилдә Шыбырдаган сазлык камышын; Далаларның шаулы иркенлеген, Сыерчыкның, моңсу тавышын. Сөям, Бәдәр, көзге матурлыкны, Бакчаларда миләш тәлгәшен; Кышкы кичтә авыл кызларының Корып куйган тәрәз пәрдәсен... Иртән иртүк ферма шорнигының Сызгырынып аркан ишкәнен: Колхозымда лапас эчләреннән Аңкып торган дегет исләрен... — Әнвәр, Әнвәр, кара... Килче монда! Зәңгәр чәчәк. Нинди мөлаем... — Тукта, Бәдәр. Өзмә. МинехМ чәчәк. Беләсеңдер син дә, мөгаен... Зәңгәр чәчәк. Сабый вакытымнан Изгем минем. Сөям өзелеп, йокымсырый төнлә күзен йомып, Иртән китә тагын өрелеп... Смоленщина. Сугыш. Арышлыктан Үрләп үттем ерак араны... Зәңгәр чәчәк. Тотам. Күзем яшьле, Кулым канлы. Тезем— яралы... Мин бүген дә тирән уйлар белән Күзем төбим арыш эченә. 
14 
 
Чөнки тагын, күпне хәтерләтеп, Зәңгәр чәчәк илһам эчерә... Тынычлыкны телим, тынычлыкны! Телиммени пушка өргәнен, — Менә шундый алтын башакларны Сукыр пуля килеп өзгәнен? Телим, Бәдәр, шундый чәчәкләрне Таптамасын танк чылбыры... Тик һаман да сугыш чукмарлары, Котыралар, үләт кыргыры! 
— Тукта, Әнвәр, кара горизонтка, Күрмисеңме, болыт кисәге. — Дөрес, болыт. Димәк, әйбәт булыр. Койгаларга, ахры, исәбе. — Тукта, Әнвәр. Юк, юк, болыт түгел. Басып китте Акшар урамын! — Яңгыр дибез. Юк шул, бәгырькәем! Күрмисеңме тузан буранын! ...Әнвәр белән Бәдәр сизенделәр, Дөреслеккә чыкты юраган: Дулый-дулый, кырда тузан тузды, Әйтерсең лә шаулы ураган. Кереп тулды тузан борыннарга, Кереп тулды күзгә, авызга. — Очып китмә тагын, Гөлбәдәрем, Китер кулың, әйдә авылга! — Хәтәр җил бу... Әнвәр, куаклыклар... Куаклыклар... минем полоса... — ...йөгерделәр алар урманлыкка Тузанланып яткан пар аша. 
Тартышалар, торып җилгә каршы, Ике-өч еллык нәни куаклар... Сабый имән... Орчык кебек кенә, Тик шунда да нинди куәт бар! Кайсы-берсе ләкин көчле җилгә Чыдый алмый, җиргә сыенган. Өстен күмеп шунда кайберенең, Калкуланып тузан җыелган. — Башла әйдә, Әнвәр! — Тотындылар Яшел дусны йолып алырга, — Ауганнарын терәп турайтырга, Имгәнгәнен — бәйли барырга. Күп тә үтми, унлап ир, хатын-кыз Килеп чыкты авыл ягыннан. — Минем звено! — диде Бәдәр сөенеп. — Тотын, Сәрби! Башла, Фазылҗан! — Тузды тузан, тештә чытырдашты, Килеп керде күзгә, җиңнәргә. Урманчыкны яклап, бөтен звено Каршы торды азгын җилләргә. 
Кызыл шарга охшап, томанланып, Кояш карый кырга, көн — зәһәр. Эшли звено урман тасмасында, Шунда — Әнвәр, шунда — Гөлбәдәр.  
15 
 
Юл һәм тугай, яр һәм үребез, Үзгәртәбез барын үзебез! 
Җәелә кырда, иркен океансыман, Башакланып яткан арышлар, — Айлар буена җилгә буйсынудан, Барсы — кырын, барсы — авышлар. Бызылдашып очкан кигәвеннәр, Өстән узган торна төркеме... Кулда — башак. Ямьле, симез башак. Сөтләнүчән — арыш бөртеге! Күбәйделәр менә кигәвеннәр, Чебен, черки, шөпшә ишләре, — Алда — болын. Анда —печәнчеләр. Аңкып китте төтен исләре... Әбәт хәзер. Менә печәнчеләр Утырганнар кибән төбенә. Косилкалар эштә. Җитез колын Кешни-кешни яннан йөгерә. Килеп җитте Әнвәр. Карап куйды: — Бетерсәләр ярар иде дә... Кулын сузды барып бригадирга: — Эшләр ничек, Рәмзи, биредә? — Нәрсә чыдый минем батальонга, Штурм белән алга барабыз. Кызларыбыз җитез. Ялкын кебек, һәм шулай ук — Рәмзи агагыз! Көлештеләр. Рәмзи, печән учлап, Аткан булды шунда кызларга: — Черик-черик! Эх сез! Өйрәтермен Посып шулай сүзне тыңларга! — Ярый, Рәмзи, китәм. Үзең кара! Китәм дисең? Юлың каярак? Беләм, беләм. Бәдәр сагындырган. Килде монда ул да баярак... ...Әнвәр китте. Алда — звено белән Эшли менә аның Бәдәре. Агачларның төбен йомшарталар Галиябану, Сәрви, Һаҗәре. Әнвәр карый. Аңлый бөтен хәлне, Тик бер генә тапкыр күрүдән. Җирдә дым аз. Төпләр яргаланган, Басып китә әрсез чүп үлән. Чытырдыйлар басу билчәннәре; Еш-еш төшә китмән төпләргә. Басып кала бары куакчыклар «Урманчылар» узган төшләрдә. — Әнвәр абый! Әнвәр! — Хәзер генә Күрде звено аның килгәнен. Артка ташлап чәчен гадәтенчә, Җиргә куйды Бәдәр китмәнен. — Ялга, кызлар! Булды. Әнвәр килеп, «Ял да итми болар» димәсен. Әбәт җитте. Аннан кайберебез Эшкәртербез чокыр тирәсен! — Нихәл, Бәдәр? — Ярый, әйбәт бара, Бүген бетәр. Аннан — тегендә...  
16 
 
Утыр, Әнвәр. Менә куакчыклар! Ни дисәң дә урман эчендә! Яшь кыз Сәрви, азрак читенсенеп, Килеп басты Әнвәр алдына: — Тимергалин абый, бүген иртән Бәхәс булды бездә аз гына... Безнең район ярлы табигатькә, һич урыны юк борын чөяргә. Урман да юк, су да... Туган яклар Шундый булса ничек сөяргә? — Алай түгел, Сәрви, район — әйбәт. Мактанадыр моңа күбегез. Ләкин эш бар. Бөтен табигатьне Үзгәртәбез хәзер үзебез! Алда зур эш. һәр як, һәр район да Чорыбызның данын акласын. Шулай итик: бездән коммунизм — Кабул итсен бәхет бакчасын! Туган як һәм туган табигатьне Матурларга кирәк хәзердән. Тыңласагыз... сөйлим бер истәлек: Ул һаман да китми хәтердәй... 
Сугыш бетте. Безне җибәрделәр. Вагоннарга кереп утырдык. Тимер мичтә дулый көчле ялкын, Төн булса да китап укырлык. Сугышчылар кайта, һәммәсендә Орден, медаль тора ялтырап. Үзлегеннән шунда бәхәс китте: — Кайсы як шәп, кайда яхшырак? Бәхәс кызды. Шунда, кулын болгап, Әйтеп куйды кинәт сибиряк: — Эх, егетләр, тайгам исән булсын, Аннан башка миңа ни кирәк? Кышкы тайга. Тыныч, ап-ак урман. Чыршы-нарат бәскә каплана. Монда куәт, монда искитәргеч Мәһабәтлек белән тантана. Чаңгы белән карга пар юл салып, Атлый шунда Себер аучысы... Тайга зур ул, тайга — иркен дөнья, Ярымшарның хәтта — яртысы! Тайга, тайга! Җилле вакытларда Хәтәр монда урман тавышы. Моңлы җырга охшап, яңрыйсыман Давылларда Ермак сагышы... Барсы матур: поезд шавы белән Яңгыраган төне-көндезе, — Тайга өсләреннән гүләп очкан Самолетның кызыл йолдызы... Ярсып аккан тулы елгаларда Чыршы, нарат, кедр саллары; Урманнарда, такта заводында Электрик пычкы шаулары... Үттем зур юл, уздым Германияне, Әмма, малай, әйтәм чынысын:


 
Алыштырмам кебек һичнәрсәгә Тайгамдагы нарат ылысын! — Тайга, тайга дисең, ләкин, туган, Нәрсә тәмле минем өректән? — Сүзен'бүлде шунда сибирякның, Нарда яткан өлкән төркмән. НебитДагым минем, Аму-Дәрьям, Ни бар бездә — гүзәл шунысы: Миражланып яткан тыныч сахра, Каспиемның дымлы сулышы... Гөлле оазис, шанлы Узбой-Дәрья, Такырларда — дутар 1 моңнары; Кошка охшап очкан Ахаль-текин2, Ак, көмеш кыр — мамык кырлары... Иркен чүлем, әрсез саксаулым, Кара-Комның күчмә барханы... Вакыт җитәр: без дә гөлбакчага Уратырбыз комлы сахраны! Разведкалар килеп Кара-Комда Эзләнүләр күпме бармады, Автомобиль шины сырламаган Бер карыш та җире калмады. Җитәр бер көн, дуслар! Кара-Комда Сусыз яткан Узбой терелер, Үсәр чүлдә мамык, виноград, Саран сахра ямьгә төренер! — Сахра, сахра дисең, анысы дөрес! — Торып басты шунда диңгезче, — Ике ямь бар җирдә — берсе су да, Дулап искән дымлы җил — берсе. Давыл-җилле диңгез киңлегендә Күрсәң икән әгәр дустыңны! Сөям, иптәш, кояш нурларында Җемелдәгән яшел дулкынны! Катер ашыга җилле иркенлеккә, Сузып артта күбек сукмагы... Ялтырыйлар кичен, маяк булып, Севастополь, Керчь утлары... Кара диңгез. Монда титан куәт! Тауга охшап, дулкын ишелә. Монда моряк илнең диңгез данын Күңеленнән кабат кичерә. Севастополь! Аның ташларында Нахимовның кайнар каны бар, һәйкәл булып, безнең бабаларның Күтәрелгән бөек даны бар! Бәрелгәчтен биек гранит ярга Тузса ничек дулкын таулары, Челпәрәмә килде анда шулай Свастикалы фашист яулары. Туган җирен ничек сагынмасын Минем кебек диңгез баласы! Юктыр җирдә бүтән моңа охшаш Шаулы су һәм давыл даласы! — Дала димсең! — Кинәт, ялкынланып, Килеп басты казах каршыга. 1 Уеп коралы. 2 Төркмән аты.
      
 
— Эх, егетләр, далам исән булсын, Ямь дә анда, тәм дә — барсы да! Искән җилдә су күк тирбәлүчән, Билгә җитеп үскән үләннәр... Мәңге үлмәс бөек Җамбулыбыз, Дәрт аһәңле, назлы үләңнәр Җитез атлар ыргый юлсыз-нисез, Бер дә сукма, бер дә әйдәмә! Тимер башня. Шунда җилгә карап, Тимер канат—ветряк әйләнә. Эх, дус-ишләр, ничек яратмаска Далаларның җәйге иртәсен, Әллә каян, ерак-ераклардан Тракторлар шавын ишетәсең. Бездә кызык, малай: әллә каяң, Ераклардан торып күрәсең: Күрше райондагы комбайнны, Радиоузел йорты түбәсен. Дәртем, хисем, тирән мәхәббәтем Багышладым Ватан-анама, — Совет гербы бүген, кояш булып, Күкләрендә янган далама. Шәп ат белән түгел, уй белән дә Җитеп булмый аның чигенә! Кайтам менә бәхет орлыкларын Чәчәр өчен туган җиремә! — Анысы шулай, ләкин нидер җитми Түбәң синең күккә ашмаса! ...Тимер мичкә салып бер уч күмер, Сүзгә шунда әрмән катнаша: — Болыт кисеп узган биек таш тау, йокымсырый сырты карланып. Күбекләнеп яткан көмеш чишмә, Күкри-күкри аккан шарлавык... Ялкауланып, канат какмый гына Каракошлар шуыша түбәдә... Пиренейга кадәр җәелә иртән Эльбрустан төшкән күләгә. Кисеп керә кысан переваллар, Күрше таудан тауны аралап. Сакчы булып бөтен тирә-юньгә Басып тора горур Арарат. Юктыр җирдә бүтән гүзәл нәрсә — Җәйге төндә Кавказ күгеннән; һәм тау белән бергә, биек булып, Күтәрелгән Севан күленнән! Севан күле... Эшкә кушачакбыз Хәтта аның һәрбер сулавын. Җигәчәкбез аның әлегә чаклы Парга гына очкан суларын. Сугарылган кырлар иген өчен, Җиләк-җимеш өчен сөрелер, Сулар ташыр тирән каналларда, Шарлавыкта ГЭСлар төзелер!—. 
1 Үләң—(казахча) думбра белән җырлана торган җыр. 
2* 19 
 
... Мичтә ялкын. Вагон морҗасында Тик җил генә торды ыжгырып... Поезд чапты һаман көнчыгышка, Гудок сузып, гүләп, сызгырып, — Эй хөр Ватан, киң дә, гүзәл дә син, Ни юк синең чигең, түреңдә! Нинди гүзәл яклар булса җирдә — Җыелганнар барсы үзендә! Килеп шунда берсе, сорап куйды: — Шәпме синең туган якларың? Сынатмадым. Мин дә, горурланып, Иң урта бер җиргә атладым. Әйбәт, дидем. Дөрес, бездә, дидем, Табигатькә бераз ярлылык. Чокыр-чакыр. Тузан. Соры кырлар. Урман-күл аз. Тоташ яссылык... Ләкин, дидем, бездә Волга, Волга! Бит бу сүздә, дуслар — һәммәсе! Вакыт җитәр, аның бөек көчен Эшкә җигәр совет дәүләте! Бар тагын да иң зур горурлыгым — Үзем белән йөрде гел бергә: Минем авылым, дуслар, якын гына Ленин туган данлы Сембергә! Шуңа, дидем, бер дә туган яктан Бәхетлерәк җирне күрмәдем. Минем якның йомшак, җылы җиле Сыйпап үткән Ильич күлмәген! 
Гаҗәпләнде бар да. Шау-шу китте: — Ур-ра, хлопцы, Ильич якташы! Кайсы сузды шунда портсигарын, Шырпы сызды килеп башкасы. Тотындылар аннан минем нарга Төрле-төрле бүләк өяргә. Шунда тагын берсе гүләп куйды: — Ыу-ка, хлопцы, әйдә, чөяргә! 
Дәрте булса — шарты табыла, Чаткы булса — ялкын кабына 
Иптәш Божан Мария Максимовна Тирән хисле, үткен фикерле. Яшьли татып кайгы-газапларны, Күпне күрде, күпне кичерде. Мария Божан калды үксез булып, Җирләделәр соңгы туганын. Оныта алмый һич тә үскән җирен — Шигъриятле гүзәл, Кубанен... Кулак йорты. Сабын күбекләре... Аш-су. Учак. Кухня өстәле. Көнбагышлы, мәкле иркен тугай, Кычытканлы курган өсләре... Тимер юл һәм шоссе күперләре. Шәһәр. Биржа. Завод барагы.


 
Парлы казан. Шикәр кайнатуның Җанга тигән барлык газабы... Төштә булдысыман бар да болар: «Варшавянка». Төрмә капкасы. Тырылдашты кинәт пулеметлар,— — Үләм, Мария! — диде якташы. Булды тагын гаҗәп матур вакыт: Халык белән тулды урамнар. Артем-моряк әйтте трибунадан: — Революция! Ирек, туганнар! Яшькә җитте Мария, газапланды Йокысызлык белән кичләрен, һәм ул тойды йөрәк почмагында Яшьлегенең ашкын хисләрен... Ә аннан соң — җитез, чибәр казак. Серләшүнең тәүге сәгате, — Аерылганда тирән кичерешләр, Күрешкәндә сөелү рәхәте... Ә аннан соң — әйтте чибәр казак: — Мария, иркәм, пар ич — икебез! Җырладылар туйда кызмачалар: — Мәхәббәттә гомер итегез! Күпкә түгел ләкин андый рәхәт: Тузды җилдә янгын чаткысы. Кисеп китте бәхет чәчәкләрен Деникинның канлы камчысы... Батыр казак... канга бизәкләнде Чалбарының кызыл лампасы. Кешни-кешни, юлсыз далалардан Чабып йөрде юртак кашкасы... Тачанкалар чапты, пулеметтан Бандаларга ялкын сиптереп. Щорс керде кичен комиссарга: — Мария — җитез. Мария — җил кебек! Тирбәлешеп Кубань дулкынында Айлар, еллар алга чаптылар... Кучер әйтте: Бездә, иптәш вәкил, Лемиховлар — кулак яклылар. Тракторлар чыкты. Язгы таңда Гөрләделәр дала өсләре... Кырда — халык. /Мария речен очлый: — Җиңелерләр кулак көчләре! Бозды обрез төнге тынычлыкны, Салды Мария башын өстәлгә... Парчаланып калды ал кан белән Гүзәл китап — «Нәрсә эшләргә?». Тагын сугыш. Килде илбасарлар, Караңгылык басты шәһәрне... Информбюро бирде иптәш «М»ның Отрядыннан соңгы хәбәрне. Сугыш бетте. Ләкин Мария моңсу. Берәр дусты һәлак булганмы? Сөеп шунда берәр партизанны, Мәхәббәткә кереп чумганмы? Карый бик еш «Кубань казакларын», Чыландырып яшькә керфеген...

21*' 
 
— Ничек идец, шулай син һаман да, Җитез казак — дала бөркетем... 
Ни булса да булыр... Мария хәзер Бүтән уйлар белән уралган. Чаба менә җитез автомобиль Бөтәрләнеп очкан тузаннан.,. Тимергалин белән Вафин Харис Утырганнар арткы бүлемдә. Тауга менә җилеп автомобиль, Җиңел канат сизеп үзендә. Вафин әйтте:—Мария Максимовна, Уйлаганның барын үтәсәк, — Менә шунда тасма башланачак, Менә шулай кисеп үтәчәк! Божан дәшми. Әллә бүтән уйлар Килде микән тагын башына? ...Очыра-очыра юлның тузаннарын, Җилеп барды җиңел машина. Автомобиль чыкты Акшар кырын. Менә бу — чик. Менә — багана. Башын сузып Вафин кабинкадан, Нидер эзләп, тагын карана. — Менә шунда! Сс-топ, иптәш шофер! Яшел тасма шунда җитәчәк. Әйбәт бит, ә, иптәш Тимергалин, «Ялкын» кырын шулай бизәсәк? Җавап көтте Вафин парторгтан, Әнвәр ләкин җавап бирмәде. Алда хәзер — Түбән Сарымакның Рәшәләнгән бодай җирләре... — Монда түгел. Әйдә, иптәш шофер, Шул юл белән тагын арырак! Чапты тагын җитез автомобиль, Артта калды Түбән Сарымак. Тигез дала. Болын. Печәнчеләр. Җәелә җиргә төтен паласы. Тагын тын юл. Бодай, люцерналар. Пески белән Алгаш арасы... Иркен дала. Межин. Распоповка, Астрадамов. Тәрле кырлары... Төшеп барды комга автомобиль Шиннарының тирән сырлары... Район җирен кисеп, чиккә кадәр Килеп җитте җиңел машина. Тышка карый шунда кабинкадан, Кулын куеп Әнвәр кашына. — Бөтен район. Шуның көньягында Яшел тасма торыр яшәреп. Бик зур эш бу! Зур эш! Гаҗәп нәрсә! Чынын әйтәм! Булмый яшереп... Менә шунда. Сс-топ, иптәш шофер, Шунда җитәр урман тасмасы. Әйбәт бит, ә, Мария Максимовна, Шундый булса район капкасы! Җавап көтте Әнвәр. Ләкин Божан Тамак кырды серле иттереп. 
22 
 
Шофер аңлый: Бу — сүз. «Юл» дигән сүз, — Оч, — дигән сүз, — җилләр истереп! Чапты тагын җиңел автомобиль, Җитез ат күк ул да ярсыган. Моторында аның юлчыларны ’Ашкындырган тойгы барсыман. Алар хәзер Дуван кырларында, Аннан узгач — Чуваш Мәрәсе. Ымлап куйды Вафин парторгка: «Бу ни хәл соң, аңлат», янәсе. Тимергалин дәшми. Гаҗәпләнеп, Горизонтка текәп караган. Мария Божан. Ул да, нидер уйлап, Алмый күзен бер дә даладан. Тигез киң юл. Арыш диңгезләре Искәй җилдә «куян куалар». Анда-санда ялтыр көзге төсле Җемелдәшеп калды буалар. Горчицаның сары киңлекләре, Люцернаның калын юрганы... Ясмык, бодай, арпа. Акчишмәнең Тузанланып яткан юллары... 
А^отор гөжли. Тоела машинаның Тауга таба менеп килгәне. Бер як читтә вышка. Менеп шунда, Кунаклаган дала тилгәне. Гөжли мотор. Бара автомобиль Тауга каршы һаман яхшырак. Менгән саен, кояш якыннанрак Карыйсыман тоела ялтырап. Әллә ничек дымсу, һәм сулыш та Җиңеләйгән төсле шул ара... йөткеренеп, җиңел автомобиль Тауга каршы һаман юл ала. Әллә ничек рәхәт! Юлчыларның Ашкансыман күккә юллары. Менгән саен тауга, йөзләрендә Җәелә барды бәхет нурлары. Артта калды дала, эчпошыргыч Бөркү һава, тузан, комлы җил. Килеп бәрде биткә, сәер саф җил, Җанга рәхәт, җиләс, дымлы җил... һәм иң матур, иң зур бәхет булып, Илһам биреп шунда барсына, — Ачылгандай кинәт бүтән дөнья.. Ачылып китә Волга каршыда. Көнгә каршы коена ялтыр нурда, Әйтерсең лә көмеш диңгезе, — Балкышында күзне чагылдырып, Җәелеп китә Волга киңлеге... Бер менеп тә, тагын уктай төшеп, Балык аулый җитез акчарлак. Килә бер сал. Салда — ап-ак барак, Алгапсыман өстен акшарлап. Берәү шунда сузып быргы уйный, Салчы хатын бауга кер элгән.

Менә җилкән. Охшап аккошларга, Унлап көймә сафка тезелгән. Калтыратты кинәт Волга өстен Борылыштан гудок тавышы. Әйтеп куйды Вафин башкаларга: — Матур да соң суның агышы! Тынып яткан иркен океан төсле Тирән сулый Волга түбәндә. Каплап алган яшел болын өстен Печәнчеләр аръяк үзәндә. — Шулай, — диде Мария Максимовна. — Чаткы булса ялкын кабына! Әйбәт тә соң, әгәр яшел тасма Килеп җитсә Волга ярына! — Шәп бу! —диде Әнвәр. — Фикер әйбәт, Уйның зуры, юлның турысы! — Сөйләшергә кирәк. Өч район бит. Нәрсә әйтер өлкә? Шунысы... (Ахыры киләсе санда)