Логотип Казан Утлары
Публицистика

„СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ" ЖУРНАЛЫНА БЕЗНЕҢ ТЕЛӘК

„СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ" ЖУРНАЛЫНА БЕЗНЕҢ ТЕЛӘК
 «Совет әдәбияты» журналын без— эшчеләр, инженер-техник работниклар һәм хезмәткәрләр — яратып укыйбыз. Журнал үз битләрендә урнаштырылган матур романнары, хикәяләре, поэмалары, шигырьләре белән безгә партиябез ҺӘХМ хөкүмәтебез тарафыннан куелган гаять зур бурычларны уңышлы үтәргә ярдәм итә. Совет кешеләрен Ватанны сөю рухында, совет патриотизмы рухында тәрбияли. Без, мехчылар, «Совет әдәбияты» журналын утыз еллык юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Узган елны журналда татар совет язучысы Мәхмүт Максудның «Безнең мехчылар» исемле очеркы урнаштырылган иде. Яңа бистә тормышын һәм Казандагы мех промышленностен, Ленин— Сталин партиясе тарафыннан тәрбияләнгән кадрларыбызның үсүен һәм алар- ның фидакарь хезмәтен журнал дөрес итеп чагылдырды. Журналның бу номеры безнең фабрикаларда кулдан кулга күчеп йөрде. Аны цехларда укыдылар. Шулай ук журналның рус совет язучыларының һәм СССРдагы башка милләт язучыларының тәрҗемә әсәрләрен һәм шигырьләрен системалы рәвештә урнаштыруын, илебез халыкларының культурасы һәм тормышы белән даими таныштырып килүен аның мактаулы эше итеп күрсәтергә кирәк. Моның белән журнал татар халкының формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культурасын бөек рус халкы культурасы үрнәгендә үстерүдә зур ярдәм күрсәтте һәм күрсәтә. Безнең мехкомбииат предприятие, ләрендә эшләүчеләрнең күпчелеге — яшьләр. Алар 6—7 класс күләмендә белем алганнар. Алар журнал аркылы әдәбият өлкәсендәге яңалыклар белән танышып киләләр, һәм журнал яшьләрне коммунистик рухта тәрбияләүдә зур роль уйный. «Совет әдәбияты»ның 30 еллыгы уңае белән, журналның һәм Татар Совет язучылары союзының эшендә булган кайбер кимчелекләрне дә күрсәтеп үтәсе һәм үзебезнең теләкләребезне әйтәсе килә. Журналда эшчеләр тормышы темасына язылган романнар, повестьлар бөтенләй юк, хәтта кыска хикәяләр, очерклар да бик аз урнаштырыла. Эшчеләр һәм эшче яшьләр тормышыннан алынган пьесалар күренми. Бу безне, эшчеләрне һәм совет интеллигенциясен, бик нык. борчый. Без үзебезнең прообразларыбызны — алдынгы совет эшчеләрен, новаторларын, инженер-техник- ларыбызны әдәби әсәрләрдә күрергә телибез. Казан — искиткеч зур промышленность үзәге. Шушында яшәүче татар совет язучыларының шушы гаҗәеп бай һәм гүзәл тормышны күрмичә читләтеп үтүләре безгә гаҗәп тоела. Еш кына аерым язучылардан «материал юк» дигән сүзләрне, ә инде җыелышларда, мәкаләләрдә булса., «язучылар тормышны белми» дигән сүзләрне ишетергә туры килгәли. Кадерле язучылар! Тормыш бик зур ул, ул сезнең тар кабинетларыгызга сыя алмый. Сез үзегез тормышка килегез, ул сезне колач җәеп чакыра. Менә безгә, безнең мехкомбинат- ка, килегез. Мактанып әйтмибез, очерклар өчен дә, хикәяләр, повестьлар һәм романнар өчен дә җитәрлек 


 
материал табарсыз. Килегез, үкенмәссез. Бер мехкомбинатта гына түгел, башка предприятиеләрдә дә тормыш кайнап тора. Республикабызның промышленность предприятиеләрендә хәзер яхшы сыйфатлы продукция эшләп чыгару өчен көрәш көннән- көн киң җәелә. Хәзер бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән һәм «Бик яхшы сыйфат һәм югары хезмәт җитеште- рүчәнлеге» дигән мактаулы исемнәр алган предприятиеләр, цехлар һәм бригадалар аз түгел. Ә промышленность работниклары өчен тәҗрибә алышу һәм алдынгыларга иярү өчен бу темага язылган очеркларның булуы бик кирәк. Ләкин журналның бу темага язылган материалларны урнаштырганы юк әле. Безнең илебездә художество үзэш- чәнлеге торган саен киң колачлы булып җәелә бара. Художество үзэшчәнлеге түгәрәкләрендә меңнәрчә яшь талантлар тәрбияләнә. Шәһәр предприятиеләре, клублары һәм авыл клублары каршындагы художество түгәрәкләрендә катнашучылар саны көннән-көн үсә. Мин биредә мисал итеп үзебезнең мехкомби- нат клубы янындагы түгәрәкләрне генә алам. Безнең клубта художество 
түгәрәкләренә 500 гә якын (балалар түгәрәкләре белән бергә) кеше тартылган. Ә клуб сәхнәсенә куярлык итеп эшләнгән пьесаларның бик аз булуы драмтүгәрәкләрнең уңышлы эшләүләренә зур кимчелек китерә. Журнал киләчәктә драматурглар белән эшне нык көчәйтеп, клуб сәхнәләре өчен пьесалар һәм кыскакыска инсценировкалар бирүне алга сөрсен иде. Шулай ук, журнал яңа басылып чыккан теге яки бу әсәр турында үзенең укучылары арасында фикер алышуны да оештырсын иде. Журнал үзенең утыз ел яшәү чорында татар әдәбиятын һәм культурасын үстерүдә, массаны идеологии тәрбияләүдә күп кенә эш эшләде. Журнал киләчәктә үзенең эшен тагын да яхшыртыр, совет кешеләрен Ленин — Сталин партиясенә бирелгәнлек, Ватанны чиксез ярату рухында, коммунистик рухта тәрбияләү буенча үзенең тәрбияви бурычын тагын да уңышлы үтәр дип ышанабыз.