Логотип Казан Утлары
Публицистика

„СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ“ ЖУРНАЛЫ РЕДАКЦИЯСЕНӘ 


Журналыбызның чыга башлавына 30 ел тулу уңае белән редакция СССР Совет язучылары Союзыннан, ТАССР Совет язучылары Союзыннан, Украина Совет язучылары Союзыннан, Белоруссия Совет язучылары Союзыннан, Татарстан Совет композиторлары Союзыннан, «Новый мир», «Совет мәктәбе», «Пионер», «Чаян» журналлары редакцияләреннән, СССР Фәннәр Академиясе Казан Филиалының Тел, әдәбият ләм тарих институты сотрудниклары коллективыннан, Москва дәүләт университетының көнчыгыш бүлеге аспирантларыннан, Чкалов өлкәсе, Буранлы районы, Линевка җидееллык мәктәбе укытучылары, укучылары һәм мәктәп каршындагы әдәбият түгәрәге членнарыннан һ. б. җәмәгать оешмаларыннан, учреждениеләрдән һәм аерым иптәшләрдән күп кенә котлау телеграммалары алды. Түбәндә без туларның канберләрен урнаштырабыз. 
ТАТАРСТАН АССР СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ПРАВЛЕНИЕСЕНӘ СССР Совет язучылары Союзы Правлениесе Татарстан Совет язучылары Союзына, аның матбугат органы булган «Совет әдәбияты» журналының утыз еллыгы белән котлап, кайнар сәлам җибәрә. Журнал Совет Татарстанының иҗтимагый һәм культура тормышында зур роль уйнады. Ул үзенең утыз еллык яшәү дәверендә татар халкын совет патриотизмы рухында, халыкларның сталинчыл дуслыгы рухында тәрбияләп килде. Журнал битләрендә татар совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләре, шулар арасында Гомәр Бәшировның «Намус» романы, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, Һ. Такташның, Ф. Кәримнең, Г. Кутуйнын. Н. Баянның, Ә. Фәйзинең, С. Хәкимнең һәм башкаларның шигырьләре һәм поэмалары басылды. Журнал үзенең укучыларын рус классикларының һәм совет язучы- ларының иң яхшы әсәрләре белән, Советлар Союзы тугандаш халыкларының һәм халык демократиясе илләре әдәбиятының иң күренекле әсәрләре белән таныштырып барды. Журнал берничә буын татар совет язучыларының үсүенә ярдәм итте, аларга социалистик реализм методын үзләштерүдә булышлык күрсәтте. Журнал алдында хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләү буенча зур һәм мактаулы бурычлар тора. Журнал редколлегиясенең туган совет әдәбияты файдасына яңадан-яңа иҗат уңышларына ирешүен телибез. СССР Совет язучылары Союзы Правлениесенең кушуы буенча: Москва. А. Софронов.


 
«СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫ РЕДАКЦИЯСЕНӘ «Совет әдәбияты» журналының редакциясен, авторлар активын һәм укучыларын журналга утыз ел тулу уңае белән Украина совет язучылары туганнарча котлый. Социалистик Ватанга мактаулы хезмәт күрсәтү, Совет Татарстаны хезмәт ияләрен халыкларның сталинчыл дуслыгы рухында тәрбияләү эшендә «Совет әдәбияты» журналының киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез. Украина Совет язучылары Союзы Президиумы. Киев. 
«СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫНА 
Белоруссия Совет язучылары Союзы Правлениесе «Совет әдәбияты» журналын утыз еллыгы белән котлый һәм Ватаныбыз файдасына аның киләчәктә тагын да зуррак иҗат уңышларына ирешүен тели. Белоруссия Совет язучылары Союзы председателе Пятрусь Бровка. Минск. 
«СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫ РЕДАКЦИЯСЕНӘ 
«Новый мир» журналы редколлегиясе Татарстан Совет язучылары Союзы органы «Совет әдәбияты» журналының редакция коллективын журналның утыз еллык уңышлы хезмәте белән котлый. «Совет әдәбияты» журналы битләреннән К- Нәҗми, Г. Бәширов, һ. Такташ, Г. Кутуй, Ф. Кәрим. Н. Баян кебек талантлы совет язучылары күтәрелделәр һәм киң катлау укучылар массасына танылдылар. Журналга, утыз ел тулу уңае белән, яшь иҗат кадрларын тәрбияләүдә һәм бөек сталинчыл дәвергә лаеклы әсәрләр тудыруда яңадан-яңа уңышлар телибез. «Новый мир» редколлегиясе. Москва