Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИНЕМ ГОРЬКИЙ 


Күңелләрне бүген ашкындыра Бер музыка, бер көй: йөрәкләрдә тибә талгын гына Горький, Горький, Горький. һәм горурлык чолгап ала җанны: ЛАин бит чордаш аңар. Мин бит аны күргән генә түгел, Тыңлаганым да бар. Бөек чордаш булу белән бергә Ул бит безнең якташ. Бергә утырганын нинди җылы Сагынып җырлый Такташ. Тагын шунысы белән бигрәк якын, Бигрәк ул минеке: Ул дөньяга ирек даулап чыккан Данлы илемнеке. Безнең бөек рус иленең данын Алдан күрүче ул. Ленин — Сталин чорының бөеклеген Җырлап бирүче ул. Аның сүзе яшен булып чагыла Чит ил күкләреннән. Сугыш шайтаннары җиргә чүгә Аның күкрәвеннән. Аның тавышы изге ихтыярлы Бөтен кешеләрнеке, Җир йөзендә ирек һәм тынычлык Сөючеләрнеке. Тынычлыкны даулап яңрый җирдә Зур музыка, зур көй. Күкрәкләрдә күкри набат булып: Горький, Горький, Горький. 1952.