Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАКСИМ ГОРЬКИЙ ҺӘМ ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ


 Фәнни коммунизмга нигез салучылар Маркс белән Энгельс бөек рус культурасының башка халыкларга, шул исәптән татар халкына да зур һәм уңай йогынты ясавы турында моннан йөз елга якын элегрәк әйткәннәр иде. Энгельс Маркска язган бер хатында (23 май 1853 ел): «Россия хакимлеге Көнчыгышка карата чын-чыннан прогрессив роль уйный». Ул «... Кара диңгез һәм Каспий диңгезе, Урта Азия районнарындагы халыкларга, башкортларга һәм татарларга карата цивилизация кертүче ил булып тора», дип язды. Бу сүзләрнең дөреслегенә татар халкының экономик, культура үсеше тарихи дәлил булып тора. Рус культурасының татар халкы культурасына йогынтысын өйрәнү кебек зур җаваплы эш әле үзенең тикшерүчеләрен көтә. Без биредә шул теманың кечкенә бер өлешен — бөек рус пролетар язучысы Максим Горькийның татар пролетариат әдәбиятына нигез салучы Гафур Ко- ләхмстов иҗатына булган уңай йогынтысын күрсәтүне күз алдында тотабыз. 1908 нче елда, «Яшь гомер» әсәрен матбугатка чыгарганда, Г. Ко- ләхметов, Горькийны үзенең остазы цтеп танып, болай язган иде: «Бу әсәр мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горькийга тәкълидән языл- мыштыр». Язучының бу сүзләре безгә Горький һәм Коләхметов темасын нинди юнәлештә тикшерергә кирәк икәнен әйтеп тора. Шунысы да бик мөһим: Коләхметов ике язучы арасындагы мөнәсәбәтнең күләмен, нидән торганын да ачык күрсәтә. Ул бик дөрес рәвештә «тәкълит» — иярү дип атый. Максим Г орькийның революциягәчә эшчәнлек күрсәткән демократик татар язучыларына һәм бигрәк тә татар совет әдәбияты үсешенә йогынтысы, һичшиксез, бик зур булды. М. Горькийның биографиясендәге күп кенә әһәмиятле вакыйгаларның татар халкы вәкилләре белән бәйләнгәне билгеле. Язучының истәлекләренә караганда, аның малай чагы Нижний шәһәрендә Хә- би дигән бер татар малае белән дуслыкта узган. 1884—88 елларда ул Казанда, татарлар арасында яши һәм татар халкының тормышы, көнкүреше белән якыннан таныша. М. Горький, рус һәм дөнья әдәбиятында беренче булып, татар хезмәт ияләренең әдәби образларын иҗат итүче булды. 1902 нче елда язылган «Тормыш төбендә» исемле пьесасында ул Асан исемле татар карты образын сәхнәгә чыгарды. Тормыш тарафыннан изелгән, көче бетеп барган бер грузчик татар картында М. Горький кешелекг гуманизм, гаделлек, намуслылык кебек гүзәл сыйфатлар таба. Асан намуслы булырга чакыра, хәтта уенда да гадел булырга кирәк, ди ул. Асан картның уенча һәр заманның үз законы була, законнар үзгәреп тора, «һәр заман үзенең законын бирә».— Бөек язучы татар карты Асан авы
68 
 
зыннан шундый үткен сүзләр әйттерә. Патша цензурасы Асан карт әйткән сүзләрнең күбесен сызып ташлый. Чөнки картның тел төбе бик ачык: ул мондый авыр тормыш мәңге булмас, барыбер бетәр, яңа законнар чыгар, дигән тирән мәгънәле политик фикерләр әйтә. Пьесадагы башка персонажларны ЛГ Горький Асанга карата дусларча мөнәсәбәттә итеп күрсәтә. Татар халкы вәкилен тагын да зуррак, киңрәк күләмдә М. Горький «Матвей Кожемяк и и н ы ң то р м ы ш ы » исемле повестенда гәүдәләндерде. Бу әсәрдә төп герой булып Матвей Кожемякин бирелсә, аның артыннан, һичшиксез, Шакир карт образы килә. М. Горький бу образ аша һәм башка персонажлар теле белән татар халкына үзенең мәхәббәтен белдерә, аны батыр, тырыш, намуслы, гадел халык дип зурлый. Бөек язучының бу әсәре рус һәм татар халыкларының дуслык мөнәсәбәтләренә гимн җырлаучы тирән мәгънәле поэма ул. «Макар тормышыннан вакыйга» әсәрендә, «Русь буйлап» циклындагы бер хикәясендә, «Евграф Буке- ев» исемле тәмамланмаган бер пьесасында, «Әңгәмә» һ. б. әсәрләрендә М. Горький татар халкы вәкилләренең күп кенә образларын бирде. Шунысы характерлы: татар халкы вәкилен кайчан гына, нинди генә кеше итеп гәүдәләндермәсен, язучы һәрвакыт аларга карата дусларча, туганнарча мөнәсәбәттә тора. Икенче яктан, ул гаҗәеп тирән рәвештә татар халкының гореф-гадәтен, телен, холкын белүче мастер буларак эш итә. М. Горький үз әсәрләрендә татар халкы вәкилләрен күрсәтү белән генә чикләнми. Ул татар әдәбиятын, татар культурасын үстерү өчен даими көрәш алып бара. 1908 елда ук ул Габдулла Тукай иҗатына югары бәя бирә һәм аны һич кичекмәстән русчага тәрҗемә итү, рус халкына җиткерү чараларын күрә Язучы Сергеев-Цеискийга язган бер хатында Горький Г. Тукайны тагын да тирәнрәк, киңрәк тикшергәнлеген, аның биографиясен һәм иҗатын яхшы белгәнлеген әйтә. Тукайның «Өзелгән өмет» шигыренең русчасын күз алдында тотып, М. Горький үзенең хатында болай ди: «Сез вәгазьчеләр художникларның бугазларына ябышалар дип зарланасыз, бу һәр вакыт шулай булып килде. Бу дөнья художниклар өчен түгел, анда аларга                      24 (Восточный сборник. Выпуск XXIH, Лазаревского института восточных языков. М. 1914 г.) һәрвакыт кысынкы һәм уңайсыз иде. Шуңа күрә аларның роле мактау- лырак та һәм батыррак та. Ачлыктан һәм чахоткадан үлгәндә, Казан татарларыннан бер ^шагыйрь: «Очты дөнья читлегеннән Тарсынып күңелем кошы» дип, бик шәп әйткән. «Очты» сүзенең кабатлануыңда (тәрҗемәдә «очты» сүзе Тукай фикерен тулысынча бирү максаты белән кабатлана. Б. Г.) мин шатлык тавышы ише- тәм». Татар әдәбиятының үсеше белән даими кызыксынып, аны игътибар белән күзәтеп барганлыктан, М. Горький татар культурасының авыр шартларда да акрынлап үсүен ачыктан-ачык матбугатта белдереп чыкты. «Современный мир» журналында 24 ул реакция чорының халык күтәрелеше белән яңадан алышынганын, яңа идеяләр, яңа көчләр туганын күрсәтеп, шул исәптән татарларның да рухани культуралары үсә, алга бара дип шатлыклы вакыйга итеп билгеләп үтә. «Тагын да Россиядә татар матбугатының һәм әдәбиятының киң үсүен, Казандагы татар интеллигенциясенең культура өлкәсендәге хезмәтләрен күрсәтеп үтәм», дип язды бөек художник. 1912 иче елда «Запросы жизни» журналында (№ 7) М. Горький татар әдәбиятының уңышларын тагын бер кат билгеләп, үзенең бу мәсьәлә белән яхшы таныш икәнен күрсәтә торган юллар язды: 1 № 2, 1911 ел, февраль, 208 бит. «О писателяхсамоучках».  
69 
 
«Белоруссиядә һәм Казан татарлары арасында культура хәрәкәте башлана». Горький, татар халкының язма әдәбияты белән генә чикләнмичә, аның фольклоры, җырлары белән дә кызыксына һәм аларны ныклап өйрәнә башлый. Кайбер истәлекләрдә М. Горький хәтта татар телен дә бераз белгән дигән хәбәрләр бар. Язучы Скиталец үзенең бер истәлегендә болай яза: «М. Горький үзенең «Хан һәм аның улы» исемле билгеле фантастик хикәяпоэмасын Кавказда базарда җырлап йөрүчеләр авызыннан ишеткән җырга нигезләнеп яздым, диде, һәм ул чыннан да бу речитатив җырны татар телендә җырлап та күрсәтте. Бу телне ул шушы җыр эчтәлеге күләмендә белә иде» *. Югарыда китерелгән мисаллар барысы да революциягә кадәр туган татар әдәбиятын авторитетлы тикшерүчеләрдән, тәнкыйтьчеләрдән берсе һәм беренчесе М. Горький булганы турында сөйлиләр. Татар әдәбиятының үсеше һәм киң аренага чыгуы турында кайгыртып, М. Горький 1909 елларда ук татар язучыл арының әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп тарату мәсьәләсен куйган иде. Горький Россия халыклары әдәбиятын русча бастырып тарату буенча гаҗәп зур план төзи. Анда ул, грузин, татар, поляк, латыш, әрмән әдәбиятларыннан үрнәкләр бастыру бурычын куя.25 26 М. Горький ерак Капри атавында, авыру хәлендә дә бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнә. 1912 елларда Россиядә язучылар оештырган китап нәшриятының җитәкчесе итеп сайланган Вересаевка ул шундый сорау һәм теләк белән мөрәҗәгать итә: «Мин белергә теләр идем: Сез һәм сезнең иптәшләрегез башка милләтләрнең һәм өлкәләрнең әдә- б и ятл а р ы н н а н җы е нты к л а р б а сты - рып чыгаруга ничек карарсыз икән? Себер, белорус һәм украин язучы- ларыиың, латыш һәм татар — Казан татарлары язучыларының әсәрләреннән җыентыкларны бик тиз оештырып була». Ул үзе хезмәт иткән журнал-га- зеталарда язучыларны бу темаларга язарга өнди, оештыра, материал бирә. Нәкъ менә шул юл белән «Современник» журналында (1911, № 4) Горький идеяләренә яңгыраш булган «Россия татарларының уянулары һәм аларның әдәбияты» дигән мәкалә басыла.                      25 «Октябрь», 1937 ел, №2. 26 «Звезда», 1938 ел, № 10. 1 Татарстан Үзәк Дәүләт архивы '(ТУДА) Фонд 2, архив № 309. 1 бит. 1901 ел. 1 М. Горький, «Статьи и памфлеты». Ленинград, 1948. 3—4 битләр. Бөек язучы, бер яктан, татар әдәбиятын һәм фольклорын өйрәнү, шул нигездә аны рус телендә тәрҗемә итеп тарату юлы белән үстерү максаты куйса, икенче яктан, М. Горькийның үз художество иҗаты 1905 ел күтәрелеше белән калкып чыккан яшь демократик татар әдәбиятының идеяхудожество юнәлешен билгеләүдә күренекле урын тотты. 1905 нче ел революциясе чорында М. Горький турында татар вакытлы матбугаты күп кенә хәбәрләр басып чыгарды, аның кайда булуы, эшләре турында укучыларга белдереп торды. Шушы чорда ук Горький күпчелек татар язучыларының да игътибарын яулап алды һәм алар өчен зур авторитетка әйләнде. М. Горькийның революциягәчә татар әдәбиятына йогынтысы беренче нәүбәттә, әлбәттә, идея ягыннан булды. Алдынгы татар язучылары аның исемен хөрмәт белән телгә алалар, теге яки бу күләмдә әсәрләренә иярәләр. Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал, М Гафури пролетар язучысы Горький йогынтысында булдылар. Г. Тукай, «Казанга кайтыш» мәкаләсендә бөек язучының мещаннарга каршы юнәлтелгән әсәрләрен укып, андагы фикерләр белән танышып, үзе дә тормыштагы мещаннарны фаш итеп чыга: «Максим Горькийны укыганда — шуларга нәфрәтем арта», дип язды ул. Л. Толстой турында язганда, Тукай М. Горькийны иң хөрмәтле, иң зур рус язучыларының берсе итеп күрсәтә. «Толстой үлгән хәбәрне ишеткәч, Максим Горький авыр кайгы кичерде», — дип бөек язучыны зурлап язды.  
70 
 
Шәриф Камал һәм Мәҗит Гафу- ри хезмәт кешеләре образларын иҗат иткәндә М. Горький тәэсирендә булдылар. «Бәхетсез егет» драмасы аркылы Г. Камал М. Горькийның «Тормыш төбендә» исемле пьесасындагы «Кояш чыга да, бата да» җырын татар халкы арасында таратты. Күп тираж белән басылып чыккан «Бәхетсез егет» драмасы һәм укылып, һәм сәхнәгә куелу юлы белән халык арасына кереп, бу җыр Россияне төрмә ясаган самодержавие хөкүмәтенә каршы протест булып яңгырады. М. Горькийның татар әдәбиятына ясаган йогынтысы демократик язучылар белән чикләнеп калмый. Беренче рус революциясе чорында татар пролетариат әдәбияты барлыкка килде: Г. Коләхметов М. Горький иҗат принциплары нигезендә үзенең күренекле драмаларын язды. Г. Коләхметовның бөек язучыга «ияреп язуы»ның тирәнлеген белү өчен кайбер текст охшашларын күрсәтү белән генә чикләнмичә, дөньяга карашта, иҗат методларында, алган проблемалар һәм образлар системасындагы бәйләнешләрне тикшереп, чагыштырып карарга кирәк. М. Горькийны да, Гафур Коләх- метовны да идея-политик яктан большевиклар партиясе тәрбияләде. Бу яктан, ягъни дөньяга караш ягыннан, аларны идея берлеге, пролетариатка, аның киләчәгенә һәм аның авангарды булган Ленин партиясенә караш берлеге якынайта. Ике язучының тормышында да бер- берсенә охшаш күренешләр бар. Революцион карашы, самодержавиегә каршы актив көрәше өчен М. Горький һәрвакыт полиция күзәтүе астында торды. 1905 нче елда Петербург эшчеләренең канын коюда патшаны гаепләп листовка язды һәм шуның өчен төрмәгә ябылды. Гафур Коләхметов та яшьтән үк марксизмны өйрәнә башлады. 1905 иче ел революциясе чорында пролетариатның урам сугышларында кулына корал тотып самодержавиегә каршы көрәште һәм шулай ук төрмәгә утыртылды. М. Горькийны да, Г. Коләхметовны да патша хөкеменнән революцион күтәрелешнең көчәеп баруы гына коткарып калды. М. Горький башта Россия буйлап йөреп, пролетариат үзәкләрендә яшәп, хезмәт ияләренең тормыш, көнкүреш һәм уйтеләкләре, психологияләре белән танышкан булса, Г. Коләхметов ун ел буена (1902 — 1912) Казанның төп эшче районы булган эшчеләр бистәсендә яшәп, эшче балаларын укытты, шунда ук практик 
революцион эш алып барды, шул шартларда ул хезмәт ияләренең эшен, көрәшен якыннан торып өйрәнде. А4. Горький әсәрләре Казанда да киң тарала. Аның яшәп килүче стройга нәфрәт тәрбияләүче ялкынлы сүзләре патша хөкүмәтен күптән инде куркуга төшергән була. Бу турыда Казан жандармериясе архивында да байтак материаллар бар. Шулариың берсе 'Алафузов предприятиеләрендә эшчеләр кулыннан җыеп алынган М. Горькийның «Язгы мелодияләр» хикәясе турында. Бу хикәя социал-демократлар тарафыннан листовка урынына басып чыгарылган һәм аңа кечкенә сүз башы язылган. Жандармерия бу китапны укудан тыя һәм моны шундый сүзләр белән нигезли: «Язгы мелодияләр» хикәясенә редакциядән мондый кушымта бирелгән: хөкүмәт цензурасы мондый әсәрләрне рус колларының акылын «ирек агуы» белән агулый торган куркынычлы һәм зарарлы әсәр дип сызып ташлый» Димәк, социал - демократлар М. Горький хикәясен иреккә өндәүче әсәр дип эшчеләр арасында таратканнар. Казаи большевиклары үзләренең эшен башлаганда ук инде бөек революционер Горькийның иҗатын агитация, пропаганда максатларында киң күләмдә кулланалар. Мәсәлән, 1903 иче елда «Казан җәмәгатенә» дигән исемдә чыккан листовка Горькийның киң таралган «Давыл кошы турында җыр» әсә- 
71 
 
•реннән алынган сүзләр белән тәмамлана: «Бетсен самодержавие» дигән тавышлар башта нагайка һәм пулялар сызгыруы аркасында кыюсыз чыксалар да, алар һаман көчлерәк була бардылар һәм, ниһаять, үткән елның көзендә күк күкрәүгә охшап яңгырадылар. Бу тавышларда «...ачу көче, дәрт ялкыны һәм җиңүгә ышаныч яңгырады». Бу листовкаларның татарчага тәрҗемә ителүе турында, әлегә материаллар табылмаса да, һәрхәлдә, рус телендәге барлык листовкалар диярлек тәрҗемә ителә иде дигән авторитетлы чыганакларга таянып, (мәсәлән, «Пролетарий» газетасында) без югарыда китерелгән юлларның татар телендә дә таралган, Горькийның дәртле чакыруы татар эшчеләренә үз телләрендә дә килеп җиткән дип исәпли алабыз. Икенче бер «Гражданнар» дип башланган листовкада (январь, 1907) М. Горькийның «Мещаннар» әсәреннән эшчемашинист Нил сүзләре китерелә. Бу листовканың татарчага тәрҗемә ителгән нөсхәсе дә сакланып калган. Нил, эшче халкы үзенә азатлыкны көрәшеп алырга тиеш, дигән революцион лозунг ташлый. «Права не дают, права берут...» ди ул. Югарыда әйтелгән листовка Горькийның шушы сүзләре белән тәмамлана һәм татарчага ул болай тәрҗемә ителгән: «Социал-демократлар, аны (пра- воларны) сорау юлы белән булмый, «хакларны (праволарны) көрәшеп алырга кирәк», дип бөтен дөньяга кычкырып торалар иде». М. Горькийны Казан халкы үз язучысы итеп саный. Мәсәлән, 1905 нче елда М. Горький төрмәгә ябылгач, бөтен Россиянең алдынгы кешеләре аңа азатлык таләп иткән чыгышлар ясыйлар. М. Горькийны үзенең якташы дип исәпләгән һәм гүзәл әсәрләрен укып, пьесаларын карап аңа хөрмәт хисе белән сугарылган Казан халкы да бу протестка актив катнаша, манифестацияләр оештыра. Казан театрында спектакль барган вакытта тамашачылар арасында шундый чакыру сүзләре язылган листовка таратыла: «Горькийны азат итүне сораган петициягә кушылыгыз. Рус халкына андый кешеләр кирәк» !. Шушы вакыйгаларның эчендә кайнаган Г. Коләхметов, табигый; «мәшһүр рус язучысына» торган саен ныграк якыная һәм аның иҗатын, публицистикасын җентекләп өйрәнә, аны иҗади рәвештә үзләштерә, 
аннан үрнәк алырга, аңа аңлы рәвештә иярергә тырыша. Тагы шуны да өстәргә кирәк: Г. Коләхметовның: «мәшһүр рус язучысы Максим Горькийга тәкъ- лидән язылмыштыр» дип, 1908 нче ел шартларында, реакциянең котырган бер чорында чыгыш ясавы аерым әһәмияткә ия. Моның шулай булуын ачык күрү өчен түбәндәге хәлләрне күз алдына китерү дә җитә. 1906 нчы елда Россиядә торырга мөмкинлек калмагач, М. Горький чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр була. Европа илләре буйлап патша самодержавиесенең 1905 елгы ерткычлыкларын фаш итеп, лекцияләр сөйләп, әдәби чыгышлар оештырып, Горький большевиклар фикерен тарата, Россиядәге революция белән Европа пролетариатын таныштырып йөри. М. Горькийның бу хәрәкәтеннән патша хөкүмәте куркуга төшә һәм аны тотып кире Россиягә кайтарырга боерык бирә. Бу боерык бер газетадан икенчесенә күчерелеп, бөтен илгә таратыла һәм реакционерлар Горькийны законнан тыш кеше дип. тизрәк төрмәгә тыгып куярга ашыгып, оятсыз яла ягулар оештыралар, аның халык алдында авторитетын төшерү өчен төрле уйдырмалар тараталар. Менә шушы шартларда Г. Коләхметовның М. Горькийны үзенең остазы, мәшһүр язучы, үрнәк алырлык зур әдип дигән мәхәббәт һәм хөрмәт белән тулы атаклы сүзләре яңгырады. Патша хөкүмәте аны җинаятьче дип белдерде, ә Г. Коләхметов моны нигездән инкарь итте һәм Горький ул бөек ке- ше, остаз, безгә үрнәк дип чыкты. 
72 
 
Бу — татар язучысының рус язучысына карата җылы, туганлык мөнәсәбәте, ике милләтнең күренекле эшлеклеләренең идея, теләк берлегеннән туган какшамас дуслыгының матур күренеше, Г. Коләхметовның пролетариат язучысы М. Горький- ның авторитеты һәм саф исеме өчен хөкүмәткә һәм реакциягә каршы көрәшенең гүзәл күренеше. Шуның белән бергә, югарыда әйтелгәнчә, Коләхметов бу сүзләрдә үзенең иҗат юнәлешенең нигезләрен дә күрсәтеп үтә. Г. Коләхметов әдәбият мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлаган чорда Горькийның иҗатында моңарчы күренмәгән яки бик аз чагылган яңа проблема — интеллигенция проблемасы төп урынны ала башлаган кде һәм бу теманы ул моңа чаклы иҗатында сирәк күрелгән яңа жанрда— драма жанрында гәүдәләндерү бурычын куйды. Максим Горький культураны тудыручы булган интеллигенциягә югары бәя бирде, массаларның азатлык хәрәкәтенә ярдәмгә килүенә, катнашуына аеруча зур игътибар итте. Г. Коләхметовның пьесаларында күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе шушы интеллигенция мәсьәләсе була. Әлбәттә, Коләхметов үзенең әсәрләрендәге ситуация һәм вакыйгаларны, персонажларның эшкыла- нышларын М. Горькийдан күчереп алмый. Ул тулысынча мөстәкыйль- художник буларак эш итә. Г. Коләхметовның беренче чор иҗатындагы («Ике фикер»дәге) геройлары халыкка хезмәт итү юлына басалар, алар революцион көрәш тәгълиматын тырышып өйрәнәләр (Давыт, Галия). Бу яктан караганда, татар язучысының кайбер образлары М. Горькийның трилогиясендәге («Дачник- лар», «Кояш балалары», «Варварлар») алдынгы демократик интеллигенция килеп баскан юлны дәвам итәләр, дип исәпләргә мөмкин. Гомуми проблемалары, кайбер образлары чыннан да М. Горький- ны иҗади үзләштерү һәм чор куйган мәсьәләләрне хәл итү булып торса да, Г. Коләхметов иҗатының беренче чорында әле остазының художниклык осталыгын, аныңча реалистик образлар, типлар ясау кебек аеруча әһәмиятле булган үзенчәлеген үзләштереп бетерә алмый. Аның каравы ул бу проблеманы хәл иткәндә, ягъни уңай һәм кире образларны иҗат иткәндә, Горь- кийда бик нык 
чагылган аллегорик образлар тудыру тәҗрибәсеннән нык файдалана. «Ике фикер» әсәрендәге Кара һәм Кызыл фикер образлары моңа ачык үрнәк була ала. М. Горький революцион идеяләрне һәм аңа каршы көрәшүче реакцион омтылышларны ачыграк, көчлерәк күрсәтү өчен аллегорик образ — характерлар кулланды һәм шуның белән яңа жанр, яңа образлар системасы барлыкка китерде. Чор куйган яңа таләпләргә җавап бирү өчен бик уңай булып торган бу алым, Г. Коләхметов иҗатына да, бигрәк тә аның беренче чорында, образлар өстендә эшләгән вакытта зур йогынты ясады. Мәсәлән, «Ике фикер» әсәрендәге Кызыл һәм Кара фикер аллегорик образлары М. Горький сурәтләгән ике каршы көчнең аллегорик образлары йогынтысында барлыкка килгәннәр, дип ышанып әйтергә була. «Ике фикер»дәге образларны иҗат иткәндә Г. Коләхметовка М. Горькийның «Кеше» исемле әсәре дә зур йогынты ясаган булырга тиеш. Ул әсәр шушы ике көчнең — ике фикернең бер кеше башында туып, шунда берсе икенчесе белән көрәш алып баруын күрсәтү өчен ачкыч булып хезмәт итә. М. Горькийның 1904 нче елда язылган атаклы «Кеше» исемле прозаик поэмасында, «Ике фикер»- дәгечә, реаль кеше образының башында туган уйлары, теләкләре, төрле фикерләрнең көрәше образлар рәвешендә күрсәтелә. Кешенең, бер ягында «аның дусты... ирек һәм матурлык, кешеләргә хөрмәт» бирергә омтылган фикере тора. Кешенең икенче ягында Ялган, Өметсезлек, Курку, Ялкаулык һәм башка төрле аның башында туган вак- төяк фикерләр көрәшә. Алар кеше
73 
 
нс үз юлларына — пассивлыкка, еметсезлеккә сөйриләр. Менә шушы ике зур көчнең көрәше уртасында калган кеше, яшәүнең максаты көрәштә икәнен аңлауга ирешә. «Ике фикер» әсәрендәге Давытның реаль образы «Кеше» поэмасындагы реаль кеше образының сәхнәләштерелеп, яңа шартларда, башка ситуацияләрдә үстерелеп бирелгән образ булуын моннан ачык күрергә мөмкин. Ә инде кешенең башында туган аллегорик образ — фикерне Кызыл фикер итеп, аңа каршы көрәшүче Ялган, Өметсезлек, Курку һ. б. ның Кара фикер итеп аллегорик образда, шулай ук башка драматик ситуациядә бирелгән дәвамы, дип карарга нигез бар. Биредә зур гына аерма да бар, әлбәттә: Г. Коләхметов әсәрендә ике фикер сәхнә образлары булып, кеше кыяфәтен алса, М. Горький бу фикерләргә андый форма бирмәгән. М. Горькийның кешесе гомумән азатлык өчен көрәшә. Г. Коләхме- товның Давыты тулысынча конкрет реаль программа өчен, шуны аңлау өчен көрәшә. Югарыда күрсәтелгән аермаларның табигый булуын һичшиксез билгеләп үткән хәлдә, без бу күзәтүләрдән шундый нәтиҗә ясый алабыз. Бөек язучы М. Горький революция алды елларында революцион настроениеләрне, идеяләрне гәүдәләндерү өчен, башка алымнар белән бергә, аллегорик образлар файдалана һәм бу алымнар Коләхме- товның иҗатына да зур йогынты ясыйлар. Бигрәк тә уңай һәм кире образларны иҗат иткәндә Г. Коләхметов үзенең остазыннан күп нәрсәгә өйрәнә, шушы юл белән революцион көрәшкә чакыручы тирән мәгънәле пьеса язып чыга, яңа образлар бирә. Димәк, Г. Коләхметов М. Горький күтәргән интеллигенция проблемасын үз иҗатында (иҗатының беренче чорында) чагылдырганда, (югарыда әйтелгәнчә, әлбәттә, бөтенләй башка вакыйгалар аша) бөек язучы барлыкка китергән аллегорик образлар системасыннан файдалана, шушы алымга ияреп яза. «Ике фикер»дә «Кеше» поэмасындагы патетик тон, кешегә, фикергә мөрәҗәгать иткәндәге күтәренке пафос һ. б. бик көчле чагылалар. Г. Коләхметовның бу беренче әсәрендә, алда әйтелгәнчә, М. Горький интеллигенция алдына куйган күп кенә мәсьәләләр күтәрелгән. Аның төп идеяләреннән берсе булган 
интеллигенцияне халыкка хезмәткә өндәү идеясе «Ике фикер»нең дә үзәгендә ята. Г. Коләхметов Горький проблемаларын дәвам итеп, аның кайбер художество алымнарын файдаланып, татар әдәбиятында яңа әдәби юнәлеш тудырды. Ул Горький образларын, ситуацияләрен, драматик конфликтларын механик рәвештә кабатлау юлы белән бармыйча, киресенчә, тулысынча оригиналь образлар иҗат итте. 1905 нче еллардан соң М. Горький иҗаты яңа баскычка күтәрелә. 1906 нчы елда язылган «Дошманнар» пьесасы һәм «Ана» романы белән бөек язучы дөнья әдәбиятында нигездән яңа булган пролетариат әдәбияты сәхифәләрен ачып җибәрде. «Дошманнар» исемле пьесасында М. Горький 1905 елгы революциянең этәргеч көчләренә Ленин позициясеннән торып бәя бирде. Әсәрдә бер-беренә капма-каршы булган ике сыйныф килешмәс дошманнар итеп күрсәтелә. Капиталистлар образына каршы эшчеләр образы сурәтләнә. «Дошманнар» пьесасындагы эшчеләр бары сүз сөйләү белән генә чикләнеп калмыйлар, алар көрәш алып баралар. Пролетариат эше өчен коллектив көрәштә эшчеләр үсә, күтәрелә, характерлары, сыйнфый аңнары ачыклана, ныгый. Бу көрәшне профессиональ революционер Синцов җитәкли. «Ана» романы чыгу белән М. Горький иҗаты яңа баскычка күтәрелде. Ул 1906 елларда ук бу әсәрендә эшче арасыннан чыккан кешеләрнең профессиональ революционер булып формалашу процессын сурәтләде. Романның үзәгендә
74 
 
торган Павел Власов гади эшчедән җитәкче пролетар революционер булып үсә, аның иптәшләре көрәшләрдә чыныгалар. AV Горькийның иҗатындагы бу тирән үзгәрешләр аның шәкерте булган Гафур Коләхметовка тәэсир иттеләрме соң? Бу сорауга һич тә шикләнмичә уңай җавап бирергә мөмкин. Г. Ко- ләхметов та үзенең үсешендә бөек рус язучысының үзгәрүен чагылдырды, аның тирән, уңай йогынтысы аркасында ул үз иҗатында яңа, югары баскычка күтәрелде. Бөек рус пролетар язучысы М. Горькийның үзенә шундый көчле уңай йогынты ясаганын Г. Ко- ләхметов нәкъ менә шушы вакытта, иҗатының икенче чорында ачыктан- ачык әйтеп чыкты да инде. Әйткәнебезчә, Г. Коләхметов та иҗатының икенче чорында /М. Горький үсеш диалектикасын билгеле дәрәҗәдә кабатлады һәм аңа аңлы рәвештә ияреп язды. «Яшь гомер» драмасы бу үзгәрешнең юнәлешен күзәтү, ачыклау өчен үрнәк булып тора ала. «Яшь гомер» (ул 1908 нче елның язында басылып чыга) әсәре тирән социаль драма буларак, татар әдәбиятында беренче тапкыр көрәшүче пролетариат коллективын сурәтләде, сәхнәгә аңлы, алдынгы эшчеләрне күтәрде. Вәли образында Г. Коләхметов эшчеләр арасыннан үсеп чыккан җитәкчеболыиевик подпольщикны күрсәтеп, аны үз эшенә бөтенләе белән бирелгән, гомерен хезмәт ияләренең азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган профессиональ революционер итеп гәүдәләндерде. Әсәрнең үзәгендә ул җитәкләгән большевистик подпольеның эше һәм реакция шашынуы астында да көрәшне дәвам итүче, тапкыр, зирәк, фидакарь кешеләрнең образлары торалар. Үзенең революцион тәҗрибәсе, тапкырлыгы, акылы, политик обста- новканы аңлавы, теоретик һәм практик өлгергәнлеге, ниһаять, большевик җитәкчегә кирәк сыйфатларга ия булуы белән Вәли ,М. Горький иҗат иткән подполье җитәкчесе Синцов («Дошманнар») һәм Павел Власов («Ана») образларының гүзәл йогынтысы астында туган художество җимеше булып тора. Синцов, Павел Власов һәм алар юлыннан баручы Вәли — пролетариатның политик көрәше белән җитәкчелек итүче, партиянең үзәген тәшкил иткән, бөтен тормышларын азатлык эшенә биргән большевиклар алар. Аларны идея берлеге, 
максатлар берлеге бер сафка җыйган. Партиянең сафлыгын, бердәмлеген саклау өчен Вәли Павел кебек үк кискен һәм көчен кызганмый көрәшә, чөнки ул да, Павел партияне пролетариатның «рухани ватаны» дип атаганы кебек, бу оештыручы, җитәкләүче көчнең бөек ролен яхшы төшенеп эшли. Пролетариат коллектив көрәштә үзенең яңа характерын тәрбияли, политик чыныгу ала, бу көрәш аңарда коллективизм, интернационализм, көрәштәшләргә ярдәм итү кебек югары мораль сыйфатларны үстерә. «Дошманнар» пьесасында эшче Рябцов үзенең көрәштәше өчен сөргенгә китәргә риза. «Яшь гомер»дә Вәли, полиция кулына төшү куркынычы булуга карамастан, Галинең өенә барып, иптәшен коткару чарасын күрә. Халык азатлыгы өчен көрәш уңышлы тәмамлансын өчен халыкны шушы көрәшкә хәзерләү большевикларның иң төп бурычларыннан берсе булып торды. Көрәшүче көчләрне җыю идеясе «Ана» романында кызыл җеп булып сузылды. «Яшь гомер» дә бу бик мөһим идея, нигездә, Иосыф аркылы үткәрелә. Ул Иосыф җырының: «Иркенлекләр булачактыр — берләшиек без әле»,— дигән идеясен төрле вариантларда еш кына кабатлый. Сыйнфый максатларның уртак булуы, табигый рәвештә, төрле милләтләрнең хезмәт ияләрен бергә берләштерә. Халыклар дуслыгын әдәбиятта беренче булып күтәреп чыккан Горькийның интернационализм идеясен Г. Коләхметов та үзенең әсәрләрендә оста чагылдыра. «Яшь гомер» әсәрендә бирелгән рус
75 
 
халкы вәкилләренең уңай типлар галлереясен тәшкил итүе моңа ачык дәлил. Анда: беренче рус, өченче рус, ике рус егете, ике рус кызы образлары татар әдәбиятында бөек рус халкы вәкилләренең беренче, уңай образлары булып торалар. «Яшь гомер»нең икенче пәрдәсендә татар эшчесе Йосыфның бер рус кешесе белән туганнарча сөйләшеп, фикер алышып, берсе икенчесенә кыю, курыкмас булырга киңәш биреп, дусларча утыруларын, М. Горькийның «Тормыш төбендә» исәрендәге рус Сатин белән татар карты Асанның бер-беренә чын дусларча мөнәсәбәтен чагылдырган күренешләрне чагыштырып караганда, Г. Коләхметовның бу яктан да М. Горькнйны тнрәнтен өйрәнгән булуын ачык күрергә мөмкин. Дөньяга карашта, әсәрләрендә куйган проблемаларда һәм образлар системасында Г. Коләхметов, М. Горькнйны өйрәнеп, үз иҗатында зур югарылыкка күтәрелде. Ләкин ул Горькийның идеяләрен үзләштереп кенә калмый, аның аеруча әһәмиятле кайбер фикерләрен үз әсәрләрендә дә файдалана. Бу хәл исә Г. Коләхметов М. Горькийның бөтен иҗатын зур игътибар белән тикшереп, өйрәнеп барган дигән фикерне куәтләргә ярдәм итә. Мәсәлән, эшче халык дөньядагы бөтен нәрсәне тудыручы, шулай булгач, ул аның хуҗасы да булырга тиеш дигән фикер М. Горькийдаеш кына кабатлана. Моны беренче булып «Мещаннар» дан эшче Нил әйтә: «... Бу йортка шулай ук мин дә хуҗа. Мин ун ел буе эшләп хезмәт хакымны сезгә бирә килдем. Биредә, менә моңарга (идәнгә аягы белән шакып һәм колачын киң җәеп үз тирәсенә күрсәтә) минем хезмәтем аз кермәгән. Кем хезмәт итсә, шул кеше хуҗа була». Бу фикерне дәвам итеп, эшче халык үзен дөньяның хуҗасы дип анлый башлавын Г. Коләхметов та «Яшь гомер»дә эшче Йосыф авызыннан болай әйттерә: «Йосыф (кәнәфигә утырып). «...Менә бу кәнәфидә дә минем хакым бар. Ничек бар? Ничек бар? Бар булгач, бар дим. Юк, әйт әле, ничек бар? Ничек бар? Бу кәнәфине кем эшләгән? — Эшчеләр. Йосыф кем соң? — Эшче. Менә аңладыңмы инде». һәм бу фикерен дәвам итеп: «Менә бу агачларда да минем хакым бар. (Аягын тибеп.) Бу җирдә дә минем хакым бар. (Кулларын җәеп.) Бөтен дөнья малында да минем хакым бар», ди. Г. Коләхметовның Йосыф теле белән әйткән бу сүзләре югарыда китерелгән М. 
Горький текстларыннан үзенең бирелеше, пафосы, күз алдына китерелә торган хәрәкәтләре, стиле белән Нил сүзләренә якын тора. Нил һәм аның артыннан Йосыф, эшче буларак, үзләренең хаклары турында, конкрет әйберләргә карап, күрсәтеп сөйлиләр, интонация, хәрәкәтләр дә берсе икенчесенекенә бик якын. «Дошманнар» пьесасында эшчеләрдән Ягодин белән Левшинның мондый диалогы бар. Ягодин, бай кызына политик яктан йогынты ясарга йөрүче карт эшче Левшинны тәнкыйтьләп, бу юк эшне ташларга куша: Ягодин. Син, Ефимич, таш өс- тенә орлык чәчәсең... Чудак. Левши н. Ә нәрсә булган? Ягодин. Юкка тырышасың... Алар (байлар — Б. Г.) аңлыйлармыни? Эшче күңеле аңлар, ә гос- подаларның күңеленә ятышсыз ул». Эшчеләрнең азатлык турындагы фикерне тиз аңлауларын, ә байларның һәм бай кызларының моны аңламаячагын, Г. Коләхметов «Яшь гомер» дә Вәли белән Гали диалогында бирә: В ә л и. Шул Зөләйхага елдан артык фикереңне чәчеп йөрдең. Әмма бер генә тиенлек файда китердеңме? Юк. Ни өчен юк икән? Г а л и. Аңламагандыр... Вәли. Аңламагандыр... Кара, надан эшче белән ике тапкыр утырып сөйләшсәң, аңлый. Әмма безнең укыган кызларыбызга (бай кызларына Б. Г.) бер ел фикер чәчсәң дә аңламыйлар». Гомумән Г. Коләхметов М. Горь- кийдан алган мондый фикерләрне
76 
 
һәрвакыт бик оста, урынлы файдалана белә, алар язучыга иц мөһим характеристикалар өчен генә кирәк, үз фикерләренең дөреслеген раслаучы, шуны тутыручы, тулыландыручы таяныч булып хезмәт итәләр. «Яшь гомер»дәге Йосыф җырының башлангыч өлеше дә, М. Горький- ның «Тормыш төбендә» әсәрендәге җырны хәтерләтә. Анда «Кояш чыга да бата, тормыш мәңге караңгы», дип тоткын җыры җырланса, биредә: «Кояш чыгып, кояш байый, Безгә рәхәт юк әле» дип төрмәдәге эшче җырлый. Г. Коләхмстовның «Яшь гомер» драмасының икенче пәрдәсе М. Горькийның «Тормыш төбендә» әсәре йогынтысында язылганы ачык сизелә. «Тормыш төбендә» әсәрендә эксплуатация җәмгыяте тарафыннан җәберләнгән кешеләр бу изүгә баш имичә һаман якты көннәр, яшәүнең мәгънәсе, хакыйкать турында туктаусыз фикер көрәше алып баралар. Биредә кешегә дан җырлаучы Сатин һәм намуслы булырга өндәүче Асан карт бер-бер- сенең фикерен куәтләп яшиләр. «Яшь гомер»нең икенче пәрдәсе полиция участогында, тоткыннар камерасында бара. Биредә төрле сәбәпләр белән килеп эләккән кешеләр бар. Ләкин боларның барысына да бер нәрсә хас: алар үзләренең авыр тормышлары турында да зарланмыйлар, бер-берсен кызгандырмыйлар да — алар «Тормыш төбендә»ге кешеләр кебек хакыйкать эзлиләр. Әлбәттә, үзенең политик аңы белән Йосыф «Тормыш төбендә»ге кешеләрдән бөтенләй аерылып тора, ул аңлы эшче дәрәҗәсендәге кеше булып җитешкән инде, һәм 1905 иче елны башыннан кичергән эшче. М. Горький иҗатының Г. Ко- ләхметовка үз жанрын тудыру ягыннан да йогынтысы зур булды. Г. Коләхметовка кадәр һәм аның чорында да татар әдәбиятында башлыча көнкүреш драмалары гына яши һәм барлыкка килә иде. М. Горькийның «Мещаннар», «Тормыш төбендә», «Дачниклар», «Кояш балалары», «Кеше», «Дошманнар», «Ана» әсәрләре тәэсирендә, алар- дагы беренче планга куелган соци- аль-философик проблемаларны хәл итү тәҗрибәсе Г. Коләхметовка шулай ук тирән социаль драмалар иҗат итәргә этәргеч булды. 
М. Горький 1905 нче ел тәҗрибәсеннән соң уңай герой проблемасын да гүзәл рәвештә һәм бик дөрес хәл итте. М. Горькийның шәкерте Г. Ко- ләхметов та уңай герой проблемасын хәл итүгә иреште. Иҗатының беренче чорында ул әле уңай геройны интеллигенциядә күрергә омтыла иде. Ләкин инде 1905 нче ел революциясеннән соң һәм Горький- ның бөек әсәрләреннән соң Г. Ко- ләхметов, бик дөрес рәвештә, үзенең аңында Горький үзгәрешен кичерә һәм уңай герой итеп пролетар революционер Вәлине күтәрә. Вәли образы Г. Коләхметов иҗатының үзәгендә тора, ул язучының дөньяга карашын күрсәтеп торучы җанлы шаһит төсендә алга килеп баса. М. Горький кебек үк Г. Коләхметов та үзенең публицистик һәм әдәби әсәрләрендә капитализм системасын, аның алдакчы парламентын, буржуазиянең черек морален аяусыз фаш итте. «Эш юктан» исемле мәкаләсендә ул гадел булмаган сугышларга каршы чыгыпг колониаль халыкларга кимсетеп караучы, аларга каршы талау сугышлары алып баручы Англия —Америка империалистик ерткычларның чын йөзен ачып салды. Артта калган илләргә «ярдәм итү» пәрдәсе астында эшләнә торган бу вәхшилекләрнең чын максатын күрсәтеп, Г. Коләхметов болай дип язды: «Капиталистларның мал өчен торуларын шушы эшләр исбат итәләр: татулык нияте илә җыелган конференция Филиппин сугышы илә бетте. Куәтле Англия мәмләкәте ма.т өчен Африкага барып бурларны җәберләде. Бөтен Европа мәмләкәтләре күптән түгел генә янә мал өчен Кытайга барып, Кытайның аркасын кашып кайттылар». Ачык ки, язучының бу сүзләре хәзерге көндә дә шул ук политика- 


 
яы алып баручы Англия — Америка илбасарларының ерткыч йөзләрен фаш итә торган документлар булып калалар. Шулай итеп, татар пролетариат язучысы Г. Коләхметовның идея- эстетик карашларының һәм иҗатының юнәлешен билгеләүдә һәм формалашуында, бер яктан, большевиклар партиясе, революцион көрәштә якын торып катнашу зур урын тоткан булса, шуның нәтиҗәсендә 
ул дөньяга карашы ягыннан зур югарылыкка күтәрелсә, икенче яктан, аның язучы буларак, үсүенә бөек пролетар язучысы М. Горький зур йогынты ясый. Шуның яктылыгында бөек рус язучысы Алексей Максимович Горький- ның татар язучысы Гафур Ко- ләхметовка зур иҗади йогынтысы бөек рус халкының татар халкына булган чиксез зур ярдәменең конкрет чагылышы булып тора.