М. ГОРЬКИЙ ҺӘМ СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
1М. Горькийның иҗаты рус классик әдәбиятының иң яхшы традицияләре җирлегендә үсте. Ул, рус һәм Көнбатыш Европа классик әдәбиятының бөтен бай хәзинәсен тәнкыйть күзлегеннән карап үзләштереп һәм XIX йөздәге рус классикларының иң яхшы традицияләрен яңа тарихи шартларда үстереп, яңа әдәби иҗат методын тудырды. 1900 нче елларда язылган әсәрләрендә үк инде ул чын новатор язучы иде. Иптәш Сталин тарафыннан социалистик реализм методы дип билгеләнгән иҗат методының башлангыч сыйфатлары Горькийның 1905 нче елгы революция тәҗрибәләре нигезендә туган «Дошманнар» драмасыннан һәм «Ана» романыннан элегрәк язылган әсәрләрендә үк инде ачык күренә («Озорник», «Фома Гордеев», бигрәк тә «Мещаннар» пьесасында). Социалистик реализмның туу һәм үсү процессын Горькийның киң иҗат юлын, ясалма рәвештә кисәкләргә бүлгәләмичә, бөтен килеш алып караганда гына бөтен тулылыгы белән күзәтергә мөмкин. Билгеле, һәр иҗатның үсү баскычы, этаплары булган кебек, иҗат методының да формалашу процессы, үзенчәлекле моментлары бар. Без биредә шушы тарихи үсешне дөрес аңларга кирәклеген басым ясап әйтәбез. Социалистик реализмны барыннан да элек аның бөек тудыручысы М. Горький иҗаты үсеше этаплары яктылыгында конкрет мисалларда өйрәнергә кирәк. Горький иҗаты азатлык өчен көрәш хәрәкәтенең өченче этабында, пролетариат этабында, халык көрәшенә Ленин — Сталин партиясе җитәкчелек иткән һәм рус революцион хәрәкәте бөтен дөнья эшчеләре һәм хезмәт ияләре өчен иң яхшы үрнәк, өлге булып әверелгән чорда формалашты. Горькийның мәңге үлмәс иҗаты Ленин һәм Сталинның бөек идеяләре йогынтысы астында, революцион вакыйгалар эчендә күтәрелеп үсте. Социалистик әдәбият яңа тормыш чынлыгын, революцион хәрәкәттәге я ңа нҗти м а гы й - п о л итик көчләрне чагылдырды. Социалистик реализм социалистик аң халык массасы аңы булып тамырланган тарихи чорда туды. 1905 нче елгы революция турындагы докладында В. И. Ленин бо- лай ди: «... Әгәр дә эш чын-чыннан бөек максатлар өчен көрәшү, чын-чын- иан революцион көрәшү өчен бара икән, пролетариатның көч туплавы ничаклы бөек, ничаклы зур булуын һәм булачагын 1905 нче елга чаклы кешелек дөньясы белмәгән...» «Массаны чын-чыннан тәрбияләү массаның үзенең мөстәкыйль политик көрәшеннән һәм бигрәк тә аның революцион көрәшеннән башка бервакытта да була алмый. Тик көрәш кенә эксплуатацияләнүче сыйныфны тәрбияли, тик көрәш кенә аңа үз көченең чамасын ачып бирә, анык дөньяга карашын киңәйтә, аның сә- ләтлелеген күтәрә’, аның акылын
79
ачыкландыра, аның иреген тәрбияләп җиткерә» !. Ленинның бу сүзләрен тормыш тулысынча раслады. Тормышның бу хакыйкате Горькийның «Ана» романында, анда тасвирланган җанлы героик күренешләрдә һәм образларда чагылды. Социалистик реализм принциплары беренче тапкыр киң күләмдә «Ана» романында билгеләнде. «Публицист заметкалары» исемле мәкаләсендә (1910) В. И. Ленин Горький иҗатының әһәмиятен һәм юнәлешен билгеләп: «Горький — һичшиксез, пролетариат сәнгатенең иң күренекле вәкиле, ул аның өчен күп эшләде һәм тагын да күбрәк эшли алачак. Социалдемократик партиянең һәрбер фракциясе үзендә Горькийның булуы белән законлы рәвештә горурлана ала...», диде. Иптәш Сталин Горькийның әдәби эшчәнлегенә кырык ел тулу көнендә аңа җибәргән котлау телеграммасында совет халкы һәм бөтен дөнья хезмәт ияләре өчен Горькийның гаять зур тарихи әһәмияте булуын, үзенең бөтен тормышын халыкка багышлавын күрсәтте. «Барлык хезмәт ияләренә шатлык өчен, — дип язды иптәш Сталин, — эшчеләр сыйныфының дошманнарына курку тудырып, озак еллар яшәвегезне һәм эшләвегезне телим» 27 28. М. Горький совет кешесе турында, Октябрь революциясе чоры кешеләре турында, Советлар илендәге иҗади хезмәт турында горурланып язды. «В. И. Ленин» исемле очеркында ул бөек юлбашчыбызның җанлы образын тудырды. И. В. Сталинның әдәби портретын сурәтләргә теләп, Горькийның күп кенә материал туплавы безгә билгеле. Аның Советлар Союзы турындагы очерклары, 1930 нчы елларда язылган «Сомов һәм башкалар» исемле пьесасы совет тормышын, совет халкының эшен һәм көрәшен чагылдыруга багышланганнар. М. Горький совет әдәбиятын үстерү, язучылар кадрын тәрбияләү турында һәрвакыт кайгыртып торды, совет язучыларының иң якын өйрәтүчесе һәм оештыручысы булды. Октябрь революциясеннән соң ул «Всемирная литература» изда- тельствосы белән, аннары «Наши достижения», «СССР на стройке», «За рубежом», «Литературная учеба» һ. б. журналлар белән җитәкчелек
27 В. И. Ленин. 1905 елгы революция. Татарча басмасы. 86 һәм 88 битләр. 28 «Правда», 25 сентябрь, 1932 ел. 1 И. В. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», Татарча басмасы, 1951 ел, 30 бит. 1 М. Горький. Материалы и исследования, том II, 143 бит.
итте. «Әдәбият — сәнгать оешмаларын яңа баштан кору турында» ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи карарыннан соң Совет язучылары союзының башында торды, аның беренче председателе булды. В. Маяковский, А. Фадеев, М. Шолохов, Ф. Гладков, К. Федин, Л. Леонов һ. б. бик күп язучылар социалистик әдәбиятның атасы Горький йогынтысы астында үстеләр. Хәзерге безнең язучылар, аның классик хезмәтләреннән өйрәнеп, Сталин чорындагы героик тормышны чагылдырган киң колачлы яңа эпик әсәрләр иҗат итәләр. «Горький рус әдәбиятына ясаган йогынтысының көче ягыннан, Пушкин, Гоголь һәм Толстой кебек гигантларның бөек традицияләрен безнең заманда иң яхшы дәвам иттерүче буларак, алар белән беррәттә тора. Горькийның художестволы сүз белән безнең революциябез язмышына ясаган йогынтысы, безнең нинди дә булса бүтән язучыбызның йогынтысына караганда, зуррак һәм көчлерәк. Шунлыктан нәкъ менә Горький безнең илебездә һәм бөтен дөнья хезмәт ияләре алдында пролетариат әдәбиятының, социалистик әдәбиятның нигез салучысы булып тора да» (В. М. Молотов). М. Горький, рус һәм бөтен дөнья классик әдәбиятының иң яхшы традицияләрен яңа тарихи шартларда дәвам итеп, бай әдәби мирастан файдаланып, яңа бурычларны хәл итте. Ул социалистик идеяләр өчен көрәште. Классик традицияләр нигезендә үстерелгән героикреволю- цион пафос, халыкчанлык, тирән гуманизм— Горький иж,аты өчен иң характерлы сыйфатлар. Әдәби мирас һәм традицияләр мәсьәләсе социалистик реализмны дөрес аңлау өчен бик әһәмиятле. Социалистик реализм методының характерлы төп билгеләрен бг'.ры тик Ленин — Сталин өйрәтүләре
80
яктылыгында, әдәби мирас мәсьәләсен Ленин — Сталин өйрәткәнчә аңлау, әдәбиятның югары идеялелеге, партиялелеге һәм халыкчанлыгы өчен көрәш яктылыгында гына билгеләргә мөмкин. Социалистик реализмның иҗади һәм идеологик нигезе — марксизмленинизм. В. И. Ленин рус классик әдәбиятына зур хөрмәт белән карады. Бөек рус халкының бөек художниклары турында ул горурлык белән язды. Ленин 1901 —1902 елларда ук «Нәрсә эшләргә?» исемле гениаль хезмәтендә рус әдәбиятының бөтен дөнья күләмендәге әһәмиятен аңлаткан иде. Ленин, Россиядәге алдынгы иҗтимагый фикер ияләре турында сөйләгәндә, Герцен, Белинский, Чернышевскийларны рус социалдемократик партиясенең элгәрләре дип атады. Салтыков-Щедрин, Некрасов, Тургенев, Л. Толстой иҗатларына В. И. Ленин сокланып карады һәм иң югары бәя бирде. Ленинның Л. Толстой турындагы мәкаләләре аеруча әһәмиятле. Ленин бу мәкаләләрендә, декадентларның, либераль-буржуаз меньшевистик тәнкыйтьчеләрнең ялганнарын фаш итү белән бергә, Толстой иҗатының тарихи ролен, социаль нигезләрен аңлатты. Толстой иҗатын рус революциясенең көзгесе, бөтен кешелекнең художество үсешендә алга таба бер адым, дип күрсәтте. В. И. Ленин әйткәнчә, пролетариат культурасы буш урында тумый, ул элекке культураның иң яхшы традицияләре җирлегендә туа һәм үсә. 1897 нче елда ук Ленин, «Нинди мирастан без баш тартабыз?» исемле мәкаләсендә, марксизм бөтен алдынгы культураның казанышлары нигезендә үсте, диде. 1920 нче елны комсомолның III съездында сөйләгән речендә В. И. Ленин, яңа культура, пролетариат культурасы, " иске культураны тәнкыйть күзлегеннән үткәреп үзләштерү нигезендә һәм революцион көрәш тәҗрибәсе, алдынгы революцион идеяләр нигезендә үсә, дип билгеләде. Ленин һәм Сталин «пролеткультчыларның» булган мирастан ваз кичү, үткәндәгене танымау кебек нигилизм теорияләрен рәхимсез фаш иттеләр. Иптәш Сталин «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» исемле тарихи хезмәтендә «пролеткультчыларны» һәм «раппчыларныэ марксизмны вульгарлаштыручылар һәм
гадиләштерүчеләр, дип атады. Пролеткультчылар һәм раппчы- лар культура мирасын танымадылар, классик әдәбиятның бөек әсәрләрен «искергән», «яраксыз» дип бугаз киереп кычкырдылар. Асылда исә алар рус милли культурасына төкереп караулары белән космополитларга барып тоташтылар, совет халкын бөек рухи байлыклардан мәхрүм итәргә маташтылар. «Н. Я. Маррны һәм бигрәк тә аның «шәкертләрен» тыңлап карасаң, Н. Я. Маррга кадәр бернинди тел гыйлеме булмаган, тел гыйлеме Ы. Я. Маррның «яңа тәгълиматы» килеп чыгу белән башланган, дип уйларга мөмкин. Маркс һәм Энгельс күп тапкыр тыйнаграк булдылар: алар үзләренең диалектик материализмын фәннәрнең, шул исәптән философиянең, элекке чордагы үсешенең продукты дип санадылар» L Иптәш Сталинның бу күрсәтмәләре культура мирасын дөрес аңлау һәм мираска карата мөнәсәбәтне дөрес билгеләү өчен аеруча әһәмиятле. Ленин һәм Сталин хезмәтләренә таянып, Горький совет язучыларын классик әдәбият үрнәкләреннән өйрәнергә чакырды. Ул марксизмны вульгарлаштыручыларга каршы иде; буржуаз галимнәргә ияреп, рус әдәбияты тарихын бозучы һәм социалистик культураның милли җирлеген, чыганагын танымаучы әдәбиятчыларның дошманы иде ул. Горький халыкның рухи байлыгына сокланды, дөнья классик әдәбиятына, бигрәк тә рус классик әдәбиятына чиксез бер зур мәхәббәт белән карады. Рус классик әдәбияты халык ярдәме белән тудырылды, классиклар халык тормышы белән рухландылар, рус классик әдәбияты тирән мәгънәле һәм сокланырлык нәфис
81
әдәбият, ул үзенең гомумиләште- релгән реаль образлар, реаль тормыш картиналарын бирүе, идеяле- леге ягыннан, Көнбатыш Европа һәм Америка әдәбиятларыннан күп мәртәбә өстенрәк һәм объективрак,—бөек Горький рус классик әдәбиятына әнә шулай дип бәя бирде. Аның бу карашы аерым классикларның иҗатларына карата булган мөнәсәбәтләрендә дә ачык күренә. Мәсәлән, 1898 нче елны Чеховка язган бер хатында Горький Чеховны иң атаклы новеллист дип атый, ана кадәр рус әдәбиятында мондый новеллистның булмаганлы- гын әйтә һәм Чеховны Мопассаннан югарырак куя. Кайбер әдәбиятчыларның Чеховтагы пессимизм турында сөйләнүләренә капма-каршы итеп, Горький .барыннан элек Чеховтагы оптимизмны билгели: «Эш шунда ки, Чеховның һәрбер яңа хикәясе безгә кирәкле һәм безнең ечен иң кыйммәтле булган бер сыйфатны — тормышка мәхәббәт һәм рух күтәренкелеге сыйфатын кө- чәйткәннән-көчәйтә бара» !. Горький Пушкинга русларның бөек халык шагыйре дип бәя бирде, Пушкинны «саф сәнгать» шагыйре дип исбат итәргә маташучы буржуаз әдәбиятчыларның, декадентларның реакцион карашларын 1905—1910 нчы елларда ук фаш итеп чыкты. Ләкин шул ук вакытта ул бөек шагыйрьнең сыйнфый чикләнгән якларын да күрә белде. Горький шулай ук дөнья әдәбиятының гиганты, рус халкының ге- ниаль художнигы Л. Н. Толстой турында да чиксез тирән ихтирам белән язды. «Толстой — ул үзе бер дөнья, рус халкының иң бөек язучысы», диде. Ләкин, ул Толстой философиясенә һәм Толстойның политик карашларына каршы булды, толстойчылыкның зарарын күрә белде. Горький Ленинның Толстой турындагы хезмәтләре белән яхшы таныш иде. Горький Толстой карашындагы каршылыкларны, алар- ныц социаль тамырларын Ленин биргән тирәнлектә тулысынча ачып сала алмаган булса да, Толстойга биргән бәясендә ул, һичшиксез, Ленин позициясендә торды. Горький өчен әдәбиятта «тоташ агым» («единый поток») теориясе, либераль-буржуаз фәннең объективлыгы ят нәрсә иде. Әдәбият фактларын бәяләгәндә ул сыйнфый жәмгыятьтә ике культура булуы турындагы Ленин —
Сталин тәгълиматына таянып эш итте. Горький бөтен гомере буена реакцион культурага, декадентлыкка, мещанлыкка каршы аяусыз көрәш алып барды һәм бөтен көче белән прогрессив, революцион, чын халыкчан сәнгатьне яклады. Ул октябрьга кадәр дә, аннан соң да Достоевскийның реакцион әсәрләрен идеаллаштырырга, пропагандаларга маташкан кешеләргә каршы чыкты; Достоевскийның реакцион әсәрләре кеше газабыннан ләззәт табу, буйсынучылык, кешене түбән бер жан итеп санау, кеше көченә ышанмау, халыкның революцион омтылышын, якты теләкләрен буарга өндәү белән сугарыл- ганлыкларын ачып салды. Достоевский — монархист иде, революция, социализхм дошманы иде. Горький үзенең хезмәтләрендә, Пушкин, Гоголь, Лермонтов, Некрасов, Толстой, Чехов һ. б. классикларның иҗатларына югары бәя биреп, барыннан элек аларның әсәрләре чынбарлыкны дөрес чагылдыруын, тирән идеяле булуын һәм художество ягыннан зур осталык белән эшләнүен күрсәтте; Белинский, Добролюбов һәм Чернышев- скийларның революцион-демократик идеяләрен XIX йөздәге рус иҗтимагый фикеренең бөек казанышы, иң югары ноктасы дип исәпләде. Критик реализм язучылары капиталистик җәмгыятьтә кешенең трагик хәлен, хокуксызлыгын гәүдәләндергән реаль образларны, реаль картиналарны тасвирладылар. Аларның реализмы бөтен үткенлеге белән иске стройны фаш итүгә, эксплуатация дөньясын тәнкыйтьләүгә юнәлтелгән иде. Шул ук вакытта алар, төрле авырлыкларга карамастан, гаделлекне, хакыйкатьне һәм кешене газаплы шартлардан коткарырлык идеалларны табарга тырыштылар. Классик әдәбиятның
5. ,С. Ә.' № 6.
82
иң яхшы сыйфатлары — тирән патриотизм, гуманизм, халык көченә ышану, кешедә югары рухи-мораль тәрбияләү. Горький, классик әдәбиятның иң яхшы традиңияләрен яңа тарихи шартларда дәвам иттерүче буларак, үзенең иҗатында нәкъ әнә шул сыйфатларны үстерде. Ул классиклардан реалистик сәнгать осталыгына өйрәнде. Ләкин «мирасны саклау — ул әле мирас белән генә чикләнү дигән сүз түгел» (Ленин) икәнлеген Горький бик яхшы аңлады, һәм ул мирасны үзләштерү нигезендә яңа әдәбиятны — социалистик әдәбиятны үстерде, пролетар революция чоры өчен характерлы булган яңа тип геройлар иҗат итте. Горькийның герое—халык интересы өчен, азатлык, гаделлек өчен батырларча көрәшүче герой. Аның әсәрләренең үзәгендә һәрвакыт көрәшче образы тора, халык—актив революцион көч, тарих язмышын хәл итүче көч итеп бирелә. Горькийның идеалы — аңлы пролетариатның социалистик идеалы.. Аның герое (Павел Власов, Ниловна, Кутузов һ. б.) халык белән аерылгысыз бәйләнгән, революцион көрәштә актив катнаша һәм пролетариат эшенең, халык эшенең җиңүенә нык ышаныч белән карый. Биредә шуны да әйтергә кирәк, Горький критик реализмны, пролеткультчылар һәм раппчылар кебек, һичбер вакытта да кире какмады, аны социалистик реализмга каршы куймады, киресенчә, критик реализмның бөтен тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды, шул ук вакытта критик реализм белән социалистик реализм арасындагы төп аерманы да күрә белде. Социалистик реализм әдәбиятының идеологик нигезе дә, тарихи чоры һәм тормыш материалы да бөтенләй башка. Ул марксизм-леннн- измга таянып эш итә, аның төп бурычы — социализмны яклау, ныгыту, халыкның коммунизм өчен көрәшен җанлы образларда күрсәтү. Ә бу бурыч исә иске калдыкларга карплы, совет тормышына ят булган зарарлы күренешләргә каршы каты көрәш алып баруны да куя. Бу яктан да Горький эшчәнлеге безгә үрнәк булып тора. Горький иҗаты иң тирән, иң дөрес тәнкыйть белән сугарылган. Ул үзенең әсәрләрендә иске дөньяның череклеген, капитализмның үлемгә хөкем ителгәнлеген, буржуаз-мещан идеологиясе кешене имгәтеп һәлакәткә
китерүен фаш итте, чын реалистик образларда Россиянең Октябрьга кадәр кырык ел дәвамында булган тормышын чагылдырган «Клим Самгин тормышы» романында Горький реализмы иң югары ноктага күтәрелде. Социалистик реализмдагы критик башлангыч, М. Горькийның А. С. Щербаковка язган бер хатында әйтелгәнчә, «иске дөнья калдыкларына, иске дөньяның агулы йогынтысына каршы, бу йогынтыларны бетерү өчен көрәшкә» юнәлтелергә тиеш. Әдәби мираска югары бәя биреп өйрәнгәнебез хәлдә, без элекке язучыларның төрлелеген, иҗатларындагы үзенчәлекләрне ачык күрәбез. Әдәбият тарихына без сыйныфлар көрәше тарихының җанлы чагылышы итеп карыйбыз. Иптәш Сталин тарихны яхшыртырга да, начарайтырга да ярамый, дип өйрәтә. Классик әдәбиятка карата совет әдәбиятчыларының һәм совет язучы- ларының төп бурычы — тәнкыйть күзлегеннән карап өйрәнү һәм элекке әдәбиятның иң яхшы традицияләрен иҗади үстерү, аның прогрессив якларын ачу, аның демократик элементларын, азатлык өчен көрәш идеяләре чагылышын конкрет билгеләү һәм яраксыз, искегә өстерәүче бөтен реакцион якларын фаш итү. Ленинчыл партиялелек принцибы гына безгә әдәбият тарихы һәм әдәби иҗат мәсьәләләрен дөрес аңларга һәм дөрес хәл итәргә мөмкинлек бирә. Советлар Союзының барлык халыклары бөек рус культурасы мирасына хөрмәт белән карыйлар, аның яхшы үрнәкләреннән өйрәнәләр. Партия безне элекке мирасны туздырмаска, яхшы сакларга һәм аның бөек казаиышларыннаи файдалана белергә өйрәтә. Совет музыкасына багышланган җыелышта иптәш А. Жданов: «Без, большевиклар, культура мирасыннан баш
I
тартмыйбыз, — диде. — Киресенчә, без бөтен халыкларның, бөтен эпохаларның культура мирасын тәнкыйть күзлегеннән карап үзләштерәбез, моны без совет җәмгыяте хезмәт ияләрен хезмәттә, фәндә һәм культурада бөек эшләргә рухландыра алырлык мирасның барысын да сайлап алу өчен эшлибез». Социалистик әдәбиятның бөек классигы М. Горькийның бөтен эше, тәҗрибәсе дә безне әнә шуңа өйрәтә. Билгеле, мирасны үзләштерү һәм элекке яхшы традицияләрне дәвам иттерү мәсьәләсен механик рәвештә, бер катлы итеп аңларга, примитивлаштырырга ярамый. Социалистик реализм — ул иске реализмны, ягъни критик реализмны гади дәвам иттерүче дип, ул критик реализмнан үсеп чыга дип карау һич тә дөрес түгел, болай карау бик зур ялгышу булачак. Югарыда әйткәнебезчә, социалистик реализмның тарихи тормыш чыганагы, идеологии нигезләре, алдында торган бурычлары бөтенләй башка. Совет әдәбияты — чын мәгънәсендә новатор әдәбият. Совет әдәбияты әсәрләрендәге яңа эчтәлек, яңа идеяләр аның художество формасына да яңалык кертә, яңа әдәби-иҗат ' формалары тудыра. М. Горькийның «Ана», «Клим Самгинның тормышы» романнары, В. Маяковскийның шигырь һәм поэмалары, Д. Фурмаиов- ның «Чапаев»ы, А. Серафимовичның «Тимер ташкын»ы, А. Фадеевның «Тар-мар», «Яшь гвардия» романнары, М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм», «Тын Дои» романнары, Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты»сы, татар әдәбиятында — Ш. Камал, Такташ әсәрләре, Сталин премиясе белән бүләкләнгән К. Нәҗминең «Язгы җил\чәр»е һәм Г. Бәшировпың «Намус»ы һәм башка бик күп әсәрләр — болар барысы да чын новаторларча иҗат үрнәкләре булып торалар. Алар социалистик реализмның байлыгы, иҗат үзенчәлекләренең күп төрле булуы турында, бездәге һәрбер күренекле әсәрнең әдәбиятка яңалык өстәве турында сөйлиләр. Социалистик реализм язучысы Ленин — Сталин тәгълиматы белән 6* коралланып иҗат итә. Ул үткәндәге яки бүгенге чынбарлыкның төп көчләрен, төп үсү тенденцияләрен, үсешнең кая таба барганлыгын ачык күрә белә, тормышның каршылыкларын, яңаның җиңүен бөтен тирәнлеге белән ачып сала. Социалистик реализмда яңаның җиңү пафосы да, искене тәнкыйтьләү, инкарь итү пафосы да бер үк
дәрәҗәдә көчле. Социалистик реализм язучысы социалистик, коммунистик тормыш өчен көрәшә, аның әсәре укучыларны коммунизм рухында тәрбияли. Социалистик реализм әдәбияты рус әдәбияты тарихының гына түгел, бөтен дөнья әдәбияты тарихының бөек уңышы булып тора. Совет әдәбияты — бөтен дөньяда иң идеяле, иң алдынгы әдәбият. Ул бөек рус революциясенең дөнья күләмендәге әһәмиятен, социалистик стройның капиталистик стройдан өстенлеген чагылдыра. Нәрсә ул социалистик реализм методы? дигән сорауга 1932 нче елны иптәш Сталин тулы җавап бирде. Иптәш Сталин, әдәбиятның аеруча тәрбияви әһәмияте зур булуын әйтеп, совет язучыларын «кешеләр рухының инженерлары» дип атады, пролетариат әдәбиятының, совет әдәбиятының иҗат методын социалистик реализм методы дип билгеләде. Иптәш Сталин күрсәтмәләре нигезендә төзелгән Совет язучылары союзы уставында социалистик реализмга бик ачык билгеләмә бирелгән: «Социалистик реализм, совет матур әдәбиятының һәм әдәби тәнкыйтенең төп методы буларак, художниктан чынбарлыкны аның революцион үсешендә дөрес, тарихи- конкрет рәвештә күрсәтүне таләп итә. Шуның белән бергә чынбарлыкны дөрес һәм тарихи-конкрет рәвештә художество чаралары белән күрсәтү хезмәт ияләрен социализм рухында идея ягыннан үзгәртү һәм тәрбияләү бурычлары белән дә яраштырылырга тиеш». A. М. Горький үзенең мәкаләләрендә, чыгышларында совет әдәбиятының иҗат методы, совет язучыла- 83
84
рыныц бурычлары мәсьәләләрен киң күләмдә яктыртты. Ул социалистик реализм методының югары идеяле булуына, реаль тормыш белән аерылгысыз бәйле булуына, яшәүчәнлек һәм активлык сәләтенә һәрвакыт басым ясап әйтә килде. Совет язучылары союзының Беренче съездында Горький бол ай диде: «Социалистик реализм тормышны эшчәнлек (деяние) дип, иҗат дип раслый, бу иҗатның максаты— кешенең иң кыйммәтле индивидуаль сәләтләрен, ул табигать көчләрен җиңсен өчен, сау һәм озак яшәсен өчен, җир йөзендә яшәү дигән бөек бәхет өчен, өзлексез рәвештә үстерү; кеше, үз кирәкләренең өзлексез үсүенә яраштырып, бөтен җир йөзен бер семьяга берләшкән кешелек дөньясының матур торагы итәргә тели» 29. М. Горький совет язучыларыннан социалистик төзелеш процессы белән, коммунизм җиңүе өчен көрәш белән якыннан бәйле булуны, коры күзәтүче булып түгел, актив көрәшче булып иҗат итүне, тормышны тирәнтен өйрәнү һәм аның бөтен каршылыкларын күрә, аңлый белүне таләп итте. Шуның белән бергә, ул язучыларның Ватан каршында, халык каршында булган зур җа- ваплылыгы мәсьәләсен бөтен кискенлеге белән куйды. Совет дәүләте, ди Горький, меңнәрчә культура мастерларын, «рух инженерларын» тәрбияләп үстерергә тиеш. Практикада тормышка ашырылган бу бурыч язучылар өстенә зур җаваплы- лыкны йөкли. Бу хәл безне реалистик әдәбиятның традицион позициясенә— «дөньяның һәм кешеләрнең судьялары», «тормышның критиклары» позициясенә генә куймый, бәлки безгә яңа тормышны төзүдә, «дөньяны үзгәртү» процессында ту- рыдан-туры катнашу хокукын да бирә». Социалистик реализм әдәбияты тормыш чынлыгын реаль картиналарда, образларда чагылдыра, үткән тормыш чынлыгын, хәзерге һәм киләчәк чынлыкны, тормыш хәрәкәтенең яңага таба үсеш чынлыгын тас-
1 М. Горьки й. Әдәбият турында, 1941 ел, 216 бит. вирлый. Социалистик реализм, реаль чынбарлыкны революцион үсешендә дөрес чагылдырып, тарихи процессларның
29 И. В. Сталин. Әсәрләр, 1 том, 322 бит. 1 В’ Г- Б е л и н с к н й. «Рус әдәбиятына караш», 1847 ел.
мәгънәсен ачып сала, кеше аңындагы капитализм калдыкларын һәм һәртөрле черек буржуаз идеология йогынтыларын рәхимсез фаш итә. Америка, Англия һ. б. капиталистик илләрдә буржуаз әдәбият, реализмнан ваз кичеп, тор- м ы ш ч ы н л ы гы н нан, х а кы й к атьтән качкан, идеалистик томан эченә төренгән вакытта, безнең әдәбият эзлекле рәвештә реализм традицияләрен яклый һәм үстерә. Социалистик реализм чынбарлыкны катып калган, хәрәкәтсез итеп түгел, тормыш фактларын күчерү яки фактлар күчермәсен җыю рәвешендә түгел, чынбарлыкны аның революцион үсешендә, туктаусыз яңара бару процессында күрсәтүне таләп итә. «...Безнең бурычыбыз, — ди иптәш Сталин, — тормышны аның җимерелү һәм төзелү хәлендә тикшереп карау һәм: тормышта нәрсә җимерелә һәм нәрсә төзелә? — дигән сорау кую» М. Горький үзенең әсәрләрендә нәкъ әнә шулай, иптәш Сталин әйткәнчә, тормышны чагылдырды. «Дошманнар», «Ана», «Артамоновлар эше», «Клим Самгинның тормышы» һ. б. әсәрләрдә капитализм дөньясының череп таралуын, җимерелүен һәм иске җәмгыятьтәге яңа революцион көчләрнең туктаусыз алга хәрәкәт итүләрен, җиңүгә китерүче сәбәпләрне гәүдәләндергән онытылмаслык конкрет реаль образлар, җанлы картиналар бирелгән. Совет язучысының иң кыйммәтле сыйфатларының берсе — яңаны тоя белү, тормыштагы коммунизм башлангычларын, аларның үсешен, алдагы перспективаны күрә белү. Иптәш Сталин артка түгел, алга таба карарга һәм бүгенгене киләчәк яктылыгы белән яктыртырга өйрәтә. М. Горький Ленин — Сталин тәгълиматы белән кораллануга, киң белемле булуга, тормыш тәҗрибәсен баетуга аеруча әһәмият бирде. Чөнки язучы алардан башка яхшы әсәр тудыра алмый, дип санады ул.
85
Совет язучысы иҗтимагый тормышның үсеш законнарын, һәрбер иҗтимагый фактның, күренешнең мәгънәсен тирәннән һәм дөрес аңлый белергә һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга тиеш. Большевистик партиялелек принцибына таянып, тормыш материалларын өйрәнү язучының иҗаты өчен киң мөмкинлекләр ача. Коммунистлар партиясе сәнгатьтә партиялелек принцибын һәрвакыт яклады һәм яклый. В. И. Ленин 1905 нче елда ук «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле мәкаләсендә, пролетариат әдәбиятының билгеләрен характерлап, әдәбиятта партиялелек принцибының мәгънәсен аңлатып биргән иде. Ленин, җәмгыятьтә көрәшүче сыйныфлардай аерым яшәгән партиясез әдәбиятның булуы мөмкин түгел, дип әйтте. Җәмгыятьтә яшәп тә җәмгыятьтән азат булу мөмкин түгел. Әдәбиятта партиялелек принцибы җәмгыять турында бердәнбер фәнни булган марксистик-ленинчыл тәгълиматка нигезләнә, идеологиягә тормыш чагылышы формасы итеп, эшчеләр сыйныфы интереслары өчен актив көрәш коралы итеп караудан килеп чыга. Сәнгать һәрвакыт тенденциоз характерлы була. Сәнгатькә үз максатлы чикле бер нәрсә, «сәнгать—сәнгать өчен», ул партиясез дип карау кебек буржуаз теорияләр— иҗтимагый реакция интересларын яклауга, фактларны бозып күрсәтүгә корылган ялган ул. Идеялелек- тән ваз кичү, тормышның актуаль мәсьәләләреннән читләшү һәрвакыт әдәбиятны түбәнәюгә, ваклануга алып килде. Алдынгы әдәбият һәрвакыт югары идеяле, үз заманының төп бурычлары белән тыгыз бәйле булды, халык массасының изүчеләргә каршы азатлык көрәшендә якыннан катнашты. Моннан әле бик күп еллар элек В. Г. Белинский да әдәбиятны сугышчан трибуна дип, яхшы тормыш өчен, кешелекнең югары идеаллары өчен көрәш коралы дип таныды. «Иҗтимагый интересларга хезмәт итү хокукын сәнгатьтән тартып алу — аны күтәрү түгел, бәлки түбәнәйтү дигән сүз, чөнки бу — аны үзенең җанлы көченнән, ягъни фикердән мәхрүм итү, аны ниндидер сибаритча ләззәт әйберсе, эшсез ялкаулар уенчыгы итү дигән сүз» Н. Г. Чернышевский да шундый ук карашта иде. Ул әдәбиятны «тормыш дәреслеге» дип атады. «Рус әдәбиятының
Гоголь чоры очерклары» исемле хезмәтендә ул: «Эпоханын; катгый таләпләрен канәгатьләндерүче көчле һәм җанлы идеяләр йогынтысы астында туган әдәби юнәлешләр генә иң яхшы үсешкә ирешә алалар»,—дип язлы. Бөек рус революционер-демократ- лары әдәбиятның көчен һәм максатын халык интересларына, прогресс интересларына хезмәт итүендә күрделәр. «Шәхеснең җимерелүе», «Цинизм турында», «Поль Верлен һәм декадентлар», «Мещанлык турында за- меткалар» исемле мәкаләләрендә, язучылар съездында ясаган докладында Горький декадентлар әдәбиятының череклеген, реакцион эчтәлеген фаш итте, капитализм үзенең табигате белән сәнгатькә дошман булуы турында марксистик-ленинчыл карашның дөреслеген ышанырлык конкрет дәлилләр белән күрсәтеп бирде. Декадентлар әдәбиятында язучы — дөнья көзгесе түгел, бәлки шәһәр урамнарының тузанында аунап яткан кечкенә генә ватык пыяла кисәге, ди Горький. Андый язучы дөньяның бөек тормышын чагылдыра алмый, ул урам тормышы кисәкләрен, зәгыйфьләнгән рухларның вак-төякләрен генә чагылдыра. Декадентлар сәнгатьне ватан язмышыннан, халык интересларыннан югары куялар. Горький кешенең кешелек сыйфатларын пычраткан язучыларга нәфрәт белән карады. Реакцион-буржуаз әдәбиятка, әдәбияттагы череп таралуга каршы Горькийның көрәшенә В. И. Ленин бик зур әһәмият бирде, Горькийны һәрвакыт рухландырып торды. М. Горький иҗаты партиялелек рухы белән сугарылган. Ул һәр образга, һәр вакыйгага большевистик партиялелек ноктасыннан карап эш итте.
86
Совет халкы язучыларга чиксез зур хөрмәт белой карый. Шул ук вакытта ул язучы алдына көннән- көн үсә барган таләпләр — идея-ху- дожсство ягыннан югары сыйфатлы әсәрләр тудыру таләпләрен куя. Халыкның бу таләпләре, совет дәүләте һәм большевиклар партиясе таләпләре ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча тарихи карарларында тулысынча чагылган. Сәнгать һәм әдәбият работниклары илебездәге идеологии эшне яңа баскычка күтәргән, социалистик сәнгатьнең яңа үсеш этабын билгеләгән бу карарларны котлап каршы алдылар. Буржуаз эстетлыкны, сәнгатьтәге зарарлы күренешләргә карата либеральлек күрсәтүне, буржуаз объективизмны фаш итү, анти- патриотлар — космополитлар группасын тар-мар итү социалистик сәнгатьнең яңа үсеше өчен юлны чистартты. «Зур тормыш» кинофильмы турында В1\П(б) Үзәк Комитетының карарында әйтелгәнчә, безнең партиябез һәм дәүләтебез киләчәктә дә халыкта яхшы вкусларны һәм сәнгать әсәрләренә югары таләпчәнлек- не тәрбияләячәкләр. Социалистик әдәбият — чын мәгънәсендә халык әдәбияты ул. Халыкчанлык — совет әдәбиятының иң яхшы сыйфатларыннан берсе. Әдәбиятның халыкчанлыгын В. И. Ленин әдәбияттагы партиялелек принцибы белән аерылгысыз бәйле дип санады. Әдәбияттагы партиялелек— халыкчанлыкның иң югары бер күренеше. В. И. Ленин «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле мәкаләсендә ирекле яңа әдәбият халыкка, уннарча миллион хезмәт ияләренә хезмәт итәргә тиеш дип аңлатты. Яка социалистик әдәбият «азат әдәбият булачак, кешелекнең революцион фикеренең соңгы сүзен социалистик пролетариатның тәжри- бәсе һәм җайлы эше белән жимеш- ләндерәчәк»— (Ленин). Совет әдәбияты — әнә шундый әдәбият. Горький иҗатының беренче чорында ук, хезмәт ияләре аңының үсүен күзәтеп, яңа укучының тууын күрде. Ул әдәбиятның күп миллионлаган халыкка барып җитәчәгенә нык ышанды. Горький әдәбияттагы халыкчанлыкның төп принцибы итеп югары патриотизм хисе белән яну, халыкка бирелеп хезмәт итү, массаның революцион көрәшен һәм марксизм- ленинизм классикларының бөек идеяләрен чагылдыру сыйфатларын санады. Язучының бөтен иҗаты тирән
патриотизм хисе белән сугарылган, Ватан һәм халык интересларына буйсындырылган булырга тиешлеге турында ул аеруча басым ясап әйтте. «Ватанга мәхәббәт дип йөртелә торган хис бар, — диде Горький.— Бу хис һәрбер кешедән, үз халкының акыллы, яхшы, сәламәт, гадел булуы өчен, аның таланты һәлак булмасын, ә бөтен дөнья, бөтен кешеләр бәхете өчен үссен һәм янып торсын дип, туктаусыз эшләүне, үз халкының бәхетен—үз бәхете, үз шатлыгы итеп карауны таләп итә». Горький — бөек патриот бөтен гомерен, иҗатын Ватанының халкына багышлаган язучы. Горькийның: «Халык белән тирәнтен бәйләнешне сизү язучыга матурлык һәм көч бирә», — дигән сүзләре аның үз тәҗрибәсеннән чыгып әйтелгән сүзләр. Горькийның халык иҗатына, халык талантларына никадәр югары бәя биргәнлеге безнең һәркайсы- бызга билгеле. Ул язучылар съездында катнашкан Дагстан халык шагыйре Сөләйман Стальскийны XX йөзнең Гомеры дип атады һәм поэзия энҗеләрен тудыручы андый кешеләрне кадерләп сакларга чакырды. Сәнгатьнең башлангычы — фольклорда, диде Горький һәм халык иҗатын җыярга, аңардан иҗади өйрәнергә кирәклеген әйтте. Дөнья әдәбиятының иң атаклы әсәрләре халык иҗаты йогынтысы җирлегендә тудылар. Халыкның рухи тормышын, хезмәт ияләре тарихын халык иҗатыннан башка белеп булмый. Фольклорда «хисапсыз күп буыннарның хезмәт тәҗрибәсе тупланган». Халык мәңге онытылмаслык гаҗәп көчле художество образлары иҗат иткән. Ул образларда батырлык, хезмәт сөючәилек, зирәклелек, таза мораль сыйфатлары чагылган, ул образларда һичбер нинди күңел төшенкелеге, өметсезлек юк. «Чын халык иҗатында эстетика —
87
нәфислек турында тәгълимат һәрвакыт этика белән — яхшылык турында тәгълимат белән тыгыз бәйләнештә», ди Горький. Горький фикеренчә, әдәбияттагы халыкчанлык халыкның тормышын, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен тасвирлауда гына түгел (язучы моны да эшләргә тиеш, әлбәттә), бигрәк тә художникның халык уй-тойгыла- рын, акылын үзенә сеңдерә белүендә һәм халыкның азатлык көрәшен, якты омтылышларын, яхшы сыйфатларын күрсәтә белүдә. Халыкчан художник азатлык, гаделлек, гүзәллек турындагы идеалларны, халыкның милли үзенчәлекләрен истә тотып, аның рухын, психологиясен яхшы белергә һәм тирәнтен аңларга тиеш. Совет әдәбиятының халыкчанлык эчтәлеге һәм формасы барыннан да элек аиың идеологик нигезендә Ленин — Сталин тәгълиматы ятуы белән билгеләнә. Большевиклар партиясе халыкның юлбашчысы, тәрбияләүчесе, аның иң югары идеалларын һәм интересларын яклаучы булып тора. Ул бервакытта да халыктан аерылмый, аерым яшәми. Иптәш Сталин бу турыда бик образлы итеп әйтте: «Мин уйлыйм, большевиклар безгә грек мифологиясенең героен, Антейны хәтерләтәләр. Алар да, Антей кебек үк, үзләрен тудырган, туйдырган һәм тәрбияләгән аналары белән, массалар белән, бәйләнеш тотканга күрә көчлеләр. һәм аналары белән, халык белән, бәйләнеш тоткан вакытта, аларның җиңелмәс булып калулары өчен барлык шанслары бар» («ВКП(б) тарихы», 374 бит). Иптәш Сталинның бу сүзләре әдәбияттагы халыкчанлыкны аңлау ө«ен дә бик әһәмиятле теоретик нигез булып тора. Халык тормышын яхшы белгән, халык белән якыннан бәйләнештә булган язучы гына чын реалистик, яхшы әсәр тудыра ала. Халык тормышыннан читләшкән, аның эшеннән, көрәшеннән аерылган язучының еш кына начар настроениегә бирелүе, ялгыш нәтиҗәләр ясавы мөмкин. Марксизм-ленинизм классиклары бу турыда язучыларга әллә ничә тапкыр конкрет күрсәтмәләр, киңәшләр бирделәр. Язучылар, театр һәм кино работниклары белән булган беседала- рында иптәш Сталин образларны, вакыйгаларны үз башыңнан уйлап чыгарырга ярамый, аларны реаль тормыштан алырга, тормышны өйрәнергә һәм тормыштан
өйрәнергә кирәк, дип күрсәтте. Кызганычка каршы, безнең хәзерге язучылар арасында да кабинеттан чыкмыйча «иҗат» итүче иптәшләр очрый әле. Андый язучылар, бик табигый, тормыштан аерылган, җансыз, кыйммәте түбән әсәрләр генә тудыра. Тормыштан өйрәнмәүче, үз белемнәрен, тормыш тәҗрибәләрен киңәйтү өстендә эшләргә теләмәүче язучыларны Горький каты тәнкыйть итте. Язучы үзенең иҗатында күргәнне, күзәткәнне тасвирлау белән генә чикләнмәскә, алдан күрә белергә, вакыйгаларның перспективасын яктырта, алдан бара белергә дә тиеш. Бу — социалистик реализм язучысының төп сыйфатларыннан берсе. В. И. Ленин, шагыйрь Демьян Бедный шигырьләренең агитацион әһәмиятен билгеләп, аның тупасрак булуы, укучыга ияреп баруы турында әйтте, язучы кеше бераз алданрак барырга тиеш иде, дип күрсәтте. Без социалистик реализм турында сөйлибез икән, аның аерылгысыз, органик бер өлеше булган революцион романтизмны читтә калдыра алмыйбыз. "Социалистик реализм төшенчәсе эченә революцион романтизм да керә, алар берберсенә каршы яки аерым яшәгән нәрсәләр түгел. Совет әдәбиятында реализмны һәм романтизмны механик рәвештә тоташкан бер нәрсә итеп аңлатырга маташучы, яки аерым кисәкләргә аерырга тырышучы әдәбиятчыларны һәм тәнкыйтьчеләрне безнең партия матбугаты бик дөрес тәнкыйть итте. «Ул тәнкыйтьчеләр, — дип язды «Большевик» журналы,— реализмны чынбарлыкны гади бер күчереп алу итеп, нинди дә булса бөек идеаллардан мәхрүм булган, канатсыз натурализм итеп карыйлар иде. Романтизмны исә алар, язучының чынбарлык белән бернинди уртаклыгы
88
булмаган субъектив омтылышларының чагылышы, дип карыйлар иде. Бу мәгънәсез «теория» буенча реализм — ул идеаллардан мәхрүм булган тормыш чагылышы, ә романтизм— тормышта булмаган идеаллар чагылышы булып чыга иде. Мондый «теория» һәм реализмны, һәм романтизмны, һәм социалистик реализмны аңлауны бозып кына калмый, бәлки ул безнең социалистик чынбарлыгыбызга ышанмау белән дә сугарылган» («Большевик» журналының баш мәкаләсе, 1951 ел, № 14, 8 бит). Бу мәсьәлә буенча Горькийның карашы ничек булган соң? «Социалистик реализм турында» (1933) һ. б. мәкаләләрендә Горький, социалистик реализмны һәм аның состав өлеше революцион романтизмны иске реализм һәм романтизм белән бутарга ярамый, совет әдәбиятының революцион романтизмы асылда ул социалистик реализмның бер сыйфаты, псевдонимы, дип язды. Горький язучыларны тормыштагы аерым фактларның колы булмаска, алардан өстен булырга, социализм төзүчеләрнең героик пафосын, энтузиазмын чагылдырган күтәренке тупланма образларын ижат итәргә өндәде. Ул реалистик сәнгатьне, чын ижат көчен үтерүче натурализмга, эмпиризмга каршы булды. Безнең әдәбияттагы революционромантик образ тормышның реаль җирлегеннән һичбер вакытта аерылмый, реаль җирлектә туа. М. Горький 1935 елның 9 апрелендә «Правда» газетасында басылган «Ике бишьеллык» исемле мәкаләсендә барлык совет язучыларын совет халкының героик эшләрен, яңа кешеләрнең тууын җанлы образларда гәүдәләндерергә, безнең уңышларны пропагандаларга өндәде. Бу мәкаләдә ул социалистик реализмның характеры, бурычлары мәсьәләсен дә яктыртты. Анда социалистик реализм турында кыйммәтле фикерләр әйтелгән. М. Горький болай дип яза: «Безнең китапның төп темасы: яңа кешене оештыручы буларак, социалистик хезмәт, һәм, социалистик хезмәтне оештыручы буларак, яңа кеше. Ясала торган белән ясалганның үзара тәэсирен һәм шуларныя кайтадан тәэсирен күрсәтергә кирәю Шушы ике яклы процессның беркайда да һәм беркайчан да бездәге кебек киң булып җәелгәне юк әле. Бу процесста сүз осталарына кирәкле, зур социалистик әһәмияте булган төрле-төрле
бик күп темалар яшеренеп ята. Шуларны табу, җәеп җибәрү, тиешенчә һәм аермачык итеп эшкәртү өчен, минемчә, өч чынбарлык белән: барлык башлангычларны алып килүче үткәндәге белән, — үткәндәгегә каршы көрәшүче хәзерге белән һәм гомуми сызыклары күренә башлаган киләчәк белән исәпләшергә кирәк. Моннан башка, сәнгатьнең арттыра алу хокукы белән исәпләшергә кирәк. Сүз сәнгатендә арттыру хокукы типиклаштыру — иң еш була торган вак күренешләрне зур бер күренешкә берләштерү рәвешендә чагыла, һәм ул йөзләрчә вак фактларның уртак мәгънәсен күрсәтә дә. Шуны да истән чыгарырга ярамый: тормыш өзлексез дәвам итә, революция, үткәнне юкка чыгарга дучар итсә дә, аны юк итеп бетермәде әле, аның котырынып кабынып китү сәләте бар. Аны рәхимсез рәвештә сүндерергә кирәк» !. Горькийның совет әдәбиятының төп темалары, өч чынбарлык, типизация һ. б. турындагы фикерләре совет язучыларына иҗат мәсьәләләрен дөрес аңларга ярдәм итәләр. 1935 елның 7 нче мартында Совет язучылары союзы правлениесе пленумында сөйләгән речендә дә Горький, язучыларның тормышка, чынбарлыкка мөнәсәбәте мәсьәләсенә тукталып, тормышның каршылыклы үсешен, алга таба хәрәкәтен, яңаның җиңүен һәм киләчәк башлангычларын дөрес аңлый белергә һәм әсәрләрдә шуны яктыртырга кирәклек турында сөйләде. Марксизм-ленинизм классиклары тормыштагы һәрбер күренештә без үткәндәгенең (искенең) калдыгын, хәзергенең нигезен һәм киләчәкнең башлангычын күрә белергә тиешбез
1 М. Горьки й. «Җыелмаган әдәби-тән- кыйть мәкаләләре» җыентыгы, 1941 ел, 521—522 битләр.
89
лнп күрсәткәннәр иде. Иптәш Сталин «Анархизм яки социализм?» әсәрендә болан дип язды: «Тормышта туа торган һәм көниән-көн үсә торган нәрсә — җиңелмәслек нәрсә ул, аның алга хәрәкәтен туктатырга мөмкин түгел... Киресенчә, тормышта картаеп, кабергә таба бара торган нәрсә, гәрчә ул бүген батырлар көченә ия булса да, котылгысыз рәвештә җиңелергә тиеш». Горький — хезмәт кешесе һәм аның хезмәте турында ялкынлы дәрт белән иҗат иткән, аңа мактау җырын җырлаган художник. Аның иң матур иҗат буяулары, образлары хезмәтне данлауга багышланган. Горький совет әдәбиятының төп герое хезмәт, ягъни социалистик хезмәт кешесе булырга тиеш, диде. Яиа кешене оештыручы социалистик хезмәт һәм социалистик хезмәтне оештыручы яңа кеше темасы — безнең әдәбиятның иң бөек темасы. Хә- зер безнең әдәбиятта Горький темасы төп тема булып әверелде. П. Павлен- коның «Бәхет» романы, С. Бабаев- скийның «Алтын йолдыз кавалеры», В. Ажаевның «Москвадан еракта»- сы, Г. Николаеваның «Урак өсте» романы, Г. Бәшировның «Намус»ы, А. Кожевниковның «Тере су» романы һ. б. бик күп әсәрләр бу теманың уңышлы хәл ителүе һәм әдәбиятыбызның дөрес юнәлеше турында сөйлиләр. Ләкин шуны да әйтергә кирәк, безнең хәзерге татар совет әдәбиятында социалистик хезмәт темасына багышланган әсәрләр бик аз. Бу тема бездә бөтен киңлеге, тирәнлеге белән хәл ителгәне юк. Г. Бәшировның «Намус» романы гына бу яктан аерылып тора. М. Горький социалистик реализм методы белән язылган әсәрләрнең югары художестволылыгын таләп итте. Ул әдәбиятның сыйфатын төшерү фактларына каршы көрәшне һичбер вакыт онытырга ярамаганлыгын кат- кат әйтә килде һәм язучыларның, бигрәк тә яшьләрнең, язучылык осталыкларын күтәрү турында аеруча сизгерлек белән кайгыртты. Ул художестволы форма өстендә ничек эшләргә кирәклекне, үзенең бөтен бай тәҗрибәсенә таянып, конкрет мисаллар белән аңлатып бирде. Совет язучылары, ди Горький, әдәби эш техникасын классиклар белгән кадәр белергә тиешләр, хәтта алар- дан күбрәк һәм яхшырак белергә, әдәби техника алымнарын чын осталарча кулланырга тиешләр. Классиклардан, зур мастерлардан өйрәнү — аларга сукыр
килеш ияреп китү дигән сүз түгел, осталык алымнарын үзләштерү дигән сүз ул. Әдәби иҗат алымнарын, чараларын үзләштерү шул алымнарда, шул чараларда гомергә катып калырга мәҗбүр итми. Иҗат эше үзе дә күп нәрсәгә өйрәтә, үзенчәлекле яңаны өсти. Әгәр дә өйрәнү коры иярү белән генә чикләнгән булса, фән дә, әдәбият та үсә алмаган булыр иде. Горький һәрбер эш үз мастерын таләп иткәнлеген әйтә. Осталыгы булмаган, әдәби иҗат техникасы байлыгы белән коралланмаган язучының иң яхшы теманы, иң яхшы материалны да бозуы мөмкин. «Эштә материал һәрвакыт хәл итми, бәлки мастер һәрвакыт хәл итә. Каен кисәгеннән балта сабы эшләргә мөмкин һәм кешенең бик шәп фигурасын да художестволы итеп сырлап эшләргә- мөмкин» (Горький). Язучы үзенең әсәре өстендә эшләргә утырганда үз алдына өч сорау куя: нәрсә, ничек һәм нәрсә өчен? — ягъни эчтәлек, художество формасы һәм әсәрнең тәрбияви әһәмияте мәсьәләләрен куя, ди Горький. Бу өч сорау үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Эчтәлекне формадан, форманы эчтәлектән аерып карау дөрес булмас иде, алар арасында диалектик берлек бар. һәркемгә билгеле, начар художество формасына төрелгән эчтәлек укучыны дулкынландыра алмый, аның күңелен биләми. һәрбер китапның төп материалы, иҗатның беренче элементы булган телгә, тел осталыгына Горький аеруча зур игътибар бирде. Горький фикеренчә. әсәрнең идеясен, характерын, картиналарын формалаштыручы сүзләрнең ачыклыгы, төгәллеге, нәфис яңгыравы, табигый образлы булуы телнең гүзәллеген билгели. Классик язучыларның, шул җөмләдән Горькийның да, гаҗәп матур, җанлы телләре һәркем өчен иң яхшы үрнәк булып тора. Горький классиклар турында болай диде:
9о
алар пластикалы итеп язганнар, аларныц сүзләре нәкъ балавыз кебек. Шул сүзләр ярдәмендә алар җанлы кеше фигураларын һәм образларын тудырганнар. Аларныц китапларын укыганда сине тылсымлы рәвештә сүз көче белән терелтелгән геройлар уратып ала. үзең шуларга кагылып киткән кебек буласың, аларныц газаплануларын йөрәгең белән тоясың, алар белән бергә көләсең, елыйсың, нәфрәтләнәсең, шунда ук аларны яратасың да; сиңа аларныц тавышлары ишетелә, күзләрендәге шатлык очкыннарын һәм дымлы сагыш томанын күрәсең, син алар белән дус булып, газапланып яшисең яки читсенеп кире кагасың, — болар барысы да чын тормыш кебек, газаплы да, рәхәт тә, тик аннан аңлаешлырак һәм матуррак. Горький, классикларның осталыкларына сокланып, менә шулай язды. Социалистик әдәбиятның бөек мастеры язучыларны әнә шундый осталыкка ирешергә өндәде һәм шуңа өйрәтте. Шуның белән бергә ул халык телен, чиксез сүз байлыгын яхшы белергә, халык иҗатының бөтен нечкәлекләрен аңлый һәм тоя белергә кирәклеген әйтте. Горький социалистик милләтләрнең әдәби телен үстерү өчен эзлекле көрәш алып барды. Ул телне архаизмнар, диалектизмнар, аңлаеш- сыз ясалма сүзләр белән чүпләүгә каршы иде. Рус язучылары вятка- лыларча да түгел, балахоинарча да түгел, ә русча язарга тиешләр, диде ул. Горький Гладков һәм Панферов әсәрләрендәге тел кытыршылыкларын, аларныц телдә саксызлык, ваемсызлык күрсәтүләрен каты тәнкыйть итеп чыкты. Иптәш Сталин җирле диалектлар гомумхалык теленә, милли телгә буйсыналар дип анлатты. Иптәш Сталинның бу аңлатмасы яктылыгында бөек язучының әдәби тел культурасы өчен алып барган көрәшенең зур әһәмияте тагын да ачыклана төшә. 1936 елны, безнең матбугат битләрендә формализм мәсьәләсе буенча дискуссия җәелеп киткәч, Горький формалистларның сәнгатьне халыктан аерырга, әдәби әсәрнең идея эчтәлеген юкка чыгарырга маташуларына каршы чыкты. Формалистлар исбат итүенчә, нәфислек тавышларның, буяуларны», сызыкларның гармоник рәвештә кушылуларына кайтып кала һәм шулар ярдәмендә бирелә, имеш. Ул тавышлар, буяулар һ. б. үзләреннән- үзләре колак һәм күз өчен ягымлы, рәхәт булып күренәләр, нинди мәгънә бирелүгә һич бәйләнмәгәннәр, ди п ы ш а н ды р ы р
г а ты р ы шты л а р формалистлар. «Формализм, «манера», әдәби алым буларак, күбесенчә, рух ярлылыгын яки бушлыгын каплау өчен хезмәт итә», ди Горький. Горький язучыларның осталыгын күтәрү, тел культурасы мәсьәләләрен куеп, социалистик реализм методы өчен, совет әдәбиятының югары идея-художество сыйфаты өчен көрәште. 1934 нче елны А. С. Сера- фпмовичка язган ачык хатында ул: «Владимир Ленин телгә ничек караганлыгын безгә исебезгә төшерергә кирәк. Әдәбиятны сүз чүп-чарларыннан тазарту өчен рәхимсез көрәш безнең телебезнең гадилеге һәм ачыклыгы өчен, ачык техника, шунсыз ачык идеология була алмаган техника өчен көрәш кирәк. Әдәбиятның сыйфатын төшерергә маташуларны» барысына каршы каты көрәшергә кирәк, — социалистик культураның көчле коралы булган әдәбиятның чын әһәмиятен аңлаган язучыларның бөтенесен мин менә шуна чакырам»... — дип язды. Бу кыйммәтле сүзләр Советлар Союзындагы бөтен милли әдәбият эшчеләренә, безнең барыбызга да кагыла. Татар совет әдәбиятының бу юлда аерым уңышлары булса да, әле тагын бик күп эшлисе бар. Әдәби осталык, тел мәсьәләләре буенча бездә конкрет тикшеренүләр, фәнни хезмәтләр, критик мәкаләләр бик сирәк очрый. Моны, әлбәттә, нормаль хәл дип булмый. Билгеле, художникның осталыгы тел өлкәсендәге осталыгы белән генә чикләнми. Язучының осталыгы дөньяга карашының киңлеге, күзәтү- чәнлек сәләте, художестволы тупланыш, типизация белән, югары ху
91
дожестволы реаль картиналар, образлар тудыра белүе, композициянең төгәллеге һәм җанлы халык телендә яза белүе белән билгеләнә. Художество иҗатының ^бу бик әһәмиятле мәсьәләләренә Горький идея югарылыгы һәм язучы тәҗрибәсенең киңлеге ноктасыннан чыгып карады. «Язучының социаль тәҗрибәсе никадәр киң булса, — дип язды Горький,— аның карашы шулкадәр югарырак, интеллектуаль-белем дәрәҗәсе шулкадәр киңрәк була, җирдә үзе кагылган нәрсәләр һәм аларның бәйләнешләре, якын мөнәсәбәтләре аның өчен шулкадәр ачыграк булачак. Фәнни социализм безнең өчен иң югары интеллектуаль биеклек тудырды, ул биеклектән үт- кәндәгеләр бик яхшы күренә; киләчәккә туры һәм бердәнбер дөрес юл күрсәтелгән...» (Горький, Әдәбият турында, 153 бит). Без еш кына сюжет, композиция, типизация дибез. Ләкин нәрсә дигән сүз соң алар? Киң мәгънәсендә алганда, алар җиңел генә хәл ителә торган төшенчәләр түгел. Социалистик реализм теориясенең бу мәсьәләләре һәм башкалары безнең әдәбиятчылар тарафыннан һәр яктан тикшерелеп, тиешле ачыклык белән эшләнеп бетмәгән әле. Алар- ны хәл итү өчен махсус тикшеренүләр, теоретик йомгак ясалган хезмәтләр кирәк. Әдәбият теориясе мәсьәләләрен өйрәнгәндә дә без һәрвакыт Горь- кийның тирән эчтәлекле хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез. Бөек язучы үзенең мәкаләләрендә, чыгышларында совет әдәбияты теориясенең күп кенә мәсьәләләре буенча киң конкрет аңлатмалар, теоретик билгеләмәләр бирде. Мәсәлән, сюжет һәм художестволы тип мәсьәләсен генә алып карыйк. Горький сюжетны әдәбиятның өченче элементы дип саный (беренче, икенче элементка тел һәм теманы кертә). Композиция һәм сюжет әсәрнең оештыручы, цементлаучы элементлары булып исәпләнәләр. Сюжет «бәйләнешләрдән, каршы- .лыклардан, симпатия, антипатиядән һәм гомумән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләреннән — теге яки бу характер, типның оешуы һәм үсүе тарихыннан» тора Шулай итеп, сюжет нигезендә аның эчтәлеген билгеләүче һәхм кеше характерын ачучы фактлар ята. Иҗтимагый тормышның һәм шәхси тормышның эчке каршылыкларын, үзара
мөнәсәбәтләрен, бәйләнешләрен, иҗтимагый һәм шәхси тормыш вакыйгаларын, фактларын тасвирлап, ачып салу әсәрнең сюжетын билгели. Горький сюжет чынлыгы һәм фактик дөреслек төшенчәләрен бер бөтен итеп карый. һәрбер чын реалистик әсәр чынбарлыкны үсеш процессында, икенче төрле әйткәндә, чынбарлыкның төрле күренешләрен каршылыклар эчендә, туларның көрәшен тасвирлый. Әсәрнең сюжет җепләре бәйләнешен менә шул хәл итә. Ә бу исә әдәби әсәрдәге конфликт мәсьәләсе белән бәйләнгән. Киң полотнолы җитди әдәби әсәр, бигрәк тә драматик әсәр, конфликтсыз була алмый. Без биредә барыннан да элек, эпик, драматик әсәрләр турында әйтәбез. Соңгы вакытта безнең әдәбият һәм театр эшчеләре арасында конфликтсызлык теориясен алга сөрү, бигрәк тә драматик әсәрнең конфликтсыз булуын безнең драматургиянең яңа бер уңай сыйфаты дип исбат итү фактлары булды. «Правда» газетасы моны каты тәнкыйть итте һәм ялгыш теория икәнлеген күрсәтте. Тормышта һәртөрле каршылыклар, конфликтлар бар. Бу совет чынбарлыгы өчен дә шулай. Ул бездә, әлбәттә, иске тормыштагыча түгел, бөтенләй бүтән характерда, һәр хәлдә язучы, драматург тормыш каршылыкларын, конфликтларын күрә белергә һәм әсәрендә чагылдырырга тиеш. Каршылыклар көрәшеннән башка хәрәкәтнең дә булуы мөмкин түгел. Реаль чынбарлыкны ясалма буяулар белән буяу, «шомарту», каршылыклы реаль күренешләрне, фактларны, сыйфатларны, яңа белән искенең көрәшен һәм яңаның җиңү көчен күрә белмәү язучыны, һич- 1 М. I орький. Әдәбият турында. 1937 ел, 315 бит.
92
шиксез, начар әсәр язуга, чынбарлыкны бозып күрсәтүгә китерәчәк. Моны бик яхшы аңларга кирәк. Дөресен әйтик, безнең татар драматургиясендә дә, аңлаптырмы, яки аңламыйчадырмы, конфликтсыз яки ясалма конфликтка (асылда барыбер шулай ук реаль конфликтсыз) пьесалар язу фактлары булмады түгел. Совет әдәбиятының бөек остасы Горький әсәрләре сюжет, композиция, типларны эшләү ягыннан да классик үрнәк булып торалар. Ул чынбарлыкның каршылыкларын, көрәшен бөтен тирәнлеге белән ачып салды. «Ана» яки «Клим Самгинның тормышы» романнарын, «Дошманнар» яки «Егор Булычов һәм башкалар» драмаларын алып карагыз. Ул әсәрләрдә тормышның реаль каршылыклары чагылышын, тормыш хәрәкәтен, яңаның җиңүен, шулай ук «конфликтсызлык» турындагы карашларның ялгыш булуын ачык күрерсез. Горький «Минем язарга ничек өйрәнүем турында» дигән беседа- сында һәм «Әдәбият техникасы турында» исемле мәкаләсендә типларны, тупланма художество образларын ничек эшләргә кирәклеген сөйләп биргән иде. Художестволы тип — ул аерым бер кешенең күчермәсе түгел, бер кешенең генә портреты типны бирә алмый, ди Горький. Чын художестволы, димәк, тупланма тип бик күп күзәтүләр, күргәнне иҗади эшкәртү, уйлану, бер социаль катлау кешеләренең төрле черталарын туплау, комбинацияләр ясау нәтиҗәсендә туа. Бер сыйныф, бер социаль төркемнең иң характерлы сыйфатлары бер кешедә — типта җыйнала. Ләкин ул сыйфатлар тупланмасы чынлыкка туры килергә, ышандырырлык, җанлы булырга һәм автор әйтергә теләгән идеяне чагылдырырга тиеш. Образның типиклыгы аның үзенчәлекле булуына, индивидуальләштерү принцибына һич каршы килми. Тик кабатланмаслык җанлы шәхес «менә ул» дип әйтерлек, истә калырлык образ булырга тиеш. «Күзәтү, чагыштыру, иң характерлы сыйнфый үзенчәлекләрне сайлау алымнарын яхшы белгән һәм шул үзенчәлекләрне бер кешедә туплый (хыял аша үткәрә) белгән язучыларны без талантлы дип исәплибез; әдәби образ, социаль тип шулай тудырыла. Хыял (воображение) — образ тудыручы әдәби техниканың иң әһәмиятле алымнарыннан берсе» (Горький, Әдәбият
турында, 281 бит). Горький биредә художникның иҗат техникасы — иҗат процессы турында әйтә. Аның күрсәтмәләре образны типиклаштыру мәсьәләсен аңларга безгә ярдәм итә. Тупланма һәм типиклаштыру төшенчәләрен Горький еш кына бер үк мәгънәдәге дип әйтерлек төшенчәләр итеп куллана. М. Горький Ф. Энгельсның, реализм язучысы типик характерларны типик шартларда бирергә тиеш, дигән билгеләмәсенә таяна. Типиклыкны массовыйлык яки сирәк очрау белән бутарга, бер үк нәрсә итеп карарга ярамый. Типик нәрсә массовый, күпчелеккә хас булмаска да мөмкин. Яшәүчән көче, зур үсү перспективалары булган аермалык, әле массовый төс алмаган факт та билгеле бер тарихи шартларда типик булырга мөмкин. Моның шулай икәнлеген тарих фактлары, безнең илебез тормышындагы фактлар, совет әдәбияты практикасы бик яхшы раслый ала. Мәсәлән, «Ана» романында чагылдырылган тарихи чорда Ниловна, Павел Власов кебек кешеләр күп түгел, күпчелек түгел иде, шулай да бу образлар — заманның иң якты, иң көчле типик образлары. Тормыш аларның яшәүчән, жинүчән көчен күрсәтте, күп меңләгән Власовлар җитлегеп үсте. Яки менә совет заманындагы стахановчылык хәрәкәтен алыгыз. Бу бөек хәрәкәтне башлап җибәргәндә новатор шахтер — Стаханов кебекләр әле күп түгел иде, ләкин шул вакытта ук инде ул безнең җәмгыять өчен типик бер күренеш иде. Аннары стахановчылык хәрәкәте бөтен халык хәрәкәте булып китте. Социалистик реализм язучысы тормышның иң характерлы, иң типик, иң әһәмиятле якларын күрә белергә, очраклы нәрсәләрне очраклы булмаганнардан аерырга, вакый
93
галарның төп этәргеч көчләрен ача белергә тиеш. Шуның белән бергә, язучы бүген әле типик булып җитешмәгән, ләкин иртәгә үк типик булачак хәлләрнең, фактларның мәгънәсен аңларга, тормышны революцион үсешендә бирергә, киләчәкнең бүгенге көндәге яңа башлангычларын күрә һәм гәүдәләндерә белергә тиеш. Горький иҗаты, бөтен эшчәнлеге һәм совет әдәбиятының иң алдынгы язучыла- рының иҗатлары безне шуңа өйрәтә. Горький совет язучыларын коммунизм төзүчеләрнең монументаль-ге- роик образларын иҗат итәргә, бөек Сталин эпохасына лаеклы халык- чыл-эпик характердагы киң колачлы романнар тудыру өстендә армый- талмый эшләргә өндәде. , Горький әдәбиятның чиксез зур тәрбияви әһәмияте турында һәрвакыт искә төшереп торды, әдәбиятның тәрбияви ролен тагын да югарырак күтәрү турында кайгыртты. Горький әйткәнчә, культуралы кешене тәрбияләүдә ике көч — сәнгать һәм фән аеруча уңышлы ярдәм итә. Кешенең аңын һәм ихтыярын тәрбияләүдә художестволы әдәбият беренче урынны диярлек алып тора. Яшәеш аңны оештыра икән, шул ук вакытта аң да пассив калмый, киресенчә, ул тормышка актив йогынты ясаучы, яңа чынбарлыкны оештыручы
көчләрдән булып тора. Совет әдәбиятының бөтен тарихы, бүгенге дөнья күләмендә тоткан роле, массага булган көчле тәрбия йогынтысы әнә шул турыда сөйли. Совет язучылары, Горькийның бөек традицияләрен дәвам итеп, көчле дәрт белән иҗат итәләр, совет әдәбиятының яңа үсеше өчен көрәшәләр. Советлар илендәге барлык милли әдәбият язучылары Горький иҗаты белән рухланып эшлиләр, аның нәтиҗәле йогынтысы астында үсәләр. Безнең әдәбият халык тарафыннан яратылып укыла торган яңа әсәрләр белән байый. Большевиклар партиясенең җитәкчелеге астында, иптәш Сталинның аталарча кайгыртып торуы нәтиҗәсендә совет әдәбияты зур уңышларга иреште. Социалистик әдәбиятның иң яхшы әсәрләре тирән патриотизм хисе белән, халыкка, Ленин — Сталин партиясенә бирелгәнлек хисе белән сугарылган. Безнең язучыларның китаплары халыклар дуслыгы идеясен яклый һәм бәзен дөньяда тынычлык өчен көрәшә. Горький иҗаты һәм бөтен совет язучыларының чын реалистик әсәрләре совет кешеләрендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияли, кешеләр аңындагы иске калдыкларны бетерүгә ярдәм итә. Бөек Горький нигезләгән социалистик әдәбият безнең җәмгыятьнең коммунизм төзү эшләрендә актив көч булып катнаша.