Логотип Казан Утлары
Публицистика

 И. В. СТАЛИННЫҢ ТЕЛ ГЫЙЛЕМЕ ТУРЫНДА ӨЙРӘТҮЛӘРЕ ЯКТЫЛЫГЫНДА КАЗАН ТАТАРЛАРЫНЫҢ КИЛЕП ЧЫГУЫ МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА


 Халыкларның килеп чыгышы мәсьәләләре тарих һәм этнография фәнендә иң авыр һәм аз эшләнгән мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шуның өстенә, тел гыйлемендәге кебек үк, биредә дә Марр һәм аның иярченнәре бик күп буталчыклар керттеләр. Этногенез, ягъни халыкларның килеп чыгышы мәсьәләләре буенча эшләүче, аерым алганда, татар халкының килеп чыгуын тикшерүче галимнәр-тарихчылар, Марр тәгълиматының кайбер вульгар материалистик һәм идеалистик положениеләрен тәикыйтьсез-нисез кабул итеп, җитди ялгышларга очрадылар. Ул ялгышлар, барыннан да бигрәк, халыкларның тарихын аларның теленнән аерып, телгә бәйләнешсез өйрәнүдә күренде. Бары тик И. В. Сталинның тел белеме буенча язган даһи хезмәтләре дөньяга чыгу белән генә, этногенез мәсьәләләрендәге маррчылыкка тартым ялгышларга бөтенләй һәм тулысынча чик куелды. И. В. Сталин җәмгыять һәм тел үсешен бер-берсеннән аерып, бер- берсеиә бәйләнешсез рәвештә өйрәнергә ярамаганлыкиы аеруча басым ясап күрсәтте: «...телне һәм аның үсеш законнарын җәмгыять тарихы белән, өйрәнелә торган телнең иясе, иҗатчысы һәм гәүдәләндерүчесе булган халыкның тарихы белән ■аерылгысыз бәйләнештә өйрәнгәндә тенә аңларга мөмкин»5, — дип өйрәтә И. В. Сталин. Шулай итеп, ыруг, кабилә, халык яки милләт булучылыкны билгеләүче сыйфатларның берсе һәм иң әһәмиятлесе тел икәнлеге юлбашчының бу яңа хезмәтләрендә тагын бер кат расланды. 
                     5 И. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», Татгосиздат, Казан, 1951 ел, 19 бит. 
Идел буе татарларының формалашу мәсьәләсенә турыдан-туры керешер алдыннан, башта бу мәсьәлә буенча булган карашларга кыскача гына булса да тукталып үтәргә кирәк. Гомумән, Казан татарларының килеп чыгышы турында тарихчылар арасында соңгы елларга кадәр бердәм фикер булмады. Дворян-бур- жуаз тарихчыларның күбесе, мәсәлән, И. Ы. Смирнов, Г. И. Перетяг- кович, Н. И. Веселовский һ. б. Казан татарларын турыдан-туры Чыңгыз һәм Батый нәселеннән, ягъни монгол татарларыннан китереп чыгара иделәр. Соңыннан бу «тео- рия»не буржуаз милләтчелек позициясендә торган бер төркем татар тарихчылары эләктереп алдылар һәм бөтен көчләре белән монгол татарлары тарафыннан төзелгән Алтын Урданы, имеш, «ул берләм татар дәүләте иде» дип, ә аның халкып «20 миллионлык төркиләр семьясының угыллары», дип исбат итәргә маташтылар. Моңардан алар, имеш, «Шанлы Чыңгыз заманасына кайтырга кирәк» дигән реакцион нәтиҗә чыгаралар иде. Бу — пантюркизм 
 / * • IСИ 

5G 
 
флагы астында Россиядәге башка халыклар өстеннән үзенең хакимлеген ныгытырга маташучы агрессив татар буржуазиясенең идеологиясе иде. Фәнгә каршы булган мондый зарарлы карашлар хезмәтчел массалар арасында, билгеле, киң таралыш тапмадылар, чөнки аларның халык массалары интереслары белән бернинди дә уртаклыгы юк иде. Әмма шуңа карамастан, бу карашлар аерым очракларда тарих әдәбиятына да үтеп кергәләделәр. Хәтта кайбер совет тарихчылары һәм әдәбиятчыларының хезмәтләрендә дә җитди ялгышлар булды һәм алар ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел, 9 август карарында — «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологии эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карарда, хаклы рәвештә, буржуаз милләтчелек характерындагы җитди ялгышлар дип бәяләнде. Казан татарларын турыдан-туры болгарлар дип санаучы тарихчылар да булды. Заманында бу «теорияле татар тарихчыларыннан Ш. /Мәрҗәни («Мостафад-эль- Әхбәр») һәм Г. Әхмәров («Болгар тарихы») якладылар. Хәтта хәзерге көндә дә кайбер тарихчылар шул карашта торалар. Без, Казан татарларының барлыкка килүендә болгарларның катнашлыгын берсүзсез кабул итсәк тә, болгарларның нәселдәшләре (потомки) булып бары Казан татарлары гына калганнар, дигән раслау белән һич тә килешә алмыйбыз. Бу тарихчыларның төп ялгышлары шунда ки, алар Идел-Кама буе болгарлары дәүләтендә бердәм милли дәүләт сыйфатларын күрергә омтылалар, хәлбуки болгар дәүләте башлыча төрки телләрдә сөйләшкән төрле кабиләләр катнашмасы гына булган. Әле соңгы вакытта да Казан татарларының килеп чыгышы турында матбугатта төрлечәрәк гипотезалар күренгәли, мәсәлән, без «Вопросы истории» 6 журналында басылган «Татарстан тарихының кайбер бәхәсле мәсьәләләре» исемле мәкаләне күздә тотабыз. Аның авторы, М. Сәфәргалиев, Казан татарларының формалашуында болгар компонентының катнашын бөтенләй инкарь итә, ә шул ук вакытта кыпчак һәм Алтын Урда монгол
                     
6 «Вопросы истории» № 7. 1951 ел, 80 бит. Аңа безнең җавап мәкаләсен «Вопросы истории» журналының 12 саныннан (1951 ел) карагыз. 
татарларының ролен гадәттән тыш күпертеп күрсәтә. Аның карашынча, Казан татарларының формалашуы бары тик «Казан ханлыгы төзелгәч» кенә, ягъни XV—XVI йөзләрдән генә башланып китә. Димәк, бу мәкаләдә Казан татарларының (һәм шулай ук Идел- Кама буенда яшәүче башка халыкларның да) борынгы бабаларының, монгол баскынлыгына кадәр үк инде, күп гасырлык тарихлары булуы, үзләренә хас культуралары һәм аерым телләре булуы инкарь ителә. Аңлашыла ки, М. Сәфәргалиевнен бу карашы бик күп җитешсезлекләр белән аксый һәм алар турында без түбәндә киңрәк тә тукталачакбыз әле. 1946 елда СССР Фәннәр академиясенең тарих һәм философия бүлеге тарафыннан, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих институты белән берлектә, Казан татарларының этногенезы мәсьәләләренә багышланган махсус фәнни сессия үткәрелде. Дискуссиядә күренекле совет тарихчыларының, археологларының, телчеләренең, этнографларының һәм антропологларының докладлары-чы- гышлары ’тыңланды. Сессиянең материаллары «Советская этнография» журналында да (№ 3, 1946 ел) һәм «Казан татарларының килеп чыгуы» дигән җыентыкта да басылып чыкты. Шунсы характерлы, бу сессиядә катнашучыларның күбесенең Казан татарларының килеп чыгышы турындагы фикерләре бер төрле булды. Катнашучылар барысы да диярлек бер фикергә — «Казан татарлары, мәгълүм бер халык буларак, үзләренең хәзерге яшәү урыннарында барлыкка килгәннәр һәм башлыча, ике компоненттан, крайның җирле халыкларыннан һәм, монгол-татар илбасарлары килүдән бик күп элек үк үзләренә аерым дәүләтләре булган, болгарлардан формалашканнар» дигән фикергә килделәр. Болгар дәү

57 
 
ләте турында исә, ул үзенең башлангыч дәверендә, төрки һәм угро- фннн телләрендә сөйләшүче бик күп кабиләләрне эченә алган «типик нртә феодализм дәүләте» дигән фикерләр әйтелде. Иң күренекле совет шәр ы кч ы л а р ы н и а и СССР Ф ә н и ә р академиясенең член-корреспонденты проф. А. Ю. Якубовский үзенең чыгышында: «Чыннан да, без хәзер Казан татарларының төп этник нигезе булып борынгы болгарлар торганлыгын, аларның бары тик соңыннан гына, хәзергә әле җитәрлек өйрәнелмәгән беркадәр башка элементлар белән катнашып, татар дигән исем алуларын зур ышаныч белән раслый алабыз» 7 диде, һәм ул акад. Б. Д. Греков белән берлектә язылган «Алтын Урда һәм аның җимерелүе» 8 дигән монографиядә дә шундый ук нәтиҗәгә килә. Шулай итеп, бу сессия тарафыннан, гомумән татарларның түгел, ә нәкъ менә Идел-Кама буе җирләрендә формалашкан Казан татарларының килеп чыгышы мәсьәләсен фәнни яктыртуда беренче башлангыч адым ясалды. Әмма шуны да әйтергә кирәк, әле сессиядә бик күп кенә мәсьәләләр хәл ителмичә калды, ә кайсы бер мәсьәләләр бөтенләй ялгыш позициядән, Н. Я- Маррның «Яна тәгълиматыннан чыгып яктыртылды. Татарларның этногенезына А4аррча аңлатма бирү бигрәк тә антрополог Т. А. Трофимова 9 докладында зур урын алган иде һәм, өлешчә, археолог Н. Ф. Калинин чыгышында да күренде. Бу иптәшләр, әлеге дә баягы «Яфетидология мәгълүматлары»- на таянып, «тел ягына килгәндә, алар (ягъни безнең крайның борынгы яшәүчеләре — Г.) яфетик стадиядә торганнар булса кирәк, һәрбер аерым ыругда үзенә башкача- рак булган бик күп «вак телләр» бер үк дәрәҗәдә хәзерге төрки телләрнең дә. һәм угрофинн, славян телләренең дә элгәрләре 
(предки) булганнар», — дип яздылар *. Этногенез мәсьәләләренә мондый позициядән чыгып якын килү, билгеле, дөрес түгел, чөнки ул үзеннән- үзе хәзерге халыкларның тарихын аларның борынгы бабалары булган кабиләләрнең тарихыннан аерып карауга китерә. Чөнки маррчылык позициясендә торган тарихчылар, ачыктан-ачык, хәзерге халыклар һәм телләрнең элгәрге бабалары әү- вәл бөтенләй башка төр халыклар һәхМ телләр булганнар дип раслыйлар иде. Идел буе халыкларын тикшерүче галимнәрдән берсе, П. Н. Третьяков, 1948 елда болай дип язды: «Объектив фәнни фактлар шуны күрсәтәләр ки, бер заманны Европада хәзерге милләтләр һәм телләрдән элек, бөтенләй башка төр халыклар һәм телләр булган, ә алардан да элгәрерәк исә, тагын да борынгырак һәм примитиврак халыклар яшәгәннәр» 2. Ачык ки, мондый карашларның очы маррчылар- ның «стадиаль теория»сенә барып тоташа иде. И. В. Сталин маррчы- лыкның антимарксистик асылын фаш итүе белән, этногенез мәсьәләләрендәге ялгыш карашларны да фаш итте, телләрнең үсеше «ыруг телләреннән кабилә телләренә, кабилә телләреннән халыклар телләренә һәм халыклар телләреннән милли телләргә»3 ...таба барганын ачып бирде, һәрбер телнең, башлыча, үз эчке законнары буенча үсеп алга китүен күрсәтте. Аннан соң гомумән яфетидологиянең марксизм белән ярашмавын, телнең «элементлары бик борынгы заманнарда ук, коллык эпохасына кадәр үк салынган» 10 булуын аеруча басым ясап күрсәтте. «Казан татарларының килеп чыгышы» исемле җыентыкта Н. Ф. Калинин XIII— XV йөз каберташ язмаларының телен яктыртуда җитди ялгышлар җибәрә. Аның китергән
 
г «Происхождение Казанских татар» Казан, 1948 ел, 113 бит. 2 Б. Греков, А. Якубовский. «Золотая Орда и ее падение» ЛА. Л. 1950 ел, 416, 417 битләр. Бу хезмәткә Сталин премиясе бирелде. 3 «Происхождение Казанских татар», 58—61 бит.  
                     7 Шунда у к, 92 бит. 8 П. Н. Третьяков. «Памятники древнейшей истории Чувашского Поволжья. Чебоксары, 1948 ел, 64 бит. 9 И. Стал и н. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре». Казан, 1951 ел, 10 бит. 9 4 Ш у н д а у к. 23 бит. 
58 
 
.материалларыннан шул заманның болгартатар халкы, болгар җәмгыятенең. бөтен кешеләре өчен дә аңлаешлы булган, гомумхалык телендә түгел, ә бәлки төрле социаль жаргоннарда сөйләшкәннәр икән, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Аның уйлавынча, феодализм чорындагы Болгар җәмгыятенең югары катлаулары төрки-кыпчак телен кулланганнар, ә түбән катлаулар .әдәбият һәм гарәп укымышлыгы тәэсиренә бирелмәгән бөтенләй башка бер тел белән сөйләшкәннәр, имеш. Мондый нәтиҗә тулысынча Марр тәгълиматыннан, телнең сыйнфыйлыгы турындагы өйрәтүдән килеп чыга. Телнең сыйнфыйлыгы турындагы бу «теория»нең никадәр мәгънәсез һәм җирлексез булуын, фәнгә никадәр каршы бер раслау икәнлеген II. В. Сталин тел гыйлеме буенча язган даһи хезмәтләрендә бөтен тулылыгы белән ачып салды. «Тел... үсешнең барлык этапларында, җәмгыятьтә кешеләрнең аралашу чарасы буларак, җәмгыять өчен гомуми һәм бердәм булды һәм социаль хәлләренә карамастан, җәмгыять членнарына бертигез хезмәт күрсәтте» 11 дип өйрәтә И. В. Сталин. Аннан соң этногенез мәсьәләләрендә шуны да истән чыгарырга ярамый: болгар дәүләте этник составы ягыннан беришле генә булмаган, аңа төркичә сөйләшкән болгарлардан башка тагын, үзләренең үзенчәлекле культуралары һәм үзләренә аңлаешлы гомумхалык телләре булган угро-финн кабиләләре дә (хәзерге мари, удмурд һ. б. ларның элгәреге бабалары) кергән. «Вопросы истории» журналы, 1950 елгы 10 нчы санында, әлеге җыентыкның иң зур кимчелеге итеп нәкъ менә шул якны — Казан татарларының формалашу тарихын Идел буенда яшәүче бүтән халыкларның этногенезы белән бәйләмичә карауны күрсәтте һәм бик хаклы тәнкыйть итте. Бу мәсьәләдә П. И. Третьяковның «Чуваш һәм татар халыкларының килеп чыгышын хәл итү өчен, Идел 
1 И. Сталии. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», Татгосиздат, Казан, 1951 ел. 10 бит. болгарлары дәүләтен ниндидер бердәм һәм беришле дәүләт дип карауны ташларга һәм аның составына кергән, үзләренең экономик базалары һәм телләре булган, борынгы кабиләләрнең тарихын бик җентекләп тикшерергә кирәк» 1 дигән фикере белән, һичшиксез, килешергә туры 
                     11 П. Н. Третьяков. Некоторые вопросы происхождения народов в свете произведении И. В. Сталина о языке и языкознании. «Вопросы истории» № 10, 1950 ел, 18 бит. 
килә. Маррчылык ялгышларыннан шулай ук башка археологлар, этнографлар, антропологлар һәм Үелче- ләр дә котыла алмадылар. Болар барысы да бер нәрсә турында сөйлиләр: ААарр һәм аның шәкертләре Идел буе халыкларының, шул исәптән татар халкының да, формалашу тарихын тикшерү-өйрәнү эшенә шактый зарар китергәннәр. Чөнки тел гыйлемендә хөкем сөргән «Аракчеев режимы» нәтиҗәсендә лингвистлар халыкларның килеп чыгышы мәсьәләләрен тикшерүдән бөтенләй диярлек читләшкәннәр иде. Ә хәлбуки, тел белеме мәгълүматларыннан башка, халыкларның формалашу тарихын аңлау һәм аңлату- гомумән бөтенләй мөмкин түгел. И. В. Сталинның тел гыйлеме мәсьәләләренә караган даһи хезмәтләре, гомумән алганда, марксизм хәзинәсенә яңа күренекле өлеш булсалар, конкрет килгәндә, тарих фәненең үсеше һәм алгарышында да яңа сәхифә булдылар. Материаль байлыкларны җитештерүче хезмәтчел массаларның тарихын, аларның килеп чыгышы мәсьәләләрен һәм, шул исәптән, татар халкының килеп чыгышын өйрәнү-тикшерү өчен дә, бу гениаль хезмәтләр ныклы фәнни- методологик нигез булып торалар. Без бу мәкаләдә Казан татарларының килеп чыгышы турындагы мәсьәләләрдән бары тик соңгы вакытта кайсы бер иптәшләр тарафыннан «бәхәсле» дип табылганнарына гына тукталачакбыз. «Вопросы истории» . журналының 1951 елгы 7 нче санында басылып чыккан «Татарстан тарихының бәхәсле мәсьәләләреннән берсе» дигән
59 
 
■мәкаләнең авторы М. Сәфәргалиев Татарстан тарихчыларына, алар татар халкының формалашу тарихын өйрәнүтикшерү өчен объект итеп, гомумән татарларны түгел, бары тик Казан татарларын гына, ягъни Татарстан АССРда һәм күрше өлкәләрдә яшәүче татарларны гына алалар, дигән шелтә ташлады. Иптәш Сәфәргалиев үзе исә, тикшерү объекты итеп «гомумән барлык татарларны», ягъни Алтай, Астрахань, Юрт... татарларын да алырга тәкъдим итә. Безнеңчә бу методолик яктан дөрес түгел, һәрбер халык шикелле үк, Казан татарлары да, билгеле бер тарихи һәм социаль-эконо- мик шартларда оешкан тарихи категория. Ә Кырым, Себер, Астрахань... татарларына килгәндә исә, алар Казан татарлары белән беркайчан да бердәм халык булып тормаганнар. Мәгълүм ки, Октябрь революциясенә кадәр байтак халыклар татарлар исеме белән йөртелә иде. Татарлар дип хәтта азәрбайҗаннарны да, Төньяк Кавказ һәм Ерак Көнчыгыштагы кайбер азчылык халыкларны да атаганнар; Байкал буе бурятларын да «Бурятские татары» дип йөрткәннәр. Татарлар дип исемләнгән бу халыклар турында, мәшһүр совет тарихчысы этнограф С. П. Толстов: «Аларның төрки телләр системасының төрле тармаклары булган охшаш телләрдә сөйләтүләреннән башка» гомумән, һичбер төрле уртаклыклары юк, дип аеруча басым ясап әйтә, һәм без дә бу фикергә тулысынча кушылабыз. Югарыда әйтеп кителгәнчә, халыклар алар — тарихи категория. «...Милләтнең элементлары — тел, территория, культура гомумилеге һ. б. — күктән төшмәгәннәр, алар акрынлап, капитализмга кадәрге чорда ук туа барганнар» 12 13 дип өйрәтә И. В. Сталин. Димәк, этногенез мәсьәләләрен тикшергәндә дә, безнең алда төп тикшерү объекты булып конкрет халык яисә милләт торырга тиеш. Ә бу исә, халыкның яки милләтнең, иң беренче буларак, тел һәм территория берлеге, уртак экономикасы һәм, культура гомуми- легендә күренә торган, психик үзенчәлекләре тикшерелергә тиеш дигән сүз. Казан татарлары да, озакка сузылган, катлаулы үсеш процессы үткәрү нәтиҗәсендә, нәкъ менә шундый тарихи оешкан гомумилек булып, аерым милләт булып формалашканнар. Аларны да шулай ук гомуми экономик тормыш, гомуми культура һәм уртак тел берләштергән, ә                      12 Татарларның этногенезы мәсьәләсе турындагы 1946 елда үткәрелгән сессиядәге чыгыштан. 13 И. В. Стали н. Әсәрләр, 11 том, 369—370 битләр, Татгосиздат. болар исә, үз чиратында, мәгълүм бер кешелек коллективының (бу очракта, Казан татарларының борынгы бабаларының) озак дәверләр буенча билгеле бер территориядә уртак тормыш кичерүләре нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр. Казан татарлары өчен шундый территория булып нәкъ менә Урта Идел һәм Кама буе, ягъни якынча хәзерге урыннары ук хезмәт иткән. Кайбер тарихчылар, Казан татарларының формалашу тарихы бары тик Казан ханлыгы төзелгәннән соң гына, башлыча, Алтын Урда пан Болгар дәүләте җирләренә кайбер кабиләләрнең күчеп килүеннән сон гына башлана дип расларга омтылалар. Мондый караш исә, билгеле, тел, этнография, антропология һ. б. фәннәрнең мәгълүматларына каршы килә һәм Казан татарларының формалашуында төп компонент булып торган төрки телдәге болгар кабиләләренең дә, Идел-Кама буенда элек-электән яшәгән җирле угро- фини кабиләләренең дә борынгы тарихларын бөтенләй исәпкә алмавы белән җитди ялгышуларга китерә. Казан татарларының формалашу процессы билгеле бер кадәр үзбәкләрнең формалашу тарихына охшый. /Мәгълүм ки, кайбер тарихчылар үзбәк халкының оеша башлавын XV йөздә үзбәк исемендәге күчмә кабиләләрнең Урта Азиягә басып керүләренә генә кайтарып калдыралар иде. һәм нәтиҗәдә, үзбәк халкының төп компоненты булган, һәм күчмә кабиләләрне үзендә ассимиляцияләгән, җирле утрак халык

€0 
 
ларның борынгы тарихлары исәпкә алынмый кала иде. Хәзер андый раслауларның һичбер җирлеге булмаганлыгы һәркемгә ачык. Мондый ялгышулар, гадәттә, халыкларның тарихын аларның исемнәре белән бутаудан килеп чыга. А. Ю. Яку- бовскийның бу мәсьәләгә карата: «Теге яки бу халыкның тарихын аның исеменең тарихы белән һичбер вакыт бутарга ярамый. Болар икесе ике нәрсә. Кайчак без исемне ниндидер фетишка әйләндерәбез дә, шуңа ышанып, халыкның тарихи яшәеш гомерен кыскартып күрсәтәбез, яки, аңардан да начаррагы, аның килеп чыгышын бөтенләй бозып аңлатабыз» ’, дип әйтүе бик хаклы. Казан татарларының тарихын тикшергәндә дә, кайбер тарихчылар нәкъ шулай эш иттеләр. Алар татар халкының һәм татар теленең Алтын Урдага кадәрге дәверен тарихтан бөтенләй сызып ташладылар. Ә бит бу дәвер эчендә безнең крайда яшәүче халыклар озак һәм озын тарихи үсеш юлы үткәннәр — ыруглык җәмгыятеннән феодаль типтагы дәүләт берләшмәсе булган Болгар дәүләтен төзүгә кадәр барып җиткәннәр. Хәзерге Татарстан территориясендә бик борынгы заманнардан ук инде кеше яшәгәнлеге мәгълүм булды. Хәзер инде борынгы таш дәверенә (палеолит) караган стоянкалар хәтта Татарстанның берничә районнарында табылды. Безнең эрага кергәндә, крайның җирле халыклары тормышында бик зур үзгәрешләр була. Җитештерү көчләре үсү белән бергә — бигрәк тә бронзадан эшләнгән коралларның роле арту белән («Ананьино культурасы»), тимер эшкәртү барлыкка килү белән («Пьяный Бор культурасы»), йорт хайваннары асраучылыкның һәм китмән белән җир эшкәртүнең роле арта бару белән бергә — кешеләрнең иҗтимагый мөнәсәбәтләре дә үзгәрә. Малмөлкәт тигезсезлеге, патриархаль коллык һәм, соңрак, әкренләп сыйнфый җәмгыять оеша башлый. 
1 «Происхождение Казанских татар», 130 бит. 
Совет археологларының мәгълүматларына караганда, безнең эраның беренче йөзләрендә Урта Идел буенда бик күп утрак һәм ярым-ут- рак кабиләләр 
                     14 Каманың агым буенча сул ягындагы, ягыш хәзерге Чистай өлкәсенә керә торган районнар. 15 «Вопросы истории» № 10, 1950 ел, 18 бит. 
яшәгән. Физик төзелешләре белән, алар инде бик нык алга киткән булалар һәм, антропологларның әйтүенә караганда, алар арасында күбрәк европеоидный типлар очрый. Этник яктан бу кабиләләр бертөрле генә булмаганнар, билгеле. Кама аръягы 14 һәм тау ягы төбәкләрендә угро-финн кабиләләре белән бергә, төрки кабиләләр дә яшәгән булса кирәк, соңгылары чувашларның һәм Казан татарларының оешуында бер компонент булып катнашканнар. П. И. Третьяков «И. В. Сталинның тел һәм тел гыйлеме турындагы әсәрләре яктылыгында х а л ы кл а р н ы ң к и л е п ч ы гы ш мәсьәләләре» дигән мәкаләсендә шундый фикер әйтә15. Безнең эраның I нче мең еллыгы урталарында Урта Иделгә Азов диңгезе буйларыннан төрки телдә сөйләшүче болгарлар килеп утыралар. Бу кабиләләр, биредә угро-финн кабиләләре белән катнашып, озакламый утрак тормышка күчкәннәр. X йөзләрдә инде монда иртә феодаль типтагы Болгар дәүләте барлыкка килә. Бу дәүләт күп һәм төрле кабиләләрдән торган бик чуар бер конгломерат (катнашма) булса да, анда төп һәм беренче урынны болгарлар алып торганлыгы ачык. Үз чиратында болгарлар да төрки телнең аерым диалектларында сөйләшүче берничә тугандаш кабиләләр союзы булган булсалар кирәк, чөнки тарихи чыганаклар X—XIII йөзләрдә бу дәүләт эчендә болгарларның үзләреннән башка тагын (ягъни төп болгарлардан башка) берсул, эсегал, тәмтүз, су ар һ. б. кабиләләр булганлыгы турында, ә болгар патшасының исә, аларның барысын да берләштереп, хакимлек итүе турында сөйлиләр. Болгар кабиләләреннән башка, Болгар дәүләтенең тәэсир әйләнәсенә хәзерге удмурт, мари һ. б. ларның борынгы бабалары да кергән, һәм гомумән, боларнын роле 

61 
 
Идел болгарларының культурасын формалаштыруда да шактый булган. Шул рәвешчә, крайның җирле халыклары нигезендә һәм Азов буеннан күчеп килгән болгар һ. б. күчмә кабиләләр нигезендә формалашкан Идел-Кама болгарлары үзләре бик катлаулы һәм төрле ишле этник берләшмә булалар. Ләкин инде мон- I гол татарлары һөҗүме алдыннан бу катнашманың төп өлеше төркиләшкән була. Бу — хәзерге Татарстан җирләрендә һәм аның белән янәшә төбәкләрдә яшәгән кабиләләргә карата, ягъни соңыннан Казан татарларының формалашуында төп компонент булып кергән кабиләләргә карата, бигрәк тә дөрес. Билгеле, жирле халыкларның килгән болгарлар белән кушылуы нәтиҗәсендә бу территориядә нинди дә булса яңа, өченче тел килеп чыкмаган, ә бәлки болгар төркиләренең теле җиңеп чыккан, чөнки «... кушылу ниндидер яңа, өченче телне китереп чыгармый, бәлки телләрнең берсен саклап кала, аның грамматик төзелешен һәм төп сүзлек фондын саклап кала һәм аңа үз үсешенең эчке законнары буенча үсәргә мөмкинлек бирә» ’. I I һәрбер халыкның үзе тудырган һәм файдалана тооган теле була, чөнки гомум н-уртак бер телдән башка милләтхалык берлеге мөмкин түгел. Биредә сүз, билгеле, рәсми канцелярия теле турында түгел, бәлки И. В. Сталин күрсәткәнчә, халыкның гомум-сөйләшү теле турында бара. Казан татарларының һ. б. халыкларның этногенезын өйрәнүче кайбер галимнәр исә, тикшерү объекты итеп халыкның җанлы сөйләшү телен алмыйча, хан ярлыклары телен һәм жаргончыл сарай әдәбияты телен алулары белән, зур һәм җитди ялгышлар ясадылар. Ә бит бу, үзенә күрә әдәби тел булган «төрки тел», асылда, гарәп- фарсы элементлары белән чуарланган кыпчак теленә нигезләнгән булган. Һәм ул Алтын Урда җәмгыятенең югары катлауларына гы- ’ И. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», Татгосиздат, 1951 ел, 26 бит. на түгел, хәтта соңрак барлыкка килгән Казан ханлыгына да, төрки халыкларыннан төзелгән башка феодаль                      ’И. Стали н. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», Татгосиздат, 1951 ел. 10 бит. - Карагыз: Л. Җәләй. «Татар диалектологиясе», Казан, 1948 ел. 17 Н. Н. Фирсов. «Лекции по истории Поволжья», Казан, 1907 ел, 21 бит. 18 И. Смирно в. Волжские булгары. Русская история в очерках и статьях, под редакцией ДовнарЗапольского, т. I, 18 бит. дәүләт берләшмәләренә дә хезмәт күрсәткән. Әмма ул тел Алтын Урда составына кергән һәм «үзләренең экономик базалары булган һәм күптәннән барлыкка килгән телләре булган»1 халыкларның киң катлау массаларына шактый аңла- ешсыз булган. Болгар дәүләтенең төп төрки кабиләләре арасында, һичшиксез, болгар теленең бер эре диалекты җиңеп чыккан булырга тиеш, һәм ул— болгар дәүләтенең соңрак Казан татарлары оешкан өлешендәге төрки кабиләләр өчен, гомумиуртак бер тел булган. Билгеле аның белән янәшә диалектлар һәм җирле сөйләшләр дә булган, әмма болгар җәмгыятенең барлык членнары өчен дә уртак һәм бердәм гомумкабилә теле аларны буйсындырып, берләштереп торган. Болгар теленең берничә диалекттан торуы турында XI йөз авторы Мәхмүд Кашгари үзенең «Диване- логат-эт-төрк» (төрки телләр сүзлеге) китабында бик ачык сөйли. Хәтта хәзерге татар телендә дә бит әле өч зур диалект: Көнбатыш, Урта, Көнчыгыш диалектлары яшәп килә 2, ә инде аерым сөйләшләр һәм урынчылыклар турында әйтеп тә тормыйбыз. Болгар теленең һичбер эзе-кал- дыгы калмаган, дигән фикер заманында шактый нык таралган иде. «Турысын гына әйткәндә, безгә болгарлардан бернинди дә язма истәлекләр калмаган» 16 17, — дип яза II. Ы. Фирсов. И. Н. Смирнов кебек кайбер тарихчылар: «болгар теленең эзләре калса бары мари, удмурт һ. б. угро-финн телләрендә генә калгандыр, болгарлар исә, «үзләре үлеп беткәннәр» 18 дип язалар.
62 
 
Кызганычка каршы, бу фикер әле дә яшәп килә: «Әүвәлге, ягъни монголлар дәверенә кадәрге болгарлардан һичбер әдәби хатирә калмаган», дип яза М. Сәфәрга- лиев 19. XIII—XIV гасырларга караган эпиграфика материалларына килгәндә исә, аның уенча, анда болгар сүзләре бары тик гарәп җөмләләре арасында аерым, очраклы сүзләр рәвешендә генә табылалар. Болгар дәүләте чорыннан безгә бик аз гына тел материаллары сакланып калуы, билгеле, дөрес. Әмма алар бөтенләй юк дип раслау да дөрес булмас иде. Безнеңчә бу мәсьәләдә ялгышмау өчен, тикшерүчеләрнең игътибарын иң әүвәл Татарстан, ул да булса Казан татарлары җәлеп итәргә тиеш, чөнки алар, бөек рус револю- цион-демократы М. Г. Чернышевский әйтүенчә, «бу урыннарда Ба- тыйга кадәр үк яшәгән борынгы кабиләләрнең нәселдәшләре һәм соңыннан алар да руслар кебек үк, Батый тарафыннан яулап алынганнар» 20. Димәк, без, телнең күп эпохалар продукты икәнлегенә, аның төп сүзлек фонды һәм грамматик строеның тиз генә үзгәрмәүчән булуына таянып, хәзерге татар теле мәгълүматларын Болгар һәм Казан ханлыгы чорыннан калган тел материаллары белән чагыштырып тикшерергә тиешбез. Мәгълүм ки, җанлы болгар теленең элементлары Мәхмүд Кашгари сүзлегендә (XI йөз) һәм XIII—XIV йөз болгар-татар каберташ язмаларында сакланып калганнар. XIII— XIV йөзнең кайбер әдәби әсәрләре дә («Нәһжел-фәрадис») болгар теленә кайтып кала. Безнеңчә, Болгар- татар каберташлары бигрәк тә зур әһәмияткә ия булып торалар, әмма кайбер тарихчылар нигәдер аларның кыйммәтен аңлап җиткермиләр әле. Аларча, андагы төп гарәп-фарсы ж.өмләләре арасында төркичә бары тик очраклы сүзләр һәм фразалар гына сакланып калган, имеш, җит- мәсә, алар барысы да кыпчак теленә караганлыктан, алардан хәзерге татарларның VII—XII йөздәге болгарлар белән нинди дә булса тел уртаклыгы һәм якынлыгы турында нәтиҗә ясап булмый, имеш. Бу раслауларга каршы, бик табигый һәм үзениән-үзе шундый сораулар туа. Үзләренең теле һәм шактый зур дәүләте булган, монгол басып алучыларына каршы озак һәм ныклы каршылык күрсәткән болгарлар XIII—XV йөзләрдә кая 
                     19 М. С ә ф ә р г а л и е в. Күрсәтелгән мәкалә, 76 бит. 20 Н. Г. Чернышевский. Антропологический принцип в философии, Госпо- литиздат, 1918 ел, 96 бит. 
киткәннәр соң? Аларның теле нишләгән? Болгар җирләренә һөҗүм иткән күчмә кабиләләрнең шулай тиз арада бер халыкны һәм аның телен юкка чыгарулары, «йотып бетерүләре» мөмкин булган хәлме? Бу сорауларга әлеге авторлардан җавап таба алмыйбыз, билгеле. Аннан соң, шуны да әйтергә кирәк, Казан татарларыннан башка бер генә халыкта да болгар каберташларына охшаш ташлар очрамыйлар. Кыпчаклар яшәгән төбәкләрдә дә алар табылмыйлар. Бары тик татар авылларында гына бу борынгы ташлар бик кадерләп сакланганнар; алар турында халыкта «шәһре Болгардан калган», «бабаларыбыздан калган» дигән сүзләр йөри; халык аларның. күбесен төрле ышанулар, йола- лар-риваятьләр белән чолгаган. Ачык ки, болар һич тә очраклы гына күренеш була алмыйлар. Дөрес, бу язмаларда гарәп- фарсы сүзләре бик күп. Чөнки алар, күбесенчә, болгар җәмгыятенең югары катлаулары тарафыннан куела торган булганнар. Ул катлаулар исә, ислам дине белән бик нык сугарылган булып, шул ук дин аша аларның телләренә дә төп халык массасына аңлаешсыз булган бик күп гарәп-фарсы элементлары үтеп кергән, һәрхәлдә шундый жаргон- лаштырылгаи телдә аларның каберташлары һәм кайбер әдәби истәлекләре һәм эш кәгазьләре язылган. Әмма түбән катлауларның кабере өстснә куелган ташларны тикшерсәк, анда, күбесенчә, саф халык телендәге сүзләр өстенлек итә, гарәп- фарсы сүзләре юк диярлек, аз очрый. Мисал өчен, 1317 елда язылган «Алтынчы Шәһидулла таш билге
63 
 
се»н күрсәтергә мөмкин (теленең үрнәге түбәндә китерелә). Шуны аеруча басым ясап әйтергә кирәк, бу икенче төр каберташ билгеләрендә очрый торган сүзләрнең күбесе хәзерге татар телендә дә яшәп килә! И. В. Сталин «телнең структурасы, аның грамматик төзелеше һәм төп сүзлек фонды — күп эпохалар продукты», — дип өйрәтә Телнең, бигрәк тә аның төп сүзлек фонды һәм грамматик строеның, тотрыклы булуы шуның белән аңлатыла да. Әгәр XI— XIII—XIV йөзләргә караган болгар памятниклары теленең грамматик строен һәм төп сүзлек фондын XV—XVI йөздәге Казан татарлары теле материаллары белән чагыштырып карасак, без боларның төбендә бер үк телдә язылганлык- ларына ышаначакбыз. Конкрет мисаллар белән күрсәтик. 
1. XI ЙӨЗ БОЛГАР ТЕЛЕНЕҢ ҮРНӘГЕ 
Итил суы ака тоpop Кыя теби кака торор Балык тәлим бака торор Күлнең тәкый кәшәрер 21 
2. XIV ЙӨЗ БОЛГАР ТЕЛЕ ҮРНӘГЕ Екитләр күрке күңелләр үзәге Галимнәрне агырлаган ятим тул Үксезләрне асраган Муса углы Алтынчы Шәһидулла... (1317 елгы каберташ). 
3. XVI ЙӨЗ БОЛГАР-ТАТАРЛАРЫНЫҢ ТЕЛЕ а) Бүре берлә куй бергә су эчәр. (Мухамедьярдан) б) Кыяга барып килтерер ирде утын, Аркасы берлә күтәреп тикмә көн, Сатыр ирде ике дәнкәгә аны... (аннан ук) в) Коюг казып үзе төшәр. (аннан ук) Болардан биш-алты гасыр эчендә грамматик стройның һәм төп сүзлек фондының никадәр тотрыклы торуы бик ачык күренә. Шулай да бу дәвер эчендә болгар теле үзенең «яңа сыйфат элементларының акрынлап туплана баруы юлы белән, ди- 
1 И. В. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», Татгосиздат, 1951 ел, 23 бит., 2 М. Кашгар и. Китабы диване логат- эт-төрк. мәк, иске сыйфат элементларының акрынлап үлә баруы юлы белән» 22 үсәүзгәрә барган. Болгар теле XV—XVI йөздә, нигездә элеккечә үк калса да, сыйфат дәрәжәсе ягыннан шактый үзгәргән, билгеле. Моны шуннан да күреп була, XI—                     21 Шунда ук, 12 бит. 22 И. Стали н. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», Казан, 1951 ел, 25 бит. 
XIV гасырларда болгар телендә ике төп диалект (Мәхмүд Кашгари буенча — болгар һәм суар, ә каберташ язмалары буенча — й — лаштыручы һәм җ— лаштыручы) булган булса, XV—XVI йөзләрдә, ягъни Казан татарларының элгәрләрендә (предшественники, предки) болардан икенчесенең беренчесенә буйсынганлыгы күренә. Биредә, К- Маркс әйткәнчә, «экономик һәм политик концентрация нигезендә диалектларның бердәм милли телгә туплануы»н2 күрәбез. Хуҗалык һәм политик үзәкләшүконцентрацияләшү Казан дәверендә, аңлашыла ки, элеккегә караганда да көчлерәк булган. Бу үзәкләшү, билгеле, соңрак шул нәтиҗәдә һәм шуны дәвам итеп формалашкан Казан татарларының го- мумхалык теленә дә үзенең хезмәтен күрсәткәндер. Билгеле, гомумтатар теле үзенең грамматик строе һәхМ төп сүзлек фонды белән, нигездә, болгар теленә якын булып калса да, үзенең сүзлек составына күрше халыкларның телләреннән дә бик күп сүзләр кабул иткән. Казан татарларының формалашуына, болгар теленә якын булган кыпчакларның һ. б. төрки телләрнең дә йогынтысы барлыгын, гомумән инкарь итү шулай ук дөрес булмас иде, әлбәттә. Бу йогынты «Коман мәҗмугасы» (« Коде ку с Куман 11 - кус»)ндәге кыпчак теле материалларыннан да бик нык сизелә. Чөнки инде XI гасырда ук болгарлар белән кыпчаклар арасында тыгыз экономик һәм политик мөнәсәбәтләр урнаша. Аннан соң шуны да истән чыгарырга ярамый, Алтын Урда чорында, бигрәк тә аның җимерелүе дәверендә, Болгар чикләренә аерым кыпчак кабиләләре үтеп кергәннәр һәм төп болгар халкы белән арала- 
64 
 
ша торган булганнар. Үз нәүбәтендә, болгарлар да — аеруча һөнәрчеләр — Алтын Урда шәһәрләрендә торып, «кыпчаклар культурасы» дигән культураны төзүдә катнашканнар. Димәк, Казан татарларының формалашуын тикшергәндә болар барысы да исәпкә алынырга тиешле. Үзеннән-үзе аңлашыла ки, Казан татарларының формалашуына җирле кабиләләрдән башка, тагын рус халкы да зур йогынты ясаган. Безгә билгеле булуынча, рус халкы белән болгарлар һәм башка җирле кабиләләр арасында инде IX йөздә үк бик тыгыз экономик, культура һәм бүтән төрле мөнәсәбәтләр булган. Болгар шәһәрләрендә славян халкының да шактый күп масса булып яшәве турында бик күп тарихи һәм археологик материаллар бар. Идел-Кама буендагы җирле халыкларның тормыш-көнкүрешенә бик борынгы заманнардан ук рус көнкүрешенең һәм хуҗалыгының алга киткән формалары керә башлаган. Болгар-татарларга руслардан бик күп сүзләр кергән булып, аларның күбесе хәзер дә Казан татарлары телендә яшәп киләләр (уҗым, буразна, камыт, ызба, матча, стена, мич, мичкә, сумала һ. б.). Шулай итеп, көнкүреш әйберләренең шактый өлеше (буралап йорт салу, мич һ. б.) һәм авыл хуҗалыгы коралларының, сбруя-дирбияләрнең кайберләре руслардан алынганлыгы ачыла. Без тел материалларына шуңа күрә бик җентекләп тукталдык, чөнки тел ыруг, кабилә, халык, милләт булучылыкны билгели торган төп сыйфатларның берсе һәм иң әһәмиятлесе. Ләкин тарихчы тел материаллары белән генә чикләнеп кала алмый, ул археология, этнография, антропология һ. б. шуның кебек фәннәрнең мәгълүматларыннан да, этногенез мәсьәләләрен яктырту өчен, бик нык файдаланырга тиеш. Соңгы елларда совет галимнәре, Казан татарларының формалашу тарихы белән шөгыльләнеп, татар теле белеме мәгълүматларына да каршы килми торган, һәм яңа өстәмә нәтиҗәләр чыгарырга мөмкинлек бирә торган гаять күп материаллар тупладылар. Биредә без археологлардан А. П. Смирнов һәм Н. Ф. Калининның, этнограф Н. И. Воробьевның, антрополог Т. А. Трофимова һ. б.                      23 ПСРЛ. т. XIX, 221 бит. 1 Шунда ук, 220 бит. 1 И. Сталин. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» Татгосиздат, 1951 ел, 10 бит. ның тикшеренүләрен күз алдында тотабыз. Аларның материаллары да, нигездә, татар теле тарихы күрсәтүләренә туры кило. Бу авторларның материаллары һәм ясаган нәтиҗәләре Казан татарларының формалашуында төп һәм хәлиткеч өлеш булып болгар компоненты ятканлыгы турында сөйлиләр. Моның белән без һич тә «болгар мирасын» бөтенләе белән Казан татарларына гына бирү ягында тормыйбыз. Киресенчә, без һәрвакыт болгар халкының бик күп һәм төрле кабиләләрдән торганлыгын әйтеп килдек. Димәк, аның территориясендә, бигрәк тә аңа янәшә өлкәләрдә (башлыча, җирле кабиләләрдән һәм болгарларның да беркадәр катнашлыгы белән) Идел буеның башка халыклары да формалашу процессы үткән булырга тиешләр. Шулар җөмләсеннән иң элек чуваш халкын әйтергә кирәк һәм әлеге «мирасның» чувашлар белән дә беркадәр уртак булганлыгы бәхәссез. Тарихи документлар булсын, башка эргәдәш фәннәрнең материаллары булсын — барысы да болгар халкының бөтенләй кырылып бетмәве, хәзерге татарлар яши торган урыннарда калулары һәм шуннан беркадәр янәшә территорияләргә дә таралулары турында сөйлиләр. Мәсәлән, рус елъязмаларыннан болгарларның монгол басып алуларыннан соң да үз исемнәре белән йөртелүләре күренә. Елъязмаларда болгарлар турында «ныне глаголются казанцы» диелә. Никон елъязмасында23 1372 ел астында, ушкуйииклар «взяша болгары глаголемые казанцы» дигән сүзләр очрый. Хәтта «Казанский летописец» (XVI йөз) авторы да Казан ханлыгында яшәүче ниндидер «худые болгары» турында берничә тапкыр сүз алып бара. «И живяху же за Камою рекою булгарские князи»; «Булгары молиша его быти заступнику». «Болгарские града обладаются царем Казанским» Һ. б.,
65 
 
һ. б. лар. Бу елъязманың авторы «Казанцы», «булгары», «татары», «татаровья» атамаларын бик еш куллана. Әмма шунсы кызык һәм игътибарга лаек ки, «казанцы» дип автор Казан белән Москва арасында тыныч сәүдә мөнәсәбәтләре булганда яза. Дошманлыксугыш мөнәсәбәтләре башлану белән эш үзгәрә һәм язучы «булгар», «казанцы» урынына «татары», «татаровья»ны куллануны артыграк күрә. Бу хәл Чыңгыз нәселеннән чыккан һәм Москвага дошман булган ханнар Казанда патшалык иткән чордагы вакыйгаларны язганда, бигрәк тә ачык сизелә. Чөнки аларның политикасы Алтын Урда ханнары политикасыннан, асылда, берни белән дә аерылмый иде. «И тот царь Улуахмет великие воздвиже брани и мятеж в Русской земле, паче всех прежних царей казанских», — дип языла елъязмада. Шуңа күрә рус елъязмаларының авторлары Казан ханнарының рус җирләренә ясаган талау баскыннарында шул ук иске, «татар» Алтын Урда политикасының дәвамын күрәләр, ә Казан ханлыгын «Младшая дщерь Орды» дип саныйлар \ Казан тәхетенә рус ориентациясе яклы булган хан утыру белән исә, болгар-татарларга елъязмаларның карашлары тагын үзгәрә: хәзер инде алар «татары» «татаровья» сүзләрен, «казанцы» белән алмаштыруны уңайлырак саныйлар. Халык үзе дә бик озак заманнар буе үзен «болгар», «болгарлык», «болгарый» дип атауда дәвам иткән. Аннан соң Казан татарлары арасында болгар тарихына карашлы, болгарлар белән булган тарихи вакыйгаларны язган кулъязмалар да күп очрый. Мәсәлән, XVI гасыр тарихчысы Хисаметдин Болга- рыйның «Тәварнхе Болгария» дигән әсәрен алырга мөмкин. Ниһаять, Казан татарларын күршеләре удмуртларның «бигерләр», ягъни болгарлар, дип атавы һич тә очраклы хәл түгел. Чөнки элек болгарлар белән, хәзер исә Казан татарлары белән янәшә үк яшәгән бер халыкның күршеләренең «югалуы»н сизмичә калуы һич мөмкин түгел. Димәк, болгар халкы беркая да китмәгән һәм югалмаган, ул Алтын Урда чорында һәм аннан соң да яшәвендә дәвам иткән. Болгар халкының төп өлеше, руслар кебек үк, Алтын Урда ханнары һәм җирле феодаллар тарафыннан рәхимсез изелеп, таланып торганнар. Халык массалары гасырлар буе үзләренең бәйсезлеге өчен 
көрәшеп килгәннәр. Мәсәлән, тарихи документлар буенча XIII йөзнең 40 нчы һәм 70 нче елларында, XIV йөзнең 60 нчы елларында һ. б., һ. б. болгарларның Алтын Урдага каршы баш күтәрүләре билгеле. Аңлашыла ки, алар Алтын Урда ханнары тарафыннан бик каты бастырылганнар, болгарларяың шәһәрләре һәм авыллары таланган, җимерелгән яки яндырылган, халкы элекке урыннарыннан башка җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр булган. Ләкин Урданың власте ныклы булмый. Башта монгол ханнары үзләренең боендырыгы (игосы) астында булган халыкларның күтәрелешләрен бастырып торсалар да, соңга табарак бу аларга бөтенләй мөмкин була алмый башлый. Чөнки Алтын Урда экономик яктан да һәм этник- политик яктан да ныклы һәм бердәм дәүләт булмый. Ул, һичшиксез, И. В. Сталин тарафыннан билгеләнгән, әлеге «вакытлы хәрби административ берләшмәләр» тибындагы дәүләт була. И. В. Сталин алар турында болай ди: «Алар милләт булмаганнар, бәлки, теге яки бу яулап алучының уңышларына яисә җиңелүләренә карап, таркала я берләшә торган группаларның очраклы һәм үзара аз багланышлы конгломератлары булганнар» !. Вакытлы хәрби- адмпнистратив берләшмәләрнең «үз экономик базалары» булмый. «Бу империяләрдә империя өчен бердәм һәм империянең барлык членнары өчен аңлаешлы тел булмаган гына түгел, була да алмаган. Алар үз тормышлары белән яшәгән һәм үз телләре булган кабиләләрнең һәм 
1 И. Сталин. Әсәрләр, II том, Казан, 1948 ел, 329 бит.
S. ,С. Ә." 6 


 
халыкларның конгломераты булганнар» !. ЛАоңа охшашлы империяләр котылгысыз рәвештә җимерелергә тиеш иделәр. XV гасырның урталарында Алтын Урда да җимерелә һәм аның территориясендә җирле кабиләләр һәм халыклардан оешкан, яңа политик берләшмәләр калкып чыгалар. Көнчыгыш Европа халыкларының монгол изүеннән котылуында гаять зур рольне уйнаучы бөек рус халкы булды. Куликово кырында Мамай яуларының тар-мар ителүе— бу бөтен халыкара күләмдә әһәмиятле вакыйга. Рус халкының бу җиңүе Алтын Урданың түбәнгә, бетүгә таба тәгәрәвен бик нык тизләтте һәм башка халыкларга да монгол хакимлегеннән ычкынырга мөмкинлек тудырды. Идел болгарларының элекке территорияләре булган урыннарда яңа политик берләшмә — Казан патшалыгы барлыкка килде. Нигездә үз экономик һәм этник базасы, территориясе булган шушы политик берләшмә составында, элекке болгар һ. б. тугандаш кабиләләрдән, һәм җирле угро-финнарның да беркадәр катнашлыгы белән, соңыннан Казан татарлары дип аталган халык тәмам һәм тулысынча формалашып җитте. 1552 елда, Урта Идел буеныд башка халыклары кебек үк, Казан татарлары да 
үзәкләшкән бердәм Рус дәүләте составына кушылалар. Татар хезмәт ияләренең патша хөкүмәте һәм рус-татар өстен сыйныфлары тарафыннан берничә кат изелүләренә дә карамастан, бу кушылуның тарихи әһәмияте гаять зур булды. Татар халкы рус хезмәт халкы белән тагын да тыгызрак бәйләнешкә керде. Шулай ук Энгельста татар һ. б. халыкларның рус дәүләте составына керүенең прогрессив күренеш булуын аеруча басым ясап әйтә, һичшиксез, бу кушылуның татар халкының формалашуына да — аның тормышы, көнкүреше, культурасы һәм психик уклады формалашуга да тәэсире зур булды. Бөек рус халкы белән бергә һәм аның җитәкчелегендә татар халкы гасырлар буенча эчке һәм тышкы дошманнар белән кыю һәм батыр көрәшеп килде. Рус пролетариаты большевиклар партиясе җитәкчелегендә, башка халыкларга ярдәм иткән кебек үк, татар халкына да «үз милли» изелү камытын салып ташларга булышлык итте. Шулай итеп, озак һәм катлаулы тарихи үсеш һәм формалашу юлы үткән татар халкы хәзерге көндә, СССР халыкларының дус, тугандаш һәм бердәм семьясында тигез хокуклы член булып, чәчәк атучы социалистик милләт булып әверелде.