Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДРАМА ӘСӘРЕНДӘ КОНФЛИКТ, УҢАЙ ҺӘМ ТИСКӘРЕ ОБРАЗ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Театрларда яхшы, оригиналь пьесаларның аз булуы һәм драматургиянең башка жанрлардан артта калуы турында партия матбугаты бөтен ачыклыгы белән әйтте. Быел Сталин премияләре буенча беренче, икенче урынны алган яңа пьесаларның булмавы да шуны күрсәтә. Татар совет драматургиясенең дә гомуми торышы шундый. Совет тамашачысының югары таләпләренә җавап бирерлек яхшы әсәрләр бармак белән генә санарлык. Аннары электәге уңышлар белән һәм алар- ны санау юлы белән генә яшәү мөмкин дә түгел. Драматургия үсәргә, бик күп яңа әсәрләр бирергә тиеш. Яңа әсәрләр исә аз күренә. Ни өчен? Бу артта калу нәрсәдән килә соң? Моның төп сәбәпләрен безгә большевиклар партиясенең үзәк органы «Правда» ачып бирде. «Правда» безнең бүгенге драматургия теориясендә һәм практикасында урын алган җитди кимчелекләрне бетерү өчен «Драматургиянең артта калуын бетерергә» дигән зур мәкалә белән чыкты. Үзәк Комитетның «Драма репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы тарихи карарлары белән безгә моңарчы да сәнгать идарәләре һәм театр белән драматург эшендә булган комачаулыклар турында мөһим чаралар күрсәтелгән иде. Ләкин драматурглар һәм сәнгать работниклары партия күрсәтмәләреннән тиешле нәтиҗәләрне ясамадылар. Киресенчә, төрле ялгыш «теорияләр» уйлап чыгарып, элеккеге кимчелекләрне тирәнәйттеләр генә. «Правда» узенек соңгы мәкаләсендә драматургия өлкәсендәге төп теоретик хаталарны тулысынча фаш итте һәм бу хаталарның асылда социалистик реализм методын ялгыш аңлап куллану кебек җитди хаталарга илткәнен ачып күрсәтте. Бүгенге көннең таләпләреннән чыгып, без дә татар совет драматургиясенең хәзерге торышына бер күз салырга, бу өлкәдә безнең үсешебезгә комачаулый торган кимчелекләрне табарга, аларны алып ташларга һәм «Правда» күрсәткән юнәлештә драма өлкәсендә безнең алда торган бурычларыбызны ачыкларга тиешбез. Татар совет драматургиясендә билгеле бер күләмдә үсеш һәм уңышлар бар, әлбәттә. Моның беренче күренеше — драматургларның эшендә җанлылык булуы. Бу өлкәдә, «Правда»да күрсәтелгәнчә, һәр төрле ялгыш «теория»ләр булудан башка, тагын безнең татар әдәбиятына һәм театрына хас аерым зур комачаулыкларның да яшәвенә карамастан, өлкән драматурглар драмадан китмәделәр. Киткән дигәннәре дә соңгы биш ел эчендә бер-нке генә пьеса булса да яздылар. Бу кышкы сезонда драмсекция иң җанлы секцияләрдән берсе булды, күп кенә яңа пьесалар укылды, һәм болар арасында яшь каләмнәрнең дә күренүе — шатлыклы бер хәл. Икенче уңай факт, безнең драматургларның соңгы елларда бүгенге тормыштан, актуаль темаларга языгг 

95 
 
килүләре. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел 9 август карарын тормышка ашыру,- юлында безнең драматурглар яхшы якка борылыш ясадылар. Мирсәй Әмир, Таҗи Гыйззәт, Риза Ишморат, Абдулла Әх:$)т, Гамир Ыасрый, С. Кальметь- ев, Нәкый Исәнбәт, Халик Садри, Әнәс Камал кебек драматурглар барысы да бүгенге тормыштан язылган әсәрләр бирделәр һәм, билгеле, азмы-күпме уңышларга да ирештеләр. Соңгы вакытларда иҗат ителгән пьесалардан әһәмиятлеләре итеп М. Әмирнең «Тормыш җыры»н, Р. Ишморатның «Яңа бистәдә»сен, Г. Насрыйның «Кушнарат»ын, С. Кальметьевның «Тын алан шаулый», А. Әхмәтнең «Серләр» һ. б. күрсәтергә кирәк. Бу пьесалар колхозчыларның, фән һәм индустрия эшчеләренең патриотик хезмәтен, ватанчылык һәм халыклар дуслыгы идеяләрен, акыл һәм физик хезмәт арасындагы аермаларның бетә баруын, ягъни бүгенге чынбарлыкның иң актуаль мәсьәләләрен чагылдыралар. Шулай итеп, безнең драматургиядә үсүдән туктау юк, һәм анда бүгенге тормыштан аерылу тенденциясе дә күренми. Ләкин бу пьесалар художество әсәре буларак, бүгенге зур таләпләргә җавап биреп җиткерә алмыйлар һәм театрны тиешле югарылыкта тота алмыйлар. Эшнең иң зуры менә шунда! Билгеле, моңа, аерым очракта, постановка ягыннан, актерлар һәм башка яклардан булган җитешсезлекләр дә кушыла. Ләкин без бүген драматургиядә, пьесаларның үзләрендә булган җитешсезлекләр турында һәм драматургларга югары сыйфатлы пьесалар язарга комачаулаган ялгыш алымнар, ялгыш карашлар турында сөйлибез. Безгә, беренче чиратта, коммунизм төзү юлында яңа уңышлар яулап алучы безнең чор кешеләрен, аларның бүгенге тормышын чагылдырган пьесалар кирәк. Безгә бу куәтле тормышыбызның тирән мәгънәсен ача торган, безгә яңалык алып килә торган пьесалар, әдәби оста язылган тирән мәгънәле пьесалар кирәк. Безнең пьесаларның иң зур күпчелеге шушындый таләпләргә җавап бирми торган булуларына нәрсә комачаулый соң? «Правда» шул мөһим комачаулыкларның төп сәбәпләрен күрсәтә һәм аларны алып ташларга безгә юллар ача. Шулардай иң мөһиме бүген — конфликт мәсьәләсе. Бу мәсьәләнең болай киеренке рәвештә калкып чыгуы юкка гына түгел, чөнки 
конфликт һәм аңа бәйләнгән характер мәсьәләсе драматургиянең булу-булмавын хәл итә торган үзәк мәсьәлә. Конфликт үзе — бәрелеш, көрәш дигән сүз. Монда конфликт сүзе кешеләрнең хөкем давы рәвешендә тар мәгънәсендә алынмый, бәлки кешенең яшәү өчен булган давы, аның эчке һәм тышкы каршылыклар аша үсеше турында сүз бара. «...Түбәнгедән югарыга таба үсеш процессы күренешләрнең гармонияле җәелүе төсендә түгел, бәлки әйберләргә, күренешләргә хас булган каршылыкларның ачыла баруы төсендә, шул каршылыклар нигезендә хәрәкәт итүче капма-каршы тенденцияләрнең «көрәше» төсендә бара»1. Шул рәвешчә, хәрәкәтнең алга таба үсеше әйберләргә ҺӘХМ күренешләргә хас булган эчке каршылыкларның ачылуы һәм аларнын көрәше төсендә бара. Драма әсәре исә тормышның нигезендә яткан шул эчке каршылыклар яки конфликтлардан башка була алмый. Тормыштагы конфликтлар исә төрле заманда төрлечә була. Мәсәлән, сыйнфый җәмгыятьтә антагонистик каршылыклар хөкем сөрә, һәм алар әдәбиятка да үзләренең хәлиткеч йогынтыларын ясыйлар. Шуның өчен дә элек драма әсәрләрендә без көрәшнең чишелүендә күбрәк ике яктан берсенең юк ителүен, алып ташлануын (әйтик, «Галиябану»да Хәлилнең Исмәгыйль тарафыннан үтерелүен), яки үз-үзен үтерү (әйтик, Г. Камалның «Бәхетсез егет»ендә Закирның үз-үзен үтерүе) кебек хәлләрне еш күрәбез. Безнең социалистик җәмгыятебездә антагонистик каршылыклар юк. 
HI тарихы. Кыскама к} 111 — 112 бит. татарча басма, 1951 ел. 
96 
 
Инде хәзер безнең алга бер сорау «илә: чыннан да, безнең илебездә . антагонистик каршылык бетерелгән булгач, ир белән хатын яки граждан белән граждан арасында хокук аермалары тигезләнгән булгач, авыл белән шәһәр арасындагы яки физик хезмәт белән акыл хезмәте арасындагы каршылыклар бетерелеп, алар арасында бары тик аермалык- . лар гына калгач, безнең коммунизмга баручы бүгенге тормышыбызда конфликт үзе үк бетә түгелме соң? Инде тормышта конфликт үзе дә бетеп барса, драма әсәрендә нинди конфликт алып язарга соң? Әллә безнең хәзерге чор өчен конфликтсыз итеп язу кирәкме? 1Менә шул мәсьәлә тирәсендә драматурглар һәм тәнкыйтьчеләр арасында һәр төрле чуалчык «теория»- ләр барлыкка килде. Бүгенгене һәм киләчәк тормышны һичбер хәрәкәтсез, каршылыксыз итеп күрүче һәм драматурглардан шуны күрсәтүне таләп итүче «теория»челәр табылды. Алар инде безнең хәзерге совет чынбарлыгында бөтен каршылыкларның беткәнен, булса да ул нәрсә уйда яки хыялда гына калганын, шул уй- дагылар да бетсә, киләчәкнең «бәхетле идеалы» булачагын дәгъвә иттеләр, шулай итеп, хәрәкәт һәм үсешне инкарь итүләре белән бу догматиклар драматургияне генә түгел, гомумән тормышны да инкарь иткән булып чыктылар. «Правда» газетасы үзенең бу мәкаләсендә соңгы елларда конфликтлар сүнә бара дигән «теория»че- ләрне фаш итә: Бу ташка үлчим «теория» авторларының фикеренчә, совет пьесаларының аеруча характерлы сыйфаты нәкъ менә шушы «конфликтсызлык» булырга тиеш, имеш! Драматургиянең нигезен җимерүче мондый карашны «Правда» безгә: җитди ялгыш дип кенә бәяләргә кирәк, дип басым ясап әйтә. Кайберәүләр безгә: драмада конфликт булмасын дигән теория татар совет әдәбиятында, татар совет драматургиясендә бөтенләй булмады, киресенчә, бездә аны булсын дип чыктылар. Бәхәс тик конфликт ничек булырга тиешлек турында гына барды, диләр. Эшнең дөресе шулаймы соң? Без бу мәсьәләдә бәхетлерәк һәм уңай- лырак положениедә торабызмы? Ул чагында нигә соң безнең драматургиябез тиешле югарылыкта үсми һәм бу өлкәдә торгынлык нәрсәдән килә? Эш турыдан
туры конфликт булмасын дип чыгу яки чыкмауда гынамыни? Драма бәхәсе буенча язган бер мәкаләсендә А. Сурков бик дөрес фикер әйтә: «Конфликтсыз драма булсын дип хәзер беркем дә турыдан-туры чыкмый, аны вуальләште- pen, яхшы белән бик яхшы арасында конфликт, яки «тиз чишү» кебек сүзләр белән төрәләр», ди. Әйе, драмада конфликтны бетерергә дигән кешеләр бездә дә аны булмасын дип чыкмадылар, хәтта ул булсын, ул кирәк дип тә чыктылар, ләкин асылда, конфликтны бетерергә тырыштылар. Менә, мәсәлән, драманың нигезендә шундый үзенчәлек бар: анда конфликт образлардан башка булмаган кебек, образлар да конфликттан башка булмый, була алмый. Конфликт ул, бәрелешү, көрәш; ә инде образны көрәшкә керттеңме, аның я уңай, я тискәре позиция алмый хәле юк. Бүтәнчә ул хәрәкәт итә алмый. Шулай булгач, конфликтның булу-булмавы, яки нинди характерда булуы пьесада уңай, тискәре образларның булу-булмавы- на бәйләнгән. Шуңа күрә дә, конфликтсыз драма ягында торучы бездәге кайбер пәрәнҗәле «теория»челәр: — Хикмәт шунда гына: бездә тискәре образ юк, яки ул булса да, безнең тормышыбыз өчен һич тә типик күренеш түгел, ул бүген бар, иртәгә юк, аиы язсаң да, язмасаң да үзеинән-үзе бетә инде... Бетә торган нәрсәне язу социалистик реализм бурычымыни? Без бүгенге «бар»ны язарга тиеш түгелбез, бары «иртәгә булырга тиеш»не язарга тиешбез, шулай булгач, тискәрене язып торырга да кирәкми,—дип, бик нечкә кылдан пәрәвез үрергә тотындылар. Ә инде тагын да оста
97 
 
раклары, гүяки конфликт булуын бик яклаган төс алып: — Конфликт булмасын түгел, булсын, булсын; анысы үзеннән-үзе билгеле; ләкин монда тискәре образ нәрсәгә? Безнең чынбарлыгыбыз өчен типик күренешме соң бу? дигән сорау белән аны пьесадан сөрә бирделәр. /Чисал өчен, Бәян Гыйззәтнең быел гына Татарстан язучылары Союзында «Хәзерге татар совет драмасында конфликтның характеры» дигән чыгышын алып карарга була. Докладның исеменнән үк күренүенчә, ул безнең өчен актуаль мәсьәләне күтәрә һәм драма әсәрендә конфликт кирәк дип чыга. Анысы бик яхшы. Ләкин шул ук вакыт, икенче яклап, Б. Гыйззәт иптәш пьесаларда күренгән барлык тискәре образларны инкарь итә: «Аның (тискәре образның) кичерешләре тамашачыларның абсолют күпчелегенә бөтенләй ят, шунлыктан тамашачы аның үзен аклау өчен сөйләгән сүзләренә, эшләгән эшләренә, барысына да игътибарсыз карый...» Икенче төрле әйткәндә, тискәре образлар турында язарга кирәкми булып чыга. Чөнки, аныңча: тамашачы «тискәре образ»ны барлык мөгамәләләре өчен дошман гына күрә... Күрәсез, Б. Гыйззәт иптәшчә, тамашачы тискәре образны дошман күргән өчен дә аның турында язарга кирәкми булып чыга! Билгеле, мондый «теория»ләр бу доклад өчен генә хас булмыйча, алар теге яки бу күләмдә безнең матбугатта тәнкыйть мәкаләләрендә, аеруча, драма әсәрләрен тикшергәндә драматурглар һәм тәнкыйтьчеләрнең үз чыгышларында киң урын алды. Кайберәүләр бу «теория»ләрне бәхәс өчен бәхәскә әйләндереп, җанлы эшне томаларга маташтылар, драматургиянең үсүе- - нә комачаулык тудырдылар. Шуның нәтиҗәсендә «тискәреләр» безнең татар пьесаларыннан бөтенләй диярлек чыгарып ташланды, «уңай»- лар үзләре генә калдылар. Ләкин бу хәл үзе «теория»челәр арасында бик уңайсыз яңа «проблема» китереп чыгарды: инде хәзер ничек ’ уңай белән уңайны конфликтка кер- • тергә? Ничек ике «яңа» арасында 7. ,с. ә,- № 6 «искелек» табарга? Эзли торгач, анысы да табылды! Әйе, бездә конфликт бар һәм янәсе, ул уңай белән уңай арасында гына калды, моны эшләү бик җиңел: моның өчен ике «уңай»ны алабыз да берсен «уңай», икенчесен «бик уңай» дип исем кушабыз һәм уңайны бик уңайга әйләндерү өчен 
көрәш ачабыз..., икенче төрле әйтсәк, бездә конфликт, «яхшы» белән «яхшырак» арасында гына булырга тиеш, чөнки безнең тормышыбызда шул конфликт кына урын ала, имеш. һәм бик яхшы булу безгә бик ансат икән: үзебез бик яхшы булып беткәнбез инде, тик арада эч пошырып йөргән бер-ике «яхшы»ны гына үзебез кебек итәсебез бар... Конфликтыбыз шул гына! Бу — үзеңә масаю, үзеңне үсеп җиткән, артык үсәсе калмаган дип үзеңә- үзең шаккату, тынычлану каян килде соң? «Яхшы» белән «бик яхшы» конфликты... Алар арасында конфликт буламыни? «Бик яхшы» белән конфликтка кергән «яхшы» ул ничек «яхшы» була ди инде? Киресенчә, ул нәкъ шуның өчен «начар»га әйләнә түгелме? Монда әллә нихәтле шундый схоластик бәхәсләр өяргә була. Аннан соң, бу тискәре образның безнең тормышта юклыгы, типик булмавы турында акыл сатучылар тискәре образны тормышта чыннан да саф тискәре төстә, кычкырып торган ямьсез кара төстә генә була дип уйлыйлар, күрәсең. Юк, ул андый булмый, ул күп вакытта «яхшы» хәтта «бик яхшы» кабыгына төренгән була. Ул шуңа күрә тормышта яшәп килә дә. Тискәрелек капитализм элементы яки калдыгы кайнаган җирдә генә, жуликлык, таркалу барган тирәләрдә генә булмый ул; бездә шәхси һәм иҗтимагый тормышта, теге яки бу сәбәпләр аркасында, артка калган позицияне яклаучы намуслы совет кешеләре азмыни? Мәсәлән, драматургиядә шундый ялгыш карашлар туу һәм аларны догма итеп алу — үзе шундый ук артта калу күренеше түгелмени? Дөресен әйткәндә, кешеләрне шушылай дәрәҗәләргә бүлеп, сортлап
98 
 
кына конфликтка кертү мәктәпләрдә кулланыла торган биш билге системасын механик рәвешгә кешеләргә күчерүгә корылган: ягъни, кешеләр дә биш билгегә: бик начар, начар, урта, яхшы һәм бик яхшыга бүленәләр. Болардан — бик начар, начар һәм^ урталары турында язарга ярамый, чөнки алар очраса да, безнең тормышыбыз өчен типик түгел, шулай булгач хәзер, янәсе, бездә яхшы белән бик яхшы яки 4 белән 5 билгеләре генә калды, хәзер дүртне бишкә тартабыз да эш бетте! Безнең бүгенге куәтле тормышыбызга, киң колачлы хәрәкәт һәм үсешебезгә, шуларны тудырган кешеләргә, аларның тормышта һәм үзләрендә нинди зур каршылыкларны җиңеп үсү һәм үзгәрүләренә моннан да сай караш табу мөмкин түгел. Менә бу карашлар бездә күбрәк шундый төсләрдә алып барыла, һәм нигездә бу «теория»челәр бездә конфликтның бетүенә шул ук антагонистик каршылыкның бетүен дәлил итеп китерәләр иде. «Правда» бу ике моментны механик рәвештә бергә бутап йөртергә ярамавын бик ачык итеп әйтә: «Совет халкының политик-морадь бердәмлеге, социалистик җәмгыятьтә антагонистик, сыйнфый каршылыкларның бетерелүе куп кенә элекке конфликтларның юк ителүенә китерделәр. Ләкин бу һич тә драматурглар иҗат итүче халыкның тормышын ваемсыз тынлык һәм төче тоннарда сурәтли алалар, дигән сүз түгел. Совет драматургына мондый сентименталь ялган һич тә килешми». Я әйтегез: безнең драматургиябез өчен дә бу кимчелек характерлы түгелмени? Безнең пьесаларда тормыш шулай ваемсыз тынлык һәм төче тоннарда күрсәтелмимени? Карагыз, сәхнәдә кешеләребез ничек бар да ал да гөл генә. Алар арасында тормыштан артта калган бары тик бер генә образ — мескен скептик образы гына бар һәм бөтен кеше аның өчен борчыла: бар да аны көйли, үгетли, өйрәтә, гүяки берсенең дә үз эше юк. «Үзем күптән оҗмахта, күршем өчен кайгырам», дигән кебек, бер киреләнгән кеше артыннан унлап кеше йөри, ә ул кире кеше ялындыра, киерелгән, сузылган була, төзәлмәгән була. Нинди рәхәт бу иркәләнү! Нинди рәхәт бөтен кешенең игътибарын үзенә генә тартып ялындыру! Чыннан да, нинди шәп эш бу скептик булу! Гел шулай буласы иде, ләкин өч пәрдә үтте, әсәрне ничектер бетерергә кирәк. Менә ул скептик кинәт кенә «үзгәрә»! Моның өчен әллә нәрсә кирәкми, 
ул тота да: мин үзгәрдем, егетләр, ди. Ул моны үзе әйтә. Без «ышанабыз», кул чабабыз. Аны котлап радио сөйли, менә аңа чәчәкләр бирелә, бәйрәм була,, аңа матур кыз һәм бүләкләр бирелеп, пәрдә төшә. (Шунысы да гаҗәп, ни өчендер, бу скептик бер пьесада да хатын-кызлардан булмый, гел ир була!) Я әйтегез, шуннан да ваемсыз төче тынлык, шуннан да зур сентименталь ялган сәхнәдән башка кайда бара? Безнең кеше турында кай- гыртучанлыгыбыз кайчаннан башлап әле бөтенебез җыйнаулашып бер киреләнгән кешене үгетләп, ялынып йөрүгә әйләнде? Туп-туры гына әйтергә кирәк, бу ялгыш теорияләргә юл куюга беренче чиратта драматурглар үзләре гаепле. Драматурглардан берсе дә социалистик реализм методы таләпләреннән чыгып, драматургияне тормыштан аеруга һәм тормышны бозып күрсәтүгә илтә торган бу ялгыш карашларга каршы матбугатта чыгыш ясамадылар һәм бу карашлар беренче чиратта драматургларның үзләре арасында урын алды һәм бу аларның иҗатларында чагылды. Безнең татар совет драматургиясенә бу әйбер әллә каян читтән килмәде, үзебездән килде. Иң элек Язучылар Союзының драмсекцпясен- дә пьесалар тикшерелгәндә, әсәрне «төзәтешү» шул тискәре образларны йомшатудан башланды. Төбендә бу конфликтны йомшатуның башы булып, пьеса шуннан художество советы һәм управлениедән үтеп, театрга барып кергәндә аннан бик аз нәрсә калган була иде. Драма әсәре театрсыз яши алмаганга, монда Татар Дәүләт академия театрының драматургиядә гот- 
7* 
99 
 
кан позициясенә дә кагылып үтмичә булмый. Аның Академия булуы аңа татар совет драматургиясен оештыру, тормышка ашыру һәм юнәлеш бирү шикелле хөрмәтле функцияне дә йөкли. Театр үзенең сәнгатен Станиславский тәгълиматы нигезендә үстерә. Станиславскийча, драма әсәрендә уңай һәм тискәре арасындагы көрәш үзе хәрәкәт һәм каршы хәрәкәтнең өзлексез бердәмлеге булып тора. «Каршы хәрәкәт» сәхнә атама сүзе булган (контрдействие) үзе хәрәкәт өчен кирәк, чөнки ул «аны кузгата һәм көчәйтә». Станиславский яза: «Әгәр дә пьесада һичбер үтәдән-үтә каршы хәрәкәт булмаса, ул чагында роль башкаручыларга һәм алар сурәтләгән образларга сәхнә күперләрендә эшләргә эш тә калмас иде», ди. Драма төзелешендә конфликт Станиславский өчен технологик алым гына түгел, ул аның асылы, аның тукымасы булып тора. Күрәсез, Станиславский тәгълиматында драмада уңай белән тискәре образның һәм кискен конфликтның булырга тиешлеге төп нигез урынны тота. Безгә Татар Дәүләт академия театры җитәкчеләре ике сүзнең берендә: «Без Станиславский системасы нигезендә эшлибез» дип кычкырып килсәләр дә, практикада үзләре аның югары күрсәтмәләренә капма-каршы хәрәкәтләрдә булдылар. Мисал өчен шуны гына искә төшереп үтик: театрның элекке художество җитәкчесе Г. Юсупов Язучылар Союзында ясаган бер чыгышында шушы елда татар драматурглары язган 11 пьесаның унберендә дә тискәре образлар булганы өчен шул килеш куярга ярамавын игълан итеп, драматургларны һичбер кимчелеге булмаган (безупречный) геройлар пьесасы язарга чакырды. Театр практикасында эш шуңа барып җитте, драма әсәрен әдәби әсәр итеп карамыйча, сценарий тексты итеп кенә карап һәм үзләренең шушы җитди ялгыш карашларыннан чыгып, аны кайчы белән теләгәнчә туракларга, сызарга, авторыннан яңа рольләр яздырырга, ул язмаса үзләре язарга хаклы булдылар. Ул гына да түгел, Язучылар Союзында укыганда пьесада тискәре итеп бирелгән образның ’Академия театрында без уңай образ итеп «төзәтелеп» уйналганын да күрдек. Мәсәлән, Фатих Хөснинең «Әбли авылы»ндагы юха хатын Академия театрының лабораториясендә фәрештә хатын итеп ясап чыгарылды. Бүген кайбер иптәшләр бездә конфликтсыз драматургияне яклаучы юк 
һәм булмады диләр, тискәре образны алып ташлау яки аны уңайга әйләндереп уйнау конфликтны алып ташлау түгелмени? һәм шул ук әйберләр безнең халкыбызның тормышын, «Правда»да әйтелгәнчә, ваемсыз тынлык һәм төче тоннарда буяп, сылап күрсәтү, сентименталь ялган сату түгелмени? Әйтеп тә торасы юк, пьесаларга ясала торган мондый «операция»- ләрнең социалистик реализм методы белән дә, шулай ук, Станиславский системасы белән дә бертөрле дә бәйләнеше юк, болар аңа капма- каршы рәвештә, безнең тормышыбызны бозып күрсәтүгә, сылауга, төче сентиментализм һәм схематизмга илтә торган һәм драматургияне корыта торган зарарлы карашлар иде. Драматург белән театр арасында ВКП(б) Үзәк Комитеты карарларында таләп ителгән иҗади дуслыкның булмавы аркасында, кайбер драматурглар совет сәнгатен, совет тормышын, совет кешеләрен болай вульгарлаштыру һәм әдәбиятны тормыштан аеру белән килешә алмыйча, драмадан китеп, башка жанрларга күчәргә мәҗбүр булдылар (мәсәлән, Мирсәй Әмир, Әхмәт Фәйзи һ. б.). Моның нәтиҗәсе шул булды: хәзерге заман тематикасына язылган әсәрләр репертуардан кысрыклап чыгарылды яки тормышсыз һәм сәнгатьсез итеп бозып күрсәтелде; репертуар сыекланды, төссезләнде, тамашачыда театрдан канәгатьләнмәү туды. Чөнки театр сәхнәсендә төп урынны алган элекке музыкаль пьесалар яки мелодрамалар аның рухи сорауларына берничек тә җавап бирә алмыйлар. Тагын безнең кайбер «тәнкыйть- че»ләр тискәре образга бәйләнгән
100 
 
дә, әдәби тип белән профессияне бер үк нәрсә итен карап, чуалчыклык тудыралар. Әйтик, язучы берәр директор төсендә тискәре бюрократ образын бирә. Тәнкыйтьче ялт итеп сикереп тора да, ул бит совет директоры, ни өчен тамашачыга аның булган кимчелекләрен күрсәтергә? ди. Драматург директорны завмаг итеп «төзәтеп» килә. Монысын да ул: производство башында тормагач, завмаг белән үтеп булыр әле дип уйлый. Юкка алай уйлый. Әлеге тәнкыйтьче, йөзенә скептикларча бер елмаю чыгарып: — Авторның сәүдә работнигыннан көләргә хакы бармы соң? Ул бит совет сәүдәсе! ди дә кире утыра. Шул җитә кала. Тирән тынлык. Беркем бер ни әйтә алмый. Автор бюрократ образын нинди генә эш башындагы кеше итеп күрсәтмәсен, ул һаман совет хезмәткәре була да чыга! Аңа нишләргә соң? Бюрократ ул кайда булса да эшләргә тиеш. Ә драматург «тәнкыйтьче»нең капризы аркасында аны кайсы аппаратка утыртырга да белми. Шулай «итеп, бюрократ образы турында гомумән язарга ярамый дигән ахмак бер нәтиҗә чыга! Карьеристны ал, каракны, куштанны ал, кыскасы, нинди генә тискәрене алма — алар белән дә шундый ук хәл. Тормышта исә андый кешеләр бар, аларны җыелышларда тәнкыйтьләп фаш итәләр, матбугат та аларга көй бирми, закон да аларга йомшаклык күрсәтми, ә драматургия өлкәсендә алар корыч калкан киеп йөриләр, биредә аларга берәү дә тими, берәү дә кагыла алмый. «Правда» мондый зарарлы карашларны фаш итеп, болай дип яза: «Бездә бөтенесе дә идеаль түгел, бездә тискәре типлар бар, безнең тормышыбызда начар яклар аз түгел һәм бозык кешеләр дә аз түгел. Безгә кимчелекләрне һәм кыенлыкларны күрсәтүдән курыкмаска кирәк, кимчелекләрне дәваларга кирәк. Безгә Гогольләр һәм Щедриннар кирәк. Хәрәкәт булмаган, үсеш булмаган җирдә генә1 кимчелекләр булмый. Ә без үсәбез һәм алга таба хәрәкәт итәбез, — димәк бездә кыенлыклар да, кимчелекләр дә бар». «Драматургия тор м ыш копфликт- ларып күрсәтергә тиеш. Шуннан башка драматургия юк». һәм «Правда» бездә тискәре образлар бар икәнен әйтеп кенә калмыйча, мисал өчен кайберләрең санап та үтә: «Безнең драматургларыбыз капитализм калдыкларын, политик гамьсезлек, бюрократизм, катып калганлык, ялагайлык, түрәлек, мактану һәм масаю, комсызлык, 
тапшырылган эшкә намуссыз карау, социалистик милеккә саксыз карау күренешләрен фаш итәргә һәм рәхимсез камчыларга, совет җәмгыятенең алга баруына комачаулый торган бөтен әшәкелекне һәм артталыкны фаш итәргә тиешләр». һичбер төрле боргалануларга, икеләнүләргә юл куймый торган туры фикер бу. Большевистик тирән һәм гадел фикер. «Тискәре» белән безнең тагын шундый бер исәп-хисабыбыз бар. Ул да булса, аның аклану мәсьәләсе. Монда да шундый бер гомуми схема табылган, ул да булса —тискәре образны соңгы пәрдә төшү алдыннан аклап күрсәтү. Мәсәлән, тискәре председатель бездә колхозны җимерә һәм аның алга баруына комачаулык итә икән, моның өчен без аны алабыз да кирпеч заводы директоры итеп күтәрәбез («Куш- нарат») яки без аны күмәк колхозның электр станциясен салу эшенең башына менгереп куябыз да, аннан соң тагын да зуррак мәгълүматлы председатель итеп кайтару өчен курсларга җибәрәбез («Алсу таң»). Кыскасы, безнең тискәреләр өч пәрдә буе ни хәтле тискәреләнсәләр, район җитәкчеләре аларны соңгы пәрдәдә шул хәтле ныграк бүләклиләр. Бу тискәреләр «акланалар» һәм шуның белән эш бетә. Бу урында шундый бер хаклы сорау килә: драматургның тискәре образны соңгы пәрдә төшү алдыннан гына акларга, аңа һәрбер очракта да амнистия бирергә хакы бармы соң? Б\ бит чынбарлыкка да, гаделлеккә дә сыймый. Тискәре образ уңай якка борылыш ясавы белән үк аңа бүләкләр бирү, күтәрү, механик рәвештә аклау — болар, һичшиксез, пьесадан конфликтны алып ташлый 
101 
 
торган алымнарның берсе, шул ук конфликтсызлык теориясе белән бәйле нәрсә. Кыскасы, бу «теория»ләр нигезендә туган каршылыксыз яки җиңел каршылык конфликты дигән нәрсәләр тормышны сылап күрсәтүләр белән безгә файда урынына зыян гына китерделәр. «Правда» алар хакында болай ди: «Алар укучыларны һәм тамашачыларны кыенлыкларны җиңүгә коралландырмыйлар, фикер һәм хис уятмыйлар». 
ШТАМП КОНФЛИКТЛАР Тәнкыйтьчеләр күп вакытта пьесадагы образларның типик яки типик булмавына кагьГлып кына калмыйча, пьесада алынган конфликтның үзе типик булу-булмавы ягыннан да каршы төшәләр: — Бу конфликт кызыклы, әмма безнең тормышыбыз өчен ул типик күренеш түгел, ул гомуми күренеш түгел, бик сирәк хәл; шулай булгач, безнең көнебез өчен бу конфликт характерлы түгел. Билгеле, конфликт көндәлек вакыйгалардан алынырга һәм шулай итеп бирелергә мөмкин. Ләкин без монда махсус оештырылган драма конфликты турында сөйлибез һәм без аны, әлбәттә, гел гомуми күренеш төсендә генә булырга тиеш дип әйтә алабызмы? Бу бик бәхәсле мәсьәлә. Классикларга бер күз салыйк. Л. Толстойның «Тере мәет» драмасындагы конфликт Федорның тере хәлендә үзен үле дип игълан итүенә корылган. Гомуми хәлме бу? Го- гольнең «Өйләнү»ен алып карагыз. Подколесиииы өйләндереп булмый, өйләнсә, тәрәзәдән чыгып кача. Гомуми хәлме бу? Ә «Ревизор»дагы конфликт? Бу бит бердәнбер, бик сәер хәл, сенсация! Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр»ендә дә шундый ук хәл. Биредә шуны әйтергә кирәк: драма үзе конфликт итеп языла торган сәнгать әсәре; бу драматик конфликт үзе каршылыклар берлеге төсендә үтәдән-үтә барган бер көрәш процессы итеп, махсус рәвештә төзелә. Бу көрәш үзенең төенләнү, үсүе, кульминациясе, чишелеше белән бер композициядә бирелгәнгә, драманың конфликты үзе дә тоташ хәлендә бер образ, ягъни эчтәлеге белән драматик көрәш, формасы белән шуңа махсус конфликт булган образ. Шулай булгач, драма конфликтына да образга булган таләпне куярга кирәк: ягъни һәрбер образ типик һәм шул ук вакыт үзенең бердәнбер 
кабатланмый торган индивидуаль характерына ия булырга тиеш булган кебек, драма конфликты да бер ук вакытта гому- милеккә һәм бердәнберлеккә ия булырга тиешле. Аның гомумилеге безнең тормышның гомуми әһәмияткә ия булган якларын, тенденциясен чагылдыруында, бердәнберлеге аның характерлы, үткен һәм бер генә конкрет маҗара сыйфатында гәүдәләнүендә. Шуның белән драма конфликты ул яңалык һәм оригинальлек казана. Киресенчә булганда, ул гомуми вакыйгаларның сәхнәгә менүе генә була, көндәлек вакыйгаларның кайбер төре бездә еш очраса да, аларның шул килеш сәхнәгә менүләре үз алларына гына драматик конфликт була алмый, ул тик тышкы вакыйгага иллюстрация генә була. Моны таләп итү — натурализм таләп итү һәм төбендә конфликтны алып ташлауны таләп итү була. Бу әйткәннәрдән, билгеле инде, конфликт оригиналь булу өчен аның дөньяда булуы мөмкин булмаган уйдырма төенчеге булырга тиеш дигән әйбер килеп чыкмый. Дөрес, конфликт ул тормышта гомуми булганны шул килеш кабатлау түгел, ул бердәнбер һәм бик характерлы үз сыйфатына ия булган маҗара, ләкин шул ук вакытта ул тормышта булырга мөмкин булган маҗара. (Махсус әкият формасында язылган сәхнә әсәрләре турында сүз башка.) Конфликтның бу ягына игътибар итү менә ни өчен кирәк. Бездә тормышны типик итеп язу аны бары тик гомуми күренешләрендә язу дип яссы һәм натуралистик аңлау таралганга, драма әсәрләре дә шул гомумине гомумиләштерүгә генә кайтып калды, тормыштагы вакыйгаларны иң характерлы, яңа, үткен 

Ю2 
 
җиреннән тотып алу урынына, бөтен пьесаларны һәркемгә мәгълүм бер- ике гомуми конфликтка кору килеп чыкты. Бу хәлнең драма коифлпкт- л а р ын д а я р л ы л ы к, а бстр а ктл ы к, бер-берен кабатлау һәм штамп тудырмыйча хәле юк. Бездәге кайбер штампка әйләнгән конфликтларны алыйк. Мәсәлән, «авария». Иң элек, пьесада мондый конфликт булырга мөмкии- ме? Билгеле, әгәр дә пьеса безнең тормышның гомуми әһәмияткә ия булган якларын, тенденциясен дөрес чагылдыра икән һәм анда авариянең булуы эчке зарурияттән табигый һәм акланган бер хәл булып килеп чыга икән, андый конфликт та булырга мөмкин. Мәсәлән, шундый уңышлы конфликтны «Партия билеты» дигән кинофильмда күреп була. Бездә сугыштан соңгы елларда бер төркем аварияле пьесалар килеп чыкты. «Якын дус», «Бәхет нурлары», «Профессор Саматов», «Гүзәл» һәм башкалар. Шулай итеп бу конфликт гомуми бер штампка әйләнде. Болар хакында, билгеле, бик хаклы искәртүләр булды. Бары тик аерым шартларда, аерым очракта гына булуы мөмкин булган бу конфликтны ясалма рәвештә күбәйтү, аны пьеса саен кабатлау, штампка әйләндерү хаклы тәнкыйтькә очрады. Ләкин бу конфликт хәзер инде безнең пьесаларда төп урынны тотмый. Бу үтелгән этап. Хәзер инде бездә шулай ук штампка әйләнеп өлгергән «яңа» конфликтлар турында сөйләшергә вакыт. Ибраһим Гази, «Алмагачлар чәчәк ата» хикәясен язды. Конфликт — сугыштан соң яңалыкны сизми башлаган колхоз председателен төшерәләр. Мостай Кәримнең «Ялгыз каен» пьесасы театрда барды. Конфликты — яңалыкны сизми башлаган колхоз председателен төшерәләр. Фатих Хөсни «Җәй башы» дигән хикәя язды. Конфликты — сугыштан соң яңалыкны сизми башлаган колхоз председателен төшерәләр. Һәм (билгеле инде!) яңа яшь председатель яна колхозның кызын алгач, колхоз берләштерелә. Гамир Н а с р ы й и ы ң « Ку ш и арат» ы н д а да шундый ук хәл. Район һәм башка театрлардагы пьесаларга күз салсак, анда да шул ук хәлне күрер идек: барысында да бер генә конфликт: председатель төшерү. Әйе, детальләрдә аерма бар. «Ялгыз каен» да артта калган председательгә улы каршы килсә, «Кушнарат» та кызы каршы килә, 
ләкин моннан гына мәсьәлә үзгәрәме соң? Билгеле, бу тип пьесалардагы конфликт штамп булган өчен генә аларның барысына да бер үк бәяне бирергә һәм барысын да юкка чыгарырга тиеш дигән тезне күтәреп булмый. Алар арасында тормыштагыча, үткен һәм оста язылуы белән, яңа мәгънә, яңа сыйфат тудыруы белән, әдәбиятта билгеле урын тоткан әсәрләр дә булуы мөмкин. Әмма аларның күп һәм бер үк конфликтка корылган булулары мәгълүм бер кабатлану, мәгълүм бер комачаулык тудыруы бүген күз алдыбызда. Конфликт берлеге образ һәм характерларда да бер-берсен кабатлауга, таптануга китереп җиткерде. Бу пьесаларның үзләре гомуми бер типик төс алуы — шулай ук бу председатель төшерү бездә бик характерлы типик конфликтмыни сон дигән хаклы сорау тудырмый хәле юк. Шундый аяныч хәлне без Т. Гыйззәтнең әле күптән түгел генә басылып чыккан «Алсу таң» пьесасында да күрәбез. Бу пьеса, басылып чыкканчы ук, күп кенә бәхәсләргә очрады. Басылып чыккач, аның турында «Совет Татарстаны» газетасында махсус тәнкыйть-мәкалә чыкты. Без биредә, пьесаның «Совет Татарстаны» күрсәткән кимчелекләренә туктап тормыйча, безне кызыксындырган конфликт мәсьәләсен генә алып карыйбыз. Иң элек, бу хәл бездә шундый сорау тудыра: Таҗи Гыйззәт өчен бу конфликтны язуда яңалык бармы соң? Әйе, әгәр дә без бу танылган драматургның элекке пьесаларын алып карасак, монда конфликт кору ягыннан аның өчен яңага борылыш бар. Аның озак еллык нжа- ди хезмәтендә без, «Наемщик»тан 

103 
 
алып «Чын мәхәббәт»кә кадәр булган пьесаларын алып карасак, барысы да диярлек сыйнфый антагонистик конфликтка гына корылганын күрә идек. Бу юлы ул безнең бүгенге эчке темабызга килә һәм аны безнең тормышыбызга хас рәвештә антагонистик булмаган конфликт нигезендә чишеп күрсәтергә тырыша. Шулай булгач, бу аның иҗадында яңа нокта, яңа адым. Әгәр дә ул хәзер штампка әйләнгән председатель төшерү конфликтын да үзе генә башлап язган һәм үзенә хас чаралар белән чишкән булса, без ул яктан да Т. Гыйззәттә яңалык күрер идек. Ләкин эш алай түгел. Пьесада баш каһарман әлеге артта калган председатель — тискәре ААортаза. Автор планы буенча, бу үзсүзле эгоист кеше үзенең кешеләргә боера һәм аларны эшләтә белүе, өлгерлеге белән, бара торгач, үзен эштә күрсәтеп үзгәртергә тиеш. Образ шуның аша конфликтка керә, һәм кыенлыкларны җиңеп үзенең булдыклылыгын исбат итәргә алына. Димәк, әсәрдә бу сызык иң төп сызык булып, безне кызыксындырып, үзенә тартып торган җитди нәрсә дә шушы. Менә без шул сызыкны тотарга тырышып өченче пәрдәгә керәбез. Пьесада уңай образ булган Шакирҗан карт тота да Мортазага шундый бер реплика ташлый: «—Катырак бәрелгән булсам, үпкәләмә, энем, җитәкче булуның хикмәте «аны эшләргә дә моны эшләргә» дип боерык биреп йөрү белән генә чикләнми. Башкаларның да сүзенә колак салырга кирәк»,— дип йөзенә бәреп әйтеп чыгып китә. Аның артыннан ук Мортазаның хатыны Халидә кереп, үгетләгәндә мондый сүзләр әйтә: — ... тискәрелегеңә генә барасың... Синең белән минем булмауга карамастан, тормыш тукталып калачак түгел. Син, бәлки, мин булмасам, «Алсу таң» колхозының эше таралыр, аннан миңа килеп ялынырлар дип уйлыйсыңдыр? Юк, партия беркемгә дә ялынмас һәм беркемнең дә капризына юл куймас...» ди. Хәзер карыйк: шушы ике реплика, Шакирҗан белән парторг Халидә әйткән шушы ике репликадан соң Мортаза нәрсә эшли? Ул алда үзенең үзсүзлелеге белән эштә җиңеп чыгарга алына. Эшләгәндә дә менә ул ничек эшли: «Н у р у л л а. Транспорт булса, мин ташый башлар идем, әлбәттә. Мортаза. Хәзер, Нурулла абзый, табармын. (Телефон трубкасын алып.) Центральный, «Пламя революции»не 
бирегез. (Тәрәзәдән кемнедер күреп.) Фәйзерахман, бире кил әле. Нишләп синең сыерларың көндез клевер басуына кергәннәр? «Бер генә сыер», имеш, безнең басуда корма беткәнме? Бүгеннән соң күзеңне ачып йөрергә сабак булсын өчен, өч хезмәт көне белән штрафлыйм. Бар, эшеңдә бул! (Трубкага.) Бу каян? «Пламя рево- люции»дәнме? Миңа Егоров кирәк иде. А, Коля, бу син үзеңмени? Сәлам! Шәфигуллин. Чәчүеңне бетердең дә барин булып канцеляриядә ятам диң. Ха-ха-ха! Эш бар дисең, алайса? Шулай да безнеке кебек түгелдер, парин. Бер генә минутка. (Тәрәзәдән.) Әй, син, малай! Нигә атыңны куасың, яулыкка чапмыйсыңдыр бит? Ташла чыбыгыңны, ташла дим! (Трубкага.) Менә нәрсә, Коля! Мин иртәгә станцияне салырга керешәм, син миңа материаллар ташырга машинаңны биреп тор инде. Үземнеке дә эшли. Күп бит ул, егерме биш тонналап. Бүген бирә алмыйсың, иртәгә? Алай да ярый. Рәхмәт, Коля, мин дә онытмам. Хәзергә хуш, парин. Нурулла абзый, Галиәхмәткә әйт, машинасын әзерләсен, бүген үк ташый башларсыз...» Менә Мортазаның үзен эштә күрсәтергә алынган җитди сызыгы авторның иллюстрацияләве буенча шушы рәвештә. Бу гаҗәп өлгерлек, бу баш әйләнгеч эшчәнлек ААортазаны безнең күзебездә үстереп, аны үзгәртергә тиеш. Ләкин шуннан алда гына югарыда халык карты Шакирҗан бабай Мортазаның үз йөзенә бәреп «җитәкче булуның хикмәте «аны эшләргә дә моны эшләргә» дип боерык биреп йөрү белән генә чикләнми», дип әйтүе һәм шул сүз белән тамаша

91 
 
чыдан үзенә кул чаптырып, Мортазаның бөтен күрсәтәчәк бу уңай хәрәкәтләрен алдан ук юкка чыгаруы соңында без аның бу эшчәнлегенә җитди карарга хакыбыз бармы? Киресенчә, без аның бу янып эшләүләрен, бу- боерык йөртүләрен Шакиржан бабайның нәкъ теге сүзләренә, ягъни, председатель булуның хикмәтен белмәвенә бер иллюстрация төсендә кире яктан карарга тиеш булабыз түгелме? Шуның өстенә, хатыны Халидәнең Мортазага алдан ук әйтеп куйган баягы сүзен дә онытмыйбыз бит: «синең белән минем булмауга карамастан, тормыш тукталып калачак түгел...» һ. б. Шулай булгач, Мортазаның телефонга һәм тәрәзәләргә ташлануын, колхозына да, станциясенә дә өлгерүләрен күрсәтү безгә нигә кирәк? Колхозның председателе Мортаза булмаса да, анда парторг Халидәләр булмаса да, «тормыш тукталып калачак түгел...» диелде бит, димәк Мортазасыз да барыбер* шул эшләр булыр иде. «Син бәлки, мин булмасам, «Алсу таң» колхозының эше тукталыр, аннан миңа килеп ялынырлар дип уйлыйсыңдыр?» Менә боларда^н соң Мортазаның эштә зыр-зыр әйләнеп күрсәтүе каешы ычкынган маховик көпчәгенең бушка әйләнүе генә булып кала. Без дә Мортазаның тискәрелек өчен генә тискәреләнүен вакыйга итеп карарга мәҗбүр булабыз. Бу урында пьесадан мисалга туктавыбыз шуның өчен. Күрәсең, кайвакыт тәҗрибәле драматург та пьесасына куйган конфликтны алдан ук үзе алып ташлый һәм аның кирәген калдырмый. «Җыр дәвам итә» пьесасының баштагы ике пәрдәсе карау өчен бик кызыклы, анда тормышлы конфликт бар һәм образлар шундый җанлы үсештә биреләләр, ләкин ул әсәрдәге конфликтны газетада басылып чыккан бер карар көче белән үзе алып ташлый һәм шуннан соң, билгеле, әсәр «бармый». Бу уңай белән шуны да әйтергә ярый, артта калган председатель давы беренче башлап шул «Җыр дәвам итә» дә чагыла башлады да, ахры. «Алсу таң»ның конфликтында төп җитешсезлек бу әйтелгән моментта гына түгел, бәлки анда бу «яңа конфликт»иың үзе бу әсәргә формаль момент итеп кенә алынуында. Чөнки әсәрдә төп конфликт үзе җитди драматик ситуацияләргә корылмаган, бәлки биш «мәхәббәт пары»н «парлаштыру»га корылган. Бу парлар: 1) Мортаза — Халидә, 2) Мортаза — Фәрдәнә, 3) Нурулла — Мәфтүха; 4) Әптәли — Алмазия; 5) Гәрәй — Җәмилә. 
Монда алынган Гәрәйнең башта «ике Гәрәй» булып, пьесаның да башта игезәкләр аңлашылмаучылыгына корылган булуын искә төшерик. Билгеле, игезәкләр конфликты да мәхәббәт һәм парлашулар турында да әсәр булырга мөмкин. Ул башка мәсьәлә. Биредә пьесаның буе һәм аркавы шул ярым музыкаль водевиль конфликты булса да, күрәсең, автордан әсәрне «төзәт- тергән»дә аны «яңа конфликт» итеп төзергә кыстаганнар. Баштагы конфликтны алып бару өчен драматургка ир беләи хатынны үпкә- ләштереп, соңыннан татулаштыру, башка парларны шулар тирәсендә йөртү кирәк булган... Ул сызык әсәрдә хәзер дә шул килеш тора. Әмма шул иске конфликтны яңарту өчен, драматургка бу ир белән хатынны берсе артка калган председатель, икенчесен алдынгы парторг ясап, бүгенге колхозны эреләштерү. станция салулар кебек актуаль мәсьәләләр конфликты итеп үстерергә кирәк булган. Менә бу «яңа конфликт» әсәрнең үз табигатеннән килеп чыкмыйча, формаль момент кына итеп алынганлыктан, аның коры комментарийлардан торган иллюстрация булып чыкмый хәле юк. Таҗи Гыйззәтнең бу әсәренә киңрәк тукталуыбыз бигрәк тә шуның өчен: ул безнең зур тәҗрибәле танылган драматургыбыз. Аның әсәрләреннән яшьләр үрнәк алалар, драма язарга өйрәнәләр. Таҗи Гыйззәт иҗатында өйрәнерлек нәрсәләр бар, билгеле. Мәсәлән, аның «Ташкыннар» пьесасы конфликт һәм композиция ягыннан да шактый кызыклы итеп язылган.

105 
 
Язучының үзенең өйрәнүендә яки иярүендә уңышлы үрнәкләр сайлый белүе бик әһәмиятле. Шулай бул- маса, ул үзенең иҗат үсешенә үзе үк комачаулаячак. Бу уңай белән Гамир Насрый иптәш иҗатына кагылып үтү урынсыз булмас. Ул үзенең «Бухгалтер Ашмасов»ын да, характер конфликты язуы белән, башта ук бездә зур өмет тудырган иде. Ләкин соңыннан ул, ни өчендер, бу дөрес юлдан китмәде. Ул концерт пьесалары үрнәгендә, музыкаль водевиль үрнәгендә яза башлады. Нәтиҗәдә, ул коры аңлашылмаучанлыкка корылган ясалма конфликтлар төзүгә килеп җитте. Соңгы әсәре булган «Кушнарат»- та без аның иҗатында яңа бер адым күрәбез. Ул үзенең бу әсәрендә сәхнә һәм диалог төзи белүен күрсәтә. Теле дә матур. Аның бу әсәре җиңел карала, бигрәк тә баштагы ике пәрдәсе җанлы итеп язылган. Гамир Насрый иптәш өчен, һичшиксез, бу — яхшыга борылыш. Ләкин бу борылыш әле тулысынча хәл ителмәгән һәм эшнең бу ягына хәзер үк күрсәтеп үтмичә ярамый. Эш монда председатель төшерүнең штамп конфликт булуында гына түгел. Председатель үзенчәлекле язылган икән, без анысы белән килешер дә идек. Ләкин төп хикмәт монда председательдә түгел, бәлки берничә мәхәббәт парының өйләнешүендә. Менә кайда төп конфликт, һәм бу парлашулар биредә һич тә яңа нәрсә түгел, бәлки үткән йөзләрдәге водевильләрдә күп кабатланган иске конфликт. Гамир Насрый иптәш пьесага бүгенге яңа конфликт төсе бирү өчен, аны председатель төшерү, колхоз берләштерү моменты белән каплый. Шунлыктан ул председатель төшерү конфликтын ике пәрдәдә генә алып бара да, «кирәге беткәч»тә ңны ташлап калдыра. Менә бу алымнары белән ул «Алсу таң»га бик охшый. Аида да, монда да председатель төшерү формаль момент кына булып, асылда эш парлашуга гына корылган. Менә ни өчен без, «Кушиарат»та карарга күңелле эпизодлар һәм «Хөсәен, клубка кил көн саен» шикелле кызыклы җырлар тыңласак та, театрдан чыкканда үзебез белән яңалык алып китмибез, чөнки колхоз берләштерү кебек тарихи мөһим вакыйганы берничә парны «берләштерү»гә кайтару безне ышандырмый. Димәк, әсәрнең эчтәлеге формасына туры килми. Димәк, конфликтны әсәрнең идеясеннән һәм анда гәүдәләнде- релгән образларның эчке зарури хәрәкәтеннән китереп чыгармыйча, формаль момент кына итеп алу, драманы драматизация, театрны 
театральщина белән алыштыруга илтә торган момент. Художник өчен бу-—хәтәр момент. 
ПРОБЛЕМА ХӘЛ ИТҮ КОНФЛИКТЛАРЫ Ни өчен бездә куп кенә пьесалар карарга кызыксыз булып, тиз онытылалар? Моның бер сәбәбе — пьесаларда сюжет ярлылыгы, аларның бик бертөрле булуы, берничә темага гына кайтып калуы. Бу, күбесенчә, шуннан да килә: драматургның, кешеләр турында язудан бигрәк, нинди булса проблемалар турында — кешеләр шөгыльләнә торган фәнни, техник, хуҗалык эшләре яки яңалык уйлап табу шикелле проблемалар турында язуыннан килә. Кешеләрне ул шул проблеманы хәл иттереп күрсәтү өчен бары тик кушымта итеп, иллюстрация итеп кенә ала. Без хезмәт иясе булган кешене күрсәтергә тиешбез дигән сүз бар икән, димәк, без кешене бары хезмәт өстендә генә күрсәтергә тиешбез, димәк бары производство гына күрсәтергә тиешбез дигән бер догма соңгы вакытта бик зур урын алды, драматургтан шул нәрсә таләп ителде, шуның белән драмада кеше урынына проблема яки хезмәтнең үзен күрсәтү урын алды. Шуның белән пьесаларда проблема яки хезмәт процессына караган махсус аңлатмалар, детальләр турында һәртөрле, комментарий бирүләр урын алды. Еш кына шундый хәлләр күрергә мөмкин: әйтик, әгәр дә пьеса физиолог турында, аның нинди дә булса берәр физиологик проблеманы хәл итүе турында булса, аны карап утырган шо
106 
 
фер яки тимерче үзе өчен бернәрсә дә ала алмый, чөнки аның өчен ул проблемада уртак нәрсә юк һәм бу әсәр аны фән буларак кызыксындырмавы да мөмкин. Дөрес, кешене профессиясеннән, көндәлек эшләреннән аерып алырга ярамый, ләкин бу әле аны шул профессия яки ул хәл итә торган проблема белән алыштыру дигән сүз түгел. Аннан сон без проблемалы пьесаларда, ул проблеманың безнең шартларда кайсы якка хәл ителә- сен алдан ук белеп торганга, беренче пәрдәдән үк финалның нинди булачагын чамалый алабыз. Бу хәл үзе үк пьесаны карарга кызыксыз ясый. М. Әмирнең соңгы елларда язган берничә пьесасының уңышсызлыкка очравын мин аның сәхнә аша яңа фәнни проблемаларны хәл итеп күрсәтергә омтылуында дип әйтәсем килә. «Миңлекамал» һәм «Тормыш җыры»нда Миңлекамал белән Фатыйма берсе артга калган колхозны терелтеп аякка бастыру, икенчесе арыш үстерүдә яңа уңыш үрнәге күрсәтү проблемасы белән килгәннәр иде. Ләкин безнең өчен бу пьесаларның кызыклыгы бу проблемаларны хәл итү иллюстрациясе булу ягыннан түгел, бәлки Миңлекамал белән Фатыйманың, иҗтимагый кеше буларак, үзләре, аларның көрәш һәм йөрәк кичерешләре аша яңа сыйфатка сикерешләре кызыклы иде. Ул пьесаларда проблемалар булса да, үзәктә кеше тора иде. Әмма Мирсәй Әмир соңгы пьесаларында кешене үзәк урыннан алып, аның урынына кешеләр хәл итә торган проблеманың үзен уртага куйды һәм сәхнә аша гыйльми-иҗтимагый проблеманы, чишелмәгән яңа проблемаларны хәл итеп бирергә алынды. «Җыр дәвам итә» турында югарыда әйтеп үткән идек. «Минем хатын» пьесасында Мирсәй Әмир бала тәрбиясе шикелле бик мөһим проблеманы күтәрә. Бу проблема — кеше проблемасы. Шулай булгач, драматик проблема. Ләкин монда да Мирсәй Әмирне тәрбия мәсьәләсе, кешеләрдән бигрәк, иң элек гыйльми проблема буларак кызыксындыра, ул аны үзәккә куя һәм педагогиядә моңарчы булмаган яңа метод күрсәтергә алына. Билгеле, бу өлкәдә яңалыкны дөньяга табып күрсәтеп булганда, үз алдына ул бик зур эш, фәнни эш; ләкин Мирсәй Әмир аны барыбер ачып күрсәтә алмый. һәм аны аңардан таләп итә дә алмыйбыз, чөнки бу урында без аңардан драма әсәренең үзен таләп итәбез. «Наилә» пьесасында ул колхоздагы агитаторларны күрсәтмәкче була. Күрәсез, Мирсәй Әмир үзенең гадәтенчә, яңа тема 
да, яңа кешеләр дә ала белә. Монысы, һичшиксез, авторның макталырга тиешле ягы, ләкин конфликт ничек корыла? Колхоздагы агитаторлар бер «тискәремне сүз белән генә җиңә алмагач, Наилә килеп чыга да бу проблеманы җиңел генә хәл итеп күрсәтә: яратышкан бер ир белән хатынның үпкәләшү моментларыннан файдаланып, тота да араларына керә, хәбәр чыгарып, бер-берсеннән көнләшү хисен тудыра һәм шуның белән эштә ал ардан «план тутырта». Шик тә юк, Мирсәй Әмир моны партиягә агитация чараларын киңәйтү һәм шундый тискәре кешеләрне тәрбия итүдә яңа метод күрсәтү дигән бик яхшы нияттән яза. Ләкин монда да ул проблеманың үзен хәл итү белән мавыга, әмма ләкин моңа карап Наиләнең җанында яңалык ачылмавын күрми, чөнки ул ир- хатын арасындагы мәхәббәт яки татусызлык моментын файдаланып, арага катышуы белән үзеи яхшы яктан күрсәтми һәм, мин әйтер идем, Наилә моның белән үзен дә, агитация мәсьәләсен дә шактый уңайсыз хәлгә калдыра^ «Профессор Саматов»та Мирсәй Әмир үзенең шактый көч куйган һәм әйбәт эпизодлар, драматик характерлар тапкан әсәрен билгесез корал проблемасы хакына корбан итте. Кыскасы, бу талантлы драматургның соңгы елларда безнең сәхнәбезгә яңалык һәм оригинальлек алып киләчәк берничә әсәр бирүенә комачаулаган нәрсәсе — аның драматург алдында торган максат белән чараны алыштыруында., ягъни, кеше урынына проблеманы үзәккә куеп, кешене тик шуңа чара гына итеп куллануында диясе килә. 
107 
 
Бездә язучы тормышны өйрәнергә тиеш һәм анда яңалык таба белергә тиеш дигән дөрес таләпне бозып аңлаткан, язучы янәсе фәнни яки технологик яңалык ачарга, әсәрендә шуны хәл итеп бирергә тиеш дигән «теория» шактый гына таралып өлгерде. Билгеле, бу — драматург- ларны буташтыра торган зарарлы фикер. Драма әсәрендә алынган кешеләр,. кирәк икән, яңа проблема; лар өстендә эшли бирсеннәр, ләкин драма әсәре үзе фәнни проблемаларны чишүдә саф практик эштә ярдәм күрсәткеч бер кулланма түгел, инструкция дә түгел, иллюстрация дә түгел һәм аңардан һәрбер өлкәдә моңарчы специалистлар хәл итә алмаган проблемаларны хәл итүне сорау — мөмкин булмаган нәрсә. Драма әсәре — иң элек матур әдәбият әсәре, сәнгать әсәре, ул художество ярдәме белән кешене, халыкны тәрбия итү чарасы, аңа җан азыгы, культура бирү чарасы. Бәлки сорарлар: проблема хәл итү драма әсәрендә бер дә конфликт була алмыймыни? диярләр. Нигә булмасын., була ала, ләкин драматург өчен шул проблеманың үзе максат түгел, ул шушы проблема аркылы кешеләрне күрсәтергә, иске белән яңаның бәрелеше аша кешеләрнең яңаруларын гәүдәләндерергә 1 тиеш. Драма әсәренең һәрвакыт үз проблемасы бар, бу проблема һәрвакыт бер һәм иң зур проблема — кеше проблемасы. Анда совет кешесенең язмышы, совет халкының язмышы. Анда кеше шәхесе, аңы, җенес, семья, халыкка һәм Ватанга мәхәббәте, кешенең бурычлары, үзенең алдына куйган максат һәм омтылышлары, кешенең үсеш хәрәкәте, каршылыклар аша кешедәге иске белән яңаның бәрелеше һәм эчке кичерешләр аша аның яңа сыйфат казануы, кыскасы — драма өлкәсе — кеше һәм тормыш, кеше һәм дөнья, кеше һәм аның яшәү өчен көрәш конфликтлары. Шулай булгач, аның проблемасы һәрвакыт яңа, һәрвакыт иҗади, һәрвакыт күп төрле, күп яклы. Шуңа күрә ул безнең өчен I һәрвакыт кызыклы. Без драма әсәрен карарга барганда нинди дә булса гыйльми проблема хәл итәргә I ■ бармыйбыз, бәлки үзебезне күрергә, үзебезне көндәлек ыгы-зыгы эчендә күреп бетерә алмаган яктан, яңа яктан художник күзе аша күрергә, үзебездәге артык, искергән гадәтләрне кагып ташлап, алардан арынырга, кеше хәленә керү аша үзебездә яңалык табарга, үзебезнең тел очында гына торган, ләкин әйтә алмаган мәгънәнең әйтелешен ишетергә, үзебездә 
чәчелгән, оешмаган тойгыларны бергә тоташтырылган хәлдә художество гәүдәләнешендә күрергә, шулар аша үзебездә яңа зур хисләр бар итү белән яңару тоярга, үзебездә яңа уй. яңа хис, яңа кичерешләр уятырга барабыз. 
УҢАЙ ОБРАЗ Бу «тискәре» образ пьесадан алып ташланып, конфликтның бер ягы чатан калганга, без бүген аның әдәбияттагы «хокукы» турында шулай күбрәк тукталдык. Югыйсә бөтен әһәмият «тискәре»дә генә торган өчен түгел. Юк, без уңай образны тискәрегә алыштыра алмыйбыз. Тискәре безгә үз алдына максат түгел, ул безгә «уңай»ның һөҗүм итүчән, җиңүче көчен ачу, уңайның характерын ачу өчен дә, Станиславский әйтмешли, каэшы хәрәкәт буларак та кирәк. Хәтга уңай образны катыштырмыйча гел тискәре образларны алып • язган Гогольнең «Ревизор»ында да алар- иың фаш ителүе аша уңай башлангычның беркетелүе әһәмиятле, ягъни анда да уңай як максат. Инде без бүгенге бөек чорыбызның җиңүче яңа кешеләрен, үзебезнең уңай табигатебезнең башлангычын күрүне, билгеле, һәрбер пьесада иң алдынгы планда тотабыз. «Правда» үзенең бу мәкаләсендә түбәндәгеләрне яза: «Тормышта булган кимчелекләрне һәм каршылыкларны дөрес чагылдыру белән бергә, язучы шул ук вакытта социалистик чынбарлыгыбызның уңай нигезен ныгытырга, яңалыкның җиңүенә ярдәм итәргә тиеш. Уңай образларга караганда художество ягыннан ачыграк чаралар белән сурәтләнгән тискәре персонажлар бөтенесен каплап тора торган пьесалар белән килешеп булмый». 
108 
 
Әмма безнең пьесаларда уңай образлар һәрвакытта да тере, җанлы, мавыктыргыч булып килеп чыкмыйлар. Ни өчен болай соң? Әллә без, кешеләрнең гаебен, җитешсез ягын гына күрергә өйрәнеп, алар- ның яхшы якларына аз игътибар итәргә күнеккәнме? Шунлыктан аларның уңай характерларын тискәреләрнеке кебек оста тотып ала алмыйбызмы? Минемчә, төп хикмәт «кеше гаебен» күрүдә, уңайны тиз күреп җиткермәүдә түгел, бәлки уңай образны конфликтка бик аз кертеп яки бөтенләй кертмичә читтә тотуда, тискәрене конфликтка курыкмыйча киң күләмдә катнаштыруда. Без, язучылар, тормышны дөрес чагылдырырга, аның чынлыгын бозмыйча чагылдырырга, аны бөтен тирәнлеге һәм катлаулыгы белән дөрес кичерешләр аша чагылдырырга тиешбез. Тормышта әле капитализм калдыкларыннан айнып бетә алмаган кешеләр бар. Алар белән алдынгы совет кешеләре арасында бары тик килешмәүчән, каты көрәш нәтиҗәсендә генә чишелүе мөмкин булган конфликт бар. Бу көрәш авыр, күп көч сорый, ул бик катлаулы һәм күп вакытта тирәнгә китә торган төстә була. Ләкин совет тормышында шулай да алдынгы совет кешеләре җиңеп чыга, чөнки ул халык һәм партия теләге төсендә гәүдәләнә. Шулай булгач, язучы тормыш хакыйкатен чагылдырганда, конфликтны үткен һәм тискәрене буямыйча бирү белән бергә алдынгы совет кешеләрен коры үгетче итеп кенә бирергә тиеш түгел. Чөнки бу безнең тормыш чынлыгын бозып бирү булып чыга. Хәлбуки, без күп кенә пьесаларда уңай образларның тискәреләргә караганда шулай төссез, җансыз булып чыгуларын бик еш күрәбез. Бу нәрсәдән килә? Минемчә, бу шуннан: беренчедән, уңай образларның көрәшче итеп, зур кыенлыкларга каршы көрәшүче итеп бирелмәвендә. Уңай образ ягында дәүләт һәм партия торгач, гүяки аның алдында торган кыенлык юк. Гүяки ул кыенлыкны аның өчеи дәүләт һәм партия үзе алып ташлый, яки ул кыенлык булса да шул хәтле кечкенә ки, аны бүрек белән бәреп тә төшереп була. Уңай образ хәтта бу кыенлыклар белән үзе көрәшми дә, дәүләт яки партия вәкиле буларак, кешеләргә көрәшергә «киңәш биреп» кенә изри. Әйтерсең, безнең партия эшчеләре яки гомумән уңай совет кешеләре тормышта зур кыенлыклар белән турыдан-туры үзләре көрәшмиләр һәм шул көрәшләрдә үзләре чыныгып үсмиләр, бәлки дәүләт белән халык арасында хәбәрче ролен генә 
уйныйлар. Без мондый арада йөрүче «хәбәрче» образларын иске пьесаларда бик яхшы беләбез. Алар анда да исемсез, төссез, характерсыз булып чыгалар иде. Чөнки конфликт образы булмаган кешенең характеры булмый. Хәзерге уңай образларны, большевик образларын шундый арада йөрүче, үзе көрәшмәүче, бәлки акыллы киңәшләр генә биргәләүче үгет- че-резонер итеп бирүдән, билгеле, аның башка образлар кебек көчле- җанлы булып чыгуы мөмкин түгел. Коммунистик җәмгыять төзүче совет кешеләре бары тик алларында торган авыр кыенлыкларны яулап алуда үсәләр, аларның характерлары, эчке һәм тышкы тискәрелекләр белән бәрелешеп, киеренке көрәш алып баруларында гына ачыла,, чыныга һәм яңа сыйфатка ирешә. Димәк, уңай кешене көчле күрсәтү өчеи аны турыдан-туры конфликтка кертергә кирәк. Мәсәлән, «Москвадан еракта» романында Залкинд якн «Миңлекамал» пьесасында Миңлекамал образы. Безнең пьесалардагы уңайларның тоткан урынын карагыз. Алар сәхнәгә ничек керсәләр, шулай чыгалар, алар конфликтны күзәтүчеләр, киңәш бирүчеләр булып кына катнашалар. Тискәре образ конфликт каршылыклары белән көрәштә яхшыра, соңгы пәрдәдә хәтта орден да алгалый, ул уңайга әйләнә, димәк, ул үсә, җанлы, тере була, аңа кул чабабыз. Уңай ни хәлдә? Ул үсми, чөнки ул үсеп тәмам булган, әзер килеш керә. Шулай булгач, ул көрәшкә киңәш бирү хокукы белән, күзәтче булу хакы белән генә катнаша. Ул сәхнә эченә кергән тамашачы шикелле артык элемент. Аны арты£ 

10» 
 
булмасын өчен генә конфликтка катнаштыралар. Ләкин ничек? Бары киңәш бирү хакы белән. Әмма ул аннан үзе яхшырамы, яңа сыйфат табамы? Юк. Чөнки ул баштан ук яхшы. Димәк, образ буларак ул тик тора. Шуннан тамашачы алдында нәрсә килеп чыга инде? Шул килеп чыга: аның күз алдында начар тискәре образлар яхшыралар, алар яхшылык табып бәхетле булалар, әмма яхшы кеше берни тапмый. Чөнки ул яхшырмый, ул үсми, ул үсеп туктаган. (Әйтик, «Тын алан .шаулый»да Максимов.) Драматик образ кыенлыкны тыштан гына түгел, үзе аша, эчтән җиңү аша үсә. Кыенлыкны җиңү аша күрсәтелгән характерлар тамашачыда тирән тәэсир калдыралар һәм уңыш казаналар. Бу безнең кешеләребезне төче сентименталист итеп түгел, һәр куркынычның күзенә кыю .карый торган, олы җанлы көрәшче рухында тәрбия итәргә мөмкинлек тудыра. Ләкин без бу мөмкинлекне тискәре образга бик юмарт бирсәк тә, уңай образга бирергә саранланабыз. Мәсәлән, минем «Гүзәл» исемле пьесамда парторг Сазонов конфликтны тудыру, тудырышуда кискен каршылыкка кермичә, күбрәк киңәш бирү төсендә катнаша һәм шуның аркасында вакыйгага читтән тәэсир итеп йөри. Шуның аркасында аның характеры ачылып җитмичә кала. Икенчедән, уңай образның йомшак, төссез булып чыгуы аны бик каты үз опекабызга алып, яки әлеге тип «теория»челәр һөҗүменнән алдан ук киртәләп куеп язуыбыздан килә. Аны ап-ак итеп күрсәтү өчен өрмәгән җиргә утыртмыйбыз, мамыкка гына төреп йөртәбез икән, аны сылап-сыйпап кына иркәләп тотабыз икән, моннан җанлы тормыш кешесе һәм уңай кеше килеп чыгу мөмкин түгел. Совет кешесе — уңай кеше безнең сылап-сыйпавы- бызга бер дә мохтаҗ түгел, ул андый төчелеккә дошман, чөнки ул кыенлыктан курыкмаучы көрәшче 11әм үзенә бик мөстәкыйль кеше. Аны шулай үз мөстәкыйльлегендә һәм көрәшендә, үз чынлыгында бирергә кирәк. Инде уңай белән тискәрене язганда аның ничек бирелү мәсьәләсе дә бар. Бер чиктән бер чиккә ташланып йөрүче һәм тотрыксыз «теория»- ләр уйлап чыгаручы кайбер тәнкыйтьчеләрнең монда да әзер һәм гаҗәп беркатлы схемалары бар. Бу схемалар образларны тормыштан аерырга, аларга формаль догма итеп карарга чакырганлыктан һәм драма әсәрләрен тикшергәндә драматургларга гаҗәп зур 
комачаулыклар тудырганлыктан, моңа да тукталып үтми булмый. Билгеле, уңай белән тискәре арасында барган каршылык драмада кискен конфликт булып үсәргә тиеш. Ләкин бу кискенлек һич тә механик рәвештә каракаршы кую һәм уңай белән тискәре каршылыгы да, безнең кайбер «белгечләребез» уйлаганча, ак белән кара төстә ике генә контраст буяуда күрсәтергә дигән сүз түгел. Уңай образларны мөмкин булган барлык «яхшылыклар» белән күмеп, шомартып, агартып, тискәрене дә, нәкъ шуның киресенчә, булырга мөмкин булган барлык начарлыкның корамасы итеп, махсус каралап күрсәтү дигән сүз түгел. «Совет әдәбияты» җурналының 1 нче номерында Г. Бәширов иптәш үзенең әдәби осталык турындагы мәкаләсендә бу контрастлы, ике төскә генә манылган образларда гәүдәләндерүне таләп итүчеләргә каршы язганда болай әйтә: «Безнең әдәбиятта нормасын тутырмаучы кеше яңалык кертүчегә яки стахановчыга һәрвакыт диярлек кискен һәм контраст рәвештә капма-каршы куела да, әлеге шул бер уңайга бер тискәрене каршы кую принцибыннан чыгып булса кирәк» аны (стахановчы булмаган кешене) иске калыпка сыйдыру өчен һәртөрле кара буяулар белән буярга тотыналар: ул иске фикерле, кире дә, надан да, шыксыз да...» ди. Г. Бәширов иптәш социалистик реализм методыннан торып, мондый механик контрастларга, ясалма образларга каршы язуында бик хаклы. Ләкин ул бу ясалмалыкка каршы һөҗүм итәм дип таякны икенче яккарак бөгеп җибәргән һәм тискәре белән уңай арасындагы бәрелеш- 

110 
 
не гомумән безнең бүгенге тормышыбыз өчен характерлы түгел дип, аны инкарь итү юлына, шуның белән үзе дә конфликтны йомшарту юлына баскан. Ул безнең чорның конфликтын ике яхшының ярышта узуы төсендә генә күрә, һәм конфликт булмаса, образдагы характер аермасы булу үзе генә дә җитә дигән бер карашны алга сөрә (93—94 битләр). Г. Бәширов иптәшнең үз иҗат практикасына килгәндә, без аның уңай һәм тискәре образларның үзара һәм үз кичерешләрендә дә кискен конфликт төсендә язуын беләбез. «Намус» романында Әпипәнең ире Солтан белән, Нәфисәнең председатель Сәйфи яки үз атасы һәм каенанасы белән булган каршылыклары уңай һәм тискәрелекнең чынбарлыкта һәм эчке кичерешләрдә булган бөтен кискен конфликтлары белән бирелгән. Болар аның романын көчле һәм дөрес ясаган, характерларын сылаштырмыйча, ачык һәм җанлы ясаган иң мөһим мотивлар булып торалар. Шулай булгач, тел һәм образлар, портретлар турында матур киңәшләр биргән бу әһәмиятле мәкаләсендә Г. Бәширов иптәшнең конфликт турында үз иҗат методына каршы диярлек фикер әйтеп куюы бездә әлеге җитди ялгыш «теория»ләрнең драма өлкәсендә генә калмыйча, башка жанрларга да үтеп керүен күрсәтә. 
ДӨРЕС ЯЗУ ҺӘМ ТӘНКЫЙТЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ Драма әсәрендә тискәре белән уңай конфликтын бетерү, кискен конфликттан качу, образны бер яклы итеп бирү — үзе асылда әдәбиятны тормыштан аеру, тормышны бозып һәм сылап күрсәтү күренеше. Бу фальшь һәм безнең өчен зарарлы фальшь. Иң элек, бу фалынька баручы драматург үзе гаепле булса, икенчедән, бу хәл бездә драматургиягә карата үзенә генә аерым хата карашларның, теорияләрнең кагыйдә хөкеменә керүен күрсәтә. Шигырьдә һәм прозада рөхсәт ителгән тискәре образларны, тискәре хәлләр һәм конфликтларны бирү драмада тыела килде. Бу «типик түгел», бу тискәреләргә трибуна бирү дигән шикелле коточкыч сүзләр белән киртәләр куелды. Күрәсең, тормыштагы конфликтлар турында язу һәм тискәре хәлләрне фаш итүне бездә башка жанрлар һәм фельетончылар эше генә дип карап, драматургиянең тәрбияви әһәмиятен 
киметүчеләр дә бар. Димәк, бу хәл бездә еш кына очракларда социалистик реализм методын дөрес кулланмау, яки б\г методның үзен социалистик реализмга каршы куллану шикелле зарарлы юлга басу дигән сүз. «Правда» үзенең 7 апрель мәкаләсендә большевикларга хас булмаган бу «хакыйкатьтән курку» авыруын җимергеч рәвештә фаш итте: «Тормышны аның революцион үсешендә дөрес итеп күрсәтү —социализм сәнгатенең беренче бурычы. Дөреслек турында языгыз,— иптәш Сталин язучыларыбызны әнә шулай дип өйрәтә». «Тик хак сәнгатьнең генә чын идеяле булуы, миллионнарча кешеләрнең йөрәгенә тәэсир итүе мөмкин. Иптәш Сталин болай ди: «Алла сакласын, безгә хакыйкатьтән курку авыруы йога күрмәсен. Большевиклар хакыйкатьтән курыкмый- лар, хакыйкать никадәр генә ачы булса да, аңа туп-туры карарга ку- рыкмыйлар. Алар, җөмләдән берсе, һәртөрле башка партиядән шуныц белән аерылып торалар да». «Правда»ның бу күрсәтмәсе бик мөһим. Ул бу мәкаләдә төп ялгыш драматургларның иҗат алымнарын да икәнен, безнең тәнкыйтьчеләр һәм рецензиячеләребезнең, социалистик реализм методын дөрес һәм уңышлы хәл итәсе урында, аны ниндидер формаль догмалар төсендә ялгыш аңлау һәм тормышта куллана белмәүләреидә икәнен күрсәтә. Шулай булгач, «Правда» куйган мәсьәләләр беренче чиратта драматургиягә караса да, аның әһәмияте бу өлкә белән генә чикләнеп калмый. «Правда» бу драматургия мисалында һәртөрле әдәбият белгечләренә һәм теориячеләргә тагын һәм тагын бер тапкыр кисәтү ясый. «Дөреслекне язу — чынбарлыкның үсүен, аның каршылыкларын, яңа- 
111 
 
ныц искелеккә каршы көрәшен күрү һәм дөрес чагылдыру дигән сүз», ди «Правда». Хакыйкатьтән курку һәм тормышны сылап күрсәтүгә чакыру бездә, югарыда күрсәтелгәнчә, драма әсәрендә конфликтны һәм тискәре образны алып ташлау белән яки тискәрене «яхшы»га манып күрсәтергә чакырулар белән генә бетми, бәлки совет кешесен бары хезмәт процессында гына күрсәтергә чакыруларда да бик ачык күренә. Хезмәт иясен дөрес күрсәтү — аны хезмәт өстендә генә күрсәтү була дигән бер тезне бездә бик нык таралган иде. Бу да дөреслекне бик бер яклы һәм механик аңлауга корылган. Бездә хезмәт кешесе булмаган кеше юк һәм без хезмәт кешесенең рухын күрсәтергә тиешбез. Чөнки язучылар — кеше рухының инженерлары. Ләкин һәрнәрсәне хәреф кагыйдәсе итеп кенә аңларга өйрәнгән безнең талмудчыларыбыз .хезмәт кешесен язуны аны бары машина янында, кыр станы, тракторлар арасында гына күрсәтү дигән таләп куйдылар. Язучы алдына шундый таләпләр куелды ки, хәтта аның язган сюжетына хезмәт процессы һич бәйләнмәгән булса да, аның геройлары кайсыдыр эпизодта ай астында гыйшык сатарга чыккан булса да, һаман да ул үзенең алган проблемасы яки хезмәт нормалары турында гына сөйләшергә тиеш иде. Миңа, драматург буларак, үземә дә шул яктан бәйләнүләрне еш кына кичерергә туры килде. Мәсәлән, «Рәйхан» пьесасының элекке варианты буенча ясалган чыгышларның стенограммасын карасагыз, анда бик дөрес фикерләр белән бергә бу пьесадагы кимчелекләрнең берсе һәм иң зурысы итеп Гәрәйнең МТСта күренмичә, өйдә еш күренүе, Рәйханның да мәктәптә күренмичә, өйдә күренүе, ягъни аларның хезмәттә күренмәүләре әйтелгән. Миңа бу урында яшь бер драматург иптәшнең бу әсәрне сәхнәгә менгерү өчен «бик җиңел» генә бер «алым» күрсәтүе исемә төшә. Имеш, моның ечең бары тик бер эпизодны тотарга Да кыр станына күчерергә, Гәрәйне һәм тракторчыны шунда очратырга, Рәйханны да бер эш табып шунда китерергә генә кирәк. Ә моның өчен образларга бер-ике реплика өстәү җитә. Бу мисал, минемчә, безнең драматургия практикасы өчен бик характерлы. Чынлап та, бездә хезмәт һәм производство күбесенчә шулай гына күрсәтелә иде түгелме соң? Бездә кирәккә-кирәкмәгәнгә дә кыр станы куеп водевиль биеткән, трактор төзәткән арада гына мәхәббәт 
саттырып алган пьесалар азмыни? Моның өчен әллә ни кирәкми, бер мәгълүм вагон бар, берсендә аны сәхнәнең уң ягыннан, икенчесендә сул ягыннан кертеп куела, вагон тәрәзәсендә телефон бар, ара-тирә шул телефон аша район һәм МТС белән бәйләнеш күрсәтелә. Шунда хезмәт һәм ярыш турында бер ике авыз реплика бирелә яки шунда берәүләр башак күтәреп керәләр дә, калганы барысы да я «Галиябану»ның су буе пәрдәсе, я өйдә, бакчада бара торган бер вакыйга булып бара. Ни өчен бслай соң бу? Чөнки монда хезмәт процессы формаль момент итеп, теге бәйләнчек беркатлы тәнкыйтьченең күзен буяу өчен генә китерелгән. Билгеле, кешене профессиясеннән, көндәлек эшләреннән аерып, аны гел эшсез, эшлексез хәлдә күрсәтү, бу икенче як чиккә китү булыр иде. Ләкин хезмәтнең дә, ялның да һәрберсенең вакыты бар, урыны бар һәм аның конфликтта зарур булу- булмавы бар. Болар һәммәсе дә әсәрнең эчтәлеге, андагы эчке за- рурый хәрәкәт һәм көрәшнең кыставы астында эшләнгән драматик хәрәкәт булып килеп чыгарга тиеш, әмма кайбер тема өчен производство яки хезмәт моменты һич тә кирәкми икән, аның пьесага болай формаль рәвештә тагылуы артык һәм урынсыз әйбер булмыйча хәле юк. Шулай ук хезмәт процессы формаль момент кына булмыйча, әсәрдә төп вакыйга итеп алынса да, аны гел хезмәт процессы гына итеп күрсәтүгә мисал өчен үземнең «Гүзәл» пьесасын әйтеп китәм. Дөрес, анда өй тормышы да бар, ләкин анда сүз бары тик шул ук хезмәт процессы һәм ярыш турында гына бара. Бу
112 
 
хәл образларның, тормышын бер яклы һәм бер генә юнәлештә күрсәтүгә илтә. Әйтик, әгәр дә драманың үсешендә Гүзәл белән Ирек арасындагы мәхәббәтнең тирәнлеген ача торган эпизодлар да бирелсә, һәм ул драматик конфликт үсешендә бирелсә, билгеле, Гүзәлнең характеры тагын да байый төшәр, аның Тимергалиев белән булган конфликты тагын да кызыклырак һәм үткенрәк төс алган булыр иде. Язучылык практикамнан тагын бер мисал. «Рәйхан»ны яңадан төзәткәндә, аны күбрәк хезмәт кешесе итеп күрсәттем. Хәзер инде миңа: син аны эш белән бик күмеп ташлагансың, диләр. /Монысы инде «Правда» мәкаләсеннән соң. Билгеле, иптәшләрнең бу күрсәтмәләре дә урынлы. Күрәсең, мин таякны икенче якка бөгебрәк җибәргәнмен. Димәк, бернәрсә әсәрнең эчке зарурын хәрәкәтеннән артып китсә, ул әсәрдә артык һәм кирәксез була башлый. Ашны тозсыз ашап булмый, ул кирәк, әмма аны артык салдыңмы — аш бозыла. Образларны көнкүреш ягы белән дә күрсәтү кирәк дигәнне көнкүреш пьесалары гына язарга кирәк дип аңлау хата булыр иде. Драматургиядә мондый караш туса9 ул аны икенче чиккә өстерәячәк. Без тик кешеләрнең образын бер яклы итеп бирмәс өчен, аларның характер байчыгын күп яклы итеп ачу өчен язучының аларны тормыштагыча төрле ситуацияләрдә бирергә хаклы икәнен әйтәбез, шуңа күрә образны язганда аны тормыштагыча хезмәт һәм көнкүрешнең бергә килештере- лүе итеп бирелүен куябыз. Ягъни, хезмәт яки көнкүрешнең чагылышы форма өчен генә булмасын, драма әсәренең сюжет сөреше һәм андагы каршылыкның эчке үсеше таләп иткән дәрәҗәдә булсын, язучы үзенең иҗатында бу хәлләрдә үзен һичбер формаль кагыйдәләр белән кысмасын. Чөнки бер яклылык үзе социалистик реализм методына каршы әйбер. «Правда» бу хакта болай әйтә: «Геройларның производство-техника эшен генә бер яклы итеп күрсәтү ул социалистик реализмны ялгыш аңлау нәтиҗәсе. Социалистик реализм күп яклылыкмы таләп итә. Тормышны бөгеп катлаулылыгы белән художество ягыннан тулы сурәтләүне һәм иң элек кешенең рухи йөзенең бөтен байлыгын тулы сурәтләүне таләп итә». һәм шуннан соң «Правда»: «Бер яклы күрсәтү художникның тормышны җитәрлек тирән белмәвен күрсәтә», ди. Менә бу бер яклылык, дөреслектән куркулар безнең әдәбиятыбызда һәм аеруча 
драматургиядә нык урын алган булуы аның үсүенә генә түгел, еш кына очракта ярлылануына һәм түбәнәюенә дә китерде. Кайбер тәнкыйтьчеләр, бездән шул дөреслекне ачуны таләп итү урынына, аны томалау һәм сылауга чакырулары белән социалистик реализм методын аңлап җиткермәүләрен һәм куллана белмәүләрен күрсәттеләр. Бу кечкенә сәбәп түгел, иң зур сәбәп. «Правда» яза: «Ләкин хәлиткеч төп сәбәп социалистик реализм теориясенең һәм практикасының кайбер мәсьәләләрен, һәм беренче чиратта, драма әсәрләренә нигез булган төп конфликт турындагы мәсьәләне драматургларның һәм тәнкыйтьчеләрнең дөрес аңламауларында». Шулай итеп, «Правда»ның бу мәкаләсе драматургиягә генә караган мәсьәлә булмыйча,, бәлки аны ялгыш карашлар белән чуалткан тәнкыйтькә дә турыдантуры кагыла. 
ТОРМЫШНЫ ӨЙРӘНҮ ҺӘМ ӘДӘБИ ОСТАЛЫК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ Безнең совет чынбарлыгы өчен характерлы булган конфликтлар табу өчен, билгеле, безгә тормышны, анда була торган конфликтларны күрә белергә кирәк. Димәк, кешеләрне, тормышны өйрәнергә кирәк. Без бу хакта һәр җыелышта сөйлибез, язучы тормышны өйрәнү өчен командировкага китте, еллар буе производствода ятты,, өйрәнде, тормыш турында язды, дибез. Шуннан тыңлыйбыз, карыйбыз, ләкин һаман нидер җитми кебек. Ни җитми? Тормыш җитми! Ни өчен җитми?.
113 
 
Нәрсә җитми? Хезмәт процессын ялгыш чагылдырганмы? Юк. Эшнең бөтен техникасын, шартларын дөрес белеп язган, хәтта бөтен детальләренә кадәр дөрес. Иске белән яңаның көрәшен алган. Яңалыкның җиңүе дә дөрес күрсәтелгән, алган проблемасын да дөрес хәл иткән, политик куелышы да дөрес. Эш ни- дә? Конфликттамы? Алай дисәң, конфликт та бар, һәм тормышта бар конфликт алынган. Ләкин бу конфликт тамашачы өчен кызык түгел. Күрәсең, безгә тормышта булса да, теләсә нинди конфликтны алырга ярамый, безнең совет чынбарлыгы өчен характерлы булган конфликт кирәк. Шуны таба белергә кирәк. Бу инде тормышка тарихи үсеш күзлегеннән карый белү белән бәйләнгән. Димәк, язучыга тормышны карап, күреп йөрү, белү генә җитми, тарихи һәм диалектик материализм нигезеннән, философ булып, заманыбызның алдынгы кешесе булып өйрәнергә кирәк. Конфликтларның да безнең чорыбыз өчен характерлы булганы белән булмаганын аера белергә һәм тарих чылбырының бу мизгелдә төп боҗра булып торганын эләктереп ала белергә, шуны драматик конфликт итеп яза белергә кирәк. Тормышны һәм кешеләрне өйрәнү дигәннән без язучының үзенең марксизмленинизм карашы белән нык коралланган алдынгы, югары культуралы кеше булуын таләп итәбез. Бары тик шул чакта гына тормышны өйрәнү, аңлау тиешле нәтиҗә бирәчәк. Шунсыз без бүгенге коммунизм төзү чоры кешеләренең таләпләре югарылыгында аларны дулкынландыра торган пьесалар тудыра алмыйбыз. Бу — бер. Икенче яктай, драматург ул — шагыйрь, художник. Ул әле тормышны художник күзлегеннән карап та өйрәнергә тиеш. Әйтик, менә ул шәп уңышлы конфликт тапты, ул конфликтны шул килеш алып кына пьеса яза алмый. Юк. Аны сәхнә өчен махсус драма конфликты итеп язарга кирәк. Моның өчен аны сәхнә шартларында, тамаша залы өчен кызыклы Һәм җанлы итеп оештырырга кирәк. Анысы өчен драма сәнгатенең спецификасын, ягъни драматургияне белергә кирәк. Ә ул моны беләме соң? Бу нәрсә үзе бер фән. Бу фәннең нигез ташлары булып ВКП(б) Үзәк Комитетының матур әдәбият турындагы, драма театрларының репертуарын яхшырту турындагы карарларында һәм соңгы дискуссияләр уңае белән «Прав- да»да чыккан мәкаләләр торалар.                      30 В. Г. Белинский. Избранные сочинения, Огнз, 1947 ел, 189 бит. Иптәш Жданов: «Әдәбият эшенен техникасын белмичә торып, кеше рухының инженеры булып булмый» дип әйткән иде. Бу гаҗәеп дөрес фикергә иң элек драматурглар колак салырга тиешләр. Чөнки драма әсәре, ул гаҗәп күп төрле шартлылык һәм үзенә хас технологиягә бәйләнгән. Чөнки ул башка төр әдәби әсәрләр кебек уку өчен генә язылмый, ул барыннан да элек сәхнә өчен языла. Белинский: «Драматик поэзия — поэзия үсешенең югары дәрәҗәсе һәм сәнгатьнең таҗы»30 дигән, һәм без Горький- ның: «Драма — әдәбиятның иң авыр төре» дигән мәгълүм сүзләрен дә беләбез. Бу хәлләр безгә марксизм- ленинизм теориясе белән кораллану өстенә, драматургияне махсус өйрәнү бурычын да йөкли. Шуңа күрә дә «Правда» әдәби осталык һәм аны өйрәнү мәсьәләсен драматурглар алдына бөтен кискенлеге белән китереп куйды. «Геройларны хәрәкәттә итеп күрсәтә белмәү, хәрәкәтне мәгънәсез репликалар һәм күп сүзлелек белән алмаштыру, геройларның теленә, пьесаның композициясен төзүгә, аның сюжетын үстерүгә игътибарсыз карау пьесаның сыйфатында бик нык чагыла. Шуңа күрә тормыштагы каршылыкларны һәм характерларны күрсәтүдә художество осталыгын күтәрү хәзер совет драматургиясен тагы да күтәрүнең бик әһәмиятле шартына әверелә», ди «Правда». Моның өчен, билгеле, үзеңдә иҗат дәрте, иҗат кыюлыгы булырга кирәк. Драматург Вишневский, 1947 елда драматурглар семинарында ясаган чыгышында, совет драматургиясенең үсешен турыдан-туры рус классик драмасы чыганакларыннан 8 .С. Э“. № 6. 


 
күрергә теләвен әйтте, һәм ул — рус классик драмасы нәрсә белән яхшы? дигән сорауга, кыюлыгы белән дип җавап бирде. Чынлап та, рус классик драмасының жанрлар сайлау ягыннан кыюлыгын алып карау гына да җитә. Анда сатирадан трагедиягә кадәр бөтен жанрлар бар. Бездә шулаймы соң? Рус әдәбиятының аталары Пушкин, .Лермонтовлар шигырь белән язылган трагедия һәм драмалар яздылар. Бездә кайсы шагыйрьнең моңа кыюлыгы җитте? Сатира язуда Гоголь һәм Маяковскийларның иҗат кыюлыкларын күз алдына китерик. Партия безне бүген дә шундый ук кыюлыкларга чакырып тора бит. «Правда» безгә үткәндәге классик һәм совет пьесаларының иң яхшылары тормыштагы каршылыкларны кыю чагылдыра, алар кискен конфликтларга корылган икәнен күрсәтте. — «Нәкъ әнә тормыштагы каршылыкларны җиңү процессында кеше характерлары үсә һәм үзләрен күрсәтә», дип> «Правда» безгә бик әһәмиятле ачыклау кертте. Татар совет драма әсәрләрен алып карасак, аларның иң зур күпчелеге бер генә төр һәм ул да булса «пьеса» дигәнгә генә кайтып калуын күрәбез. «Пьеса» сүзе асылда драма жанрларының берсен дә аңлатмый торган иясез сүз. Ул бары «кисәк» дигән сүз булып, сәхнәдә үтәлә торган кисәкләр яки музыкадагы кисәкләр дигәнне генә аңлата торган гомуми бер сүз. 
Шуңа күрә «пьеса? ул — драма да түгел,( трагедия, комедия дә түгел, сатира, водевиль дә, берсе дә түгел. Белинский бу сүзне драма әсәре мәгънәсендә бер җирдә дә кулланмый. Без хәзер бу таралган сүзне бары тик сәхнә әсәре дигән гомуми мәгънәдә генә кулланабыз. Инде бездә шундый аермасыз, билгесез, бары тик гомумән сәхнә әсәре булган «пьеса»ларның күп булуы үзе үк драматургларның үз эшләренә җитәрлек таләпчәнлек һәм җаваплылык белән карамауларын күрсәтеп тормыймыни? Болар һәммәсе дә бездә драматургияне баетуга түгел, киресенчә, аны нясезләнде- рүгә, берьяклы гына үстерүгә, ярлыландыруга алып баралар. Без драматургияне аның бөтен жанрларында, кешелек дөньясы ирешкән барлык прогрессив художество алымнарыннан файдаланып үстерергә һәм үз тормыш таләпләребездән чыгып, дөньяда охшашы булмаган Совет культурасы югарылыгына күтәрергә тиешбез. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. «Осталыкка өйрәнергә, тырышып, нык һәм армый-талмый өйрәнергә — безнең һәрбер драматургыбыз өчен хәзер иң әһәмиятлесе әнә шул. Драматургиябезне күп төрле жанрларның барысы буенча да үстерергә» язучылар тарафыннан әле тиешенчә игътибар бирелми торган сатирик пьесалар һәм күңелле, яхшы комедияләр булдырырга кыю рәвештә керешергә кирәк».