Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАНЛЫ ЮЛ


 «Совет әдәбияты» журналына утыз яшь тулды! Ленин — Сталин милли политикасының җиңүен чагылдырган гаять күңелле һәм искә алынырлык бәйрәмнәрнең берсе бу. Утыз ел — аз вакыт түгел. Бу еллар эчендә илебезнең йөзе тамырыннан үзгәргән кебек, журнал да шул зур үзгәрешләр белән бергә үзгәрә һәм үсә килде, язучылар да җитлегә һәм ишәя бардылар. Урта гасыр кыргыйлыгыннан чыкмаган көнчыгышта, шул җөмләдән Татарстанда, Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңеп чыгуы нәтиҗәсендә социализм маягы кабынды. Бөек юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталин тарафыннан кабызылган бу социализм маягы азатлык һәм бәхет юлын, эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли булган яңа культураның барыр юлларын яктыртып торды. Социализм маягы миллионнарча хезмәт ияләрен дәүләт төзелешенә тартты, аларны иҗат эшенә алып килде, талантлары ачылуга киң мөмкинлекләр бирде. Моннан утыз ел элек, илебез бик авыр экономик хәл кичергәндә, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелгәч, татар телендә әдәби-политик журнал чыга башлады. Ул — Октябрь социалистик революциясенең беренче көннәреннән киң рәвештә үсәргә тотынган большевистик матбугатның киңәюе төсендә дөньяга килде һәм үз тирәсенә совет платформасын яклаучы язучыларны тупларга, яшь язучыларны тәрбияләргә кереште. Даһи Ленин эшче һәм крестьяннар массасының «чын бөек сәнгатькә хаклы булу»лары турында әйт* кән иде. Ленин, сәнгать — халыкныкы, диде. Сәнгатьнең «тамырлары бик тирәндә, хезмәт иясе халык массаларының калын катлавында булырга тиеш. Ул шушы массалар аңларлык һәм сөярлек булырга тиеш. Ул шушы массаларның хисләрен, фикерен һәм ихтыярын берләштерергә, аларны югары күтәрергә тиеш. Ул аларда художникларны уятырга һәм үстерергә тиеш». Ленин тарафыннан куелган бу бурычлар Советлар иленең практикасында тулысынча тормышка аштылар. Совет халыклары меңнәрчә художниклар үстерделәр, меңнәрчә талантлар социализм өчен көрәшүче массаларның хисләрен, фикерләрен һәм ихтыярларын оештыру буенча эшләделәр һәм хәзер дә коммунизмның тулы җиңүе өчен барган изге көрәштә совет халкы белән бергә алдынгы сафта баралар. Татар совет язучыларының иҗаты журнал битләрендә чагылды. Журналның тарихына күз салу — ул татар совет әдәбиятының тарихын күзәтү, андагы көрәшләрне, омтылышларны, ярсулы эзләнүләрне тикшерү дигән сүз. «Совет әдәбияты» журналы утыз ел вакыт эчендә татар совет әдәби хәрәкәтен шактый тулы чагылдырып килә. Аның һәрбер елы совет әдәбияты өчен барган көрәшнең бер чорын, бер этабын яктырта. Шуның белән бергә, анда татар совет культурасының үсеше өчен: театр, музыка, сәнгатьнең башка төрләре өчен барган көрәш тә чагыла. «Совет әдәбияты» журналы СССРда милли телләрдә чыга тор
116 
 
ган иц карт журналларның берсе санала. Партиянең карары нигезендә аның беренче саны «Безнең юл» исеме белән 1922 елның май аенда чыга башлый. 1930 елның апреленә кадәр (барлыгы 81 сан) журнал шул исемдә яши һәм 1930 елның апрель аенда, моннан соң журнал «Атака» исеме белән чыгарылачак, дигән искәрмә бирә һәм редакциянең бөтен аппараты «Атака» журналын чыгаруга керешә. В1\П(б) Үзәк Комитетының әдәби оешмаларны яңабаштан үзгәртеп кору турындагы (1932) тарихи карарыннан соң журнал «Совет әдәбияты» исеме белән чыгуында дәвам итә башлый. «Совет әдәбияты» журналы утыз ел вакыт эчендә 349 сан журнал чыгара, һәрбер санның зур бер әсәр күләмендә булуын искә алсак, елына 150 басма табакка кадәр әсәрләр мәйданга килүен күз алдына китерсәк, бу саннардан татар совет әдәби хәрәкәтен өйрәнү мөмкинлеге үз-үзеннән аңлашылыр. Журналның күләме төрле типтагы әсәрләрне бастырырга мөмкинлек бирә. Ул совет язучыларының иң яңа шигырьләрен, поэмаларын, хикәяләрен, повестьларын, драмаларын, очеркларын, романнарын, кри- тик-публицистик мәкаләләрен бастырып килә, рус классик һәм совет язучыларының, тугандаш халыклар язучыларының иң күренекле әсәрләреннән тәрҗемә үрнәкләре урнаштырып бара. Шулар белән бергә ул үзенең битләрендә иҗтимагый-поли- тик мәсьәләләрне яктырта. Татар совет әдәбияты революциягә кадәр хезмәт иткән демократик көчләр тарафыннан үстерелә башлаган кебек, журнал да шул көчләрнең актив булышлыгы белән дөньяга чыкты. Социализм өчен көрәштә һәм совет культура төзелешендә яңабаштан коралланган, чын мәгънәсендә ирекле әдәбиятны үстерү белән мавыккан демократик язучылар — совет әдәбиятының беренче үрнәкләрен бирделәр. Журнал беренче чиратта Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи һ. б. катнашы белән чыга башлады. Шушы язучылар яшь совет әдәбиятының яңа кадрларының үсүенә булышлык күрсәттеләр. Шәриф Камалның озак еллар буена журнал редколлегиясендә актив рәвештә эшләвен әйтү дә күп нәрсә сөйли. Журнал үзенең беренче адымнарыннан 
ук партия өйрәтүе буенча яшь талантларны тәрбияләргә кереште. Шул ук вакытта революциягә кадәр аз-маз язгалап килгән II. Исәнбәт, М. Гали, X. Садри, X. Кәрим кебек язучыларны да үз тирәсенә җыйды һәм аларның иҗади үсешенә яңа юллар күрсәтте. «Совет әдәбияты» журналы үзенең яшәү дәверендә эшче-крестьян массасы арасыннан уянып чыккан художникларны тәрбияләүгә бик нык игътибар бирде. Дистәләрчә язучылар аның битләрендә беренче әсәрләрен күрделәр, бик күп яшьләр иҗат юнәлеше алдылар, әдәби осталыкка өйрәнә башладылар. Журналның яшьләрне үстерүдәге ролен күз алдына китереп, Һади Такташ анын эшен иң җылы сүзләр белән искә алды, журнал мине үстерде, ул минем үсү бишегем иде, аның бәйрәме минем һәм күпләрнең якты бәйрәме, дип язды. Һади Такташ белән бергә журналга Кави Нәҗми, Мәхмүт Максуд, Афзал Шамов кебек яшь көчләр күтәрелеп чыктылар һәм алар журналның утыз еллык юлын бергә уздылар, аның эшендә актив катнашып килделәр. Партиянең әдәбият-матбугат өлкәсендәге карарлары, Ленин һәм Сталинның әдәбият-сонгать һәм культура турындагы даһи өйрәтүләре, большевистик тәнкыйть — болар барысы да яшь татар совет язучыларына большевистик идеяләр белән коралланырга, совет әдәбияты өчен көрәшүче булып чыныгырга ярдәм иттеләр. Марксизм-ленинизм тәгълиматы яктылыгында яшь татар совет язучылары социализм идеяләрен художество чаралары ярдәмендә гәүдәләндерү осталыгына өйрәнделәр. Кутуй сүзләре белән әйткәндә, журнал язучылар өчен әдәбият кафедрасы булды. Г. Кутуй, башкалар кебек үк, үзенең дә шушы журнал күпере аша матбугатка беренче тал
117 
 
кыр килеп керүен тирән хөрмәт белән искә алып, «сәлам сиңа, әдәбият кафедрасы!» дип язган иде. Чыннан да журнал әдәбият кафедрасына әверелде. Ул татар совет әдәбиятын партия күрсәткән юлдан алып барып, аның гомуми совет әдәбиятының алдынгы отрядларыннан берсе булып җитлегүенә ярдәм итте. Н. Баян, Ә. Фәйзи, М. Әмир, Ш. ЛАаннур, Ә. Исхак, С. Баттал, Ф. Хөсни, И. Гази, Ф. Кәрим, Г. Бә- шир, Ә. Ерикәй, Т. Гыйззәт, Р. Ишморат, X. Усмаи, Ә. Еники, Г. Галиев, Г. Иделле, X. Җәмил, X. Хәйри, С. Хәкимов, Г. Халит, Г. Хуҗи, Г. Гобәй, Р. Ильяс, Ш. Мөдәррис, М. Садри, А. Әхмәт, Г. Әпсәләмов, С. Әдһәмова, А. Гомәр, Ә. Юнус, А. Расих, И. Арсланов, Ә. Давыдов, 3. Нури, Г. Иасрый, С. Сабиров һ. б. язучылар журналның актив көчләре булып укучыларга танылдылар. Бу язучылар совет әдәбиятының идея сафлыгы, художество югарылыгы өчен барган көрәштә үсә һәм тәрбияләнә килделәр, буржуаз идеология йогынтысына каршы көрәштә, формализмга, идеясезлеккә, милләтчелек калдыкларына каршы көрәштә чыныга бардылар. Журнал 20 нче елларда үзенең беренче практик адымын яңа темалар, яңа геройлар белән башлады. Ул чакта Кави Нәҗми, Афзал Шамов, Мәхмүт Максуд хикәяләре белән гражданнар сугышы һәм аның көрәшчеләре гәүдәләнделәр. Яңа геройлар, яңа кешеләр — аларның искене җимерүдәге һәм яңаны төзүдәге эшчәнлекләре торган саен журналда зуррак урын ала бардылар. Шул ук вакытта журнал милләтчеләргә каршы, милли чикләнүчән- леккә каршы, формализм һәм натурализмга каршы, идеясезлек күренешләренә, эстетлыкка каршы көрәшеп килде, һ. Такташ, К. Нәҗми, Г. Кутуй, А. Шамов, М. Максуд һ. б. публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләрендә бу көрәш ачык чагыла. Шуның белән бергә, журнал үзенең тирәсенә сырышкан милләтче, буржуаз идеологияләрне яклаучы төрле тип язучыларны кысрыклап чыгара барып, татар совет әдәбиятының үсеш юлындагы чүпләрне әрчеде. Журналда бу һ. Такташның «Син дошманым минем», К. Нәҗминең «Зәңгәр сукмак» кебек шигырь, хикәяләрендә дә ачык чагылды. Төрле чирүләрдән арына бару нәтиҗәсендә, журнал рус язучылары иҗатына торган саен игътибарны көчәйтте 
һәм язучыларга бөек рус әдәбияты үрнәгендә үсәргә булышты. Бөек борылыш елларында журнал татар совет әдәбиятының тарихында күренекле урын алган әсәрләр бастырды, һ. Такташның «Мо- камай», «Алсу» һәм «Киләчәккә хатлар» кебек поэмалары, К. Нәҗминең повестьлары, Н. Баянның «Яңгырлы төн» поэмасы шундыйлардан иде. Сталинчыл бишьеллыклар чәчәк аткан вакытта Л1ирсәй Әмирнең «Агыйдел» повесте, Ф. Кәримнең «7 нче мич» поэмасы, Ә. Фәйзинең «Дала һәм кеше» поэмасы, И. Газиның «Бригадир кыз» повесте, Ш. Маннурның «Гайҗан бабай» поэмасы басылып чыктылар һәм татар совет әдәбиятын җанландырган әсәрләр булып танылдылар. Журналда илне саклау, сизгерлекне көчәйтүгә багышланган бик күп әсәрләр урын алдылар. Ә. Ерикәй җырларын, С. Хәким, Ә. Исхак шигырьләрен күрсәтергә мөмкин. Шулар арасында гражданнар сугышын яктыртуга багышланган һәм ул сугышның — социалистик ватан өчен барган сугыш икәнен күрсәткән, эчке контрреволюциягә һәм чит ил империалистларының тыкшынуларына каршы юнәлгәнлеген җанландырган «Сиваш» (Г. Бәширов) повесте зур урын тота. Ерак Көнчыгыштагы япон милитаристларының провокацияләрен фаш итә торган Ф. Кәримнең «Аникин» поэмасы да шул чорда басылды. Фашизмга каршы көрәш шушы темага бик нык бәйләнгән хәлдә җәелдерелде. Ш. Маннур, II. Баян, Ә. Исхак, М. Садри һ. б. шагыйрьләр көрәш ялкыны белән сугарылган әсәрләр бирделәр. Ә Исхакның «Геройның үлеме» исемле поэмасы Испаниядәге интернациональ бригаданың франкистларга каршы героик көрәшен чагылдыра иде.  
118 
 
Сталпнчыл бишьеллыклар белән бергә татар совет әдәбиятында эшчеләр образы, алдынгы производство кешеләре җанландылар. М. Сөндекленең Донбасс очерклары, II. Туктар очерклары, Ф. Кәрим поэмасы, II. Газиның «Бригадир кыз» повесте, Ш. Камалның «Томан арты» драмасы, X. Җәмилнең «Гудок» драмасы һ. б. мәйданга килде. Сталин Конституциясенә багышланган, совет патриотизмы турында горурлык һәм шатлык хисе белән тулы йөзләрчә әсәрләр язылды. Г. Кутуй совет строен, совет демократиясен мактап, совет шартларында кешенең мораль-политик югарылыкка ирешүенә дан сөйләп, тирәннән дулкынланып, үзенең «Тапшырылмаган хатлар» исемле повестен бастырды. Болардан тыш та башка тагын бик күп әсәрләрне, халыкның йөрәгенә кереп утырган җырлар, шигырьләрне, сәхнәләрдә шаулап барган драмаларны искә алырга мөмкин. ‘Алар һәркайсы татар совет язучыларының иҗат мөмкинлекләре турында, талантлары үсә баруы турында сөйлиләр. Билгеле, бу уңышларның барысы өчен дә татар совет әдәбияты һәм аның журналы бөек большевиклар партиясенә бурычлы. Ленин — Сталин партиясе һәрбер этапта үзенең юнәлеш бирүче карарларын чыгарып торды. Язучыларга коммунистик тәрбия бирү принцибыннан чыгып, партия үзенең көндәлек эшендә совет әдәбияты өчен чит булган буржуаз декадент агымнарга каршы, идеясезлек һәм аполитизмга каршы рәхимсез көрәш оештырып килде. Партиянең көндәлек ярдәме белән журнал интернационализм идеяләрен, халыклар дуслыгы идеяләрен пропагандалады; шул ук вакытта милләтчелек күренешләренең төрле формаларына каршы, милли чикләнүчәнлеккә каршы көрәш алып барды. Совет әдәбиятының сафлыгы өчен көрәштә партиянең карарлары, Ленин һәм Сталин иптәшләрнең культура, әдәбиятсәнгать мәсьәләләренә карата язган хезмәтләре, язучыларга язган хатлары искиткеч зур роль уйнадылар. Журнал РКП(б) Үзәк Комитетының матур әдәбият өлкәсендә партия политикасы турындагы 1925 елгы резолюциясен. ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәби оешмаларны яңабаштан кору турындагы 1932 елгы 23 апрель карарын, «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы 1946 
елгы 14 август карарын, драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турындагы 1946 елның 26 август карарын, «Зур тормыш» кинофильмы турындагы 1946 елның 4 сентябрь карарыи, Мураделиның «Бөек дуслык» операсы турындагы 1948 елның 10 февраль карарын һәм партия Үзәк органында чыккан редакцион мәкаләләрне бастырып чыгарды. Иптәш Сталинның һәрбер чыгышы иҗат көчләрендә яңа дәрт, яңа рухлану тудыра. Бөек юлбашчыбызның өйрәтүләренә таянып, язучылар яна әсәрләр иҗат итәләр, яна казанышларга ирешәләр. «Совет әдәбияты» журналы иптәш Сталинның ВКП(б) ның XVIII съездында сөйләгән докладын, Бөек Ватан сугышы елларында сөйләгән докладларын, чыгышларын, приказларын бастырып килде. Бу даһи хезмәтләр барлык совет халыкларын бөек идеяләр белән коралландырдылар. 1950 елда иптәш Сталинның тел белеме турындагы даһи хезмәтләре басылып чыкты. Бу хезмәт тел белеме өлкәсендә эшләүчеләрнең марксизмны бозуларына каты удар ясау белән бергә марксизмны алга үстерде, совет Фәне үсешендә яна чор башлады. Илебезнең идеология тормышындагы барлык тармаклары бу даһи хезмәттән яңа идеяләр белән сугарылдылар. Иптәш Сталин 1932 елда социалистик реализм методы турындагы формуланы әйткән иде. Шул вакыттан алып, «Совет әдәбияты» журналы бу формуланың мәгънәсен ачыклый торган бик күп хезмәтләр бастырды. Иптәш А. Ждановның язучыларның I Бөтенсоюз съездындагы чыгышы, «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы доклады. М. Горькийның доклад һәм мәкаләләре, «Большевик» журналыннан
119 
 
тәрҗемә ителгән мәкаләләр, А. Фадеев һ. б. рус язучыларының теоретик хезмәтләре шундыйлардан иде. Бөек Ватан сугышы елларында «Совет әдәбияты» журналы үзенең патриотик бурычын намус белән үтәп килде. Типографиядәге авырлыкларга һәм төп язышучыларының төрле фронтларда булуларына да карамастан, ул, бер номерны да төшереп калдырмыйча, чыгуында дәвам итте. Совет халыкларының батырлыклары, фидакарь хезмәтләре, патриотик хисләре турында очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, шигырьләр, поэмалар бастырып килде. Г. Бәширов, К. Нәҗми, А. Шамов, И. Гази, Ә. Ерикәй, Г. Иделле, Ф. Хөсни, Г. Галеев, Г. Әпсәләмов, X. Усман, Г. Насрый, Ш. Мөдәррис, А. Әхмәт, Г. Кутуй, һ. б. ларның—Советлар Союзы Герое исеме алган яки фронтта каһарманлык күрсәткән ялкынлы патриотлар турындагы әдәби очерклары һәм хикәяләре, публицистик чыгышлары, Ә. Фәйзи, Н. Баян, Ш. Маннур, Ә. Исхак, Г. Хуҗи, Ә. Юнус, М. Садри, С. Хәким, С. Баттал, Н. Арсланов һ. б. шигырь һәм поэмалары, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, М. Әмир, Р. Ишморат һ. б. пьесалары укучыларда дәрт һәм батырлык хисләре уяталар, җиңүгә ышанычны көчәйтәләр, дошманга каршы нәфрәт белән коралландыралар иде. Шулар аркасында фронтта һәм тылда «Совет әдәбияты» гаять зур популярлык казанды. Журналның әһәмиятен искә алып, аның тәрбияви эшенә тиешле бәя биреп, ВКП(б) Үзәк Комитеты 1943 елда аның тиражын өч тапкыр үстерергә рөхсәт итте, һәм «Совет әдәбияты» журналы барлык фронтларда үзенең укучыларын тапты. Сугыш елларында командирлар һәм политра- ботииклар редакциягә җибәргән хатларында, журналның татар сугышчыларының рухи юлдашы булып әверелүе турында яздылар. Лейтенант Усманов, журнал татар сугышчыларын дошманга каршы атакага күтәрә, дип язды. Карелия фронтыннан килгән хатта: «Совет әдәбияты» журналы килгән көн бәйрәм була. Ул Карелия фронтының барлык частьларын әйләнеп чыга, Баренц диңгезе буйлап йөри, аннан Көньяк фронттагы дусларга китә»—дип белдерелә. Ерак Көнчыгыш Армиядән дә шул турыда язалар иде. Журналда басылган «Фронтовик татарларга татар халкының хаты»— 
фронтта һәм тылда гаять зур патриотик кузгалыш көчәйтте. Фронтовиклар аны туган илнең, ата-анала- рының, хатын һәм балаларының изге теләкләре чагылган наказлары дип кабул иттеләр. Бу хатка җавап рәвешендә барлык фронтлардан хатлар яуды. Ул хатларда батыр көрәшчеләр дошманга каршы ябырылулары, яңадан-яңа позицияләрне яулап алулары турында яздылар. 
Булган уңышлар өчен журнал рус әдәбиятына, рус язучыларының туганнарча булышлыгына да бурычлы. А. М. Горький татар совет әдәбиятының үсеше өчен бик күп көч куйды, ул татар язучыларының остазы, киңәшчесе булды. Горький традицияләре хәзер дә дәвам итә һәм татар язучылары, аларның органы булган «Совет әдәбияты» журналы рус язучыларының туганнарча ярдәмен, булышлыгын, иҗади дуслыгын сизеп торалар. Социалистик реализм методы турында һәм әдә- бият-сәнгать проблемаларына багышланган теоретик хезмәтләрнең күбесе рус язучыларының көче белән эшләнә һәм журнал шул хезмәтләрдән файдаланып килә. Журналда А. Пушкин, М. Лермонтов, Н. Гоголь, В. Белинский, И. Тургенев, Л. Толстой, А. Чехов, М. Горький, В. Маяковский, М. Шолохов, А. Фадеев әсәрләре киң урын алып килделәр. Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы чорда рус совет язучыларының хезмәтләре аеруча киң урын алдылар. Билгеле, журналда басылган әсәрләр барысы да бердәй үк кыйммәткә ия булган, бер үк дәрәҗәдә' югары художестволы итеп эшләнгән әсәрләр түгел. Журналга җитлекмәгән, ашыгыч эшләнгән, тормышны бозып күрсәтә торган әсәрләр дә, хата фикерләр күтәргән мәкаләләр дә үтеп керделәр.  
120 
 
Кайбер тарихчылар һәм әдәбиятчылар «Идегәй» эпосы белән мавыгып йөргәндә, журнал аларга шул ханнар-феодаллар эпосын популярлаштыру өчен трибуна бирде. Бу гаять зур политик хата иде. Милләтчелек характерындагы мондый хатаны ВКП(б) Үзәк Комитеты кискен рәвештә тәнкыйть итте һәм «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологик эшләрнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы 1944 ел 9 августта чыгарган тарихи карарында тарихчыларның һәм әдәбиятчыларның хаталарын төзәтү юлларын күрсәтте, иҗат программасы бирде. Бөек Ватан сугышыннан соң да журналның хаталары һәм кимчелекләре күп булды. Совет җәмәгатьчелеге, большевистик тәнкыйть аларны күрсәтеп тора. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты 1947 елда журналның эше турында махсус карар кабул итте һәм журналдагы кимчелекләрне, хаталарны төзәтү юлларын күрсәтте. 1948 елда ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты бюросы, VIII класс әдәбият дәреслеге буенча карар кабул итеп, бу дәреслектәге буржуаз объективизм характерындагы хаталарны күрсәтеп, мәгърифәтчелек һәм җәдитчелек хәрәкәтләренә карата большевистик бәя биреп киткән иде. Шушы карар яктылыгында журнал битләрендә әдәби мирас буенча да, урта мәктәпләр һәм ВУЗлар өчен язылган дәреслекләргә карата да, аерым алганда, мәгърифәтчелек хәрәкәтен яктыртуга багышлап та мәкаләләр урнаштырырга мөмкин иде. Ләкин журнал мондый мәкаләләрне оештыра алмады. Алай гына да түгел, ул үзе нәкъ шул мәсьәләләрдә тупас хата ясады: 1950 елда Г. Халит иптәшнең җәдитчелек хәрәкәтенә ялгыш бәя бирә торган мәкаләсен* бастырып чыгарды. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты бюросы быел яңадан VIII класс әдәбият дәреслеге турында махсус карар кабул итте. Шушы карар нигезендә журналга: мәгърифәтчелек турында, әдәби мирас турында гыйльми мәкаләләр оештыру бурычы йөкләнә. В1\П(б) Үзәк Комитеты «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы тарихи карарында: журналның «халык интересларыннан башка, дәүләт интересларыннан башка бүтән һичнинди интереслары юк һәм булуы мөмкин түгел», диде. 
ВКП (б) Үзәк Комитетының әдәби- ятсәнгать мәсьәләләренә карата чыгарган тарихи карарлары журнал каршына бик зур һәм мактаулы бурычлар йөкләде. Сугыштан соңгы сталиичыл бишьеллык планны тормышка ашыру, хуҗалыкны торгызу һәм аны коммунизмга күчү өчен җайлап кору эшенә керешкән совет халыкларының фидакарь хезмәтләрен, бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәш алып баруларын яктыртып барырга кирәк иде. Дөньяда тиңе булмаган батырлык күрсәткән совет кешесенең соклангыч сыйфатларын, мораль өстенлекләрен чагылдыру иң мөһим бурычларның берсе булып әверелде. Шуңа күрә идеология эшенең принципиаль большевистик югарылыкта торуы өчен көрәш бурычы, һәртөрле либеральлек, идеясезлек күренешләренә, черек буржуаз культурага баш июләргә, милли чикләнүчәнлеккә, обывательлеккә каршы рәхимсез көрәш алып бару бурычы килеп басты. Журнал В1\П(б) Үзәк Комитетының тарихи карарларын тормышка ашыру буенча эшләргә һәм шул юлда язучыларның көчен тупларга кереште. Журнал совет кешеләрен Ватанга бирелгәнлек рухында тәрбияли торган, коммунизмның җиңүенә ышанычны көчәйтә торган, бөек партиягә, Ленин — Сталин идеяләренә мәхәббәт үстергән әсәрләргә киң урын бирә. Журналда совет кешеләренең иң күркәм сыйфатларын чагылдыра торган, аның рухи, мораль өстенлеген гәүдәләндерә торган, батырлык һәм зирәклеген җырлый торган әсәрләр басыла. Илебездә барган бөек төзелешләр турында, колхоз, совхоз кырларындагы фидакарь хезмәтнең матур җимешләре турында, производствоның алдынгы кешеләре турында әдәбиятның һәрбер жанры игътибар итәргә тиеш. Журнал тынычлык өчен
121 
 
көрәшүне үзенең изге бурычы дип саный; чит илнең черегән идеологиясен фаш итә, аңа каршы көрәшә, сугыш уты кабызучы агрессорларның, англо-америка фашистларының канлы йөзләрен ачып күрсәтә торган әсәрләрне урнаштыра. Журнал рус совет язучыларының, тугандаш республика язучыларының һәм халык демократиясе илләре язучыларының иң күренекле әсәрләрен биреп бара. Соңгы елларда журнал үзенең эшен шул юнәлештә алып барды. Бу зур бурычларны үтәү өчен киң күләмле әсәрләр кирәк иде һәм журнал сугышка кадәр киң полотнолы әсәрләрдән бары өзекләр бирү белән чикләнсә, хәзер инде романнар бастыруны алдына куйды. Шуңа күрә журналны укучылар Сталин премияләре белән бүләкләнгән иң яхшы әсәрләрне ана телендә укып барырга мөмкинлек таптылар. Соңгы елларда «Совет әдәбияты» журналында Гомәр Бәшировның «Намус» романы, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы басылды һәм бу ике роман Сталин премияләре белән бүләкләнделәр. Бу романнардан тыш журнал укучыларына Ибраһим Газиның өч әсәре тәкъдим ителде, аның «Без әле очрашырбыз», «Онытылмас еллар» һәм «Алмагачлар чәчәк ата» исемле әсәрләре басылды. Г. Әпсәләмов «Алтын йолдыз» һәм «Газинур» романнарын бирде. Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы, Фатих Хөснинең «Җәй башы» повесте һ. б. проза әсәрләре журналда күренекле урын алдылар. Ләкин татар совет әдәбиятының соңгы еллар эчендәге уңышлары бу әсәрләр белән генә чикләнми һәм журнал барлык жанрлар буенча иң яхшы үрнәкләрне бирә барды. С. Хәким, Ш. Маннур, Ә. Исхак, Г. Хуҗи, С. Баттал, М. Садри, Н. Арсланов, Ш. Мөдәррис, Ә. Давыдов, Г. Латыйп, һ. б. ларның поэма һәм шигырьләре, Ы. Исәнбәт, Т. Гыйззәт, Р. Ишморат, Г. Насрый һ. б. драмалары шундыйлардан иде. «Совет әдәбияты» журналы яшь язучылар белән системалы рәвештә эш алып бара һәм бу бик табигый да. Яшьләр турында кайгырту — ул журналның киләчәге турында кайгырту дигән сүз. Шуңа күрә журнал битләрендә яңа исемнәр әле- дән-әле күренә торалар. Соңгы елларда С. Сабиров, Л. Ихсанова, М. Хөсәен, М. Хәсәнов, Ф. Басый- ров, 3. Мансур, Ә. Давыдов, И. Гал- ләмов, И. 
Нуруллин кебек яшьләр журнал битләрендә шактый активлык күрсәтеп киләләр. Сталин премиясе белән бүләкләнгән әсәрләрдән Б. Полевойның «Чын кеше» исемле повесте, Г. Гу- лианың «Сакенда яз» повесте, В. Панованың «Якты яр», А. Муса- товның «Бәхет орлыклары» романнары тулы килеш басылдылар. Бо- лардаи башка тынычлык өчен көрәшүче Ю. Фучик, П. Неруда, Н. Хикмәт һ. б. демократ язучыларның, Кытай һ. б. демократик илләрдәге язучыларның әсәрләре урнаштырылды. Журнал үзенең эшендә күп кенә кыенлыкларга очрый. Соңгы елларда кечкенә күләмле хикәяләр бик сирәк күренә башладылар. Бу өлкәдә активлык күрсәтеп килгән Ф. Хөсни, Г. Галиев кебек язучылар темпларын шактый төшерделәр, редакциянең бу өлкәдә оештыру эше йомшак булды. Журналдагы тән- кыйтьбиблиография бүлегенең йомшаклыгы, җитди проблемалар күтәргән, әдәби процессны тирәннән анализлап, зур гомумиләштерүләр ясаган мәкаләләрнең юк дәрәҗәсендә булуы хаклы рәвештә тәнкыйть ителә. Бу юлда әле журналның бик нык эшлисе бар. Югарыда күрелгәнчә, журнал үзенең эчтәлеген илебездә барган гаять зур үзгәрешләр һәм төзелешләр белән бергә үзгәртә, төрләндерә килде. Хәзер совет халыклары коммунизмның гигант төзелешләрендә могҗизалар күрсәткән бер чорда, республикабыз аграр илдән алдынгы индустрия иле булып әверелгәндә, нефть промышленносте республикасы булып үсеп барганда, алдынгы эшче образын күрсәтү, культуралы, техниканы авызлыклаган эшче-новатор образын җанландыру төп бурыч булып
122 
 
кала. Моңа кадәр бу өлкәдәге эш башлангыч хәлендә иде. Чын-чын- нан җәелеп эшләрлек тема бу. Бу темада иксезчиксез конфликтлар, иҗат эзләнүе, ярсулар, фантазия, ярыш һ. б. күренешләр үзләренең художникларын көтеп яталар. Бөек Сталин җитәкчелегендә ашкынып коммунизм төзүче совет эшчесенең бай рухи дөньясын бөтен катлаулы- лыгы белән сурәтлисе, аның монолит образын җанландырасы бар әле. Халык хуҗалыгының үзәк мәсьәләләрен, тормышның үзәк проблемаларын, әйдәүче проблемаларын яктыртканда алдынгы эшче образын читләтеп узу мөмкин түгел! Большевиклар партиясе тарафыннан утыз ел буе журнал битләрендә тәрбияләнеп, үстерелеп килгән татар совет язучылары инде мондый темаларны яктырту өчен җитлектеләр. Журнал үзенең эшен алда шул юнәлештә алып барырга тиеш. Без үзебезнең искиткеч бөек чорыбызга тиң әсәрләр бирергә тиешбез. Безнең чор—иҗат фантазиясенә киң канатлар куйган чор. Безнең чор — Сталин чоры, геро- ик чор, кешенең иҗат көче могҗизалар күрсәткән чор, кыюлыкның чиген белмәгән планнар тормышка аша торган чор! Бөек Сталин җитәкчелегендә коммунизмга баручы совет халыкларының героик хезмәте белән безнең киң Ватаныбызда ниләр генә эшләнми, ниләр генә үзгәртелми. Совет кешесенең иркенә табигать буйсына, бөек елгалар агымнарын икенче юлга боралар, диңгезләр тоташа. Совет кешесенә яңа дворецлар салына, әкияттә дә сурәтләнмәгән гигант машиналар эшли. Барысы да тормыш өчен, яшәү өчен! Кешенең бәхете, шатлыгы ташып торсын өчен! Никадәр гаделлек, нинди бөек гуманизм, кешелекнең якты киләчәген чиксез сөюдән туган нинди изге хисләр монда! Ә шул вакытта Аме- рика-Англия сугыш чукмарлары бөтен дөньяны канга батырырга маташалар. Анда кешенең иҗат көчен үстерү түгел, үтерү бара, империалистлар кешене ихтыярын югалткан кол итәргә, ирекле фикер йөртүдән туктатырга, бары тик кеше үтерүдән генә тәм табучы ерткычка әверелдерергә тырышалар. Алар бөтен дөньяны коллыкка төшерергә, кыр- гыйлыквәхшилек караңгылыгына батырырга 
маташалар. Шул максат белән Америка фашистлары Кореяда сугыш уты кабызып җибәрделәр. Империалистлар бер селтәнүдә ирекле Корея халкын җиңәргә уйлаганнар иде. Ләкин эш алар уйлаганча барып чыкмады. Тынычлык сөюче, демократия һәм гаделлек яклы кешеләр бөтен илләрдән күтәрелеп чыктылар, үзләренең сугыш теләмәүләрен ойттеләр. Тынычлык өчен көрәш хәрәкәте канлы империализмның теләкләренә аркылы килде. Хәзер кешелек дөньясының барлык прогрессив көчләре ярдәменнән мәхрүм булган Америка империалистлары төрле хәшәрәт бактерияләргә таяналар. Корея һәм Кытай халыкларын чума, холера һ. б. кабахәт авырулар белән үтереп бетерергә исәп тоталар. Ләкин тынычлык лагере көчле һәм көннән көн үсә, ныгый бара. Аны җиңү мөмкин түгел. Безнең журнал тынычлык өчен изге көрәш байрагы астында бара. Ул ике лагерьга аерылган дөнья турында, коммунизм төзелешләре батырлары турында ялкынлы шигырьләр, хикәяләр, публицистик әсәрләр бастыра. Америка ’ фашистларының ерткычлыгын фаш итә, аларның черек идеологияләренә каршы, космополитизмга каршы көрәшә. Журнал каршында зур бурычлар тора. Иптәш И. В. Сталинның «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» турындагы даһи хезмәтләре яктылыгында әдәбият-сәнгать өлкәсендәге проблемаларны хәл итү алда тора, аерым алганда, социалистик реализм, халыкчанлык, культура мирасы, әдәби тел чаралары, художество осталыгы, социалистик эстетика һ. б. бик күп мәсьәләләр турында журналдан җитди эшчәнлек сорала. Хәзергә бу өлкәдәге эшләр бик сыек әле. Бу зур бурычларны журнал бары тик барлык язучыларның актив ярдәмнәре белән генә, гыйльми эшчеләрнең, яшь талантларның, совет интеллигенция
123 
 
сенең журнал эшенә актив катнашулары белән генә башкарып чыга ала. Уңышның тәэмин ителүе барлык иҗат көчләрен ВКП(б) Үзәк Комитеты карарларында куелган бурычлар тирәсенә туплый алудан тора. Журналның уңышы — язучының уңышы. Язучының иҗат активлыгы — журналның сугышчан ролен үстерү дигән сүз. Утыз ел эчендә журнал татар совет әдәбияты, совет язучылары белән бергә данлы юл узды. Ул үзенең өстенә төшкән бурычларны моннан соң да намус белән башкарып килер, чөнки аның эшен бөек партия җитәкли, барыр юлын Ленин — Сталин идеяләре яктыртып тора. Ул партия күрсәтүләрен, «совет кешеләрен һәм бигрәк тә яшьләрне тәрбияләү эшендә 
безнең журналларыбыз совет дәүләтенең куәтле коралы булуын һәм шуңа күрә совет строеның тормыш нигезен тәшкил иткән нәрсәне — аның политикасын эштә кулланма итеп алырга тиешлекне» истә тота. Ленин — Сталин партиясенең зирәк җитәкчелеге астында, «Совет әдәбияты» журналы алдагы вакытта да политик үткенлеген, совет идеологиясенең сафлыгы өчен, художество югарылыгы өчен сугышчанлы- гын һәм эшчәнлеген тагын да көчәйтер! Безне моңа совет халкының коммунизм төзүдәге уңышлары, Ленин — Сталин партиясенең аталарча кайгыртучанлыгы, бөек юлбашчыбыз И. В. Сталинның даһи хезмәтләре рухландырып тора.