Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗЕШЧӘН ТҮГӘРӘКЛӘР ӨЧЕН ЯНА ПЬЕСАЛАР


Үзешчән сәнгать түгәрәкләренең югары художестволы әсәрләргә булган зур ихтыяҗларын искә алып, аларның репертуарын тирән эчтәлекле, югары художестволы пьесаларга баету максаты белән, Татгос- издат аерым җыентыклар чыгаруны оештырды. Менә безнең алда шундый пьесалар җыентыгының икенче китабы Сталин премиясе лауреаты А. Корнейчукның җыентыкта урнаштырылган «Балан куаклыгы» һәм Г. Мдиваниның «Кем гаепле» комедиясе, Тхай Дян Чунның «Аяз таң илендә» драмасы үзешчән сәнгать түгәрәкләренең репертуарын көннең кадагына суга торган пьесалар белән тагы да баетачак. Пьесалар әдәби эшләнешләре ягыннан төрле югарылыкта торалар. Ләкин аларның барысын да уртак бер момент берләштерә: вакыйга кайда гына бармасын, Украинаның гади бер колхозындамы, Москвадагы аяк киеме фабрикасындамы, яки Кореяның 38 нче параллельнең көньягындамы— һәр пьесадан бүгенге көннең кайнар сулышы, бүгенге көн кеше-ләренең йөрәк тибешләре ишетелә. Әсәр үзәгенә салынган проблемаларны һәр драматург үз алымнары, үз стиле белән, ләкин нигездә бертөрле хәл иткән: искелек үлә, җимерелә, ә яңалык, туып кына килүенә карамастан, барыбер җиңә, ба-рыбер җиңәчәк. Чөнки тормыш законы, тормыш дөреслеге шулай. Шуңа күрә дә китаптагы пьесалар
1 Үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен пьесалар. Икенче китап. Редакторы И. Тукта- ров. Татгосиздат, 1952 ел, 200 бит, бәясе 2 сум 85 тиен.
яшәү рухы, тормыш җылылыгы белән сугарылганнар.
«Правда» газетасы үзенең «Дра-матургиянең артта калуын бетерергә» дигән мәкаләсендә: «Художник өчен тормыш хакыйкатеннән куркудан, тормыштагы каршылыкларны сурәтләргә теләмәүдән дә зур гөнаһ юк. Тормышны аның революцион үсешендә дөрес итеп күрсәтү —социалистик реализм сәнгатенең беренче бурычы», дип язды һәм «совет драматургиясенең көче — аның тормыш хакыйкатендә» булуын тагын да бер мәртәбә драматургларның исләренә төшерде. «Конфликтсыз драмалар» дигән теориянең зарарлы икәнен фаш итеп, «Правда» драма-тургиянең тормыш конфликтларын күрсәтергә тиешлегенә басым ясады. «Правда» совет драматургларын совет кешесенең рухи байлыкларын, аның характерындагы матур сыйфатларны чагылдырырга, ә кеше аңында яши торган капитализм калдыкларын рәхимсез кыйнарга, совет җәмгыятенең үсүенә комачаулаган кире тенденцияләрне, әшәкелекне һәм артталыкны, коммунистик мораль рамкасына сыймаган барлык күренешләрне фаш итәргә чакырды.
Җыентыкта урнаштырылган пье-саларда тормыш, «Правда» таләп иткәнчә, дөрес яктыртылышта, капма-каршылыклар көрәшендә бирелә. Авторлар тормышта очрый торган конфликтларны читләтеп үтмәгәннәр, ә шул конфликтларга якынрак барырга, эченә үтеп керергә омтылганнар.
Украин совет язучысы А. Корней-чукның «Балан куаклыгы» комедиясе бу яктан бик харакдерлы.
117
Автор бүгенге колхоз авылын, аның гүзәл кешеләрен сурәтләү, колхоз авылының ныклы адымнар белән коммунизмга баруын күрсәтү белән бергә кешеләрнең аңындагы капитализм калдыкларын да камчылый.
Авыл соклангыч матур табигать кочагына урнашкан. Яңа килеп төшкән язучы Батура да, художник Верба да башта авылның табигый матурлыгына сокланалар. Хәтта Батура, шаяртып, дустының авылда бөтенләйгә торып калуыннан куркуы турында әйтеп куя. Батураның сизенүе дөрес булып чыга. Ләкин художник Верба биредә табигать м ату р л ы гы н а к ы з ы гу аркасында гына калмый. Аның авылда төпләнергә уйлавы шул нәфислекне тудырган авыл кешеләренең матурлыгын, рухи байлыгын күрү белән бәйләнгән. Тормышны тирәнтен белмәве Вербаның баштагы картиналарында әле ачык чагыла. Бер кеч-кенә мисал: Верба диңгез кебек җәелгән бодай басуы эчендә торган бер алдынгы бригадирның рәсемен төшерә, һәм бодайны күк чәчәкләр белән бизәп куя. Янәсе, матур була. Тормышны өйрәнү, тормыштан өйрәнү соңыннан Вербаның күп нәрсәләргә карашын тирәнәйтә, чын матурлыкны танырга һәм аны рәсемдә дөрес гәүдәләндерергә ярдәм итә. Верба авылда яңа мәктәп үтә. Без аның һәр көн үсә барганын күрәбез.
Язучы Батура да үз китабына ма-териалны кайнап торган тормыш эченнән җыйный. Севастополь матрослары турындагы китабы да, үз күзе белән күреп, чынбарлыктан алып язылган. Батура үзе бу турыда болай ди: «Миндә хәзер шулка-дәр материал. Бу килү миңа күп нәрсә бирде. Мин биредә бер җирдә дә укып белергә мөмкин булмаган- нарны белдем. Сезнең кешеләрегез бик әйбәтләр... Бик яхшылар...»
А. Корнейчук Батура образы аша тормыш эчендә, үз геройлары арасында яшәгән, тормышны тирәнтен өйрәнүче, халык белән аерылгысыз бәйләнгән совет язучысының типик? образын тудырган.
«Балан куа к л ы гы » колхоз ы н д а чыннан да бик әйбәт, бик матур кешеләр яши. Менә үз эшенә җаны- тәне белән бирелгән авыл советы председателе Наталья Ковшик. Ул вакыты белән бик усал да кылана, вакыт-вакыт тузынып та ала. Ләкин алар берсе дә аны ямьсезләмиләр, киресенчә, матурлый төшәләр. Чөнки ул халык өчен тырыша, аның үткен, ачы теле белән кеше йөрәген чеметеп алуы да хезмәткә һәм кешеләргә карата начар мөгамәләдә булучыларга каршы юнәлдерелгән. Шул ук вакытта Наталья киң күңелле ана да. Батура сүзе белән әйткәндә, ул чыннан да «саф алтын». Шуңа күрә дә Батура авыл советы секретаре, «җирле шагыйрь» Кан- дыбага, шигырь язып юкка энергия түккәнче, Ковшикның халык белән сөйләшкән һәрбер сүзен калдырмый язып барырга, киңәш бирә.
А4енә «канатлы бөркет», кичәге Севастополь матросы Ветровой. Батура китабы аша даны бөтен илгә таралган матрос Горовой нәкъ шул «Балан куаклыгы» колхозында янып хезмәт итүче Ветровой үзе инде. Ләкин ул бик тыйнак, гади: китапта язылган матрос ул үзе икәнлеге турында беркемгә дә, хәтта яраткан кызы Надеждага да сөйләми. Туган колхозына кайту белән Ветровой муеннан эшкә чума, үз колхозын алдынгылар сафына чыгару өчен көрәшә башлый. Ул каршылыклар алдында чигенми, аларны җиңеп чыга. Бу батыр йөрәкле, чыдам характерлы тыйнак кеше ирексездән үзенә ихтирам уята. Башта Батура иҗат иткән диңгезчене — китаптагы Ветровойны сөйгән Надежда да, тормыштагы Ветровойның көчлерәк, зуррак икәнен күрә.
Ко м е д и я д ә г е уңай геройларның характеры үзләрендә искелек кал-дыкларын саклаган, кичәге көн белән яшәүче геройлар янында, алар белән бәрелештә тагын да тулырак, тагын да ачыграк күренәләр.
Шундый характерларның берсе Романюк. Ул унтугыз ел инде колхоз белән җитәкчелек итә. Үз колхозын, үз кешеләрен ярата. Басуда чүп үләннәре күрсә, хәтта борчылуыннан «бавыры авырта башлый». Колхоз аның җитәкчелегендә сугыш яраларын төзәткән. Колхозчылар мул тормышта яшиләр. Ләкин совет
118
кешеләре һәрвакыт алга, югарыга омтылу, алдынгыларга тиңләшү теләге белән яналар. Бу теләк «Балан куаклыгы» колхозчыларында да көчле. Ветровой, Василиса. Натальялар бер звено, брига-даны гына түгел, ә бөтен колхозны алдынгы итәр өчен, хезмәт дисцип-линасын ныгыту өчен көрәшәләр. Ә Романюк бүгенгедән тулысымча канәгать. Ул үзенә аклану философиясе дә уйлап тапкан: «Бер заман без дә генерал булырбыз әле, ә хәзергә сержант кына әле, ә сержантларсыз армия булмый». Романюкның бу фәлсәфәсендә аныц дөньяга карашы, җитәкче буларак масса алдыннан бармыйча, ә аннан артта өстерәлүче, алай гына да түгел, кол-лективның алга баруына комачаулаучы кеше икәне бик ачык чагыла. Романюкның сугышка кадәр сатып алган күзлеге хәзер искергән, ярамый. Ләкин ул яңа сатып алган күзлегеннән дә файдаланмый, чөнки колаклары искесенә бик нык күнеккәннәр. Ул үзе дә шулай, тормышка иске күзлектән карый, туып килгән яңалыкларны күрми һәм моның авырлыгын аңа үз җилкәсендә татырга туры килә. Партоешма, колхозчылар җыелышы аны яңа күзлектән карарга өйрәтә. Романюк Батурага китабын хәзергә язып бетермәскә, ә тагын бер тапкыр килеп карарга киңәш бирә, зур үзгәрешләр булыр дип ышандыра һәм без дә Романюкның төзәлеп, яңадан алгы сафка басуына, «Балан куаклыгы» колхозының «уртача колхоздан» иң алдынгыларның рәтенә басачагына ышанып калабыз. А. Корнейчук Романюкны ягымлы көлү, юмор аша бирә. Ә капитализм дәвереннән калган иске зәвыкларны, гадәтләрне сөйрәп йөрүче җилбәзәк, буш куык Агафия (Ага) турында язганда аның көлү алымы үзгәрә, чага торган, ачулы көлүгә, сатирага әйләнә. Агафия кешене кеше иткән, матурлаган хезмәтне аңлау дәрәҗәсеннән дә түбән. Ул, иренең акчаны күп тө-шерүеннән файдаланып, эшләми көн итә, үзенә аерым врачлар яллап, халыкара вагоннарда сәяхәт итүдән бушамый. Мондый карачкылар безнең тормыш өчен типик түгел; совет власте андый җирлекне бетерде, шулай да Ага кебек кешеләр очрый әле. Автор Агаларның эчке дөнья-лары бушлыгын, череклеген ачып сала. «Балан куаклыгы» комедиясе тормыштан алып язылган. Андагы характерларны без һәр колхозда очрата алабыз. Пьесаның көче дә комик характерларның, ситуацияләрнең тормыштан алынуында, тормыш белән тыгыз бәйләнештә булуында.
Грузин совет драматургы Георгий Мдиваниның «Кем гаепле» комедиясе дә нәкъ шуның белән ота. Автор әсәрнең үзәгенә тормыш конфликтын салган. Әгәр искелек белән яңалык көрәшен А. Корнейчук колхоз тор м ы ш ы м атер и а л ы и д а ч и шсә, Г. Мдивани производство өлкәсеннән алып хәл итә.
Материаль тормыш ныгу белән совет кешеләренең зәвыклары да, матурлык тою нормалары да үзгәрә. Шушы үсешне күргәндә генә халык ярата торган әйберләр тудырырга мөмкин. Ә менә «Победа» фабрикасы халыкның таләпләрен искә алмый, яхшы күннән ямьсез һәм җайсыз аяк киемнәре эшләп чыгара. Үсешнең кичәге ноктасында туктап калган һәм шуның белән канәгать-ләнгән директор Коврыгин, баш инженер Чижиковларга барыннан да бигрәк планның үтәлүе кыйммәт. Халык соравын искә алмыйча эшләгән фабрикага тиздән үзенең «җимешен» күрергә туры килә: «Побе- да»ның аяк киемнәре үрнәк мага-зинда сатылырга куелган булсалар да, москвалылар борылып та карамыйлар. Коврыгин бөтен гаепне магазин директоры булып эшли башлаган яшь кыз Нина Голубкованың сәүдә эшендәге тәҗрибәсезлеге белән аңлата. Төп гаепнең кемдә икәнлеген Коврыгин үзе магазинда директор булып эшли башлагач кына төшенә. Аның урынын алыштырган Голубкова совет кешеләренә яраклы матур аяк киемнәре чыгаргач кына фабриканың да, магазинның да эшләре рәткә керә.
Пьеса әнә шундый гади сюжетка корылган. Авторның төп игътибары — кеше характерын ачуга юнәлгән, шуңа күрә комедиядәге төп ге-
119
ройлар да, эпизодик геройлар да җанлы, тере булып күренәләр. Пьесадагы төп геройларның берсе — Нина Голубкова. Аңарда совет кешеләренә хас матур сыйфатлар тупланган. Без пьесадан аның характеры тагы да ныгый, тормышка карашы тирәнәя баруын күрәбез. Нина фабрикада мастер булып эшләгәндә, үз продукциясенең бүгенге көн таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирәсен тирәнтен уйламыйча, аяк киемнәрен Чижиковның иске модалы модельләре буенча эшләп чыгарган. Магазинда эшләгән бер ай вакыт, алучылар белән көн саен бәрелешү аны күп нәрсәгә өйрәтә. Ул тормыштагы яңалыкның үз фабрикаларына да җәелүе өчен көрәшә башлый һәм районның «рухи атасы», райком секретаре Мещеряковның аталарча кайгыртуы аркасында җиңеп чыга. Нинаның производстводагы эшчән- легеннән тыш, шәхси тормышы да чагыла. Тик автор бу якны бик саран күрсәтә. Нина белән Николай арасында туган каршылыкны һәм аның чишелешен тулырак күрәсе килә. Моның өчен авторга Николай Веселовның характерын тулырак ачарга кирәк иде.
Коврыгин образының комиклыгы аның тормыштан артта калуыннан туа. Коврыгин план үтәлү артыннан гына куа, халык теләгенә колак та салмый. Магазинга директор итеп күчерелгәч, ул үз хатасын бик тиз таный. Башта үз эшчесе Нинаның Фабрика директоры булуына көнләшебрәк караса да, акыллы фикер йөрткәч, Голубкованың хаклы булуына ышана һәм чын күңеленнән аңа булыша башлый. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне аңлау аны яңадан «туган өенә» — фабрикага кайтара.
Сатирик персонажларның берсе — җирле промышленностьның район тресты управляющие Сидоров. Аның ныклы характеры юк, ул җил кайсы якка иссә, шул якка аварга әзер тора. Аның белеме дә бик сай, хезмәтендә җанлы кешеләр белән түгел, тик сводкалар һәм кәгазьләр белән генәэшитә. Беренче карауда тыйнак һәм акыллы булып күренә: утырышларда «яшен уйната торган речьләр» белән дә чыкмый, кирәк вакытта белешмәләр өчен берничә сүз әйтү белән генә чикләнә, президиумга сайланганда да иң артка барып утыра. Әмма бу тыйнаклыктан түгел, ә үзенең буш кеше икәнлеген күрсә-түдән яшеренү алымы. Сидоров күләгәдә яшәргә тырышучы, үзен микроскоп аркылы күзәтеп торулардан курка торган кеше. Тик ул күләгәдә озак ята алмый: совет кешеләре аны кояш яктысына чыгаралар.
Вакыйгадагы иң гаепле кешеләрнең берсе — фабриканың баш инженеры Чижиков булса да, пьесада ул бик аз күренә. Шулай да аның характерлы яклары ачылып кала. Ул — буш һәм салкын йөрәкле кеше, үз интересларын җәмгыять интересларыннан өстен куючы ялагай, эгоист.
Пьесадагы характерлар тормыштан алынган һәм тормыш белән сулыйлар.
Корея драматургы Тхай Дян Чун- ның «Аяз таң илендә» исемле драмасында вакыйга Көньяк Кореяда, Халык Демократик республикасына лисынманчыл арның, америкалыларның һөҗүмнәренә кадәрге көннәрдә бара. Шул вакыттагы иҗтимагый һәм политик тормышны дөрес, тулы чагылдыруы белән пьеса бүгенге көнгә дә аваздаш булып тора. Автор Корея халкының лисынманчы- ларга һәм Америка басып алучыларына каршы алып барган героии көрәшен, алар арасындагы кискен бәрелешне сурәтли.
Кореяны Аяз таң иле дип атыйлар. Ләкин бу аяз таңнарны Көньяк Корея халкының инде күптәннән күргәне юк. Бу бәхеткә тик Төньяк Корея халкы гына иреште. Ә 38 нче параллельдән көньякта һаман да төн. Пьесада халыкның хәерчелеккә төшә баруы, шул ук вакытта ил эчендәге сатлык җаннарга һәм америка-лыларга каршы нәфрәт хисе үсә баруы бик ачык картиналарда күрсәтелә. Портта эш һәм тәмәке төпчеге эзләп йөрүче Корея эшчеләре туйганчы дөге ашаган вакытларын хәзер матур истәлек итеп кенә искә алалар. Крестьяннар ачлыктан агач кайрыларын ашаган вакытта, алар иккән дөгеләрне Америка пароходлары Япониягә, Америкага ташый-
120
лар. Джонсоннар, Спельманпар үз кесәләрен калынайту өчен Кореяны файдалы бер базар итеп саныйлар. Аларның кара уйлары дөге белән генә чикләнми. Алар «дөгедән зуррак операцияләргә» күчәргә — бөтен Кореяны, Азияне яулап алырга һәм бу эштә Көньяк Кореяны плацдарм нтәргә хәзерләнәләр. Шул сәбәпле дөге алып киткән корабльләр Кореяга сугыш кораллары ташыйлар. «Америка командованиесе кул астында америкалылар тарафыннан өйрәтелгән һәм коралландырылгаи җирле халык солдатлары — менә киләчәк сугышның көче», — ди Джонсон. Ләкин аларныц Кореяда таянычлары, җирлекләре юк. Джонсон белән Спельман арасында да дуслык, рухи берлек юк. Акча, доллар өчен алар бер-берсен алдыйлар, бер-берсен үтерергә әзер торалар. Полиция начальнигы Сан Мон, җир- ле промышленник Ким Ик То да үзләренең көчсез икәнлекләрен тоялар.
Америка солдаты негр Дэвис образы аша автор сугыш теләмәүче, иан коюга каршы торучы икенче Америка да барлыгын күрсәтә. Дэвисның политик аңы түбән әле, шулай да ул — йөрәге белән Корея халкы ягында. Бу ягымлы, кешелекле Америка солдатында без Джон- соннарга каршы көрәш потенциясенең һәр көн үсә баруын күрәбез.
Джонсон, Спельманнарның жирле халыкны киләчәк сугышта файдалану планнары практикада җимерелә. Кол булуның нәрсә икәнен татыган халык яңадан коллык богауларын кияргә теләми. Порт эшчеләре Япониягә озатылачак дөгеләрне төяүдән баш тарталар. Портта эшсез буталган эшчеләрнең Америка паро-ходыннан матросларның кораллар бушатуын күрүләре, утка керосин сипкәндәй, халыкны уятып җибәрә. Халык, америкалыларның үз кораллары белән коралланып, шәһәрне үз кулына ала. Корея солдатларының алдынгы өлеше дә баш күтәрүчеләр ягына чыга.
Халык хәрәкәтен хезмәт партиясенең җирле оешмасы һәм коммунистлар җитәкли.
Порт эшчеләре забастовкасына шәһәрдәге башка завод-фабрика- ларның кушылуында, шәһәрне үз кулларына алуда бер булып, партизаннар белән бергә планлы хәрәкәт итүендә, халык белән көндәлек тәрбия эше алып баруда партиянең җитәкче роле бик яхшы күренә. Ким Ын Чен пьесада күп күренми. Шулай да вакыйгалар агышыннан аның оста җитәкче булуы ачык сизелә. Гади көрәшчеләрдән Пак Тар, Чан Хай образлары характерлары белән тулы, җанлы булып чыкканнар. Партия кушуы буенча полициядә эшләүче яшь кыз Ин Сен аеруча хәтердә кала. Ул, гомерен куркыныч астына куеп, дошманнар оясында эшли. Үзенең чын эшен әти-әнисен- нән, халыктан яшерергә тиеш булуы аның йөрәген газаплый, әмма ул халык бәхете өчен түзә, үз постында геройларча һәлак була.
Америкалыларның Кореяда урнаш-тырган «яңа тәртипләре», вәхшилекләре элек политикага нейтраль караган кешеләрне дә изге көрәшкә тарта. Шундыйларның берсе — җирле врач Тян Мен Хи. Әгәр ул башта гомумкешелек, туганлык турында фикер йөрткән булса, соңыннан аны тормыш башка философиягә — «көрәш һәм дошманнардан җирәнү акылына» өйрәтә. Кызы Ин Сенның үле гәүдәсе өстендә ул туган халкы өчен, Көньяк Кореяның Аяз таннар иленә әйләнүе өчен көрәшергә ант итә.
Пьеса Корея халкының азатлык һәм ирек өчен героик көрәшен сурәтли, Америка, империалистларының пычрак йөзен фаш итә.
Шундый актуаль һәм уңышлы пьесаларны үзешчән сәнгать түгәрәкләренә тәкъдим итү урынлы һәм бик вакытлы. Тик төзүчеләр үз эшләрен ахырынача эзлекле итеп башкарып чыга алмаганнар. Пьесаларны ничек уйнау, ничек сәхнәгә кую турында бер авыз сүз дә әйтелмәгән. Киләчәктә драматик әсәрләрне бастыру белән генә чикләнмичә, аларга сәхнәдә ничек җан кертү турындагы җитәкче белешмәләр белән тулыландырып чыгаруны оештырырга, бу эшкә Академия театры артистларын, режиссёрларыи, художникларын тартырга кирәк. Шул чакта гына

җыентыклар үз максатларына ту-лысыңча ирешәчәкләр.
Пьесаларның өчесе өч тәрҗемәче тарафыннан төрле әдәби осталык белән, ләкин нигездә уңышлы тәрҗемә ителгән. Аеруча Г. Мдивани- ның«Кем гаепле» комедиясе Фатих Хөсни тәрҗемәсендә матур яңгырый. Ф. Хөсни сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф күчерү белән мавыкмый, шул сәбәпле аның тәрҗемәсен укыганда «рус- чадан»лыгы сизелми. Ул әсәрнең эчтәлеген, язучының үз стилен саклаганы хәлдә, тулысынча бирергә тырыша.
«Балан куаклыгы» (Таҗи Гыйззәт тәрҗемәсе), «Аяз таң илендә» (Мәҗит Илдар тәрҗемәсе) пьесалары үзләренең тәрҗемә икәнлекләрен әле сиздерәләр, тәрҗемәчеләрнең үз мөмкинлекләреннән тулысынча фай-даланмаулары күзгә бәрелә. Татарча яңгырамый торган яки мәгънә эчтәлеген дөрес бирми торган җөмләләр очрый. Бу кимчелек бигрәк! тә фразеологик әйләнмәләрне, идиомаларны, билгеле бер мәгънә саклап катып калган сүзләр тезмәсен, татар теленнән адэкват мәгънәле сүзләр тезмәсе эзләмичә, русчаны сүзгә-сүз тәрҗемә итүдән туа.
«Үгезнең мөгезеннән алдылар», «бау очларын ычкындырасың икән» (Т. Гыйззәт), «безне, янкиларны, борыннарыннан сөйрәп йөртәбез дип уйлыйлар икән» һ. б. (АА. Илдар) әйләнмәләр русчадагы мәгънәләрен дә тулысынча биреп җиткермиләр, татарча да колакка бик ятышсыз ишетеләләр.
Аерым сүзләрне дөрес кулланмау очраклары да бар. Мәсәлән, Т. Гыйз-зәтең русчадагы «нервный» сүзен «нервлы» дип тәрҗемә итүе белән, контекстта оригиналдагы мәгънә бө-тенләй югала: «Мин беркайчан да сезне нервлы дип әйтмәс идем». Нервлы урынына кызу канлы, нервлары бозылган дигән сүзләрне кулланса, мәгънә дөрес бирелгән булыр иде. Яки «атказанган аналар» тезмәсендәге «атказанган» сүзенең үз урынында утырмавын әйтергә кирәк.
Халык «хөрмәткә лаеклы», «хөрмәтле аналар» дип сөйли.
М. Илдарда «ошый» һәм «охшый», «кая» һәм «кайда» сүзләренең мәгънә оттенокларын искә алмыйча куллану бар: «чыннан да, безнең каядыр очрашканыбыз бар бугай». Бу җөмләдә «кайдадыр» кирәк, чөнки русчада где-то, ә «каядыр» куда-то мәгънәсендә йөри.
«Аяз таң илендә» пьесасында кат-нашучыларның исем-фамилияләре дөрес язылмавы (Мен Хи) китапны төзүче, редакторларның үз эшләренә салкынрак караулары турында сөйли.
Татгосиздат үзешчән сәнгать түгә-рәкләре өчен пьесалар чыгаруны киләчәктә дә дәвам иттерер дип ышанабыз. Тик бу эшкә тагы да җитдирәк карарга кирәк.
Театрларның репертуары уңышлы әсәрләргә әле бик ярлы. Совет халкының бик нык үскән югары таләпләреннән, совет сәнгатенең гомум үсешеннән драматургиянең артта калуы театрлар, шулай ук үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшенә дә зур зарар китерә. Татарстан сәнгать эшләре комитеты, Язучылар союзы правлениесе белән берлектә, театрлар, үзешчән түгәрәкләр өчен югары художестволы ’репертуар тудыруны көн үзәгенә куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе итеп карарга тиешләр. Чөнки «Правда»ның күрсәтүе буенча, драматургиянең артта калуына китергән сәбәпләрнең берсе булып, театр репертуарын булдыру эшенә җитәкчелекнең йомшак булуы тора.
«Халык, классиклар әсәрләре белән беррәттән, театрлар репертуарында нык һәм озак калырлык пьесалар көтә. Бу пьесалар теманың һәм тормыш материалының яңалыгы белән дә, осталыкның югары дәрәҗәсе белән дә һәм театрны, һәм тамашачыны сокландырырга тиеш» («Правда»). Партиянең һәм халыкның бу таләбен үтәү өстендә драматурглар җиң сызганып эшләргә тиешләр.