В. А. ДЕГТЯРЕВ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
Рус коралының данлы тарихы бар. Татарчага тәрҗемә ителгән «Минем тормышым» XVI китабы әнә шул тарих-ның матур сәхифәләреннән берсе. Китапның авторы — пехота кораллары конструкторы Василий Алексеевич Дегтярев. Аның тормыш юлы искиткеч бай. Китапны укыгач, онытылмаслык тәэсир кала. Корал остасының балачагыннан алып соңгы сулышына кадәр кичергән уйлары, эшләгән эшләре күңелгә урнашалар, ә ул үзе гүзәл кеше булып күз алдына килеп баса.
В. А. Дегтяревның характерына хас сыйфатларның ничек формалашуын һәм чагылуын түбәндәге эпизодлар бик ачык күрсәтәләр.
. Рус-япон сугышы барганда байлык артыннан куучы комсыз чит иЛ фабрикантлары һәм уйлап табучылары яңа корал үрнәкләре белән Россиягә агылалар. Соңгылары арасында датчан Мадсен, австрияле Шварцлозе һәм америкалы Браунинг була.
Браунинг белән очрашу аеруча истәлекле: бервакыт сынаулар үт-кәргәндә винтовкасы эшләүдән туктагач, ул яшь солдат Дегтярев эшли торган хәрби кораллар мастерскоена килеп керә. Аңа винтовкасын төзәтергә кирәк була. Ләкин күпме генә азапланса да берни дә чыгара алмый. Аптырагач, Дегтяревтан ярдәм сорый. Яшь егет «америкалыларга рус осталарының алардан ким эшләмәүләрен күрсәтергә» теләп эшкә тотына һәм винтовканы төзәтә.
« — Ол, райт! — дип кычкырып җибәрде Браунинг һәм кулымны кысып, кесәсеннән бер төргәк доллар тартып чыгарды.
— Кирәкми, алмыйм, — дидем мин тәрҗемәчегә» (65 бит).
Әлеге вакыйгадан соң ул менә НӘрСӘЛӘр уЙЛЫЙ:
— «Иң элек мин, макталган чит ил осталарының күктән йолдыз тота алмауларын күрдем. Алар тарафыннан уйлап табылган автомат кораллар һич тә камил түгелләр, һәм без, рус осталары, алар белән бәхәсләшә алабыз гына түгел, бәлки үз осталыгыбызда, гасырлар буена күп тапкырлар кабатланганча, без аларны узып та китә алабыз» (65 бит).
Шулай да, яшь останың бу өметләре патша чорында чын мәгънәсе белән тормышка аша алмыйлар. Киресенчә, хөкүмәтнең рус автомат коралларын җитештерүгә искиткеч салкын каравын Дегтярев бик еш әрнеп һәм нәфрәтләнеп искә төшерә. Бер генә мисал: бик күп кыенлыклар кичереп, дүрт елга якын эшләгәннән соң рус инженеры В. Н. Федоров конструкциясендәге беренче автомат винтовка сынауларны уңышлы үтә. Коралны тудыруда Федоровның иң якын ярдәмчесе һәм дусы Дегтярев була.
Рус армиясенең яңа, яхшы коралга интеккән вакыты булса да, Николай II: «Патрон җиткереп булмас» дигән сылтау белән, автоматны армиядә куллануга рөхсәт бирми.
Чит ил осталарын куып җитү һәм узып китү мөмкинлеген Дегтяревка һәм башка күп кенә булдыклы уй-
XVI В. Л. Дегтярев. Минем тормышым. Тэржемәчссс Г. Камалесв. Татгосиздат. 19э1 ел.
126
Әйе, дулкынланырга да урыны бар иде шул. Бу югары исем моңа кадәр тик бер иптәш Сталинга гына бирелгән иде бит» (130 бит).
Шул ук көнне иптәш Сталин конструкторны Кремльгә чакыра һәм аңа пистолет-пулемет магазинына яңалык кертү кирәклеген сөйли. Юлбашчының бу заданиесе Дегтяревны чиксез рухландыра. Ул, өенә дә кайтмыйча, мастерскойга юнәлә. «Кызу эш башлана. Мондый вакытта өеңне дә, семьяңны да, ашау- эчүеңне дә, хәтта йокыңны да онытасың, бөтенләең белән эшкә биреләсең, аңа кереп чумасың, шуның белән сулыш аласың һәм яшисең.
Сөекле юлбашчыга биргән вәгъдәне мин үзебезнең хезмәт сөюче, бердәм коллективыбыз белән үтәп чыганагыбызга нык ышандым.
Иптәш Сталин заданиесен үтәвебезне аңлау кешеләрне бөтенләй үзгәртте. Алар тагын да дәртләнә төштеләр, таләпчәнрәк, тупланган- рак булып әверелделәр» (134 бит).
Коллективның иҗади фикере за- даниене срогыннан элек үтәүне тәэмин итә һәм соңыннан автомат исемен алган пистолет-пулемет со- вет-фин сугышында ук киң таныла.
Бөек Ватан сугышы елларында илебезгә ябырылган дошман танкларын бик күпләр хәтерли. Совет Армиясе өчен ашыгыч рәвештә танкка каршы атучы корал кирәк булды. Бу актуаль проблеманы да атаклы уйлап табучы хәл итә. Аның танкка каршы мылтыгы дәһшәтле коралларның берсенә әверелә һәм сугышта зур роль уйный.
Ватан сугышында актив катнашкан Горюнов системасындагы станоклы пулемет та Дегтярев булышлыгында барлыкка килә, ә Ватан сугышының тәҗрибәсенә таянып эш-ләнгән яңа сугыш коралы өчен В. А. Дегтяревка өченче тапкыр Сталин премиясе бирелә.
В. А. Дегтярев талантлы уйлап табучы гына түгел, игътибарлы укытучы да. Ул бик күп яшь белгечләрне тәрбияли. Сталин премиясе j лауреатлары С. Г. Симонов, Со-циалистик Хезмәт Герое Г. С. Шпагин, Горюнов — аның шәкертләре.
лап табучыларга Октябрь революциясе бирә. Күпләп җитештерелгән Ф едоров а втом атл ары гражданнар сугышында җитди роль уйныйлар. Үз карамагына совет власте тәҗри- бә мастерское тапшырганнан соң, Дегтярев «барлык чит ил системаларыннан күп өстен торган пулемет уйлап табу» турында хыяллана башлый. 1924 елда М. В. Фрунзе, аны х\\осквага чакырып, «Кызыл Армиягә җиңел, нык һәм ышанычлы пулемет кирәклекне әйткәч», Дегтярев эшкә чын-чынлап тотына. Аның моделе шул ук елны сынауда катнаша. Ләкин пулеметның корычы начар сыйфатлы булу сәбәпле ул яраксыз дип табыла. Дегтярев югалып калмый. Эзләнүләрен дәвам итә. Ике ел узгач, ниһаять, яңа пулемет барлыкка килә. Тагын сынаулар. Дегтярев иҗат иткән корал, немец Драйзе пулеметыннан күп өлеш өстен чыга һәм бер ремонтсыз егерме мең тапкырдан артык ата. Конструкторны К- Е. Ворошилов һәм совет корал белгечләре беренче зур җиңүе белән котлыйлар. 1927 елдан соң «ДП» (пехота өчен Дегтярев пулеметы) күпләп хәзерләнә башлый. Тиздән пулеметның даны бөтен дөньяга тарала. Хәзер дә ул Совет Армиясенең ышанычлы коралларыннан берсе.
Тынгысыз һәм һәрвакыт яңаны иҗат итү өстендә баш ватучы Дегтярев берничә елдан соң пехота пулеметын самолетлар һәм танклар өчен җайлаштыру эшенә керешә.
Тырыш хезмәт бушка китми. Үзгәртеп эшләнгән пехота пулеметы озакламый сталинчыл авиация кораллануына кабул ителә һәм танкларның да барлык типларына урнаштырыла.
«Юлбашчы заданиесе» дигән бүлек китапның иң матур бүлекләреннән берсе. Үзенә 60 ел тулу уңае белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән көнне Дегтярев аеруча дулкынланып искә ала:
«— Нәрсә өчен миңа шул чаклы зур хөрмәт?—дип сорадым мин үз-үземнән һәм хатынымнан, һәм ти- рәнтен дулкынлану белән бүлмә буйлап арлы-бирле йөри башладым.
«Үз халкыбызга хезмәт итәбез» дигән соңгы бүлектә автор, СССР Верховный Советы депутаты буларак, санлаучыларына күрсәткән хезмәтләрен тасвирлый. Бик күп якты хыялларының чынбарлыкка әйләнүенә ирешә ул: үз исемендәге совхозда җнләк-җимеш бакчасы үстерүгә турыдан-туры булыша. Туган шәһәре Тула урамнарына асфальт җәю, агачлар утырту белән якыннан кызыксына.
Халык арасыннан күтәрелеп чыккан һәм гади эшчедән техник фәннәр докторына, хөкүмәт члены, генерал булуга, куәтле кораллар иҗат итүче дәрәҗәсенә күтәрелгән В. А. Дегтяревның, тормыш юлы әнә шундый. Совет конструкторлары иҗат иткән сугыш кораллары тынычлыкны яклау, туган илне чәчәкле бакчага әйләндерергә теләгән халыкның тыныч хезмәтен сак-лау өчен билгеләнгәннәр. Империа-листик илләрнең күп кенә корал осталары һәм уйлап табучылары, киресенчә, халыкка түгел, долларга һәм магнатларга хезмәт итәләр. Алар, үзләренең намусларын, талантларын сатып, тыныч тормышны вату, җимерү кораллары — атом һәм бактерия бомбалары ясыйлар.
Бу китапны безнең яшь буын уку-чыларыбыз яратып укырлар. Күренекле конструкторның тормыш юлы аларда Туган илебезгә, аның атаклы кешеләренә карата якты хисләр уятыр.