ТЫНЫЧЛЫК ШАГЫЙРЕ
Төрек халкының атаклы шагыйре, тынычлык фронтының куркусыз солдаты Назыйм Хикмәтнең шагыйрь- көрәшче буларак казанган данлыклы исеме бөтен дөньяга билгеле. Үзенең, тынычлыкны яклап, бөтен йөрәктән иҗат иткән әсәрләре, дусларга карата тирән мәхәббәт, дошманга карата үч һәм нәфрәт ялкыны белән сугарылган шигырьләре өчен На-зыйм Хикмәткә Халыкара тынычлык премиясе бирелде.
Назыйм Хикмәт — тынычлык шагыйре, демократия шагыйре. Аның кеше буларак та, шагыйрь буларак та бөтен дөньяда гаять зур популярлык һәм мәхәббәт яулап алуы шуның белән аңлатыла. Назыйм Хик-мәт — тынычлык лагереның ныклы терәге булган Советлар Союзының турылыклы дусты. Аның әсәрләренең безнең илебездә кат-кат басылуы, СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителүе нәкъ менә шуны күрсәтә.
һәм менә без бүген, ялкынлы көрәшче, тынычлык шагыйре Назыйм Хикмәтнең гүзәл поэтик әсәрләрен татар телендә укыйбыз Татар укучысы үзенең көрәштәш, теләктәш дусты иҗат иткән җылы хисле шигырьләрне шатлык һәм зур канәгать-ләнү белән каршылый.
Назыйм Хикмәт — үзенең тормыш һәм иҗат юлын Советлар Союзы халыклары белән тыгыз бәйләгән шагыйрь. Назыйм Хикмәт СССРга беренче тапкыр 1920 елда килә һәм ул Көнчыгыш халыкларының коммунистик университетында укый. Биредә ул рус әдәбияты классикларының гүзәл әсәрләрен, революцион совет әдәбияты үрнәкләрен бик зур тырышлык белән өйрәнә. СССРда ул зур политик чыныгу ала, рус теле аркылы марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен өйрәнә, совет чынбарлыгы белән якыннан таныша.
«.Мин үземне, — ди Назыйм Хикмәт, — Советлар Союзы улларының
1 Назыйм Хикмәт. «Шигырьләр» Мостафа Ногман тәрҗемәсе. Казан. Татгосиз- дат. 1952 ел.
берсе итеп саныйм. Беренче тапкыр Советлар Союзына килгәндә мица бары 19 гына яшь иде. Мин Сталин исемендәге университетта укыдым һәм Сталинның лекцияләрен тыңладым. Минем өчен Сталин мине бик күп нәрсәләргә өйрәткән, дөньядагы иц бөек кеше ул».
1922 елда Назыйм Хикмәт бөек шагыйрь Владимир Маяковский белән таныша. Маяковский иҗаты аның беренче һәм иң зур әдәби мәктәбе булып кала. Соңыннан, Төркия- гә киткәч, төрмәләрдә, ялгыз камераларда утырган чакларында да ул күңеленең иң җылы, иң тирән той-гылары белән Советлар Союзын, Москваны сагына, социализм иленең бөек уңышлары белән сөенә. Бөек илнең мәһабәт образы аңар көрәш ялкыны өстәп тора.
Тимер рәшәткәдәй карыйм тышка, Күрмәмме дип анда бер нәрсә, Ә йөрәгем еракларда янган Кызыл йолдыз белән серләшә.
Назыйм Хикмәт Төркиянең реакцион властьларына, демократиянең кечкенә генә күренешен дә иң явыз рәвештә янычар кылычы белән кисеп ташлый торган палачларга каршы килешмәүчән каты көрәш алып бара. Назыйм Хикмәт, чит ил капиталы тарафыннан урта гасырлар кыргыйлыгы белән изелгән төрек эшчеләрен, коточкыч хәерчелеккә дучар ителгән, иртәгесе көне өчен калты-рап торган ярлы крестьяннарны де-мократик республика өчен, азатлык, бәйсезлек өчен, халыкның бәхетле тормышы өчен, халыклар арасында ныклы тынычлык өчен көрәшкә чакырып, ялкынлы шигырьләрен иҗат итте. Шушы изге идеалы өчен шагыйрь үз гомеренең яшь һәм энергияле бик күп елларын төрмәләрдә, юеш һәм пычрак камераларда үткәрергә мәҗбүр булды.
Дөньядагы иң прогрессив рус совет әдәбияты йогынтысында Назыйм Хикмәт социалистик реализм методларын тирәнтен үзләштерә алды. Көнчыгышның традицион «татлы»
Г23
шигърияте, аның «илаһи» образлары, җирдән аерылган «чәчәкле» теле Хикмәт иҗаты өчен тар иде. Шагыйрь үзенең «Яна сәнгать» исемле шигырендә мондый поэзиягә карата болай дип яза:
Өч кыллы сазыңда сайраган Ул ябык былбыллар ялыкты, Илтә алмый ул җырлар җиңүгә Көрәшкә кузгалган халыкны.
Нәкъ шушы «өч кыллы сазга» каршы куеп, Назыйм Хикмәт үзенең «Минем йөрәгем» исемле шигырен иҗат итте. Бу шигырь Төркия палачлары тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән унбиш төрек коммунистына багышлап язылган. Шигырь дошманнарга карата ачулы протест, һәлак булган коммунист дусларга карата кайнар йөрәк тойгысы, эчке яну Һәм кайгы хисләре белән тулы.
Кадалды күкрәгемә
Унбиш кара саплы пычак...
Дуслар өчен никадәр тирән әрнү, ничаклы авыр кайгы биредә! Ләкин бу җыр кайгы тавышы булып кына калмый, ул үчкә һәм көрәшкә чакыручы набат булып ишетелә:
Йөрәгем минем,
Канлы кызыл байрак булып, Талпыныр,
Тал-пы-на-чак!
1921 елда язылган «Минем йөрәгем» исемле бу шигырь әле дә көчле яңгырый. Америкалы хуҗалары кушуы белән төрек реакционерлары әле бүген дә коммумистларга каршы, илдәге демократик көчләргә каршы канлы террор политикасы үткәрәләр. Әле бу араларда гына Төр- киядәи ерак түгел икенче бер илдә, Грециядә, тынычлык һәм демократия лагереның батыр көрәшчесе коммунист Никос Белояннис һәм аның су-гышчан дуслары грек палачлары пу-лясыннан һәлак булдылар...
Шагыйрь үзенең иң якты, иң көчле поэтик тойгыларын Советлар Союзына, бөек Ленинга, даһи Сталинга багышлады. Аның Ленин үлгәч язган шигырьләре даһи юлбашчыга тирән мәхәббәт белән, аның бөек эшенең үлемсез булуына ныклы ышаныч белән сулый. Советлар Союзының бөеклеге, аның гүзәл һәм кабатланмас табигате, матур бүгенгесе һәм якты киләчәге шагыйрьне иҗади батырлыкка рухландырды. Советлар Россиясе аның поэзиясе өчен этәреш бирүче зур көч булды.
Сөйдек, Сөябез Сине, Россия, Октябрьда туган Россия!
Россия!
Тарих тәрәзәсеннән
киләчәккә
Син һәр илдән элек күз салдың...
Советлар Союзы халыкларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән лсгендар геройлыгына сокланып, Назыйм Хикмәт төрмә камерасында яткан чакларында үзенең «Зоя» исемле атаклы поэмасын^иҗат итте. Совет кызының героик образы аның өчен караңгы стеналар арасында янган якты бер ут булып балкып торды.
Назыйм Хикмәт үзенең бөтен иҗат көчен тынычлык өчен көрәш лагерен ныгытуның изге эшенә бирә. Халыкларны коллыктан азат нтү һәм колониаль бәйлелектән котылу өчен көрәш идеяләре аның иҗатының бу- еннан-буена сузылып киләләр. Аның 1950 елда язылган «Кәрәм кебек» дигән шигыре шагыйрьнең анты булып яңгырый. Көнчыгыш халыклары иҗатындагы легендар геройны, көчле мәхәббәт ялкынында янып үлгән Кәрәмне символ итеп алып, шагыйрь болай ди:
Көл булыйм миң Кәрәм кебек яна-яиа;
Мии янмасам,
Сип янмасаң, без янмасак,
Кем чыгарыр бу төннәрне якты таңга?
Назыйм Хикмәтиең бу китабына кергән шигырьләре демократия һәм тынычлык дошманнарына каршы, үзенең үрмәкүч җепләрен бөтен дөньяга сузарга маташкан Уолл-
124
стрит, Сити магнатларына каршы көрәш мотивлары белән сугарылган. Империализмның бөтен кабахәтлеген, аның көнчыгыш халыклары канын эчүче гигант спрут булуын, капитализмның аягүрә череп' баруын көрәшче-шагыйрь оста шигъри юллар белән күрсәтә. Шул ук вакытта аның тирән революцион романтика белән сулый торган «Кабызмыйча калган папирос», «Төнлә килгән телеграмма», «Рядовойның үлеме» исемле һ. б. күп кенә шигырьләре укучының йөрәгенә тирән сеңеп кала, халык эше, хаклык эше өчен көрәш геройларының үлемсез икәнлеген тагын бер кат раслый. Менә «Төрмәдән чыккач» дигән шигырь. Никадәр тирән лирик кичереш монда! Төрмәдән котылган кешенең бәхете, аның үзе һәм баласы, якын тормыш иптәше турындагы якты уйлары бирелә монда! Ләкин янычарлар Төркиясендә кешенең мондый кыска гына бәхетле минутлары артыннан ук, аны караңгы язмыш сагалап тора. Менә, урам чатыннан жандарм машинасы килеп чыга:
— Безгә түгел микән? — диеп сорый Шыпырт кына
шунда хатының...
Капиталистик илләрдә гади кешенең язмышы менә шундый.
Төркиянең реакцион властьлары төрек халкының турылыклы улын, коммунист-шагыйрь Назыйм Хикмәтне Төркия гражданлыгы хокукыннан мәхрүм иттеләр. Ләкин Америка- Англия сугыш чукмарларының пычрак интереслары хакына төрек яшьләрен Корея кырларына куган янычарлар гына аны үз ватаныннан аера алмас. Назыйм Хикмәт тынычлый сөюче халыкларның, капиталистик илләрдә яңа сугыш уты кабызырга маташучы гангстерларга каршы тынычлык өчен көрәшүче миллионнарча прогрессив кешеләрнең хаклы ватандашы.
Киң КытаГщан Испаниягә кадәр, Өмет борыныннан Аляскага кадәр, Планетаның һәрбер җирендә, Диңгезләрнең һәрбер милендә Дусларым бар минем...
Назыйм Хикмәт шигырьләрен татар теленә шагыйрь Мостафа Ногман тәрҗемә итте. Шигырьләрне», иң зур күпчелеге татарчага турыдан- туры төрек теленнән тәрҗемә ителгән булуы да бик күңелле факт. Төрек теле үзенең грамматик төзелеше, сүзлек составы белән татар теленә шактый якын тора. Мостафа Ногман исә бу якынлыктан оста файдалана. Тәрҗемәдә хәтта бик аз урыннары гына үзгәртелеп, татарчага турыдан-туры килеп кергән аерым стро-фалар да бар.
Бу уңай белән шуны да әйтеп үтәсе килә: бездә әле дөнья әдәбияты классиклары, башка халыклар әдәбияты үрнәкләре күбесенчә тәрҗемә аркылы тәрҗемә ителәләр, һич шик юк, башка телләрдәге әдәби әсәрләрне укуда һәм тәрҗемә итү эшендә бөек рус теле безнең өчен бердәнбер һәм олы арадашчы булып хезмәт итә. Рус тәрҗемәчеләренең гаять бай һәм күпкырлы булган тәҗрибәләре безнең өчен иц зур һәм алыштыргысыз мәктәп. Хәтта теге яки бу телдән турыдаи-туры тәрҗемә иткән чакларда да русча текст безгә әйтеп бетергесез дәрәҗәдә ярдәм итә.
Әмма безгә хәзер дөнья әдәбияты классикларының, бүтән халыклар язучыларыиың һәм шагыйрьләренең нң яхшы әсәрләрен теге яки бу телгә турыдан-туры тәрҗемә итүне юлга салып җибәрергә дә бик вакыт инде. Әдәбиятка килүче яшьләрнең күпчелеге югары уку йортларын тәмахм иткән һәм телләрне яхшы үзләштергән иптәшләр булуын да искә алсак, бу мәсьәләнең өлгереп җит-кәнлеген аңлау кыен түгел. Көнбатыш Европа классикларын турыдан- туры татарчага тәрҗемә итә һәм аларны редакцияли алырлык иптәшләрне эшкә кыюрак тартырга кирәк.
Әлбәттә, Назыйм Хикмәт шигырь-ләренең Мостафа Ногман тарафыннан эшләнгән тәрҗемәләре барлык урыннарда да бертөсле шомалык белән баралар дип булмый. Кайбер урыннарда кыенрак аңлашыла торган әйләнмәләр, татар теленә хас ук булмаган инверсияләр дә очрый. «Империализм дивары» шигыренең
125
11әм «Зоя» поэмасының тәрҗемәләре чагыштырма рәвештә йомшак эшлән-гәннәр. Ләкин, алда әйтелгәнчә, тәрҗемәләр гомумән, өлгереп җиткән шагыйрь каләме астыннан чыкканнар.
Тынычлык фронтының куркусыз солдаты, демократия өчен, социализм өчен армас-талмас көрәшче һәм ялкынлы шагыйрь Назыйм Хикмәт бу китабы белән татар укучылары арасында үзенең меңнәрчә дусларын табар.
Ш. ХӘСИЯТУЛЛИН.