Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДА 1951 ЕЛДА МАТБУГАТ


Безнең илебездә матбугат эше елдан-ел киңәя һәм үсә бара. Фәннең төрле тармаклары буенча гыйльми тикшеренүләр, коммунизмның бөек төзелешләрен чагылдырган әсәрләр, тынычлыкны саклау темасын яктырткан әсәрләр, художество әдәбияты, тулы булмаган урта һәм урта мәктәпләр, югары уку йортларында укучы студентлар өчен дәреслекләр һ. б. бик күп төрле китаплар СССР да һәр елны 50—60 меңнән артык исемдә басып чыгарыла.
Башка республикалар, өлкәләр белән беррәттәи, безнең республикабыз да экономик һәм культура өлкәсендә туктаусыз алга бара, үсә, ныгый. Яңадан-яңа клублар, мәк- ; тәпләр салына, уку йортлары һәм көтепханәләрнең саны арта бара. Әгәр 1951 нче елда Татарстанда 416 көтепханә булса (бу исәпкә за- вод-фабрикалар һәм башка учреждениеләр карамагындагы көтепханә- ләр кермиләр), 1952 нче елда көтепханәләрнең саны 524 кә җитәчәк.
1951 нче елда авыл уку йортларының, көтепханәләрнең китап фонды да шактый артты. Мәсәлән: 1950 нче елда авыл көтепханәләреидә, клуб һәм уку өйләрендә булган китапларның саны 1 миллион 893 мең 679 данә булса, 1951 иче елда инде бу сан 2 миллион 278 мең 625 кә җитте.
Хөкүмәтебезнең, коммунистлар партиясе һәм юлбашчыбыз иптәш Сталинның аталарча кайгыртучан- лыгы аркасында күрелгән чаралар хезмәт ияләренең көнкүрешләрен җиңеләйтүгә бик зур ярдәм итәләр.
1952 нче ел карары буенча, мәсәлән, китап бәясе 20 процентка якын арзанайды. Бу исә хезмәт ияләренә культура-агарту эшенә тагын да якынаю, үзләренең хосуси көтеп- ханәләрен булдыру мөмкинлекләрен тудыра. Хәзер
алты-җиде сумга менә дигән калын китап сатып алып була. Мәсәлән, Ш. Камалның 312 битле «Сайланма әсәрләр»енең бәясе 8 сум 25 тиеннән 5 сум 75 тиенгә; «Татар халык иҗаты» (524 бит) 8 сум 50 тиеннән 5 сум 95 тиенгә; Сталин премиясе лауреаты Эм. Ка- закевичның «Одерда яз» исемле 485 битле китабы 8 сум 70 тиеннән
6 сум 10 тиенгә; Сталин премиясе лауреаты С. Бабаевскийның «Алтын йолдыз кавалеры» исемле 700 битле романы 12 сумнан 8 сум 40 тиенгә төште.
Хәзерге китап бәясе сугышка ка- дәргегә караганда да арзанайды. Мәсәлән: Ш. Камалның 1941 елда чыккан 417 битле «Әсәрләр»е 10 сум 25 тиен; А. Шамовның 427 битле «Хикәяләр»е 8 сум 50 тиен; Мәҗит Гафуринең 292 битле «Әсәрләр»е
7 сум 15 тиен булган. 1941 нче елда басылып чыккан китапларның бәяләрен 1952 нче елгы, соңгы бәяләр белән чагыштырсак, китапның хакы бик күпкә төшкәнен күрү кыен түгел. Мондый хәл бары тик Совет илендә генә булуы мөмкин. Капиталистик илләрдә хезмәт ияләре ара-сында аң-белем тарату эшләре бөтенләй юк. Чөнки империалистлар эшчеләрнең аңлы булуыннан, күзләре ачылудан куркалар. Коммунистик әдәбият исә анда бөтенләй тыелган. Безнең илебездә нәкъ киресенчә. Советлар Союзында хезмәт ияләре марксизм-ленинизм әсәрләреннән тулысынча файдалана ала лар.
102
1951 иче елда, мәсәлән, Татарстанда барлыгы 538 исемдә, 5 миллион 157 мең 949 данә китап чыкты. Шулар эчендә 382 исемдә, 3 миллион 976 мең 800 данә татар телендә, калганнары рус телендә.
Марксизм-ленинизм классиклары әсәрләре: 28 исемдә, 262 495 данә басылып чыккан.
Шулар эчендә В. II. Ленинның — ике томда сайланма әсәрләренең 1 нче томы, 62 табак күләмендә, 10 065 данә; «/Материализм һәм эмпириокритицизм» 5 000 данә; «Совет властеның чираттагы бурычлары» 5 000 данә; «Бер адым алга, ике адым артка» 5 000 данә; «Нәрсә эшләргә?» 5 000 данә һәм башкалар.
И. В. Сталинның 9, 10, 11 һәм 12 нче томнары, 80 000 данә тираж белән басылып чыкты. Иптәш Сталин Әсәрләренең татар телендә басылып .чыгуы безнең республикабызның культура тарихында искиткеч зур вакыйга булып тора.
В. II. Ленин һәм И. В. Сталин әсәрләренең мондый зур тиражлар белән басылып чыгуы, завод-фабрика эшчеләре, колхозчылар һәм интеллигенциянең партия тарихын өйрәнүгә һәм совет чоры тарихы белән танышуга булган теләге ничаклы зур икәнен дә бик ачык күрсәтә.
Гомуми политик әдәбият 1951 елда 53 исемдә, 336 295 данә басылып чыккан. Шулар эчендә 43 исемдә, 323 750 данә татар телендә; калганнары рус телендә.
Авыл хуҗалыгы әдәбияты буенча 60 исемдә, 134 595 данә китап басылган; шулар эчендә 31 исемдә 74 805 данә татар телендә һәм 29 исемдә, 59 790 данә рус телендә.
Дәреслекләр, программалар һәм методик кулланмалар 108 исемдә, 3 миллион 1 мең 261 данә басылган. Шуның эчендә 83 исемдә, 2 миллион 376 мең 246 данә татар телендә һәм 26 исемдә, 625 мең 16 данә рус телендә.
Фәнни-популяр әдәбият: 30 исемдә, 119 425 данә чыккай.
Сәламәтлек саклау һәм медицина китаплары 27 исемдә, 92 135 данә басылган. Шуның эчендә 11 исемдә, 52 650 данә татар телендә; калганнары рус телендә.
Матур әдәбият буенча 54 исемдә, 472 725 данә китап басылган. Шу- лардан 43 исемдә, 248 615 данә татар телендә. Биредә без рус язучы- ларының татар телендә бастырылган әсәрләрен — М. Лермонтовның «Безнең заман герое» повестен, А. Чеховның «Сайланма әсәрләре»н, Сталин премиясе лауреатлары Олесь Гончарный. «Байрак йөртүчеләре»н, С. Бабаевскийиың «Алтын йолдыз кавалеры»н, Эм. Казакевичның «Одерда яз» исемле романын очратабыз, шулар белән беррәттән Сталин премиясе лауреаты К. Нәҗминең «Якты сукмак» исемле хикәя һәм шигырьләр җыентыгын һәм Сталин премиясе лауреаты Г. Бә- ширнең «Намус» романын күрәбез.
Рус телендә матур әдәбият 11 исемдә, 224 110 данә басылып чыккан. Шулар эчендә татар язучыла- рының берничә китабы рус телендә басылган: И. Газиның «Онытылмас еллар»ы, Мирсәй Әмирнең «Повесть һәм хикәяләр»е, Габдулла Тукайның «Шигырьләр һәм поэмалар»ы, Сибгать Хәкимнең «Сайланма әсәрләрие, Г. Гобәйнең «Маякчы кызы» һ. б. бар.
Яшьләр-балалар әдәбияты буенча 51 исемдә, 324 048 данә китап басылган. Шулардай 48 исемдә, 291 628 данә татар телендә.
Техника буенча 10 исемдә, 18430 данә китап басылган.
Төрле әдәбият китаплары 92 исемдә, 374 365 данә басылган. Шулардай 32 исемдә, 190 685 данә татар телендә; һәм 60 исемдә, 183 680 данә рус телендә.
Музыкаль әдәбият 2 исемдә: (Сталин премиясе лауреаты Н. Җи- һаиовның «Сталинга сәлам» дигән әсәре 2 165 данә һәм Татарстанның атказанган композиторы С. Сәйдә- шевпың «Дан сезгә, җиңүчеләр» исемле әсәре 3 065 данә басылган.
Сукырлар өчен 18 исемдә, 1 450 данә китап чыккан.
Нефть промышленностена карата 5 исемдә, 12 430 данә китапчыккай.
Бу китаплардан тыш республикабызда төрле югары уку учреждениеләре (университет, институт) һәм башка оешмалар 19 исемдә гыйльми

хезмәт, бюллетень, журналлар чы-гарганнар.
1951 нче елда Татарстан Дәүләт китап палатасына 17 исемдә, разовый тиражы 63 493 һәм еллык тиражы 546 827 данә гыйльми журналлар килеп керде.
1951 иче елда электән чыгып килеп тә, сугыш елларында вакытлы рәвештә туктаган «Чаян» һәм «Пионер» журналлары чыга башлады.
В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университеты 1951 нче елда 6 томда «Ученые записки» («Гыйльми язмалар») басып чыгарды. Шулар эчендә А. В. Колоскова- ның «Тирән сөрүнең көлсыман туфракта иген уңышына йогынтысы», А. А. Капитоновның «Татарстанның төньяк районнарында люцерна», И. Г. Сөләймановның «Туфракны тозлауның бодайга йогынтысы» дигән гыйльми әсәрләре һ. б. басылган.
Авыл хуҗалыгы буенча матбугатта чыккан 60 исемдә, 134 595 данә китап һәм гыйльми мәкаләләр бу өлкәдә республикабыз галимнәренең җитди эзләнүләр алып баруларын күрсәтә.
1951 нче елда Татарстан Дәүләт китап палатасына барлыгы 135 исемдә, 8 545 номер газета килгән. Алар- ныц еллык тиражлары 39 миллион 907 мең 90 данә. Татар телендә 59 исемдә еллык тиражы 19 миллион 171 мең 58 данә газета чыккан. (Шулар эчендә «Совет Татарстаны», разовый тиражы 30 мең һәм «Яшь Сталин- чы», разовый тиражы 20 мең.) Рус телендә 61 исемдә, еллык тиражы 19 миллион 865 мең 607 данә (шулар эчендә «Советская Татария», разовый тиражы 50 мең һәм «Комсомолец Татарии», разовый тиражы 25 мең данә), Чуваш телендә 1 исемдә, еллык тиражы 830 мең 800 данә, Удмурт телендә 1 исемдә еллык тиражы 6 380 данә газета басылган.
1951 нче елда барлыгы 546 исемдә, 1 миллион 799 410 данә тираж белән лозунг, плакат һәм листовкалар басып чыгарылган. Шулар эчендә 274 исемдә, 890 560 данә тираж белән татар телендә.
1951 нче елда чыккан газеталарның еллык тиражларын 1950 нче елда чыккан газеталарның тиражы белән чагыштырганда 3 825 921 данәгә арткан. 1952 нче елда республикабызда газета чыгару эше тагын да киңәячәк — әгәр әлегәчә район газеталары атнага бер тапкыр чыгып килгән булсалар, 1952 нче елның 1 нче апреленнән атнасына ике тапкыр чыга башладылар.
Бу коры саннар нәрсә турында сөйлиләр соң? Алар Советлар Со- зында хезхмәт ияләренең көнкүрешләре көннән-көи яхшыра, белем, культура дәрәҗәләре туктаусыз үсә барулары турында сөйлиләр. Бу саннар Ленин — Сталин милли по-литикасының гүзәл тантанасы турында сөйлиләр.

104