ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫН ДӨРЕС ЯКТЫРТЫРГА
С. БАТЫЕВ
Совег хөкүмәте һәм большевиклар партиясе, милли телләрдә дәреслекләр бастырып чыгаруга зур игътибар биреп килде һәм килә. Иптәш Сталинның тел гыйлеме турындагы тарихи хезмәтләреннән соң бу мәсьәләгә игътибар тагын да көчәйтелде.
ВКП(б) Өлкә Комитеты татар телендә чыгарыла торган дәреслекләр белән өзлексез кызыксына, ул дәреслекләрдә булган кимчелекләрне бетерергә ярдәм итә. ВКП(б) Өлкә Комитетының 1948 ел 12 сентябрь карарында татар мәктәпләренең 8 нче классы өчен чыгарылган әдәбият дәреслегендәге житди кимчелекләр күрсәтелгән иде. ВКП(б) Өлкә Комитеты бюросы ТАССР Мәгариф министрлыгын, СССР Фәннәр академиясе Казан филиа-лының тел, әдәбият һәм тарих институтын укучыларны коммунистик рухта тәрбияләү бурычларына жавап бирерлек дәреслек тудырырга, бу мөһим эшкә укытучыларны һәм фәнни работникларны тартырга мәжбүр иткән иде. Ләкин бу оешмалар ул карарны үтәмәгәннәр, үз эшләренә җавапсыз караганнар.
ВКП(б) Өлкә Комитеты бюросы күптән түгел генә булып үткән утырышында, бу мәсьәләгә тагын бер тапкыр тукталып, 8 нче класслар өчен чыгарылган яңа дәреслекнең житди политик хаталарын күрсәтеп узды.
ТАССР Мәгариф министрлыгы та-рафыннан расланып, татар урта мәктәпләренең 8 нче классы өчен чыгарылган әдәбият дәреслегенең кабат эшләнгән өченче яңа басмасында җитди хаталар киткән. В1\П(б) Өлкә Комитеты бюросының 1948 ел 12 сентябрь карарында кисәтүгә карамастан, дәреслек авторлары XVIII йөзнең ахырында һәм XIX йөзнең башында яшәгән дини- мистик язучылардан Мәүлә Колый һәм Утыз И мәни иҗатларын идеаллаштырганнар, соңыннан контрреволюцион хәрәкәткә әйләнгән җәдитчелек агымына тарихи дөрес бәя бирмәгәннәр.
Татар әдәбиятына һәм тарихына буржуаз милләтчелек карашларының һәм шул характердагы ялгышларның үтеп керүе Татарстан тарихчыларының һәм әдәбиятчыларының, бигрәк тә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы тел, әдәбият һәм тарих институты работникларының ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел 9 август карарыннан һәм идеология мәсьәләләре буенча башка карарларыннан ахырынача тиешле нәтиҗә чыгармауларын һәм аны үтәүгә формаль карауларын, ВКП(б) Үзәк Комитетының җитди кисәтүләрен игътибарга алмауларын күрсәтә. Әдәбиятчылар һәм тарихчылар үзләренең эшләрен иптәш Сталинның «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» исемле хезмәтендә бирелгән күрсәтмәләр яктылыгында үзгәртеп кормаганнар-
Әдәбиятчылар һәм тарихчылар арасында һаман да әле фәнни эштә әшнәлек мөнәсәбәтләре бетерелмәгән, һәртөрле идеологии бозуларга гамьсез карашлар яшәп килә, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть, теоретик мәсьәләләрне бергәләп иҗади тикшерү эшләре аз җәелдерелгән. Фән работниклары иптәш Сталинның «фикерләр көрәшеннән башка,
49
ирекле тәнкыйтьтән башка бер генә фән дә үсә һәм уңышларга ирешә алмый» дигән күрсәтмәләрен игътибарга алмаганнар.
Бу җитди ялгышлар 8 нче класс дәреслеге белән генә чикләнеп калмыйлар, биредә сүз татар әдәбиятының кайбер мәсьәләләрен һәм тарихын яктыртуда милләтчелек характерындагы идеологик бозулар булуы турында да бара. Бу хәл кайбер иптәшләрдә марксизм-ленинизм идеяләренең сафлыгы өчен, басылып чыга торган продукциянең югары идея-теоретик дәрәҗәсе өчен көрәштә политик үткенлекнең җитәрлек булмавы, безнең әдәбиятыбызга чит булган буржуаз милләтчелек карашларына үтеп керергә мөмкинлек бирүче барлык каналларның ябылып бетмәве турында сөйли.
Ул гына да түгел, бу фактлар безнең кайбер әдәбиятчыл арыбызның ВКП(б) Үзәк Комитетының «Татарстан партия оешмасындагы массовый-политик һәм идеологии эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы 1944 ел 9 август карарыннан тиешле нәтиҗә чы-гармауларын күрсәтә. Бу карарда республикадагы интеллигенция арасында идея-политик тәрбия эшләрен тиешенчә алып бармау нәтиҗәсендә татар халкының тарихын, шулай ук татар әдәбиятын һәм сәнгатен яктыртуда җитди идеологии ялгышлар булуы күрсәтелгән иде. ВКП(б) Үзәк Комитеты Татарстан тарихын фәнни эшкәртүне оештыру, Татарстан АССР тарихын яктыртуда кайбер тарихчылар һәм әдәбиятчылар тарафыннан җибәрелгән җитди кимчелекләрне һәм милләтчелек характерындагы хаталарны («Алтын ур- да»ны бизәп күрсәтүне, ханнар- феодаллар эпосы — «Пдегәй»не популярлаштыруны) бетерү; рус, татар һәм СССР дагы башка халыкларның чит ил басып алучыларына каршы, алпавытлар, капиталистлар изүенә каршы бердәм көрәшү тарихың тикшеренүгә һәм яктыртуга, шулай ук Совет власте чорында Татарстанда социалистик үзгәртеп корулар тарихына, татар халкының атаклы эшлеклеләрен, галимнәрен, революционерларын һәм Ватан су-
4. .С. Ә.-№ 5. гышындагы герой улларын популярлаштыруга аерым игътибар итү та-ләбен куйды.
ВКП(б) Үзәк Комитеты безгә иң әһәмиятле әдәби памятникларны рус теленә тәрҗемә итү, аны бергәләп киң күләмдә тикшерүне булдыру һәм шул эшкә рус әдәбияты белгечләрен тарту бурычын йөкләде. Ләкин ВКП(б) Үзәк Комитетының бу таләбе үтәлмәгән, татар әдәбиятының иң әһәмиятле памятниклары рус теленә тәрҗемә ителмәгән, аларга бер Б- Яфаров кына хуҗа булган, калган фәнни работниклар телне белмәү аркасында бу эшкә катнаша алмаганнар. Коллектив эшне бергәләп иҗади тикшерү дә булмаган, хаталарны үзара йомып калу киң күренеш алган. Болар барысы да дәреслекнең һәм башка әдәби тикшеренүләрнең идея-теоре-тик дәрәҗәсен бик нык киметүгә китергән.
Дәреслектә киткән хаталарның, тәнкыйть ителүгә карамастан, елдан- ел кабатланып килүе аларның очраклы түгеллеген күрсәтә.
В. И. Ленин үзенең «/Милли мәсьәлә буенча критик заметкалар» дигән хезмәтендә һәр милли культурада буржуаз культура һәм демократик революцион культура бар, ди. Ул «Без... һәрбер милли культурадан аның тик демократик һәм со-циалистик элементларын гына алабыз, аларны тик һәм һичсүзсез һәрбер милләтнең буржуаз культурасына, буржуаз милләтчелегенә капма-каршы итеп алабыз», ди (20 том, 4 нче басма, 8 бит).
Дәреслекне төзүчеләр В. И. Ленинның шушы иң мөһим методологик күрсәтмәләреннән чыгып эш итмәгәннәр. Татар әдәбиятының борынгы өлешен яктыртуда «бердәм агым» дигән зарарлы теориядән чыгып эш иткәннәр һәм кайбер суфи, ишан язучыларның иҗатын мактау һәм идеаллаштыру юлына басканнар.
Шагыйрь Мәүлә Колый XVII гасырның азагында яшәгән. Ул үзенең социаль хәле белән һәм идеологиясе белән суфи булган кеше. (Суфилык—ислам динендә пессимизмны, дөньядан ваз кичүне һәм экс- плоататорларга баш иеп яшәүне ал-
50
га сөрүче дшш-мистик агым). Мәүлә Колый шигырьләренең төп нөсхәсе юк. Алар 1927 елда «Татарове- дсние» фәнни җәмгыяте вестнигы- ның 7 нче санында басылып чыктылар. Мәүлә Колый шигырьләренең татарча, аннан соң русча тәрҗемәләрен тикшереп карау аларның тулысынча суфилыкка, ишанлыкка һәм ислам линен мактауга багышланган икәнен күрсәтә. Ул «суфилык җимешләре өлгерде», «ир белән хатын суфилыктан әхлак тапсалар, алар мәхәббәт утында янарлар иде» ди. Шагыйрь, «безнең җаныбыз бу дөньяда кунак кына, чын тормыш теге дөньяда булачак», ди.
Мәүлә Колый иҗаты суфилык', ишанлык һәм аскетизм морален, барлык дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичүне алга сөрә, тулысынча аллага хезмәт итү эшенә бирелергә, социаль гаделсезлектән зарланмаска, гаделсезлеккә каршы йөрәк ачуыңны күрсәтмәскә чакыра. Шагыйрь барлык кешелек сыйфатларын кешенең дингә мөнәсәбәтеннән чыгып билгеләргә омтыла. Бу — гади бер формага кайтып кала: кеше аллага табынса, ул акыллы була, суфилыкка иярсә, матур була, шәригать законнарын сакласа, әхлаклы була. Ул ислам дине законнарын рәхимсез клерикализм һәм фанатизм юлы белән үткәрүне таләп итә.
Мәүлә Колый иҗатына объектив анализ ясаганнан соң, Б. Яфаров- ның: шагыйрь үзенең иҗатында татар халкының XVII йөздәге социаль тормышын чагылдыра, дигән сүзләре белән һич тә килешеп булмый. Шулай ук Б. Яфаров, Мәүлә Колый үзенең иҗатында шул чордагы татар халкының караңгылыкта яшәгәнлеген, гыйлем-мәгърифәттән түбән булуын күрсәтә, феодаль җәмгыятьне төзәтергә һәм тәрбияләргә кирәклекне җырлый, дип язуы да чынбарлыкка туры килми. Ә инде Б. Яфаровның, шагыйрь йортсыз- җирсез фәкыйрьләрнең тормышын күргән, ул, имеш, аларга теләктәшлек күрсәткән, байларны комсыз булганга, ярлыларга ярдәм күрсәтмәгәнгә тиргәгән дин нәтиҗә ясавы бөтенләй ялган. Б. Яфаров дәреслекнең 17 нче бичеидә шагыйрьнең игенчеләргә багышланган шигырен китерә һәм, Мәүлә Колый игенчелекне матур, кадерле, хөрмәтле эш итеп күрсәтә, дигән нәтиҗә ясый. Чынлыкта исә, шагыйрь игенчеләрнең хезмәтен алла колының хезмәте, алла тарафыннан бирелгән тереклек итүнең бер чарасы итеп карый. Биредә Яфаров М. Колыйның шигырьләрен турыдан-туры фальсификацияләү юлына баса, «алла», «алла колы» кебек сүзләрне төшереп калдыра.
Мәүлә Колый иҗатында бернинди оригиналь нәрсә юк. Аның шигырьләре шәригать, коръән законнарын һәм башка дини чыганакларда язылганнарны кабатлаудан тора. Дәреслеккә Мәүлә Колый иҗаты .турында аерым бер бүлек кертү - ялгыш һәм зарарлы эш.
Дәреслектә Г абдерәхим Утыз И мәни иҗатына бөтенләй лаек буялмаган рәвештә югары бәя бирелә.
Дәреслекнең авторы Б. Яфаров, шагыйрь рус халкына тирән мәхәббәт һәм дуслык тойгылары белдерә, рус һәм татар халыклары арасындагы дуслыкны пропагандалый, бу ике халык арасындагы дошманлыкны хөкем итә, дип яза. Автор шул фикерләрне раслау өчен «Гришка» исемле поэманы әйтеп уза.
Чынлыкта исә автор кулында андый поэма юк. Яфаров сөйли торган поэма «Тәизиһ-әл-әфкяр» («Фикерләрне чистарту») дип атала. Б. Яфаровның, башбаштаклык күрсәтеп, поэманың исемен үзгәртүе очраклы хәл түгел. Бу поэманы анализлау шагыйрьнең иҗатына андый бәя бирүгә юл куймый. Утыз Имәни бу поэмада үзенең бер рус авылында булуы һәм анда Гриша исемле бер яшь егет—Кузьма улы белән танышуы турында яза. Башта шагыйрь Гришка ислам динен, Мөхәммәт пәйгамбәрне таныганлыктан, автор әйтүенчә, мөселман динен хөрмәтләгәнлектән, Гриш- кага симпатия белдерә. Поэма башыннан алып ахырына кадәр ислам динен мактап җырлауга һәм башка ди 11 дә гел ә р гә карага до ш м a 1i л ых уятуга багышланган. Шагыйрь б\ поэмада кешеләрне чын днплеләры
4» 51
һәм динсезләргә (гәверләргә һәм кя-ферларга) бүлә, яхшы кешеләр — ислам динендәге кешеләр генә — мөселманнар гына, ә башка диндә- геләр—алар күптән инде алла тарафыннан каргалган кешеләр, ди. Бу шигырьдә Утыз Имәни дуслыкка өндәми, ә, дәреслек авторы әйткәннәрнең. киресе буларак, төрле диндәге халыклар арасында дошманлыкны мактап җырлый, башка халыкларны мөселман диненә күчәргә чакыра.
Шундый бер сорау туа: бу поэма яшь буынга нинди прогрессив тәрбия бирә? Ә дәреслекнең, авторы Б. Яфаров һәм Утыз Имәни иҗаты турында диссертация язган Үлмәс Беляева бу поэмага, поэма үзе моңа лаек булмаса да, югары бәя бирәләр. Ү. Беляева үзенең диссертациясендә, шагыйрь татар халкының алдынгы иҗтимагый фикерен чагылдыруда беренче кеше булды, ул фән һәм культура байрагын күтәрде, ул халык массасының аңын га-сырлар буена томалап килгән дини фанатизмның кара пәрдәсен алып ташларга омтылды, дип яза- Ү. Беляева Гришка образы турында мондый/бәя бирә: рус һәм татар халыклары арасында холык, тел һәм мораль каршылыклары булган бер чорда, татар халкының көнкүреше, рус халкыныкына каршы куелган бер вакытта, Утыз Имәнинең рус кешесе Гришканы керсез күңелле һәм акыллы чын дус итеп тануы, Гришка образы аша чын дуслык идеалын чагылдыруы Утыз Имәни үз заманының алдынгы кешесе булган, дигән фикерне тагын бер мәртәбә раслый, ди. Ү. Беляева шуннан соң «Утыз Имәни татар әдәбияты тарихында, беренче булып, рус кешесенең уңай образын кузгатучы шагыйрь», дип нәтиҗә ясый. Б. Яфаров һәм Ү. Беляева Утыз Имәнинең дини-мистик карашлары турында бер генә сүз дә әйтмиләр, аның иҗатының реакцион асылын том алан к алды р ал ар, шу н ы ц бел ә н татар әдәбияты тарихын бозалар, ишанчы Утыз Имәнине идеаллаштыралар.
Контрреволюцион милләтчелек хә-рәкәте булган җәдитчелеккә бирелгән бәядә дә*бик зур политик хаталар бар. Татар буржуазиясенең политик агымы булган җәдитчелек XIX гасырның икенче яртысында һәм XX гасырның башында барлыкка килде. Бу хәрәкәтнең башында татар буржуазиясе торды. Аның идеологы — «Тәрҗеман» газетасын чыгаручы панисламист, пантюркист һәм Кырым алпавыты Исмәгыйл! Гаспринский иде.
Милли буржуазия хәрәкәте буларак, җәдитчелек хәрәкәте базар өчен көрәш мәсьәләләре кискенләшкән чорда, милли буржуазияләрнең, шул исәптән татар буржуазиясенең дә, үз базарын «чит» милләт буржуазиясеннән саклап калырга омтылган вакытта барлыкка килде Иптәш Сталин «Марксизм һәм милли мәсьәлә» дигән хезмәтендә «Яшь буржуазия өчен төп мәсьәлә — базар. Үз товарларын үткәрү һәм бүтән милләт буржуазиясе белән конкуренциядә җиңеп чыгу — аның максаты шундый. Шушыннан оның «үз», «туган» базары белән үзен тәэмин итү теләге килеп чыга. Базар — буржуазиянең милләтчелеккә өйрәнә торган беренче мәктәбе ул» дип әйтеп үтә- (2 том, 342—343 битләр, татарча басма.) Җәдитчеләр, империализм белән бердәм фронт тәшкил иткән хәлдә, шул максаттан чыгып, милләт эчендә «милли бердәмлек хакына» сыйнфый татулыкка, чит милләтләр территориясен басып алу юлы белән үз милләтенең территориясен киңәйтүгә, чит милләтләргә карата ышан- маучанлыкка һәм күрә алмаучан- лыкка өндәделәр. Иптәш Сталин «Милли мәсьәлә һәм ленинизм» дигән хезмәтендә: «Андый милләтләрне буржуаз милләтләр дип квалификацияләргә кирәк. Мәсәлән, фран-цуз, инглиз, итальян. Төньяк Америка һәм шуларга ошашлы башка милләтләр әнә шундый милләтләр рәтенә керәләр. Безнең илебездә пролетариат диктатурасы һәм Совет строе урнаштырылганга кадәр Рос-сиядәге рус, украин, татар, әрмән, грузин милләтләре һәм башка милләтләр шундый ук буржуаз милләт иделәр», ди. (11 том. 371—372 битләр, татарча басма.)
52
Җәдитчеләрнең шул вакытта туып килүче буржуаз милләт интересларын чагылдыручылар булуы ачык факт. Җәдитчеләр татар һәм башка мөселман халыкларын Россиядән аерырга, аларны череп беткән төрек солтаннары империясенең бер кисәгенә әверелдерергә хыялландылар. Күпчелек җәдитчеләрнең Октябрь социалистик революциясеннән соң контрреволюцион милләтчеләр сафына басуы һәм. акгвардиячеләр, интервентлар белән бер сафта торып, эшче-крестьяннарга каршы көрәшүе һич тә очраклы факт түгел. Соңыннан аларның калдыклары, чит ил разведкаларының ялланган агентлары булып, троцкийчы-бухаринчы һәм башка шундый буржуаз милләтче бандалар, диверсантлар белән бергә кушылдылар.
Җәдитчелек идеологиясе — панис-ламизм, пантюркизм идеологиясе ул.
Иптәш Сталин Әсәрләренең бишенче томындагы искәрмәдә: «Панисламизм — дини-политик идеология, ул ислам динен (мөселман динен) тотучы барлык халыкларны бергә берләштерүгә өнди. Панисламизм XIX гасыр ахырында Көнчы-гыш илләрендә эксплуататор сыйныфлар арасында киң таралды; Төркия тарафыннан бөтен дөнья мөселманнарын «бөтен мөселман ди- нендәгеләрнең хәлифәсенә» — төрек солтанына буйсындыру максаты белән файдаланылды- В. И. Ленин панисламизмга «Европа һәм Америка империализмына каршы азатлык хәрәкәтен ханнар, алпавытлар, муллалар һ. б. позициясен ныгыту белән бергә кушарга» маташучы агымнарның берсе дип бәя бирде.
«Пантюркизм бөтен төрек халыкларын Төркия хакимлегенә буйсындыруны үзенең максаты итеп куя, ул Балкан сугышлары чорында (1912—1913 елларда) туды. 1914— 1918 еллар сугышы вакытында үтә агрессив һәм шовинистик идеология булып үсте. Россиядә Октябрь социалистик революциясеннән соң панисламизм һәм пантюркизм контрреволюцион элементлар тарафыннан Совет властена каршы көрәшү өчен файдаланылды», диелә. (5 том, 438—439 битләр, татарча басма.)
Җәдитчеләр, панисламистлар һәм пантюркистлар татарл(арны, баш-кортларны, Төркиянең хокуксыз кол-ларына, Англия-Америка ’ империа-лизмының вассалына әйләндерергә азапландылар. Мөселманнарга үзләренең программаларын тагарга тырышып, җәдитчеләрнең лидерлары берничә организацией чаралар үткәрделәр, үзләренең программаларын формалаштырып, съездлар, киңәшмәләр уздырдылар.
Бөтенроссия мөселманнарының өченче съезды (1906 ел, август) карарында түбәндәгеләр әйтелә: барлык мөселман мәктәпләрендә укуны гарәп алфавиты нигезендә кертергә, барлык предметларны төрек телендә укытырга, әдәбиятны һәм матбугатны да атаман төрекләре телендә алып барырга.
Җәдитчелекнең лидерлары контр-революцион «Русия мөселманнары иттифакы» партиясенең оештыручылары иде. Җәдитчеләр кадетлар программасын кабул иттеләр һәм. безнең идеалыбыз Иранның һәм Төркиянең конституцион монархиясе, дип белдерделәр.
Җәдитчеләр, патша самодержавиесенең кара көчләре белән бер союзда булып, хезмәт ияләренә каршы көрәштеләр. Шушы уңай белән түбәндәге факт хзарактерлы: 1905 елда Бәйрәкә авылында (хәзерге Ютазы районы) крестьяннар восстаниесе кабынып китә- Баш күтәргән крестьяннар, 'алпавыт Жданов һәм Беловның җирләрен, урманнарын тартып ала башлыйлар. «Ислам прогрессы» обществосының оештыручы- ларыннан берсе — җәдитче, эре җир биләүче, мулла Мәсгуть Гобәйдуллин баш күтәрүчеләрне «бу — ярый торган эш түгел», дип үгетли, ә восстаниене бастыру өчен Самара губернаторы килгәч, восстаниедә актив катнашучыларның алдан хәзерләп куелган исемлеген бирә. Яки икенче бер мисал. Полиция департаменты директоры Белицкий 1912 елның 13 мартында .Эчке эшләр министрлыгына язган отиошепиегә кушымтасын-t да түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Иж- Буби авылындагы (хәзерге Әгерҗе районы) җәдит мәдрәсәсе укытучылары бертуган Бубинскийлар
_____ — - !
53
Ко и ст а н ти н о п о л ь дә бу л га л а д ы л а р, Нижний-Новгородта һәм Минзәләдә мөселман съездларында пантюркизм идеяләрен өндәделәр, барлык мөсел-маннарны берләштерү һәм алар арасындагы дошманлыкны бетерү мәсьәләләрен күтәрделәр». Шунда ук бертуган Иж-Буби муллалары үзләренең Төркиядәге фикердәшләре һәм Яшь төрек комитеты белән һәрвакыт мөнәсәбәттә булдылар, Бубинскийлар да һәм башка хәлфәләр дә русларга һәм хөкүмәткә каршы пропаганда эше алып бардылар, авыл халкы һәм үзләренең шәкертләре арасында дини әңгәмәләр юлы белән һәм шулай ук Константино- польдә басылган газета-журналлар ярдәмендә панисламизм идеяләрен тараттылар, диелә. Шуннан соң бу документта Иж-Буби семинариясендә тәрбияләнүчеләр Төркияне һәм төрек солтанын мактап, төрекчә жырлар җырладылар, дип күрсәтелә.
Империалистлар тарафыннан татар халкын Россиягә каршы көрәшкә юнәлтү максатына файдаланылган пантюркизм, панисламизм идеологлары — җәдитчеләр турындагы дөрес тарихи фактлар әнә шулар. Җәдитчеләрнең асылда контррево-люционер булулары ачык аңлашыла. Җәдитчеләрнең контрреволюцион милләтчелек асылы совет чоры тарихи әдәбиятында җитәрлек дәрәҗәдә фаш ителде. Ләкин татар әдәбиятында җәдитчелеккә ачык сыйнфый бәя бирелми. Аның контрреволюцион асылы ачып күрсәтелми, һәм кайберәүләр җәдитчелекнең прогрессив ролен тану ягында торалар. Җәдитчелек хәрәкәте буржуаз объективистларча сурәтләп бирү рәвешендә яктыртыла. Татар әдәбияты дәреслегендә җәдитчелек турында дөрес положениеләр белән Ьеррәт- тән, «яңа фикерле кешеләрне «җәдитчеләр» дип исемлиләр» шикелле шапшак, буталчык формулировкалар бар- (Татар әдәбиятының 8 нче класс дәреслегендәге 182 нче битне карагыз). Фәннәр академиясенең Казан филиалы тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторы мөдире Г. Халит җәдитчеләрнең эшләрен бернинди нигезсез рәвештә прогрессив бер күренеш итеп, ә татар мәгърифәтчеләрен — Каюм На- сыйрины һәм башкаларны — «сул» җәдитчеләрдән чыктылар дип күр- сәтмәкче була. Бу — бөтенләй ялгыш позиция, һәм ул бик хаклы рәвештә матбугатта каты тәнкыйть ителде. Педагогия институты профессоры, педагогия фәннәре докторы В. М. Гороховның «Царизмның Идел буе татарларына карата реакцион политикасы» дигән китабында (Татгосиздат басмасы, 1941 ел) җәдитчелеккә бирелгән бәя белән дә килешеп булмый. Бу китапта «кадимчеләр һәм җәдитчеләр» дип аерым бүлек бирелгән.
В. М. Горохов җәдитчелекне мәк-тәпләрдә бирелә торган белемнәрнен эчтәлеген үзгәртүне таләп итүгә кайтарып калдыра, иске идеологияне яңарту дип атый һәм җәдитчелекнең прогрессив ролен таный. Кайбер тарихчылар, Каюм Насыйри җәдитчелекнең нигезен салучы булган дип, тарихи фактларны бөтенләй бозып күрсәтәләр. Тарих фәннәре докторы Р. М. Рәимов 1949 елда «Россиянең мпллн районнарында 1905—1907 еллар революциясе» дигән җыентыкта чыккан мәкаләсендә түбәндәгеләрне яза: «Ба-шында К- Насыйри торган татар интеллигенциясе алдынгы рус куль-турасына якынаю өчен, мәктәпләргә һәм мәдрәсәләргә реформа ясау өчен, яңа укыту методлары кертү өчен, татарлар арасында тарихта җәдитчелек (яңа) дип билгеле бул-ган иҗтимагый агымны башлап җи-бәрделәр». Р. /М. Рәимовның әйтүенчә, җәдитчеләр панисламистлар һәм пантюркистлар булмаганнар, бәлки рус халкы белән якынаю ягында торучылар булып чыга. Бу— ялгыш һәм зарарлы трактовка.
Мондый ялгыш положениеләрнең авторлары җәдитчелек, панисламизм һәм пантюркизм идеологияләрен һәрьяклап алга сөрүче буржуаз милләтчеләр тарафыннан үз заманында әйтелгән фикерләрне колларча кабатлыйлар. Милләтчеләр Каюм Насыйрига җәдитчелекнең нигезен салучы дигән исемне тагып, үзләренең буржуаз милләтчелек карашларын үткәрделәр, татар мәгърифәтчеләренең, шул исәптән Каюм На-
сыйриныц да, уцап прогрессив эш- чәнлегенә яла яктылар. Каюм На- сыйрнның дөньяга карашы алдынгы >ус культурасы йогынтысы астында, Белинскнйныц, Герценныц һәм Чер- •ышевскийныц революцион демократик и деяләре йогынтысы астын ла формалашты.
Казанда алдынгы галимнәр һәм студент яшьләр арасында «Современник» һәм «Колокол» журналлары аша В. Г. Белинскнйныц, Н- Г. Чернышевскийныц, Н. А. Добролюбовның. А. И. Герценныц һәм Ы. П. Огаревның революцион де-мократик идеяләре тарала; Чернышевский үзе «Современник» идеяләренең Казанда таралуы белән якыннан торып кызыксына. Профессор А. П. Щапов үзенең лекциялә-рендә Герцен, Огарев һәм башка революцион демократларның идеяләрен пропагандалый- Бу еллардг! К. Насыйри университетка ирекле гыңлаучы булып йөри, алдынгы галимнәр һәм студент яшьләр белән аралаша. К- Насыйрига бу уңай атмосфераның, һичшиксез, йогынты 'ы булмый калмаган. К. Насыйри үз заманының алдынгы идеяләре белән яшәде, алдынгы рус культурасын пропагандалады, рус телен өйрәнү һәм алдынгы рус культурасын тарату җирлегендә татар халкына аң-белем бирергә омтылды. Ул хезмәт ияләрен алпавытлар, крепостниклар, муллалар һәм ишаннар изүеннән азат итүнең революцион юлларын белмәде, ләкин җа- иы-тәие белән халыклар иреге өчен көрәште- Ул татар халкына аң-белем бирү юлының Россиядә, рус халкы белән дуслыкта икәнен күрде. Җәдитчеләр, киресенчә, үзләренең барлык өметләрен Төркиягә багладылар, панисламизм һәм пантюркизм идеологиясен һәрьяклап алга сөрделәр. Менә шушылардан соң гаҗәп- юнергә туры килә: К- Насыйри җәдитчелекнең нигезен салучы, дип, ни баш белән сөйләргә кирәк?
Татар халык шагыйре, патриот J Тукай татар халкын панислами- м һәм пантюркизм идеологиясе белән агуларга маташучы һәм рсак- лион феодаль Көнчыгышка, солтан Торкиясенә ориентация тотучы милләтчеләрдән әче һәм үткен итеп көлде.
Көнчыгышка баш июче сукбай Мостафаның җыелма образы аша Тукай татар милләтчеләренең халык дошманнары булуын фаш итте.
Теркиндә бер теләнче.
сухта булган Мостафа;
Монда кайтып нл казасы, фптнә булган Мостафа.
Юп-юаш муенын бөгеп йөргән сарыктан бер сарык,— Монда кайткачтып симергән, чучка булган Мостафа.
Шат кына берлек белән торган шәһәрнең халкыны, Төрле дошманлык чәчеп,
өч-дүрткә бүлгән Мостафа, —
дип язды ул-
Тукай, «бу кабахәт җаннар безгә Төркиягә китәргә кушалар» дип, әнә шулар турында язды.
Китмибез без. безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урынына ул җирдә унбиш шпион.
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер! —
дип аларны хурлык тамгасы белән тамгалады.
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Иң бөек максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Русия! — дип дәртләнеп җырлады шагыйрь.
Безнең әдәбиятчыларыбызның, та- рихчыларыбызның бурычы шул: татар мәгърифәтчеләренең алдынгы прогрессив идеяләрен, рус халкы белән дуслык идеяләрен, алдынгы рус культурасын кертү җирлегендә татар культурасының баю һәм үсү идеяләрен өйрәнү һәм пропагандалау; җәдитчелекнең паиисламистик һәм нантюркистик идеологиясенең асылда реакцион булуын фаш итү.
Дәреслекне төзүдә керешнең әһәмияте зур. Дәреслекнең кереш өлешендә мәгълүм предметның гомуми мәсьәләләре яктыртыла, курсның максатлары һәм бурычлары әйтелә, предметка билгеләмә, аның эчтәлеге һәм фәлсәфи нигезе бирелә. Кереш
55
тирән фәннилек, большевистик эшчәнлек, максатлы омтылыш, марксистик-ленинчыл идеялелек белой сугарылган булырга, фикерләр ачык һәм төгәл итеп язылган булырга тиеш-
Ләкин тикшерелә торган дәреслекнең бу өлкәдә дә җитди хаталары күп: «Матур әдәбият — сәнгатьнең бер төре. Сәнгать исә кешелек җәмгыятенең үсеше, эшләп чыгару чараларының алга китеше белән бәйләнешле рәвештә туа, үсә, алга ки- гә», — диелә дәреслектә.
Шулай итеп, керешнең авторы, сәнгать, өскорма характерындагы бер күренеш буларак, җитештерү белән турыдан-туры бәйләнештә тора, ди. Болай аңлату иптәш Сталинның базис белән өскорманың бер- берсенә мөнәсәбәте турындагы өй-рәтүләренә каршы килә.
Иптәш Сталин: «Өскорма җитештерү белән, кешенең җитештерү эш- чәнлеге белән турыдан-туры бәйләнмәгән. Ул җитештерү белән тик читләтеп кенә, экономика аша, базис аша гына бәйләнгән. Шунлыктан өскорма җитештерүче көчләрнең үсеш дәрәҗәсендәге үзгәрешләрне берьюлы ук түгел һәм турыдан-туры түгел, бәлки базистагы үзгәрешләрдән соң, җитештерүдәге үзгәрешләрнең базистагы үзгәрешләрдә чагылуы аша гына чагылдыра- Димәк, өскорманың хәрәкәт сферасы тар һәм чикләнгән», — дип өйрәтә.
Иптәш Сталинның бу күрсәтмәләрен дәреслекнең кереш өлешен тө- 1үче игътибарга алмаган.
Дәреслектә төгәл бирелмәгән башка шапшак формулировкалар да күп, бүлекләр арасында тиешле бәйләнеш юк, урыны-урыиы белән бер-берсенә капма-каршы положениеләр китерелә.
И. Сталин, А. Жданов һәм С. Киров иптәшләр СССР тарихы дәреслегенең конспектына биргән замеча- ниеләрендә «һәр сүзе һәм һәр билгеләмәсе үлчәнгән дәреслек тудыру турында сүз барганда» дәреслек авторы өстснә аерым җаваплылык гөшкәнне әйтеп уздылар. Бу таләп гарих дәреслегенә генә карамый, башка дисциплиналарга да кагыла.
Татар әдәбияты тарихы мәсьәләләре турында сөйләгәндә, гомумән татар әдәбияты классикларына карата кайбер дөрес булмаган карашлар турында да тукталып китәргә кирәк. Татар әдәбиятының классиклар группасы зур әдәби мирас калдырды, һәм ул татар халкы культурасына тирәнтен үтеп керде. Алар- ның әсәрләрендә Татарстан халыкларының революциягә кадәрге авыр тормышы, бөек рус халкы белән берлектә татар халкының социаль изүгә, гаделсезлеккә каршы, муллаларның, ишаннарның һәм ислам ди-ненең башка вәкилләренең изүенә каршы көрәше аермачык чагыла.
Безнең әдәбиятчыларыбызиың бурычы — татар әдәбияты классикларының иҗатын фәнни өйрәнү һәм укучыга дөрес җиткерү. Ләкин безнең бу эшебездә дә җитди кимчелекләр бар. Татар әдәбияты классикларының иҗатын алар иҗат иткән конкрет тарихи обстановкадан аерып алып өйрәнергә ярамый-
Кызганычка каршы, кайбер әдә-биятчылар шушы гадел фәнни таләптән тайпылалар, аларга бүгенге көн таләпләрен куялар, шуннан чыгып, кайбер хикәяләрнең, повестьларның һәхМ романнарның яраксыз икәнен дәлилләп, кулланыштан алырга яки әсәрләре җыентыгына кертмәскә кушалар. Татар әдәбияты классикларына карата мондый караш дөрес түгел.
Халык шагыйре Г. Тукай иҗатына карата ялгыш караш бар. Тукай иҗаты татар культурасы мирасына бик хаклы рәвештә керде. • Бездә Тукай әсәрләре зур тираж белән татарча һәм русча басылып чыга. Халык Тукайны ярата, ул чын мәгъ-нәсендә халыкның яраткан шагыйре- Тукай иҗатының көчле якларыннан берсе — аның патриотизмы, туган илне яратуы, рус халкына һәм рус культурасына мәхәббәте.
Тукай үзенең публицистик мәка-ләләрендә һәм шигырьләрендә буржуаз милләтчеләрнең халык дошманнары булуын тирәнтен фаш итте һәм татар халкының рус халкы белән үз азатлыгы өчен бердәм көрәшен һәм дуслыгын мактап җырлады. Башка шагыйрьләрнеке ши
56
келле үк» Тукайның да йомшак яклары булды, билгеле. Ул кайвакытта кайбер проблемаларны ялгыш аңлатты. Бу хәл аның бигрәк тә 1905—1906 еллардагы иҗатына карый. Тукайның кайбер шигырьләрендә реакция, пессимизм чорының йогынтысы сизелә. Тукай иҗатының менә шушы ялгыш һәм йомшак якларын әйтергә. укучылардан яшермәскә кирәк иде. Ләкин безнең тәнкыйтьчеләр Тукайның бу яклары турында бер сүз дә әйтмиләр.
Күптән түгел генә рус телендә Тукайның шигырьләр җыентыгы чыкты. Бу җыентыкта Тукайның «Иттифак хакында», «Кемне сөяргә кирәк», «Дөньяда торыйммы дип киңәшләшкән дустыма» исемле шигырьләре бар. Тукайның бу шигырьләре аның иҗатының кайбер очрак-ларда иҗтимагый тормышны дөрес яктыртмаган, урыны-урыны белән ялгыш нәтиҗәләргә килгән беренче чорына карый.
Ләкин редакция бу шигырьләрне бернинди замечаниесез, бернинди комментарийсыз урнаштырган. Җы-ентыкның кереш өлешен шагыйрь Әхмәт Фәйзи язган. Мәкалә тулаем алганда яхшы. Биредә Тукайның бур- аз милләтчеләргә, панисламистларга, пантюркистларга һәм Көнчыгышка татар культурасының чыганагы итеп караган космополитларга каршы көрәше бик дөрес әйтелгән. Ләкин тәнкыйтьче Әхмәт Фәйзи Тукайның йомшак якларын, кайбер ялгыш карашларын искә алмаган, анын иҗатын башыннан ахырына кадәр бөтен һәм формалашкан итеп күрсәткән. Болай яктырту дөрес түгел. Тукай шигырьләрендәге йомшак һәм урыны-урыны белән ялгыш положениеләрне ачык күрсәтү Тукай ижатының әһәмиятен төшерми.
Бездә Тукайны, бигрәк тә аның публицистик хезмәтләрен өйрәнү эше йомшак куелган. Тел, әдәбият һәм тарих институты Тукай иҗатын фәнни өйрәнү, гомумиләштерү буенча чаралар күрергә тиеш.
Сөйләп үтелгән ялгышларның сәбәбе нәрсәдә? Дәреслекнең шундый зур политик хаталар белән чыгуы ни сәбәптән булган?
Иң элек шуны әйтергә кирәк: дәреслекләр чыгару эше берничә әдәбиятчының эшенә генә әйләнгән- Татар әдәбиятының борынгы өлешен яктырту эшенә бер Б. Яфаров кына хуҗа булган, иң әһәмиятле әдәби памятниклар рус теленә тәрҗемә ителмәгән, бергәләп тикшерелмәгән, теге яки бу дәреслеккә әсәрләр тикшерелмичә, иҗади дискуссия аркылы үткәрелмичә кертелгән. Белгеч-ләрнең күпчелеге, шул исәптән рус әдәбияты белгечләре, бу эшкә бөтенләй тартылмаган.
Кайбер очракларда дәреслекне тө-зүчеләр һәм чыгаручылар, оригиналны белми торып, теге яки бу язучының иҗатыннан алынган өземтәләргә генә таянып, аларга зур бәя биргәннәр.
Әдәби памятникларга карата мондый җавапсыз карашларны бетерергә кирәк, аларны татар һәм рус телләренә тәрҗемә итәргә, бергәләп тикшерүне киң күләмдә оештырырга Пәм алар арасыннан теге яки бу чордагы татар әдәбиятының чын то-рышын күрсәткән иң яхшыларын гына сайлап алырга кирәк.
ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенен идеология мәсьәләләре буенча чыгарган карарларында, матур әдәбиятның яшьләрне тәрбияләүдәге зур роленә басым ясап, игътибарны әдәбият һәм сәнгать эшендәге идея- сезлеккә, политикадан читләшүгә каршы көрәшкә юнәлтте.
ВКП(б) Үзәк Комитеты идеология мәсьәләләре буенча чыгарган карарларында әдәбиятчыл арыбызның, язучыларыбызның, тарихчыла- рыбызныц һәм тәнкыйтьчеләребез- нең игътибарын әдәбият һәм сәнгать эшендәге пдеясезлеккә каршы, политикадан читләшүгә каршы, бүгенге көн темаларыннан читләшүгә һәм үткәндәгеләр өлкәсенә китүгә каршы, чит ил культурасы алдында баш июгә каршы, сәнгатьтә һәм әдәбиятта большевистик партиялелек, сугышчан совет патриотизмы рухы өчен көрәшкә юнәлтте-
Бу карарда совет строеның яшәү нигезен тәшкил итүче большевиклар партиясе политикасына таянып эщ итәргә кирәклек турында басым