СОВЕТ КОРАЛЛЫ КӨЧЛӘРЕНЕҢ ДАНЛЫ ҖИҢҮЕ
Н. ТИТОВ
1952 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 7 ел тулды. Большевиклар партиясе, аның бөек юлбашчысы иптәш Сталин җитәкче-легендә совет халкы һәм аның кораллы көчләре, немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итеп, үзләренең тарихи миссияләрен үтәп чыктылар. Иптәш Сталинның даһиларча алдан күреп: «Безнең эшебез хак, җиңү безнең якта булыр», дигән сүзләре тормышка ашты.
Советлар Союзына каршы Гитлер Германиясенең сугышы немец-фашист гаскәрләре өчен уңай, ә совет кораллы көчләре өчен уңай булмаган шартларда башланды. Немецлар, Советлар Союзына каршы сугыш ачканчы, бөтен Көнбатыш Европаны диярлек басып алдылар һәм аның искиткеч зур экономик ресурсларын, кеше резервларын безнең социалистик Ватаныбызга каршы көрәштә файдаландылар.
Фашистлар Германиясе Европада ике ел буена сугыш алып бару дәверендә үзенең тылын безнең илгә каршы сугышу өчен үзгәртеп корды һәм Совет Армиясеннән сап ягыннан гына түгел, бәлки техника, бигрәк тә, танклар һәм авиация буенча бик күп өстен торган һәм инде сугыш тәҗрибәсе туплаган гаять зур армиясенә мобилизация үткәрде. Фашист гаскәрләренең зур көчләр белән кинәттән һөҗүм итүе сугыш хәрәкәтләренең башлангыч чорында аларга инициатива һәм вакытлыча өстенлек бирде.
Шулай ук бөтен дөньядагы реакцион көчләрнең, беренче чиратта, еллар буенча фашист ерткычларының агрессиясен Советлар Союзына каршы юнәлдереп килгән АКШ һәм Англиядәге барлык реакцион көчләрнең, Гитлер Германиясе ягында булуын да исәпкә алмыйча булмый.
Фашистлар Германиясе СССРга һөҗүм иткән чакта Совет кораллы көчләре мобилизацияләнмәгән иде һәм шулай ук аларның сугыш тәҗрибәсе дә юк иде.
Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан көнбатышта Гитлер Германиясе һәм көнчыгышта империалистик Япониядән гыйбарәт булгак ике сугыш учагының барлыкка килүен истә тотып, Гитлер союзнигы — япон империалистларының безнең туган илебезгә һөҗүм итүен бул-дырмау өчен, Совет хөкүмәте, Ерак Көнчыгышта җитәрлек күләмдә кораллы көчләр тотарга тиеш булды. Шуның өстеиә, Советлар чигенең бүтән районнарында да җитәрлек кадәр гаскәр контингенты тотарга туры килде. Шулай ук, Бөек Ватан сугышы чорының башыннан алып азагына кадәр АКШ һәм Англиянең, хөкүмәт даирәләре икенче фронт ачу буенча алган йөкләмәләрен бозып килделәр. Моның белән алар фактта Советлар Союзына каршы сугышта немец фашистларына ярдәм иттеләр. Бу хәл немец-фашист ко- мандованиесенә үзенең һәм сателлитларының көчләрен, средствола- рын көнчыгыш фронтка тупларга мөмкинлек бирде.
СССРга һөҗүм иткәнгә кадәр бик күп элек, гитлерчыларның генеральный штабы Совет Армиясенә каршы
77
«яшен тизлегендәге» сугыш, Совет дәүләтен тар-мар итү, совет кешеләрен кол итү һәм күкрәп үскән социалистик илебезне Германия империализмының колониясенә әйләндерүне күздә тоткан «Барбаросса планын» төзи. «Без Россияне бүтән беркайчан да күтәрелә алмаслык итеп юкка чыгарырга тиешбез», — диде Гитлер.
Ләкин немец фашистларының башлыклары һәм алар белән бергә бүтән илләрнең реакционерлары да бик нык ялгыштылар. Инде хәзер аларга башларында үзләренең «кви- слинглары» торган һәм Гитлер баскынчылары алдында капитуляциягә барган Көнбатыш Европаның капиталистик дәүләтләре белән түгел, бәлки башында кешелек даһие бөек Сталин торган данлы коммунистик партия тарафыннан җитәкләиүче, бөтен дөньяда бердәнбер социалистик дәүләт белән, безнең азатлык сөюче совет халкы һәм аның җиңелмәс Совет Армиясе белән эш итәргә туры килде. 1941 елның 3 июлендә иптәш Сталин радио аша совет халкына, Советлар Союзының кораллы көчләренә мөрәҗәгать итте. Ул совет халкын, дошман мәкерле һәм аяусыз, дип кисәтте, хәзер сүз совет дәүләтенең яшәве яки үлеме турында, Советлар Союзы халыклары киләчәктә ирекле булырлармы, әллә коллыкка төшәрләрме — шул турыда бара, дип кисәтте. Иптәш Сталин бу сугышның безнең яктан бөтен халык сугышы, Ватан сугышы булуын, аның бөек азатлык максаты белән алып барылганын ачып сал-ды, һәм Туган илебезнең намусы, азатлыгы, бәйсезлеге өчен, Европа халыкларын азат итү өчен алып барылган бу көрәштә бөтен совет халкы алдына бурычлар куйды.
Иптәшд Сталин халыкны бөтен эшне сугыш өчен җайлап корырга, дошманга отпор бирү өчен бөтен көчне мобилизацияләргә, Совет Армиясенә һәрьяклап ярдәм итәргә, аның тылын ныгытырга чакырды. «Безнең Дәүләтебезне төзегән бөек Ленин, совет кешеләренең төп сыйфаты батырлык, гайрәтлелек, көрәштә куркуны белмәү, ватаныбызның дошманнарына каршы халык белән берлектә сугышырга хәзер тору булырга тиеш, диде. Большевикның бу гүзәл сыйфаты Кызыл Армиянең, Кызыл Флотыбызның һәм Советлар Союзындагы барлык халыкларның
7 И. В. Сталин. Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында. Татгосиздат. 1946 ел, 13 бит.
8 Шунда ук, 16 бит.
миллионнарча һәм миллионнарча кешеләренә хас сыйфат булырга тиеш»1, — дип күрсәтте иптәш Сталин. Аннары иптәш Сталин: «Безнең көчләребез санап бетерге-сез. Масайган дошман моңа тиздән ышанырга тиеш булыр» 7 8, — дип күрсәтте.
Бөек Сталинның алдан күреп әйткән бу сүзләре тулысынча расланды.
Бары тик сугышның баштагы ике аенда гына да дошман гаскәрләре үтерелгән, яраланган, пленга алынган ике миллионлап кеше, 8 меңләп танк, 10 меңләп орудие һәм 7 200 дән артыграк самолет югалтты.
Шулай итеп, совет коралының көче, совет гаскәрләренең бөек су- гышчан-мораль сыйфатлары, совет халкының бердәмлеге һәм ерткыч немец-фашист урдаларын җиңүгә булган ихтыяры инде сугыш башыннан ук үзен сиздерде. Бу Москва янындагы сугышта тагын да ныграк расланды. Мондагы сугышта немец фашистлары 1941 елның 6 декабреннән 25 декабрена кадәр булган вакыт эчендә генә дә үтерелгән, яраланган, пленга алынган берничә йөз мең кеше, 1098 танк, 1434 орудие, 1615 пулемет, 12233 автомашина югалттылар. Шушы вакыт эчендә Совет Армиясе немецларны Москвадан 400 километр читкә алып ташлады һәм Москва, Тула өлкәләрен, Калинин шәһәрен, Калинин өлкәсенең бер өлешен азат итте. Москва янында немецларны тар-мар итүнең политик 11Ә1М хәрби әһәмияте бик зур. Фашистлар армиясенең «җиңел- мәүчәнлеге» турындагы миф юкка чыкты. Совет Армиясенең көч һәм куәтен бөтен дөнья күрде. Москва янында немецларны тар-мар китерү шуны күрсәтте ки, немец фашистларының СССРга кинәттән һөҗүм
78
итеп, вакытлыча алган өстенлекләре хәзер инде бетте һәм сугыш яңа фазага керде.
«Немец-фашист гаскәрләренең, резервы булган кинәтлек һәм искәртмәү моменты бөтенләй расходка чыкты, — диде иптәш Сталин. — Шуның белән немец фашистларының кинәт һөҗүм итүе нәтиҗәсендә сугыш шартларында килеп чыккан тигезсезлек бетерелде. Хәзер сугышның язмышы кинәтлек моменты ке-бек өстәмә момент белән түгел, бәлки һәрвакыт тәэсир итүче факторлар белән: тылның ныклыгы, армиянең мораль рухы, дивизияләрнең саны һәм сыйфаты, армиянең кораллануы, армиядәге начальниклар составының оештыручылык сәләте белән хәл ителәчәк» 9.
һәрвакыт тәэсир итүче факторлар турында иптәш Сталинның өйрәтүе фашист көчләрен дәвамлы тар-мар итүдә хәлиткеч роль уйнады, чөнки ул җиңүгә ирешер өчен безнең партияне, хөкүмәт һәм армияне төп бурычларны хәл итүгә юнәлдерде. 1942 елны Волга һәм Дон буйларында тарихи Сталинград сугышы башланды. Бу сугышта Совет Армиясе дошман гаскәрләренең иң яхшы группировкасына җимергеч удар ясады. 330.000 кешелек 22 дивизиянең гомере бетте. Сталинград янындагы җиңелү — Гитлер армиясенең көне бетүе булды. Бу җиңелүдән соң Гитлер гаскәрләре инде көчәя алмадылар һәм көнбатышка таба тәгәри башладылар. 1943 елның җәендә гитлерчылар командованиесе Курск дугасында һөҗүмгә күчәргә маташып карады, ләкин монда да немецлар челпәрәмә китерелделәр, һәм һөҗүмгә күчкән совет гаскәрләре, сулъяк Украинаны азат итеп, Днепр өчен булган сугышларда җиңеп чыктылар. Совет Армиясе вакытлыча оккупацияләнгән территориябездән фашист юлбасарларын массовый төстә куа башлады һәм 1943 ел азакларында гитлерчы кабахәтләрне совет җиреннән алып ташлау өчен кирәкле шартлар булдырды.
1 И. В. Сталин. Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында. Татгосиздат. 1946 ел, 39 бит.
Шулай итеп, Курск сугышы, иптәш Сталин әйткәнчә, немец армиясен һәлакәт алдына куйды. 1943 елда бөтен халык хуҗалыгын сугыш өчен җайлап кору тәмам булды һәм илдә промышленность
9 И. В. Сталин. Советлар Союзының Боек Ватан сугышы турында. Татгосиздак 1946 ел, 129 бит.
җитештерүчәнлегенең гомуми күтәрелеше башланды. Бөтен совет халкы моңарчы күрелмәгән батырлык белән эшләде. Туган ил алдындагы үз антын үтәде. Үз хезмәте белән ул немец оккупантларын җиңү көнен якынайтты.
Сугышның соңгы өч елында социа-листик промышленность ел саен армиягә 30.000 нән артык танк, үзйөрешле орудие һәм бронемашина, 40.000 гә якын самолет, 120 меңгә якын төрле калибрлы орудие һәм 100.000 миномет, 450.000 гә якын кул пулеметы һәм станоклы пулемет, 3 миллионнан артыграк винтовка һәм 2 миллионлап автомат бирде. Бары тик 1944 елны гына да безнең промышленность фронтка 240 миллионнан артык снаряд, бомба, мина һәм 7.400 миллион патрон җибәрде. Тыл кешеләре Совет Армиясенә явыз дошманны кыйнарга менә шулай ярдәм иттеләр. 1944 ел өчен иптәш Сталин Совет Армиясе алдына шундый бурыч куйды: «Хәзер эш бөтен җиребезне фашист илбасарлардан чистартуда һәм Кара диңгездән алып Баренц диңгезенә кадәр бөтен линиядә Советлар Союзының дәүләт чикләрен яңадан торгызуда. ...Яраланган немец ерткычны үкчәсенә басып эзәрләп барырга һәм аны үз өнендә кыйнап үтерергә кирәк» L
Совет Армиясе, юлбашчы приказ-ларын үтәп, дошманга бер-бер артлы җимергеч ун удар ясады һәм шуның нәтиҗәсендә туган илебез территориясе немец-фашист баскып- чыларыппан тулысымча азат ителде. 1944 ел Бөек Ватан сугышы тарихына хәлиткеч җиңүләр ел£т булып кереп калды. Бу елны немецлар 120 дивизияләрен югалттылар, һәм сугыш Гитлер Германиясе территориясенә күчерелде.
Совет Армиясе Германиянең со-
79
юзнигы Румынияне стройдан чыгарды һәм Румыния Германиягә сугыш игълан итте; Совет Армиясе Болгарияне азат итте һәм ул да шулай ук Германиягә сугыш игълан итте, фашистлар блогыннан Финляндия чыгарылды. Фашист Германиясенең, соңгы союзнигы — Венгрияне стройдан чыгару өчен 1944 елны Тисса һәм Дунай елгалары арасында удар ясалды. Бу удар 1945 елны тулы- сынча тәмам булды. Совет Армиясе фашист коллыгына каршы азатлык сугышында Польша, Чехословакия һәм башка илләрнең халыкларына ярдәм итте.
Совет Армиясе Гитлер Германиясенең иң төп көчләрен тар-мар иткәч, сугыш инде бетүгә таба якынлашкач кына Америка һәм Англия Европада икенче фронт ачтылар. Алар моны договорларда биргән йөкләмәләрен үтәү йөзеннән түгел, ә башлыча, Көнбатыш Европада үзләренең позицияләрен югалту куркынычыннан чыгып эшләделәр. 1945 елның башында Совет Армиясе Балтикадан Карпаткача сузылган киң фронт буйлап һөҗүмгә күчте. Совет гаскәрләре өч атна эчендә Висла һәм Одер арасындагы Польша җирләрен гитлерчылардан тазартты. Март аенда гитлерчыларның Помераниядәге гаскәрләре тар- мар ителде. 9 апрельдә Көнчыгыш Пруссиянең баш шәһәре — Кенигсберг алынды.
Шул ук вакытта безнең гаскәрләр Венгрияне азат итүне тәмамладылар һәм Австрия башкаласы Венаны, Словакия башкаласы Братисла- ваны азат иттеләр.
Совет гаскәрләренең дары төтене сеңгән җиңү байраклары инде Европа үзәгендә җилферди иде.
Берлинга ясалган удар Совет Армиясе көрәшенең тәмамлану этабы булды. Гитлер, Көнбатыш фронтны юри ачык калдырып, үз кул астында булган гаскәрләрнең дүрттән өч өлешен үзенең соңгы качар урыны булган Берлинга китерде. Берлин тирәсенә куәтле оборона ныгытмалары корылды. Ләкин һөҗүм итүче совет гаскәрләрен инде бернң. дә тотып тора алмый иде. 1945 елның 30 апрелендә совет сугышчылары Егоров белән Кантария рейхстаг өстенә җиңү байрагы кададылар. 2 майда Берлин гарнизоны капитуляция ясады. Дошманның 300.000 солдат һәм офицеры пленга бирелде. 8 майда гитлерчыларның баш командование вәкилләре берсүзсез капитуляция турындагы актка кул куйды.
10 И. В. Стали п. Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында. Татгосиздат. 1946 ел, 170—171 битләр.
Фашист Германиясе яшәүдән туктады. Бөтен халык тантанасы— Гитлер Германиясен җиңү көне булган 1945 елның 9 маенда иптәш Сталин үзенең халыкка мөрәҗәгатендә: «Хәзер без, Германияне тәмам тар-мар итүнең тарихи көне, безнең халкыбызның Германия империализмын бөек җиңүе көне килеп җитте дип, тулы нигез белән әйтә алабыз. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына без биргән зур корбаннар, сугыш барышында безнең халкыбыз кичергән хисапсыз күп михнәтләр һәм газаплар, тылда һәм фронтта Ватан хакына бирелгән киеренке хезмәт, — әрәмгә китмәде һәм дошманны тулы җиңү белән төгәлләнде»10, — диде.
Фашист Германиясенә каршы азатлык өчен алып барган Бөек Ватан сугышында совет халкы һәм Совет Армиясе күрсәткән тиңдәшсез батырлык безнең киләчәк буын тарафыннан беркайчан да онытылмас. Ул батырлыклар безнең халкыбызны һәрвакытта хезмәт һәм социалистик Ватаныбызны саклау эшендә җиңүләргә рухландырыр.
Советлар Союзының Бөек Ватан сугышында җиңүенең чыганагы һәм СССРның хәрби куәтенең чыганагы нндә соң?
Иптәш Сталин 1946 елның 9 февралендә Москва шәһәре Сталинский сайлау округы сайлаучыларының сайлау алды җыелышында сөйләгән тарихи речендә, сугышка йомгак ясап, шулай дигән иде: «Безнең җиңүебез, барыннан да элек, безнең совет иҗтимагый строе җиңде дигән сүз...
Икенчедән, безнең җиңүебез, безнең совет дәүләт строе җиңде... дигән сүз.
80
Өченчедән, безнең җиңүебез, совет кораллы көчләре жшце, безнец Кызыл Армиябез җиңде дигән сүз...» 11.
Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңүе аркасында илебездә урнашкан Совет иҗтимагый һәм дәүләт строе Советлар Союзының куәтенең һәм җиңүләренең нигезе булып тора.
Икенче бөтендөнья сугышын чишеп җибәрүчеләр безнең социалистик дәүләтебезнең, аның кораллы көчләренең көчсезлегенә исәп тоттылар. Ләкин Бөек Ватан сугышы, Совет иҗтимагый һәм дәүләт строеның җиңелмәс көчен күрсәтте һәм В. И. Ленинның:
«Күпчелек эшчеләре һәм крестьяннары үз властен, Совет властен — хезмәт ияләре властен яклауларын, үзенең җиңүе аларга һәм аларның балаларына барлык культура бай- лыкларыннан, кеше хезмәте тудырган барлык байлыклардан файдалану мөмкинлеген тәэмин итәчәк эшне яклауларын белгән, хис иткән һәм күргән халыкны беркайчан да жиңә алмаслар»12 13, — дигән сүзләре тулысы белән акланды.
Сугышка кадәрге сталинчыл бишь-еллыклар чорында совет халкы Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә алдынгы техника белән коралланган менә дигән промышленность булдырды. Тоташ коллектив- лаштыру һәм кулакларны сыйныф буларак бетерү нәтиҗәсендә, Советлар Союзының авыл ' хуҗалыгы дөньяда иң яхшы техникалашты- рылган, иң эре һәм иң рентабельле авыл хуҗалыгына әйләнде.
Большевиклар партиясе, ленинчыл- сталинчыл милли политиканы тормышка ашырып, Советлар Союзындагы башында рус халкы торган барлык милләтләрне халыкларның бердәм семьясына туплады. Данлы Ватаныбыз халыкларының дуслыгы совет дәүләтенең, Совет Армиясе һәм
Хәрби Диңгез флотының көч һәм куәтенә терәк булып тора. «Безнец илебездә ныгып урнашкан идеоло- - гия, — барлык расаларның һәм милләтләрнең тпгез хокуклыгы идеологиясе, халыкларның дуслыгы идеологиясе гитлерчыларның ерткыч милләтчелек һәм раса дошманлыгы идеологиясен тул ы с ы н ч а җи ңеп
чыкты» *.
11 И. В. Сталин. Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында. Татгосиздат. 1946 ел. 143 бит.
12 И. В. Сталии. Москва шәһәре Сталинский сайлау округы сайлаучыларының сайлау алды' җыелышында сөйләгән рече. 1946 ел. 9 февраль.
1 И. В. Сталин. Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында. Татгосиздат. 191G ел.
! В. М. Молотов, Бөек Октябрь социалистик революциясенең 28 еллыгы, Татгосиздат, 1945 ел, 19 бит.
Бөек Ватан сугышы барышында Совет Армиясе сугышчан тәҗрибәгә баеды, чыныкты һәм партия, хөкүмәт куйган теләсә нинди сугышчан бурычны үти алырдай армиягә, бөтен дөньяда иң куәтле армиягә әверелде. Дошманны җиңүне оештыруда, тыныч төзелеш елларындагы кебек үк, сугыш елларында да, юл күрсәтүче һәм җитәкләүче көч булган большевистик партия хәлиткеч роль, уйнады. Коммунистлар һәм комсомолецлар һәрвакыт Совет Ар-миясенең, Совет Флотының регуляр частьларында да, партизан отрядларында да Ватаныбызны саклаучыларның беренче рәтендә булдылар. Алар большевикларның иң яхшы сыйфатын — кыюлык, гайрәт, батырлык һәм дошман белән көрәштә куркусызлык күрсәттеләр.
Политик органнар, партия һәм комсомол оешмалары солдат һәм сер ж а нтл а р и ы, оф и це р л а р н ы совет патриотизмы рухында, хәрби антка һәм сугышчан бурычка турылыклы булу рухында, Советлар Ватанына, большевиклар партиясе һәм иптәш Сталинга чиксез мәхәббәт рухында тәрбияләү буенча бик зур эш алып бардылар.
Бөек Ватан сугышы чорында пар-тиянең роле турында иптәш Сталин шулай диде:
«Ватан сугышы көннәрендә партия безнең алда бөтен халыкның фашист илбасарларга каршы көрәшен рухландыручы һәм оештыручы булып гәүдәләнде. Партиянең оештыручылык эше совет кешеләренең барлык тырышлыкларын бердәм итеп берләштерде һәм гомуми максатка юнәлдерде, безнец барлык
көчләребезне һәм средстволарыбыз- ны дошманны тар-мар итү эшенә буйсындырды. Сугыш вакыты эчендә партия халык белән тагын да якынрак туганлашты, хезмәт ияләренең. киң массасы белән элемтәсен тагын да ныгытты» ’.
Без Бөек Ватан сугышында, җиңү- ләребезпе рухландыручы иптәш Сталинның җитәкчелеге аркасында, тарихи җиңүгә ирештек.
Иптәш Молотов Бөек Октябрь социалистик революциясенең 28 еллыгы турындагы докладында: «Авыр сугыш елларында Кызыл Армияне һәм совет халкын Советлар Союзының даһи һәм сыналган юлбашчысы— бөек Сталин алга алып барды. Бу —- безнең бәхетебез» 2, — диде.
Моңарчы тарихта тиңдәше булмаган искиткеч сугыш Советлар Союзының тулы җиңүе белән тәмамланды.
Халыкара аренада Советлар Союзының авторитеты гаять нык үсте. Империализм лагере аерата көчсезләнде, социализхМ һәм демократия лагере тагын да киңәйде һәм ныгыды. Урта һәм көньяк-көнчыгыш Европадагы күп кенә илләр социалистик төзелеш юлына аяк бастылар.
Совет хөкүмәте бөтен дөньяда ты-нычлыкны саклауга, бөтен илләрнең халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга һәм Америка-Англия им-периалистлары чишеп җибәрергә тырышкан өченче бөтендөнья сугышын булдырмауга нигезләнгән лепинчыл-сталинчыл тышкы политика үткәрә.
Сугыштай соңгы дөньяны тыныч рәвештә тәртипкә китерүне хәл иткәндә иң мөһим мәсьәлә булып Германия мәсьәләсе саналды һәм ул шулай булып кала да. Тарих тәҗрибәсе Германиянең империалистлар кулында чакта Европада иң куркыныч сугыш учагы булганын күрсәтте. Шуңа күрә фашистларның сугыш машинасын тар-мар итүне һәм Гер-маниянең империалистик хөкүмәтен бетерүне бөтен дөньядагы тынычлык сөюче халыклар совет халкына, аның армиясенә һәм Бөек Сталинга тирән хөрмәт хисе белән каршы алдылар.
Гитлер Германиясен тар-мар иткән Советлар Союзы немец халкына карата үч алу тойгысы белән эш итмәде, һәм шуның өчен дә икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Америка-Англия империалистлары тәкъдим иткән Германияне бүлгәләү планын кире какты. Германияне бүлгәләү политикасы алып барган Америка-Англия империалистла-рына капма-каршы буларак, СССР тынычлык яклы бердәм демократик Германия хөкүмәте өчен эзлекле рәвештә көрәшә. Бу хәл Германиядә демократик көчләрнең үсүенә һәм 1949 елның 7 октябренда игълан ителгән Германия демократик республикасын төзүгә китерде.
Иптәш Сталин Германия демократик республикасы президенты Вильгельм Пикка һәм хөкүмәт башлыгы Отто Гротевольгә җибәргән тарихи хатында тынычлык яклы Советлар Союзы белән беррәттән тынычлык яклы Германия демократик республикасының яшәве — Европада яңа сугышларны булдырмауны гарантияли һәм бөтендөнья империализмы тарафыннан Европа илләрен кол итүгә чик куя, диде. Бу тарихи хат Германия һәм бөтен дөньядагы демократик көчләр тарафыннан зур күтәренкелек белән каршы алынды. Шуннан соң Германия халкы Бер-дәм социалистик партия җитәкчелегендә тынычлык өчен, Германия дәүләтен берләштерү өчен көрәшен һаман да ныграк көчәйтә бара.
Совет хөкүмәтенең 1952 елның 9 апрелендә АКШ, Англия һәм Франция хөкүмәтләренә Германияне берләштерү турындагы нотасын Германиянең Көнбатыш һәм Көнчыгыш зоналарындагы төрле катлау кешеләре яклап чыктылар. Көнбатыш Германиянең 9 миллионнан артыграк кешесе һәм көнчыгыш Германиянең бөтен халкы диярлек Германия белән тынычлык турындагы договорга кичекмәстән кул куярга, Германияне тынычлык яклы бердәм хөкүмәт итеп берләштерергә дигән фикерне күтәрделәр.
6. .с Ә.« № 5
81
СССРга һәм халык демократиясе илләренә каршы өченче дөнья сугышы әзерләүче, бөтен дөнья хакимлегенә дәгъва кылучы Америка- Англия империалистлары Потсдам конференциясендә үз өсләренә алган йөкләмәләрен боздылар һәм Г ерманияне бүлгәләү политикасы үткәрделәр. Алар демократиягә нигезләнгән Германия дәүләтенең, берләшүеннән уттан курыккан кебек куркалар һәм немец халкының хыя-нәтчеләре Аденауэр, Шумахерлар һ. б. ярдәмендә Көнбатыш Германияне үзләренең, колонияләренә әйләндерергә телиләр, аның территориясен, экономик ресурсларын, кеше резервларын тынычлык сөюче халыкларга каршы сугышка әзерләү, шул сугышны алып бару өчен җинаятьчел максатларына куллаймакчы булалар.
Ләкин алар моны булдыра алмаслар, чөнки немец халкы инде үз тәҗрибәсендә кем дус, кем дошман икәненә яхшы төшенде. Бөтен дөньяның тынычлык сөюче халыклары ярдәмендә ул азакка кадәр көрәшәчәк һәм үз территориясеннән Аме-рика - А н г л и я о кку п а 1 IT л а р ы н алып ташлаячак.
Совет гаскәрләренең Гитлер тира- ниясен җиңүенә 7 ел тулу датасын билгеләгәндә, совет халкы үтелгән көрәш һәм җиңү юлына горурлык белән карый.
Большевиклар партиясе һәм иптәш Сталин җитәкчелегендә ул ныклы адымнар белән җиңүләрдән җиңүләргә бара.
Хәзер тарих безнең өчен эшли, һәм безгә империалистик ерткычларның теләсә нинди чокчынулары да куркыныч түгел. Совет кешеләре хәзер тыныч иҗади хезмәт белән мәшгуль, моңарчы тарихта күрелмә-гән темп белән алар Волгада, Дон, Днепр һәм Аму-Дарьяда коммунизмның бөек төзелешләрен тормышка ашыралар.
һәм әгәр реакциянең кара көчләре, тарих сабагын онытып, совет халкының тыныч хезмәтен бозарга маташып карасалар, халкыбыздан, җиңелмәс Совет Армиясеннән тиешле отпорны алырлар.