Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ХАЛКЫНА ЛАЕКЛЫ ӘДӘБИЯТ ӨЧЕН


Социалистик реализм методын ничек үзләштерү турында язучыларның сорауларына җавап итеп, иптәш Сталин: «Дөреслекне языгыз», — диде.
Бөек юлбашчының тел һәм әдәбият турындагы даһи күрсәтмәләре, ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре турындагы тарихи карарлары совет әдәбиятын һәм сәнгатен яңа югары баскычка күтәрүдә киң юл ачтылар. Совет язучылары үз иҗатларында чынбарлыкны революцион үсештә чагылдыру, кешеләр аңындагы капиталистик калдыкларга каршы көрәшү һәм заманыбыз героеның тирән хисләрен, уй-фикерләрен сурәтләү бурычын үтәүдә күренекле уңышларга ирештеләр.
Коммунизм җәмгыяте төзүче совет кешесе — безнең хәзерге әдәбиятыбызның төп герое булып әверелде. Хезмәткә коммунистик карашта, туктаусыз алга баруда, үлеп бара торган искелеккә каршы көрәштә, юлда киртә булган төрле кыенлыкларга каршы көрәштә ничек итеп яңа гүзәл характерлар тууын югары худо-жество осталыгы белән күрсәткән һәм Сталин премиясе белән бүләкләнгән күп санлы әсәрләр шуны раслыйлар.
Бөтен дөньяда иң алдынгы, иң идеяле совет әдәбиятын тагып да үстерү буенча һәрьяклап кайгырту- чанлык күрсәтү белән бергә, безнең большевистик партиябез әдәбият өлкәсендә төрлечә бозуларга, пролет-
1 Язучыларның гомуми жыелышыида сөй- ъ,гән докладтан кыскартып алынды. Рсд. культ, РАПП догмаларын һәм схемаларын яңадан тергезү күренешләренә, партияле һәм партиясез язучыларлы бер-берсенә каршы кую кебек, бөек классик мираска ниги-листик караш кебек зарарлы омты-лышларга кискен рәвештә каршы чыкты. Сосюра һәм Прокофьевларның бозык идеяле шигырьләрен, «От всего сердца» һән «Богдан Хмельницкий» исемле операларның яраксыз либреттоларын партия матбугатының ничек гадел рәвештә хөкем иткәнлеге барыбызга да билгеле. « П р а вда » газетасы н ы ң 11 деол огня өлкәсендә гаять актуаль мәсьәләләргә багышланган бу мәкаләләре — илебездәге барлык әдәбиятлар өчен б е р дә у принципиаль ә һ ә м и ятл е. Ләкин, шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Татарстан совет язучылары правле- ниесе язучыларның игътибарларын бу мәсьәләләр тирәсенә җитәрлек туплый алмады.
Иптәш Сталин безне өйрәтә: тормыш бервакытта да хәрәкәтсез булып калмый. Анда һәрвакыт көрәш бара, искелек белән яңалык арасында, үлеп бара торганнар белән үсеп бара торганнар арасында көрәш бара. Чынбарлык бик күп кырлы ул. төрле каршылыклы ул. Күп кырлы, к а р ш ы л ы к л ы ч ы 11 б а р л ы к и ы мар кс - изм-ленинизм таләп иткәнчә яхшы өйрәнсп-төшеисп, типик шартлардагы типик характерларны тудыра белгәндә генә безнең әсәрләребез тирән эчтәлекле һәм югары художестволы булып туачаклар. Сәнгать эшлек- леләренең кайберләре арасында тамыр җәйгән «конфликтсызлык тео
59
риясе» кебек ялгыш һәм зарарлы карашларга совет әдәбиятында урын булмаска тиеш. Конфликтсызлык гсориясе, асылда, социалистик реализмнан читкә китү ул, дип күрсәтә хПравда». Ә социалистик реализм — чынбарлыкны революцион үсештә дөрес һәм тарихн-конкрет итеп чагылдыру дигән сүз. Совет җәмгыяте тормышында үсеш һәрвакыт каршылыкларны җиңү аша бара, ныгып бара торган яңалыкның үлеп бара торган искелеккә каршы көрәше белән бара. Мондый көрәштән тыш, гомумән, үсеш булмый.
Конкрет рәвештә татар совет әдә-биятының торышын тикшерүгә күчкәнче, узган чорда, ягъни Татарстан совет язучыларыныц икенче съездыннан сон булган вакыт эчендә, республикабызның партия оешмалары тарафыннан безгә күрсәтелгән зур ярдәмне аеруча әйтеп үтәргә кирәк. ВКП(б) Өлкә Комитеты, мон-нан ике ел элек, Татарстан совет язучылары правленнесенең эше турында махсус карар чыгарды. ВКП(б)ның Казан Шәһәр Комитеты да язучылар союзы партоешма-сының эше турында махсус карар кабул итте. Күптән түгел генә ВКП(б) Өлкә Комитеты бюросы татар мәктәпләренең 8 иче класслары өчен әдәбият дәреслеге турында карар чыгарды. Республика партия органнарының бу карарлары безнең эшебездә булган җитешсез- лскләрне ачып салуга һәм аларны бетерүгә, әдәби иҗат эшен тагын да жанландыруга зур ярдәм итә. Соңгы икс ел эчендә язылган әсәрләр — шуның ачык үрнәге.
Әхмәт Фәйзи «Тукай» исемле ро-манының беренче китабын бастырып чыгарды. Бу роман, талантлы шагыйрьнең проза өлкәсендәге беренче җитди тәҗрибәсе булуга карамастан, яхшы, оста язылган. Кайбер кимчелекләрне исәпләмәгәндә, революциягә чаклы чорның зур социаль вакыйгалары романның төп сюжет сызыгына органик рәвештә бәйләнеп бирелгәннәр. Романның журналда басылган вариантында әсәрнең композициясенә, теленә кагылышлы кимчелекләр дә бар иде әле. Урыны- урыпы белән кирәксезгә озын сузылган иде ул. Кайбер вакыйгаларны сурәтләүдә авторның тарихи материалларны җитәрлек өйрәнмәгәнлеге дә күренеп тора иде. Романны китап итеп чыгарырга хәзерләү процессында автор ул кимчелекләрне төзәтү буенча бик тырышып эшләде. Хәзер Ә. Фәйзи романның дәвамын яза. Аның алдында катлаулы һәм җаваплы бурычлар тора: авыл малае Габдулланың бөек шагыйрь булып үсүен күрсәтү, татар халкының, рус халкы белән кулга кул тотышып, сахмодержавиегә каршы, татар буржуазиясенә ’каршы көрәшен күрсәтү бурычы тора. Укучылар Әхмәт Фәйзидән бөек Тукайга лаеклы зур әсәр көтәләр.
«Совет әдәбияты» журналында Г. Әпсәләмовның «Газинур» исемле әсәре басылып чыкты. Александр Матросовның легендар батырлыгын кабатлап, дошман амбразурасын үз күкрәге белән каплаган, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин турындагы бу роман сугыштан соңгы әдәбиятыбызда күренекле вакыйга булып тора.
Газинур Гафиятуллин образында Г. Әпсәләмов безнең совет яшьләренә хас гүзәл сыйфатларны ачып бирә. Ул ялгызак герой итеп түгел, ә героик халыкның типик улы итеп күрсәтелә. Газинур гади көтүче малайдай совет сугышчысы булып, коммунист булып үсеп җитә, йөз меңнәрчә патриотларның берсе буларак, Ленин — Сталин эшенә, үз Ватанына чиксез мәхәббәтен эштә күрсәтә, табигый акт рәвешендә фидакарь батырлыкка бара. Романны укып чыккач та, бу зарури батыр-лыкны, Газинур булмаса, бүтән су-гышчыларның теләсә кайсысы эшләгән булыр иде, дигән нәтиҗәгә киләсең.
Романның журналда басылган вариантында, шулай ук, кайбер кимчелекләр бар. Аерым китап итеп бастырганда, аларны төзәтергә кирәк. Романда төп сюжетка бәйләнешсез артык эпизодлар очрый. Кайбер урыннары чын художествоча эшләнеп җитмәгән. Тел ягыннан да кытыршылыклар бар. Ләкин, гулы килеш алганда, әсәр яхшы тәэсир калдыра. Яшь буынны Ва-
60
танга бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә бу роман зур роль уйнар.
Проза әсәрләреннән II. Газиның «Алмагачлар чәчәк ата», Ф. Хөснинең «Җәй башы» повестьлары, Ә. Еникинең «Кышкы юлда» исемле хикәясе шулай ук укучылар тарафыннан җылы каршы алындылар. Бу әсәрләрдә авторларның оста каләмнәре сизелеп тора. Ләкин алар- да, бигрәк тә Ә. Еникинең «Кышкы юлда»сында, бай, культуралы колхоз тормышы бөтен тулылыгы белән чагылмый. Колхоз производствосының икенче дәрәҗәдәге участоклары (Ф. Хөснидә кошчылык, И. Газида бакчачылык) төп участоклардан аерып алып күрсәтеләләр, чын тормыштагыча органик бәйләнештә чагылмыйлар. Нәтиҗәдә, кош-кортлар һәм алма агачлары колхоз производствосының төп участокларын кап- лап-күмеп китәләр, ә бу хәл исә яхшы әсәрләрнең художество кыйммәтен төшерүгә илтә.
Ләкин бу мәсьәләгә ачыклык кертеп үтәргә кирәк. Югарыда әйтелгәннәрдән әдәбиятта теге я бу производствоның бары тик төп участокларын гына тасвир итәргә кирәк дигән мәгънә аңлашылмасын. Бу — ялгыш караш булыр иде. Әгәр язучы үзе алган сюжет эчендә чын совет кешеләрен, аларның фидакарь хезмәтләрен, эчке бай тормышларын ачып күрсәтә белә икән — димәк, ул үз максатына ирешә, укучы аны кабул итә, китап үзен аклый дигән сүз. Ф. Хөсни һәм И. Гази әсәрләре әнә шул яклары белән кыйммәтле. Әлбәттә, бер әсәргә, бигрәк тә күләме ягыннан артык зур булмаган әсәргә, колхоз производствосының барлык якларын да сыйдырып булмый. Ләкин бер шарт бар: нинди колхозның гына аерым тармагы алынмасын, анда катлаулы, бай колхоз чынбарлыгы үзеннән-үзе сизелеп торырга тиеш. Сүз — югарыда әйтелгән ике әсәрнең әнә шундый кимчелеге турында бара; колхоз тормышын чагылдыруда ул әсәрләрдә беркадәр чикләнгәнлек бар.
Проза турында сөйләгәндә безне, мәсьәләнең бу ягыннан да бигрәк, проза әсәрләренең бик аз булуы борчый: 1945 елда укучыларга без 33 хикәя биргән булсак, 1947 елда — 17, 1950 елда — 4 һәм 1951 елда нибары 2 генә хикәя биргәнбез. Бу хәлне берни белән дә, хәтта кайбер прозаикларыбызның зур романнар язуга күчүе белән дә аклап булмый. Толстой, Тургенев, Горький — шулай ук романистлар иде, ләкин алар хикәя язуны бервакытта да ташлап тормадылар. К. Нәҗми, Г. Бәширов кебек хикәя осталарыннан укучылар, романнар белән беррәттән, кыска хикәяләр дә көтәләр.
Очерклар белән дә бездә эшләр начар тора. Соңгы ике ел эчендә «Совет әдәбияты» журналында һәм «Үсү юлы» альманахында 25 очерк басылып чыккан. Ләкин ал ардан бары тик 4—5 ен генә очерк дип атарга мөмкин (М. Хәсәновның ма-шинист Крыловлар турындагы «Данлыклы семья»сы, С. Сабировның Куйбышев ГЭСын төзү турындагы, М. Максудның мехчылар турындагы очерклары). Басылган очеркларның күпчелеге исә исемнәрен дә аклый алмыйлар. Алар художество ягыннан бик зәгыйфьләр, өстән-өстән генә язылганнар һәм коры саннарны, фактларны санап чыгу белән чикләнгәннәр. Бу очеркларның авторлары укучылар алдында тиешенчә җаваплылык сизмәгәннәр, очерк язуга җиңелчә караганнар, ә журнал һәм Татгосиздат редакцияләре язучыларга карата таләпчәнлек күрсәтмәгәннәр.
Бу кимчелекләр драматургия өлкәсендә аеруча нык сизеләләр.
Дөрес, бу өлкәдә кайбер күңелле моментларны әйтмичә үтеп булмый. Беренчедән, драматургиягә яңа яшь көчләр килә башлады. Г. Хөсәенев һәм Хәмидуллпн иптәшләр «Алтын йолдыз» романы буенча «Яшьлек иртәсе» дигән пьеса яздылар. А. Вә- лиев, колхоз-совхоз театрлары өчен Татарстан нефтьчеләре турында «Вәгъдә» исемле пьеса бирде. С. Кальметьевның «Тын алан шаулый» исемле пьесасы (авыл хуҗалыгы механизаторлары турында) узган елгы сезонда Татар дәүләт s академия театрында уңыш белән барды. Г. Әхметовпын, 10. Әминев- нең, Г. Зәйнәшсваның яңа пьесалары тикшерелде һәм бу иптәшләрнең дра
61
матургия өлкәсендәге беренче адымнары өметле күренә.
Икенче күңелле момент — драма- ту р г л а р ы б ы з н ы ң про м ы ш л е н н о ст ь кешеләрен күрсәтүгә борылыш ясаулары. Соңгы ике ел эчендә язылган 12 пьесаның 6 сы безнең социалистик промышленность кешеләренең тор-мышын яктырта. Ы. Исәнбәтнең «Гүзәл» исемле пьесасы, татар сәх-нәсендә беренче буларак, алдынгы совет фәне белән коралланган корыч коючыларның героик хезмәтләрен күрсәтә. X. Садри һәм Ә. Камалның «Бәхет нурлары» шулай ук произ-водствога багышланган. Р. Ишмо-ратның «Яңа бистәдә»се мех про-мышленносте новаторларын күрсәтүгә багышланган, автор аны Казан мехкомбннатының конкрет мате-риалларына нигезләп язды.
Колхозларны эреләндерү турында Г. Насрыйпың «Кушнарат» исемле пьесасы Казан сәхнәләрендә уңыш белән бара. Карт драматургыбыз Т. Гыйззәт «Данлы көннәр» исемле пьеса язды һәм шуның белән «Ташкыннар» трилогиясен төгәлләде.
Ләкин бу уңышларыбыз әле бик мактанырлык түгеллеген, алар әле бары тик боз кузгалуы гына икән- I леген әйтергә кирәк. Чынлап тикшереп караганда, безнең драматургиябез һаман да әле артта калуында дәвам итә.
Нефтьчеләр турында, искиткеч кызу темплар белән үсеп бара торган Татарстан нефть промышленносте турында бүген бары тик кече формалы бер пьесабыз гына булу — һич тә гафу ителерлек факт түгел. Татарстан нефте, аның кешеләре бүген безнең драматургиябездә генә түгел, ә әдәбиятыбызның барлык жанрларында төп тема булып әверелергә тиеш.
Коммунизмның бөек төзелешләре дә безнең драматургиябездә чагылганы юк әле. Бу шулай ук гафу ителмәслек факт, чөнки бу тема хәтта турыдан-туры да республикабыз тормышына кагыла: Куйбышев һәм Сталинград төзелешләре Татарстанның экономикасын тагын да югары күтәрәчәк, аның табигатенә зур үзгәрешләр кертәчәк.
«Правда» газетасының 7 апрельдә чыккан редакцион мәкаләсе драма-тургиянең артта калуы турында, ха-лыкның, партиянең бүгенге таләпләренә җавап бирмәве турында сөйли һәм моның төп сәбәбе — драма әсәрләренең нигезе булып торган конфликт мәсьәләсен аңламауда, дип күрсәтә.
«Драматургиянең ярлы булуында, күп кенә пьесаларның йомшак булуында төп сәбәп: драматургларның үз әсәрләренә нигез итеп тормышта була торган тирән конфликтларны ал маул арында, ал арны читләтеп үтүләрендә.
Классик пьесаларның һәм совет драматургиясендәге иң яхшы әсәрләрнең тәҗрибәсе аларның һәрвакыт тормыштагы каршылыкларны кыю чагылдыруга, кискен конфликтларга нигезләп корыл ганлыкл арын күрсәтә. Нәкъ әнә тормыштагы каршылыкларны җиңү процессында кеше характерлары үсәләр һәм үзләрен күрсәтәләр.
Совет халкының политик-мораль бердәмлеге, социалистик җәмгыятьтә антагонистик, сыйнфый каршылык-ларның бетерелүе күп кенә элекке конфликтларның юк ителүенә китер-деләр. Ләкин бу һич тә драматурглар иҗат итүче халыкның тормышын ваемсыз тынычлык һәм төче тоннарда сурәтли алалар, дигән сүз түгел. Совет драматургына мондый сентименталь ялган "һич тә килешми.
Художник өчен тормыш хакыйка- . теннән куркудан, тормыштагы кар-шылыкларны сурәтләргә теләмәүдән дә зур гөнаһ юк. Тормышны аның революцион үсешендә дөрес итеп күрсәтү — социалистик реализм сәнгатенең беренче бурычы».
Партиябезнең үзәк органы «Прав- да»ның бу күрсәтмәсе тулысы белән безнең татар совет драматургиясенә дә кагыла.
X. Садри һәм Ә. Камал иптәшләрнең «Юллар» исемле пьесасында бернинди конфликт юк диярлек. Пьесада төп тема итеп тимер юл салу мәсьәләсе алынган. Ләкин шушы төп мәсьәләне чишү, тимер юл линиясен кыска срокта һәм уңышлы итеп үткәрү тирәсендә бернинди көрәш, һичбер җитди конфликт юк.
62
Күпчелек пьесаларыбызда шаблонга әйләнеп беткән конфликт алына. Пьеса производство темасына язылган булса, аның конфликты авариядән башланып китә; колхоз темасына булса, драматург ихтыяры белән консерватор булып әверелгән карт председатель һәм новатор булган яшь кеше үзара бәрелешәләр. «Якын дус» (Р. Ишморат), «Гүзәл» (Н. Исәнбәт), «Алсу таң» (Т. Гыйззәт), «Бәхет нурлары» (X. Садрп һәм Ә. Камал) пьесалары нигезендә әнә шундый стандарт, шаблон конфликтлар ята. М. Әмирнең «Профессор Саматов» исемле пьесасында да пьесаны чын сәхнә әсәре итә торган үткен конфликт юк. Конфликтка охшаганрак кайбер вакыйгалар пьесаның уртасында ук хәл кылынып бетәләр, шуннан калганнары — Ватан сугышы көннәрендәге тыл тор-мышыннан кайбер эпизодлар турында җанлы газета төсен генә алалар. Пьесаның художество кыйммәтен төшерә торган тагын бер ягы: анда галимнәр нәрсә өчендер көрәшәләр, ниндидер яңа нәрсә иҗат итәләр, ләкин нәрсә? — бу турыда без берни белмибез, аны хәтта драматург үзе дә белми. Шул сәбәпле, бу пьесадагы галимнәр коллективының иҗади эзләнүләре безне һич тә дулкын-ландырмый.
Өченче гомуми җитешсезлек: барлык пьесаларда да партия җитәкчелеге мәсьәләсенең бик формаль рәвештә генә чишелүе. Сугыштан соңгы пьесаларыбызда партия җитәк-,, челәренең җанлы образлары бирел-0 гәне юк әле. Алар, күпчелек хәлдә, берни белән дә аерылып тормый торган, истә калмый торган төссез персонажлар итеп биреләләр. Пьесаның үзәк урыннарыннан берсен тоткан чын партия җитәкчесе образын без бары тик бер пьесада гына күрәбез, ул — М. Әмирнең «Миңлекамал» исемле пьесасындагы райком секретаре Гыйльманов образы. Әгәр аны пьесадан алсак, бөтен пьеса юкка чыгачак. Ә бүтән пьесаларда партия җитәкчеләре шулай коры һәм формаль бирелгәннәр ки, аларпы алсаң да, пьесага әллә ни зур үзгәреш керми.
Партия җитәкчесе безнең социалистик хуҗалыгыбызиең барлык тармакларында, безнең күп кырлы тормышыбызда беренче дәрәҗәдәге рольне уйный. Пьесаларга партия җитәкчесе образын керткәндә, аны художество ягыннан бик җитди һәм тирән итен, пулы канлы, җанлы образ итеп эшләргә кирәк, ә инде формаль рәвештә генә кертүнең бернигә кирәге юк. Мәсәлән, беренче пәрдәдә ул күрсәтмәләр бирү өчен килә, соңгы пәрдәдә — җиңү тантанасына катнаша... Нәтиҗәдә без әдәбе образны түгел, ә схеманы гына күрәбез.
Безнең күпчелек пьесаларыбыз озын гомерле булмыйлар. Court, елларда язылган, иң яхшы дип саналган пьесаларыбыз да сәхнәдә бер генә сезон яшиләр. Кайбер пьесалар ике-өч постановкадан соң ук сәхнәдән төшеп калалар. Безнең тамаша- чыларыбызның театрдан тулы канәгатьләнү белән китүләре бик сирәк була. Ул, беренче пәрдәне карап бетергәч үк, пьесаның нәрсә белән тә-мамланачагын белеп тора һәм спектакльне ахырына кадәр кызыксынып карамый. Мондый хәл пьесаның художество ягыннан түбән булуын бик ачык күрсәтә. Безнең күп кенә пьесаларыбызда тамашачыны тирән дулкынландырырлык көч булмый.
П ьеса л а р да җа ил ы л ык җитәрлек түгел, ә юмор бөтенләй юк диярлек. Бу яктан, соңгы ике ел эчендә тамашачыларга күрсәтелгән пьесалардан бары тик икс пьеса гына беркадәр аерылып торалар («Тын алан шаулый» — С. Кальмет, «Кушнарат» — Г. Пасрый). Ә кайчакларда шулай да була: тамашачыларны ничек кенә булса да көлдерим әле дип, яхшы кешеләрне адәм көлкесе итеп күрсәтәләр, аларга ясалма рәвештә кире сыйфатлар өстиләр, диванага әйләндерәләр. Моның бик ачык мисалы — «Гүзәл» пьесасындагы Рамазан.
Халыкны тәрбияләүдә, кимчелекләргә каршы көрәштә куәтле корал ролен уйный торган көлү — татар театрларында бик сирәк ишетелә. Тамашачыга бик тиз барып җитүчәң. хәрәкәтчел, сугышчан жанр булган һәм драматургиябездә кайчандыр
63
күренекле урын тоткан комедия хәзер безнең сәхнәбездән бөтенләй төшеп калды диярлек. Бу жанрны торгызу буенча Т. Гыйззәт бер тәҗрибә ясап карады һәм «Олы җанлы кешеләр» исемле комедия язды, ләкин, конфликтларны чын тормышча кора алмау аркасында, уцышсыз- лыкка очрады. Моннан элегрәк Г. Насрый да бу өлкәдә җитди уцышсызлыкларга дучар бул га лады. Сәбәбе бик ачык: безнец кайнап торган бай тормышыбызны җитәрлек дәрәҗәдә белмәү.
Безнец чынбарлыгыбызда очраш- тыргалый торган әшәке, фальшь кешеләрне фаш итүдә комедия зур эш эшли ала һәм эшләргә тиеш. Ләкин моның өчен конфликтларны, ситуацияләрне уйлап чыгармаска, лабораторияләрдә ясамаска, ә тормышның үзеннән эзләргә кирәк. Бу, әлбәттә, җиңел бурыч түгел, лабораториядә ясауга караганда чагыштырмасыз кыен эш. Тормышта геройлар драматург ихтыяры белән түгел, ә үзләренчә, тормыштагыча хәрәкәт итәләр, һәм андый чын геройны бирү өчен тормышның үзен бик тирәнтен өйрәнергә кирәк булачак.
Опералар өчен либреттолар булдыру мәсьәләсе бездә аеруча авыр тора. Соңгы ике ел эчендә нибары бер либретто язылды. (Г. Бәширов- ныц «Намус» исемле романы буенча Ә. Исхак либреттосы). Ләкин аны да тулысынча уңышлы дип булмый. Чөнки романның төп идеясе — Бөек Ватан сугышы елларында колхозчыларның югары уңыш өчен көрәштә фидакарь хезмәтләрен күрсәтү булса, либреттода ул икенче планга куелган, аз әһәмиятле икенче дәрәҗәдәге эпизодлар төп мәсьәләне каплап — күмеп киткәннәр. Романда оештыручы, новатор булган Нәфисә образы либреттода лирик-пенхоло- гик планда гына бирелгән.
Татар сәхнәсе көн аралаш берничә йөз тамашачыга хезмәт күрсәтүче Академия театры белән генә чикләнми. Академия театры турында кайгырту белән бергә, һәр көн саен ун меңнәрчә тамашачыларга хезмәт күрсәтүче колхоз-совхоз театрларын, күн санлы үзешчәнлек коллективларын, йөзләрчә мәктәп драмтүгәрәкләрен онытырга безнең хакыбыз юк. Чынлыкта исә, Сәнгать эшләре идарәсе дә, Язучылар Союзы да моны о I г ыт ы п җи бәр гә л иләр. Н әти җәдә, Академия театрыннан башка теат-раль коллективларыбыз репертуарга зур мохтаҗлык кичерәләр, Академия театры тарафыннан кире кагылган, чиле-пешле пьесаларны куеп йөрергә мәҗбүр бул алар.
Бу кимчелекләргә каршы принципиаль большевистик тәнкыйтьне көчәйтергә бик вакыт. Журнал һәм газета битләрендә без художество осталыгы мәсьәләләрен кискен куя торган, җитешссзлскләрне кыю рә-вештә ачып күрсәтә торган, драматургның белемен, осталыгын' күтәрүгә ярдәм итә торган, хакыйкатьтән курыкмый торган тәнкыйть мәкаләләренә, рецензияләргә киң урып бирергә тиешбез. Газета һәм журнал битләрендә очраклы рәвештә генә, бик өстән-өстән генә язылган, каршылыклы, принципсыз тәнкыйть мәкаләләре басылгалап килә, ләкин алар драматургның үсүенә берничек тә ярдәм итмиләр. Гомумән бездә театраль тәнкыйть белән бик аз һәм очраклы рәвештә генә шөгыльләнәләр. Бу өлкәдә барыннан да күбрәк Г. Кашшаф иптәш эшли бугай. Аның театр сәнгатенә, драматургиягә, ае-рым постановкаларга багышланган мәкаләләрен без матбугат битендә еш кына очраштырабыз, һичшиксез, ул кирәкле һәм файдалы эш эшли. Ләкин аңа театраль тәнкыйть белән җитдирәк шөгыльләнергә, драматургия мәсьәләләрендә принципиаль булырга киңәш бирәсе килә. Г. Кашшаф вакыт-вакыт дөрес булмаган фикерләр әйтә, принципиальсезлек фактлары күрсәткәли. Аның яхшы һәм файдалы мәкаләләре белән бер- рәттән, сай язылган һәм театрга да, авторга да файдасы чамалы булган мәкаләләре күп була.
Мәсәлән, «Серләр» пьесасы турында Г. Кашшаф язган шушындый рецензия драматургка нәрсә бирә ала?
«А. Әхмәтнең «Серләр» драмасы безнең драматургиянең географиясен киңәйткән әсәрләрнең берсе булды. Беренче тапкыр ул Татарстандагы

81
нефть кешеләрен, аларның нефть табудагы фидакарь хезмәтләрен яктыртты. Аның сәхнәдә уңыш белән баруын да әйтергә кирәк. Әсәр үзенең. проблемасы өчен хаклы рәвештә мактау сүзләре дә ишетте, чөнки ул илебезнең куәтен үстерү өчен ижади хезмәт итүчеләрне ала һәм .аларга мәхәббәт тудыра ала».
Ләкин... шуннан сон. менә нәрсәләр языла:
«Әсәрнең, драматургии конфликты сыек... Райком секретаре Хәиров образы, мәсәлән, жанлы кеше булып күз алдына баса алмый. Аның индивидуаль сыйфатлары бөтенләй юк. Нарский белән Иванов арасындагы фикер каршылыгы да тиешле дәрәжәдә драматургии ныюлыи бе-лән бармый. Әсәрдәге жыр, бию кү-ренешләре дә төп вакыйгаларга органик бәйләнмиләр. Ике инженер арасындагы бәхәс бөтен пьеса дәвамында Татарстанда нефть бармы, юкмы мәсьәләсенә кайтып кала... Беренче пәрдәдән алып финалга кадәр шул бәхәс тирәсендә тамашачының игътибарын тотып торырга тырыша һ. б.»
Күрәсез, Гази Кашшаф бер үк әсәргә капма-каршы ике төрле бәя бирә.
Мондый мисалларны газета битләрендә дә еш кына очратырга мөмкин. Ә үткен, кыю мәкаләләр, сирәк- мирәк язылгаласалар да, редакцияләр тарафыннан салкын каршы алыналар. Г. Халитның «Драматургиябездә эшчеләр тематикасы» һәм Б. Гыйззәтнең «Бүгенге драматур-гиябездә конфликт мәсьәләсе» исемле әһәмиятле мәкаләләре «Совет әдәбияты» редакциясендә менә ничә айлар буенча инде дөнья күрмичә яталар.
Әгәр без драматургия мәсьәләләрен чын-чынлап чишәргә телибез икән, бу өлкәдәге тәнкыйтьне дә җанландырырга, принципиаль югарылыкка күтәрергә тиешбез.
Бүгенге поэзиябез турында сөйләүгә күчкәндә, шагыйрьләребезнеи. реаль чынбарлыкка якын килүләре турында, актуаль темаларга борылыш ясаулары турында әйтә алабыз.
Соңгы елларда матбугатта игълан ителгән күп сандагы поэтик әсәрләрдәй С. Хәкимнең «Бакчачылар» исемле поэмасы күренекле урый тота. Сюжеты артык катлаулы булмаган бу поэмасында автор, бер карт мичурунчы аша, совет халкынын ижади кыюлыгын, аның гүзәл сый-фатларын күрсәтеп бирә алган: бүгенге көн белән генә яшәмәскә, үзен өчен генә яшәмәскә, — поэманың башыннан ахырына кадәр әнә шушы идея үткәрелә. Чын тормышча яңгырый торган бу поэманы укып чыккач та, без карт мичуринчының алмагач үсентеләре инде тәмам үсеп җиткәнлегенә, чәчәк атканлыгына һәм быел көздә бай уңыш бирәчәгенә тулысынча ышанып калабыз.
Ләкин поэманың журналда басылган варианты озынгарак сузылган, мичуринчы белән аңа каршы торучылар арасындагы конфликт йомшак бирелгән. Поэма беркадәр кыскартылса һәм конфликт көчәйтелсә, тагын да уңышлырак булыр иде.
С. Батталның «Олы юлда» поэмасының икенче бүлеге беренче бүлеккә караганда йомшак эшләнгән. Яшь колхозчы кызның колхозчы бабай өенә күченүе кебек берни белән акланмаган, әһәмиятсез, кызыксыз моментларга автор күп урын биргән. Поэмадагы кешеләр вакыйгалар аша, хәрәкәт аша түгел, ә «шулай булды, болай булды» юлы белән бирелә. Колхозларның берләшүләре кебек әһәмиятле вакыйганы автор жиңелчә эш итеп кенә күрсәтә. Монысы да хәрәкәт һәм күренеш аркылы түгел, ә автор сүзләреннән генә билгеле була.
Ш. Маннурның «Тыныч көн> исемле поэмасына килгәндә, аны тик шартлы рәвештә генә поэма дип атарга мөмкин. Поэмада, романдагы яки повестьтагы кебек үк, жәелеп- үсеп бара торган бердәм сюжет сызыгы булырга, әсәрнең башыннан ахырына кадәр дәвам иткән образлар булырга, эштә, хәрәкәттә ачыла торган характерлар булырга тиеш. «Тыныч көн»дә боларның берсе дә юк. Бу әсәрне, бүгенге эреләндерел- i гәп колхоз турындагы аерым ши- > гырьләр яки фрагментлар жыеитыгы дип кенә кабул итәргә мөмкин.
Колхоз тормышының аерым эпи-зодларын гына чагылдыруы, аларны
бердәм сюжет тирәсенә оештырмавы, колхозчыларның образларын тудырмавы белән, автор бик җиңел юлдан китеп барган. Ш. Маннур кебек тәҗрибәле шагыйрьдән укучылар күбрәкне таләп итәргә хаклылар.
Аерым шигырьләргә килгәндә, без уңышлы үрнәкләрне дә очратабыз. II. Арслановның Татарстан нефтьчеләренә багышланган шигырьләр циклы, 3. Нуриның Сталинград ГЭСы төзелешенә багышланган шигырьләр циклы, Ә. Исхак, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй, М. Садрн, С. Урайский, Г. Латыйп, М. Хөсәен иптәшләрнең кайбер шигырьләре укучыда яхшы тәэсир кал-дыралар.
Ләкин поэзиябездәге җитди ким-челекләр бу шатлыкка тап төшерәләр. Начар хуҗаның кырында ашлыкны чүп үләннәре басып киткән кебек, әйбәт кенә шигырьләрне йомшак эшләнгән шигырьләр басып китәләр.
Күптән түгел генә «Литературная газета» шушы юлларны язды: «Фарфорга охшатып пластмассадан ясалган тәлинкәләр, чынаяклар, вазалар күренә башлады. Синең алдында әнә шундый бер ваза тора, аны кулыңа алып карыйсың, ә ул шундый шыксыз җиңел булып чыга, сабын савытыдай... Шундый шигырьләр дә була, беренче карашка алар затлы булып, зур үлчәмле булып күренәләр, ләкин игътибар белән укып карасаң, шулчаклы рухи канәгатьсезлек туа ки, әйтерсең лә сине алдап киттеләр».
Бу чагыштыруны безнең поэзиягә күчергәндә мин «шундый шигырьләр дә була» дигән сүзләрне «шундый шигырьләр күп була» дигән сүзләр белән алмаштырыр идем.
Менә Ә. Ерикәйнең «Мин эшче» исемле шигыре. Беренче карашта шигырь шигырь кебек: рифмасы да, ритмы да бар. Эчтәлеге дә яхшы: эшче хуҗага эшләми, ә үзенә, Ватанга эшли; карт булса да, йөрәге яшь; яшьләрне эшкә өйрәтә, үзе дә алардан өйрәнә; аны шәһәр Советына сайлыйлар, Ватан аның өчен бернәрсәне дә кызганмый, чөнки ул үзе Ватанга җанын да бирергә хәзер. Ә тикшерә башласаң, ул ши-
s. .С. Ә? № 5.
гырь түгел. Анда бернинди дә шигырьлек юк. Бу бары тик начар рифмаланган буш сүзләр тезмәсе. Дөресрәге — үзеннән-үзе чамадан тыш канәгать бер кешенең коры мактануы. «Шигырьдә» өстәвенә шундый мәгънәсез ике урын бар.
Шат яшьләрне эшкә өйрәтәм мин, Ә яшьләрдән үзем өйрәнәм.
Бу юллардан яшьләр ике категориягә — шат яшьләргә һәм гомумән яшьләргә бүленә дигән фикер аңлашыла.
Эшкә кыюлык бар миндә беркадәр, Шуның өчен мине бөтен җирдә Стахановчы дип йөртәләр.
Шул да стахановчылык сыйфатын аңлатып бирү булдымы инде?
Бурыч итеп куйдым илебезне Баеган саен тагын баетуны.
«Тагын» сүзе булгач, «саен» сүзе нигә кирәк? «Мин кайныймын төзелеш казанында» — шулай ук уңышсыз һәм поэзиядә бер дә яңа сүз әйтү түгел.
Шигырьдә эшче, миңа академиклар киңәшкә килә, дип мактана. Ләкин шигырьдә сурәтләнгән бу эшченең, эштә кайбер кыюлыгыннан башка, һичбер искитәрлек ягы юк.
Шуңа күрә без аңа академиклар килеп йөрүгә ышанмыйбыз.
Менә тагын бер мисал.
Шагыйрь С. Урайский, «Төзелештә» исемле шигырендә Куйбышев- стройны күз алдында тотып:
Горурлык Һәм тиңсез шатлык белән Ачып керәм төзелеш ишеген, —
дпп безгә бик күп нәрсә сөйләргә ышандыра. Ләкин ул, безнең ша-гыйрьләребездә еш кына булганча, төзелешнең эченә керми. Ул төзелеш ишеген ачып башын гына тыгып ка-рагандай була һәм шунда ук үзенең бүлмәсенә кире кайта. Нәтиҗәдә, үзе һәм бүтән шагыйрьләр язганнарны кабатлый. Коры сүзләр тезеп китә, анда тиздән гигантлар үсеп чыгачак, ди дә, шуның белән үзенең шагыйрьлек бурычын үтәлгән дип саный.
Бу шигырьләр һәм шуларга охшашлы бүтән шигырьләр нәрсә ту-
65

66
рында сөйлиләр? — Җитәрлек оста-лыкның булмавы һәм моңа ирешергә теләмәү турында, күп кенә ша- гыйрьләребезнең, М. I каковский әйткәнчә, «поэзия серен» үзләштер-мәүләре турында сөйли алар. Безнең шагыйрьләребез тормышны начар беләләр, аны өстәи-өстән генә өйрәнәләр, чынбарлыкка «күңел күзе белән түгел, ә маңгай күзе белән генә» карыйлар, материалны поэтик әсәргә әйләндергәнгә чаклы үзләренең аңнары, йөрәкләре аша үткәрмиләр, аңа үз фикерләрен һәм тойгыларын салмыйлар, дулкынлан-дыргыч шигъри сүзләр эзләмиләр.
Әнә шундый сыйфатларның булмавы аркасында күп кенә шигырьләр зәгыйфь булып туалар, алардан шагыйрьнең теләр-теләмәс кенә, һичбер дулкынланусыз язганлыгы, сүз өстендә эшләмәгәнлеге күренеп, сизелеп тора.
С. Урайскийның «Ватан өчен» дигән кечкенә генә бер шигырендә биш урында тел ялгышы бар һәм алар төп фикерне боза торган ялгышлар. Мәсәлән: Орлыклар җирдән су ала. Колхозчының дәртле авазы ак күгәрчен булып канат җәя. Тракторчы егет кырны түгел, ә кырлар арасын сөрә. Аның колхозлары эреләндерелмиләр, ә эреләнәләр. С. Урай- скийда бөтенесе дә гаҗәп җиңел эшләнә:
Кояш чыгарга да өлгермәгән
Ике норма күптән үтәлгән...
Шигырьдә телгә карата шапшаклык, форманы юри катлауландыру мисаллары, фикер ярлылыгын каплар өчен тышкы ялтыравыклар белән мавыгу мисаллары С. Урайский һәм Ә. Ерикәй иҗатында гына түгел, башкаларда да күп кенә очрыйлар.
Безнең шагыйрьләребез социалистик Ватан темасына еш кына мөрәҗәгать итәләр, капиталистик илләрдән аның өстен булуына дан җырлыйлар. Бу бик табигый. Ләкин алар арасында югары художестволы шигырьләр, капиталистик илләргә караганда социалистик Ватаны-бызның чагыштыргысыз өстенлеген бөтен тирәнлеге белән күрсәтә алган көчле шигырьләр аз булды. Бу темага багышланган шигырьләрнең күпчелеге — йомшак һәм сай язылганнар. Аларда шагыйрьләр, коммунизмның гигант төзелешләрен, табигатьне үзгәртеп коруны, совет кешеләренең рухи бөеклеген, безнең искиткеч матур киләчәгебезне җырлау урынына, бик кечкенә һәм характерлы булмаган нәрсәләр белән генә чикләнәләр, — безнең гүзәл Ватаныбызда урманнар шаулый, чәчәкләр ата, дип, яки безнең дицгезләребез- нең чиге күренми дип язу белән канәгатьләнәләр.
Кайбер шигырьләрдә һич тә гафу ителмәслек шапшаклыклар очрый. Кайчакта шагыйрьләр, теге я бу юлны язганда, алдарак нәрсә язганнары турында онытып куялар.
Уҗым ята әле кар астында, —
дип яза 3. Нури. Ә шуннан 4 юл өстәрәк:
Яшел уҗым калка комсызланып,— дип язып куйганын бөтенләй онытып куя.
М. Сөндекленең йомычкалары балта остасы эшкә керешкәнгә кадәр үк оча башлыйлар:
Ышкыдан чыккан йомычка Шыбырдый җирдә, Сыналган балта остасы Эшенә килә.
Художество әсәренең беренче эле-менты булган тел бездә әле һаман да тиешенчә ихтирам ителми. Бу — прозаикларга да, драматургларга да һәм бигрәк тә шагыйрьләргә кагыла. Ш. Маннурны
Машиналар илтеп куя Ванналарның, рәхәт суына («Матурлык юлы>).
М. Садрииың Тимербаен Стахановның үзенә поезд тапшыра:
Стахановның үзенә Поезд аны тапшырды.
(«Яшь шахтер турында оцыр».)
Г. Хуҗи нигәдер бодайны кырда түгел, ә колхозчы өендә шыттырасы килә:
Бодай шытсын колхоз өендә...
Мондый мисалларны күпләп ки-терергә мөмкин.
Тагып бер җитди мәсьәләгә тукталып үтик. Хәзер безгә чын совет
5* 67
җыры турындагы мәсьәләне җитди итеп куярга бик вакыт. Бу өлкәдә нәтиҗәле рәвештә бары тик бер шагыйрь — Ә. Ерикәй иптәш кенә эшли. Ул бик күп җыр язды, шулар арасында халык тарафыннан танылган яхшы җырлары да юк түгел.
Сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы беренче елларда популяр җырлар тудырган шагыйрь М. Сад- ри соңгы вакытларда бу өлкәдәге активлыгын киметте. Электәрәк «Канга кан» кебек яхшы җырлар иҗат иткән Г. Насрый да җыр өлкәсендә хәзер бик аз эшли. Күре-некле шагыйрьләребездән С. Хәким, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, Ә. Исхак иптәшләр соңгы ике ел эчендә нибары берәр-нкешәр генә җыр яздылар.
Ләкин, бернәрсә белән килешмичә мөмкин түгел: халык җырламыйча тора алмый. Халыкта яхшы җырга ихтыяҗ бик зур, чөнки «җыр — төзергә һәм яшәргә ярдәм итә», чөнки:
Җырлар безгә тәсбих түгел, Җыр ачадыр күңелне.
Радио, филармония, үзешчән тү-гәрәкләр яңа яхшы җырлар булмаудан интегәләр. Шуңа күрә алар художество ягыннан зәгыйфь бул- > ган текстларга композиторлардан музыка яздырып алырга мәҗбүр булалар. Нәтиҗәдә, яхшы музыка үзенең канатларында йомшак язылган җыр сүзләрен, ә кайчакта чүпләрне дә очыртып алып китә.
Күктә балкый, җем-җем итеп яна Ак чәчәкләр төсле йолдызлар.
(Ә. Ерикәй.)
Күренеп тора: «балкый» булгач, «җем-җем итеп яна» дип өстәүнең бөтенләй кирәге юк. Инде чагыштыруга килгәндә, йолдызлар бервакытта да ак чәчәкләргә охшамадылар һәм охшамаслар да.
Яшел яфракларга төшкән чыклар Лй нурлары белән тамалар...
Казаннарда йөрдем, шәлләр күрдем, Чиккән яулык, зур зәңгәр шәл Сайладым мин бүләккә...
Күпме томан гизде бу башым...
Менә шушындый мәгънәсез чүп- чарларны да кайчакта яхшы музыкага төреп, аның канатларында халыкка илтәләр, иң яхшы артистларыбыз аларны радио аша җырлап дөньяга тараталар.
Татгосиздат тарафыннан чыгарылган җырлар җыентыкларында да шапшаклык күп була. Аларда менә шундый әкәмәтләр дә очрый:
Күктә йолдыз ярсып тора, Йөрәкләрне чәнчеп тора...
Җыр өлкәсендәге тагын бер моментта тукталмыйча үтеп булмый. Соңгы елларда кайберәүләр халык! җырларын «эшкәртү» дигән кәсепкә тотындылар.
Казаннардан Мәскәү күренер микән, Биек баскычлардан карасам, —
дип җырлый халык. Ә ниндидер «акыллы башлар» аны болай дип «эшкәртәләр»:
Казаннардан Мәскәүне күрергә Баскычларга менеп карадым...
Кайбер шагыйрьләрнең халыкның иҗади байлыгына кул сузуы кебек ямьсез фактлар турында С. Хәким иптәш «Совет Татарстаны» газетасында язып чыккан иде инде. Анда ул «Ямьле Зәйнең буйлары» исемле халык җырының М. Мөнир тара-фыннан үзләштерелүен, «Су буйлап», «Сарман», «Минзәлә» исемле халык җырларының Ә. Ерикәй тарафыннан үзләштерелүен фаш итте. Мондый «җиңел» кәсепләргә чик куярга кирәк.
Композиторлар авылларда картлардан яки карчыклардан ишеткән һәрбер җырны халык җыры итеп кабул итәләр дә аңа музыка язалар, — ул ишетелгән җырларның идея-тәрбия һәм художество әһәмияте булып-булмавы белән һич тә исәпләшеп тормыйлар.
Их син яшьлек, тиңсез яшьлек, Гөлчәчәк күк матурсың, Минем киләчәгем өчен Алсу чәчәк атырсың.
Бу «җыр»ның эчтәлеге никадәр мәгънәсез икәнлеге бик ачык күренеп тора. Бу — кем тарафыннандыр тупас рәвештә бозып үзгәртелгән Такташ бит! Халык җыры — формасы һәм эчтәлеге белән камил, тирән фикерле, бай хисле, эмоцио-наль көчле җыр дигән сүз ул. Ә менә шуны безнең җыр язучы шагыйрьләребез генә түгел/ хәтта
68
фольклорчыларыбыз да тиешенчә ацлап җиткермиләр. Алар тарафын- нан басып чыгарыла торган җыентыкларда халыкныкы дип, халык иҗаты дип аталырга һич тә лаеклы булмаган, пешмәгән җырлар тулып ята.
Халык тарафыннан кабул ителгән һәм яратылып җырлана торган җыр- лар культурабызның зур байлыгы ул. Халык тарафыннан җырлана торган яхшы җырлар тудыру — шагыйрьләрнең намус эше’ ул.
Безгә гомумән әдәби әсәрләрнең идея һәм художество сыйфаты өчен принципиаль таләпчәнлекне көчәйтергә кирәк. Шундый таләпчәнлек булганда, шагыйрьләрнең соңгы ике ел эчендә бастырып чыгарган сайланма җыентыкларыннан һәркай- сыннан өчтән берен, ә кайберенең хәтта яртысын төшереп калдырырга мөмкин булыр иде. Ләкин Татгосиз- дат моны эшләмәгән.
Ш. Маннурның сайланма җыен-тыгына, мәсәлән, «Соңгы рәсем, соңгы хат». «Колчеданлы таулар өстендә», «Казан утлары», «Сагыну», «Гөлчәчәк сатучы», «Казан кызы», «Матурлык юлы» һәм башка кайбер шигырь һәм поэмаларын бөтенләй кертмәскә кирәк иде. Алар тиешенчә эшләнеп җитмәгән, чи әсәрләр, эчтәлекләре таркау, буталчык, фикерләре сай, ә кайберләре, хәтта, тупас хаталардан да азат түгел. «Казан утлары» исемле шигырьдә милли чикләнгәнлек күренешләре бар, ә бу исә идеологии характердагы ялгышка илтә. Бу шигырьдә Казан үзалдына аерым рәвештә бирелгән, аның күршеләре дә юк, аның өчен Москва да юк, Казанны ак бандитлардан татарлар гына азат иткән булып чыга. 1951 елда басылып чыккан җыентыкка бу шигырьнең урнаштырылуын берни белән аңлатып та, аклап та булмый. Татгосиздат җи-тәкчеләре, редакторлар һәм рецензентлар бу очракта ваемсызлык күрсәткәннәр. Ә бит безнең барыбызга да билгеле: Советлар Татарстаны социалистик милләтләрнең какшамас дуслыгы шартларында, халык дошманнарына, буржуаз милләтчеләргә каршы кискен көрәш шартларында үсте һәм ныгыды. Халыклар дуслыгы — безнең җәмгыятебезнең бөек этәргеч көче ул. Татар халкы фәкать Советлар Союзындагы барлык халыкларның тугандаш семья-сында гына, большевистик партия җитәкчелегендә генә коммунизм төзи башлау бәхетенә ирешә алды. Ә Ш. Маннурның «Казан утлары» исемле шигырендә бу бөек идеяләр үзләренең чагылышын таба алмаганнар.
Совет әдәбиятының бурычы — Ва-таныбызның куәтен һәм бөеклеген чагылдыру, халыкларның сталинчыл дуслыгын, ялкынлы совет патриотизмын пропагандалау. Безнең азучыларыбыз милләтчелекнең, милли чикләнгәнлекнең һәртөрле күренешләренә каршы килешмәүчән көрәш алып барырга, совет патриотизмын, пролетар интернационализм идеяләрен пропагандаларга, үз әсәрләрендә бөек Ватаныбызда алып барыла торган героик эшләрне, коммунизм төзүче совет кешесенең батырлыгын җырларга тиешләр.
Татар совет балалар әдәбияты буенча соңгы ике елда уңышлы әсәрләрдән С. Сабировның «Дүрт елга буйлап», Б. Рәхмәтнең «Зәңгәр күл», Ә. Бикчәнтәеваның «Дәү әнием», Нур Гайсинның «Безнең мәктәп», X. Вахитның «Безнең авылда», X. Шабановның «Күңелле балалар», Җ. Тәржемановның «Ямьле көн» исемле китаплары басылып чыкты. С. Сабировның «Дүрт елга буйлап» дигән бай, фактик материалга нигезләнеп язылган китабы балалар өчен генә түгел, зурлар өчен дә кызыклы һәм файдалы.
Балалар драматургиясе буенча А. Әхмәт «Өмет йолдызы», X. Вахит «Ышаныч» исемле пьесалар яздылар. «Өмет йолдызы»нда Франко Испаниясендәге хезмәт ияләренең коллык шартларында яшәүче балалары, аларның фашизмга каршы көрәштә олыларга булышулары күрсәтелә. Аларның дуслык, иптәшлек сыйфатлары пьесада җанлы чагылган. X. Вахит исә үзенең пьесасында совет балаларының югары мораль йөзләрен күрсәткән. 1 урылык, намуслылык сыйфатларын тәрбияли торган бу пьесаны яшь укучылар
69
һәм тамашачылар шатланып каршы алдылар.
Шуның белән бергә, балалар язу- чыларыныц иҗатларында һаман әле җитди кимчелекләр яшәп килә. Җыентыкларга урнаштырылган шигырьләрнең бер өлеше балалар тормышындагы очраклы, аз әһә-миятле эпизодлардан гыйбарәт. Мәктәп, пионер оешмалары — балалар язучыларыиың игътибарларыннан читтә калып киләләр. Табигать күренешләре, ел вакытлары, сандугачлар сайравы, чишмәләр челтерәве күпчелек шагыйрьләрнең иҗатында артык күп урын алалар. Идея эчтәлегенең булмавы яки бик йомшак булуы, балаларны уйлануга этәрә торган фикер байлыгының җитешмәве югарыда саналып үткән китаплардагы байтак шигырьләр өчен характерлы булып торалар.
Тагын бер характерлы кимчелек: бер-берен кабатлау, хәтта үзен-үзе кабатлау, бер үк форма, бер үк эпитетлар белән өлкән буын язучыларны кабатлау. Балалар өчен чыгарылган 17 җыентыкта мин кошлар .кайту турында 16 шигырь, мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керү турында 12 шигырь санадым. Шик юк, бу темалар һәрбер балалар язучысы өчен кызыклы һәм кыйммәт. Ләкин укучы өчен алар — 12 һәм 16 тапкыр бер үк көйгә бер үк сүзләрне җырлау гына.
Кайбер шагыйрьләребез «фәләнгә ияреп» яки «фәлән буенча» дигән булып, ә кайчакта ул сүзләрне әйтеп тә тормастан, башкаларның әсәрләрен кабатлыйлар. Бер X. Шабанов җыентыгында гына да шушындый 10 «ияреп» бар. Крыловның «Төлке белән карга»сыи һәм Габдулла Ту-кайның «Карлыгач»ын кабат сөйләп чыгу белән ул бүгенге балалар әдәбиятына берни дә өстәмәгән, ә инде аның Крыловтагы сырны иткә әверелдерүе һәм Тукайдагы саны әйтелмәгән кошларны 5 дип аныкла-вы — иҗат дигән бөек сүздән бик ерак тора.
Шулай ук М. Хөсәеннең русча Павлик Морозов турындагы яхшы ике повестьтай һәм бик яхшы бер поэмадан соң язылган «Урал баласы» әдәбиятка яңалык алып килми, укучыда артык кызыксындыру ту-дыра алмый.
Мондый алымнар белән мавыгу — кайбер шагыйрьләребезнең чикләнгәнлеге, фикер ярлылыгы, оригиналь иҗатка сәләте булмавы, тормышны белмәве турында сөйли.
Безгә иҗатта «әзергә хәзер»дән> инде күптән чишелгән мәсьәләләрне зәгыйфь, төссез формада кабатлаулардан баш тартырга бик вакыт. Балалар язучыларын гүзәл чынбарлыгыбызның оригиналь темалары көтә. Бу темалар — барыннан да элек — безнең бөек Ватаныбыз, сөекле юлбашчыларыбыз, большевистик партия, Ленин — Сталин комсомолы, халыкларның сталинчыл дуслыгы темалары; совет мәктәбе, аның тәр-биячеләре, укучылары, балаларда яшьтән үк хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү темалары; коммунизм төзүче совет кешесе, производствога яңалык кертүче, хезмәт герое, фән һәм техника эшлеклеләре, безнең гүзәл бүгенгебез һәм тагын да гүзәлрәк иртәгәбез... Балалар язучылары беренче чиратта үз иҗатларын әнә шушы темаларга багышларга тиешләр.
Ләкин, балалар язучылары алдына җитди, актуаль, зур темаларга күчү таләбен кую — табигатьне тасвирлаудан, сандугачлар сайравыннан, чишмәләр челтерәвеннән, уенчык, курчаклардан бөтенләй баш тартырга кирәк, дигән сүз түгел. Зур, җитди темаларны бүтән, «кечкенә темаларга» каршы кую һич тә дөрео булмас иде. Берьяклы чикләнгәнлек-нең безгә кирәге юк. Шул сәбәпле, Ф. Хөснинең «Минем күгәрченнәрем» исемле хикәясен, «бөтенесе фәкать күгәрченнәргә мәхәббәт тудыруга гына кайтып кала», дип тәнкыйть белән чыккан «Комсомолец Татарии» газетасы яЛгыша. Беренчедән, Ф. Хөснинең «Минем күгәрченнәрем» дигән хикәясенең төп эчтәлеге зуррак һәм тирәнрәк. Ләкин, хәтта анын эчтәлеге газета әйткәнчә генә булса да. ул хикәянең яшәргә хакы бар. Әгәр автор кечкенә генә бер хикәядә канатлы дусларга карата балаларда мәхәббәт тудыра алган икән, димәк ул файдалы эш эшләгән.
70
X. Шабановның 8—12 юллык ши-гырьләрендә теге я бу кош-кортның файдалы яки зарарлы булуларын аңлатуы, алар турында балаларга элементар мәгълүматлар бирүе шулай ук кирәкле һәм файдалы эш.
Татар балалар әдәбияты, югарыда әйтелгән кайбер уңышларына да ка-рамастан, гомуми әдәбиятыбыздан артта калып бара әле. Бигрәк тә проза белән эшләр начар тора. Соңгы 2 ел вакыт эчендә, С. Сабировның «Дүрт елга буйлап» исемле зур очергыннан һәм Л. Ихсанованың хи-кәяләреннән башка, проза буенча балалар өчен бернәрсә дә бирелмәде. А. Әхмәт, Г. Лотфп, Г. Бакир, Г. Гобәй иптәшләр бер әсәр дә язмадылар. С. Әдһәмова да нибары бер хикәя белән генә чикләнеп калды.
Балалар өчен сәхнә әсәрләре тудыруда да эшләр шәптән түгел, 2 ел буена 2 генә пьеса — бу бик һәм бик аз.
Балалар поэзиясе өлкәсендә, аеруча мәктәпкәчә яшьтәге балалар поэзиясе буенча, безгә бик күп эшлисе бар әле. Сюжетлы шигырьләр һәм поэмалар бөтенләй юк, ә алар- ны һичшиксез булдырырга кирәк.
Балалар бездән тирән һәм кызыклы эчтәлекле яхшы китаплар көтәләр, без аларга уку-өйрәнүләрепдә, аңнары үсүдә ярдәм итәрлек китаплар бирергә, балалар өчен үрнәк булырлык, аларның мәхәббәтен, ихтирамын яулап алырлык геройларны тасвирлаган китаплар бирергә тиешбез.
Ләкин бу зур бурычларны үтәү бер балалар язучылары өчен генә кыен булачак, чөнки аларның саннары да аз, ә инде зур тәжрибәле- ләре бөтенләй юк диярлек, күпчелеге— я башлап язучылар, я аз тәж- рибәлеләр. Биредә олы язучылары- бызның житди ярдәмнәре кирәк. Ләкин мондый ярдәм узган ике ел эчендә артмады гына түгел, хәтта, шактый кимеде дә. Әгәр моннан 2 ел элек, барлык язучылар да балалар өчен нәрсә булса да этлиләр, дин әйтә алган булсак, бүген исә моны әйтә алмыйбыз. Әле күптән түгел балалар әдәбиятында мактаулы урын тотып килгән К. Нәҗми, М. Әмир, И. Гази, Ф. Хөсни кебек язучылары- быз соңгы ике ел эчендә балалар .өчен бер әсәр дә язмадылар. Г. Ба-широв, Т. Гыйззәт, С. Хәким, Р. Ишморат кебек зур сүз осталары һаман да әле балалар өчен берни эшләмиләр. Ә. Исхак, III. Мөдәррис иптәшләр беркадәр активлашсалар да, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, И. Туктар иптәшләр элекке активлыкларын да киметтеләр. .
Без барлык иптәшләрне дә үзләренең ижат планнарын яңадан карап чыгарга, яңа яхшы китапларны түземсезлек белән көтеп торучы балаларга күбрәк игътибар итәргә чакырабыз. Коммунизмны төзиячәк балаларыбызның белемнәрен арттыра торган, аларның эстетик тойгыларын үстерә торган китаплар булдыру — бу безнең барлык коллективыбызның бурычы, бөтен җәмәгатьчелекнең бурычы. Рус әдәбиятында элек һәм хәзер булгандагыча, бездә дә кечкенәләр өчен китаплар зур осталар тарафыннан эшләнергә тиеш. Татгосиздатка исә, акылга да, йөрәккә дә берни бирми торган чиле-пешле китапларны басып чыгарудан баш тартырга кирәк. Әгәр гомумән китаптан югары художестволылык таләп ителсә, балаларга тәкъдим ителә торган китапларга карата мондый таләп икеләтә, өчләтә артырга тиеш. Өстендә коры дидактика йөзеп йөргән, ә астында су тулып яткан китапларны балалар укымыйлар. Аңа кызыклы, дулкын- ландыручан китаплар кирәк. Балаларның беркатлылыгына һәм таләп- чәнсезлсгеиә исәп тотып эшләүче язучы тирән ялгыша.
Балалар китабында катлаулы зур темалар булудан куркырга ярамый. Бик яхшылап, ачык һәм төгәл художестволы тел белән сөйләп биргәндә, яшь укучы теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне дә аңлый ала. Киресенчә, начар, тупас, коры тел белән язылган иң гади нәрсәләрне дә аңламый бала, һәрбер яңа китап, үзенең идея-художество куәте белән, балаларны яңадан-яңа югарылыкка күтәрә барырга тиеш.
Балалар өчен язылган китапларда юмор зур урын тота. Яхшы, сәламәт юмор балаларга теләсә нинди коры
71
үгетләүләрдән көчлерәк тәэсир итә. Бу сыйфат исә безнең язучылары- бызда бик сирәк була. Ә Фәйзинең «Бал корты», М. Хөсәеннең «Чебиләр» исемле юморга бай булган шигырьләрен балалар күңелдән бе-ләләр. Ләкин бу шагыйрьләр дә балаларны яхшы юмор белән бик саран сыйлыйлар. Бу мәсьәләдә тагын шул ук Б. Рәхмәт яхшы үрнәкләр күрсәтә. Аның барлык шигырь-ләрендә дә диярлек юмор элементлары бар, ә «Сабан туй», «Әби белән бабушка», «Кыш һәм кеше» кебек шигырьләрен балалар рәхәтләнеп, кәефләнеп, тирән көлеп укыйлар.
Татар балалар әдәбиятының артта калуына сәбәпләр күп. Балалар өчен вакытлы матбугатның булмавы, «Совет әдәбияты» журналының балалар әдәбиятына тиешенчә игътибар итмәве аның үсүенә комачаулап килгән иде. Хәзер инде безнең махсус балалар журналыбыз «Пионер» бар. Бу факт балалар әдәбиятын үстерүгә һичшиксез зур йогынты ясаячак. Ләкин моңа комачаулаучы кайбер фактлар һаман да яшәп, килә әле. Мәсәлән, комсомолның Край Комитеты һәм Мәгариф министрлыгы балалар әдәбияты белән һич тә кызыксынмыйлар. Алар бу мәсьәлә буенча бер генә киңәшмә дә үткәр-гәннәре, бер генә дә аерым язучы белән сөйләшкәннәре юк. Балалар әдәбияты мәсьәләләре турында матбугатта да чыгышлар ясамыйлар, балалар әдәбиятыннан бер китапны да тикшерү оештырмыйлар, — кыскасы, алар тарафыннан балалар әдәбиятын үстерүгә юнәл телгән бер генә адымны да безнең язучылары- быз хәтерләмиләр.
Әгәр без балалар әдәбияты мәсьәләләрен көн тәртибенә, Горькийча, чын-чынлап куярга һәм чишәргә телибез икән — бу эштә барлык язучылар коллективының, бөтен җәмәгатьчелекнең, җитәкче оешмаларның җитди ярдәмнәрен булдыру кирәк.
Яшь көчләребез турында.
Драматургларыбызның сафларын тулыландыра башлаган яшь иҗат көчләребез турында югарыда телгә алып үтелгән иде. Бүтән жанрлар буенча да яшьләр арасында җайлылык сизелә. Ф. Басыйров, Л. Ихса- нова, С. Сабиров иптәшләр моннан ике ел элек булган башлап язучы прозаиклар түгел инде; Ә. Давыдов, 3. Мансуров, И. Галләмов шулай ук элекке яшь шагыйрьләр түгел. Алар күзгә күренеп үстеләр.
Яшь язучылар соңгы ике ел эчендә ике альманах чыгардылар. Аерым иптәшләр үзләренең җыентыкларын чыгардылар. Бер гомуми җыентык басылып чыкты. Д1осквада «Молодая гвардия» издательство- сында яшь шагыйрьләрнең җыентыгы рус телендә чыгу факты да күп нәрсә турында сөйли.
Яшьләрнең иҗатына бернәрсә ха-рактерлы: алар үзләренең әсәрләрендә безнең бүгенге чынбарлыгыбызны, совет кешесенең героик эшен һәм уй-фикерләрен чагылдыралар, тормыш белән бер аякка атлап баралар, укучыларны алга, новатор-лыкка чакыралар (С. Кальметьев- ның «Тын алан шаулый» пьесасы, Ә. Давыдовның ««Коммунизм таны» колхозында» поэмасы, Г. Ахунов- ның «Галләм сорау бирә» хикәясе, И. Галләмовның «Гади кешеләр» поэмасы һ. б.). Яшь язучылар әдәбиятыбызга яңа темалар алып киләләр (Л. Ихсанованың «Көмеш ел- га»сы, С. Бахтияровның «Кеше гомере», С. Сабировның «Дүрт елга буйлап» исемле очергы). Болап бөтенесе дә бик яхшы. Ләкин болар гына бик аз әле. Яшь көчләрнең үсүе бүгенге таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә түгел, аларның үсеш темпы сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да акрын бара. Гәрчә соңгы ике ел эчендә без яшьләрдән 8 иптәшне язучылар Союзына членлыкка һәм кандидатлыкка алган булсак та, алар арасында комсомол яшендәге бер генә кеше дә юк.
Яшь язучыларның зур өлеше өчен характерлы як — чынбарлыкның зур, катлаулы темаларыннан курку, иҗатта тематик чикләнгәнлек. Хәтта, яхшы гына үсеп бара торган Л. Ихсаиова, Ф. Басыйров, Р. Саттаров кебек иптәшләр дә очраклы, кечкенә темалар белән чикләнәләр, ә инде зур темаларга тотына калса
72
лар. алар да бик сай йөзәләр, тирән кереп китүдән куркалар.
Яшь прозаикларның кайберләре «шаккатыризм» белән мавыгалар. Мондый алымнар артына, кагыйдә буларак, чын тормышны белмәү, фикер ярлылыгы, художество зәгыйфьлеге яшеренеп ята. Фәкать шуның нәтиҗәсендә генә яшь авторлар төрле әкәмәтләр уйлап чыгаралар, ялган ситуацияләр коралар. Мәсәлән, Р. Саттаровның «Утлар яналар» исемле хикәясе әнә шундыйлардан. Анда автор, совет кешесенең фидакарьлеген күрсәтәм дип, үз героен ерылган буа тишегенә ят-кыра, тагын да эффектлырак булсын өчен, бу вакыйганы кыш көне күрсәтә.
Яшьләр иҗатындагы тагын бер җитди кимчелек — берьяклылык. Яшьләрнең иң зур күпчелеге шигырь яза. Алар прозага бик аз киләләр. Бу хәлне гомумән дә, әдәбият тарихына кагылып карасак та, нор-маль дип атап булмый. Пушкиннан башлап барлык классиклар һәм хәзерге совет әдәбиятының да иң алдынгы шагыйрьләре проза да язганнар.
Әдәбиятыбызның әкрен үсүенә, ялгышларның еш кына кабатланып килүенә төп сәбәпләрнең берсе — бездә әдәби тәнкыйтьнең бик йомшак булуы.
Тәнкыйть өлкәсендә кайбер уңай күренешләр дә бар, әлбәттә, һ. Такташ турында X. Усмановның, Г. Ко- ләхметов турында Б. Гыйззәтнең, «Онытылмас еллар» турында Г. Халитның чыгышларын уңышлы дип санарга мөмкин. Г. Бәширов, Ш. Маннур, Г. Әпсәләмов кебек күренекле язучыл арыбызның тәнкыйть мәкаләләре белән чыгыш ясаулары да шатлыклы факт булды. Аларның мәкаләләре стиль үзенчәлеге, фикер тирәнлеге һәм конкретлыгы белән аерылып торалар. Бигрәк тә Г. Бәширов мәкаләсе безне канәгатьләндерде. Анда автор, 1951 ел прозасына анализ ясап, язучылар алдына күп кенә проблематик мәсьәләләр куя, әдәби осталыкны күтәрү, гә чакыра. Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар һәм ни өчен начар икәнлеген Г. Бәширов конкрет материалларга нигезләп бик ышандыргыч итеп күрсәтеп бирә. Ләкин шумы да әйтергә кирәк: бу мәкалә җитди бер ялгыштан да азат түгел,— автор, теләп- ме-теләмичәме, әсәрләрдә конфликтсызлык теориясен пропагандалау юлына баса.
Г. Әпсәләмов «Яшь язучыларның иҗатында уңай образ» темасына төпле генә чыгыш ясады һәм язучылар алдына бик конкрет таләпләр куйды.
Ф. Хөснинең «Яшь язучылар белән беседа»сы, Г. Иделленең «Газинур» романы турындагы мәкаләсе һ. б. шулай ук игътибарга лаеклылар. Яшьләрдән 20 ләп иптәшнең әдәби тәнкыйть өлкәсендә катнашуы да бик унай факт булып тора. Кави Нәҗми иҗаты турында Н. Гыйззә- туллин, Г. Кутуй турында Ә. Нигъ- мәтуллии мәкаләләре материалны нык өйрәнеп, шактый оста язылганнар.
Ләкин яшь тәнкыйтьчеләрнең мә-каләләрендә иң төп нәрсә юк; алар һаман да әле әдәбият дөньясына кыю рәвештә кереп китә алмыйлар. Мәкаләләрдә тирән фикерләр, җитди теоретик нәтиҗәләр аз очрый. Мәкаләләрнең күпчелеге «юбилей» характерында язылалар. Аларда, беренче карашка, бөтенесе дә бар кебек: эчтәлек турында да, идея турында да, әдәби осталык турында да сүз йөртәләр алар, ләкин әсәргә чын һәм киң мәгънәсендә анализ ясауны күреп булмый. Яшь тәнкыйтьчеләребез күбрәк әдәбиятны пропагандалау белән генә шөгыльләнәләр. Бүгенге әдәбиятыбызны үстерүгә ярдәм итә торган тирән эчтәлекле, гыйбрәтле күрсәтмәләрне аларның мәкаләләреннән табуы әлегә кыен.
Вакытлы матбугатта игълан ителеп килә торган күп кенә рецензияләрнең дә сыйфатлары түбән. Алар әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыгу яки шаблонга әверелгән «акыл сатулар» белән чикләнәләр.
Ничек язарга өйрәтү кебек зур һәм җаваплы бурычны алган яшь тәнкыйтьчеләр (хәтта яшьләр генә дә түгел), үзләре үк бик коры, ярлы, буталчык тел белән язалар. Менә бер мисал:
73
««Козгыннар оясында» драмасы шул ук исемдәге Шәриф Камал хикәясенең мотивлары буенча язылган әсәр... Әгәр «Козгыннар оясында» хикәясенең авторы демократик иа- строениеле критик реалист булса, инде драманы иҗат итүче социали-стик реализм югарылыгына юл алган совет язучысы» (Сайганов. «Совет әдәбияты» № 9, 1950 ел).
Соңгы елларда әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсендә жит- ди идеологии һәм теоретик ялгышулар да булды. Тәнкыйтьчеләр һәм әдәбиятчылар коллективы үз әсәрләренең идея-теоретик сыйфатларын күтәрү өчен көрәшне йомшарттылар.
Мәгълүм ки, өлкә матбугатында һәм ВКП(б) Өлкә Комитеты бюросы карарларында республикабызның әдәбиятчылары тарафыннан җибәрелгән тупас идеологии бозулар берничә тапкыр каты тәнкыйть ителделәр. XX гасыр башларындагы татар әдәбияты турындагы мәкаләсендә Г. Халит, татар мәгърифәтчелеге белән җәдитчелекне бутап, буржуаз-милли агымны прогрессив хәрәкәт дип күрсәтте. XIX гасырның ахырлары һәм XX гасыр башлары өчен характерлы булган идея хәрәкәтләренең төп мәсьәләләрендә бер Г. Халит кына түгел, ә башка күп кенә тарихчыларыбыз һәм әдәбиятчыларыбыз да шактый буталдылар. Шушы елның башында ВКП(б) Өлкә Комитеты бюросы бу мәсьәләләрне тагын бер тапкыр исебезгә төшерергә мәҗбүр булды һәм, мәгърифәтчелек кебек прогрессив хәрәкәтне буржуаз-милли хәрәкәт булган җәдитчелек белән бутау — буржуаз объективлык һәм бердәм агым позициясенә тәгәрәү икәнлеген безнең тарихчыларыбызга һәм әдә- биятчыл арыбызга аңларга күптән вакыт инде, дип җитди кисәтү ясады.
Әдәбиятчы кадрларыбызның йом-шаклыгыннан һәм борынгы әдәби памятникларга бәя бирүдә безнең ваемсызлыгыбыздан файдаланып, Бәкер Яфаров кебек сәләтсез әдәбиятчы фальсификация юлына басуга барып җиткән, элекке заманның реакцион язучыларын һәм аларның безгә ят булган әсәрләрен прогрессив дип күрсәтеп, балаларны коммунистик рухта тәрбияләү өчен укытылырга, өйрәтелергә лаеклы дип, мәктәп дәреслекләренә керткән, һәм бу бозык зарарлы эш Фәннәр академиясенең Казан филиалы каршындагы Тел, әдәбият һәм тарих институты работникларыМ. Гайнуллин, X. Ярми һәм әдәбиятчы X. Усманов иптәшләрнең күз алдында һәм аларның булышлыклары белән эшләнгән. Бу факт әдәбиятчы һәм тәнкыйтьче кадрларыбызның квалификациясе җитәрлек булмавы турында сөйли, тик шушының аркасында гына татар совет әдәбият фәне һаман да әле буржуаз объективлык һәм милләтчелек күренешләренең кабатланып килүен тәмам бетерүгә ирешә алганы юк.
Безнең төп бурычыбыз — гомуми көч белән безнең тәнкыйтебезнең һәм әдәбият белеме фәненең идея дәрәҗәсен күтәрү, әдәбиятка буржуаз объективлыкны һәм милләтчелекне сөйрәп кертергә маташу-ларның һәртөрле күренешләренә каршы кискен көрәш алып бару.
Әдәби тәнкыйть өлкәсендә бик ачык һәм мәгълүм булган исемнәргә дөрес бәя бирү мәсьәләләрендә дә ачыклык булмау фактлары оч- раштыргалый.
Ф. Әмирхан иҗатына караш әлегә кадәр томанлы. Такташ иҗатын бәяләүгә дә тулы ачыклык кертелмәгән. Бөек Тукай мирасына карашта да әдәбиятчыларыбызныц фикерләре аерыла. Берәүләр, мәсәлән, X. Хисмәтуллин, аның бөеклеген күрсәтү белән бергә, бу шагыйрь бик каршылыклы, дип яза. Икенчеләре, мәсәлән, Тукайның Татгосиз- дат тарафыннан чыгарылган русча җыентыгына сүз башы4 язган Ә. Фәйзи, Тукай иҗатында бернинди каршылык күрми.
Мондый җитди мәсьәләләргә безнең әдәбиятчыларыбыз тулы ачыклык кертергә тиешләр.
Иптәш Сталинның «дөреслекне языгыз» дигән сүзе тулысы белән әдәбиятчыларыбызга да кагыла.
Татар совет әдәбияты тарихын төзү эше дә бездә бик йомшак бара.
74
Шушындый житди кимчелекләрнең төп сәбәбе кайда соң? Төп гаеп безнең үзебезгә кайтып кала. Беренче чиратта — Язучылар Союзы, аның каршындагы тәнкыйтьчеләр комиссиясе, Тел, әдәбият һәм тарих институты һәм Татгосиздат гаепле. Безнең үзебездә булган зур һәм сә-ләтле тәнкыйтьчеләр кадрын актуаль мәсьәләләрне хәл итү эшенә әлегә кадәр тиешенчә оештыра, туплый алганыбыз юк. Тәнкыйтьчеләрнең теоретик белем дәрәҗәләрен күтәрү белән кирәгенчә шөгыльләнмибез, аларга карата таләпчән булмыйбыз. Бездә күп кенә эшләр бик таркау һәм кустарь рәвештә бара. Тәнкыйть мәкаләләре (китаплар турында сөйләп тә тормастан) тәнкыйтьчеләр һәм әдәбиятчылар коллективында бик сирәк тикшерелә, шушындый тикшерүләр оештырылган хәлләрдә дә, алар тар төркем арасында гына була һәм бик формаль үтә, әсәргә тирән анализ ясалмый, әсәрне жен- текләп тикшерү урынына, тәнкыйтьченең авторитетына күбрәк ышаны- ла.
Безнең алдыбызда бик зур һәм жаваплы бурычлар тора. Бу бурычлар паотиябезнең идеологии мәсьәләләр буенча чыгарган карарларында, «Правда»ның 1952 ел 7 апрель номерындагы редакцион мәкаләсендә бик ачык һәм тулы күрсәтелгәннәр. Ә бу мәкаләдә куелган мәсьәләләр бер драматургиягә генә түгел, барлык жанрларга да бердәй кагылалар.
Безгә прозада да, зур күләмле әсәрләрдә дә Гогольләр, Щедриннар кирәк. Безгә, ниһаять, юморны, үткен сатираны — Тукай һәм Такташ традицияләрен — тергезергә кирәк. Элегрәк вакытларда уңышлы гына юмористик әсәрләр язган, ләкин соңга таба бөтенләй оеп калган М. Әмир, Ә. Исхак, А. Әхмәт иптәшләрне уятырга, яшь юмористлар һәм сатирикларны тәрбияләп үстерергә кирәк.
Баштарак әдәбиятта производство кешеләрен күрсәтүгә борылыш барлыгы турында әйтелгән булса да, бу борылышның әле бик йомшак икәнлеген дә күрсәтмичә китеп булмый. Республикабызның башкаласы, Казан шәһәре промышленносте һәм аның кешеләре турында, заводлар һәм югары уку йортлары шәһәре турында, Ленин, Горький, Киров, Лобачевский, Бутлеров кебек күп кенә революцион һәм фәнни эшлек- леләр шәһәре турында совет укучы-лары бездән романнар, повестьлар, сәхнә әсәрләре, поэмалар көтәләр.
Бездә эшчеләр сыйныфы турында зур әсәрләр юк. Ә мондый әсәрләр булырга тиеш. Без совет эшчесен, кулына чүкеч тотып станок янында басып торган коры схема формасында түгел, әсәрнең һәрбер юлында фәкать производство планын үтәү турында гына сөйли торган итеп түгел, ә чын мәгънәсендә җанлы кеше итеп, үзенә хас булган гүзәл характерын ачып, аның рухи бай тормышын бөтен тулылыгы белән күрсәтеп, кыскасы — аны әсәрләребездә чын тормыштагыча итеп чагылдырырга тиешбез.
Безгә, барыбызга да, — язучылар, га да һәм тиешле оешмаларга да,— яхшы китапларга нык сусаган балалар турында бик жнтди уйланырга кирәк. Поэзия турында ныклап уйланырга кирәк. Идея-художество сыйфаты түбән булган шигырьләрне басып чыгарудан баш тартып, яхшы, акыллы, дулкынландыргыч, эмоциональ шигырьләр тудыруга ирешергә кирәк. «Яхшы һәм төрле шагыйрьләр күбрәк- булсын!»
Безнең шагыйрьләребез өстенә төшә торган зур бурычларның берсен аларның исләренә тагын бер тапкыр төшереп үтү урыйсыз булмас: алар Маяковский һәм Такташларның гүзәл традицияләрен онытып жибәргәлиләр. Ә бит бу бөек ша-гыйрьләр үз заманында барлык мө- һихМ халыкара хәлләргә бик тиз игътибар итәләр һәм вакытлы матбугатта үзләренең политик үткен шигырьләре белән чыгыш ясыйлар, Ватаныбызның дошманнарын, сугыш уты кабызучыларны нәфрәтлнләр иде. Хәзерге бик катлаулы халыкара хәлләр безнең шагыйрьләребез- дәи бу өлкәдә аеруча актив булуларын таләп итә.
Бөек рус әдәбиятының уңай йогынтысы астында, татар совет әдәбияты үсә һәм камилләшә. Безнең

әдәбиятыбыз, язгы ташкынның бөек Иделгә акканы кебек, кыю рәвештә Бөтенсоюз аренасына омтыла. Баш-каладагы издательстволар соңгы ике ел эчендә Г. Бәшировның «Намус», К. Нәҗминең «Язгы җилләр», Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» исемле әсәрләрен, татар совет язучыларының хикәяләр җыентыгын, С. Хәким, Ә. Ерикәйләрнең шигырь җыентыкларын рус телендә басып чыгардылар. Якын көннәрдә яшь шагыйрьләр җыентыгы, Тукай һәм Такташ җыентыклары басылып чыга. 1952—53 елларда яңадан 20 ләп китап рус телендә чыгачак, шулар арасында поэзия һәм драматургия буенча зур күләмле җыентыклар бар.
Хәзер күп кенә язучыларыбыз зур әсәрләр өстендә эшлиләр. Г. Бәши- ров «Намус» романының икенче кисәген яза, К. Нәҗми Совет властеның беренче еллары, татар халкының социализм өчен көрәше турында яңа роман яза. Г. Әпсәләмов Татарстан эшчеләре турында роман язарга -хәзерләнә. С. Баттал — Советлар Союзы Герое Фәрит Фәтхуллин турында, К. Лебедев — шәһәребездәге галимнәр тормышы турында, М. Әмир — Бөек Ватан сугышы елларында совет интеллигенциясе темасына романнар язалар. А. Шамов, Ф. Хөсни, Ә. Еники, X. Усманов — һәркайсы берәр повесть бирәчәк. Рус язучыларыннан И. Заботин, Я. Винецкий, Т. Журавлев иптәшләр зур романнарын төгәлләү ал-дында торалар. Т. Гыйззәт—ком-мунизмның бөек төзелешләре турында, Г. Насрый — Җитен комбинаты кешеләре турында, Р. Ишморат— В. И. Ленинның студентлык еллары турында пьесалар язалар. Ә. Исхак, Г. Хуҗи, М. Садри, Ә. Юныс, X. Вахит, 3. Нури — хәзерге заманның төрле темаларына опера өчен либреттолар, поэмалар язалар.
Промышленность кешеләре турында да күп кенә яңа әсәрләр булу көтелә. Татарстан нефтьчеләре ту. рында А. Әхмәт, Н. Исәнбәт, И. Гази, Ш. Маннур, И. Арсланов, С. Хәким, М. Максуд, Г. Иделле иптәшләр төрле жанрда яңа әсәрләр хәзерлиләр.
Барлык язучыларның да иҗат планнарын, хәзер нәрсә өстендә эш-ләүләрен санап чыгу бик озынга китәр иде. Безнең бурыч — языла торган әсәрләрнең тиз төгәлләнүен кайгырту гына түгел, аларның коммунизм төзүче бөек совет халкына лаеклы дәрәҗәдә идея-художество ягыннан югары сыйфатлы булулары, на, совет кешеләрен яңа батырлыкларга рухландыра торган, аларның гүзәл эшләре кебек үлмәс әсәрләр булып өлгерүенә ирешүдә дә. Безнең төп бурыч та шунардан гыйбарәт.
Без Ленин—Сталинның бөек тәгъ. лиматлары белән нык коралланганда гына, үзебезнең әдәби осталыгыбызны тагын да үстергәндә генә, тормыш процессларына активрак катнашканда гына бу бурычларны намус белән үтәп чыга алырбыз.
ВКП(б) Үзәк Комитетының идеологии мәсьәләләр буенча чыгарган карарлары һәм көндәлек зирәк күрсәтмәләре белән, Бөек Сталинның тел гыйлеме турындагы даһи хезмәтләре белән, аның аталарча кай-гыртып торуы белән рухланып, без, һичшиксез, татар совет әдәбиятын үстерүдә яңа зур уңышларга ирешербез.

76