Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЦИАЛИЗМ ИЛЕНЕҢ МАТБУГАТЫ

Л. ИЛЬИЧЕВ

Бүген совет халкьг традицион бәйрәм — Большевистик матбугат көнен үткәрә. Быел бу көн «Правда» газетасының беренче номеры чыгуга кырык ел тулу көненә туры килә.
В. И- Ленинның күрсәтүе һәм И. В. Сталинның инициативасы буенча төзелгән «Правда» зур һәм данлы юл үтте. «Бөтен Россия эшче газеталары булган эшчеләр оешмалары челтәре белән капланачак» ди-де Ленин һәм «Правда»ны шул язның беренче карлыгачы дип атады.
Большевиклар партиясе җитәкче-легендәге герой халкыбыз Россияне хәзер бөтен прогрессив кешелек дөньясына җитәкчелек итүче куәтле социалистик дәүләткә әйләндерде. Хәзер СССРдагы барлык халыкларның телләрендә күп меңнәрчә газеталар чыгарыла.
Безнең матбугатның күп төрле һәм күп яклы бөтен эше коммунистлар партиясе җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Совет халкы үзенең матбугатын ярата, аны ленинизм идеяләренең байракчысы, хезмәт ияләренең интересларын гәүдәләндерүче коммунизмның җиңүе өчен армый-талмый көрәшүче итеп күрә.
Совет матбугатының тарихы — большевиклар партиясе тарихының аерылгысыз өлеше. Революцион хә-рәкәтнең кайсы гына дәверен алып карасак та, большевистик матбугатның һәрвакыт большевиклар партиясенең ялкынлы пропагандисты һәм агитаторы булып, массаларны сугышчан оештыручы булып чыкканлыгын күрербез. Ул һәрвакыт үзе-нең постында булды, массаларны партия байрагы тирәсенә туплады, аларны революцион хәрәкәткә чакырды, аларда хезмәт ияләрен азат итүнең бөек эше тантанасына какшамас ышаныч кабызды.
Ленин һәм Сталин тарафыннан тудырылган «Правда» совет матбугатының башында бара. ВКП(б) Үзәк Комитеты «Правда»ныц ун меңенче номеры чыгу уңае белән үзенең котлавында түбәндәгечә язды:
«Утыз елдан артык, 1912 елдан бирле, «Правда» өзлексез рәвештә халык массаларына большевиклар партиясенең бөек идеяләрен җиткерә килде, эшчеләр сыйныфын һәм бөтен халкыбызны аның данлы байрагы тирәсенә туплады, алпавытлар һәм буржуазия изүен бетерү өчен, совет властен урнаштыру һәм ныгыту өчен, социализмның тантанасы өчен хезмәт ияләрен көрәшкә күтәрде һәм рухландырды. Бөек Ватан сугышы көннәрендә «Правда» совет кешеләрен Ватанга, коммунизм эшенә чиксез дәрәҗәдә турылык рухында тәрбияләде, дошманга каршы көрәштә нык булырга чакырды, геройлык рухы, хезмәттә һәм сугыш кырында үз-үзеңне аямау рухы уятты-
ВКП(б) Үзәк Комитеты «Правда» киләчәктә дә үзенең Ленин — Сталин партиясе идеяләре байракчысы булу бурычларын намус белән үтәр һәм бөек социалистик Ватаныбызның куәтен тагын да ныгыту, экономик һәм культура ягыннан чәчәк атуы хакына большевистик сүз көче белән совет халкын хезмәттә яңа батырлыкларга күтәрер дип ышана».
94
Безнең көннәрдә, совет халкы гаять зур дәрт белән яца зур бурычларны хәл иткән бер вакытта, матбугат, партиянең һәм иптәш Сталинның күрсәтүләренә таянып, халыкның коммунизм өчен көрәшендә элеккечә үк халыкка турылыклы хезмәт итә.
Җир йөзендәге намуслы кешеләр барысы да Советлар Союзы матбугатының тавышына колак салалар. Совет матбугаты, тынычлык һәм демократия эшенә үзенең турылыгы белән, социализмның бөек идеалларына чиксез бирелгәнлеге белән барлык илләрдәге хезмәт ияләренең мәхәббәтен яулап алды.
1
Россиядә марксизм матбугатының идея эчтәлеге ягыннан бай, үткән юлының үзенчәлекле булуы ягыннан яңадан кабатланмый торган үсеш тарихы бар. Ул, эшчеләр хәрәкәтенең таңында туып, беренче яшерен кулъязма листовкалардан дөньяда иң массовый һәм иң йогынтылы матбугат булуга кадәр үсү юлы үтте-
В. И. Ленин һәм И. В. Сталин, яңа типтагы партиянең нигезләрен салган вакытта, яңа типтагы матбугатны да оештырдылар, эшчеләр сыйныфын һәм хезмәт ияләрен азат итүнең бөек эше өчен, коммунизмның җиңүе өчен көрәштә аның ролен билгеләделәр.
Тирән партиялелек, югары идеялелек, принципиальлек, массалар белән өзлексез элемтәдә булу, халыкка чын күңелдән бирелгәнлек һәм халык дошманнарына тирән нәфрәт — безнең матбугатның Ленин «Искра»сы һәм Сталин «Брдзола»- сы дәверендә үк эшләнгән, соңыннан большевистик «Правда» тарафыннан үстерелгән төп принциплары әнә шулар.
Идея юнәлеше һәм үзенең рухы буенча безнең матбугат — новаторлык матбугаты. Иң революцион сыйныф партиясенең матбугаты буларак, тарих аның алдына моңарчы күрелмәгән бурычларны куйды. Ленинның газета турында коллектив пропагандист, коллектив агитатор һәм коллектив оештыручы дигән классик билгеләве һәркемгә мәгълүм. Матбугат, — дип өйрәтә иптәш Сталин, — иң көчле корал, анын ярдәмендә безнең партия эшчеләр сыйныфы белән көн саен, сәгать саен үз телендә, үзенә кирәкле булган телдә сөйләшә.
Безнең партиянең иң күптәнге органы — «Правда» газетасы яца типтагы матбугатның иң яхшы билгеләрен гәүдәләндерә. «Правда- 1912 елдагы яңа революцион күтәрелеш дулкыннарында туды- Ул чактагы истәлекле дәвердә аның тоткан урынын характерлап, иптәш Сталин болай язды:
«Партиялелек өчен, масса-күләм эшчеләр партиясе төзү өчен барган... көрәшнең үзәгендә «Правдам торды... Әгәр ликвидаторларны жи- ңүдән башка бездә үзенең береккәнлеге аркасында көчле һәм үзенең пролетариатка бирелгәнлеге арка-сында җиңелмәслек партия, 1917 елның Октябрен оештырган партия булмас иде, дигән положение дөрес икән, — ул чагында иске «Правда»- ның бик тырышып һәм үз-үзен аямыйча эшләве ликвидаторлар өстен-нән бу җиңүне шактый дәрәҗәдә хәзерләгән һәм тизләткән булуы да шулай ук дөрес. Шушы мәгънәдә иске «Правда» рус пролетариатының киләчәктәге данлы җиңүләренең һичшиксез алдан хәбәр бирүчесе булды».
Эшчеләр массасы арасында «Правда»ның авторитеты һәм йогынтысы үскән саен революция дошманнарының аңа карата күрә ал- маучанлыклары да үсә барды. Ләкин патша властьлары большевистик газетага никадәр котырынып ташлансалар, эшчеләр массасында царизмга дошманлык шулкадәр ныграк кабынды һәм үзләренең газетасына мәхәббәт шулкадәр күбрәк үсә барды.
«Правда» байрагы астында пролетар революционерларның бөтен бер буыны үсте. Халык интересларын бердәнбер яклаучылар булган большевикларны ул вакытта прав- дистлар дип йөрттеләр. Империалистик сугыш елларында революшю- нер-правдистлар буыны интерна-
95
ционализм һәм социализм байрагына турылыклы булып калды һәм соңыннан Октябрь революциясе көннәрендә большевиклар партиясенең ядросын тәшкил итте. 1912 ел «Правда»сы, ди иптәш Сталин, ул 1917 елда большевизмның җиңүе өчен фундамент салу булды.
«Правда» Бөек Октябрь социалистик революциясен хәзерләү һәм үткәрү дәверендә, Ленин һәм Сталин биргән юнәлеш буенча, большевизм байрагын югары тотып барды. Ул хезмәт ияләренең ихтыяҗларын һәм идеалларын чын-чыинан чагылдыручы булды, массаларны больше-виклар партиясе тирәсенә туплады, аларны капитализмга каршы штурмга хәзерләде.
Большевистик «Правда»ның ялкынлы сүзе эшче кварталларына, солдат окопларына һәм ерактагы авылларга барып җитә иде. Ленинның һәм Сталинның газета битләре аркылы ялкынлы чакырулары капиталга каршы соңгы, хәлиткеч сугышка күтәрелүче миллионнарча эшчеләрнең һәм крестьяннарның йөрәкләрендә иң җанлы теләктәшлек табалар иде.
1917 елда эшчеләр үзләренең «Правда»га җибәргән котлауларын- , да:
«Без, Электросплав заводы эшчеләре, ихтыяҗларыбызны һәм идеалларыбызны чагылдыручы һәм интернационализм байрагын горур рәвештә алып баручы рәсми органыбызга, үзебезнең пролетар газетабыз «Правда»™ һәм аның җитәкчесе Ленин иптәшкә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерүне бурычыбыз дип саныйбыз», — дип яздылар.
Чернигов губернасының Ыавозы авылы депутатлары комитетының «Правда»га җибәргән котлавында болай әйтелгән иде:
«Кыю тавышың, алпавытлар һәм капиталистлар Россиясенә каршы көрәшкә чакыру тавышың килеп җитә торган ерактагы авылдан сине, эшчеләр сыйныфы һәм күп миллионлы крестьяннар интересларын чын яклаучыны, котлыйбыз.
Үзара үтерешү сугышының кемгә кирәклеге: безнең туганнарыбызның чиксез кан диңгезе исәбенә үзләренең байлыкларын арттыручы алпавытларга һәм капиталистларга гына кирәк булуы турындагы хакыйкатьне без бары тик «Правда»да гына укыйбыз.
Крестьяннар исеменнән «оборона» өчен дигән булып безнең туганнарыбызны үлемгә чакыручылар исә алдыйлар. Крестьяннарга: тынычлык, җир һәм азатлык кирәк! Яшәсен «Правда»! Яшәсен «Правда»иың лозунглары: халыкларның тынычлыгы һәм туганлыгы!»
Безнең партиянең куәтле коралы булган «Правда»ның роле Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүеннән соң тагын да үсте. Совет властеның беренче декретларыннан — тынычлык турындагы, җир турындагы декретларыннан — башлап, большевистик газеталар һәм барыннан да элек «Правда» газетасы большевиклар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең политикасын армый-талмый пропагандаладылар, аны тормышка ашыру өчен массаларны көрәшкә күтәрделәр.
Совет матбугатының көче — партия җитәкчелегендә, массалар белән ныклы элемтәдә. Партия хезмәт ияләренә матбугат аркылы мөрәҗәгать иткәндә ул һәрвакыт эшчеләр һәм крестьяннар арасында иң җан-лы теләктәшлек таба иде.
«...Гражданнар сугышы кыза бара,— дип язды иптәш Сталин,— партия, күп кенә гүзәл уңышлар казанып, дошманнарга каршылык күрсәтә, партия матбугат аркылы эшчеләрне һәм крестьяннарны социалистик Ватанны саклап калуга ча-кыра, уннарча һәм йөзләрчә меңләгән хезмәт ияләре массалары партиянең чакыруына йөзләрчә резолюцияләр белән җавап бирәләр һәм, үзләренең тормышларын аямыйча, фронтка баралар...
...’ Партия матбугат аркылы: «Ба. рыгыз да транспортка» дип чакырган вакытта, массалар, үзләренең теләктәшлекләре турында, транспортны сакларга хәзер торулары турында матбугатка йөзләрчә резолюцияләр җибәреп һәм транспортка булышлык өчен үзләренең унар меңнәрчә улларын җибәреп, бердәм рәвештә җавап бирделәр».
96
Безнең партиябез илне яна җәмгыять төзүнең моңарчы сыналмаган юллары белән алып барды.
Социализм төзүнең ленипчыл- сталинчыл төп юлын тормышка үткәргән хәлдә, партия үз юлыннан эшчеләр сыйныфының дошманнарын себереп түкте. Партия матбугат аркылы массаларны бер илдә социализмның җиңүе турындагы тәгълимат белән коралландырды, илне социалистик индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыру по-литикасын аңлатты, массаларның иҗат энергиясен уятты, хезмәт ияләрен сталинчыл бөек бишьеллыкларны уңышлы үтәү өчен социалистик ярышка күтәрде.
Социализм — миллионнарның җанлы, иҗади эше ул.
Большевиклар партиясе тарафыннан тарихи иҗат эшенә күтәрелгән халык массалары хезмәттә геройлык, зирәклек һәм инициатива, куелган максатка ирешүдә ныклык күрсәттеләр. Пролетар җәмәгатьчелек командирларының— эшче һәм авыл хәбәрчеләренең массовый хәрәкәте безнең тормышыбызның иң гүзәл күренешләреннән берсе булып әверелде.
Большевистик матбугатның туры-лыклы һәм ышанычлы таянычы булган эшче һәм авыл хәбәрчеләре армиясе безнең газеталарыбызны хезмәт ияләре белән тагын да якынайтты, социалистик төзелеш тәҗрибәсен яктыртуда, большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерүдә гаять зур ярдәм күрсәтте.
Безнең матбугатка хас булган кыйммәтле сыйфат — яңалыкны тою сыйфаты стахановчылык хәрәкәте туып килгән көннәрдә аеруча ачык күренде. Г азеталар стахановчылык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрне бөтен халыкка белдерделәр, производство новаторларының тәҗрибәсен моңарчы күрелмәгән кыска гына вакыт эчендә миллионнарның уртак байлыгына әйләндерделәр.
Сталин Конституциясе проектын бөтен халыкның тикшерүе вакытында, хезмәт ияләре депутатлары Советларын сайлаган бер чорда совет матбугаты үзенең массалар белән элемтәсен тагын да ныгытты. СССР да социализмның тарихи жи- ңүләрен пропагандалауда, хезмәт ияләрен тереклек бирүче совет пат- риотизмы рухында һәм халыклар дуслыгы идеологиясе рухында тәрбияләү эшендә, массаларны Совет Ватанының куәтен тагын да ныгытуга туплауда үзенең тоткан урынын гаять югары дәрәҗәгә күтәрде.
Иптәш Сталинның генналь хезмәте— «ВКП(б) тарихының кыскачз курсы» басылып чыгу безнең партиянең һәм бөтен совет халкынын идея тормышында иң күренекле вакыйга булды. Бу хезмәт беренче тапкыр «Правда» битләрендә игъ-лан ителде. Иптәш Сталинның партия тарихы турындагы китабы — «Кыскача курс» чыгу уңае белән партия пропагандасының куелышы турында партия Үзәк Комитетынын мәгълүм карары, ВКП(б) ның XVIII съездында иптәш Сталинның тарихи доклады совет кешеләрен коммунизм өчен көрәштә куәтле идея коралы белән коралландырдылар, партиянең бөтен идеология эшенең дәрәҗәсен күтәрделәр, совет матбугатының үсешендә яңа этапны ачтылар.
Фашистик Германиянең СССРга хыянәтчел төстә, юлбасарларча һөҗүме аркасында совет халкынын тыныч иҗат хезмәте бозылган вакытта совет матбугаты үзенең эшен тиз арада сугыш шартларына туры китереп яңадан корып җибәрде. Су-гыш көннәрендә матбугат совет пат-риотизмының югары идеяләрен өндәүче, большевистик партиянең дәртле пропагандисты һәм агитаторы, фронтта сугышчыларны һәм тылда хезмәт ияләрен сугышчан оештыручы булды. Юлбашчы һәм полководец иптәш Сталинның сүзлә-рен безнең матбугатыбыз массаларга җиткерде, бөтен совет халкын үзебезнең туган большевистик партиябез һәм Совет хөкүмәте тирәсенә туплады.
2
Ватан сугышында бөтен дөнья күләмендәге тарихи җиңү даны белән күмелгән совет халкы Ленин- Сталин партиясе җитәкчелегендә тыныч төзелеш эшенә кереште.
7 .с. № 5. 97
1946 елның 9 февралендәге мәгълүм речендә иптәш Сталин партиянең һәм совет халкының сугыштан соңгы чордагы көрәше программасын сөйләп бирде. Совет кешеләре сталинчыл программаны үзләренең туган эшләре итеп кабул иттеләр. Алар халык хуҗалыгын торгызу өчен, экономиканы һәм культураны тагын да күтәрү өчен, сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкны үтәү өчен чиксез зур энтузиазм белән көрәш җәелдерделәр.
Безнең партиянең оештыручан һәм юнәлдерүчән эше, совет халкының иҗат энергиясе нәтиҗәсендә сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллык срогыннан элек үтәлде. Халык хуҗалыгын үстерүнең 1951 ел планы да, шулай ук, уңышлы үтәлде.
Илебезнең экономик үсеше мәсь-әләләрен, дәүләт планнарын үтәү һәм арттырып үтәү өчен бөтен халык көрәшен яктырту — сугыштан соңгы чорда безнең матбугатның иң беренче чираттагы бурычларыннан берсе.
Большевистик матбугат социалистик ярышның барышын киң рәвештә яктырта, производство новаторларының тәҗрибәсен һәм совет фәне һәм техникасының казанышларын массаларга җиткерә. Хезмәтнең җитеште- рүчәнлеген күтәрү өчен, продукциянең үзкыйммәтен киметү һәм югары сыйфаты өчен, чималны, электр энергиясен һәм материалларны экономия белән тоту өчен, производство культурасы өчен, техник прогресс өчен, фән һәм производство работникларының дуслыгын ныгыту өчен ярышның яңа формаларын безнең матбугат актив рәвештә яклап чыга.
Социалистик игенчелекнең хезмәт ияләренә матбугат зур ярдәм күрсәтә, аларның тырышлыкларын авыл хуҗалыгы өлкәсендәге төп бурычны хәл итүгә, колхозларны оешты- ру-хуҗалык ягыннан ныгытуга, МТС ларның һәм совхозларның эшләрен яхшыртуга туплый.
Хуҗалык һәм культура төзелешенең дәүләт планнарын үтәү һәм арттырып үтәү өчен, барлык сыйфат күрсәткечләрен яхшырту өчен бөтен халыкның социалистик ярышы яңа киң колач ала.
Иптәш Сталинга матбугатта игълан ителә торган күп сандагы патриотик хатлар хезмәт ияләренең торган саен үсеп бара торган производство һәм политик активлыкларын гәүдәләндерәләр. Промышленность, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм төзелеш работниклары ул хатларда үзләренең производстводагы җиңүләре һәм бөтен халык социалистик ярышында үз өсләренә алган яңа йөкләмәләре турында хәбәр итәләр.
Коммунизмның бөек төзелешләрен кору һәм табигатьне үзгәртүнең сталинчыл планын тормышка ашыру эшләренең җәелдерелүе уңае белән безнең матбугат алдына мөһим бурычлар килеп басты. «Коммунизм төзелешләре — бөтен халык эше» дигән сугышчан лозунг астында мат-бугат киң рәвештә пропаганда һәм оештыру эше җәелдереп җибәрде.
Хәзер, хуҗалык төзелеше мәсьәләләре бездә турыдан-туры коммунизм төзү мәсьәләләренә әверелгән вакытта, совет матбугатының оештыру һәм тәрбияләү роле гадәттән тыш үсте. Матбугат работниклары экономика мәсьәләләре белән тирәнтенрәк шөгыльләнергә тиешләр.
Совет матбугатының төп бурычы— массаларны тормышның барлык өлкәләрендәге җанлы, конкрет үрнәкләрдә тәрбияләү бурычы турында Ленинның сүзләре безнең көннәрдә аеруча көч белән яңгырыйлар.
В. И. Ленин 1921 елда ук болай язган иде:
«Газета, беренчедән, безнең эко-номикабыз турында регуляр һәм дөрес мәгълүматлар бирүче генә түгел, бәлки, шулай ук, бу мәгълүматларга анализ ясаучы, промышленностьны һәм башкаларны идарә итү максатларында дөрес нәтиҗәләр алу өчен ул мәгълүматларны фәнни эшкәртүче (икенчедән) һәм, ниһаять, өченчедән, экономик фронтның барлык работникларын алдынгыларга якынлаштыручы, пунктуаль от- четлылыкка ирешүче, уңышлы эшне яхшы кабул итүче һәм шушы предприятиенең, яки учреждениенең, яки хуҗалык тармагының һәм башка шундыйларның җыйнаксыз, артта
98
калган, белер-белмәс эшли торган работникларын гомуми судка чыгаручы сугышчан орган булырга тиеш».
Советлар Союзындагы коммунизм төзелеше тәҗрибәсенең гаять зур халыкара әһәмияте бар. Халык демократиясе илләренең, Кытай Халык республикасының яңа тормыш төзүче хезмәт ияләре шул тәҗрибәдә өйрәнәләр.
Безнең газеталар һәм журналларыбыз илебездәге хуҗалык һәм культура төзелеше процессларын тирәнтен һәм Һәрьяклап яктыртырга, социалистик системаның капиталистик системадан гаять зур өстенлекләрен күрсәтергә, кадрларны җәмгыять үсеше законнары белеме белән коралландырырга бурычлылар. Бу бурычларны уңышлы үтәү матбугат работникларыннан үзләренең марксистик экономик фән өлкәсендәге белемнәрен өзлексез күтәрүләрен, журналистлык осталыкларын системалы рәвештә күтәрүләрен таләп итә.
Партия матбугаты совет халкын алга, яңа уңышларга омтылу рухында тәрбияли, хезмәт ияләренең йөрәкләренә дәрт һәм үз көчләренә ышаныч хисе бирә, совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлеген һәм СССР халыкларының дуслыгын тагын да ныгыту өчен көрәшә, тереклек бирүче совет патриотизмын җәелдерә.
Партия оешмаларының эшен кө-чәйтүне, урыннардагы партия органнарын ныгытуны партия сугыштан соңгы чорда төп бурычларның берсе итеп куйды. Партиянең бөтен эчке эше дәрәҗәсен, дәүләт һәм хуҗалык эшенә большевистик җитәкчелек дәрәҗәсен һәрьяклап күтәрү — хәзерге этапта партия оешмаларының иң мөһим бурычларыннан берсе.
ВКП(б) Үзәк Комитеты, партия- политик һәм хуҗалык эшен оста һәм дөрес рәвештә бергә бәйләп алып бару һәрбер партоешманың эшендә үзгәртелүсез принцип булырга тиеш, дип күрсәтә. Иптәш Сталин, политика белән хуҗалык бер-берссннәи аерылгысыз, политиканы хуҗалыктан аерырга ярамый, дип өйрәтә. Безнең уңышлариын ышанычлы чарасы политик һәм хУ' җалык җитәкчелеген дөрес рәвештә бергә бәйләп алып баруда.
Матбугат урыннардагы партия органнарының эшен яхшыртуга булышлык итәргә, партия работникларына большевистик җитәкчелек осталыгын үстерүдә ярдәм итәргә тиеш.
Партия тормышы мәсьәләләре безнең партия матбугатында системалы рәвештә, һәрьяклап һәм тирәнтен яктыртылырга тиеш. Партия, совет һәм хуҗалыкның соңгы вакытта үсеп чыккан җитәкче кадрлары бай тәҗрибә тупладылар, җитди теоретик хәзерлек һәм политик чыныгу алдылар. Аларның газеталарда актив катнашулары партия тормышы мәсьәләләрен оста һәм белеп яктыртырга, партия төзелешендә матбугатның ролен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
3
Большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне киң рәвештә җәелдерүдә безнең матбугатның әһәмияте гаять зур. Большевизмның арсеналында тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть большевизм табигатенең үзе белән, аның революцион рухы белән бәйләнгән даими хәрәкәт итүче корал булып хезмәт итәләр. Үзара тәнкыйть — безнең партия көченең билгесе ул.
Иптәш Сталин болай ди:
«Тормышта тамырлары булган һәм җиңүгә бара торган көчле партия генә үзенең кимчелекләрен бөтен халык күзе алдында рәхимсез рәвештә тәнкыйтьләүгә юл бирә ала һәм һәрвакыт бирәчәк... Без — югары күтәрелеп бара торган, җиңүгә бара торган партия».
Тәнкыйтьне кысу омтылышларына каршы партия матбугаты кискен рәвештә чыгарга тиеш. Үзара тәнкыйтьне эзәрлекләү, ди иптәш Сталин, партия оешмаларының һәртөрле үзешчәнлеген үтерү, партия массаларында җитәкчелекнең авторитетын төшерү, партияне таркату һәм партия оешмасы тормышында партия! ieu явыз 71.0 ш м а и и ары ньш. бюрократларның партиягә каршы йолаларын раслау дигәи сүз ул.
7*
99
Партия кулында матбугат — тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерүнең, кадрларыбызны каты таләпчәнлек рухында, кимчелекләр белән килешмәүчәнлек рухында, партия һәм дәүләт дисциплинасын тәмам җиренә җиткереп үтәү рухында тәрбияләүнең иң әһәмиятле чарасы.
Социализмнан коммунизмга күчә бару шартларында хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү хәлиткеч әһәмият ала. Безнең матбугат — массаларны коммунистик тәрбияләүнең куәтле коралы. Марксизм-ленинизм пропагандасы, массаларны коммунизм идеяләре рухында тәрбияләү — матбугатның бөек һәм намуслы эше.
Марксизм-ленинизм теориясен киң рәвештә пропагандалау өчен большевиклар партиясе тарафыннан бөтен шартлар тудырылган. Марксизм- ленинизм классикларының әсәрләре совет илендә күп миллионлы тиражларда чыгарыла. Иптәш Сталин тарафыннан иҗат ителгән һәм иле-бездәге барлык халыкларның телләрендә басып чыгарылган «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» — марксизмның тарихта иң күп таралган әсәре. 1951 елда В. И. Ленин әсәрләренең дүртенче басмасын чыгару тәмамланды, И. В. Сталин әсәрлә-рен чыгару дәвам итә. Ленин һәм Сталин әсәрләре милли телләргә тәрҗемә ителеп чыгарыла.
Ленин — Сталин партиясе тарафыннан юнәлдерелә торган матбугатыбыз совет кешеләрендә дәүләт интересларын, халык алдындагы, Ватан алдындагы бурычны югары дәрәҗәдә аңлауны көн саен тәрбия-ли, кешеләрнең аңында капитализм калдыкларын бетерү өчен, безгә дошман булган буржуаз идеологиянең һәртөрле күренешләренә каршы көрәш алып бара.
Сугыштан соңгы елларда ВКП(б) Үзәк Комитеты идеология мәсьәләләре буенча күп кенә әһәмиятле карарлар кабул итте. Партия карарлары һәм иптәш Сталин күрсәтмәләре совет әдәбияты һәм сәнгате үсешенең юлын күп елларга алдан бил-геләп куйдылар һәм матбугатның эшендә кулланма булып торалар. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә большевистик идеялелек өчен, тормышны аның революцион үсешендә тирәнтен өйрәнү өчен, югары дәрәҗәдәге художество осталыгы өчен, хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүдә әдәбиятның һәм сәнгатьнең ролен күтәрү өчен көрәш мәсьәләләре газеталарның һәм журналларның игътибар үзәгендә торалар.
«Правда» битләрендә тел гыйлеме мәсьәләләләре буенча ирекле ижа- ди дискуссия үткәрелде. Иптәш Сталинның чыгышлары аркасында бу дискуссия гаять зур тарихи әһәмият алды. Иптәш Сталин-ның «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» дигән хезмәте иҗади марксизм хәзинәсенә кыйммәтле өлеш булып керде, совет тел гыйлеме үсешенең яңа юлларын салды, фәнни белемнәр, әдәбият һәм сәнгатьнең күп өлкәләре өчен киң үсеш перспективалары ачты.
Әдәбият һәм сәнгать үсеше турында «Правда»да игълан ителгән ма-териалларның гаять зур әһәмияте бар. Аларда язучы һәм тәнкыйтьчегә тормышны үзенең конфликтларында һәм каршылыкларында, үзенең революцион үсешендә тирәнтен өйрәнү, халыкның тормышын дөрес чагылдыру кирәклеге аеруча күрсәтеп үтелә.
Гөрләп үсә торган тормыш сәнгать алдына яңа һәм тагын да югарырак бурычлар куя. Яңаның иске белән көрәше тормышта күп төрле конфликтлар китереп чыгара, алар- дан башка тормышның, димәк, сәнгатьнең дә булуы мөмкин түгел. Безгә кимчелекләрне һәм кыенлыкларны күрсәтүдән курыкмаска кирәк. Хәрәкәт булмаган һәм үсеш булмаган урында гына кимчелекләр юк. Ә без үсәбез һәм алга хәрәкәт итәбез, — димәк, бездә кыенлыклар да, кимчелекләр дә бар.
Дөреслекне языгыз, дип өйрәтә иптәш Сталин. Партия әдәбият һәм сәнгатьнең барлык эшлеклеләрен үзләренең осталыкларын камилләштерергә, иҗатларының идея-художест- во дәрәҗәсен күтәрергә, хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә әдәбият һәм сәнгатьнең ролен күтәрергә чакыра.
100
Быел Матбугат көне Советлар Союзы җитәкчелегендәге тынычлык, демократия һәм социализм лагере көчләренең тагын да үсүе шартларында үткәрелә. Тынычлык сөюче совет халкының интересларын ча-гылдыручы совет матбугаты бөтен дөньяда тынычлыкны саклау һәм ныгыту өчен эзлекле һәм ныклы көрәш алып бара, дөньяда яңа империалистик сугыш уты кабызучыларның кара теләкләрен фаш итә.
Капиталистик монополияләр кулында яши торган буржуаз матбугат—империалистик агрессорларның күндәм ялчысы. Халыклар арасында дошманлык һәм бер-берсен күрә ал- маучанлык пропагандасы, җинаятьчел расизм, шовинизм, космополитизм идеяләре урнаштыру, сугышны һәм юлбасарлыкны аклау — черек капиталистик матбугат көннән-көн әнә шулар белән шөгыльләнә.
Американың реакцион матбугаты — иң агрессив матбугат. Бу матбугат халыклар арасында явыз дошманлык орлыклары чәчә, басып алу сугышларын мактап җырлый, атом һәм бактериология коралының һәм кешеләрне күпләп-күпләп үтерүдә башка төрле кыргый чараларның адвокаты булып чыга. Андый матбугат һәрбер намуслы кешедә тирән ачу кузгата.
Совет матбугаты — яңа тип матбугат — бөек тынычлык идеяләрен пропагандалый, совет тышкы поли-тикасының — тынычлык һәм куркы-нычсызлык, халыклар арасында тигез хокуклылык һәм дуслык политикасының бөек принципларын массаларга җиткерә. Совет тынычлык политикасын пропагандалау — безнең матбугатның игътибар үзәгендә.
И. В. Сталинның «Правда» хәбәрчесе белән беседасында, атом коралы турында И. В. Сталинның җавабында һәм Америка газеталары редакторлары группасы сорауларына иптәш Сталинның күптән тү-гел игълан ителгән җавабында тынычлык һәм халыкара куркынычсызлык өчен көрәштә бөтен совет матбугаты өчен киң хәрәкәт программасы бирелгән.
Халыкларның тынычлык өчен бөек көрәшендә Кытай Халык респуб-ликасының, халык демократиясе ил-ләренең матбугаты, капиталистик илләрнең прогрессив матбугаты совет матбугаты белән кулга кул тотышып бара.
Моннан утыз ел элек ««Правда>- ның ун еллык юбилеенә» дигән мәкаләсендә Владимир Ильич Ленин болай дип язган иде:
«Легаль «Правда»га нигез салуга ун ел тулды... Шул вакыттан бирле тик ун гына ел үтте! Ә көрәш һәм хәрәкәтнең эчтәлеге ягыннан шушы вакыт эчендә йөз еллык гомер кичерелде. Соңгы биш ел эчендә иҗтимагый үсешнең тизлеге нәкъ менә искиткеч...
Дөнья күләмендәге үсешнең бу гаять зур тизлегенең төп сәбәбе аңарга яңа йөзләрчә һәм йөзләрчә миллион кешеләрнең катнашуыннан гыйбарәт».
Ленинның бу сүзләре язылган вакыттан бирле халыкара социализм эше бөтен дөнья күләмендә тарихи җиңүләргә иреште. Советлар Союзының бөек үрнәге Кытай Халык республикасының һәм халык демок-ратиясе илләренең яңа тормыш төзү юлына баскан йөз миллионнарча хезмәт ияләрен рухландыра.
СССРда социализмның бөек җиңүләре, бөтен тынычлык, демократия һәм социализм лагереның уңышлары — ленинизмның тормышны раслаучы идеяләренең җанлы гәүдәләнеше һәм тантанасы.
Даһи юлбашчыларыбыз һәм ос-тазларыбыз Ленин һәм Сталин тарафыннан оештырылган һәм тәрбияләнгән партия-совет матбугатында эшләү зур бәхет! Безнең бөтен матбугатыбыз, аның барлык работниклары көн саен партиянең зирәк җитәкчелеген, совет матбугатын үстерү турында аның кайгыртучанлык күрсәтүен сизеп торалар. Большевистик матбугат работникларының бурычы — киләчәктә дә үзләренең бөтен көчләрен һәм белемнәрен коммунизм төзелешенең бөек эшенә би-рүдән гыйбарәт.
«Правда», 5 май, 1952 сл.