ШИГЫРЬЛӘР
ЗӘКИ НУРИ
ГЕРОЙ ШӘҺӘР ЯНЫНДА
(Сталинградгидрострой дәфтәреннән)
ЯШЬ УРМАНГА ТӨРЕНЕП ТУА ШӘҺӘР
йорт өлгерткәч, ялгыз каеннарны Утырткалый идек без элек.
Ә биредә йортлар салынганны Яшь куаклар көтә тезелеп.
Яшь урманга төренеп туа шәһәр, Хәтәр түгел — иссен җил-юләр! Күргәнен, юк, дала, мода кадәр, Кунакларың менә ниндиләр!
Өрәңгеләр күренә, күренә балан, Икенче яз яфрак яралар;
Коммунизм күгенә үрелә алар, — һәр яз саен якын аралар.
МОНТЕР
Шакмаклап бүлеп даланы, Баганалар атлады;
Әллә никадәр араны Чыбык юллар каплады.
«Тырнак»ларын тагын киде, Өскә үрләде монтер.
Нинди якты илнең күге, Тирә-як нинди матур!
Соңгы ыргак... соңгы фарфор...
Ашыкмый булмый һич тә.
Элемтәне, диде, парторг Ачабыз бүген кичкә.
Урынлы шатлык егеттә:
Бүген күңелле финиш!
Монда һәр метр чыбык та Зур җиңү белән тиң эш.
Шундый юл алар: һәр якта Шат хәбәр сүзе чыңлар.
Мондагы эшне еракта Юлбашчы үзе тыңлар!
38
Кабынды сигнал утлары!
Телефончы кыз көлә.
Участокларның котлавы Туктаусыз һәм тиз килә.
Уйлый монтер: «Менә сиңа Ышаныч нинди, Иван.
Коммутатор бинасына
Тапшырдың эшне, туган».
Төн. Дала тын. Чыбык көйли...
Сүзләргә — күңелле юл!
Иң якын абонент сөйли: «Москва, Кремль» ул.
Баганалар атлый комда, Бер-бер артлы тезелеп. Башланды, монтёрлар, монда Сезнең эштән төзелеш.
ЯРЫШТАШЛАР
Мотор кыза... эссе һәм җир каты...
Шулар борчый, шулар карыша.
Юк, сынатмас Уралмаш гиганты! — Шуны белеп яшьләр ярыша.
Бер көрәк җир түгел — кубометр! Мең ярымы тулды Борисның.
Аз тоела ләкин бу да никтер, Үтәлешен уйлый Харисның.
Сәгатенә егет карап куя, — Вакыты бар шәп бер ударга. Ничек булыр әнә теге кыя? Төптән алсаң, тиеш кубарга!
Яңа забой. Мотор ярсып туймый, Кыя тетри — белми нишләргә.
Секунд саен калкып чүмеч уйный, Зур тавыңны әзер ишәргә.
Кинәт офык ачылды ерактан.
Кыя тәмам. Куйды җил өреп.
Иик бик тиз соң? Аны теге яктан Куйган икән Харис кимереп.
Чүмеч төшә салмак бәреп ташка.
— Сау чыктыңмы, Борис, сугыштан?!
— Мин ярдәмгә килдем ярышташка, Ә син үзең миңа булышкан...
Сменадан бергә кайта дуслар.
Эшең күреп рәхәт узуы!
Эссе булып, мотор кызып нишләр Өстен булгач йөрәк кызуы.
39
Нишли алыр җирнең катылыгы Ныграк булгач аннан ихтыяр?! Күңелдә бар өмет яктылыгы, ГЭС утлары, димәк, тиз туар.
ЮЛ ЯЗМАЛАРЫ
I.
Колхоз Иделдән еракта, — Өч сәгать җәяү бардык. Төшкәннәр иде уракка, Кемне соң күрә алдык?
Комда уйный бала-чага, «Зур төзелеш» икән ул җир. Автомобильләре чаба — Ашыгыч йөк килә, юл бир!
Берәү чыра алып чыккан, Берәүләр чирәм ташый; Берәүләр үзле балчыктан Күп итеп кирпеч ясый.
Сокланып бераз торабыз.
Бер нәни күзгә карый.
Әйтә ул гүя: «Сорагыз — Бу өйләр нигә ярый?»
Шунда ук аңлатып бирә — Торма сорау алып та:
— Монда, абый, диңгез килә, Өй салабыз балыкка...
II.
Янда такта, сүс, сумала...
Күрдек менә бер картны.
— Бездән дә зур темп сорала, Эшләр бермә-бер артты.
Шундый карт булып чыкты ул: Осталыкта дан тоткан!
Нарат исен бу көчле кул Бик күп еллар аңкыткан.
Ул киштә каккан һәр өйдә, һәм килеп элгән ишек;
Гомерендә йөзләп нәнигә Ясап биргәндер бишек...
Быел исә туры килгән Өр-яңа эш башларга. Председатель: Көймә! — дигән, Кушкан күпләп ясарга.
— Ярасын мотор куярга! — Гади түгел көймәсе.
40
Булабыз тиздән киң ярда, Безгә диңгез киләсе!..
Нишләсен, бабай алынган.
Эшли менә, өйрәнә.
Саратов урманнарыннан Кайтартканнар бүрәнә.
ГЭСчылар ярдәм иткәннәр Ярырга нәзек такта...
Карт эшли. Гүя күптәннән Су шаулый тнрә-якта.
ТӨЗЕЛЕШКӘ БҮЛӘК
Посылкалар көн дә бик күп килә, Бусы ләкин бигрәк кечкенә.
«Алтай кызы комсомолка Нэля Бүләге» дип язган өстенә.
Төрле нәрсә монда җибәрәләр һәм төрлечә була зурлыгы. Карадылар ачып Идарәдә: Илле бөртек бодай орлыгы!
Аңлатмасын Нэля болай язган: «Азсынмыйча кабул итегез!
Бу — тармаклы бодай. Үткән язда Сеңелем белән аны икебез
Чәчкән идек бары унбиш бөртек Бакчабызда нәни «кыр» ясап: Беләсезме, көзен бирде бер төп Ун граммнан артык зур башак!
Бу бүләгем — бер өлеше шуның, Үрчесеннәр — эшкә ярарлар Сез ясаган яңа диңгез суын Киң далага илткәч каналлар».
Юк, уйлама, агроном кыз Нэля, Бу бүләгем нәни бүләк, дип.
Илле бөртек! — Бөтен төзелеш белә, һәркем уйлый, ашыгу кирәк, дип.
Куе бодай, гүя, басып тора Күз алдында салмак тирбәлеп.
Дала үзе эшне ашыктыра Суның көтеп тизрәк килгәнен.
ҖЫРГА ТӨЗӘТМӘ
Киң Иделне ярып йөзә көймә, Ярлар тынып, гүя, күзәтә.
Нинди шәп ял! Бабай җырлап килә. Ә оныгы аны... төзәтә.
«Дала, дала, исә кайнар җиле...» — Дигән җырны бабай башласа, Бала бүлә: — шулай булыр иде, Яшь урманнар килеп басмаса.
«Җәелә дала, сузыла дала ерак, Узар идем, җитмәс әй көчем...»
— Без каналлар, бабай, дала буйлап Сузабыз, дип нигә әйтмисең?!
Башлый бабай: «Ишет, кем ыңгыраша Киң Иделгә чыгып» дигәнен.
Малай әйтә урман һәм кыр аша Мотор тавышы шаулап килгәнен...
Кирәк бәлки шунда аңлатырга — Төзәтмәме, җырмы урынлы?
Малай сөйли гүзәл таң хакында, Ә карт җырлый борыи-борынны.
Мин ал арны киң Иделдә күрдем, Уйлагандыр һәркем паромда: Узгәртәбез табигатен илнең, һәм җырларын, димәк, барын да!
1952.-
42
ШӘРӘФ МӨДӘРРИС
* БЕР ХИКӘЯ
Атаклы э^ырчыбыз Гөлсем Сөләймановага багышлыйм
Фронт төне. Землянка. Салам җәйгән нарлар; Ялкын сулый тимер мич, Тиздән чәй дә кайнар. Сирәк булган тын вакыт, Күкрәмиләр туплар. ... Кайтып килде бервакыт Минометчы Туктар, йөзе балкый, күзләрен Шатлык нуры баскан. Әллә каян патефон — Пластинкалар тапкан. Тотып менә, җентекләп, Карап торды берсен: — Тукта, монысы, егетләр, Минем якташ Гөлсем! Сөенә егет шулкадәр: — Булды! Ур-ра, дуслар! Сорый өлкән белорус: — Ни бар болай, Туктар? Сорый әрмән: — Нәрсә бар? — Ни булды?—ди кыргыз. —Шатланасың син, — ди рус, — Аңламыйбыз бер без! — Менә нәрсә, егетләр, Белмәгәннәр белсен: Бу... бу безнең җырчыбыз Сөләйманова Гөлсем! ... Пластинкада гүзәл моң Китте менә чыңлап. Сугышчылар тын калды, «Кәккүк» җырын тыңлап. Тыңлый җырны белорус, Әрмән, кыргыз, руслар. Менә көйгә кушылды Минометчы Туктар. Тыныч тормыш эченнән Килеп төшкән ямь күк, —
Керде дотка тынычлык, Яшьлек кошы «кәк-күк». ...Калын ишек, дөбердәп, Ачылып китә шулчак; Тетри бөтен землянка, Коела ком һәм туфрак. Килеп керә ишектән Осколоклар выжлап. ...Тынып калды патефон Соңгы тапкыр чыңлап. «Кәк-күк» моңлы пластинка Челпәрәмә килгән.
... Кисәкләрен, кайгырып, Җыйды Туктар җирдән. Моңсу калды белорус, Әрмән кыргыз, руслар... Керде кинәт старшина:
— Сезгә миндә сүз бар! Килде безгә артистлар, Зур гына бер төркем. Шулар белән, Казаннан — Сөләйманова Гөлсем!
Сөенә Туктар. Шатлана Әрмән белән кыргыз. Илһам белән әйтте рус:
— Җиңә, дуслар, тормыш!
1952.
ЗЫЯ МАНСУР
★
КЫРЫМ АЛМАСЫ
Колач жәеп, тармакланып үсә Калининда, Углич янында.
Рәхәт аңа тыныч көннең җылы Яңгырлары яуган чагында.
Кышкы салкыннарга чыдармын, дип Белмәгәндер ул беркайчан да, Гаҗәп матур заман! дигән кебек Башын чайкый бүген Казанда.
Бөек бакчачының зур гомере Мәгънәле һәм гүзәл булганга, Мин дә иркен сулыйм, дигән кебек, Шау чәчәктә утыра бу алма.
1952:
45
ГАЛИМЖАН ЛАТЫЙП
МАШИНИСТ КЬ53
Тамчылар тама түбәдән, Тышта яз башы.
И ркә ли м а ш и нист кыз н ы Апрель кояшы.
Линиядә тора состав
Юлга чыгарга, Бик иртә кузгалган Дилбәр Бүген шуңарга.
Составта иң яхшы сортлы Лубян агачы.
Кирпеч һәм цемент җибәрә Казан каласы —
Тизрәк җитешсен, диеп, Куйбыдлев ГЭСы, Кушылган бу бүләкләргә Йөрәк җылысы.
Составны кабул итә кыз, Семафор ачык.
Кузгала паровоз алга, Пошкырып, ярсып.
Елмая танышларына Карый да Дилбәр.
Дуслары:—хәерле юлга, Хуш, сау бул,—диләр.
Кычкырта җитез паровоз Алга омтылып, Иҗади тыныч хезмәтнең Сулышы булып.
46
Ә. ФӘСХЕТДИНОВ
БЕР ҮК ТЕЛӘК
Бер үк теләк, бер үк аваз Тегендә дә, монда да:
— Тынычлыкны, тынычлыкны Ныгытырга дөньяда!
Тынычлык! — дип көнен-төнен Тибә Баку йөрәге;
Карт Урал да шуны әйтә, Шул — аның, да теләге.
Шул ук аваз Кузбасс, Донбасс, Днепр, Идел, Донда да:
— Ныгытырга, ныгытырга Тынычлыкны дөньяда!
Маяк булып безнең алда Бөек Москва яктыра, Тынычлыкка, туганлыкка Дөнья халкын чакыра.
һәрбер станок тавышы, һәрбер суның агышы, —
— Эшең белән тынычлыкны Якла, диләр барысы.
Шул ук теләк хезмәттә дә, Телдә, сүздә, җырда да:
— Тынычлыкны, тынычлыкны Ныгытырга дөньяда!
САГЫНЫП КИЛДЕМ...
Нева ага... Аның дулкыннары Үткән төсле йөрәк аркылы. Якын миңа туган Ленинград, Сагындырды аның ак төне...
Нева буе, шушы якты төннәр Торды һаман минем исемдә. Калды тамып монда минем каным, Сакланадыр төсле эзем дә...
Нева — минем авыр сугышларда Үткән көннәремнең шаһиты.
Истә аның янгын шәүләләрен Чагылдырып аккан вакыты.
Ленинград, минем сөйгән калам, Килдем.менә тагын бирегә. Яклаучыңны танып, герой-шәһәр, Кочып алдың бүген мине дә...
Иркен сулыйм синең ак төнеңдә, Җанга рәхәт монда барысы: Урамнардан узган машиналар, Фабриканың гудок тавышы...
Олы шәһәр, синдә бөек хезмәт, Син көннән-көн чәчәк атасың, Туган илнең диңгез чикләрендә Крепость булып җәелеп ятасың...
Сагынып килдем сиңа, Ленинград, Шәһәрләрнең зурсы, батыры!
Яшә мәңге, сине нурлап торыр Юлбашчының даһи акылы!
1952.
48