Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР



ТӨЗҮЧЕЛӘР
Аларның җыры уятты Иртән безнең тирәне.
Эшләделәр... калды балкып Биек, якты өйләре.
Чатлардан чатларга йөрим, Язгы таңнар туганда, Төзүчеләр җыры яңгырый Инде күрше урамда.
Бу тирәдән төзүчеләр
Тагын да ераклаша, Җырлары ишетелә һаман Миңа урамнар аша.
йортлары күренә ерактан, Текәлә күз карашым.
Җыр йөри шулай әйләнеп Безнең Казан каласын.
УРМАН ҮСТЕРҮЧЕ
Күк битендә йөзми бер болыт та, Җәйнең бөркү, аяз көннәре...
Ул кешене мин очраткан идем Берничә ел моннан элгәре Кырлар аша узып барган чакта. Яше инде җиткән иллегә.
Тынгысыз һәм дәртле, андыйларны Тудыра тик безнең ил генә.
Ул яшь чактан бирле кызыксынган;
Якын күргән илнең урманын: һәр почмагын белгән, серен белгән, Тыңлап үскән бөтен моңнарын.
Кичкән, гизгән калын урманнарны...
Уе тирән — шуңа яраттым. «Онтылмаслык үз җыры бар, — ди ул,— һәр каенның, һәрбер наратның».

1952.
Яшь агачлар хәзер үстерә ул. Коры җилләр искән урында Өрәңгеләр һәм имәннәр калка, Пртә әле урман булырга;
Кәүсәләре нәзек, очлары да Яфракларга яңа күмелгән. Эссе. Сыеныр идең, аларпың бит Күләгәсе китми төбеннән.
«Урман булып җитмәс, — ди ул, — әле Бу агачлар безнең гомергә, Имәннәрнең йөзәр яшьлек чагын Туры килмәс, бәлки, күрергә, Үзем күрмим икән, төпләрендә Ял итәрләр минем улларым.
Бәхетен саклап бик күп буыннарның Торыр шаулап яшел урманым».
МОСКВА ПОЕЗДЫНДА
Москвага җитә иде поезд.
Бер пассажир карчык борчыла: «Мин беренче тапкыр киләм монда, Төнгә калсаң — кыен юлчыга...» Кемдер аңа пошынмаска куша, Юата ул, гүя, туганын: «Әйтегезче, кемнең күргәне бар, Москвада төннең булганын?
Төннәр булмый анда...» Юатучы Күзен алмый Москва өстеннән. «Москвага якынлашкан саен «Төн» дигән сүз чыга исемнән».