КОМПОЗИТОР ФӘРИТ ЯРУЛЛИН
★
Ватаныбызның бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен якты гомерләрен биргән сөекле улларын һәм кызларын халык мәңге онытмый. Сталинград янында барган сугышларда һәлак булган талантлы яшь композитор Фәрит Яруллинның батыр образы да безнең йөрәкләрдә гомергә сакланачак. Үзенең кыска гына гомере эчендә (1914—1943) Фәрит Яруллин татар музыкасы тарихында күренекле урын алган гүзәл әсәрләр иҗат итте. Фәрит Яруллин, үз халкының турылыклы улы буларак, иҗатын халыкның тормышы, аның поэзиясе, музыкасы белән нык бәйләнештә алып барды. Ул заманның актуаль вакыйгаларына үз вакытында тиз җавап бирә иде.
Фәрит Яруллинның гаҗәп матур җырлары һәм соклангыч «Шүрәле» балеты халык тарафыннан бик яратып каршыланды, халык аларга югары бәя бирде һәм үзенең йөрәгендә композиторның онытылмас истәлеге итеп калдырды.
Фәрит Яруллин 1914 елның 1 январенда Казанда туа. Атасы — Заһидулла Яруллин — атаклы халык музыканты, бик күп җырлар, инструменталь әсәрләр, шул җөмләдән бөек шагыйрь Габдулла Тукай истәлегенә багышланган «Тукай мар- шы»н язган композитор. Заһидулла Яруллин чын талант иясе. Сизгер таланты, музыкага булган зур мәхәббәте аркасында Заһидулла Яруллин музыкант булып таныла. Ул үзлегеннән гармонь, мандолина, рояльдә уйнарга өйрәнә, кинокартиналар барган вакытта уйнаучы ансамбльдә пианист булып эшли башлый. Халык музыкантларыннан торган бу ансамбльләр гражданнар сугышы елларында Кызыл Армиянең Казан тирәсендәге частьларына культура хезмәте күрсәтәләр.
Кечкенә Фәрит бу ансамбльләрнең репетицияләрендә һәм чыгышларында һәрвакыт була һәм бу хәл кечкенә малайның күңелендә музыкага яшьтән үк мәхәббәт уята.
Фәритнең музыкаль зәвыгы бик табигый һәм сизелмәстән формалаша бара. Ул бала вакытлардан ук татар халык музыкасының байлыгын һәрьяклап йөрәгенә сеңдерә. Ансамбль чын татар халык көйләрен халык музыкантлары башкаруында, халык музыка коралларында яңгырата. Ан-самбльләр Фәрит өчен беренче музыка «мәктәбе» булалар. 1923 елда, Яруллиннар семьясы Уфага күчеп килгәч, Фәритнең музыка белән кызыксынуы тагы да көчәя. Биредә Фәрит еш кына киноларга йөри, театрларда, концертларда була. Ләкин барысыннан да бигрәк аны музыка тарта. Бу елларда алган музыкаль тәэсирләр булачак композиторның күңелендә тирән эз калдыралар. Нәкъ менә биредә, Уфада, Фәрит башкорт халык музыкасы белән якыннан таныша. Ул башкорт халык көйләрен халык музыкантлары башкаруында тыңлый һәм алар- иың үзенчәлекләрен аңларга тырыша. Фәрит Яруллинның соңгарак башкорт халык көйләрен эшкәрткәндә бик зур саклык, нечкәлек белән, белеп эш итүен нәкъ менә шуның белән — башкорт халык көйләренең
81
үзенчәлекләрен яхшы белүе белән аңлатырга мөмкин. Уфада Фәрит фортепианода уйнарга өйрәнә башлый. Башта аны атасы үзе өйрәтә. Фортепианода уйнау талантлы бала өчен артык авыр булмый, һәм Фәрит рояльдә уйнау техникасын өч ел эчендә бик яхшы үзләштерә. Заһидулла Яруллин, улының музыкага булган зур сәләтен күреп һәм Фә-ритнең үзенең дә теләген искә алып, 1930 елда семьясы белән кире Казанга кайта.
Казанда Фәрит музыка техникумына виолончельдә уйнарга өйрәнү өчен Р. Л. Поляков классына укырга керә. Музыка Фәрит Яруллннны бөтенләй үзенә тарта, ул аңа баштанаяк чума. Ләкин музыка буенча класстагы һәм өйдәге күнегүләр генә, укулар гына Фәритне канәгать-ләндермиләр, аның эш сөючән табигате киң колачлы, җанлы эшкә сусый. Ул Казанның гөрләп торган музыкаль тормышына килеп кушыла.
Яхшы- пианист Фәрит еш кына киноиллюстратор булып эшләүче атасын алыштыра — кинокартиналар барганда атасы өчен үзе уйный. Ләкин моның белән генә канәгатьләнми. Ул үзешчән хор түгәрәкләренә җитәкчелек итү эшен дә алып бара. Импровизацион аккомпани- мент XIV мастеры буларак, Фәрит Яруллин Татарстан радиокомитетының татар халык көйләре концертларында актив катнаша. Фәрит Яруллин шулай ук Казанда беренче яшьләр театры ТРА/М (Театр Рабочей Молодежи) спектакльләренең музыкаль оформление өлешен башкаручы трио составында да уйный. Болар барысы да Фәрит Яруллииның музыкага карашын, практик музыкаль белемен тирәнәйтергә, рояльдә уйнау техникасын тагын да яхшыртырга ярдәм итәләр, көй язуга этәргеч булалар. Шулай да Фәрит Яруллииның композиция һәм теоретик дисциплиналар буенча системалы тирән белеме җитәрлек булмый әле. Ә бу белемнәрдән башка чын мәгънәсендә югары художестволы әсәрләр иҗат итү мөмкин түгел. Яшь композитор моны ачык аңлый һәм 1933 елда, техникумны бетермичә, совет музыкаль культурасының үзәге—Москвага укырга китә.
1934 елда Л4осква консерваториясе каршында татар опера студиясе ачыла.
XIV Көйне җырчы яки уйнаучы башкарган вакытта, көйгә тиешле гармонияләр биреп, бизәкләп рояльдә нотасыз уйнап бару.
1 һ. Такташның «Урман кызы» поэмасыннан аерым өзекләргә композитор 3. Хә бибуллин, Ф. Яруллин, Җ. Фәйзи тарафыннан лирик җырлар язылган. Шулардай Җ. Фәйзинең «Урман кызы» киң популяр лык казанды.
Консерваториянең рабфагында укый башлаган Фәрит Яруллин шушы студиягә күчә һәм профессор Г. И. Литинский классында укый башлый.'Студиягә укырга кергән вакытта Фәрит Яруллин күп кенә вокаль әсәрләр язган була. Бу әсәрләр арасында эшкәртелгән халык көйләрен, оригиналь җырларны скрипка һәм фортепиано өчен язылган пьесаларны да очратырга мөмкин.
Студиядә Фәрит чын профессиональ белем ала башлый. Уку процессында Фәрит Яруллин бик нык үсә. Рус һәхМ чит ил классиклары. Совет композиторлары һәм шул җөмләдән татар композиторларының иҗатлары белән бер-бер артлы танышып бару, аның музыкаль карашын киңәйтә.
Москвада уку елларында Фәрит бик күп яза. Аның әсәрләренең күп өлеше нәкъ менә шул (1936—1939) елларда иҗат ителгәннәр. Монда без берәр инструменталь яки җыр өчен язылган миниатюраларны гына түгел, хәзерге көндә дә үзенең художество кыйммәтен югалтмаган, виолончель һәм фортепиано өчен соната, кыллы квартет һәм симфония кебек зур әсәрләрне дә очратабыз. Фәрит Яруллииның иҗади үсешендә бу симфония бик әһәмиятле тәҗрибә, чөнки композитор аның аша музыкаль материалны симфоник чаралар белән үстерү, киңәйтү өчен кирәк булган оркестр белән туры- даи-туры эш итә. Яшь авторның һәрбер әсәре язылып бетүенә башкарылып барыла һәм беренче яңгыравыннан ук ягымлы, моңлы, күңелгә якын булуы белән тыңлаучыларның мәхәббәтен казана.
Фәрит Яруллин, теге яки бу жанрны аерата яратып, шул бер жанрда гына иҗат иткән композитор түгел, ул бик күп төрле жанрларда яза. шулай да аның вокаль музыкага — җырга булган омтылышы күзгә бә
85
релә. Фәрит Яруллинны үзснеи. конкрет эчтәлеге белән киң катлау массага тиз җитүчәи җыр жанры аеруча кызыксындыра. Шуңар күрә дә аның бу елларда язылган әсәрләре арасында җырлары бик әһәмиятле- ләр. Бу җырлар үзләренең тематикалары, эчтәлекләре, характерлары белән төрле-төрле.
Монда без киеренке-героик рухта язылган, тормыш сөкәчәнлек белән сугарылган, совет яшьләренең көчен чагылдырган, дәртле пионер һәм комсомол җырларын, маршларын, тирән хисләрне ачып биргән, күңелне нечкәртә торган лирию җырларны, көннең кадагына суга торган бик күп темаларга актуаль җырларны күрәбез. Аның җырларын көйләрнең йөрәккә ятышлы һәм оптимизм белән сугарылган булуы берләштерә. Ф. Яруллинның тирән кайгы-хәс- рәтләрне чагылдырган җырында да көнгә бик нечкә үтеп кергән оптимизм яңгырый.
Фәрит Яруллинның гражданнар сугышында катнашкан комсомол яшьләрнең батырлыкларын мактаган җырлары — татарча беренче массовый җырлар үрнәге дисәк, хата булмас. Бу җырларда Фәрит Яруллин рус совет массовый һәм рево- i люцион җырларның типик якларын ( милли моңнарга нигезләп татар музыкасына кертә.
Беренче башлап Салих Сәйдәшев һәм башка татар композиторларының җырларында яңгыраган марш ритмнарын, ихтыяр интонацияләрен Фәрит Яруллин, бик оста файдаланып, үзенең иҗатында тагын да тирәнәйтә, үстерә төшеп дәвам иттерә. Мондый җырларның яхшы үрнәге итеп «Комсомолка-партизанка» (шагыйрь Әхмәт Ерикәй сүзләре) һәм «20 иче елларда» дигән җырларны күрсәтергә була.
Комсомолец Фәрит Яруллинга комсомолның батыр көрәшенә ба-гышланган тема бик якын, кадерле, һәм ул үзенең иҗатында күп мәртәбәләр шул темага кабат кайта.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясенең 20 еллыгына язылган «Комсомолка-партизанка» җыры ре-волюция Дошманнары белән көрәштә һәлак булган курку белмәс ком-сомолканы гәүдәләндерә. Яшь су тышчылар, батыр партизанканың кабере яныннан үткәндә, аны хөрмәт белән искә алалар, аның исеме җыр-ларда җырлана, яшьләрне якты ки-ләчәк, Ватан өчен көрәшкә рухлан-дыра. Комсомолның егерме еллыгына багышлап язылган «20 нче елларда» исемле сугышчан поход маршында контрреволюциягә каршы көрәшер өчен фронтка киткән ком- сомолецлар турында сөйли. Революцион подполье җырларының көчле һәм тыйнак-киеренке интонацияләре үтеп кергән бу җырларда җыр язучы бик күп совет композиторларын илһамландырган гражданнар сугышы героикасы гәүдәләндерелә. Фәрит Яруллинның бу җырлары үзләренең стильләре белән массовый со вет җырына аерата якыннар.
Фәрит Яруллин үзенең табигате, характеры белән лирик. Аиың шушы үзенчәлеге героик пландагы әсәрләрендә дә чагыла. Бу чорда иҗат ителгән, халыкның кайнар мәхәббәтен казанган лирик җырлары — кыйммәтле әсәрләр. Бу лирик җырларның көйләре ачык, күңелгә ятышлы, моңлы, шул ук вакытта алардан җылылык, яктылык, ягымлылык, тор-мышка кайнар мәхәббәт сибелә Текст белән музыка органик рәвештә нык бәйләнеп, бергә кушылалар.
«йөрәк җыры», «Урман кызы» «Лирик җыр» — Фәрит Яруллинның мәхәббәт-лирика җырлары арасында иң яхшылары, иң гүзәлләре.
Совет кызы образын Фәрш Яруллин «Комсомолка уңган кыз» (Ә. Ерикәй сүзләре) җырында бик оста гәүдәләндерә. Бу җырның дәртле, җиңел, хәрәкәтчән музыкасы эш сөюче, уңган, җитез, үткен комсомолканың якты образына бик туры килә. Бүтән төр җырларыннан «Чәчәк атабыз» (Җ. Тәрҗемаиов сүз ләре), «Юл бирегез, ул килә» (М Сөндекле сүзләре), «Отличниклар җыры» безнең яшь буынның бәхетле шат тормышын, матур киләчәген.
86
аның оптимизмын чагылдырган җырлар буларак бик әһәмиятлеләр.
11скә алып үткән бу әсәрләр барысы да, бигрәк тә симфониясе һәм җырлары, композиторның иң зур, иң күренекле әсәре «Шүрәле» балетының барлыкка килүе өчен хәзерлек булып торалар.
Музыкада Г абдулла Тукайның «Шүрәле» әкиятен гәүдәләндерү уе Ф. Яруллинда уку еларында ук туа. 1937 елда студиядә укучы яшь композиторлар арасында бу әкият-поэ- маның музыкаль әсәр өчен яхшы сюжет булуы турында еш кына сөйләшүләр, бәхәсләр булгалый.
Фәрит Яруллин Гадбулла Тукайның бу поэмасын аеруча ярата. Ул Г. Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнергә керешә.
Демократик шагыйрь, ялкынлы патриот, үз халкы белән, аның уе, хыялы белән яшәгән, Пушкин, Лермонтов, Толстойның лаеклы шәкерте булган, рус классик әдәбиятының яхшы традицияләрен үзләштергән Габдулла Тукай сәнгатьнең бетмәс- төкәнмәс иҗат чишмәсе итеп халык иҗатын саный. «Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр... Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә аларга әһәмият бирергә кирәк.
Белергә кирәк ки, халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рушан көзгеседер», ди Тукай үзенең халык әдәбияты турындагы мәкаләсендә.
Фәрит Яруллин, Габдулла Тукай васыятьләрен искә алып, үзенең иҗаты өчен илһам чишмәсен талантлы татар халкының музыкасыннан, поэзиясеннән эзли. Шуның белән бергә Тукайның халыкның зур рухи көчен чагылдырган тирән реалистик поэзиясе композиторга романс, җырлар язу өчен зур материал бирә. Г. Тукай поэзиясен өйрәнү нәтиҗә-сендә композитор алдына туган җирнең искиткеч матур табигатен сурәт- ләү, халыкның көнкүрешен, тормышын чагылдырган бай картиналарны бирү мөмкинлеге, иҗат фантазиясенең зур перспективалары килеп баса.
1939 елда, укулар барышында, өйрәнү эше итеп кенә, Фәрит Яруллин «Шүрәле» поэмасы буенча аерым музыкаль күренешләр, кисәкләр яза башлый. Бу
XV «Шүрәле» балетының 1941 елда сәхнәгә куелуы турында тулы мәгълүматлар һәм документлар сакланмаган.
j By әкият «Татар халык әкиятләре» дигән җыентыкта басылган. Казан, 1946 **л, 203 бит.
кисәкләрдән операмы, балетмы яки симфоник сюита килеп туачакмы — анысын автор башта үзе дә ачык белми.
Шагыйрь Әхмәт Фәйзи белән очрашу композиторның эшенә билгеле бер юнәлеш бирә.
Бу вакытта инде Нәҗип Җиһа- новның «1<ачкын»ы — беренче татар милли операсы өчен либретто язып өлгергән, бу өлкәдә тәҗрибәсе булган шагыйрь Әхмәт Фәйзи Фәриг Яруллинга балет либреттосы язу эшенә зур дәрт белән керешә. Күп тә үтми, балетның планы төзелә һәм Фәрит Яруллин шул план буенча бер-бер артлы аерым картиналарны яза бара һәм балетны 1941 елның август аена, Москвада булачак татар сәнгате декадасына өлгертүне бурыч итеп куя. Балет бик тиз языла, ялкынлы музыка авторның үзен дә канатландыра. Ул сөенеп, тагы да көчлерәк рухланып, эшен дәвам иттерә. Язылган музыкалар радиода уйнала, ә театр балетны сәхнәгә кую эшенә керешә. Декада өчен спектакль куярга килгән балетмейстер Л. Якобсон киңәше буенча «Шүрә- ле»гә кайбер үзгәрешләр, өстәмәләр кертелә. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып китү аркасында декадага хәзерлек туктала. «Шүрәле» балеты Татар дәүләт опера һәм балет теат-ры тарафыннан беренче мәртәбә сәхнәгә бары тик сугыш беткәч, 1945 елны гыиа куела'XV.
«Шүрәле» — Фәрит Яруллинның иң яхшы әсәре. Бу әсәр татар совет музыка культурасында да иң яхшы, иң гүзәл әсәрләрнең берсе булып хисаплана. Балет либреттосына халыкның реаль көнкүрешен, аның х а р а ктер ы н, тор м ы ш к а р ш ы л ы кл а- рын җиңә белүен, тапкырлыгын, акылын, зирәклеген чагылдырган «Шүрәле» поэмасы нигез итеп алына.
«Шүрәле» — халык фантазиясенең җимеше. Халык әкиятләрендә шүрә
87
ле турында бик күп әкиятләр бар. Балетта ике вариант файдаланыла. Беренче пәрдә Г. Тукай алган вариант буенча бетә, балетның, финалы халык әкиятләрендәгечә, шүрәлене яндыру турында сөйләнә торган вариантка якын.
«Шүрәле»нең сюжеты татар халкының башка әкиятләрендәге образлар, мотивлар белән тулыландырылган. Балетта кешегә каршы шүрәле бер үзе генә көрәшми, ул башка явыз көчләр белән бергә һөҗүм итә. Бу исә Былтырның шүрәлегә каршы көрәш рамкаларын киңәйтә, ә халык әкиятләрендә еш кына очрый торган кош-кызлар турындагы мотивны өстәү — балетка лирик агым кертә.
Бездә кош-кызларга махсус ба-гышланган, аларның ни өчен, ни сәбәптән, нинди чакларда кошлардан кызларга әверелүен ачып бирә тэрган әкиятләр юк. Ләкин шундый кош-кызларны искә алып үтә торган әкиятләр бар. Балетка нигез итеп алынган «Ялчы һәм кошлар патшасы» дигән әкият нәкъ менә шундый кош-кызлар турында сөйли
Авторлар (Әхмәт Фәйзи һәм Фәрит Яруллин), Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасына халык әкиятләреннән кайбер моментларны өстәп һәм «ялчы һәм кошлар патшасы» әкиятеннән кош-кызлар турындагы өлешне алып, ике сюжетны бик оста итеп берләштерәләр. «Шүрәле» әкия-тенә тагы бер сюжет линиясен кертү әкиятне тагын да киңәйтеп җибәрә. Әкияттә кешенең җиңүе, аның акылының явыз көчләрдән, һәртөрле мәкерләрдән өстен булу идеясе га- гын да ныграк яңгырый, көрәш бер кешенең тормышын саклап калу өчен генә түгел, гомуми кешелек бәхете өчен бара.
Балетның кыскача эчтәлеге шуннан тора: яшь крестьян егет Былтыр урманга утын кисәргә баргач шүрәлене күрә һәм, агач артына посып, аның кыланышын күзәтә. Шүрәле гаҗәп матур, нәфис кош-кыз Сөембикәне үзенә каратырга, аның мә-хәббәтен яуларга тели. Сөембикәне дус кызларыннан аерып калу өчен аның су буенда салып калдырган канатларын яшерә, аннары Сөембикә янына килеп, аны газаплый башлый. Моны күреп торган Былтыр Сөембикәне аралап ала, шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына кыстыра. һәм арып хәлдән тайган кызны күтәреп үз авылына кайта.
Былтыр Сөембикәгә өйләнә. Туй. Туй вакытында шүрәле килеп Сөембикәнең урлаган канатларын кире кайтара һәм аны үзенең урманына алып китә. Ләкин шүрәленең һәм урмандагы башка явыз көчләрнең тантанасы озакка бармый. Ачуыннан ярсыган Былтыр урманга ут төртә, шүрәле һәм барлык кара көчләр янып һәлак булалар. Былтыр белән Сөембикә җиңүче булып калалар.
Кешенең бәхеткә омтылуы, аның мәхәббәте, акылы, ихтыяр көче һәртөрле явыз кара көчләрдән мең мәртәбә өстенрәк, көчлерәк. Балетның төп идеясе әнә шул.
Шулай итеп, авторлар халыктагы берничә әкиятне берләштереп, алар- ны тирәнтен иҗади эшкәртеп, искиткеч шигъри, тирән гуманизм идеяләре белән сугарылган, бик оригиналь әсәр иҗат итәләр, икенче төрле әйткәндә, халыкның әкиятен тагы да баетып, матурлап, аның үзенә кайтаралар.
Балет өстендә эшләгән вакытта яшь композитор Фәрит Яруллинның үзенчәлекле музыкаль теле формалашып җиткән була. Ул классикларның, романтикларның, шулай ук рус реализм мәктәбе композиторларының музыкаларын яхшы белә. Болар барысы да, әлбәттә, аның музыкаль теленең формалашуына йогынты ясыйлар. Ләкин Фәрит Яруллин бөтенесен дә милли җир-лектә, үзенчә эшкәртеп, үзенең иҗади йөзенә килешеп торганны гына, якын булганны гына кабул йтә\
Композиторның музыкаль телендә классик ачыклык, төгәллек, гадилек, кешеләрнең тирән эчке кичерешләрен реаль тасвирлап бирү бик уңышлы итеп романтик дулкынлану, саф күңеллелек һәм импрессиони-
88
стик матурлык белән бергә алып барыла.
Балетның музыкасы әсәрдәге ва-кыйгалар белән органик бәйләнгән. Ул билгеле бер ритмик схемага буйсынып кына, хәрәкәтләр яки бию формалары өчен генә төссез, эчтәлеккә кагылышсыз итеп язылмаган. «Шүрәле»нең музыкасы бик образлы, ул сәхнәдәге бөтен вакыйгаларны бик тиз сизеп ала, әсәргә катнашкан һәр кешенең ниләр кичерүен, нинди хисләр белән януын, сәхнәдә кемнең нәрсә эшләвен үтә ачык итеп сөйләп бирә. «Шүрәлемнең халык көйләре интонацияләре белән сугарылган, якты, гади көйле музыкаль теле балетның идея-эмоциональ эчтәлеген образлы итеп ачып бирергә ярдәм итә һәм чын милли колорит тудыра. Фәрит Яруллин халыкта яшәгән музыкаль фольклорга нигезләнгән, иҗади эшкәртелгән милли музыкаль телне рус халкының көн- күрешенә-тормышына нык кереп урнашкан (вальс) һәм классик балет-тагы (адажио һ. б.) кебек биюләрнең ритмнары белән баета.
Фәрит Яруллин, классик биюләрнең билгеле бер төзек системасын һәм халыкның бию сәнгатен кыю рәвештә бергә кушып, милли балетның үсүенә дөрес юл билгели.
Балеттагы идея бер-берсенә капма-каршы булган ике башлангычның көрәше аша ачыла. Шуңардан чыгып, музыкаль драматургиядә җитәкче принципларның берсе булган, бер-беренә капма-каршы куелган бу ике якка контраст характеристика бирү бурычы килеп баса.
Бәхет, якты тормыш өчен көрәшү-челәр — кешеләр — балетта җыр- бию көйләренә якын булган музыка аша биреләләр, һәр образның индивидуаль үзенчәлеге ярылып ятса да, барлык уңай геройларны гәүдәләндерә торган музыкада төп момент — халык көйләренә якынлык, йомшаклык, ритм бизәкләренең гади, ачык булуы һәм моң яңгырашы. Былтырмы гәүдәләндерә торган музыка үзенең бик җылы, ягымлы, саф күңелле, моңлы булуы белән нык аерылып тора. Татар халкының озын көйләренә охшаган, балетны башлап җибәрүче киң колачлы, моңсу, уйчан лирик көй Былтырны тасвирлый, аның иркә, нечкә хисләргә, якты хыялларга бирелә белүе, саф күңел-ле булуы турында сөйли. Сөембикә белән очрашу күренешендә компо-зиторның бу көе — темасы — яшь егетнең Сөембикәгә мәхәббәтен, сок-лануын бөтен тулылыгы белән ачып бирерлек иркен, көр тавышлы «мәхәббәт җыры» булып яңгырый. Икенче пәрдәнең беренче картинасында арып йокыга киткән Сөембикәне күтәреп, авылга алып кайтучы Былтырмы тасвирлаган музыка да бик шигъри һәм нәфис язылган.
Шулай ук Сөембикә дә кеше күзе төшмәгән ерак, аулак урыннарда гына үзенең канатларын салып кызга әверелүче әкияттәгедәй гаҗәп матур, кар кебек ак кош — кешеләрнең бәхеткә, иреккә, якты тормышка омтылуларын чагылдырган образ. Сөембикә образы — Фәрит Яруллин иҗатында иң уңышлы, иң якты об-разларның берсе.
Очсыз-кырыйсыз дала киңлегедәй иркен, үзенең сихри йомшаклыгы^ гадилеге белән кешеләрне үзенә буй-сындырырлык, вальска охшаш көйдә — Сөембикә темасының төп көендә — табигатьнең ирекле баласы — кош-кызның сокландыргыч гүзәллеге, сөйкемлелеге әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә матур чагыла. Сөембикә образы балетта ике планда — әкият һәм тормыштагыча реаль планда бирелә.
Әкияттәге Сөембикә — фантастик кош-кыз — салмак кына агыла яки җитезләнеп, очынып китә торган тасвирлы инструменталь музыка аша чагыла. Аның беренче пәрдәдәге җиңел, әле бик көчле, әле йомшарып китә торган алмашынучан ритмлы вариациясе зифа, нәфис кош-кызның гамьсез уенчаклыгын,, җиңел очынуын, каядыр ашкынуын сурәтли.
Сөембикәгә-кызга бирелгән харак-теристика реаль тормышка, кеше* ләргә бик якын. Сөембикәне-кошны тасвирлаган, үзеннән салкынлык бөркелеп торган инструменталь ме лодикадан Сөембикә-кызиың мелодикасы халык интонацияләре белән- сугарылып, җыр-бию көйләренә ох-шавы белән нык аерылып тора.
89
Сөембикә-кызда кешелек зур. Ул я уйчан, я вакыты-вакыты белән бераз күцелсезләнүчән (беренче пәрдәдәге баллада, икенче пәрдәдә яулык белән бик нәфис биюе) яки бик гамьсез, шат (кызларның, һәм Сөембикәнең. икенче пәрдәдә, төш күрү вакытындагы биюендә).
Сөембикәнең образы ике планда бирелү белән генә чикләнми, ул шулай ук үсештә дә күрсәтелә. Кешеләрнең. күңел жылысын, кичерешләрен белмәгән әкияттәге кош-кыздан тирән тойгыларга бай булган реаль, тормыштан алынган образга әверелә.
Былтыр белән Сөембикәгә бирелгән характеристиканы йомгаклап, балетның ахырында кристаллдай саф, чиста мәхәббәт хисе белән сугарылган, нәфис иркә дуэт музыкасы яңгырый.
Уңай персонажларга характеристика биргәндә жырлы-көйле музыкага нигезләнеп эш иткән Фәрит Яруллин, кешегә дошман булган фантастик тереклек ияләрен сурәтләүне бөтенләй башкача алып бара. Ул шүрәлене һәм аның иярченнәрен характеристикалаганда музыканың көйле, биюләрнең пластикалы булуыннан баш тарта.
Бу явыз кара көчләрне тасвирлаучы музыкада көй — ватык, сынык; ритмнар — колакка ятышсыз, каты, тупас, кыргый тавышлар белән бирелә.
Халык үз әкиятләрендәге дошман көчләрне ачы юмор белән, мәсхәрәләп, көлеп тасвирлый, ул — дошман образлар н ы ң явызлыклары көч л е булып күренсә дә, куркыныч түгел икәнлекләрен ача, йомшак якларын фаш итә. Явыз көчләрне жиңүенә ышана.
Фәрит Яруллин шүрәлене һәм аның иярченнәрен характеристикалаганда халык әкиятләреннән чыгып эш итә. Аның шүрәлесе гадәттән тыш, коточкыч нәрсә, ләкин ул көчле түгел. Композитор, музыкаль тасвирлауның төрле чараларыннан үткен файдаланып, шүрәле образын оста гәүдәләндерә һәм бу образ ба-летта иң уңышлы һәм иң зур үсеш алган образларның берсе.
Шүрәленең йөзе портреттагы кебек берьюлы гына ачылмыйча, ә акрынлап-акрыилап, әле бер ягы, әле икенче ягы белән ачыла бара.
Шүрәленең төп темасы бик характерлы булуы белән аерылып тора һәм обстановкага, шүрәленең иа- строениесснә, аның нинди максат белән сәхнәдә күренүенә карап үзгәрә бара, я ул бик явыз төс ала, я шаянлык белән яңгырый, я бик ялкау кузгала, я аңарда кеше кайгысыннан көлү ишетелә.
Шүрәленең образы башка явыз көчләрне характеристикалау аша да беркадәр ачыла. Явыз көчләр бергә жыелган күренешләрдә аларга бирелгән музыкаль характеристика — Фәрит Яруллин балетында иң уңышлы һәм көчле моментлардан берсе. Явыз көчләрне характеристикалауда Фәрит Яруллин аларның тышкы кыяфәтләрен түгел, бәлки эчке нигезләрен истә тота, һәр төркемнең үз темасы бар, бу тема шул төр-кемнең иң типик, иң әһәмиятле төп сыйфатларын характерлый. Мәсәлән, шүрәле өчен — кыргый көлү, ә шайтаннар өчен ыгы-зыгы килү һ. б. характерлы. Ләкин алар бер-берсен- нән нык аерылып торсалар да, аларның музыкаль характеристикалары үзара бәйләнгән: темалары бер-бер- сенә бик якыннар, бер орлыктан үскәннәр. Уңай образларга бирелгән йомшак, ихлас күңелдән жырлана торган көйдән бәхет, шатлык яңгырап торган күңелле музыкадан шүрәлеләргә күчкәндә бернәрсә дә калмый, музыка көйсез, ятышсыз яңгырый башлый. Көрәшүче төп ике көчнең музыкаль характеристикаларындагы шундый аерма, аларны музыкада ике контраст башлангыч итеп, бер-берсеиә капма-каршы куя
Балетта кимчелекләр дә юк түгел. Төп кимчелекнең берсе — Былтырга бирелгән музыкаль характеристиканың беркадәр нурсыз һәм берьяклы гына булуы.
Гади крестьян егете Былтыр образында халыкның иң яхшы рухи сыйфатлары: гаделлек, күңел саф- л ы г ы, к ы юлык гә ү д ә л ә н д е р е л е р гә тиеш. Былтыр — халык вәкиле. Былтыр балетта төп идеяне ачучы герой. Шуңар күрә балет музыкасында ул зур урын алырга тиеш. Аны харак- теристпкалау төрле яктан, киң итеп
90
"бирелергә тиеш. Ләкин Былтырныц музыкаль характеристикасын автор нигездә лирик планда гына алып бара. Ул яхшы күңелле, ягымлы һәм кайнар мәхәббәтле. Музыкада батырлык, кыюлык юк. Тик III иче пәрдәдә генә Былтырныц музыкаль характеристикасында баһадирлык чагыла. Ул явызлык, ирексезләү өчен үч алучы, якты бәхет өчен көрәшүче булып килә. Аның озын көйгә охшаш темасы баһадирларча киң житезлек һәм олылык төсен ала. Ләкин, бу балетның ахырында гына һәм бик кыска вакытта гына күренеп үтә, шуңа күрә әсәрнең башында Былтырда чагылмаган геройлык-ны тулыландыра алмый. Нәтиҗәдә, Былтыр кара көчләр белән көрәшсә дә, аларны жиңсә дә, аңарда батырлык, кыюлык с ы й ф а т л арының житәрлек чагылмавыннан бу образ художество ягыннан чын мәгънәсе белән гомумиләштерелгән образ булып күтәрелә алмый.
Нәкъ менә Былтырда героик теманың булмавыннан икенче бер кимчелек килеп туа: Былтыр белән шүрәленең очрашу, бәрелешү, көрәшү күренешләрендә музыка фәкать тышкы сурәтләү, иллюстратив ха-рактерда гына яңгырый. Композитор музыкада бу көрәшнең эчтәлеген, тормыштагы ике контраст көчләрнең көрәшен ачып бирүне үзенә бурыч итеп куймаган. Ике капма-каршы көчнең кискен, киеренке көрәшен симфоник картина аша гомумиләштереп бирәсе урында, композитор фәкать тасвирлау алымнары белән генә мавыккан һәм шуның белән балетның идеясен музыкада гәүдәләндерү әһәмиятен берникадәр төшергән.
Ләкин мондый кимчелекләр генә балетның уңай сыйфатлары каршында югалып калалар.
Фәрит Яруллинның «Шүрәле»се — татар совет музыкасы тарихында зур әһәмияткә ия булып тора.
Оптимистик идея, образларның конкретлыгы, алариың ачык, индивидуаль характеристикалары, капма- каршы образларның контрастына һәм аларны баштан ахыргача эзлекле ачып баруга нигезләнгән музыкаль драматургиянең реалистик принциплары, музыкаль телнең яңалыгы һәм халыкчанлыгы, музыканың дәртле, тормышка мәхәббәт белән сугарылган булуы, төзек һәм төгәл композиция — Фәрит Яруллин балетындагы менә бу яхшы, уңай сыйфатлар әсәрнең сәхнәдә озак яшәвен тәэмин иттеләр.
Фәрит Яруллин халык әкиятләренә нигезләнеп иҗат иткән шушы балетында халыкның музыкаль-шигъ- ри традицияләренә тугры булып кала. Ул халыкның җыр-бию көйләрен иҗади үзләштерү белән бер үк вакытта идея һәм образларны ачу, музыкаль материалны үстерү өчен рус классик балетындагы алымнардан да кыю файдаланды.
Рус классик балетындагы иң яхшы традицияләрне дәвам иттереп. Фәрит Яруллин татар милли балетының музыкаль телен, стиленең оригинальлеген, аның үзенә хас якларын билгеләде.
Фәрит Яруллин, «Шүрәле» балетын иҗат итеп, талантлы татар композиторларының беренче сафына басты.
Беренче татар балеты «Шүрәле* татар милли балет сәнгатенең үсүенә башлангыч нигез булды.
Балет сәхнәгә куелуының беренче көненнән үк халыкның кайнар мәхәббәтен казанды. Характеры һәм настроениесе төрле-төрле булган, ачык итеп чын хисләнү белән язылган бу музыка тыңлаучының йөрәгенә бик тиз үтеп керде. Бу балетны татар халкы гына түгел, башка тугандаш халыклар да яраталар.
Татар балетының башка милли театрларда куелуы — тугандаш халыклар дуслыгының үсүен, ныгуын, милли культуралар арасындагы даими ижади аралашуның көчәюен раслый.
1950 елда «Шүрәле» балеты Ленинградның Киров исемендәге Дәүләт опера һәм балет театрында куелды һәм Ленинградлылар аны алкышлап каршы алдылар ’.
1952 елда «Шүрәле»пе Одесса балет театры куйды. Якын араларда
1 Ленинград театры постановкасында «Шүрәле» балеты «Али-Батыр» исеме астында бара. Спектакль Сталин премиясе белән бүләкләнде.
91
ул Украинаның башка шәһәрләрендә дә барачак.
Балетның шундый зур уңыш казануы аның оптимистик идеяле, тасвирлы һәм халыкчанлык белән сугарылган гүзәл музыкалы булуы белән аңлатыла.
Фәрит Яруллин, сәнгатьнең чын художестволы әсәрләренә куела торган таләпләрдән: халыкчанлык, социалистик реализм принципларыннан чыгып, рус классик балеты традицияләрен өйрәнеп, халык музыкасына һәм әкиятләренә нигезләнеп, чын халыкчан, реалистик әсәр иҗат итте.
Балетны тәмамлап, сәхнәгә куярга кызу хәзерлек барган вакытта фашист басып алучылар Советлар иленә каршы сугыш башладылар.
Илебез кичергән авыр сынау көннәрендә Фәрит Яруллин бөтен совет халкының бердәм патриотик күтәрелешеннән читтә кала алмады. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк ул «Соңгы көрәшкә» исемле сугышчан патриотик җыр язды. Дошманга кискен отпор бирергә өндәгән бу җыр, кызганычка каршы, Фәрит Яруллинның Бөек Ватан сугышы елларында язган һәм матбугатта чыккан бердәнбер җыры булып калды (җыр «Кызыл Татарстан» газетасының 1941 елның 13 июль номерында басылган).
24 июльдә Фәрит Яруллин Совет Армиясе сафына чакырыла. Башта ул Пехота училищесында укый, аннары кулына корал тотып фронтка китә. Фәрит Яруллинны бертөрле авырлыклар да куркытмый, хәрби обстановка, ару-талулар музыканы онытырга һич сәбәп була алмый. Киресенчә, ул биредә үзенең музыкага бөтен җаны-тәне белән бәйләнгән булуын тагын да көчлерәк сизә. Композитор һәрбер буш минутын музыкага багышлый. Еш кына аның рояльдә үзенең яраткан классик композиторларының әсәрләрен уй-наганын ишетәләр, кайчагында шуннан чын концертка әверелеп китә.
Фәрит Яруллин туктаусыз иҗат итә, мөмкин булган чакларда үзенең әсәрләре белән концертларда да катнаша, аның яңа әсәрләрен сугышчылар кайнар алкышлар белән каршылыйлар. Ләкин бу соңгы әсәрләре берсе дә сакланмаганнар һәм ав-торның үз уйнавында ишеткән кешеләрдән башкаларга билгесез булып югалып калганнар.
Фронт тормышы Фәрит Яруллинны чыныктыра, аның политик карашын үстерә. Сугыш аңардан үзенең хак эш өчен көрәшүенә, җиңүенә нык ышанган батыр офицерны җитештерә. Ул үзенең бер хатында «Безнең мораль көчебез көннән-көн үсә бара» дип яза.
Фәрит Яруллин, Нәҗип Жиһанов- ка язган хатында әйткәнчә, хәзер «музыка язу мөмкинлеген, музыка язарга хаклы булуны штык белән даулый.»
РСФСРның атказанган артисткасы Ф. Ильскаяга язган хатында ул сугышның кырыс мәктәбен үтүен телгә ала да, болай ди: «Кадерле дусларым, мин хәзер өстебезгә ябырылып килгән фашистлар чумасын юк итү өчен, башка ватандашларым кебек үк, сезнең белән кулга-кул тотынып эшләү теләгемне вакытлыча читкә куеп торам». Биредә, фронтта, Фәрит бер генә минутка да музыканы исеннән чыгармый. Ул хәтта туп гөрселдәүләрен дә көчле героик симфония итеп ишетә. «Шайтан алсын музыка турындагы иллюзияләрне! Чын музыка биредә 16 тавышлы контрапункциягә \ ан-самбль булып кушылып, «катюша- лар»иың... бергә гөрселдәвендә. Шушы гомуми симфония астында без Гитлер башкисәрләренең көлен күккә очырдык. Мин мондый симфонияне үз гомеремдә музыка әдәбиятының берсендә дә, бер мәртәбә дә очратканым юк әле» (1943 елның 31 июлендә язылган хатыннан).
Фәрит Яруллинның безгә килеп җиткән иң соңгы сүзләре шулар булдылар.
1943 елның көзендә укчы взвод командиры лейтенант Яруллинның гомере өзелә. Әле чәчәк ата гына башлаган яшь талант явыз дошман кулыннан һәлак була. Ләкин ул
1 Контрапункт — берничә аерым көйләрнең бер үк вакытта, бер-берсенә килешле рәвештә яңгыравы.
совет халкының җиңүенә ышанып үлә. Рус халкын, ди ул, «күтәрелергә мәҗбүр итүчеләргә зур көенеч, бәхетсезлек булыр. Юлбасарларны бернинди оялар да яшереп, коткарып кала алмас... Эттән туган нәрсә, ерткычтай ябышып, тырмашып калырга маташа, ләкин безнең кешеләр барлык ерткычлардан көчлерәк».
Фәрит Яруллинның һәлак булуыннан соң ике ел да үтми, бөек большевиклар партиясе җитәкләгән совет халкы, азатлык сөюче барлык прогрессив кешелек белән бергә, җиңү тантанасын бәйрәм итә һәм хак эшнең җиңүе өчен изге көрәштә һәлак булган батырларны зур хөрмәт белән искә ала.
Үзе үлсә дә үз Ватанын, үз халкын сөйгән, актык сулышына кадәр үзенең сәнгате белән халыкка хезмәт иткән патриот Фәрит Яруллин- ның исеме халык телендә яши. Бүген кешелекнең явыз дошманнары — Америка-Англ ия империалистла
ры яңа сугыш уты кабызырга, тагы кан, яшь түгәргә кара көчләрне туплаганда, халыклар тынычлыкны яклап күтәреләләр. Алариың исеме легион. Шул легион сафында Фәрит Яруллин да бар. Аның тормышка кайнар мәхәббәт белән тулы, матур тыныч хезмәтне, азат тормышны данлаган, шул шат хезмәтле якты тормыш өчен көрәшергә өндәгән онытылмас җырлары бүген дә көчле яңгырыйлар.