Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘДӘ ФОРМАЛИЗМГА КАРШЫ


Моннан байтак еллар элек тәрҗемәдә формализм бик көчле иде. Оригиналның барлык элементлары никадәр тулырак копияләнеп алынса, тәрҗемә шулкадәр яхшырак була, дип уйлаучы тәрҗемәчеләр бар иде. Алар хәтта татарчадан кире русчага тәрҗемә итеп карыйлар иде: әгәр, кире тәрҗемә иткәч, сүзгә сүз русчасы килеп чыкса, бу тәрҗемә яхшыга санала иде. Мондый ялгыш карашта торучы тәрҗемәчеләрнең фикеренчә, оригиналның хәтта өтеренә дә ‘кагылырга ярамый иде: оригиналда өтер кай урында торса, татарчада да ул шул ук урында торырга тиеш иде. Бу тәрҗемәчеләр, татар синтаксисының рус синтаксисыннан принципиаль рәвештә аерылуын белмәгән кебек, җөмлә фикерне аңлату өчен бер форма гына икәнен төшенмәгән кебек, оригиналның формасына табындылар. Әгәр болай формага табыну нәтиҗәсендә мәгънәне аңлау кыенайса, яисә мәгънә буталса, бу формалист тәрҗемәчеләрнең моңа бер лә исләре китмәде. Чынлап та, җөмлә сүзгә сүз копияләп алынган, хәтта өтерләренең дә урыннары оригиналдагыча, димәк, оригиналның җөмләсен бозуда гаепләргә һич урын юк. Шулай булгач, мәгънәнең томанлы булуында тәрҗемәче гаепле түгел, ә татар теле үзе гаепле. Янәсе, татар теле ярлы тел, ул тирән мәгънәләрне бирә алмый. Формалист тәрҗемәче үзенең булдыксызлыгын әнә шулай татар теленә сылтый иде.
Иптәш Сталинның тел гыйлеме турындагы геииаль өйрәтмәсе барлык формалистларның тез астына бик каты сукты, һәр телнең үзенә генә хас эчке законнары бар, тел әнә шул үзенең эчке законнары буенча яши, үсә, шушы законнар аның грамматик төзелешен, аның спецификасын билгелиләр.
Әгәр формалист тәрҗемәче берәр әсәрне татар теленә яхшылан тәрҗемә итә алмаган икән, моңа татар теле гаепле түгел, ә татар теленең специфик законнары белән сана-шырга теләмәгән формалист тәрҗемәче үзе гаепле.
Хәер, бездә хәзер андый карашта торучьь әшәке формалистлар юк шикелле. Шуңа карап, бездә формаль тәрҗемә бетте дип әйтергә мөмкчн- ме? һич! Безнең тәрҗемә практикасында яшәп килә торган механик тәрҗемә шул формализмның бер күренеше түгелмени? Механик тәрҗемәче оригиналның синтаксисына табынмыймыни? Җөмлә адекватлыгы дигән булып, мәгънәне корбан итмимени? Әлбәттә, бүгенге формалист татар телен ярлылыкта гаепләми, һәрхәлдә ачыктан-ачык шулай дип әйтергә базмый, ләкин аның тәрҗемәләрендә татар теле чыннан да бик ярлы, бик мескен бер тел булып кала. Тагын шул кадәресе бик сәер, үзе хикәя язганда, ул телгә аптырамый, татар теленең «ярлылыгыннан» да зарланмый, кирәкле сүзләрне дә таба, җөмләләрне дә дөрес төзә, ә тәрҗемәгә тотынды исә, аның телгә осталыгы әллә кая китә: ул татар телен бөтенләй оныта, тәрҗемә «жаргоны» белән яза башлый.
Бу хәл яшьләрдә дә, «картларда» Да бик еш очрый. Яшьләрдә бу, әлбәттә, формализм түгел, ә тәҗрибә-

J09
ссзлек. Осталык җитмәү аркасында, яшь тәрҗемәче оригиналның синтаксисына колларча иярә, үз ана теле законнары нигезендә фикер йөртәсе урында, рус теле законнары нигезендә фикерли башлый. Моңа, бәлки, татар әдәби телен җитәрлек яхшы белмәү дә сәбәп була торгандыр. Ә «картлар», тәҗрибәлеләр, ни өчен формализм элементларыннан арына алмыйлар? Алар аңлы рәвештә формалистик карашта торалар дип уйларга мөмкинме? Безнеңчә. алай дип уйлау дөрес булмас кебек. Күрәсең, бу очракта да о с- т а л ы к җ итмә ү билгеле бер роль уйный торгандыр. Аннары, уй-ланып, эзләнеп, чокчынып тәрҗемә итүгә караганда, сүзен сүзгә, җөмләсен җөмләгә «аударып» бару ансатрак та. тизрәк тә. Чынлап та: рус җөмләсенә «төрелгән» бер фикерне татарча ниндирәк җөмлә белән әйтсәң. яхшырак, дөресрәк, матуррак, гатарчарак булыр икән дип, уйланып торганчы, рус җөмләсендәге сгзләрнен • беренче мәгънәләрен алып, бер-бер артлы төзеп бару, әлбәттә, ансатрак. Димәк, убезнен кайбер тәрҗемәчеләребез тәрҗемәне иҗат эше итеп санамыйлар, ә кайберләре ана хәтта җиңел кәсеп итеп карыйлар.
Формаль тәрҗемә методы ?\әзерге заманда гражданлык хокукыннан мәхрүм ителгәнгә күрә, «кычкырып торган» формалистик тәрҗемәләр хәзер безнең әдәбиятта юк диярлек. Ләкин иҗади тәрҗемә исеме астына яшеренгән формаль тәрҗемә һаман яшәп килә. Дөресрәк әйткәндә, формаль тәрҗемәнең аерым элементлары яшәп килә. Кайбер тәҗрибәле генә иптәшләр дә әле һаман формализм моментларыннан котылып бетә алмыйлар. Мәсәлән, әгәр русчада <ушел в него (в письмо) как в сказочный сон» диелгән икән, аны инде, әлбәттә, «әкияттәгечә йокыга ;умгаидай шул хат эченә чумды» дип тәрҗемә итәргә кирәк; әгәр оригиналда: «произвела впечатление женщины прочной во всех отношениях» дип язылган икән, татарча ул ит:де, әлбәттә, «һәр яктан да ныклы оулган хатын тәэсиреп калдырды» булырга тиеш; немой разговор» икән, ул инде «ишарәләр белән сөйләшү» түгел, ә «телсез сөйләшү» була; «...вода бухты отражала в себе... что-то глубокое, тонкое и прекрасное» диелгән булса, шушы контекстка ярашлы буяулар эзләп торуның кирәге юк, ә туп-туры «бухта суында... ниндидер тирән, нечкә һәм гүзәл нәрсә ямьле чагыла» дип тәр: җемә итү белән канәгатьләнергә мөмкин.
1\ем соң ул шулай тәрҗемә итүче? Бәлки, ул «теле чыгып җитмәгән» берәр яшь язучыдыр? Юк, әдәбиятта күптән эшләп килүче иптәш Газиз Иделле шулай дип тәрҗемә иткән. Тәрҗемә методы буларак, формализм бервакытта да яхшы-лыкка алып бармады һәм алып бармаячак. Формалистик тәрҗемә методы әсәрне зәгыйфьләндереп, көчсезләндереп, аны бөтен матурлыгыннан мәхрүм итә торган метод,— кыскасы, әсәрнең җанын ала торган метод.
Әлбәттә, Газиз Иделлене аңлы рәвештә формалистик метод б)елән тәрҗемә иткәндер дип булмый. Иделленең бервакытта да тәрҗемәдә формализмны яклап чыкканы юк. Ләкин аның тарафыннан тәрҗемә ителгән «Бәхет» романы (П. Павленко әсәре) нәкъ менә шушы формаль тәрҗемәнең бер үрнәге бу-ла ала. Романның татарчасы шактый авыр укыла, кат-кат укымыйча, кайбер урыннарын аңлап та булмый; җөмләләрнең күбесе татар җөмләләре түгел, ә русчадан механик рәвештә күчерелгән җөмләләр. Телендә татарчага хас «буяулар», татарчага хас тасвирлау чаралары бөтенләй юк. Нәтиҗәдә әсәрнең матурлыгы югалган, укучының күңелен дулкынландыра торган эмоциональ көче беткән; чылтырап агып торгап чишмәнең тирә-ягыидагы талларын кисеп ташлагач, чишмә ничек кипсә, чишмә дымына «сыенып» үскән үләннәр, чәчәкләр ничек корыса, монда да, сүзләрпс, җөмләләрне формаль рәвештә тәрҗемә итү аркасында, оригиналның матурлыгы сулган, тәэсир итү көче беткән.

101
Бу тәрҗемәнең ялгышлары да мәсьәләгә формаль караудан килеп чыккандыр кебек. Мәсәлән:
Сдавай свои рекорды, Дружище старый год, Веселый октябренок Сменить тебя идет.
Тәрҗемәсе:
Үз рекордларыңны тапшыр, Дустыбыз син, иске ел, Күңелле октябреноклар, Алмаштыра сине — бел.
Нигә «октябреноклар?» «Октябренок» ны «октябреноклар» белән алмаштыру аркасында нинди мәгънәсезлек килеп чыгуын тәрҗемәче сизмимени? Әллә ул, «мәгънәгә» игътибар итмичә, сүз генә, форма гына тәрҗемә иткәнме? Автор бит «октябренок» дип яңа елны атый. Бер елда ике, яисә әллә ничә яңа ел булмау сәбәпле, «октябренок»ны «октябреноклар» белән алмаштырырга тәрҗемәченең хакы юк.
Формаль методның тагын бер хәтәр ягы шунда, аның белән «коралланган» тәрҗемәчеләр кайвакыт «яхшы» гына тәрҗемәләр дә биреп куялар.
«Яхшы» тәрҗемә булгач, аның нәрсәсе хәтәр соң? дип сораулары мөмкин. Аңлатыйк: тәрҗемә аңлашыла торган булса, андый тәрҗемәне бездә яхшы тәрҗемә дип санаучылар бар. Чынлап та, «аяк-кулың- ны» сындырмыйча шома гына укып бара алсаң, текстның мәгънәсен аңласаң, шуннан артык тагын ни кирәк?! Акны кара дип тәрҗемә итмәгән, оригиналдан сүзгә сүз күчерелгән сүзләрне, бәргәләп-сукка- лап булса да, татар җөмләсе эченә сыйдырып бара алган. Дөрес, ул җөмләләрнең күбесе татар колагына ятрак булып ишетеләләр, таралып китәм-китәм дип, көч-хәл белән генә эләгеп торалар, ә кайберләре (хәтта байтагы!)* киресенчә шактый оста «җилемләпгән» безнең әрсез синтак-сисыбыз ярдәмендә әйбәт кенә «ны-гытылган», ә иң мөһиме — аңлашыла. Шуннан ары тагын инде ни кирәк?
0 оригиналдагы матурлык? (Хикәя, роман матур әдәбият әсәре бит ул!) Ә оригиналдагы үзенчәлек, интонация, темперамент? Бу сыйфатлар бирелгәнме? Кыскасы, оригиналның «җаны» сакланганмы, әсәр салкын күләгәгә әйләнмәгәнме? Кызганычка каршы, мондый хәлдә һәрвакыт диярлек оригиналның матурлыгы, эмоциональ көче, энергиясе беткән була, яки бетә язган була. Формаль тәрҗемәнең хәтәр ягы нәкъ менә шушында. Үзе яхшы да төсле, оригиналына охшый да шикелле, кыскасы — дөрес копиялән- гән, ә укып чыксаң, оригиналын укыганда алган тәэсирнең яртысын да ала алмыйсың.
Фикеребезне тулырак аңлату өчен, бер гади мисал китерик. Сезнең барыгызның да бөек художникларның рәсемнәреннән алынган копияләрне күргәнегез бардыр: мәсәлән, Айвазовскийның атаклы картиналарыннан копияләнгән давыллы диңгез күренешләрен, Шишкиннан копия-ләнгән нарат урманы, арыш басуы күренешләрен клуб, ашханә стеналарында очратырга мөмкин.
Карап торасың, әйбәт кенә эшлән-гәннәр: оригиналларына охшыйлардыр кебек. Ләкин менә сез карап- карап тордыгыз да күңелегездә ниндидер канәгатьсезлек сизә башладыгыз. Ник алай? Ни булды? Ә менә нәрсә булды: сез ал арның тик салкын копияләр генә булуын, оригиналның шигыриятеи бирә алмауларын һәм, димәк, оригиналдан бик ерак торуларын сизеп алдыгыз. Тәрҗемәие укыганда да шундый ук хәл: «охшый» торган тәрҗемәләр күп вакытта оригиналның салкын копияләре генә булалар.
Безгә әйтерләр, копия инде бервакытта да оригиналның үзе кебек була алмаячак, диярләр. Бик дөрес! Әмма оригиналга бик якын торган, оригиналның «йөрәк тибешен» бирә алган, укыгач, оригиналны укыгандагы кебек, әсәрләнеп була торган көчле тәрҗемәләр бездә юк түгел. Димәк, «копияләү» белән копияләү арасында аерма бар икән. Нәрсәдә соң бу аерма? Нигә берәү — «үле» тәрҗемәләр, ә икенче берәү «җырлап тора торган» әйбәт тәрҗемәләр эшли ала? Бу ике төрле тәрҗемә арасындагы чикне, киртәне ипчек атлап үтәргә? Ничек итеп «үле»не «җаплы»га әйләндерергә?

Без монда әдәби осталык мәсьәләсенә килен терәлдек.
Мисал китерик: бер столяр урындык ясый, балта сабы ясый; икенче бер столяр шушы ук агачтан сәнгать әйберләре уеп эшли: берсе гади столяр, икенчесе. Кола Брюньон кебек. столяр-художник, — агачка «жан» өрә белә, аның кулында агач, балавыз кебек, теге төскә дә. бу төскә дә керә.
«Үле» тәрҗемә белән «җанлы» тәржемә арасында аерма тәрҗемәчеләрнең әдәби осталыгыннан килә. Тәржемә принципларын белүдән яисә белмәүдән түгел, юк, ә тәрҗемәченең әдәби осталыгы ни дәрәҗәдә булудан килә. Шушылай дип әйтүебез белән без принципларны, төрле кагыйдәләрне әһәмиятсез, кирәксез нәрсә итеп чыгармыйбызмы? Әлбәттә, юк. Принциплар, кагыйдәләр. гомумән теория, дөрес файдалана белгәндә, тәрҗемәченең кыен юлында якты маяк булып хезмәт итә. Ләкин йорт салу өчен, елга аркылы күпер салу өчен геометрия принципларын, кагыйдәләрен белү генә җитмәгән кебек, дөрес тәрҗемә итү өчен дә тәрҗемә принципларын белү генә җитми. Порт салучы, күпер салучы инженер, геометрияне яхшы белүдән тыш, төзү эшләренең принципларын яхшы белүдән тыш, тагын әле төзү материалларының барлык серләрен белергә тиеш, төзү материалларыннан оста файдалана белергә тиеш.
Димәк, һәрбер эштә осталык кирәк. Ләкин без тәрҗемә принциплары турында бик күп киңәшсәк тә, тәрҗемә итү осталыгы турында, әдәби осталык турында бер дә киңәшеп караганыбыз юк. Тәрҗемә эшендә төзү материаллары ролен уйный торган үзебезнең әдәби телебезне өйрәнмибез. Әллә сез формаль тәрҗемәче принципларны белми дип уйлыйсызмы? Ник белмәсен, белә. Принципларны өйрәнү әлләни кыен эш түгел, ә осталыкка өйрәнү — менә бусы бик кыен эш.
Телебезне өйрәнмибез дигәч, искә төште: хәтта үзебезнең «күңел сан-дыгындагы» сүзләр запасыннан да без тулысымча файдалана белмибез. /Мәсәлән, кайсы тәрҗемәченең телендә сез менә шушындый фразаларны очрата алырсыз икән? Утка баскан кебек йөри, авыз суы корды, ала кар вакыты җитте, аяк терәп каршы тора, дөнья басты инде үзен, аты коргыры, бик комагай, аяклы каза, үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын, бизәнү-ясану, безнең бил буылган, баш бирәсе килми, зиһен чуалу, болытлап тору, гайрәтләнү, канга тоз салу һәм башка, һәм башка... мондый сүзләрне тәрҗемәдә түгел, оригинал әсәрләрдә дә бары тик Фатих Хөсни хикәяләрендә генә очратып була. Бу бит инде татар теленең үз байлыгы, ә ул байлык, күмелгән алтын кебек, файда- сызга словарьларда җыелып ята, ә тәрҗемәчеләр шул ук вакытта татар теленец «ярлылыгыннан» сукраналар. Димәк, словарьларда күмелеп ята торган хәзинәне казып чыгарып, аны әдәбият практикасына кертеп җибәрү, анардан файдалану бурычы тора икән. Әгәр тәрҗемәчеләребез телебезнең чиксез бай хәзинәсен тулысынча файдаланырга өйрәнсәләр, «татар теле ярлы тел» дип, урын- сызга сукранмаслар иде.
•Аннары, тәрҗемәчеләр телебездәге мәкальләрдән, әйтемнәрдән, төрле «канатлы сүзләр»дән җитәрлек фай-даланмыйлар. Ә бит урынлы кыстырып җибәрелгән тапкыр мәкаль телнең колоритына өстәмә бер буяу булып төшә. Әйтә белеп әйтелгәндә, бер үткен мәкаль әллә ничә битлек гади тасвирны алыштыра ала. Кайвакыт, образный характерын ачып җибәрү өчен, бер мәкаль әллә нихәтле ярдәм итә. Мәсәлән, М. Горький- ныи «Фома Гордеев» исемле романындагы купец Маякин яшь Фомага бер тапкыр болай ди: «Ты еше щенок, басом лаять!» Берничә сүздән торган шушы үткен әйтем Маякиипыц характерын ача да сала.
/Мәкальләрне, әйтемнәрне ничек тәрҗемә итү мәсьәләсенә килгәндә, безгә рус тәрҗемәчеләренең бай практикасына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Алар гадәттә мәкальләрне, әйтемнәрне туп-туры тәрҗемә итәргә тырышалар. Әгәр, мәсәлән, Сөләйман Стальский: «Бауның—• озыны, сүзнең кыскасы яхшы» дип

103
әйткән икән, бу мәкальне руслар туп-туры тәрҗемә итәләр, чөнки, беренчедән, туры тәрҗемә иткәч тә аның мәгънәсе югалмый; икенчедән, т\ры тәрҗемә итү белән Сөләйман Стальскийиың тел үзенчәлеге саклана. Без дә рус мәкальләренең бик күбесен, ягъни халыкның көнкүрешеннән, эш-хезмәт шартларыннан алынганнарын, туп-туры тәрҗемә итә алабыз. Мәсәлән, аракы керсә, акыл чыгар, башы барга бүрек табылыр, казаныңда ни, кашыгында шул кебек мәкальләр русчада да, татарча да бер үк мәгънәне аңлаталар. Димәк, аларны туп-туры тәрҗемә итеп була.
Дини гадәт-гореф, дини бәйрәмнәр белән бәйле булган мәкальләрне күп очракта туры тәрҗемә итеп булмый. Мәсәлән, Островскийның «Не всё коту масленица» дигән пьесасын «Ата мәчегә һәр көн бәйрәм булып тормый» дип тәрҗемә итү дөрес булмас иде. . Шулай ук «Ни богу свеча, ни чорту кочерга» дигән әйтемне дә туры тәрҗемә итеп, мәгънәсен биреп бетерүе кыен. Мондый очракта, бу мәкальләрнең мәгънәсенә якын торган татар мәкальләрен алырга туры килә.
Әдәби осталыкка өйрәнү мәсьәләсе — яшь тәрҗемәче каршында торырга тиешле мәсьәләләрнең иң әһәмиятлесе. Ләкин без бу мәкаләбездә әдәби осталыктан сабак би-рергә җыенмыйбыз, шуңа күрә, әдәби осталыкны өйрәнү мәсьәләсен көн тәртибенә кую белән чикләнәбез дә, баштагы фикергә кайтып, шуны әйтәбез: формаль тәрҗемә сукмагыннан йөрүче кеше бервакытта да яхшы тәрҗемә бирә алмаячак.
Формаль тәрҗемәнең хәтәрлеге аның яхшы тәрҗемәгә охшаган булуында икәнлеген әйткән идек. Чынлап та: формаль тәрҗемә редакторны да, рецензентны да, укучыны да алдарга тырыша: карагыз, мин охшаган бит, ди. Кайбер җирләремне юнгалап, шомарткалап җибәрсәгез, мине оригиналдан бөтенләй аера алмассыз, ди.
Менә рецензентлар, редакторлар юн га л а р га тоты н а л а р. Нәти җә дә менә шушындыйрак бер нәрсә килеп чыга:
«Балалар колониясенең җитәкчесе — сәер күпертелгән (!) чәчләренә кәгазьдән ясалган һәм алтынга буялган ай беркетелгән (!), көчле һәм текә билле (!) бер кыз иде.
— Немецлар концлагереннан ике тапкыр качкан кыз ул,— диде, бөтенесен дә белеп торучы Цимбал.
Кыз артыннан унөч яшьләр чама-сындагы бер малай биеп бара. Аның уң кулы юк. Ул таулы булып киенгән, каралтылган мамыктан мыеклар ясап ябыштырган. Башында — тиен тиресеннән булган иске муфтадан тегеп эшләнгән папаха, өстендә — йонлач җәймәдән җайланган бурка.
Аның артыннан — өстендәге ак халаты кесәсеннән бик кызык булып стетоскоп күренеп торган, башына кызыл тәреле ак колпак кигән алты яшьлек нәни генә бер «доктор» атлап бара. «Доктор»ның борынына пыяласыз күзлек беркетелгән (кнопка беләнме, кадак беләнме?) һәм бу аңа чыннан да ниндидер галимнәр төсен биреп тора иде.
«Доктор» артыннан бүтәннәре ияреп баралар. Алар арасында — марля һәм тимер чыбыклардан эшләнгән, кызыл стрептоцидка буялган канатлы күбәләк кыз, шакмак-шак- мак бизәкле киндер юбка һәм чабаталар кигән «Рязань хатыны», коленкор итекләр кигән «танкист», ни өчендер мыеклы итеп эшләнгән агач атка атланган, кызыл лампаслы кыска чалбар кигән «Дон казагы», шоколад төрә торган көмешле кә-газьдән ясалган хәрби киемдә «Александр Невский» бар иде.
Болар бөтенесе шундый тәэсирле, шундый сөекле һәм шундый фәкыйрь иде ки, ниндидер гаҗәп көчле шатлык хисләреннән елап җибәрәсе килә иде».
Бик дөрес. Бу тәрҗемәне укыгач, оригиналны кызганып, чынлап та елап җибәрәсе килә.
«Бәхет» романы менә шундый стиль белән тәрҗемә ителгән. Г. Иделле һәр җирдә сүзгә сүз дөреслекне сакларга тырыша, тексттан читкә чыкмый, бик күп җөмләләрне туп-туры копияләп ала, инде моннан да гаделрәк, моннан да дөресрәк тәрҗемәиең булуы да мөмкин
104
түгелдер кебек. Ләкин бу «гадел», «дөрес» тәрҗемәнең күп кенә урыннары татар колагына бөтенләй ят булып ишетелә. Мәсәлән, «сәер күпертелгән, ail беркетелгән чәч», «текә билле кыз»...
Без яшь чакта кызлар нечкә билле. зифа буйлы була торганнар иде. Хәзергеләрен белмим — нинди булалардыр.
.Аннары, «докторның борынына беркетелгән пыяласыз күзлек», «марля һәм тимер чыбыклардан эшләнгән, кызыл стрептоцидка буялган канатлы күбәләк кыз»...
Тимер чыбыктан эшләнгән, кызыл стрептоцидка буялган кызларны күргәнебез юк. Андый кызлар тәрҗемә романнарда гына яшәсәләр яшиләрдер.
Бу тәрҗемәне укуы кыен, аңлавы читен, ә матурлык турында биредә инде сүз кузгатырга да урын калмаган. Юк матурлык’.
Мисалларны гел «Бәхет» романыннан гына китергәч, формалистик кимчелекләр бер «Бәхет» романын да гына икән, бүтән тәрҗемәләрдә алар юк икән дип уйлый күрмәгез. Менә сезгә тагын бер формаль тәрҗемә үрнәге — бусы инде шигырь өлкәсеннән:
Ничектер һәм нидер без укыган һәммәбез дә аз-маз; шуңарга Шаккатыру тәрбия ягыннан Читен түгел, шөкер ходага. Онегиным, уенча күпләрнең (Бик каты һәм кискен хакимнәрнең) Укымышлы егет, тик педант. Бар аңарда уңай бер талант; һәрнәрсәгә өстән кагыла ул, Иркен тотып үзен сүзендә; Я күп белгән галим төсендә, Зур бәхәстә дәшми тик кала ул; Сөйли утлы эпиграммалар, Елмайсын, дип, кинәт дамалар.
Аилашыламы? Әйе, аңлашыла. Оригиналына охшаганмы? Әйе, бераз охшый да шикелле. Ә үзе ничек? Үзе «үле» туган. Тәрҗемәче, оригиналның «җанын» суырып алган да, безгә — сөякләре шалтырап тора торган салкын скелетны шигырь дип (Пушкин шигыре дип!) тәкъдим итә.
Әлбәттә, лириканы тәрҗемә итү бик кыен. Чәчәктән хуш ис ничек аңкыса, «Евгений Онегин»нан лирика шулай айкый. «Евгений Опегин»- ны тәрҗемә итү өчен, югарыда китерелгән строфадагы кебек, шигырьнең, эчтәлеген егыла-тора сөйләп чыгу гына җитми, аның әнә шул «хуш исен», шпгыриятен бирә белергә кирәк. Шигыриятне бирә белү өчен, осталык, осталык һәм тагын бер тапкыр осталык кирәк!
«Евгений Онегин»да яхшырак эшләнгән строфалар да бар. Менә шу- ларның берсе:
Килеп җиткәч Евгенийга шаулл Яшьлек чагы менә бер заман,— Нечкә сагыш һәм өметләр чагы, — Чыгарылды monsieur алардан һәм Онегин чын иреккә чыкты, Соңгы форма белән чәч кыркытты, Лондон Dandyc күк киенде, Җәмгыятькә керде ул инде. Французчаны ул бик яхшы белә, Дөрес яза, дөрес сөйли ул, Мазурканы җиңел бии ул, Башын ия белә иркен генә;
Тагын нәрсә? Карар бирделәр: Ул акыллы, чибәр,—диделәр.
Бусы инде бөтенләй үк «үле» тумаган. Бусының әле «йөрәге тибә». Бөек шагыйрь салып калдырган утның җылысы сакланган.
Әлбәттә, яхшы тәрҗемәләрдә дз формализм элементлары була. Ләкин аерма шунда: «Бәхет» тә формалистик хаталар бнтләп-битләп очрыйлар, бөтен бер система төсен алып торалар, ә яхшы тәрҗемәләрдә алар, бодай басуына килеп кергән чүп үләне кебек, аерым-аерым җөмләләр рәвешендә генә булалар.
Мирсәй Әмир тарафыннан тәрҗемә ителгән, әйтергә кирәк, нигездә яхшы тәрҗемә ителгән, «Сакен язы»п алыйк (Г. Гулиа әсәре). Әмир, Гулианың стиленә хас үзенчәлекләрне, мәсәлән, әсәрнең юморын сакларга тырышып, формализмнан качып, татар теленең үз байлыгын киң файдаланып, тәрҗемә иткән. Шуның аркасында ул, татарча язылган хикәяне укыган кебек, иркен укыла торган матур тәрҗемә бирә алган. Әгәр Гулиа, әйтик, бу әсәрен татарча язса, бәлки, әнә шундыйрак бер хикәя килеп чыккан булыр иде.
Ләкин менә шушы яхшы тәрҗемәдә дә кайбер формалистик элементлар, рус җөмләсен туры копияләп алулар белән очрашырга туры килә. Мәсәлән: «Ләкин ике рәт булып тезелгән таза һәм ап-ак тешлә
105
ре...» Мирсәй-тәрҗемәче рус җөмләсен әнә шулай копияләгән; ә Мир- сәй-язучы шул ук җөмләне менә болайрак төзер иде: «...ике рәт булып тезелеп торган ап-ак, тап-таза тешләре...» Рус җөмләсе белән язарга, рус җөмләсе белән сөйләшергә өйрәнгән кайбер кешеләр: бу бит инде вакчыллык, бу бит бәйләнү! диярләр. Юк! Әдәби хезмәттә вагы да, эресе дә, - барысы да әһәмиятле. Саф татарча әйтергә мөмкин булган җирдә ник рус җөмләсен копияләргә? Мәсәлән, Әмирхан Еники «Байрак йөртүчеләр» романының тәрҗемәсендә, мондый җөмләләрне саф татарча итеп эшләгән. Мәсәлән: «Ул алар яныннан шундый кып-кызыл, тап-таза егет булып үтеп баруы өчен оялды». Дөрес тә, матур да.
Мирсәйгә кайтыйк. «Никуала үзе турында: инде миңа матур һәм ачык чырайлы бер кызны алырга бик вакыт дип уйлап куйган иде». Тагын рус җөмләсен копияләү. Нигә, татарча итеп: «ачык чырайлы бер матур кызны» днп әйтмәскә? «Сергей ачулы һәм кәефе киткән Дарья Ники- тишнаны шарабанга кадәр озатып куйды». («Сергей кәефе киткән ачулы Дарья Никитишнаны шарабанга кадәр озатып куйды» дисәк, татар- чарак булыр иде.) Бу кимчелек, ягъни, җөмлә членнарын һәрв.акыт рус җөмләсендәге тәртип буенча тәрҗемә итәргә тырышу — барлык тәрҗемәчеләрдә дә очрый. Кайберәүлә- ре хәтта шулай тәрҗемә итүне принцип итеп алалар. Моны да формализм калдыгы итеп санамыйча мөмкин түгел. Әлбәттә, әгәр членнарны урыннарыннан күчерү аркасында мәгънәгә зарар килсә, ул чакта башка мәсьәлә.
Рус җөмләсенең бүтән элементларын копияләп алу фактлары да бар. Мәсәлән, рус җөмләсендә ярдәмче элемент рәвешендә килгән син. мин, үзең һ. б. алмашлыклар татар җөмләсе өчен күп вакыт бөтенләй кирәкми торган булалар. « — Шулай, Сергей Тимофеевич, үзең килеп бик яхшы иттең әле син, без синең белән хәзер барлык көнкүреш мәсьәләләрен хәл итеп ташларбыз». Беренче «син»нең һич кирәге юк, чөнки аңаран алдарак килгән «иттең», «үзең» сүзләрендәге тартым кушымчалары сүзнең кем турында баруын болан да ачыклыйлар.
« Д у л к ы н л а н га н, яңа к л ары а л с у - ланган Анфиса абыен коча, үзенең. кайнар иреннәре белән аның яңакларын үбә иде». Татарда күбрәк яңактан түгел, биттән үпсәләр дә, җөмлә яхшы, дөрес, әмма үзенең сүзе артык, чөнки и р с н н ә р е сүзендәге «е» кушымчасы «үзенең» сүзен алыштыра.
Аннары рус җөмләсендәге «һәм» теркәгечен копияләү мәсьәләсен алыйк. «Алар өчкә бөгелеп, башларындагы бүрекләрен салалар һәм (ник «да» түгел?) кояшта янган ябык кулларын сузалар». Татар теленең рус теленнән шундый бер артык җире бар икән, ягъни «һәм»не «да-дә» белән алыштыру мөмкинлеге бар икән, ник ул артыклыктан файдаланмаска?
Яхшы тәрҗемәләр рәтенә, ягъни формализм бәласенә юлыкмаган, татарның үз әдәби теле белән тәрҗемә ителгән әсәрләр рәтенә О. Гончарный «Байрак йөртүчеләр» романын (Әмирхан Еники тәрҗемәсе икәнен югарыда әйткән идек) һәм Бабаевскийның «Алтын йолдыз ка- валеры»н (Афзал Шамов тәрҗемәсе) күрсәтергә кирәк.
Бу тәрҗемәләр бүтән тәрҗемәләрдән, әйтик «Бәхет» тәрҗемәсеннән, ни белән аерылалар соң? Бу тәрҗемәләр «үле» тәрҗемә түгел. Шуның белән аерылалар, алар оригиналга охшау белән генә, оригиналны копияләү белән генә чикләнмиләр, ә оригиналның «йөрәк тибешен», матурлыгын, музыкасын, пафосын бирәләр. Аларны укыганда абына-сөр- тенә, ачулана-ачулана укымыйсың. Аларның эчтәлеге, идеясе, рус оригиналындагы кебек үк, гүзәл формага төренгән, һәм менә шушы гүзәл форма әсәрнең идеясен тирәнрәк, тулырак аңларга ярдәм итә.
Эчтәлек белән форманың бер-беренә ни дәрәҗәдә тыгыз бәйләнгән булуын, югары идеяле эчтәлекнең гү^ зәл формадан башка яши алмавын, зәгыйфь, ярлы форманың эчтәлекне дә зәгыйфьләндерүен, ярлыландыруын тәрҗемә эше бик ачык күрсәтә.

Матур әдәбият әсәренең формасын телгә генә кайтарып калдыру, әлбәттә, дөрес түгел. Сюжет, фабула, композиция һәм башка элементлар матур әдәбият әсәрендә бик зур роль уйный. Ләкин тәрҗемә әсәрдә гел мәсьәләсе хәлиткеч рольне уйный. Тәрҗемә әсәргә яңа форма — милли форма кидертелә (рус телендә сөйләшкән китап татар телендә сөйләшә башлый). Әгәр бу форма үзенең эшләнеше, дөреслеге, төгәллеге, матурлыгы белән элекке формасыннан түбән торса, икенче төрле итеп әйткәндә, тәрҗемәсенең теле оригиналының теленнән начаррак, зәгыйфьрәк булса, әсәрнең эчтәлегенә һәм. димәк, әсәрнең идеясенә һичшиксез зарар килә. Мәсәлән, полстрочникны алыйк. Ул да бит үзенә күрә тәрҗемә! (Формаль тәр-җемә подстрочникка бик якын тора!) Подстрочникнын формасы ямьсез. таркау, җимерек.— хаос хәлендә. Шуның аркасында аның эчтәлегендә дә хаос. Димәк, тәрҗемә әсәрнең идея байлыгын саклау өчен, аның форма байлыгын (матурлыгын) да сакларга кирәк икән. Чынлап та: ярлы, зәгыйфь, чырайсыз тел белән тәрҗемә ителгән әсәр укучыны дулкынландыра алмый, укучыга үзенең идея байлыгын илтеп җиткерә алмый һәм, димәк, үзенең максатына да ирешә алмый- Бер мисал китерик. Музыка коралында рәтләп уйный белми торган кеше, көйнең схемасын, скелетын чыгара алса да. көйнең бөтен матурлыгын. бөтен бизәкләрен, бөтен гүзәллеген биреп бетерә алмый. Ә оста музыкант, оста җырчы көйне шундый матур, шундый гүзәл итеп бирә ала, тыңлаучы аның уйнавын, аның җырлавын әсәрләнеп, дулкынланып тыңлый. Димәк, форманың матурлыгы, форманың кеше күңелен әсир итә алуы сәнгатьтә зур роль уйный икән. Матур формага төренгән идея кешенең күңеленә тизрәк керә икән. Мәсьәлә менә шушылай теоретик рәвештә куелган чакта, форманың әһәмиятен барлык тәрҗемәчеләр дә аңлыйлар. Әмма практикага күчкәч, формага, телгә җитәр-лек игътибар итмиләр. Нигә итмиләр? Әллә игътибар итәргә теләмиләрме? Форманың әһәмиятен аңлап бетермиләрме әллә? Юк, аңлыйлар- Ләкин күбесенең осталыгы җитми. Балта сабы ясый беләләр, урындык-лар да ясаштыргалыйлар, ә Кола Брюньон кебек, столяр-художник була белмиләр.
Ә менә Афзал Шамов белән Әмирхан Еники иптәшләр художник була белгәннәр. Алар тәрҗемә иткән әсәрләр үзләренең идеяләрен татар әдәби теле белән сөйләп бирәләр. Бер телдән икенче телгә күчерү бу әсәрләрнең идея байлыгына, форма ма-турлыгына һич зыян китермәгән. Китермәгән, чөнки алар русча текстны формалистларча механик рәвештә копияләп алмаганнар. Бу урында өзекләр китермичә булмый. Беренче өзек («Байрак йөртүчеләр» романыннан):
«Кунарга алар бер караңгы чырайлы румынның йортына туктадылар. Аның өе балалар һәм тавык чебиләре белән тулы иде. Хуҗа хатыны кунакларга брынза бирде, өстәлгә түгәрәк кайнар мамалыга1 китереп куйды һәм аны җеп белән кисә башлады. Хуҗа үзе, киндер күлмәктән һәм тар гына итеп тегелгән йон штаннан килеш, тәмәкесез трубкасын авызына кабып, тавыш- тынсыз гына кроватьта утыра. Поч-мактан кунакларга карап торган ба-лаларның кара күзләре елтырыйлар. Аларны, күрәсең, бу билгесез кешеләрнең берәүне дә суймаулары, башкалар төсле үк, көлә һәм мамалыга ашый белүләре гаҗәпләндергәндер. Чөнки алар укыган әлифба китабында бу кешеләр турында «бөтен кешене рәттән суеп чыгалар», дип язылган иде. Хатын балаларга да бер түгәрәк мамалыга ыргытты һәм алар, көнбагыш башын сырып алган чыпчыклар төсле, аңа ябыштылар. Казаков, балаларның кайнар ботканы төелә-төелә ашауларына озак кына карап торды да, кинәт авыр сулап куйды.
— Безнекеләр дә нәкъ шушылар кебек... Кыш көне, Украина буйлап килгәндә, шулай берәр авылга килеп керә идек, бер генә җан иясе дә булмый торган иде. Бары да
I Каты итеп пешерелгән кукуруза боткасы (румынча).
106

107
яндырылып, җимерелеп беткән. Тик жылы көл . өемендә балалар гына казыналар. Шунда җылынган булалар. Сорыйбыз: «Әтиең кайда?» — «Юк». — «Әниең кайда?» — «Юк». Шинельләрне салып ташлыйбыз да көрәкләргә тотынабыз. Землянка казыйбыз үзләренә, сухари калдырабыз, ә аннан... тагы алга, көнбатышка китәбез.
— Бу сугыштан соң, — диде Черныш,— андый хәлләр кабатланмас! Балалар көлдә казынмаслар... Кешеләр, баягы скрипкачы карт төсле, билләрен бөкмәсләр... Бу сугыштан соң барлык кешеләр дә кеше булырга тиеш.
Казаков муенына тәре таккан ябык кызчык янына килде.
— Аңлыйсыңмы син, бөдрә чәч, без нәрсә телибез?..
— Ну шти *...
Казаков кызның башына авыр, кытыршы кулын салды:
— Мамалыганы җеп белән кисүләр бетсен, дибез, төшенәсеңме?
— Ну шти! — дип кабатлады кыз -ачуланып.
— Синең кебекләр ирекле булып үссен, дибез...
— Ну шти... Траяска Романия марә.2 — дип, кинәт кычкырып җибәрде кызчык, аның кара күзләрендә кыюлык елтырап китте.
Хуҗа һәм анын хатыны тиз генә кызны тыйдылар.
— Нәрсә әйтте ул? — дип сорады Черныш.
Хуҗа, куркудан каушап, әлифбада шулай язганнар, дип төшендерде. Кызчык, бүре баласыдай, почмактан күзләрен елтыратып карый иде. Черныш, өстәл яныннан торып, итекләрен шыгырдата-шыгырдата, ишекле-түрле йөреп алды.
— Безнең сугыш бер еллык, ике еллык кына түгел, — диде ул, уйланып.— Безгә дошман армиясен тар- мар итү генә җитми. Безгә менә моның кебекләрне дә агулап өлгергән шовинизм сөременә каршы да көрәшергә туры киләчәк.
— Ну шти?..—диде Казаков.— Жиңсп өйгә кайтышлый, мин бирегә тагын мамалыга ашарга керермен.
1 Акламыйм.
Яшәсен бөек Румыния.
Ишетәсеңме, бүре баласы? Исемең ничек синең? Елена? Шул чакта син, Елена, мине ягымлырак каршы алырсың, дип ышанам...»
Икенче өзек («Алтын йолдыз кавалеры» романыннан):
«Сергей машинадан төште һәм, Федор Лукич белән Ванюшага кулын биреп, саубуллашты.
Сергей китәргә җыенгач, Федор Лукич ана:
— Ах, кара әле! Без синең Каракүзеңне һаман да тапмадык бит әле? — диде. Ул моны шундый тон белән әйтте, — әйтерсең, соңгы көннәрдә Федор Лукич белән Сергей бары шул кызны эзләү белән генә шөгыльләнгәннәр, тик таба алма-ганнар гына иде. — Әмма син кайгырма. Мин аны эзләргә кушармын, һәм барысы да эшләнер. Каракүзне инде табылган итеп сана.
Шуннан соң алар аерылыштылар.
Көнчыгыш ягыннан яшенле яңгыр килә иде. Караңгыланып килгән басулар өстендә күк күкрәгән тавыш ешайганнан-ешайды. Дымсу, авыр, кара болытлар бөтен даланы урал алдылар, шулкадәр түбәнәйделәр һәм, әлегә кап-кайнар булып торган коры җир өстенә ничек килеп ятсаң җайлырак булыр икән дип уйлагандай, ашыкмый гына бер урыннан икенче урынга күчә башладылар. Жил басылды, тынлык урнашты, бу озакламыйча яңгыр ява башлаячагын күрсәтеп тора иде... Зур-зур яфраклы яшь көнбагышлар да, юл буйлап үсеп торган зур-зур алабуталар да, әрекмәннәр дә, үзләренең кызгылт башларын чыгарган тигәнәкләр дә, — барысы да тынып кал-дылар һәм яфракларын болытларга таба бордылар. Яңгыр исен сизеп, кошлар да тынды, һәм бөтен җан ияләре я үзләренең ояларына, я куе үлән арасына кереп яшеренделәр. Тик бердәнбер тургай гына һаман да әле бөтерелә-бөтерелә һавага менә һәм, күк күкрәгән тавыш белән бәхәсләшкәндәй, үзенең ниндидер шатлыклы җырын җырлый иде, ләкин каты күк күкрәгән тавыш ул мәгърур җырчыны да саңгырау латты, һәм тургай җиргә атылып төште, әрекмән яфрагы астына кереп посты. Сергей, тургайны күреп, тук
108
тап калды: соргылт тургай йоннарын тырпайткан, күзен йомган иде.—әллә инде йоклый, әллә инде, кайгылы хисләргә бирелеп, күк күкрәвем тыңлый иде ул».
Алдан ук әйтеп куйыйк. Бу тәр-җемәләрдә дә кимчелекләр бар, хәтта ялгышлар да бар. Югарыда китерелгән өзекләрдә үк төзәтелергә тиешле урыннарны табып була. Мәсәлән, «почмактан кунакларга карап торган балаларның кара күзләре ялтырыйлар» түгел, ә «почмактан, күзләрен ялтыратып, кара кучкыллы пычрак балалар карап тора». Бүтән кимчелекләр дә табарга мөмкин. Афзал Шамов- тан^ китерелгән өзектә дә төзәтеп җибәрәсе бер-ике җөмлә бар, аннары «иде»ләр күп. Ләкин шуңа да карамастан, бу ике язучының тәрҗемәсе чын мәгънәдә яхшы тәрҗемә. Алар текстның, мәгънәсен бирү белән бергә, аның рухын да, аның сулышын һәм темпераментын да бирә алганнар, ә бу исә тәрҗемә өчен бик тә әһәмиятле. Татар телендә язылган әсәрне укыган кебек укый-сың. Бу да бик әһәмиятле, чөнки укучы «моның русчасында ничә сүз, ничә җөмлә икән дә татарчасында ничә икән?» дип тормый; ул аңлашылуга, гомуми тәэсиргә игътибар итә, ә тексттан гомуми дөрес тәэсир калсын өчен, нәкъ менә җөмләләр-нең, сүзләрнең дөрес тәрҗемә ителүе кирәк. Мәгънәсе ягыннан гына түгел, ә эмоциональ яктан, интонация ягыннан, колорит ягыннан дөрес тәрҗемә ителүе кирәк. Ә формаль тәрҗемәчеләр, гадәттә, җөмләнең интонациясенә, темпера-ментына әһәмият бирүдән бигрәк, җөмләдәге сүзләрнең словарь мәгънәсенә, формаль дөреслегенә күбрәк игътибар итәләр, телнең синоним байлыгыннан файдаланмыйлар.
А. Шамов та, Ә. Еники да, мәгънәне бирү өчен кирәк икән, русның бер җөмләсен ике итүдән дә, ике җөмләсен бер итүдән дә тартынып тормыйлар, сыйфат фигыль, хәл фигыль әйләнмәләре белән бирелгән катлаулы җөмләләрне берничә гади җөмлә итеп бирүдән дә тартынмый-лар. Безнеңчә, шулай итүләре белән бик дөрес эшлиләр. Югыйсә, мәсәлән, Л. II. Толстойныц катлаулы җөмләләрен һич тәрҗемә итеп булмас иде.
Ләкин бу фикерне бер яклы аңлап, формаль тәрҗемә килеп чыкмасын өчен, җөмләләрне һәрвакыт кискәләргә кирәк икән, дип уйлау ялгыш булыр иде. Киресенчә, кирәксезгә җөмлә тураклау мәгънәне бозудан башка бернәрсәгә дә китермәячәк. Мөмкин булган җирдә, мәгънәгә зарар килмәгәндә, оригиналның синтаксисын, әлбәттә, сакларга кирәк. Хәлиткеч нәрсә — мәгънә. Мәгънәне дөрес итеп бирү өчен, кайвакыт катлаулы җөмләләрне кискәләргә туры КИЛӘ'.
Кнскәләү нәтиҗәсендә оригиналның стиле бозылмыймы соң? Безгә калса, стиль җөмләне кискәләүдән бозылмый, ә рус теленә генә хас оборотларны механик рәвештә татар теленә күчерергә азапланудан бозыла. Стиль үзенчәлеге мәгънә үзенчәлегеннән килеп чыга, димәк, оригиналны бөтен матурлыгы белән, бөтен оттеноклары белән бирә алгансың икән, стиль сакланган дигән сүз. Мәсәлән, А. Шамов белән Ә. Еники нигездә Бабаевский белән Гончарный, стильләрен саклый ал-ганнар.
Сүзне копияләп, җөмләне копияләп, мәгънә дөреслегенә, стиль дөреслегенә ирешеп булмый, мәгънәдән чыгып җөмлә төзесәк, мәгънә дөреслегенә дә, стиль дөреслегенә дә ирешеп була.
Җөмлә копияләү дигәннән, кайбер тәрҗемәчеләр стиль саклыйм дип, диалогларда җөмлә уртасындагы яисә җөмлә ахырындагы автор сүзләрен урыннарыннан кузгатмыйлар, нәтиҗәдә озын-озын инверсияләр килеп чыга. Ә. Еникида да андый кимчелекләр очраштырга- лый. Мәсәлән, — «Тиздән, тиздән күк күкрәр һәм бу ят җирнең күген бер читеннән икенче читенә хәтле яшен яктыртып җибәрер, — диде Брянский, кулындагы, листовкасын селкә-селкә, ут позициясе буйлап йөргәндә, — Тиздән, тиздән иптәшләр!..»
Афзал Шамов мондый очракларда менә ничек тәрҗемә итә:
«— Каракаш, — диде Семен,—
109
син бу якка таба бармыйсыңмы?
Кыз, оял чан гына елмаеп:
— Шул якка таба барам, — диде.
— Безне Усть-Невинскаяга утыртып кайт, — дип Сергей да сүзгә кереште. — Шундый станицаны беләсеңме?
Кыз, Сергейга кызыксынып карап:
— Беләм, ник белмәскә, — диде».
«Кыз, оялчан гына елмаеп», «кыз, Сергейга кызыксынып карап», — автор әйтә торган бу сүзләр русчада диалог-җөмләнең уртасында бирелгән, ә А. Шамов аларны диалог- җөмләнең алдына чыгарган һәм чыгарып бик дөрес иткән. Шуңа карап, С. Бабаевскийның стиле бозылганмы? Юк, бозылмаган. Чөнки, югарыда әйткәнебезчә, җөмләне механик рәвештә копияләү белән генә стиль саклап булмый, оригиналның стилен дөрес бирү өчен мәгънәнең оригиналдагыча ачык, матур бирелешенә ирешергә кирәк, ә моңа ирешү өчен, русчада ачык, матур әйтелгән фикерне татарчада да (татар теленең үз мөмкинлегеннән, үз байлыгыннан файдаланып) ачык һәм матур итеп әйтә белергә кирәк.
Ә. Еники белән А. Шамов яхшы тәрҗемә бирә алганнар икән, моңа тагы бер сәбәп итеп, алар тәрҗемә иткән китапларның стчтле белән бу тәрҗемәчеләрнең үз әдәби стильләре арасында якынлык булуны күр-сәтергә кирәк.
Тәрҗемәче үз стиленә якын стильдәге нәрсәләрне эшләгәндә генә яхшы тәрҗемә итә ала. Әгәр бер тәрҗемәче үз стиленә якын тормаган әсәргә тотына икән, уңышлы тәрҗемә бирү өчен, аңа, үзенең стилен бөтенләй «онытып», оригинал сти-лен үзләштерергә туры килә. Шулай итмәгәндә, икс стиль (оригиналь стиле белән тәрҗемәче стиле) арасындагы «тартыш» тәрҗемәне бозачак. Мәсәлән, Мирсәй Әмир «Сакен язы»н яхшы тәрҗемә итә алган икән, монда Мирсәй белән Г. Гул паның стиль якынлыгының да әһәмияте бар дин уйларга туры килә. Димәк, яхшы тәрҗемә бирү өчен, әдәби осталыктан тыш (әдәби осталыксыз бер адым да атлап булмый) тагын стиль якынлыгы да кирәк икән.
Әгәр тел, иптәш Сталинның өйрәтүе буенча, кешеләргә бер-берен аңлау өчен, үзара фикер алышу өчен хезмәт итсә, формалист тәрҗемәчеләр өчен тел (әдәби тел) китап белән укучы арасына киртә кую өчен, китапның эчтәлеген укучыга аңларга ирек бирмәү өчен хезмәт итә. Шулай дип әйтеп, без арттырып җибәрмибезме? Юк, арттырып җибәрмибез.
Чынлап та, яхшылап сөйләшә белмәгән кешенең нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап бетереп булмаган кебек, яхшы әдәби тел белән сөйләми торган китапны да тулысынча аңлап булмый. Җанлы әдәби образлар сурәтләгәндә телнең роле никадәр зур булуын язучылар беләләр. Әгәр бер әсәрнең теле төссез, колоритсыз һәм ярлы булса, ул әсәрдәге әдәби образлар да чырайсыз, колоритсыз булалар. Димәк, мескен тел белән тәрҗемә ителгән әсәрнең образлары да мескен була, зәгыйфь була. Ә зәгыйфь образлар укучыга тәэсир итә алмый. Димәк, формалист тәрҗемәчеләр әсәрнең тәрбияви көчен бетерәләр, аны «телсез» бер гарипкә әйләндерәләр. Менә ни өчен без тәрҗемәдә формализмга каршы сугыш ачарга тиеш булабыз. Менә ни өчен без Шамов, Еники, Әмир һ. б. кебек, яхшы тәрҗемә бирүчеләрне бүтәннәргә үрнәк итеп куярга тиеш булабыз.
Мәсәлән, «Алтын йолдыз кавалеры» романының геройлары безнең алга, русчасындагы шикелле үк, җанлы кешеләр булып килеп басалар; без аларны бик яхшы күрәбез, телләрен, тойгыларын һичбер аптыраусыз аңлыйбыз, — кыскасы роман белән укучы арасында киртә түгел, ә күпер ята, шушы күпер буенча китапның эчке дөньясына кереп, без рәхәтләнеп йөрибез. «Байрак йөртүче» романының да укучы өчен капкасы ап-ачык, «Сакен язы» хикәясенең дә калиткасы каерып ачып ку-елган: кер, күр, рәхәтлән! Ә менә «Бәхет» романының капкасы җитәрлек ачылмаган, кергәндә кысыла-кы- сыла гына керәсең, кергәч тә әле абына-сөртенә йөрергә туры килә.
110
Ә китапның эчке дөньясын күреп рә-хәтләнү. ләззәтләнү турында сүз дә булуы мөмкин түгел.
Практикада формаль тәржемә белән янәшә тагын «ирекле тәржемә» дигән бер зарарлы нәрсә яшәп килә. Хәер, аның, формаль тәржемә кебек, үрчеп китә алганы юк, шуңа күрә аңа биредә озак тукталмыйбыз.
«Ирекле» тәржемәче, үзенең авгор түгеллеген, ә бары тик тәржемәче генә икәнен онытып, оригиналны үз белдегенчә ботарлый башлый: жөм- ләләрне. хәтта абзацларны төшереп калдыра, кирәк дип тапса, үзеннән өстәп җибәрә. кыенрак жөмләләрне үзгәртеп, ансатлаштырып тәржемә итә, — кыскасы, «ирекле» тәржемәче, кеше өендә йөрүен онытып, үз өендәге кебек, «киртә сикерә» башлый: янәсе, теләсәм нишлим, мине берәүнең дә тыярга хакы юк! Әлбәттә, ул боларның барысын да «изге ният» белән эшли: җиңел аңлашыла торган тәржемә бирмәкче була. Аның нияте «изге» булса да, оригинал бозыла, әсәрнең идеясенә зарар килә.
«Иреклелек» белән соңгы вакытта Г. Гобәй мавыгып алды. «Иреклелек» янына тагын игътибарсызлык, ашыгу да килеп кушылганга күрә, Г. Гобәйнең тәрҗемәләрендә шактый гына мәгънә хаталары да табылды. Күрә,сез, формаль тәржемә кебек үк, «иреклелек» тә яхшылыкка алып бармый икән.
Әгәр Г. Гобәй, татарча итәм дип, оригинал белән артык иркен кылан- маса. үзен «авызлыклабрак» тәржемә итсә, үзенең «кеше йортында» икәнен оныттып, үз белдегенчә эш ит.мә- сә, аның тәрҗемәләре яхшы итеп эшләнгән әдәби тәрҗемәләр булырлар иде. Булырлар иде, чөнки ул формаль тәрҗемәче түгел, ул, татар теленең үз законнарына таянып, үз байлыгыннан файдаланып эшли торган тәрҗемәче. Аның бу яхшы сыйфатын биредә әйтеп китәргә кирәк.
Тәрҗемә бик борын заманнардан бирле яшәп килә. Барлык милләтләр бер-беренең әдәбиятын тәрҗемә иткәннәр. Бигрәк тә алдынгы милләтләрнең әдәбияты һәрвакыт тәрҗемә ителеп торган. Мәсәлән, Тукай Пушкинны, Лермонтовны, бүтән рус шагыйрьләрен тәржемә иткән. Тукай, үзенең бер шигырендә:
«Безгә ят, чит телдәге изге фикерне тәржемә Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма». — дип яза.
Ләкин бер заманда да хәзер тәржемә иткән кадәр тәржемә итмәгән- нәрдер. Татар'да да соңгы егерме- утыз ел эчендә тәржемә өлкәсендә гаҗәп зур эшләр эшләнде. Алда тагын зур эшләр тора, ә яшьләр арасыннан тәрҗемәчеләр кадры үстерү соң дәрәҗәдә әкрен бара. Яшьләрне тәржемә осталыгына өйрәтү юлында бернәрсә дә диярлек эшләнми. «Совет әдәбияты» журналында- басылып бара торган рецензияләр (тәрҗемә әсәрләр турындагы рецензияләр) тәрҗемәчеләрнең квалификациясен күтәрергә ярдәм итә ал-мыйлар. Ул рецензияләрне язучы иптәшләрнең күбесе үзләре дә яшьләр, каләмнәрен яңарак кына чар- 'лый башлаган иптәшләр, алар тәрҗемәләрнең аерым хаталарын күрсәтүдән уза алмыйлар. Тәрҗемәчеләрнең ялгышырга хаклары булгач, рецензентларның да ялгышырга хакы бар дигән шикелле, ялгыш фикерләр күтәреп чыгучылар да бул- галый. Мәсәлән, Г. Камилов үзенең бер рецензиясендә («С. Ә.», № 7—8, 1946 ел), дөрес кенә фикерләр сөйләп-сөйләп килә дә аннары болай дип куя: «ул (тәржемәче — И. Г.) беренче чиратта авторның фикерен тулы көенчә бирергә омтыла, ә инде икенче чиратта аның художество нәфислеген бирергә тырыша».
Янәсе, фикер үзенә йөри, художество нәфислеге үзенә йөри.
Яисә Ю. Фәхретдинов («С. Ә.», № 9, 1949 ел), Мирсәй Әмир тәрҗемә иткән «Аталар һәм балалар» романына язган рецензиясендә, катлаулы җөмләне кискәләгән өчен тәрҗемәчене шелтәли дә, үзенең кискәләнмәгән вариантын китерә. «1859 елның 20 иче маенда, тузанланган пальтолы, шакмаклы чалбарлы, кырык яшь тирәсендәге барин таш юл өстендәге юлаучылар йортының тәбәнәк былдырына яланбаш кына чыкты да үзенең хезмәтчесе — җә-

елке яңаклы, кечкенә тонык күзле, ияген аксыл төк баскан егеттән:
— Я, Петр? Күренмиләрме әле?— дип сорады».
Сулыш җитмәслек озын һәм ясалма җөмлә!
«Шулайрак тәрҗемә ителгән булса, — ди иптәш Фәхретдинов, — оригинал да сакланыр иде, җөмлә дә татарча булыр иде»,—ди.
Ә менә иптәш Фәхретдинов бракка чыгарган Мирсәй Әмир җөмләсе: «1859 нчы елның 20 нче мае иде.
Таш юл өстендәге юлаучылар йортының тәбәнәк былдырына, чама белән әйткәндә, яше кырыктан ашып килгән бер барин чыкты; яланбаш, өстендә тузанланып беткән пальто һәм шакмаклы чалбар иде аның.
— Я, Петр? Күренмиләрме әле? — диде ул, иягенә аксыл йон үскән, тулы битле, кечкенә һәм нурсыз күзле яшь егеткә мөрәҗәгать итеп — ул егет аның хезмәтчесе иде».
Яисә Баян Гыйззәтнең «Крылов мәсәлләренә» язган рецензиясен алыйк («С. Ә.», № 11, 1948 ел). Ул, тәрҗемәиең сыйфаты турында берничә дөрес фикер әйтә дә, Г. Лотфи- ның бер тәрҗемәсенә бәйләнеп китеп, «лукавый» сүзенең мәгънәсен аңлата башлый. Аңлата торгач, «лукавый»иы ата мәче иттереп чыгара: «Руслар еш кына мәчегә «лукавый» диләр, «кот» сүзен төшереп калдырганда да ул мәче булып аңлашыла, ә бу контекстта ул бигрәк тә ачык», ди. Шулаймы соң бу? Юк. Бу контекстта «лукавый» мәче түгел, ә шайтан, җен.
Күрәсез, «лукавый» дигәнең тәр-җемәчеләрне генә түгел, ә рецен-зентларны да бутап ташлый ала икән.
Аннары: «Куйсана, кодача! Әйтерсең, күрмәгән тычканны, беләсең бит минем шыртлака йотканны», дигән шигырьнең «Әйтерсең, күрмәгән тычканны» сүзләренә бәйләнеп, болай ди: «Әлбәттә, чуртан тычканны күрмәгән, күрә дә алмаган, тыч-кан суда йөзми ич!»
Ә ничек дип тәрҗемә итәргә тәкъдим итә соң ул? «Исең киткән, тычкан, имеш» дип тәрҗемә иткәндә, яхшырак булган булыр иде, ди.
Мондый рецензиянең Г. Лотфига күпме файдасы тигәндер, ансын әйтә алмыйбыз.
Ахырда гына булса да, тәрҗемәнең эстетик категория генә булмыйча, политик категория дә булуын әйгеп китәргә кирәк. Моның шулай икәнен оныткан тәрҗемәченең зур политик ялгышларга юлыгуы мөмкин. Мәсәлән, Сосюраның «Люби Украину» исемле шигыренә тәнкыйть күзе белән карый алмаган тәрҗемәчеләр, буржуаз милләтчеләр тегермәненә су коюларын үзләре дә сизми калганнар.
Димәк, тәрҗемәче, бер телдәге фикерне икенче телгә күчереп алучы механик работник кына түгел, ә үзенең эшенә үзе җавап бирә торган политик работник икән.
Йомгак.
— Тәрҗемәдәге формализмга каршы сугыш ачыйк.
— Татар теленең «фәкыйрьлегеннән» сукранмас өчен, туган телебезнең бай хәзинәсен өйрәник.
— Киләчәктә үзебезне «лукавый» бутамасыңч өчен, икенче ана телебез булган рус телен өйрәник.

112