СТАЛИНГРАДЛЫЛАР
I
Кәрим станциягә кичтән үк килде- Поезд иртән генә булачак. Кимен дә тугыз сәгать көтәсе бар. Әйбәт! ВЛКСМ Өлкә Комитеты бюросында булачак үзенең докладын хәтерендә тагын бер кат ныграк тикшерү өчен юри шулай алдан кузгалды ул. Уен түгел, аның, колхоз комсомол оешмасы секретареның, докладын Өлкә Комитетында тыңлаячаклар бит...
.Машинадан төшүгә Кәрим чаттагы район гостиницасына ашыкты. Бәхеткә каршы, номер да бик уңышлы туры килде: тәрәзәләре бакча якка караган, тын, өч кенә койкалы җыйнак бүлмә. Уртадагы кечкенә өстәлгә пыяла кара савыты, яхшы каләм сабы да куелган. Ун як стена буендагы койкада, йөзенә газета ябынып, берәү йоклап ята. (Гырылдамый, анысы да уңайга...)
Урак өстендә ару-талулы, хәстәрле-шатлыклы киеренке көннәрдән соң, эшләнгән эшләргә иркенләп йомгак ясарга, уңышлы-җитешсез якларны берәм-берәм барлап чыгарга бик тә яхшы булды әле бу... Жае белән, күңелдә авыр йөк булып торган сорауларга да җавап алып калырга кирәк булыр Обком кешеләреннән. Мәсәлән, никадәр яшьләр аңа Куйбышев. Сталинград гидроэлектростанцияләре төзелешләренә китәргә теләкләрен белдерәләр, аннан киңәш сорыйлар. Ничегрәк җавап бирергә соң аларга, нинди киңәш бирергә — әиә шулар турында бик ныклап сорашмыйча булмый...
Ләкин, әллә бәхеткә, әллә бәхетсезлеккә каршы, бу «уңай тынлык» озакка бармады. Кәрим өстен чишенеп түрдәге койкага барып ятуга, коридорда яңгыравыклы калын тавыш белән кемнәргәдер дәшә-дәшә берәү бирегә таба узды, ул арада Кәрим яткан бүлмә ишеген дөбердәтеп шакый да башлады. Кәрим җавап бирергә дә өлгермәде, ишекне киң итеп ачып, шакучы үзе дә килеп керде. Таза, озын гына гәүдәле, бераз таушалганрак кара күн пальтодан, кысынкырак соргылт күзле, маңгае һәм борын турылары аз гына шадрарак урта яшьләрдәге кеше иде бу-
— Хәерле кич, егетем! Сигезенче бүлмә шушы бугай? — диде ул, әлеге калын тавыш белән. Һәм, каты-каты басып, алга узды. Шунда ук, шактый өлкән яшенә караганда гаҗәп җитезлек белән тиз-тиз чишенә, әйберләрен урнаштыра һәм шундый ук темп белән сөйләнә башлады:
— Уңышлы сәяхәттән сон. бөтен кагыйдәсе белән бер йоклап алырга да була, хәзерге моментта. Әйе бит, егетем?.. Баһадирлар йокысы белән, ә?
Ул ни арададыр чишенеп бетеп, ятарга һәм юан гына папиросын кабызып җибәрергә дә өлгергән иде инде. Баш-башларында өч рәт ак
59
юл сузылган куе зәңгәр мамык одеялын ян-яклап матрацына кыстыра- кыстыра, сөйләшүендә дәвам итте:
— Новокаменскидан мин, мебель фабрикасыннан. Ишеткәнегез бармы?.. Әйе, юктыр, хәзерге моментта. Ләкин тиздән ишетерсез. Шундый мебельләр эшлибез без хәзер, карап туя алмассың! Ә менә Арча халкы, бигрәк тә станция кешеләре, инде моннан соң белерләр. Бигрәк тә, аның агент-заготовщигы Петр Иванович Корытовны тиз генә онытмаслар.
Ул, кровать пружиналарын бик каты шыгырдатып, Кәримгә таба әйләнде дә, тәрәзә пыялаларын зыңгырдатырлык итеп, шаркылдап көлеп җибәрде.
— Беләсезме, ничек теңкәләренә тидем мин аларның... Никадәр җирдән килгән Карелия каенын биредә тоткарлап маташалар, вагон бирмиләр. Әле тегесе ашыгыч, әле монысы кичектерергә ярамый, имеш. Ә безнең мебель эшләү тоткарланса да ярый, янәсе. Юк инде, Корытов моңа юл куймас, хәзерге моментта... һәм барыбер үземнекен иттем бит! Болай булды...
Шунда ишекне шыгырдатмыйча гына ачып, дежурный хатын килеп керде.
— Бераз гына оялырга иде, иптәшләр, күрәсез ич, кеше йоклый, — диде ул, шелтәле пышылдап,—төне буе эш белән йөреде ул, беләсегез килсә, Сталинградтан, Волга-Доп төзелешеннән килгән... Монда тартырга ярамаганны да беләсез. Түшәмне күтәртердәй итеп тузгыткансыз бит.
Ул пөхтәләп үтүкләнгән, алдан төймәләүле күк халаттан, зәңгәр читле ак яулыктан, бик җитди, ләкин ягымлы чырайлы хатын иде. Новокаменскилы, Петр Иванович, ул килеп керүгә тыңып калып, йөзенә газета ябынып йоклаучыга карап тора башлады.
— Сталинградтан дисез, ә?—диде ул, пышылдап.
— Тссс...
— Бетте, бетте.
Дежурный хатын чыгып киткәч, Петр Иванович, йоклаучыдан күзен ала алмыйча, беразга таш кебек тын калды. Кәрим дә, дежурныйга эченнән мең рәхмәтләр әйтеп, әйләнеп ятты һәм фикерен өзелгән уйларына тупларга җыенды.
Ләкин Петр Иванович сөйләшмичә аз гына да тора алмаучы бер кеше, күрәсең. Күп тә үтмәде, ул, хәзер инде кровать пружиналарын шыгырдатмаска тырышып, яңадан Кәримгә таба борылды.
— Әйтергә кирәк, мин дә бит Сталинградлы, — диде ул, горурлык белән. — ягъни Сталинград сугышы ветераны... Эх, ул көннәр!.. Шулай бервакыт...
— Карагыз әле, иптәш, әйдә, ул уянганчы тынлык саклыйк та, ул торгач бергәләп гәпләшербез, ә?..
— Булды. Тынлык.
Ләкин аның түземлеге озакка бармады.
—- Дүрт җирдән тишкәләндем мин анда. Сталинградта. Ләкин мин... Гомумән, безнең полк...
— Тынлык сакларга килешкән идек бит, Петр Иванович!..
— Бетте, бетте... йоклыйбыз.
II
Сталинградлы кичке эңгер куера башлаганда гына уянды. Ул. битенә япкан газетасын алып ташлап, башын калкыту белән, Петр Иванович, астан инә белән төрткәндәй, сикереп торып утырды. Кәоим дә, җәһәт кенә күтәрелеп, итегенә тотынды. ’ ' 1
60
— Кунаклар бар икән, ә мин монда йоклап ятам, — диде Сталинградлы, киң елмаеп.
Петр Иванович ишек янындагы выключательие борып килде.
— Кунаклар белән яктыда танышу яхшырак булыр. Петр Иванович Корытов.
— Дергунов, Николай Кузьмич.
Кәрим дә. исемен әйтеп, килеп күреште.
Урта буйлы, тазалык балкып торган тулы йөзле, үткен карашлы кеше иде Николай Кузьмич. Болай гына караганда аңа утыз биш яшьләрдән артык түгел, әмма чал кергән чигә чәчләре, шактый тирән маңгай җыерчыклары бу яшькә генә һич тә сыешмый иде.
Ул. сөлге-сабын алып, юынырга чыгып китте. Аның һәр хәрәкәтен Һәвәс сабыйдай күзәтеп торган Петр Иванович ул чыгып китүгә ашыга- ашыга чемоданын актара башлады- Аннан бер-бер артлы юка кәгазьгә пөхтәләп төрелгән ниндидер ашамлыклар чыгарып өстәлгә тезә, үзе ялт итеп ишеккә каранып ала иде.
Ул Николай Кузьмич килеп керүгә, кулларын җәеп, аны өстәлгә чакырды.
— Әйдәгез, иптәш, ужинны ашап алыйк. Минем хатын монда бер взводка җитәрлек итеп төяп җибәргән. Хәтерен калдырмыйк, кулинарлык осталыгы белән танышыйк үзенең. Әйдә, Кәрим, син менә бирегә утыр!
Николай Кузьмич баягыча киң елмайды. Кәрим аның уң як битендә шактый зур яра җөен хәзер генә күреп алды. Елмайганда уң як бите кызларныкы кебек түгәрәкләнеп батып керә, әмма бу аңа ниндидер үзенә хас сөйкемлелек бирә иде-
— Хатыннарның хәтерен калдырырга ярамый, — диде ул.
— Рәхим итегез!
Өстәл янына утырышуга, Петр Иванович сталинградлыга баядан ук күңелен кытыклаган сорауларны бер-бер артлы тезә башлады: ничегрәк хәзер Сталинград? Җимерекләр бетәме әле? Гидроэлектростанция кайсы урындарак төзелә? Волга-Дон каналы кайдан башлана? Паулюс плен алынган универмаг подвалында хәзер дә музеймы? Мамаев кургандагы Сталинградны саклаучылар хөрмәтенә куелган һәй-кәл ничек, яхшы эшләнгәнме? «Красный Октябрь» заводы ничек тор- гызылды, ничек эшли? Сталинград кибетләре товарга баймы? Театрларда хәзер нәрсәләр бара?..
Николай Кузьмич аның сорауларына ашыкмыйча, беленер-беленмәс кенә елмаеп җавап кайтара, ә Петр Иванович, бер сорауга җавап алып бетермәс борын, икенчесен бирә, үзе, онытылып китеп, урыныннан куз- галып-кузгалып куя иде. Кәрим сүзгә катнашмыйча тыңлап кына утырды. Аңа сорашырга вакыт та юк, аннан соң, тегеләр сөйләшкән сүзләр болай да аның бик күп сорауларына туры җавап иде.
Сүз арасындагы аз гына тынлыкта Петр Иванович, гәүдәсен урындык артына ташлап, әйтеп куйды:
— Мин дә Сталинградлы бит, Николай Кузьмич, ягъни Сталинград сугышы ветераны.
— Менә ничек!
Алар ^кайсы частьта, кайда, кайчан сугышуларын сөйләшеп киттеләр. Баксаң, бер үк вакытларда, бер үк тирәләрдә сугышканнар! Петр Иванович гвардейский полкта старшина, Николай Кузьмич ополченец отрядларында. 1942 елның көзе, «Красный Октябрь» баррикадалары...
Николай Кузьмич, Петр Ивановичның хезмәт иткән часте номерын ишеткәч, кинәт уйчанланып китте. Битендәге яра җөе тартылып-тарты- лып куйды.
Ә сез Нюра Медведеваны белми идегезме анда? Медицина өлкән сержанты, сонрак кече лейтенант...
61
— Әйе, исемен еш ишетә идем, үзен күрергә туры килмәде килүен. Николай Кузьмич, кашыгын куеп, бармаклары белән өстәлгә чиерт- кәләп^алды.
— Әйе, кемнәр генә белми иде соң аны! — диде ул, бик тирән сулап.
Петр Иванович куллары белән әле чәчен сыпырып, әле гимнастерка төймәләрен тоткалап, «әйе-е» дип сузып куйды. Николай Кузьмич, урыныннан торып, ишекле-түрле йөренә башлады.
— Ул... Сезнең туганыгыз иде мәллә?—дип, сакланып кына сорап куйды Петр Иванович, уңайсыз тынлыкны бозарга базмагандай, акрын гына.
— Хатыным иде... — диде Николай Кузьмич, шундый ук акрын тавыш белән.
Кәрим үзенең йөрәге еш-еш тибүен, бөтен тәне бизгәк тоткандай кызышуын тойды. «Мәңгелек дан, илнең азатлыгы һәм тынычлыгы өчен башын салган геройларга!» диде ул. Ләкин бу сүзләрне кычкырып әйттеме, эченнән генәме, әллә бу сүзләр бары тик шулай уйда гына чагылдымы — анысын үзе дә хәтерләми иде.
Николай Кузьмич урынына килеп утырды.
— Нинди генә корбаннар алып китмәде бу сугыш! — диде ул, ачы- нулы, шул ук вакытта катгый, кискен тавыш белән. Яралы яңагы тагын тиз-тиз тартылып куйды.
— Ләкин сугышта җиңү символы булган кебек, тынычлыкның да куәтле символы булып тора безнең Сталинград, Петр Иванович!.. Күрсәң иде син аны хәзер! Без җирне тырнап, һәр карышы өчен үлемгә- үлем килеп тартышкан хәрабәләр урынына, хәзер күреп туймаслык гүзәл Тынычлык урамы төзелде. Аның матурлыгын сөйләп кенә аңлатып булмый! Яктылыкка мул, тормышның үзе кебек матур йортлар, совет кешеләренең тиңсез батырлыкларын чагылдырган мәһабәт һәйкәлләр, яшеллеккә һәм чәчәкләргә бай киң, искиткеч матур бакчалар...
Ул, рухланып, Тынычлык урамы турында сөйләп китте. Тавышы хәзер баягыча тыныч, күзләре баягыча сизелер-сизелмәс елмая иде. йортларның, бөтен бер урамнарның искиткеч тизлек белән торгызы- луына тукталып, шулай бер вакыт, командировкадан кайткач, үз квартирасын таба алмыйча адашып йөрүен сөйләп, көлдереп тә алды.
— Сталинград — сугышның нәрсә икәнен дә, тынычлыкның нәрсә икәнен дә, тыныч иҗади хезмәтнең бөек көчен дә бик ачык күрсәтә! — диде ул, җитди тонга күчеп. — Шуның өчен дә, илнең бөтен почмакларыннан, дөньядагы барлык илләрдән Сталинградка килгән кешеләр тынычлык өчен көрәштә яңа көч, яңа дәрт алып китәләр... Күптән түгел, Германия хатын-кызлары делегациясе килде. Ирләре, уллары Мамай курганында хаксыз сугышта һәлак булган бу хатыннар, аналар безнең геройлар каберенә чәчәкләр куйдылар. Күзләрендә никадәр моң. сагыш, хәсрәт ту."һы саран күз яшьләре иде аларның! Аңлыйсызмы, нинди ачы күз яшьләре бу... Әгәр дә алар фашизмны үз вакытында туктата алсалар, бу каберләр — безнеке дә, аларныкы да — булмаган булырлар иде бит! «Кешеләр, Англия-Америка империалистларының кулыннан сугыш факелын вакытында тартып алыйк! Сталинград драмасының яңадан кабатлануына юл купмыйк! Бөек тынычлык эше өчен сафларны тыгызрак!» дип язып чыкканнар алар соңыннан үз газеталарында.
Ул, сүзеннән туктап, тагып ишекле-түрле йөренеп алды. «Әйе-е» чин сузды Петр Иванович, һәм, Николай Кузьмичның тагын дулкынлана башлавын тоеп бугай, гидроэлектростанция, Волга-Дон каначы Тынычлык урамы турында сораша башлады. Николай Кузьмичның КУЗ- пәре, болар турында сөйләгәндә, яңадан очкынланып елмая башлады
62
Ill
Сүз арасында Николай Кузьмич, сәгатенә карап, әйтеп куйды: Нигәдер, минем шоферлар соңгарак калды бүген.
— Сорарга да онытканмын, сез бирегә нинди эш белән?
— Бәрәңге ташыйбыз без биредән. Волга-Доп төзелеше эшчеләре өчен. Үзебездә ашлык та, җиләк-җимеш тә, кавын-карбыз да мул, ә менә хәзергә бәрәңге начар уңа. Сугару каналлары төзелгәч, билгеле, алай булмас.
— Кайсы районнардан ташыйсыз? — дип сорады Кәрим.
Николай Кузьмич берничә район арасында Кәримнәр районын да әйтте.
Ул арада машиналар кайтып та җиттеләр. Үзенә бик ятышлы кара телогрейка кигән, кара күзле, шат чырайлы яшь шофер Николай Кузьмич янына кереп, кайдан, күпме бәрәңге алып кайтканлыкларын хәрби кешеләрчә кыска-кыска сүзләр белән сөйләп бирде.
— Ә нигә соңга калдыгыз?—дип сорады Николай Кузьмич.
— Юлда бер полуторканы бәладән коткарырга туры килде, Николай Кузьмич... Уңайсыз бит ваемсыз гына үтеп китүе. Сталинград машиналарын монда белмәгән кеше юк...
— Аңлашылды, аңлашылды, Петя!— дип, Николай Кузьмич шоферның аркасыннан кагып куйды.
— Ә иртәгә кайсы районга, Николай Кузьмич?
Николай Кузьмич Кәримнәр районын, хәтта колхозын ук әйтте.
— Димәк, безгә!—дип, кычкырып җибәрүен тоймый да калды Кәрим.
IV
Бераздан соң Николай Кузьмич эш белән станциягә чыгып китте. Вагоннар турында килешеп бетеп булмый, бәрәңгедән мөһимрәк йөкләр бар бит!» диде ул.
Петр Иванович, ул чыгып киткәч, урынына барып ятты да беразга сүзсез калды. Тик аның кровать пружиналары гына туктаусыз шыгырдый, тирән-тирән сулавы ишетелә иде.
— Сталинград — сугышның халыкка нәрсә китергәнен дә, тыныч хезмәтнең нәрсә китергәнен дә бөтен тулылыгы белән күрсәтә диме? Әйе... — диде ул, үз-үзенә сөйләнгән кебек — «Сугыш факелын варварлар кулыннан вакытында тартып алыйк» дип язганнар немец хатыннары, ә?..
Алар Николай Кузьмич сөйләгәннәр турында тагын кызып сөйләшеп киттеләр-
— Ә Нюра Медведева ничек һәлак булды ул, Петр Иванович?
— Яралыларны коткарган чагында. Ул сугыш кырыннан берүзе өч йөз яралыны алып чыккан. Өч йөз дә беренчесе өчен барганда...
Бүгенге әңгәмә Кәримнең бөтен барлыгын ниндидер электр зарядына охшаш, ташырга торган көч белән тутырган, аның хәзер үк торып, нәрсәләрдер эшлисе, тынычлык хакына кешеләрне таңга калдырырлык батырлыклар күрсәтәсе, Сталинград геройларына тиң, анда хәзерге бөек коммунизм төзелешләренә тиң бик зур эшләр башкарасы килә, хәтта мускулларының менә болай тик ятудан талчыгуын тоя, йөрәге ашкынып тибә иде... Нинди эш соң ул? Тизрәк Обкомга барырга, шулар турында иркенләп бер сөйләшергә иде. Менә таң гына атсын. Кичке сәгать 8 дә бюро. Казанда көн тиз үтәр иде.
Ә Сталинград машиналары иртәгә Кәримнәр колхозына барачаклар. Әнә бит ничек ул, бездә һәркемнең тыйнак хезмәте бөек эшкә килеп
кушыла. Тукта, бу Кәримнең Обкомнан сорашырга җыенган сорауларына нәкъ җавап түгелме соң инде! Чыннан да...
... Кәрим, кемдер аңа дәшкәндәй, сискәнеп уянып китте. Таң беленеп килә иде.
Ул, тиз генә киенеп, йөгереп ишек алдына чыкты. Машиналар китәргә җыена иде бугай, шоферлар барысы да шунда кайнаша, Николай Кузьмич бер читтә кичәге кара телогрейкалы шофер белән сөйләшеп тора. Кәрим ашыгып алар янына килде.
— Николай Кузьмич, беләсезме нәрсә, мин дә сезнең белән кайтам... Безнең анда кладовщик өйдә юк, тоткарлык булуы мөмкин. Ә без, комсомол өмәсе оештырып, күз ачып йомганчы төяп ташлыйбыз аны. Миң хәзер үк телефоннан хәбәр итеп куям хәзерләнеп торырга...
Николай Кузьмич елмайды:
— Син бит бюрога соңга калырсың, Кәрим, алай ярамый.
— Юк, Николай Кузьмич, мин әле өлгерәм. Көндезге поезд бар. Бюро кич башлана.
— Кара аны, соңга калмаслык булсаң гына... Ә безнең якташ кая китте әле?
Ул арада, капканы киң ачып, Петр Иванович үзе килеп керде.
— Волга — Доичыларга Сталинград сугышы ветеранының бүләген кабул итегез! — дип, ерактан ук кычкырып килде ул, кулындагы ниндидер кәгазьне һавада селки-селки.
— Л^енә, Николай Кузьмич, мин кичә, җәнҗал куптарып, нарядтан тыш үзебезгә Карелия каены кайтару өчен ике вагон алган идем. Шуны хәзер сезгә оформит иттем, хәзерге моментта. Алыгыз, Николай Кузьмич, мин наряд белән тагын алам әле. Алыгыз инде...
Николай Кузьмич белән шофер, елмаешып, бер-берсенә карашып алдылар.
— Волга — Докчылар турында кайгыртуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә; Кәрим, сиңа да шулай ук.
Ул аларның кулларын каты итеп кысты.
— Ничек тә вакыт табып кунакка килегез безгә. Тынычлык урамы, йорт 27, квартира ... Онытмагыз, Тынычлык урамы!..
Бераздан соң Сталинград машиналары Тукай исемендәге колхозга юл алдылар. Иң алдагы машинада Кәрим бара, аның кара кепкасы астыннан алкаланып чыгып торган соргылт чәчләрен җил уйната, җилгә таба караудан кысыла төшкәй зәңгәр күзләре бәхетле елмаялар...