Логотип Казан Утлары
Публицистика

СТАЛИН ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЫ ПРОФЕССОР ГЫЙЛЕМ КАМАЙ

ВАС. КРЫМОВ


I
Казан университетының химия лабораториясен бүгенге көндә дә әле бөек рус галиме Бутлеров исеме белән олылап йөртәләр. Бу лаборатория бик хаклы рәвештә хәзерге органик химиянең иң күренекле чыганак урыны булып исәпләнә. Элек биредә атаклы химик Александр Бутлеров, органик кушылма-лар төзелеше теориясен тудырып, бөтен прогрессив кешелек дөньясы ечен иң гүзәл ачышларын ясады. Бу борынгы лабораториядә. Бутлеровның үз кулы белән эшләнгән препаратлары, ул тапкан матдәләр пробиркаларда, аерым пыяла са-вытларда хәзергәчә сакланалар.
Ул заманда бөек галимнең хез-мәтләрендә булышчы булып ике татар эшчесе эшләгән. Болар — Николай армиясеннән тормыш ачысын татып кайткан, отставкага чыккан карт солдатлар булганнар. Алар галимнең тынгысыз хезмәтләрендә яхшы булышчылар булганнар, галимнең уңышларына шатланганнар, эш уңышсыз чыккан чакларда аның белән бергә кайгырышканнар. Бу гади кешеләр лабораториядә Бу тл ер о в тарафыннан туды р ы л га н тарихи ачышларны үз күзләре белән күргәннәр.
Лаборатория хезмәтчеләре... Бары шул гына! Татар халкы улларына ул заманда фән дөньясында шуннан ары китәргә юл булмаган. Ул чакта хәтта химик-лаборантлар арасында да бер генә татарның да булмавы моны бик ачык күрсәтә.
Моннан берничә ел элек, Казан ’рофсссоры, химия фәннәре докторы Гыйлем Камай исеменә бер хат килә. Зур конвертның өстенә Ныо- Иорк почтасының печате сугылган. Үзләрен дөньяда атаклы кешеләрнең биография институты дип исемләп йөрткән бер учреждениенең җитәкчеләре безнең татар галименә бик нәзакәтле хат язып, профессордан үзенең биографиясен язып җибәрүне үтенәләр һәм аны биографияләр җыентыгының чираттагы томына кертәчәкләрен белдерәләр. Хат эчендә махсус төзелгән анкета да була. Ләкин анкетадагы сораулар биографик мәгълүматлар белән генә чикләнми.
Профессор Камай, билгеле, мондый хатка җавап бирүне үзенә хурлык дип саный, анкетаны тутырмый. Ниндидер Эйзенхауэрлар, яки «Дөнья яки чума» дигән китап авторы сатлык җан Теодор Розбе- рилар кебек «галимнәр» белән бер- рәттән совет галиме үз биографиясен күрергә теләми.
Фашист ялчысы Теодор Розбери үзенең әлеге коточкыч китабында Америка агрессорларының моңарчы дөньяда мисалы күрелмәгән ерткычлыкларын аклау өчен җәмәгатьчелек фикерен тупларга маташты һәм шуның белән үзенә «дан» казанды. Кешелек сыйфатларын югалткан бу кабахәт әле күптән түгел генә: «Кеше бик җиңел генә үлде ни дә, чума бактерияләреннән газапланып үлде ни... Барыбер үлем...» дип язды.
Мин үз исемемнең шундый кеше ашаучы белән, бактериология сугышын кабызучы белән беррәттән торуына ничек риза булыйм моңа

76
ничек юл куя %алыйм? — ди Гыйлем Камай.
Бэл к и Америка милли а р д ер л а р ы совет галиме шундый түбәнлекне дә кабул игәр, үз биографиясен Америка гангстерлары короле Аль 1\а- понэ белән беррәттән басылып чыгуын күрүне үзенә дәрәҗә санар дип уйлаганнардыр. Ләкин алар бик нык ялгышканнар.
Ләкин, икенче яктан, бу хатның Казанга килүе, совет галименең исеме чит илләрдә дә билгеле булуын ачык күрсәтеп тора.
Америкадагы галимнәр генә түгел, Англия, Франция. Бельгия һәм башка капиталистик илләрдәге галимнәр — профессор Камай белән бер өлкәдә эшләүче химиклар да бик күп очракларда Казан профессорының совет химия журналларында басылган хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрләр.
Профессор Г. X. Камай дөньяда беренче мәртәбә трихлорметилфос- фин кислотасы эфирларын табу приоритетына ия булуга иреште. Бу авыр, катлаулы мәсьәләне хәл итү өстендә Бөек Британиянең дә, AKLIJ- ның да һәм башка бик күп илләрнең дә химиклары ничәмә-ничә еллардан бирле баш ватып килделәр. Ләкин бу проблеманы чишү алар кулыннан килә торган эш булып чыкмады. Америка һәм Англия галимнәре өчен мондый эфирларның булу мөмкинлеге, бары тик гипотеза булып кына калды.
Совет Татарстанының галиме доктор Камай, диалектик материализм методы белән коралланган хәлдә, бу мәсьәләне искиткеч рәвештә оста чиште. Бу эфирларны ул гипотезада гына калдырмады, тормышта да барлыкка китерде.
II
С. М. Киров исемендәге Химия- технология институтының органик кушылмалар технологиясе кафедрасында аеруча җанлылык. Бу бик табигый. Чөнки уку елының ахыры якынлашып килә, чыгарылыш курсындагы егетләр һәм кызлар бик ышанычлы һәм эшлекле рәвештә үзләренең диплом эшләрен хәзерлиләр. Бу эшләрнең күбесе үзләренең 11 р а кти к әһ ә м и я та е бул ул а р ы белән галимнәрне чын күңелдән шатландыра. Югары курс, студентлары л а бо р а то р 1 i ял ә р д ә у к у п р а кти к а с ы узалар.
Лабораториянең киң, якты бүлмәләре һичкайчан буш тормый. Аның бик күп сандагы аппаратуралары, җиһазлары тирәсендә дистәләрчә кызлар, егетләр кайнаша, алар зур игътибар белән җитди мәсьәләләрне хәл итәләр, приборда ясала торган тәҗрибәләрнең реакцияләрен җентекләп күзәтәләр. Күн тәҗрибәләрдән соң көтелгән нәтиҗәләргә ирешкәндә, аларның йөзләрендә куанычлы елмаю балкый, күзләрендә дәртле ашкыну чаткылары кабына.
Шушында ук бер-берсе белән янәшә үк фәнни эшчеләрнең кабинета ары, а сп и р антл а р ны ң бүл м әл ә - ре, кече кул лабораторияләр тезелеп киткән. Аларда галимнәр, аспирантлар, махсус лаборантлар эшли.
ТОС (технология органических соединений) кафедрасы белән профессор Г. X. Камай җитәкчелек итә. Бу кафедрада гаҗәеп эшләр башкарыла. Ләкин шунысы сәер, мондый гүзәл эшләргә берәүнең дә гаҗәпләнгәнен күрмәссең, институтның галимнәре дә, студентлары да биредәге фән дөньясындагы казанышларга гадәттәгечә, көндәлек эшләр дип кенә карарга күнеккәннәр.
Безнең совет чынбарлыгында мондый гаҗәп эшләргә аңлатма бирү бик ансат. Чөнки безнең илдәге фән эшчеләре дә, практика эшчеләре дә үз Ватаннарына хезмәт итәләр, аның үсүе өчен иҗат белән рухланып яшиләр.
Кафедрада уку-укыту мәсьәләләренең тирән куелышына аеруча нык әһәмият бирелә. Кафедра — химия производствосы технологиясендә иң прогрессив, төгәл методлар белән эш итүче, югары белемле специалистларны хәзерләп чыгару белән генә канәгатьләнми, бәлки үзлекләреннән тикшеренү эшләре алып бара алырлык, фәнне алга этәрә белүче фәнни эшчеләрне тәрбияләп чыгаруны күздә тота.
Кафедра күн еллардан бирле инде, ректификацияләрнең яңа, махсус методларын табу юлында эш
77
итеп килә. Бу эшләрдә галимнәр белән беррәгтәп югары курс студентлары да актив катнашалар. Аларның үзләренә булган таләпчән- лекләре, тырышлыклары искиткеч гүзәл нәтиҗәләр бирә. Студентлар яна продуктлар эзләп табалар, болар промышленностебызның сорау-ларына ип кирәкле, иң әһәмиятле нәрсәләр булалар. Шушы нигездә завод-фабрика специалистлары белән студентлар арасында эшлекле һәм иҗади дуслык туа.
Студентлардан Маслов һәм Князев пластик массалар җитештерү эшендә яңа, прогрессив технологик процесс таптылар. Алар синтезлаган продукция бөтенләй яңа нәрсәгә әверелде. Производство шартларында ул яңа продукцияне чыгару процессы бик яхшы нәтиҗәләр бирде. Аларга Москвадан авторлык танык-лыклары килде. Шундый ук таныклыкка лаеклы булган студент Захаровның эшләре дә Москвага җибәрелде.
Кафедра менә шундый яшь совет специалистлары тәрбияләп чыгара.
Чыннан ла. кафедра атмосферасы бетмәс-төкәнмәс иҗат рухы белән сугарылган кебек тоела. Анда иҗат рухы гөрләп тора. Кафедраның фән эшчеләре: «Безнең профессорыбыз Камай үтә тынлыкны һәм купшы җыйнаклыкны яратып бетерми» дип сөйлиләр.
Профессор Камай — лаборантларның иҗади үсүләренә чын күңелдән ярдәм итүче, аларның юга- рыдаи-югарыга, фән казанышларына күтәрелүләре өчен' тырышучы кеше. Югары белемле булу гына әле фәнни эшче булу дигән сүз түгел. Үз өсләренә пөкләтелгән бурычларны формаль рәвештә генә, күңел бирмичә эшләүчеләрне профессор бер дә сөйми. Лабораториядә алып барыла торган тикшеренүләр, анализлар белән тирәнтен кызыксынмаган кешеләргә карата Г. Камай, туп-ту- ры әйтә:
— Миңа бары тик лаборант булган, гади лаборантлар гына кирәкми. Мин иҗат хезмәте белән кызыксынган, аны сөйгән кешеләргә мохтаҗ!
Профессор үзенең эксперименталь эзләнүләренә лаборантларны бары тик техник булышчылар сыйфатында гына катнаштырмый, үзенең соавторлары рәвешендә хезмәт иттерә. Үтә күренмәле органик пыяла коюдагы яңа методларны табуда ул лаборантка Чадаеваны үзенең соавторы итеп эшкә тартты. Бу эш бик уңышлы төгәлләнде, моның нәтиҗәләре Чадаева һәм Г. Камай исеменнән «Общая химия» журналында басылып чыкты. Профессорның инициативасы аркасында лаборантка Чадаева фәнни-тикшеренү эшләрендә зур сәләтлелек күрсәтеп, хәзерге көндә фәнни эшкә күчерелде.
Авторлары лаборантлар һәм профессор Камай булган мондый фәнни- тикшеренү характерындагы мәкаләләр күп басылдылар.
Аспирантлардан Әдһәм Бастанов, Виктор Кухтин һәм Александр Старшовлар аерым бүлмәләрдә, аерым фәнни эшләр алып баралар. Аларны профессор Г. Камай үз җитәкчелегендә хәзерли. Фән дөньясына яңа кадрлар хәзерләү галимнең җәмәгать эшчәнлегендә зур урын тота. Ул үз аспирантларын хәзерләүдә, аларның теоретик хәзерлекләре буенча гына түгел, ә бәлки аларның эксперименталь эшләре буенча да конкрет планнар төзи.
Әдһәм Бастанов, уртачарак буйлы, чем-кара күзле егет, өчьеллык аспирантура срогын тәмамлап килә.
Профессор Камай турында Бастанов болай сөйли:
— Безнең профессорыбыз Гыйлем Камай безне фән эшчеләре итеп хә- зәрләүгә күп көч куя. Ул тикшеренү нәтиҗәләренең төгәл һәм ачык булуын, эшнең төгәл билгеләнгән срокларда үтәлүен таләп итә. Профессор безнең эш белән көн дә кызыксына, һәр көннең казанышлар белән үтүен тели, эштә килеп чыккан кыенлыкларны җиңүдә чын кү-ңелдән ярдәм күрсәтә. Моны сез гади опекунлык дип кенә уйлый күрмәгез, — ди Бастанов, — профессор безгә үзлегебездән иҗат итүгә тулы ирек куя, без иң авыр, катлаулы, җаваплы мәсьәләләрне дә үзлегебездән хәл итәбез. Профессор безгә карата бик таләпчән, шул ук вакыт-
78
та безнең фәнни эшләребездә жи- тәкче һәм якын дустыбыз да. Ул безнең бер генә көнебезнең дә әрәмгә китмәвен тели.
ь Без Бастанов һәм аның иптәшләренең билгеләнгән программаны ничек үтәүләре белән кызыксындык.
— Мин инде диссертациямнең эксперименталь өлешен тәмамладым. Хәзер менә шул эшем турында дисертациямне язарга керешәм, — ди Бастанов.
Аспирант Кухтин яңа тип, нык һәм утка чыдам пластик массалар тудыру өстендә эш алып бара. Без аның өстәлендә бу гүзәл продукциянең үрнәкләрен күрәбез.
Старшинов аспирантурада әле бер генә ел укый. Ул профессор Камайның ТОС кафедрасына туп-туры производствоның үзеннән килде. Элек ул фотожелатин заводында лаборатория начальнигы булып эшләгән.
Профессор Камайның аспирантлары бер бу иптәшләр генә түгел. Чөнки профессор СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында да зур иҗади эш алып бара. Анда профессор җитәкчелегендә сәләтле яшь химик Ләлә Хисмәтуллина эшли. Ул да быел химия фәннәре кандидатлыгына» фәнни дәрәҗә алуга диссертация яклаячак. Аның фәнни хезмәте органик химия өлкәсендә иң авыр, иң катлаулы темага — ассиметрик кушылмаларның таркалуы мәсьәләсен чишү проблемасына багышланган.
III
Без профессор Г. Камай җитәк-челегендә тәрбияләнеп чыккан өлкән һәм яшь галимнәр белән танышабыз. Болар химия фәннәре кандидаты дәрәҗәләрен алган Константин Кузьмин, Александра Наумова һәм Евгения Шугурова иптәшләр. Алар кафедраларның фәнни хезмәткәрләре вазыйфасыи башкаралар һәм фән өлкәсендә гыйльми эшләр алып баралар.
Александра Дмитровна Наумова көләч йөзле, сынаучан карашлы, кара күзле, яшь кенә хатын. Соңгы
еллар эчендә ул фәнни тәҗрибәләр өлкәсендә кыен юл үткән. Ашкынулы эзләнүләрендә зур уңышларга ирешү белән бергә, күңелссзлекләр- гә дә очраган.
Аспирантураның иң җаваплы бер чорын үткән чагында аның фәнни җитәкчесе атаклы профессор Кандрацкий үлеп китә. Аспирантка Александра Наумованы диссертациясен язып тәмамлау өчен профессор Камайга беркетәләр. Диссерта-циясенең темасы химия технологиясенә багышланганлыктан, аспирантка бик борчыла. Чөнки профессор Камай турыдаи-туры бу өлкә буенча эшләүче галим түгел. Ләкин Наумованың борчылуы урынсыз бу-ла. Профессор Камай Наумованы диссертациягә хәзерләү буенча җи-тәкчелектән баш тартмый, үзе технология мәсьәләләре буенча зур хәзерлек алып барып, ‘аспираитканы чын мәгънәсендә фәнни эшче итеп чыгару юлына керешә, һәм ул үз- максатына ирешә. Александра Наумова бик яхшы хәзерлек үтә һәм диссертациясен зур уңышлар белән яклап, химия фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.
Профессор Камайның яшьләрне үстерүдә тырышлыгы чиксез зур, ул бу эштә һәрбер кешегә якын килә- белә һәм большевистик принципиальлек белән, сизгер эш итә, кыенлыкларны бик оста җиңә белә һәм яшьләрне дә шундый түземлелеккә, хезмәтне сөюгә өйрәтә.
Фәнни эштә эш һәрвакыт шома гына булмый. Галимгә кайчакларда кискен, кыю адымнар ясарга да туры килә, бу исә батырлык һәм үз-үзеңне аямауны сорый. Наумова беренче эксперимент эшләрендә кыенлыкларга очрый. Кайберәүләр аның бу эшеннән шикләнәләр, ләкин яшь галим үз сүзендә нык тора, профессордан булышлык сорый. Профессор Камай, эш белән якыннан танышкач, бик тыныч рәвештә:
— Эшегезне дәвам итегез, Александра Дмитровна, — ди.
Александра Дмитровна профессорның кулын кыса да, эшнең теоретик исәпләрен яңадан бер кат тикшерә һәм иык ышаныч белән
79
эшкә керешә. Шулай итеп Наумова- ныц кабаттан эшләнгән эксперимент эшләре зур җиңү белән төгәлләнә. Яшв галим үзе көткән уңышлы нәтиҗәләргә ирешә.
Александра Наумова үзенең, җитәкчесе турында һәрвакыт ихтирам белән сөйли:
— Сез аның нинди гади һәм кешелекле икәнен белсәгез иде. Ул һәркемгә ярдәмгә хәзер торучы галим! Безне ул һәрбер эшнең эченә тирән үтеп керергә, эшнең асылын төшенергә өйрәтә. Без аннан акыллы һәм яхшы киңәшләр ишетәбез. Бе-ләсезме, мин хәзер үземнең докторлык диссертациямне хәзерлим. Атаклы галимнең рухландырып торуы, иптәшләрчә булышлыгы аркасында мин бу зур эшне дә уңышлы башкарачагыма тулысынча ышанам!
Профессор Камай укытучылык, гыйльми һәм политик-җәмәгать эшләре белән күмелгән булса да, турыдан-туры лабораториядә алып барыла торган «кечкенә» хезмәтләрне үтәргә дә вакыт таба. Ул лабораториядәге хезмәттән тәм таба, ләззәтләнеп эшли. ^Аныц колбалар, пробиркалар һәм реторталар тирәсендә маташкан чагында йөзенә күз салсаң да аның нинди дәртле һәм энергияле кеше булуына, эшкә бирелгәнлегенә хәйран каласың.
Ул кандидатлык дәрәҗәсен алганнан соң ук үзләрен «зур галим» санаучыларны сөйми. Лабораториядәге кара эшләрдән, практик эшләрдән йөз чөерүче «укымышлылар- ны» ул бөтенләй күрә алмый.
— Мондый ак сөякләрдән һич- кайчан чын галим тумаячак! — дип туп-туры әйтә ул.
Коммунист совет галименә хас булганча профессор Г. Камай, үз җитәкчелегендә эшләүче фәнни эш-челәрнең фәнни хезмәтләре белән генә кызыксынып калмый, аларның җәмәгать оешмаларыннан үз өсләренә алган бурычларын ипчек үтәүләрен дә тикшереп тора. Аларның идея-политик һәм культура үсешләрен дә, аларның ЛАарксизм-ленинизм кичке университетында ничек укуларын да күзәтә.
IV
Каты йөрәк авыруы профессор Г. Камайны вакытлыча эшеннән аерылып торырга мәҗбүр итте. Ул дүрт ай буена академия филиалына да, институтка да йөри алмыйча өй режимында торды. Врачлар аңа эшләү түгел, китаплар укырга да рөхсәт итмәделәр. Галим өчен бу айлар аның тормышында иң авыр чаклар булгандыр. Чөнки гомере буена эшләп кенә яшәргә өйрәнгән кеше өчен тик ятудан да газаплырак нәрсә бармы?.. Профессор хәле азрак яхшыра башлау белән үк, врачлардан яшереп, үз өендә кафедра эшчеләрен кабул итә башлый. Ул лабораторияләрдә, кафедрада эшләрнең ничек баруын сораша, кемнәрнең нинди эшләр башкаруы белән кызыксына. Профессор өендә булган хәлендә дә тиешле боерыкларны, киңәшләрне биреп, фәнни эшләрне кимчелексез алып бару эшендә җитәкчелеген дәвам итә. Кафедра эшләрендә кайбер махсус һәм принципиаль мәсьәләләрне хәл итәргә- кирәк булган чакларда, ул үзенең урынбасары доцент Е. В. Кузнецовны өенә чакыра:
— Иртәгә тиешле материалларны хәзерләгез, кафедра утырышын уз-дырабыз.
Кузнецов ш атл ы гы н н а н ни ш л әргә белми:
— Ничек, сезгә врачлар эшләргә рөхсәт иттеләрмени инде? — дип сөенә.
— Бөтен' бәла дә шунда шул, — ди профессор, — рөхсәт иткәннәре юк. Кафедра утырышын биредә генә, минем өйдә генә үткәрергә туры килә, һәм үз өендә, кемнәндер курыккан шикелле, шыпыртлап кына: — Зинһар өчен, бу эшне, тавыш-тынсыз гына оештыра күрегез инде...—дип кисәтә.
Икенче көнне, профессор Камай өендә утырыш үткәрелә. Мондый утырышлар соңыннан да кабатлана.
С. ЛА. Киров исемендәге Химия- технология институты хезмәткәрләре һәм студентлары профессор Г. X. Ка- майга фосфор һәм мышьякның органик кушылмалары өлкәсендәге фәнни казанышлары өчен Сталин
80
премиясе бирелү хәбәрен зур дулкынлану белән каршы алдылар. ТОС кафедрасы фәнни эшчеләре, студентлар галимне ничек итеп тәбрикләргә җай таба алмыйча аптырадылар. һәркемнең аерым рәвештә килеп профессорны котлыйсы, бу зур шатлыкны сөекле җитәкчеләре белән бүлешәселәре килә. Ләкин... уннарча кешеләрнең авыру профессор квартирасына, берәм-берәм дә, яки җыелып та барулары мөмкин эш түгел...
Профессорга һәр көнне көндез, ярты сәгатькә йорт каршындагы бакчада йөреп керү рөхсәт ителгән икән!.. Профессорның дуслары бу очрактан файдаланырга уйлыйлар. Профессор һава суларга чыккан арада, көтмәгәндә, аңа дуслары оч- • : ш башлый... Нишләптер, нәкъ шул с »гатьтә генә бакчага килеп чыккан кешеләрнең кулларында чәчәкләр дә була...
V
Профессор безне үзенең квартирасында кабул итте. Ул үз хезмәтләренә Совет власте һәм большевиклар партиясе тарафыннан бирелгән югары бәя шатлыгыннан зур дулкынлану кичерә иде. Ул безне бик җылы һәм дусларча каршылады.
Нык ихтыярга ия кеше кайгыга бирешмәгән шикелле үк, шатлыктан да үсенми икән’. Ул авыру булуына да карамастан, бик батыр һәм көр тавыш белән, илебезнең халык хуҗалыгындагы һәм фән өлкәсендәге уңышларны сөйләп китте.
Узган елда профессор Гыйлем Камайныи тууына 50 ел тулды. Республикабызның җәмәгать оешмалары, В. И. Ленин исемендәге Казан университетының, С. М. Киров исе-мендәге Химия-технология институтының һәм СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы фән эш- леклеләре, галимнәр һәм студентлар профессорны чын күнелдәи тәбрик иттеләр һәм үзләреиен котлау адресларын тапшырдылар. Бу адресларда Совет химия фәне галименең та- .л антлы хезмәтләренә, зур фәнни ачышларына югары бәя бирелгән.
Без матур итеп бизәлгән адрес папкаларын тирән соклану белән ка- р а д ы к. Адресларның берсендә: «...Органик куш ы л м ал а р өл кәсендә Сез искиткеч зур фәнни казанышларга ирештегез. Сезнең химия фәнен үстерүгә куйган хезмәтләрегез бөек Ватаныбызда гына түгел, бөтен дөньяга билгеле. Сез органик кушылмалар төзелеше теориясендә бөек рус галиме Бутлеров юлын дәвам иттерәсез. Сез борынгыдан атаклы Казан химиклары мәктәбенең дөнья-күләм данын тагы да күтәрүче булдыгыз», — дип язылган.
— Сүз юбилейләр турында бара икән инде,— диде профессор Ка- май, — шуларга өстәп әйтим: минем атаклы Совет галиме, академик .Александр Ерминингельдович Арбузов җитәкчелегендә фәнни хезмәтләр алып баруыма быел 25 ел тулды...
Академик Арбузовның иң якын һәм иң талантлы шәкерте профессор Камай. үзенең чирек гасыр эчендә башкарган фәнни хезмәтләрендә, фосфор һәм мышьякның органик кушылмалары өлкәсендә 70 тән артык ачыш ясады. Ул, үзенең шушы 25 еллык хезмәтләрендә, мо-ңарчы фән тарихында билгеле булмаган 500 гә якын яңа нәрсәләрне барлыкка китерүгә — синтезлаштыруга иреште. Бу гаять кыйммәтле продуктлар совет промышленностенда киң рәвештә кулланылалар һәм илебезнең хуҗалыгын тагын да үстерүдә зур булышлык күрсәтәләр. Ул продуктлар өлешчә пластик массалар, утка чыдам яңа төр пыяла эшләүгә дә тотылалар.
Профессор Г. Камай дөньяда беренче буларак фосфордан мышьякка «басма» салды, туларның органик кушылмаларына иреште, — бу хезмәтләр фән дөньясында әһәмиятле казанышлар булып тора.
Совет галимнәренең, шул җөмләдән минем хезмәтләремә дә мондый югары бәя бирелү, бу бары тик безнең совет илендә генә булуы мөмкин эш, — дип сөйли профессор Камай. — Бу вакыйга безнең хөкүмәтебезнең, партиябезнең һәм юл-башчыбыз даһи Сталинның турыдан- туры кайгыртучанлыгы аркасында ирешелгән уңышлар. Фән дөньясы-

G. ,с. ә.. № 4. SI
ның гениаль корифее Сталин исемендәге премиягә лаеклы булудан да бөек хөрмәтне табарга мөмкин- ме? Мин бу дәрәҗәгә лаеклы булган көнемне, гомеремнең, иң шатлыклы, ии бәхетле көне дип саныйм. Бу вакыйга мине тагы да зуррак иҗатка рухландыра. Мин үз Ватанымның тагы да ныгуы һәм үсүе өчен, коммунизм төзү өчен бөтен көчемне бирермен...
Профессор уйланган хәлдә бүлмәне буйлап узды да сүзен дәвам итте:
— Мин моннан соң да органик химия өлкәсендә яңа фосфор, мышьяк кушылмалары тудыру өстендә эзләнүләремне дәвам иттерәчәкмен, — һәм бераз елмая төшеп өсти: — Органик химия өлкәсен оч- сыз-кырыйсыз тайга урманнары белән чагыштырырга мөмкин. Аңа бер барып керсәң, тиз генә борылып чыга алмыйсың!
Химия фәннәре докторы Гыйлем Камай совет галиме булуның, үз халкыңа хезмәт итүнең нинди зур бәхет икәнлеге турында сөйли:
Илеңнең көннән-көн үсүен, коммунизмга якыная баруын күрүдән дә һәм шул бөек максат өчен хезмәт итүдән дә бөек эш бармы? — ди.
— Мин һәрбер яңа органик кушылма, препаратны ачкан саен, бары тик тормыш һәм яшәү турында гына уйлыйм. Безнең, совет галимнәренең, барлык омтылышлары да дөньяны яшәртү, кешелекнең гомерен озынайту һәм бары тик тормышны яклауга төбәлгән. Капита-листик илләрдәге «галимнәрнең» хез-мәтләре нинди түбән һәм әшәкелеккә корылган: алар сугыш уты кабызуга. дөньяга үлем чәчүгә, тормышны бетерүгә хезмәт итәләр. Прогрессив кешелек дөньясы бу фән гарипләре өстеиә үзләренең ләгънәтләрен яудыра. Алар Корея һәм ирекле Кытай илләре өстенә ут һәм тимер яудыру белән генә канәгатьләнмәделәр, инде чума, тиф, холера бактерияләрен чәчүгә кадәр барып җиттеләр. Ләкин фән дөньясындагы бу кабахәт килмешәкләргә халык каршында җавап бирер көн киләчәк. Алар халык үченнән, халык нәфрәтеннән бервакытта да котыла алмаячаклар!
Үлем ялчысы, Америка профессоры Теодор Розбери да нәкъ шундый ук кеше ашаучыларның берсе. Аның турында совет галиме, медицина фәннәре докторы М. П. Покровская: «Сез профессор Розбери, һәм сезнең ишеләр исәбегездә бик нык ялгыштыгыз... Тере хәлдә үк хурлыклы үлем белән үләргә мөмкин. Бөтен дөньяның намуслы халыклары каршында сез тере килеш үлеккә әйләндегез...» — дип бик дөрес әйтте.
VI
Көтелмәгәндә күрше бүлмәдән бала елаган тавыш ишетелде. Без барыбыз да бер-беребезгә карашып алдык. Чөнки барыбыз да профессор Камай семьясында яшь бала юктыр дип белә идек.
Ләкин, ...безнең сораулы карашыбызны күреп, профессор елмаеп куйды:
— Ул минем шатлыгым, бәхетем! Беләсезме, мин балаларны үләр чиккә җитеп яратам. Без балабыз булуын теләгән идек һәм менә, күптән түгел генә безнең балабыз туды. Без аңа Светлана дип исем куштык! Әйе, әйе... кызыбызның исеме Светлана! Яхшы исем бит, иптәшләр?— диде дә профессор ашыгып бала бүлмәсенә кереп китте.
Бала елаудан тынды. Бераздан ишектә балалар коляскасын этеп чыккан профессор күренде.
— Аңлашылды... — ди ул. — Кы-зымның һавага чыгасы килә икән!— Ул нәни Светлананы озатып, елмайган хәлдә безнең янга кире керде.
— Әйе, тормыш, яшәү нинди бөек! — дип куйды. Без галимнең тормыш һәм яшәү мәсьәләсен үзенең кечкенә кызы Светлана белән конкрет бәйләвем бик яхшы аңладык.
Гыйлем Хәйриевич китап шкафын ачты, альбомнан бер фото алып, безгә күрсәтте. Саргая башлаган иске рәсемдә, елга кырыенда ук, тәрәзәләре кыйшаеп җиргә баткан йорт, аның янында ярлы гына киенгән бер карчык белән бер яшь хатын басып тора.
— Болар минем апам белән әнием, — диде профессор. — Без Идел
буенда. Тәтеш шәһәрендә тора идек. Мин шгшыпнан пароход кычкыртуын ишетү белән пристаньга йөгерә торган идем. lin өчен дисезме? Пассажирларның багажларын ташырга, пароходтан йөк бушатырга. Мин шушы йортта туып үстем. Бу йорт хәзер юк инде...
Профессор Камайның атасы да Иделнең карт грузчигы булган. Анасы байлар йортында өй эшләре эшләп, керләр юып йөри торган булган. Ата-ананың авыр хезмәт белән эшләп тапкан тиеннәре ачлы- туклы көн күрүгә генә җиткән.
Пристаньда эш булмаган вакытларда яшүсмер Гыйлем Тәтештәге укытучы Антонина Михайловна Малыгина янына я мәктәпкә, яки аның өенә барып йөргән, русча укырга- язарга өйрәнгән. Малыгина Гыйлемдәге укуга булган сәләтне бик тиз сизеп алган, һәм ярлы татар малаен чын күңеленнән кеше итәргә тырышкан. Профессор Камай бу эшлекле рус хатынын — үзенең укытучысын зур хөрмәт белән искә ала. Ләкин яшь-үсмер Камайга мәктәптәге дәресләргә көн дә йөрергә туры килмәгән. Атасының да үлеп китүе аркасында, көн күрү, тормыш итү, туенырлык акча табу мәсьәләсе кыенлыгы яшүсмер Гыйлем җилкәсенә төшкән.
Бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә туган совет власте гына Камайның авыр тормышын яхшырткан, аны ач үлемнән коткарган. Ул фән дөньясына киң юл тапкан. Совет галиме исемен алу дәрәҗәсенә ирешкән.
Элекке заманда Идел грузчигы булган татар малае, бүген Сталин премиясенә лаеклы фән эшлеклесе югарылыгына күтәрелде. Татарстан хезмәт ияләре үзләренең зур галимнәре белән горурланалар. Бөтен дөнья күләмендә данлыклы Казан химия мәктәбен тудырган бөек рус галиме Александр Бутлеровның юлы—СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында гыйльми секретарь, химия фәннәре докторы, Сталин премиясе лауреаты, профессор Гыйлем Камай хезмәтләрендә дә дәвам итә.