Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ШӘРӘФ МӨДӘРРИС
СҮЗЛЕКЛӘР АКТАРГАНДА...
(Сатирик шигырьләр)
УОЛЛ-СТРИТ
Уолл-стрит бик гади сүз, Тыйнак кием кигән сүз: «Уолл» — стена, «стрит»— урам; «Стеиа-урам» дигән сүз.
Ләкин стена — мәетләрдән, Катлы-катлы сөяктән.
Аумас өчен бар яктан да Доллар белән сөяткән.
Агып монда халык каны Әверелгән алтынга.
Джон Браун 1 ятып калган Шушы стена астында.
Стена арты. Анда бүген Гангстерлар утырган.
Саклар микән тик ул гына Үч һәм нәфрәт утыннан?
Вакыт килер, явызлыкка —
Лаек җәза табылыр: «Урам» калыр, ләкин «стена» Төпкә кадәр ватылыр!
ПЕНТАГОН
«Пентагон»ны серле сүз дип, Уйлап йөрмә син тагын:
«Псита»—ул биш, «гоион»—почмак, Килеп чыга Пентагон.
Биш почмак ул. Геометрия
Аңкый монда беркадәр.
Америка хәрби штабын Шулай атап йөртәләр.
Анда утыра генераллар, Бактерияле йөрәкләр.
1 Колбиләүче
плантаторларга
каршы негрлар восстаниесен башлаган герой,
70
Шуннан чыга кара чума, Агуланган бөҗәкләр.
Вакыт килер, дөнья халкы Тезләндерер дошманын, — Айкап чыгар Пентагонның Бөтен-бөтен почмагын!
СИТИ
Бу да гади, иң гади сүз: «Кала», «шәһәр» дигән сүз. Ләкин ярты планетаның Теңкәсенә тигән сүз.
Бу сүз — казык башларына Утыртыл ган кытайлар, Бәйләп пушка көпшәсенә, Аттырылган сипайлар.
Бу сүз — Мисыр чүлләрендә ЬТңгырашкан гарәпләр;
Килеп, безнең Мурманскига Туптан аткан кораблар.
Бу сүз — Корея күкләренә Күтәрелгән ялкыннар;
һәм, кан белән сугарылып, Банкка аккан алтыннар.
Ситидагы явыз көчләр Дөмегерләр һәммәсе, — Калыр аның телдә фәкать «Шәһәр» дигән мәгънәсе.
ДОЛЛАР
Ул — бер спрут. Җәелә аның Йөзләп, меңләп тармагы. Сатлыкларны берәм-берәм Каба тора кармагы.
Доллар көче эшкә яллый Барлык әрәм тамакны; Хөкүмәтне, министрны һәм иң гади каракны.
Менә аның елан кебек Бөгәрләнгән тамгасы,— Шуңа кайрап үткенләнә Тито-Франко балтасы.
Сатлык акча. Безгә тагын
/Менә шунсы билгеле:
Ул — кан, богау, талау, сугыш, Бактерияләр символы.
71
ЯНКИ
Бу да гади төшенчә, Күптән таныш. Иске. Америкага күченгән Англичанндр исме. Кичкән янки корабта Атлантика суын, — Чиный-чиный җырлаган «Янки дудль-ду»ын L Янки килгәч, елгалап Аккан индус каны. Янки хәзер Кореяда — Чумасыннан да таны! Янки кичә линкорда Сары диңгез суын; Чиный-чиный бертоташ «Янки дудль-ду»ын. Телгә алсаң җирәнеч һәм шулкадәр ят ки — Ярты дөнья жандармы, Доллар корты — янки. Янки качар ялангач, Сынып төшәр муен; Очлый алмас башлаган «Янки дудль-ду»ын.
ЧУМА
— Мистер, анда эшләр хөрти!
— Юк, булмас ла, кит, чү, әй! ... Мөмкин түгел ышанмыйча: Кызып китте Риджуэй.
— Ничек шулай? Нигә болай? Ник түгел соң алайрак? Таушалалар дивизияләр, Сугышмыйсыз абайлап!
Әлегә безне җиңүчеләр Беркайда да тумаган. Булмый икән, бетте-китте! Кырдырырмын чумадан! Бактерияле сүзләр белән Тулды приказ дәфтәре:
— Марш әйдә, борча, чебен, Үрмәкүчләр гаскәре!
Палач белә: запас бетмәс Уолл-стрит барында; Бактерияләр үрчеп тора Гарри Трумэн канында.
Белми элмәк көткәнлеген Б а ктер и ял әр хуҗасын; Куар җирдән нәфрәт җиле Уолл-стрит чумасын.
1 «Янки дудль-ду» — Америкадагы инглиз колонистларының әтәч тавы шыиа охшатып җырлый торган иске, таян җыры.
72
НӘБИ ДӘҮЛИ
ИРТӘНГЕ ҖЫР 1. КУРАНТЛАР СУГА
Кызыл мәйдан. Суга курантлар, Безнең җирдә балкып таң туа.
— Кайнар сәлам сезгә, туганнар! Тәбрик итә илне Москва!
Рубин йолдыз кояш нурында Аллы-гөлле чаткы уйната.
Зур дөньяның шушы урынында Иртәнге җыр илне уята.
Җыр яңгырый ерак-еракка; Кар түбәле таулар өстендә, Даладагы ялгыз торакка Башкаланың сүзе ишетелә. Ана кебек шулай иркәләп, Ватан белән Москва сөйләшә.
Мин шул чакта туган йортымны Кремль белән күрәм янәшә. 2. КОЯШ ЧАКЫРА
Диңгезләрнең ташлы ярына Төшкән чакта кояш яктысы, йөзен бора Москва ягына Чиктә торган Ватан сакчысы. Тыныч тормыш безнең өйләрдә Балаларның бишеген тирбәтә. Таң чыклары төшә гөлләргә, Кошлар сайрый яшел тирәктә. Җилкәсенә бәхет күтәреп, Көннәр керә безнең ишектән. Аягүрә басып мендәргә, .Кулын суза бала бишектән. Нигә болай бала ашкына, Иртә әле ана йөрергә.
Аны шулай кояш чакыра, Матурлыгын илнең күрергә.
73
3. ЯҢА ХӘБӘР
Бу иртәдә яңа домнадай Гөрләп акты чуен ташкыны. Эшче шулай кайнар куллардан Туган илгә бүләк тапшырды. Җиде катлы җирнең астыннан Күмер тавын шахтер күтәрде. Ике норма аңа азсымаи, Ул сигезне тутырып үтәде. Хәйран калам, әгәр уйласам, Кайдан ала илһам ул кеше. Нигә болай диеп сорасаң — Бу — Ватанны сөю билгесе. Ташчы бүген чыкты ярышка, Канатланган аның уйлары. Җитәр кебек тиздән болытка, Ә ул һаман менә югары. Йорт сала ул туган халкына, Матурлыкка бизи дөньяны, һәйкәл кебек заман каршында Җирдә яшәр аның зур даны. 4. КЕЧКЕНӘ БӨРТЕКТӘ ЗУР БӘХЕТ
Бу иртәдә язгы юллардан Бригадалар килде кырларга. Баш күтәрә арыш йокыдан, Тургайларның җырын тыңларга. Яфрак ярган инде имәннәр Гаскәр кебек озын сафларда. Яшел калкан алар кигәннәр, Игеннәрнең, гомерен сакларга. Матурлыкның нәрсә икәнен, Күрим, дисәң, кил син бирегә. Йөрәгеңнең кайнар хисләрен, Сүз җитәрме әйтеп бирергә. Сабан тартып уза тракторлар, Тимер адым атлый кырларга, Баш имәсләр җиргә батырлар Табигатьтән хәер сорарга! Шулай уйлый колхоз егете,. Барган чакта чәчкеч артыннан. Җиргә төшә бодай бөртеге, Коела кебек сары алтыннар. Егет карый аңа сокланып, йөрәгендә язны тоя ул.
Менә шушы нәни орлыкта Зур бәхетне күреп тора ул. 5. УРТАК ШАТЛЫК
Бу иртәдә хезмәт батыры Ялга китте диңгез ярына. Самолетта очты профессор Ярдәм көткән авыру янына.

Хат ташучы ашыга почтадан. Ул дәүләтнең мәсьүл эшендә. Кешенең ул йөрәк җылысын Алып килә хатлар эчендә. Инде ачык кибет ишеге.
Сатучы кыз үлчәү янында.
Яңа' пешкән күмәч исләре Аңкып чыга урам ягына. Син дә бүген эшкә барасың, йөрәгеңдә хисләр ташкыны, Син хезмәттә бәхет табасың, Ул — Ватанның уртак шатлыгы. Кызыл мәйдан. Суга курантлар, Безнең җирдә балкып таң туа.
— Кайнар сәлам сезгә, туганнар! Тәбрик итә илне Москва.