Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ВЛ. МАЯКОВСКИЙ

БЛЭК ЭНД УАЙТ1
Әгәр
күз атсаң
Гаваннага,
менә дигән
оҗм ax-ил күренә.
Пальма төпләрендә
сыңар аякка баскан фламинголар.
Ведадо1 2
колларио чәчкәләренә күмелгән.
Гаваннада
һәрнәрсәгә бүленгән
аермачык:
акларда — долларлар, ул юк кара тәнледә.
Шуңа күрә
Вилли
щетка тотып тора басып
«Энри Клей энд Бок, лимитейд»нең
ишек төбендә. Виллинең
үз гомерендә
себереп узган
тузаннары гына да —
кара урман, — шуңа күрә
Виллинең
чәче коелган, шуңа күрә
Виллинең эче
эчкә суырылган.
Кечкенә анын шатлыгының тонык спектры:
Алты сәгать йоклау кырын ятып.
һәм кай араны
карак —
порт инспекторы
йөгереп үтешли
калдыра негрга
бер цент атып.
1 Б л э к э и д у а йт — ак һәм кара.
2 Ведадо — байларның шәһәр арты кварталы.
53
Котылып булыр иде бу пычрактан бәлки башлары белән йөрсәләр генә...
Юк, күбрәк ташырлар иде пычракны ул чакта: чәч бит ул — мең-мең;
ә аяк — икешәр генә. Әнә, бизәлгән Прадо 3
сузылып киткән анда. Шалтырый да ялтырый
өч рәткә тезелгән джаз.
Юләр күрсә
әйтүе мөмкин: чыннан да Гаваннаның үзендә икән
элгәреге оҗмах.
Кәкре сызыклар аз Вилли миендә, аз чәчкәннәр, аз шыткан шуңа.
Вилли
тик бернәрсәне
ятлап утырткан күңелендә, ныграк
хәтта Мосеоның
һәйкәл ташыннан: «Ананасның
җитлеккәнен
ашыйлар ак тәнлеләр, каралар ашый —
череп каралганын.
Ак тәнлеләр
ак эшне үтиләр.
каралар эшли эшнең караларын».
Күп сораулар борауламыйлар Вилл и не,
Тик бер сорау
аны йөдәтә.
һәм ул сорау
Виллинең күңеленә килдеме — щеткасы төшеп китә кулыннан хәтта.
Бәхетсезлеккә каршы
нәкъ шундый чакта сигаралар короле
Энри Клей янына
тагы
бер шикәр короле
килеп чыкты,
3 Прадо — Гаваннаның үзәк урамы.

-51
Аларның нц зурысы һәм болыттай агы.
Негр якын килә шул таза гәүдәлеге:
«Гафу итегез, мистер Брэгг!
Ап-ак шикәрне соң нигә ясарга тиеш
кап-кара негр?
Ак мыек белән кара сигара тарту
килешми сезгә.
Кара мыеклы негр өчен ул.
һәм яратсагыз шикәрләп кофе эчәргә, —
үзегезгә
шикәрне
рәхим итеп үзегез ясагыз».
Мондый сорау калмый болай гына.
Ак король
әверелде сары булып.
Король
борылды да сугу уңаена, перчаткаларын ташлап
китте ары узып.
Тирә-юньдә ботаника могҗизалары чәчәк ата.
Тоташ түбәсыман үрелеп үсә бананнары.
Негр
борнын сөртеп алгач та кулыннан
'ак штанына сөртте
каннарын.
Имгәнгән борынын тартты да
негр
шунда
янагын тотып щеткасын күтәрде.
Каян белсен соң ул
мондый сорау белән
CGGPra, АҮосквага мөрәҗәгать итәргә икәнне?
5/VII — 1925, Гаванна
С. Баттал тәрҗемәсе.

55
НУРИ АРСЛАНОВ
ЙӨРӘК
Гел кабатлый үзенекен Миңа бу медицина:
— Тынгысыз йөрәгең синең, Бу — ярамый, дип, сиңа. Нишлим, гел янып өйрәнгән йөрәк соң түзәмени, Бүгенге дәртле көйләрдән Тибеше үзгәмени?!
Тик хәрәкәт итә торган Машина түгел бит ул, — Жанга көч, дәрт бирә торган Канатлы күңел бит ул! Ул җиргә тынычлык тели, Тик үзе тынмый бер дә, Ул сугышка каршы өнди Миллионнар белән бергә. Ул Корея кырларында Азатлык даулап йөри, Ул көрәш ялкыннарында Талпына көйри-көйри... Ул бәхет сарайларына Өлеше ташын сала, Ул илем каналларында Тирбәнә, дулкынлана. Ул сөя җир яшеллеген, Күктәге кояш нурын, Ул сөя күңел яшьлеген, һәм тормыш матурлыгын. Кемгә кирәк соң буш йөрәк, Талпынмаса, янмаса?! Йөрәк яхшы — янса көйрәп, һәм сөеп туялмаса!
БЕЗНЕҢ МЕХЧЫЛАР
(җ ы р)
Кирәксә яхшы мех сезгә, Рәхим итегез тик безгә, Килегез Казан җиренә. Оста мехчылар биредә.

Мехчы егетләрнең
Алты н кулл ар ы, Уңган, батыр егетләрнең Матур уйлары.
Бик яхшы мехлар бар монда, Тиене дә, мутоны да, Еноты да, камасы да Чыга Казан каласында.
Эх,
Шул мехчы кызларның Куллары алтын,
Алтын куллы яшь кызларның йөрәге ялкын.
Орденлы мех комбинаты: Киң таралган яхшы аты, Шөһрәте, даны жәелгән, Мактау ява туган илдән!
Эх,
Безнең мехчыларның Алтын куллары,
Алтын куллы эшчеләрнең Якты юллары.
МАНСУРА
(ж ы р)
Тукучы кыз Мансура.
Тукучы кыз Мансураның Кәтүкләре барысы да Тезелеп тыпыр-тыпыр Әйләнеп уйнап тора, Станогы тыкыр-тыкыр Такмаклап жырлап тора.
Булдыклы кыз Мансура. Булдыклы кыз Мансураның йөкләмәсе биш норма. Йөкләмәсе үтәләсе, — Күңеле тыныч моңа;
Ай шул мәхәббәт бәласе, Пошына бераз шуңа.
Уфтанма син, Мансура, Сабир да бик сөя сине, Түзми йөрәк ярсуга. Тик, өч кенә норма көнгә Аз, ди, уңайсызлана, Дәшми йөргәч егет бер дә, Ничек дәшсен кыз бала.
Кызнын матур теләге: Кәтүкләре тагын да тиз
Тыпырдап биер әле, Сабыр итсә, Сабиры да Биш норма бирер әле, — Кыюланып Мансураның Янына килер әле.
КАЙТТЫ СЕРЖАНТ
(ж ы р)
Кайтты сержант чик буеннан. Үзе батыр, үзе уңган, Буе-сыны килешле.
Язмышы кызлар кулында: Кайгырту аның турында Инде безгә тиешле.
Төз атлап, селтәп кулларын Матур авылыбыз урамын Матурлап барулары, Ул атлап барган чагында, Мәхәббәтнең учагында Йөрәкнең янулары...
Чиктән кайткан егет мине Чиктән тыш яратсын иде, Мин, янып шул чагында, Балкыр идем мәхәббәттән: Шаяртмаса, чын йөрәктән Сөярлек булса гына.
ОЗАТКАНДА
(ж ы р)
Китәм инде, Туган илне Саклар өчен флотка, Асыл ярым, сөйсәң мине, Сагышланма мин юкта. Сагынырмын сине, гөлем, һәм туган якларымны, Тик тилмертмә, күгәрченем, Көн дә яз хатларыңны.
Гел булырсың уйларымда, Кичен-көндезләрен дә, Исемең, кушылып җырларыма, Тибрәнер телләремдә.