ШИГЫРЬЛӘР
го лю-жо
Кытай шагыйре. Халыкара Сталин премиясе лауреаты
ЯШӘСЕН СТАЛИН
Сталин!
Кешелекне азат иткән Сталин!
Иң саф сүзләр белән Сезне зурлыйм.
Азатлыкка чыккан халкым исеменнән
Сезгә, Сталин,
дан һәм мактау җырлыйм.
Бәхете Сез барлык хезмәт ияләренең.
һәм үлчәргә мөмкин Сезнең гомерегезне
Кояш гомере,
җир һәм йолдызларның гомере белән генә.
Чикли алмый сезнең бөеклекне
Вакытлар да, чиксез киңлекләр дә.
Сезнең сүзегез белән
таулар күчә җирдә, Бакчага әверелә эссе ком даласы.
Сезнең нурыгыздан —
Сезнең яктыгыздан
Яшәрәләр кешеләр,
яшәрә җир, һәм берләшә бергә, бер тату семьяга кешелек дөньясы. Иң сөекле кеше! Укытучыбыз безнең!
Бөтен кешелекнең бөек юлбашчысы!
Мәңгелек Сез — Маркс кебек!
Мәңгелек Сез — Энгельс кебек!
Мәңгелек Сез — Ленин кебек!
Чын йөрәктән сәлам юллый Сезгә Кытай Үрелдереп ал байрагын кояшкача.
3. М ә җит о в тәрҗемәсе.
ДАН ҺӘМ БУРЫЧ
Туганыбыз Сталинны күрәм алтын медальдә мин. Тик кыйммәтле бу бүләкне мин генә алуым түгел,— Бу Мао Цзе-дун җитәкләгән күп миллионлы Кытай халкын — Тынычлык көрәшчеләрен, батырларны хөрмәт итү. Шулай ук бу миңа аерым тантаналы бурыч йөкли. Аңа бәя бирер өчен мин әйтергә тиеш шуны: Котладылар мине барлык көрәшчеләр чын йөрәктән, Барлык Кытай яшьләре җырларда мактадылар мине. Хат җибәрде Кореядан Ким Ден Сон исемле бала, Го Мо-жоның рәсемен сорый бүләк итеп, ләкин аңа Сталин медале тагып төшкән минем рәсем кирәк. Ул яза: «Сталинга рәхмәт һәм совет халкына рәхмәт. Батыр Кытай иреклеләрен без мәңге онытмабыз!
Сөеклебез Сталин — тынычлык. Советлар иле һәм Кытай Көчле ике туган — җирдә тынычлыкны саклаучылар. Сталин мине дә бүләкләр үсеп зур көрәшче булгач». Кайда Ким Ден Сон, йөрәккә үтәрдәй хат язган бала! Алырмы ул бүләгемне? Җитәр микән минем сәлам? Үлде микән туры килеп дошман аткан бомбаларга, Агуланып явыз янкилар китергән чума белән. Ул бала күк агулануы мөмкин безнең балаларның. Ләкин бактерияләргә дә, үлемгә дә киртәләр бар.
Даһи Сталин — тынычлык ул. Тынычлык һәркемгә кирәк. Тик бер төркем комсызларның сугыш кабызу теләгендә, Блокада тозагын җәеп, алар котырта, мәкерли, Илләр тормышына тыгылып, җирне каршылыкка өнди. Алар — үтерүчеләр — күптән җуйган кешелек сыйфатларын. Кирәк аларга яндыру, газаплау, көл итү барын.
Ләкин без бар тавышыбызга өндәп, Чакырабыз намус көрәшсен дип Сабыйлар һәм кешеләр хакы өчен, Хаклык һәм культура гасыры өчен. Без әйтәбез: ике аяклы явыз Хәшәрәтне — үтерүчене юк итәргә, Үлем таратучы бациллалар Булмасыннар өчен бер җирдә дә! һәм менә мин зур хөрмәткә ирешеп, җаваплылык белән, Гражданин һәм солдат булып, бар дөньяга әйтеп бирәм: Минем халкымның ныклыгы һәркөн үсә, чыныга бара — Бөтен көчен бирә ныгысын өчен тынычлык дөньяда. Безгә даһи Сталин ярдәм итәр, Тынычлык өчен көрәшкәндә, эштә.
Халыклар дуслыгы тар-мар итәр Чума, агуларны һәрбер төштә.
Н. Арсланов тәрҗемәсе.
6
МОСТАФА НОГМАН
БӨЕК ДУСЛЫК
Бу шигырь Москва Совет Армиясе Үзәк театрында «Онытылмас 1919 ел» постановкасын карау уңае белән язылды.
... Балкып торган зур театр залы, Кызыл хәтфә җәйгән юллары, Син текәлсәң якты стенага, Я карасаң шунда югары, Таң калырлык җанлы картиналар Күзләреңә синең чагыла:
Әнә, Будённыйның чапкын атлылары Давыл булып алга ыргыла, Ә Чапаев егете пулеметтан Ут яудыра дошман ягына...
Еракларга китә синең уйлар, Онтыласың шунда бер минут, Сизмисең дә ничек әкрен генә Сүнә бара залда янган ут.
Совнаркомда Ленин кабинеты.
Кулын салып Сталин иңенә Басып тора Ильич: ике йөрәк Бергә тибә, бергә җилкенә.
— Мин тапшырам Сезгә, Сталин иптәш, Зур бер бурыч ЦК исеменнән, Дошманнарны тар-мар итүегезгә
Мин ышанам тирән хис белән.
Зал тын тора, һәрбер йөрәк анда Ярсып тибә.
Саубуллашкан чакта ике дус.
— Уңыш телим көрәш юлыгызда, Хуш, Сталин иптәш, хуш!
Кемнәр генә утырмыйлар биредә! Халык белән шыгрым тулы зал.
Әнә,
Күкрәгенә ал тасмалар тезгән Көмеш чәчле батыр генерал;
Ерак түгел шунда беррәттән — Чжу-дэ гаскәрләре кия торган Тар якалы яшел күлмәктән — Кытай солдатлары утыра. Тирән кичереш ал(ган бу дусларны, Зур сәхнәдән күз дә алмыйлар, Бөек Ильич теле — рус сүзләрен йөрәк белән сизеп аңлыйлар.
Туздырылгач дошман гаскәрләре Революцион Питер янында, Зал гөр килә көчле алкыш белән, йөрәк ныграк ярсый тагын да.
Зал гөр килә,
әнә пәрдә төшә, Урра! тавышлары астында, Тамашачы — яшь бер кытай егете Сәхнә алдына менеп басты да, Сталин ролен башкаручының ул Кысып алды кайнар кулыннан, Үз телендә әйтеп, хөрмәтләде һәм кочаклап үпте соңыннан. Ул йөрәктән ташкан хисләр белән Сүзен әйтте (шундый ашкынган!) — Сталинга,
Туган халкыбызның Кайнар сәламнәрен тапшырам. Даһи исемен алсу байрак итеп, Без барабыз җиңү юлыннан, Юлыбыз балкып тора, ул кабызган Бөек илнең сүнмәс нурыннан. Без тынычлык армиясен төзедек, Сугышларга юл булмас җирдә! Җитәкләгәч ике Армияне Сталин белән Мао Цзе-дун бергә.
8