БӨЕК ГУМАНИСТ ЛЕОНАРДО ДА ВИНЧИ
СӘГАДӘТ ИШМОРАТОВА, ГЕОРГИЙ СКОПИН
БӨЕК ГУМАНИСТ ЛЕОНАРДО ДА ВИНЧИ (1452—1952)
Бөтендөнья Тынычлык Советының карары буенча, 1952 елның апрель аенда бөтен прогрессив кешелек дөньясы гениаль художник һәм гүзәл экспериментатор, универсаль галим һәм кыю философ-материалист Леонардо да Винчиның тууына 500 ел тулу көнен билгеләп " үтә. Леонардоның бөтен эшчәнлеге алдынгы идеяләрнең һәм яңарыш тенденцияләренең гәүдәләнеше булды. Ул үз эпохасының ялкынлы вәкиле иде.
Италиянең яңарыш чоры культурасы Италиядә капиталистик хуҗалыкның иртә үсешенә нык бәйләнгән. Леонардо да Винчи яшәгән һәм эшләгән чактагы Италиядәге яңарыш эпохасы — Европа культурасы тарихында иң кызыклы һәм тулы кыйммәтле эпохаларның берсе. Ул күтәрелеп килә торган һәм җәмгыятьнең феодаль нигезләрен җимерергә омтылган яшь буржуазия сыйныфының культурасы нинди булганын ачык күрсәтә.
XV. һәм XVI гасырлар бусагасындагы прогрессив һәм реакцион агымнар арасында җәелгән көрәштә Леонардо фәндә эксперименталь методны ныгытып урнаштыру һәм кеше фикерен дини карашлар богауларыннан коткару өчен чиксез күп эшләде. Леонардо үзенең әсәрләрендә феодализм дөньясы көчләренә каршы көрәшкәй алдынгы буржуазия идеологиясен бик эзлекле һәм тирәнтен ышанырлык формада әйтеп биргән.
Леонардо да Винчи 1452 елда Винчи шәһәрчегенә якын гына булган кечкенә генә Анкиано авылында туган. Леонардоның әтисе нотариус Пьеро да Винчи, ә әнисе — Катерина исемле крестьян кызы булган. Балачагыннан ук Леонардо математика өлкәсендә сәләтлелек күрсәткән, рәсем ясарга яраткан. Флоренциягә күчеп килгәч, әтисе улының рәсемнәренә игътибар иткән һәм алариы үзенең дусына, атаклы художник һәм скульптор Андреа Верроккиога күрсәткән.
Леонардоның биографы художник Джорджо Вазари бол ай дип яза: «Леонардоның беренче тәҗрибәләренең ничаклы гүзәл булуын күреп, Андреа шул чаклы гаҗәпкә калган ки, Пьерога улына үзен шушы сәнгатькә багышларга мөмкинлек бирергә киңәш иткән. Шуннан соң Пьеро улы Леонардоны Андреа Всррок- кио мастерскоена бирергә булган».
Верроккио мастерскоенда Леонардо рәсем ясау, скульптура һәм архитектура техникасы буенча тирән белемнәр алып кына калмаган, бәлки башка өлкәләрдән дә сәнгать өчен кирәкле җитди фәнни белемнәр алган.
Леонардоның Верроккиода эшләгән вакытларында башкарган эшләренең кайберләре хәзергәчә сакланган: Верроккионың «Крещение»- сендә алдагы фәрештә фигурасы (Уффица, Флоренция), «Благовещение» (Лувр, Париж), «Кулына чәчәк тоткан Мадонна» (Эрмитаж) —менә шундыйлардан.
Бу әсәрләрнең бөтенесендә дә Леонардо әле формалашып җитмә-
92
гэн мастер булып эш итә. Бу еллар аның өчен иҗади эзләнүләр чоры була. Мәсәлән: «Крещение» дә ге фәрештәнең тонып калган йөзен җанландырырга омтылу, көлеп-ел- маеп тора торган кыз йөзендәге кебек матурлык бирергә, сабый баланың дөрес анатомиясен бирергә һәм «Мадонна»да җиңелчә генә яктылык шәүләсе ярдәмендә формаларга матурлык бирергә омтылу бар.
«Благовещение»дә ул серле пейзаж фонында нәфис һәм бик матур фигуралар сурәтен бирә.
1472 елда Леонардо да Винчиның исеме живопись эше товарищест- восының «Кызыл китабы»нда ике тапкыр телгә алына.
Флоренция художество мастер-скойларында фән белән сәнгать ара-сындагы тыгыз бәйләнеш бөтен Флоренция культурасының характерына тирәнтен кереп урнашкан күптәнге һәм нык традиция булган. Леонардо үзенең математика буенча белемнәрен нәкъ менә Верроккио мастерскоенда тирәнәйткән.
1478 елда Леонардо Флоренциядәге бер капелланың алтаре өчен картина язарга заказ ала. Ләкин ул заказны үтәмәгән. Гомумән Леонардо үзенең рәсемнәрен чиктән тыш озак ясый торган булган. Фән белән кызыксынулар аны рәсем ясаудан читкә тарткан. Шулай ук «Поклонение волхвов» (1480 ел) һәм «Св. Ироним» (1481 ел) исемле әсәрләре дә бетми калган.
Шушы ук чорда Леонардо гөнаһка төшү картинасын сурәтләгән «Медуза башы» (картон) һәм очып бара торган аждаһа рәсеме ясалган түгәрәк калкан эшләгән. Ләкин аның бу эшләре безнең заманга кадәр сакланмаган.
Флоренция художество мастер-скойларында сәнгать белән фән, аерым алганда математика, арасында бик күптәннән бирле элемтә яшәп килгән, чөнки математика художникларга перспективаны өйрәнгәндә кирәк булган. Леонардо фәнгә живо- письтан килгән, фән аңа живопись эшләре өчен кирәк булган. Вакыт үткән саен Леонардо фәнгә бирелә барган, табигатьне инде сәнгать хакына түгел, бәлки фәннең үзе хакына өйрәнә башлаган. Үзенең бөтен күзәтүләрен Леонардо яшь чагыннан ук яза барган, акрынлап бу язулар бик күп тупланган. Леонардоның 7 000 битләп кулъязмасы безнең заманга кадәр килеп җиткән. Шушы язмалар нигезендә Леонардо соңыннан китаплар һәм трактатлар тудырырга уйлаган. Ләкин уйлаганнарын тормышка ашыра алмаган. Бары тик «Яктылыклар* һәм күләгәләр» турында, күз турында, анатомия турында гына язарга өлгергән. Леонардо үзенең кулъязмаларын сөекле шәкертс- Франческо Мельци га васыять итеп калдырган. Мельци аларны үзе үлгәнче бик яхшылап саклаган. 1570 елда Мельци Леонардоның кулъязмаларыннан рәсем ясау турындагы заметкаларын сайлап алып, аларны системага салган һәм игълан иткән. Леонардо да Винчиның «Живопись трактаты» шулай килеп чыккан.
Франческо Мельци ү'лгәннәп сон, кулъязмалар төрле кулларга кергән, таралган, соңыннан алар акрынлап Париж, Лондон, Милан, Флоренция кебек шәһәрләрнең зур хранилищс- ларында тупланган. Аларның бер өлеше бөтенләй югалган.
Леонардоның кулъязмалары уңнан сулга таба язылганнар. Сулагай булганы өчен генә түгел, бәлки чит кеше укый алмаслык итү теләге белән дә Леонардо шулай язган. Кулъязмаларның теле һәм орфографиясе Леонардоның халыкка якын булуы турында сөйлиләр, алар итальян халкының сөйләменә бик якын торалар.
1482 елда Леонардо Флоренциядән китә һәм Миланга герцог Лодовико Сфорцага хезмәткә керә. Ул заманда Милан Төньяк Италиянең зур промышленность үзәге һәм илнең иң бай шәһәрләреннән берсе булган.
Миланда Леонардо да Винчи 1500 иче елга кадәр яшәгән. Биредә ул: Франческо Сфорцаныц ат менгән статуясы моделен, «бөек кеше сыны» моделен ясаган. Моңа Леонардоның ун елдан артык вакыты кит-кән. 1499 елда художник модельне металлга кою буенча хәзерлек эш-
93
ләрепә керешкән, ләкин килеп чыккай уңайсыз политик ситуация аркасында бу эшен тормышка ашыра алмый калган. Күргәзмәгә куелган балчык модель 1499 елда Миланны алган француз солдатлары тарафыннан юк ителгән. Бу гүзәл памятниктаи безнең заманнарга кадәр Леонардоның хәзерлек сызмалары гына килеп җиткән. Бу сызмалар безгә художникның шушы скульптура әсәренең композициясе өстендә, яңарыш эпохасының шушы гүзәл памятнигыи тудыру өстендә ничек тырышып эшләве турында сөйлиләр.
Аның «Мадонна кыя ташлар арасында» дигән әсәре дә шушы ук вакытларга туры килә. Бу әсәрендә Леонардо иҗади өлгереп җиткәнлеген күрсәтә. Мадоннаның серле елмаю белән яктырган йөзе аеруча җанлы итеп бирелгән, бик нәфис итеп чагылдырылгаи яктылык шәүләсе үтә ачык төзелгән картинаның барлык элементларын бергә, бер бөтенгә берләштерә.
Леонардоның «Мадонна кыя ташлар арасында» дигән әсәре безгә ике вариантта билгеле. Аларның берсе Лувр музеенда (Парижда), икенчесе Лондон милли галлерея- сында саклана. «Мадонна кыя ташлар арасында» картинасының Париж вариантына бирелгән характеристикага карап, аның түбәндәге үзенчәлекләрен әйтеп үтәргә кирәк. Әгәр Флоренция художниклары Леонардога кадәр үзләренең картиналарында тормышны вак-төягенә кадәр чагылдырган булсалар, Леонардо үзенең «Мадонна кыя ташлар арасында» дигән әсәрендә бу методтан кискен рәвештә читкә китә. Бу әсәрдә художник бөтен картинаның тамашачы күзенә эләгүен җиңеләйтергә омтылып өчпочмаклы композиция белән эшли. Композиция практикасында бу яңалык булган.
1495 һәм 1498 еллар арасында Леонардо үзенең атаклы фрескасы— «Серле кичә»пе яза. Аны ул Милан монастырьларының берсенең стенасына ясый.
«Серле кичә» — художникның иң •өлгергән һәм иң яхшы әсәре. Биредә ул. хыянәт итүнең никадәр әшәке бернәрсә булуын күрсәтә. Иуда биредә үз эшенә явыз рәвештә хыянәт- итүнең гәүдәләнеше итеп бирелә. Тагын шунысы характерлы, Леонардо бу картинаны язганда, бигрәк тә Гайса сурәте белән нык газап чигә. Гайса бик оста рәвештә композиция үзәгенә куелган, ләкин аның йөзендә җанлылык, үзенчәлек җитешеп бетми. Чөнки бөек художник булган Леонардога Г айсаның явызлыкны гафу итәргә кирәк дигән идеясе ят була. Шуңа күрә Гайсаның йөзе тонык булып кала. Ләкин хыянәтче турында ишеткән аның шәкертләренең йөзләрендә никадәр төрлелек һәм ачу ташый! Аларның кайсы ярсып нәфрәтләнә, кайсы гаҗәпләнә, кайсы уйга калган, кайсы шикләнә, кайсы өметсезлеккә төшкән. Апостолларның йөзләре— чын халык типлары. Шуңа күрә бу картинаны караганда батыр һәм намуслы, хыянәтчеләргә буйсынмас итальян халкы күз алдына килеп баса.
Леонардо югарыда искә алынган әсәрләрдән тыш башка картиналарда язган, ләкин алар безгә килеп җит-мәгәннәр. Җивописьтан тыш, Леонардо Миланда бик тырышып фәнни эзләнү эшләре алып бара, архитектура мәсьәләләре белән аеруча кызыксынып, тавышны, хәрәкәт законнарын, яктылыкны, кошларның очышын өйрәнә, анатомия белән шөгыльләнә һәм хәрби инженер эшенә күп игътибар бирә — шәһәр ныгытмаларын яхшырта, сугыш ма-шиналары һәм орудиеләр ясый. Шул ук вакытта Леонардо бик күп төрле белем тармаклары буенча — философия, медицина, астрономия, математика, табигать белеме, теология һ. б. фәннәр буенча күп укый. Леонардо бөтен нәрсә белән кызыксына һәм армый-талмый эшли.
Милан французлар тарафыннан алынып, Лодовико Моро аларга әсир төшкәннән соң, Леонардо туган шәһәре Флоренциягә китә һәм бирегә 1500 елның апрелендә кайтып төшә. Биредә ул живопись белән аз шөгыльләнә, үзенец төп игътибарын фәнни эшләргб бирә, байтак кына инженерлык проектлары төзи.
94
Флоренциядә Леонардо озак тормый. Яңарыш эпохасының иң җирәнгеч һәм иң ерткыч кешесе булган Цезарь Борджпага хезмәткә кереп, ул Флоренциядән китә. Цезарь Борджнада Леонардо бер елга «кын — 1502 елның маеннан 1503 елның мартына кадәр хезмәт иткән. Шушы кыска гына вакыт эчендә Леонардо күп кенә катлаулы инженерлык һәм фортификацион эшләр башкарган.
Флоренция хөкүмәтенең чакыруы буенча 1503 елның март башында Леонардо яңадан туган шәһәренә кайткан- Цезарь Борджнада хезмәт иткән чорында да һәм Флоренциягә бу кайтуы чорында да Леонардо фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнүендә дәвам иткән. Ул су һәм һава дулкыннарының хәрәкәтен, кошлар-ның очуын өйрәнә, очкыч аппарат проектын төзи һәм математика, физика. астрономия фәннәрен өйрәнә. Леонардо өчен живопись эше, элеккечә, икенче планда тора. Флоренциядә бу юлы Леонардо «Ангиарп янындагы сугыш» (бу әсәре эшләнеп бетмәгән һәм сакланмаган) һәм «Мона Лиза» портретын яза.
«Джоконда» дип аталган Мона Лиза картинасы — Леонардо да Винчиның бөтен дөньяга мәгълүм булган әсәрләреннән берсе. Бу әсәрендә ху-дожник үз заманындагы гадәттәге портретларга хас булган меланхолик-лыкны бетерү бурычын куйган.
Безнең алдыбызда бер кулын икенчесе өстенә салган бер хатын. Аның йөзенә художник шундый бер серле елмаю биргән ки, бу елмаю аның йөзен томанлы кичерешләр көзгесенә әйләндерә. Зама-нында Джоконданың бу «серле елмаюы» турында декадентлар әллә нихәтле мәгънәсез чүп-чарлар язып бетерделәр. Чынында исә Мона Ли- заның портреты чын реалистик әсәр. Леонардо сокланып туймаслык матур образ тудырган. Мона Лиза образында күкләрдән алынган бер-нәрсә дә юк, ул җир кызы, ә аның моңсу елмаюы аның эчке тормышының байлыгын күрсәтә.
Ленинград Эрмитажында «Мадонна Литта» дигән картина бар. Кайбер тикшеренүчеләр аның Леонардо кулы белән эшләнгән булуына шикләнәләр, «Мадонна Литта» аның шә- кертләренннән берсенең әсәре булырга тиеш дип исәплиләр. Совет сәнгать галимнәре аны Леонардо әсәре дип саныйлар. Мадоннаның тибы, аның гәүдә торышы, живопись- ның колориты, тән анатомиясенең бик яхшы белеп эшләнүе, сабын баланы биргәндә моның бик оста башкарылуы — барысы да шул турыда сөйли.
Леонардоның эстетикасы аның фи-лософик һәм фәнни карашлары белән шул чаклы тыгыз бәйләнгән ки, аны соңгылардан һич аерырга мөмкин түгел. Бу эстетиканың үзәк пункты — живопись эшен алдынгы сәнгать дип тану. Живопись — аның өчен шул ук фән. Үзенең теоретик әсәрләрендә ул художникларга барыннан да элек тормышны өйрәнергә киңәш итә.
Живопись әсәрләрендә, яктылык һәм күләгә контрастларының кискенлеген яшерү өчен, Леонардо фигураларны ачык кояш яктылыгына куймаска, бәлки яктылык чыганаклары белән җисемнәр арасына «бертөрле томан» урнаштырырга киңәш бирә- Шул чакта яктылык- күләгә күчешләре күп тапкыр йомшаграк булыр, ди. Леонардоның яраткан яктылыгы — яңгыр вакытындагы һәм кичке сәгатьләрдәге эңгер яктылыгы була. Леонардо фикереичә, мондый вакытта кешенең йөзе аеруча нәфис һәм сок-ланырлык була. Ул — пленерадан, таркау яктылыктан кача, чөнки бу яктылык әйберләрнең пластик сизү- чәнлеген яшерә. Пластик сизүчәнлек исә аның игътибар үзәгендә тора. Аның сәнгате әнә шундый.
1508 елдан 1513 елга кадәр Леонардо тагын Миланда тора. «Св. Анна» һәм «Иоанн Креститель» исемле картиналарны ул биредә тудырган. Әлбәттә, Леонардо үзенең фәнни эшләрен бер минутка да ташламый. Миланда Леонардо 1513 елның 24 сентябренә кадәр тора да шуннан сон. Римга китәргә мәҗбүр була. Римда Леонардо үз талантын куллану мөмкинлеген тапмый һәм, 1515 ел сентябрендә французлар Миланны алгач, Франция ко-
95
роле Франциск I гә хезмәткә керә һәм 1516 ел азагында Франциягә китә. Франциск I аның карамагына Лмбуазага якын гына урындагы Кло-Люсе замогын бирә. Ләкин бөек художник авырый. Живопись белән ул бөтенләй шөгыльләнә алмый, аның уң кулы эшләми башлый. Дөрес, ул сугару каналлары системасы проекты эшләп бирә, Амбуаза- да яца сарай проектын төзи.
1519 елныц 2 маенда Леонардода Винчи үлә.
Леонардо да Винчи яңарыш эпохасында яшәгән. Бу эпохага Ф. Энгельс түбәндәгечә характеристика бирә: «...Хәзерге заманда табигатьне өйрәнү тарихы, бөтен яңа тарих кебек үк, бер бөек эпохадан башланып килә; бу эпоханы без, немецлар, ул чакта безнең башка төшкән милли бәхетсезлек буенча реформация дип атыйбыз, французлар— ренессанс дип, ә итальяннар чинквечеито дип атыйлар, һәм ул эпоханың эчтәлеген бу исемнәрнең берсе дә тулысынча биреп бетерми. Бу — XV йөзнең икенче яртысыннан башланган эпоха... Бу шул вакытка чаклы кешелек дөньясы кичергән переворотлардан иң бөек прогрессив переворот иде, титаннарга мохтаҗ эпоха иде һәм ул фикер көче, дәрт һәм характер ягыннан, төрле фәннән белемле һәм зур галим титаннар тудырган эпоха булды. Буржуазиянең хәзерге замандагы хакимлегенә нигез салган кешеләр теләсә генә кем булсыннар, ләкин буржуача чикләнгән кешеләр түгел иделәр. Киресенчә, алар ул заман өчен характерлы булган, төрле вакыйгалар эзләүче кыю кешеләр рухы белән азмы-күпме сугарылганнар иде. Ул замандагы зур кешеләр арасында ерак сәяхәтләр ясамаган, дүрт яки бнт төрле телдә сөйләшмәгән, иҗат эшенең берничә өлкәсендә дан казанмаган берәү дә будмаган диярлек. Леонардо да Винчи бөек художник кына түгел, бәлки бөек ма-тематик, механик һәм инженер да булган, физиканың гаять күп төрле тармаклары әһәмиятле фәнни ачышлар өчен аңа бурычлы». (К. Маркс һәм ф. Энгельс. Сайланма әсәрләр.
Ике томда. II т., оә—56 оичләр. Таг- госиздат, 1949 ел.)
Янарыш эпохасының гаять зур даһие Леонардо да Винчи, Ф. Энгельс әйткәнчә, шул титан кешеләр исәбенә керә.
Безгә кадәр килеп җиткән бер документ Леонардо да Винчинең сәләте һәхм осталыгы күп кырлы булуын бик ачык характерлый, — бу аның Лодовико Морога язган хаты. 1483 елда Леонардо менә нәрсәләр язган:
«1. Мин бик җиңел, нык, ансат сүтелмәле, дошманны эзәрлекләгән яки дошманнан чигенгәндә кулланырга уңайлы, шулай ук бер дә мә- шәкатьсез корылмалы һәм сүтелмәле башка төрле күперләр сала бе- ләм. Шулай ук дошман килер алдыннан күперләрне яндыру һәм юк итү юлларын да беләм.
2. Мин, дошман шәһәрен камаган чакта, тирән чокырлардан су җибәрә беләм, чиксез күп санда күперләр үткәрә, атакалардан саклану өчен калканнар, баскычлар пәм башка төрле камау кораллары ясый беләм.
3. Шулай ук, әгәр ныгытмаларның биеклеге яки стеналарның калынлыгы сәбәпле камалган шәһәрне бохмбага тоту мөмкин булмаса, мин, кыя өстенә салынмаган булса, теләсә нинди крепостьны җимертү юлын беләм.
4. Мин бик җиңел һәм ансат күтәреп йөртелә торган пушкалар коя беләм; аларны вак ташлар белән корырга кирәк булачак һәм алар боз яудырган кебек эш итәчәкләр, ә аның төтене дошман сафларына бик зур дәһшәт китерәчәк, аңа бик зур зыян һәм таркаулык китерәчәк.
5. Шулай ук, мин тавыш-тынсыз гына җир астын казулар һәм җир астындагы бормалы-бормалы юллар буенча, гәрчә тирән чокырлар яки елгалар астыннан үтәргә туры килсә дә, билгеле бер пунктка барып чыга беләм.
6. Шулай ук, мин ябык, куркынычсыз һәм бернәрсә дә үтми торган колесницалар ясый алам. Мондый колесницалар, үзләренең артиллериясе белән дошман сафларына бәреп кереп, ничаклы күп санлы булса да дошман сафларын өзеп үтә ала-
96
чаклар. Ә алар артыннан тоткарсыз Һәм зур удар ясап пехота бара алачак.
Шулай ук. кирәк булганда бом- бардлар, мортиралар һәм бик матур формада, җиңел төзелешле, хәзергеләргә бер дә охшамаган огнемёт приборлары ясый алам.
8 Пушкаларны кулланып булмый орган җирләр өчен, мин катапультлар. манганнар, стреломётлар һәм адәттәгеләргә һич охшамаган башка кораллар ясый алам; кыскасы, шартларга карап, чиксез күп төрле һөҗүм һәм оборона җайланмалары ясый алам.
9. Сугыш хәрәкәтләре диңгездә бара торган булса, мин атака вакы- гында да. шулай ук оборона вакытында да чиктән тыш нәтиҗәле бик күп төрле әйберләр ясый алам, мә- ?әлән. иң зур пушкаларга, дарыга һәм төтенгә каршы тора алырлык пароходлар ясый алам.
10. Тыныч вакытта, башка һәрбер <еше кебек үк, җәмәгать һәм хосусый кешеләр биналарын төзүдә һәм бер урыннан икенче урынга су күчерүдә файдалы була алырмын дип уйлыйм.
Шулай ук, мин мрамордаи, бронзадан һәм гипстан скульптура эш- 1әре үти алам, шулай ук * рәсем ясаучы буларак, башка һәркем кебек үк, һәртөрле заказлар үти алам.
һәм тагын «Ат» өстендә эшләүне үз өстемә ала алам; бу «Ат» сезнең атагыз истәлегенә һәм изге Сфорц йортына мәңге онытылмаслык дан һәм мәңгелек шөһрәт китерер.
Әгәр дә югарыда саналган әйберләрнең берәрсен кем дә булса үти алырлык түгел бу дип караса, мин сзнең шәһәрегездә яки сез галиҗа- нәбемнең күрсәтүе буенча башка бер урында тәҗрибә ясарга хәзсрмен».
Бу хатында Леонардо үзен, иң элек, киң белемле хәрби инженер — ныгытмалар кора, һөҗүм һәм оборона сугышларында кулланыла торган корал һәм җайланмалар, корабльләр һ. б. ясый белә торган инженер сыйфатында тәкъдим итә. һәм болар ул эшли ала торганнарның бөтенесе дә түгел. Үзе эшли белгән куп кенә башка нәрсәләр турында ул әйтеп тормаган булса кирәк. Хачының соңгы пунктларында гына Леонардо, тыйнак кына итен, үзенең архитектор, скульптор һәм рәсем ясаучы була алуын күрсәтеп үтә. Хатны Леонардо 31 яшендә язган. Бу инде яшь Флоренция кешесенең чиктән тыш сәләтле, зур тәҗрибәле һәм киң белемле кеше булуы турында сөйли. Леонардоның тәҗрибәсе һәм фәнни белемнәре аңа техника өлкәсендә дә, шулай ук сәнгать өлкәсендә дә практик эшчәплеккә киң юл ачканнар.
Бу хатында Леонардо үзенең фән белән кызыксынулары һәм эзләнүләре турында бер сүз дә әйтми, ә алар, әйтергә кирәк, бик күп булган. Техника һәм табигать белеме буенча Леонардо шөгыльләнмәгән һәм шул турыда үзенең фикерләрен калдыр-маган бер генә мәсьәлә дә юк.
«Живопись сәнгате турында трак- тат»та куәтле кеше шәхесен, кеше фикерен гәүдәләндерә торган кеше күзенә мактау сүзе бар. Кеше шәхесен ул замандагы гуманистлар да мактаганнар, ләкин аны әхлак ягыннан өзлексез камилләшә бару сәләте өчен мактаганнар. Леонардо исә кешене фәннәр һәм сәнгатьләр тудырганы өчен мактаган. Гуманистларның дөньяга карашында индивидуальлек мотивы өстенлек итсә, Леонардода — җәмәгатьчелек мотивы: фәннәр һәм сәнгатьләр тудыру өстенлек итә.
Ренессанс эшлеклеләре кеше акылы көчен мактаганнар. Дөньяның бөтен серләре аның алдында ачылырга тиешләр, алар авторитетка ышануга дошман булганнар. Леонардо өчен кеше акылы көче дөньяны тулы та- нып-белү гарантиясе булмаган. Ул болай дип яза: «Әгәр син акылда башлана һәм бетә торган фәннәр — хакыйкать, дип әйтәсең икән, моның белән килешеп булмый. Бу — күп сәбәпләр буенча дөрес түгел, һәм иң элек шуның өчен дөрес түгел, чөнки мондый фикер йөртүләрдә тәжрибә катнашмый, айсыз бернәрсә дә дөрес раслана алмый».
Леонардо авторитетларны инкарь иткән, католиклар диненә һәм чиркәвенә дошман күзе белән караган, ул яңарыш эпохасының философия' ис фән нигезенә корган философик юнәлешнең: Джордано Бруно ю11Э"
»С. Ә." № 4. 97
лешенең элгәре булган. Леонардо яңарыш эпохасы идеологиясен математика һәм табигать белеменең кыйммәтлелеге идеясе белән баеткан. Фәнни интересларны ул барыннан да югары куйган.
Аның фәнни хезмәтләрендә математика төп урынны алып торган. «Әгәр математик дәлилләр белән эш итмәсә, кешенең бернинди тикшеренүе дә чын фән исемен дәгъва итә алмый»,—дип язган Леонардо.
XVI гасырда Италиядә математика тергезелә башлаган. Леонардо, математик буларак, күп мәсьәләләр күтәргән, бу мәсьәләләрдә соңрак Галилей элгәрләренә бик күп проблемаларны чишәргә мөмкинлек биргән фәнни материал булган.
Леонардо математикада гына түгел, фәннең башка өлкәләрендә дә күренекле, киң колачлы галим булган. Аның язмаларында шундый по- ложеииелар бар, аларны XIX гасырның икенче яртысы фәне һәм аннан да соңрак фән генә нәтиҗәле итеп ача алды.
Үзенең барлык язмаларын һәм фи-керләрен Леонардо һәрвакыт бик төгәл рәсемнәр белән беркеткән, үзенең фәнни положениеләренә ул аларны иллюстрация итеп китергән. Рәсем — төп материалга, ә текст — ярдәмче материалга әйләнгән чаклар да булгалаган. Төгәллеге ягыннан аның анатомик рәсемнәре аеруча искитәрлек. Бу өлкәдә ул чын мәгънәсе белән пионер булган.
Леонардо биология, ботаника, зоология, география, геология, космография, гидравлика, гидромеханика, астрономия, океанография, физиология, физиканың күп бүлекләре—оптика, акустика һ. б. белән, шулай ук техниканың барлык төрләре, шул исәптән, машина төзелеше һәм очу эше белән бер үк дәрәҗәдә уңыш-лы шөгыльләнгән.
Үсемлекләр анатомиясе һәм фи-зиологиясе өлкәсендәге төп төшенчәләргә беренче булып Леонардо формулировка биргән. Ул һаваның, суның, кояшның, туфрактагы тозларның, чыкның үсемлекләр тормышына тәэсирен белгән. Җанлы организмнар Һәм затлар арасында һәм алар белән калган табигать арасында булган бәйләнешне беренче булып, ул тапкан, икенче сүзләр белән әйткәндә, төп биология законын ачкан.
Леонардо диңгез ярлары буенда суның арту һәм кимүләрен, елгалар агышын, дулкыннар хәрәкәтен, атмосфера күренешләрен, туфрак төзелешен, кошлар очышын, астрономия, физика, оптика һәм математика законнарын өйрәнә. Бу өлкәләрнең күбесендә Леонардо күренекле уңышларга ирешкән. /Мәсәлән, ул, галәм төзелешенең төп законнарын, Коперниктан элек булмаса, һәрхәлдә аның белән бервакытта һәм аңа бәйсез рәвештә аңлаган. Леонардо дөньяларның чиксез күп булуын, пространствоның чиге юклыгын, Җирнең башка планеталар кебек үк йолдыз икәнен, алар кебек үк хәрәкәттә булуын һәм «Кояш түгәрәге уртасында да, Галәм уртасында да тормый» икәнен белгән L
Энергия саклану законына Леонардо, беренче булып, формулировка бирергә омтылган, ул тирбәлү хәрәкәтләрен табигатьнең гомуми законы дип саный һәм яктылыкның, җылылыкның, иснең, магнетизмның һәм тавышның дулкынсыман тирбәлү хәрәкәтләре белән таралуын раслый, Галиленга кадәр үк ул җисемнәрнең төшү сәбәпләрен аңлата, болытларның, яңгырның һәм яшеннең нидән булуын дөрес билгели, тизлек теориясен тудыра һәм инерция законын — механиканың төп положениеләрен ача. Ул рычагта бик гади машинаны —булачак барлык машиналарның үрнәген ача, катлаулы аппаратларның һәм приборлар-ның конструкциясен ясый. Техника өлкәсендә Леонардоның уйлап табу- чанлыгы искиткеч зур, чөнки үсеп бара торган капиталистик хуҗалык яңа машина һәм станокларны һаман күбрәк таләп итә бара- Бу мәкаләдә Леонардо уйлап тапкан барлык нәрсәләрне исемнәре белән санап бетерергә дә мөмкин түгел. Бик азын гына күрсәтеп үтик. Леонардо землечерпалка, парашют, токарный һәм бау ишү станоклары, бораулау инструментлары, алтын тапау һәм
* ЛгСО,,арЛ°^1 ^шши. Сайланма әсәрләр, I т., 180 бит.
акча сугу машиналары, водолаз җайланмалары һәм башка бик күп нәрсәләр уйлап таба. Төрле көзгеләр ясау ысулларын да ул таба, ул автомобиль һәм һавадан авыр очкыч аппаратлар ясау идеяләренә кадәр барып җитә. Техник уйлап табулар һәм ачышлар өлкәсендә XV—XVI гасырларда гына түгел, бәлки соңгырак эпохада да, техник иҗат бик югары баскычка күтәрелгән чорда да. Леонардога тиң килерлек кеше булмады. Леонардо фәнне җәмгыятькә хезмәткә куйды, еш кына аның уйлап тапканнары эпоханың техник мөмкинлекләреннән узып китә. бу исә аның гениаль сәләтенең, талантының гаять зур колачы турында сөйли.
Леонардо фән һәм сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләрендә күзәтү һәм тәҗрибәне нигез итеп алган, һәм бу юлда гүзәл уңышларга ирешеп, Кардан, Галилей, Декарт кебек күп кенә галимнәрнең элгәренә әйләнгән һәм фәнгә ныклы фундамент салган.
Леонардо да Винчи үз эпохасының улы иде, ә бу эпоха «титаннарга мохтаҗ эпоха иде һәм ул фикер көче, дәрт һәм характер ягыннан, төрле фәннән белемле һәм зур га-лим титаннар тудырган эпоха булды» (Ф. Энгельс). Леонардо шундый титан булды да.
Леонардо да Винчи калдырган мирас совет халкына һәм тынычлык өчен көрәшүче бөтен прогрессив кешелек дөньясына кадерле. Аның картиналары һәм рәсемнәре художникларның күп буыннары тарафыннан өйрәнеп киленде һәм өйрәнеләчәк, аның әдәби һәм фәнни мирасы бик күп галимнәр буыннары тара-фыннан өйрәнелде һәм өйрәнеләчәк.
Леонардо да Винчиның тууына 500 ел тулу көнен бәйрәм итү бөтен прогрессив кешелек дөньясы тормышында культура өлкәсендәге зур вакыйга булып тора, төрле ил халыклары арасында культура бәйлә-нешләрен тагын да үстерүгә һәм ты-нычлыкны яклаучыларның Советлар Союзы җитәкчелегендәге куәтле лагерен тагын да күбрәк туплауга хезмәт итә.
7*