Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС 1919 ЕЛ


Мең тугыз йөз унтугызынчы ел! Шушы данлы елның апрелендә Кызыл Армия Колмакның төп көчләрен гар-мар итте.
Колчак бандалары бөтен фронт буйлап чигенә башлады. Чит ил империалистлары Колчак армиясен коткарып калу өчен ашыгыч чаралар күрергә маташтылар. Алар, барлык контрреволюцион көчләрне туплап, Балтик диңгезе буенда һәм Петро-град янында активлыкларын арттырдылар. Аннары Петроградка һөҗүмгә күчтеләр. Кызыл Армиянең тылында Красная Горка һәм Серая Лошадь фортларының гарнизоннары, иске офицерларның контрреволюцион коткысына бирелеп, Совет властена каршы фетнә күтәрделәр. Фронт штабында контрреволюцион заговор барлыгы ачылды. Дошман Петооградка куркыныч тудырды. Менә шундый киеренке бер моментта Владимир Ильич Ленин Петроградка иптәш Сталинны җибәрә. Күп тә үтми, бунт күтәргән фортлар иптәш Сталин тарафыннан күрелгән кискен чаралар нәтиҗәсендә, эшчеләрнең һәм матросларның ярдәме белән, аклардан азат ителделәр, Юденич гаскәрләре җиңелде.
Всеволод Вишневскийның «Оны-тылмас 1919 ел» исемле пьесасы менә шушы вакытларны сурәтләүгә багышланган L
Пьеса көчле пролог белән ачыла. Кремльдәге кабинетында Владимир Ильич Иосиф Виссарионович белән очраша. Ике даһи фронтлардагы
В. С. Вишневский. «Онытылмас 1919 ел». Пьеса, өч актта, пролог һәм эпилог белән. М. Әмир тәрҗемәсе. Редакторы Г. Зәйнашева. Казан, Татгосиздат, 1952 ел. Н9 бит. Бәясе 1 сум 25 тиен.хәлләр турында фикер алышалар. Шунда ук иптәш Сталин большевистик килешмәүчәнлек белән троцкий- чы-зиновьевчыл арның җинаятьле планнарын фаш итә һәм Питер шәһәре турында, Петроград фронтындагы хәрби һәм политик хәлләр турындагы фикерләре белән уртаклаша.
Владимир Ильич иптәш Сталинга:
— Иосиф Виссарионович, мин сезне Үзәк Комитет исеменнән Петроград фронтына китүегезне сорар өчен чакырдым, — ди.
— Партия кушканны үтәргә мин хәзер,—дип җавап бирә иптәш Сталин.
һәм иптәш Сталин Оборона Советы вәкиле булып Петроградка килә.
Ул вакытта Петроград төбендә генерал Родзянконың контрреволюцион көчләре тупланган булалар, Петроградның үзендә дә дошманның яшерен көчләре диверсияләр оештыралар, корал җыеп фетнә күтәрергә әзерләнәләр. Реакциянең бөтен көчләре төрле посольстволар, дэкслар, эгарлар аша берләшәләр, оешалар һәм, революцион Петроградны буып, канга батырып, самодержавиене, иске стройны кайтарырга хыялланалар. Бу кара көчләргә турыд^н-туры Черчилль җитәкчелек итә, ул алар- ны рухландыра. Аның турында ге-нерал Родзянко менә нәрсә ди: «Ул искиткеч зур хәрби тәҗрибә иясе. Баш күтәрүче индусларны бастырды ул, — индуслар аның каршында тезләнергә мәҗбүр булдылар. Ул Кубада тәртип урнаштырды — андагы баш күтәрүчеләр дә тез чүкте. Бурларны буйсындырды ул —алар да тезләнде. Ул кискен операцияләр
113
ясау тарафдары. Ул безгә бик кулай кеше...» (Черчилль халыкларга каршы юиәлтелгән үзенец мәкерле, кара эшләрен әле дә дәвам иттерә. Менә шул «кулай кеше» урнаштырган «тәртип» нәтиҗәсендә Куба хөкүмәте безне дипломатик мөнәсә-бәтләрне өзәргә мәҗбүр итте.) Род- зянколар үзләренең хыяллары белән исереп хәтта «Петербург буенча беренче приказ» да әзерлиләр...
Ләкин Петроградка иптәш Сталин килә. Кара көчләр тарафыннан бәйләнгән бу катлаулы төенне ул зур осталык белән чишә, фетнәчеләрне коралсызландыра, Петроградны дошманга бирми.
Петроградка килү белән иптәш Сталин бик зур эшчәнлек күрсәтә. Әсәрнең икенче картинасы безгә шул турыда сөйли.
...Күптән инде башланган эш көне әле бетмн. Секретарь иптәш Сталинга ял итеп алу, төшке аш вакытының да, кичке аш вакытының да узып китүе турында әйтеп карый, ләкин ашыгыч эшләр күп әле, сөйләшү өчен чакырылган кешеләр көтеп торалар. Иптәш Сталин эшен бүлми. Яшерен дошманнарны, булдыксыз кешеләрне иптәш Сталин берничә конкрет, кыска һәм үткен сорау белән фаш итә һәм берәүләрне судка бирә, икенчеләрне эштән азат итә.
Иптәш Сталин округ комиссарыннан округтагы һәм фронттагы гаскәрләрнең саны турында сорый. Комиссар каушап җавап бирә:
«Бүгенгесе көнгә, округтагы часть-ларда, шунда фронтны да кертеп... (куен дәфтәренә карап ала) азык алучылар исемлегендә йөз туксан ике мең биш йөз егерме тугыз кеше һәм егерме биш мең алтмыш Дүрт ат> исәпләнә».
Бу булдыксыз кешенең сүзләрен иптәш Сталин үтергеч ирония белән бүлдерә: «Атларны хәзергә калдырып торыйк... Кешеләр белән һәм аларның эшчәнлеге белән танышыйк», — ди.
һәм округ комиссарының булдык-сызлыгына тәмам ышангач, сөйләшүнең ахырында, иптәш Сталин аны япеннән азат итә һәм округ комиссарының партия алдында җавап бирәчәге турында әйтә. Башкача мөмкин түгел дә, чөнки ул шартларда булдыксыз кеше теләсә-теләмәсә дә үзенең булдыксызлыгы белән халык дошманнарына файда китерәчәк иде.
Менә иптәш Сталин вагонына Москва — Нарва районының Чрезвычайная тройкасыннан иптәшләр керәләр. Путиловчы эшчеләр белән юлбашчы арасында җылы әңгәмә башланып китә. Бу сөйләшү үзенең рухы, хәтта теле белән дә алда булып үткән сөйләшүләрдән аерылып тора. Эшчеләргә иптәш Сталин халык вәкилләре, революцион Пи- терны саклаучы солдатларның вәкилләре итеп карый.
Путиловчыларның берсе: «Ышаныч сездә, иптәш Сталин: шәһәр турында, аны саклау турында кайгыртыгыз»...— ди. Бу сүзләрдә миллионлаган халыкның тавышы ишетелә. Шушы сөйләшү аша драматург юлбашчы белән халык арасында булган бердәмлекне оста һәм дулкынландыргыч итеп күрсәтә алган. Язучының осталыгы бишенче картинада тагын да арта. Бу кар-тинада Балтик флотына һәм Петроградны яклаучы гаскәрләрнең яр буе группасына җитәкчелек итүче өлкән начальникларның киңәшмәсе сурәтләнә. Иптәш Сталин киңәшмәдә конкрет оператив план белән чыга. Киңәшмәнең барышы, рухы революцион көчләрнең партиягә би-релгәнлеген, сыйнфый сизгерлеген, җиңүгә сәләтле булуларын бик ачык күрсәтә. Бу киңәшмә иң киеренке бер моментта, Красная Горка форты фетнә күтәргән бер вакытта үткәрелә.
Иптәш Сталин шәһәрдәге тәртип- сезлекләрне, аптырауны бетерә, кыска бер вакыт эчендә революцион дисциплина урнаштыра, фронтны ныгыта, фетнә күтәргән фортларга коры җирдән дә, диңгездән дә, һавадан да берләштерелгән удар оештыра һәм Петроград өчен булган куркынычны бетерә, халыкны җиңүгә илтә.
Пьесада иптәш Сталинның кө-рәштәшләре — Воронов, Шибаев, Потапов, Данилова һәм башкалар да күрсәтелгән. Алар барысы да,
• -С. Ә.“ № 4.
114
иптәш Сталиннан өйрәнеп, сталннчыл мәктәптә чыныгып, революциягә батырларча хезмәт итәләр. Аларга иптәш Сталин җитәкчелек итә. л\ларның көче, җиңел мәслегс менә шунда.
Әсәрдә контрреволюция вәкилләре дә бар. Бу кара көчләр котылгысыз җиңелүгә баралар. Драматург аларның бетүен ышандырырлык итеп күрсәткән.
Пьеса иптәш Сталинның Владимир Ильич Ленинга жибәргәи тарихи телеграммасы белән тәмамлана:
«Красная Горка артыннан Серая Лошадь бетерелде. Алардагы орудиелар барысы да тулы тәртиптә. Барлык фортларны һәм крепостьларны тизлек белән тикшерү бара.
Диңгез белгечләре Красная Гор- каны диңгездән алу диңгез фәнен астын өскә китерә, диләр. Миңа диңгез фәне дигән фәнне кызганырга гына кала. Горканын тиз алынуы операция эшләренә минем тарафымнан һәм гомумән штатскийлар тарафыннан ин тупас рәвештә катышудан килә, эш диңгез һәм коры җир буенча бирелгән приказларны юкка чыгаруга һәм үзебезнең приказларыбызны көчлән тагуга барып җитте.
Шуны әйтүне бурычым дип саныйм ки, фәнгә тәмам хөрмәт белән караганым хәлдә, мин киләчәктә дә шулай эш итәчәкмен».
Бу бик кирәкле һәм зур тәрбияви көчкә ия булган югары художестволы пьесасы өчен Всеволод Виш- невскийга беренче дәрәжә Сталин премиясе бирелде.
Татгосиздат бу пьесаны тәржемә иттереп укучыларыбызга яхшы бүләк биргән.
Пьеса М. Әмир тарафыннан тәржемә ителгән. Тәржемә нигездә яхшы эшләнгән дип әйтергә мөмкин. Оригиналның рухы татар телендә дә укучыга барып җитә. Шул ук вакытта тәрҗемәдә кытыршы урыннар да юк түгел. Аларның күбесе редактор өстенә төшә. Мондый әсәрләрне редакцияләүгә аеруча җаваплы карарга кирәк иде.
Бу әсәр яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Пьеса буенча . мәктәпләрдә, кө- тепханәләрдә, уку йортларында кычкырып укулар һәм укучылар конференцияләрен оештырырга кирәк.
Г. БУЛАТ.