Логотип Казан Утлары
Комедия

КУШНАРАТ


Комедия 3 пәрдәдә, 9 картинада
КАТНАШАЛАР:
Харис Сабиров — «Ялкын» колхозы председателе, 27 яшьләрдә.
Госман Бикбаев — «Маяк» колхозы председателе, 50 яшьләрдә.
Назлыбикә — аның хатыны, колхоз коммутаторында телефонистка, 40 яшьләрдә.
йолдыз — аларның кызы, комбайнчы, 23 яшьләрдә.
Сания Закирова — агротехник, «Маяк» колхозының партоешма секретаре, 30 яшьләрдә.
Шакирҗан — «Ялкын» колхозының умартачысы, 70 яшьләрдә.
Хөсәен — «Маяк» колхозының шоферы, 25 яшьләрдә.
Гөлбәдәр — «Ялкын» колхозының лаборанткасы, 20 яшьләрдә.
Зәйнәпбану — «Чаткы» колхозының ферма мөдире, 35 яшьләрдә.
Морозова Галина Карповна — райком вәкиле, 30 яшьләрдә.
Шәйхетдин — «Алан» колхозының бригадиры, 50 яшьләрдә.
Гыйльфан — «Маяк» колхозының клуб мөдире һәм үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе, 30 яшьләрдә.
Вакыйга безнең көннәрдә бара. БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
1 НЧЕ КАРТИНА
«Маяк» колхозы правлениесе. Сәхнәдә берәү дә юк. Артта «Кушнарат көе» ишетелә.
Язлар җитсә, ярга тулып,
Ага Кама сулары;
Җәелә яшел хәтфә булып Кушнарат басулары.
Госман Бикбаев керә. Тәрәзә янына барып, бераз тыңлап тора.
Госман (ишекне ачып). Сираҗи! Бар әле, клубтан Гыйльфанны чакырып кил.
Артта җыр ишетелә.
Кама елгасы — алкынсу,
Тоташа зур Иделгә;
Кушнаратка бик якын су, Шунсы рәхәт күңелгә.
Госман ишекне яба, телефон янына килә.
Госман (телефон трубкасын алып). Коммутатор... Сельхозотдел кирәк... Сельхозотдел! Баш агрономны мөмкинме?.. Исәнмесез, иптәш
9
Морозова!.. «Маяк»тан бу, «Маяк» колхозыннан... Председатель ^Бикбаев... Иптәш Морозова, кыш узып бара бит... Мицамы? Сортлы бодай кирәк... Сиксән алты гектар... Ничек?..
Артта җыр ишетелә.
Җырлыйбыз бәхет җырларын Без Кама буйларында...
Җыр кинәт өзелә.
Госман (телефонда). Бик үк аңлашылып җитми, иптәш Морозова... Иртәгәме?.. Килегез, иптәш Морозова, көтәбез... Ярый, ярый, сөйләшербез... Хушыгыз! (Телефон трубкасын элә.) Сиксән алты гектар... Гектардан йөз иллешәр пот... Байлык бит бу, зур байлык! «Маякныкы. «Маяк» колхозының даны!
Гыйльфан, Хөсәен, Гөлбәдәр керәләр.
Гыйльфан. Син чакырттыңмы, Госман абзый?
Госман. Сез анда нишлисез? Клубта дим. Сөйләп җибәр әле. Я! .Тыңлап карыйк.
Гыйльфан. Күреп чыктың бит, Госман абзый. Репетиция ясый- «быз. Яңа җыр өйрәнәбез. Хөсәен уйлап чыгарган җыр. «Кушнарат көе».
Госман. Анысын ишеттем. Кушнаратта ансамбль оештырдым диген, ә? Смотрда катнашырга да ният бар, дисеңме? Казанга барасың да, янәсе, «Маяк» колхозының данын шаулатып кайтасың, һәй, сиңа ышанган мин юләр!
Гыйльфан. Әйткән сүз — аткан ук, Госман абзый.
Госман. Кыеграк аткансың шул, энем Гыйльфан. Ярый, Хөсәен безнең авылныкы, ди. Үзебезнең шофер. Ә Гөлбәдәр?.. «Ялкын» колхозының лаборанткаем. Теге чандңр кызыгыз «Чаткы»ныкы, бугай. Кыска тун кигән егетне бөтенләй күргәнем дә юк.
Гыйльфан. «Алан» колхозыннан. Ансамбльнең бердәнбер баритоны.
Госман. Ни өчен җыйдың син аларны?
Гыйльфан. Җырлый белгәннәре өчен. Берләштерелгән җыр һәм бию ансамбле төзедем. Үзешчән сәнгатьнең бурычы...
Госман. Ничә мең сумга төште әле безнең баян? Җиде меңгәме? Димәк, акча безнеке, ә ансамбль кемнеке булып чыга?
Гөлбәдәр. Үз акчагызга алган баян түгелдер әле.
Госман. Колхоз акчасына алынган баян. «/Маяк»ныкы. (Гыйльфанга.) Бар әле, тиз генә баянны алып кил.
Хөсәен. Җиде меңнеме? Үзем алып киләм, Госман абзый. (Китә.)
Госман (Гыйльфанга). Миңа «Маяк» яшьләреннән төзелгән, «Маяк» колхозының данын шаулатырлык ансамбль кирәк. (Тәрәзә аша күреп.) Күр әле Шәйсолтан киявен!.. Чанага ике көрәк тирес салган да ат куалый бит. Янәсе, кырга тирес чыгара. Җитмәсә, үзе чанага менеп утырган. Түшәк өстенә утырып, бабасына кунакка барамыни! Стоп! Нарядны болай үтәмиләр. Сиксән алты гектар җирне... (Ашыгып китә башлый. Исенә төшеп, ишек янында туктала.) Хөсәен нишләп озаклады?
Кулына баян тартмасы тотып, Хөсәен керә.
Хөсәен (тартманы биреп). Рәхим ит, Госман абзый.
Госман. 'Без аны болай итик әле... (Тартманы шкафка бикләп куя.) Хөсәен!
Хөсәен (аның янына килеп). Нәрсә, Госман абзый?
Госман (Гөлбәдәрне күрсәтеп). Туйны кайчан ясыйбыз^ Безгә бит лаборантка кирәк. (Китә.)
10
Гыйльфан (Хөсәенгә). Син дә шул... Баянны ике куллап сузып торасың. Бирмәскә кирәк иде...
Хөсәен. Хәсрәтең шул гына икән, тыныч бул. (Гыйльфанның колагына нәрсәдер әйтә. Көләләр.)
Харис керә.
X а р и с. 11сәнмесез!
Гыйльфан. «Ялкын» председателенә ялкынлы сәлам!
Хөсәен. «Ялкын» 'председателе «Маяк»ны онытмый. Барганда да, кайтканда да бер кагылып китә.
Г ы й л ь ф а н. Кагылмыйча хәле юк. «Маяк»ның кызлары...
Хөсәен, йолдызлары, диген.
Харис. Тешләми генә сөйләшегез, егетләр. (Гыйльфанга.) Сөенечле хәбәр, үзешчән сәнгать! Ансамблең турында бөтен район шаулый. Райком секретаре әйтә...
Г ы й л ь ф а н. Кит инде! Иптәш Фәтхпевкә дә барып ишетелгәнмени? Харис. Яхшы инициатива, ди. Ярты юлда тукталып калмасын, ди. Гыйльфан (шатланып). Болай булгач, кая инде ул тукталып калу! (Кечкенә кыңгыравын шалтыратып.) Киттек, дусларым!
Гөлбәдәр. Ә баян?
Г ы й л ь ф а н. Баян безнеке. Хөсәен аны клубта калдырган.
Гөлбәдәр. Ә тартма эчендә нәрсә иде соң?
Гыйльфан. Тартмадамы?.. (Аның колагына нәрсәдер әйтә. Гөлбәдәр кычкырып көлә.) Клубка, дусларым! Репетициягә! (Гыйльфан китә.)
Хөсәен, Гөлбәдәрне җитәкләп, Харис янына килә.
Хөсәен. Харис, сиңа бер үтенеч бар бит әле.
Харис. Әйтеп кара.
Хөсәен. Исеңдәме, үткән ел мин сиңа нәрсә әйткән идем? Шофер
лар курсына киткәндә.
Харис. Хәтерлим. Үзем китәм, ә күңел кошым «Ялкын»да кала, дидең. Кем икәнен әйтмәдең.
Хөсәен. Менә хәзер шуны әйтмәкче булам да.
Г ө л б ә д ә р. Хөсәен!
Хөсәен. Мин — «Маяк»тан, Гөлбәдәр — сезнең «Ялкын»нан. Икебез ике колхоздан. Авыл аралары бик ерак түгел. Ә йөрәкләребез... Эх, йөрәкләр бер-берсенә тагын да якынрак шул.
Г өлбәдәр. Хөсәен, тәмле телеңне әрәм итеп сөйләмә дә. «Ялкын» лабораториясеннән гомердә китәсем юк. (йөгереп чыгып китә.)
Хөсәен. Менә шулай инде ул. Өйләнешү турында сүз кузгалдымы... Эх, сөймә икән күрше колхоз кызын!
Харис. Ник алай дисең, Хөсәен? Күрше район кызын да сөяргә мөмкин. Кем сиңа комачаулый?
Хөсәен. Алайса, Гөлбәдәрне лабораториядән җибәр.
Харис. Шул идеме үтенечең?
Хөсәен. Сүземне тыңла, Харис! Үзең дә бит Йолдыз белән ничә елдан бирле...
Харис. Хөсәен, сезгә уртак тел табарга кирәк. Калганы үзениән- үзе хәл ителер.
Харис. Хөсәен, бик матур көй уйлап тапкансың.
Хөсәен. Тыңла әле, Харис, тыңла... Гөлбәдәрнең тавышы зепылЫП тора. Үзе дә матур, тавышы да, акылы да, эше дә сокланырлык *бит!
Хөсәен. Миңа калса, бер-беребезне аңлыйбыз шикелле Яратышабыз да. Эш анда түгел. Ни генә әйтмә, лаборатория белән башы әйләнгән аның. (Артта җыр ишетелә.) Репетиция башланды.
11
Артта җыр.
Кама буйлары бик ямьле Җәен җиләк пешкәндә;
Кама сулары бик тәмле, Әллә шунда үскәнгә.
Хөсәен (көйләп). Кама сулары бик тәмле, әллә шунда үскәнгә... Эх, минем Гөлбәдәр! Кама суын эчеп үскән кыз бит ул. Кызның да әле пиндие!.. Юк, болай булмый, Харис. Син бик дөрес әйтәсең: безгә уртак тел табасы бар. (Китә.)
Харис (телефон трубкасын алып). Коммутатор... «Ялкын» колхозын бирегез... Кем әле бу?.. Гарифулла абзый, мин бүген тиз генә кайта алмам... Әйе, әйе, Харис... «Маяк»та эшем бар... Бригадирларгамы?.. Нарядны үзең бирерсең... Кем?.. Бир әле, бир трубканы. (Йолдыз керә. Сиздермичә генә Харисның артына барып баса.) Нәрсә бар, әнкәй?.. Шулаймыни?.. Әнкәй, үзеңә бик шәп бер бүләк алдым. (Йолдызны күреп.) Йолдыз!
Йолдыз. Әкрен! Нәфисә апаны куркытырсың.
Харис (телефонда). Нәрсә дисең, әнкәй?.. Юк, юк, сиңа әйтмәдем... Бүләкме?.. Каюлы читек... Итек түгел, әнкәй, читек... (йолдыз көлеп җибәрә.) Ничек?.. Бик ягымлы итеп көлә, дисеңме?.. Кайткач әйтермен, ■әнкәй, кайткач. (Телефон трубкасын элә.) Янында нинди кыз ул, дип сорый. Ай-Һай, бу аналар!
й о л д ы з. Егетләрнең аналары шулай инде. Кызыксынучан булалар.
Харис. Булачак киленнәре беләнме? (Пауза.) Үпкәли күрмә тагын. Я. хәлләрең ничек?
йолдыз. МТСтан кайтып килә идем. Синең кереп киткәнеңне күреп калдым. Ә син мине күрмәдең.
Харис. Минем әле хәзер дә күреп туя алганым юк.
йолдыз. Харис, райкомга баргансың икән.
Харис. Ишеттеңмени?
йолдыз. Ишетмәскә соң... Бик зур мәсьәлә кузгаткансыз бит.
Харис. Я, син ничек уйлыйсың?
йолдыз. Корабль капитаны диңгезсез яши алмый, диләр. Ә безгә— комбайнчыларга киң кырлар кирәк. Колачны киңрәк җәеп эшләрлек булсын.
Харис, йолдыз! Менә бит син нинди!
йолдыз (тәрәзә аша күреп). Кара әле, Харис, югары очтан килүче кем ул? Шакирҗан бабай түгелме соң?
Харис (карап). Әйе, Шакирҗан бабай.
Йолдыз. Харис, ни өчен аны кушамат белән йөртәләр? «Чакма •Шакир», имеш.
Харис. Шакирҗан бабайның аңа исе дә китми. Көлә генә. Гомере буе умартачы бит ул. Бал кортлары белән сөйләшергә ярата. «Чакмагыз, алтыннарым, чакмагыз», дип дәшә торган гадәте бар. (йолдызның күзләренә туры карап тора.)
йолдыз. Ник болай сәер итеп карыйсың?
Харис. Йолдыз! Безнең танышуыбызга инде биш былтыр үтте. Ә син үзеңне һаман... Кыргый тотасың, дип әйтимме... Юк, алай түгел... Син мине аңлап җиткермисең шикелле.
Й о л д ы з. Бер дә гаҗәбе юк. Бик сирәк очрашабыз.
X а р и с. Кешеләрне аңлау өчен кайчакта бер генә очрашу да җитә. Безнең беренче очрашуны хәтерлисеңме? Яз көне, клубта.
Й о л д ы з. Исемдә. Концерттан соң син мине озата бардың. Сугыш беткән көн иде бит. Синең госпитальдән кайткан чагың иде. Өстендә __________________________________
өр-яңа яшел гимнастерка. Аягында — ялтырап торган итек..
12
Хари с. йолдыз, ник син миңа итекләр турында сөйлисен,? Саубуллашканда мин синең күзләренә бик озак карап тордым. Син шуны сизмәдеңмени?
йолдыз. Күтәрелеһ карарга кыюлыгым җитмәде шул. Оялганмындыр. Харис, ул чакта синен әле яран да төзәлеп җитмәгән иде. Аз гына аксый төшә идеи.
X а р и с. Тагын аякка күчтең. Ә йөрәк, йөрәк?..
йолдыз. Беренче очрашуда син бит бернәрсә дә әйтмәдең.
X а р и с. Ә икенчесендә?
йолдыз. Чәчүгә төшкән көннеме? Хәтерлим. Басуга култык таягы белән чыккан идең...
Харис (көлеп). Инде таяк турында сүз башланды.
йолдыз. Нигә, дөресен сөйлим бит. Ояла-ояла гына синең яраңны бәйләдем. «Кулың шифалы булыр, Йолдыз», дидең.
Харис. Чыннан да, кулың шифалы булды. Ярамны син бәйләгәннән соң, аягым төзәлде дә китте.
й о л д ы з. Монысын инде арттырасың.
Харис. Яратам мин сине, йолдыз! Бөтен йөрәгем белән!
йолдыз. Ышанам. Ләкин эш йөрәктә генәмени?.. Мин әле синең характерыңны белеп җиткермим кебек.
Харис. Характер... Бик җитди сүз әйттең син, йолдыз. Мин синең характерыңны дөрес аңлыйм микән соң?
йолдыз. Бу сорауга җавапны син үзең табарга тиеш.
Шакирҗан керә.
Ш а к и р җ а н. Синең монда икәнеңне ишетеп кердем, кем, улым, Харис, (йолдызга.) Нихәл, кызым?
йолдыз. Бик исән әле. Шакирҗан бабай.
Шакирҗан. Тукта әле. тукта, син кем, председатель Госман кызы түгелме соң?
йолдыз. Әйе, мин йолдыз булам.
Шакирҗан. Алай икән шул. Исемең дә йолдыз икән.
йолдыз. Ник алай дисез, Шакирҗан бабай?
Шакирҗан. Соң шулай димичә. Колхозыбызны читләтәсең, дип әйтимме... Безнең Харисны тиңсенмәвеңме... йолдыз шикелле ерактан тына җемелдәп карыйсың. Авылыбызга килен булып төшәргә вакыт, мин әйтәм.
йолдыз (көлеп). Минем «бирнәм» бик зур, Шакирҗан бабай. Сезнең «уч төбедәй» кечкенә басуыгызга сыймас дип куркам.
Шакирҗан. Шулай дисеңме? Бик хикмәтле сүз әйттең мәгәр.
й о л д ы з. Харис, мин киттем.
Харис. Кая ашыгасың?
йолдыз. Иртәдән бирле өйгә кайтканым юк. Хушыгыз, Шакирҗан бабай. (Китә.)
Шакирҗан. Кара әле, кем, улым Харис, нәрсәгә ишарә ясады ул? Әйтик, безнең басуга сыймаслык нинди бирнәсе булыр икән?
Харис (көлеп). Аның «бирнәм» дигәне — үзйөрешле комбайн.
Шакирҗан. Кара сии аны! Чая кыз икән. Ничек ди? Басуыгыз бик кечкенә, диме?
Харис (ярым чын, ярым шаярып). Кечкенә колхозларга рәт бетте, Шакирҗан бабай. Комбайнчы кызларны күр әле... Нәрсә диләә?
Шакирҗан. Авырткан сөялгә басалар. Кечкенә колхозга, әйтик, килен булып төшәргә дә теләмиләр.
Харис. Анысын ул шаярып кына әйтте. Мәсьәлә анда түгел, Шакирҗан бабай. Кечкенә басуларга комбайн кертеп булмый. Шунысы бик аяныч.
13
Ш а к и р ж а и. Юлыц ундымы соц? Райком секретарен күрә алды цм ы?
X а р и с. Бик озаклап сөйләттек. Иртәгә бюро члены иптәш Морозова киләчәк. Галина Карповна.
Шакиржан. Райком секретаре иптәш Фәтхиев нәрсә ди соц? Галина Карповна сезгә булышыр, диме? «Маяк» белән «Ялкын»ны кушарга киңәш бирәме?
Харис. «Маяк» колхозчылары белән бик ныклап сөйләшергә кушты.
Ш а к и р ж а и. Алаймы? Киңәшле эш таркалмас, диләр шул. Хәер, безнең «ялкын»иар бик риза инде. «Маяк» кешеләре белән сөйләшергә дә...
Харис. Шакиржан бабай, син бүген Госман абзыйны күрергә тиеш идең. Правление поручениесе.
Шакиржан. Әллә ни гомер эзләдем үзен. Әле кырда, әле фермада, әле клубта диләр. Таба гына алмыйм бит. Бик тынгысыз кеше бит ул. Правлениегә китте дигәннәр иде. Монда да юк. Мөгаен, өенә кайтып киткәндер.
Харис. Башта аның белән сөйләшергә кирәк. Ул бит председатель кеше.
Ш а к и р ж а н. Әйтик, туп-туры Госманның өенә барсам? Әйтик, аның нечкә кылларын чәй арасында чирткәләп карасам?
Харис. Мин хәзер партоешма секретаре Сания белән сөйләшәм. Килүем дә шуның өчен. Ә син, Шакиржан бабай, Госман абзыйны ничек тә күрергә тырыш. Теләгең бар икән, әйдә, өенә бар.
Шакиржан. «Баш кода» булып, дисеңме? Мәгәр аның кушылырга теләге юк шикелле. Шулайрак ишеттем. Шулай да...
Харис. Шакиржан бабай, без бүген зур эш кузгатып жибәрдек. Син бит правление члены. Зур эшкә зур ышаныч та кирәк.
Ут сүнә.
2 НЧЕ КАРТИНА
Госман Бикбаев йорты. Вакыт — кич. Өстәл өстендә унлы лампа яна. Назлыбикә чәй урыны хәзерли. Госман әле генә кайтып кергән. Сөйләнә-сөйләнә чишенә.
Госман. Ялкау кеше ялагай була, диләр. Дөрес икән. Шәйсолтан киявен әйтәм. Минем янда боргаланып маташа бит, ә! Акылга утырттым үзен. Фермага алып барып, тиресне яңадан төяттердем. (Өстәл янына килеп утыра.) Яз җитә бит, Назлыбикә. (Өстәлгә зур план жәеп сала.) Алдыбызда тау кадәрле эшләр тора. Лампаның әллә мае беткәнме?
Н а з л ы б и к ә. Бая гына өстәдем бит.
Г о с м а н. Нигә соң бик караңгы яна? (Лампаның фитилен күтәрә.)
Назлыбикә. Үземнең дә яктыда бик утырасым килә дә... Нишлисең инде,. Электр станциябез юк бит, әтисе. Кичә почтада бер хатынны очраткан идем. Каенсарныкы булып чыкты. Авылдагы өйләрнең бөтенесенә электр уты керттеләр, ди. Өйләребез генә түгел, күңелләребез дә яктырып киткәндәй булды, ди.
Г о с м а и. Каенсарның елгасы бар.
Н а з л ы б и к ә. Әллә бездә юкмы? «Алан» елгасы ярамаслыкмыни?
Го с м а н. «Алан» колхозы өчен мин станция салдырырга тиешме? Я?
Н а з л ы б и к ә. Нигә, уртак булыр.
Госман (планны күрсәтеп). Күрәсеңме?.. Завод бу. Кирпеч заводы. Былтыр без аның фундаментын салдык. Ә быел төзеп бетереп, полный ходка җибәрербез. Кирпеч саткан акчага электр станциясе сяпыпбкт* «Маяк» байлыгы. Берәү белән дә уртак түгел. Кая, тизрәк чәевде яса
14
Назлыбикә. Баллап эчәсеңме, әллә шикәр генә салыйммы?
Госман. Икесе дә алдымда. Кара әле, Назлыбикә, шикәрне ник болай вакламыйча куясың? Минем тешләрем әллә шикәр ваткычымы?* Нәрсә, юкә балы беттемени?
Назлыбикә. Әй, аптыратып утырмасана! Әтисе дим, нигә син бүген иртәдән бирле болай киреләнеп йөрисең?
Г о с м а н. Өйдә сөйләнә торган сүз түгел. Правлениегә барырсың.
Назлыбикә. Өйдә әйтергә ярамаса, коммутаторга шалтыратырсың.
Госман. Юк инде, шалтыратырга туры килмәс. Мин сине коммутатордан чыгарам. Әйтәсе сүзем дә шул иде.
Назлыбикә (аптырап). Ни өчен?
Госман. Яле, я, куерак итеп ясап бир.
Назлыбикә. Миңа эшкә барырга вакыт. Әзерләнәсем бар.
Госман. Мин сине ул мәшәкатьтән иртәгә үк...
Назлыбикә. Сәбәпсез-нисез кешене эштән чыгарыргамы?
Госман. Сәбәпсез, дисеңме, ә?.. Кичә минем «Алан» председателе белән кычкырышканны каян ишеттең? Телефоннан тыңлагансың бит? Шулаймы? Я?
Назлыбикә. Сәхипҗамал телефоннан үзе шалтыратты. Ул бит сиңа бер дә начарлык теләмәгән. «Алан» елгасында бергәләп электр станциясе салыйк, дигән. Ә син... «Ялкын» председателе Харис бик белеп әйткән шул: эгоистлык бар синдә, әтисе.
Госман. Харис шулай дигәнмени, ә? «Эгоист» дигәнме?! Ишеттеңмени?
Назлыбикә. Районда сөйләгән. Председательләр җыелышында. Син ул чакта авырып ята идең.
Госман. Сиңа шуны телефоннан хәбәр иттеләрмени, ә? Юк, юк, синең коммутаторда эшләвең...
Назлыбикә. Үзең әйттең: укы, өйрән, телефонистка бул, дидең.
Госман. Үткән эшкә салават. (Бүлмә эченнән телефон шалтыраган тавыш ишетелә.) Бар әле, бар, тыңла. (Назлыбикә китә.) Тукта әле, бу Хариска ни җитмәгән? Ник бәйләнә ул миңа? Ә? (йолдыз кайтып керә.) Кайттыңмы, кызым?
йолдыз. Әйе, әткәй. Бүген миңа Кызыл Тау басуы аркылы кайтырга туры килде...
Г осман. Тирә-юньгә күз салдыңмы? Басуны тирес белән түшибез бит, ә?
йолдыз. Басуда бригадир Зарифны очраткан идем...
Госман. Я, я, нәрсә ди?
йолдыз. Егеткә канат куелган. Быел минем бригада басуында, ди... Әткәй, «Кызыл Тау» басуына быел бодай чәчәсезмени?
Госман. Сортлы бодай. Дугалы ат кереп күмелерлек бодай үстерәчәкбез!
йолдыз (шаярып). Комбайн күмелерлек булмасын. Аннан соң мин нишләрмен?
Госман. Комбайның күмелмәс, кызым. Шулай да мотовиласы...
йолдыз. Нишләр?
Г о с м а н. Сынуы бар дим. Безнең бодайлар бик куе булып үсәчәк, йолдыз. Комбайнның мотовиласы нык. Бодайларыгыз гына уңсын.
Г о с м а н. Уңар, кызым, уңар. Әткәңнең исеме газета битеннән төшмәс. Эш шуңа барып җитсә, ордены да ерак йөрми. Сугыш елларында да сынатмадым бит, ә?
йолдыз. Унике генә яшьтә идем. Шулай да бүгенгедәй исемдә. Жәен-кышын басудан кайтып кермәдең. Яз көннәрен әйтеп тә торасы
15
юк. Атналар буе басуда кунып яттың бит. Ә мин караңгыда, тездән пычрак ерып, сиңа ашарга илтә торган идем.
Госман. Әйе, кызым, җиңел түгел иде ул чакта. Ирләр фронтта. Атлар җитми...
йолдыз. Әткәй, мин синең, кечкенә арба тартып, басуга орлык ташыганыңны хәтерлим.
Госман. Менә шуны белмәүчеләр бар. «Ялкын»ның бер егете мине «эгоист кеше» дигән. Әле кичә Чакма Шакирны очраткан идем. Ул да кызык кына сүзләр әйткәләп куйды.
йолдыз. Шакирҗан бабай үзе дә бик кызык карт икән. Бүген ул миңа башкода була язды.
Көлә. Бүлмәдән Назлыбикә чыга.
Назлыбикә. Әтисе, Шакирҗан бабай шалтыратты. Хәзер өегезгә- барам, ди. Госман беркая да китмәсен, ди.
Госман. Шулай диме? (йолдызга күз төшереп ала.) Беркая да китмәсен, диме? Алай...
йолдыз. Әнкәй, минем юылган керләрем кайда?
Назлыбикә. Үз бүлмәңдә, кызым. (Йолдыз бүлмәгә кереп китә.) Госман. Шакирҗан карт ни өчен килә? Син шуны беләсеңме? Назлыбикә. Әллә тагын. Мин сорамадым, ул әйтмәде.
Госман. Кызыбызга башкода булып. Димәк, Харисның кушуы буенча.
Назлыбикә. Нигә, Харис әллә начар егетме? Кече яшеннән тәрбияле булып үсте. Атасы бик намуслы кеше иде. Нәфисә апа турында әйтеп тә торасы юк. Яшь кенә көенә тол калса да, тормышын таркатмады. һаман булсын, булсын дип тырышты. Харисны укытты, кеше итте...
Госман. Кызымны кодалап йөргәндә, ул мине «эгоист» дигән. Кияү була калса? Ә?
Назлыбикә. Бер сүзне эләктереп алсаң, өзмисең дә, куймыйсың да. (Киенә башлый. Бүлмә эченнән Йолдызның җырлаганы ишетелә.)
Хәтердә саклана бик нык, Онытмас безнең буын: Яшәсен өчен тынычлык, Минем Харис — Гвардеец, Курку белмәс Кыю танкист — Үтте зур җиңү юлын.
Госман (чыгып барган Назлыбикәне туктатып). Әнә, әнә, тыңла... Йолдыз ничек җырлый?.. «Минем Харис — гвардеец» диген, ә!
Назлыбикә. Җырлый бирсен. Яшь чакта әллә үзең җырламадыңмы? Сабан туе вакытларында нишли идең?.. Безнең тәрәзә яныннан үткәндә...
Госман, һәй, яшь чакларны искә төшермә әле, Назлыбикә. Ансыз Да баш каткан. ттт . . .. .
Назлыбикә. Әтисе дим, Шакирҗан баоаи белән ипле генә сөйләш. Авып сүз әйтеп, хәтерен калдыра күрмә. Ярый, мин эшкә киттем. (Китә.)
Госман. Димәк, Харис — танкист, Харис — гвардеец, ә мин— ЭгОИст.
Шакирҗан керә.
“с Шакирҗан абзый.
16
Шаки рҗан. Я, исән-сау гына торасызмы, кем, Госман?
Госман. Бодай әйбәт кенә. Түрдән уз, Шакиржан абзый.
Ill а ки рҗа н. Йортыңны бу якка күчергәнсең икән.
Г о с м а н. Бу якны без «Аръяк» дип йөртәбез.
Шакиржан. Авылдан читләшкәнсең, дип әйтимме...
Г осман. Урыны бик әйбәт туры килде. Мал-туарга үләне бар, кош- корт өчен күле якын.
Шакиржан. Бу урынга ферма каралтылары салдырасың калган, кем. Госман. (Госман дәшми.) Гнрә-юньдә күршеләрең дә юк икән. Бик күңелсез түгелме?
Госман. Нишлисең инде... Әйдә, баллап чәй эчеп җибәрик, Шакиржан абзый.
Шакиржан. Рәхмәт. Әйтик, үзем умартачы булсам да, балга ул кадәр исем китми.
Госман. Менә мин балны яратам, Шакиржан абзый.
Шакиржан. Айһай, яратасың микән?.. Колхозыңда умарталарың бик сирәк күренә, мин әйтәм.
Госман. Сездәге урман «Маяк»та булсамы?.. Һәй, белер идем мин!
Шакиржан. Йөз дә ике баш умартабыз бар, кем, Госман. Күп тә түгел үзе. Шулай да үткән ел 50 мең сум чамасы доход бирде.
Госман. Соң шулай булгач?.. Умарталарның санын мең башка җиткереп...
Шакиржан. Анысы инде безнең кулдан килми. Колхозның кечкенәлеге бөтен эшне боза, мин әйтәм. Дөрес, урманыбыз кечкенә түгел. Ә карабодай чәчелә торган җиребез?.. Күргәнең бардыр. Бал кортларына төрле азык кирәк бит кем, Госман. Әйтик, сез үткән ел*йөз илле гектардан артык карабодай чәчтегез. Җәй көне, мин әйтәм, әлеге мең баш умартаны шул басуга күчерсәң?..
Госман. Балы да була, карабодае да уңа, дисеңме? Ә?
Шакиржан. Минем авыздан алып әйттең ләбаса! Шулай ди мен шул, кем, Госман.
Госман. Утыр әле, Шакиржан абзый. Бал яратмасаң, шикәрләп эчәрсең.
Шакиржан. Болай булгач, утырабыз инде. Серләребез бик килешеп китте бит әле. (Утыра.)
Бүлмә эченнән йолдызның җырлаганы ишетелә.
Бәхетле хезмәткә дәшеп, Тынычлык таңы атты; Тынычлык өчен көрәшеп, Минем Харис — Гвардеец, Курку белмәс Кьпо танкист — Җиңүче булып кайтты.
Шакиржан (тыңлап). йолдыз җырлыймы?
Госман. Әйе. Шикәрләп эч, Шакиржан абзый.
Шакиржан. Килештереп җырлый. Кара әле, кем, I осман, мине Харис җибәргән иде. Әйтик, синең белән сөйләшергә, киңәшергә, ризалыгыңны алырга, дигәндәй....
Госман. Димәк, башкода булып килдең?
Ш а к и р җ а н (көлеп). Әмма сизгер дә кеше икәнсең? «Башкода» булып килдем, кем, Госман. Иске гадәт буенча, әитик, оуилы штаным гына юк.
Госман (сузып). Алай...
17
Бүлмәдән йолдыз чыга.
Йолдыз. Күр әле, Шакирҗан бабай килгән икән.
Ш а к и р җ а н. Менә әткәң белән серләшеп утырабыз әле.
йолдыз. Алайса, серләрегез берексен.
Ш а кирҗа и. Шулай гына була күрсен.
йолдыз. Әткәй, мин клубка барам. Киткәндә утны сүндерергә онытма. (Китә.)
Шакир җ а н. Бик әйбәт кыз үстергәнсең бит, кем, Госман.
Г о с м а н. Менә нәрсә, Шакирҗан абзый, Хариска кайтып әйт: буйлы штаины кодасы түгел, үзе киеп килсә дә...
Шакирҗан. Чү, чү, сабыр ит. Уйламыйча гына «кырт» кисәргә ярамый. Әйтик, сезнең «Маяк» белән безнең «Ялкын»ны берләштерәбез икән...
Госман. Тукта әле, тукта... Мин бит сине кызыма кода булып килгәнсең дип торам.
Ш а к и р җ а и (көлеп). Насыйп булса, анысына да җитешербез. Башта әле, мин әйтәм, колхозыбызны зурайтырга кирәк.
Госман. Харис сүзен сөйлисең, Шакирҗан абзый. Ул әле бик яшь. Безгә караганда малай гына.
Шакир җ а н. Акыл бит яшьтә түгел — башта. Безнең Харис башлы егет булып чыкты, мин әйтәм. Соң шулай димичә. Казанда укып, агроном исемен алды. Сугыштан кайткач үзен председатель итеп сайладык. Өч ел эчендә ниләр генә эшләмәде ул!.. Лаборатория оештырды. Кырларыбызны сортлы орлык белән күмде. Агроном бит ул, агроном! Үткән ел тагын укырга китте. Председательләр курсын...
Госман. Һәй, курс бетерен кенә дөнья җимереп булмый. Практика кирәк, практика!
Шакирҗан. Анысы дөрес, кем, Госман. Ләкин таякның ике башы бар. Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар, дигән мәкальне дә онытма.
Госман. Егар, дисеңме? Юк инде, екмыйча гына торсын. Бикбаев- пың эше...
Шакир җ а н. Сүз Бикбаев турында бармый лабаса.
Госман. Сизәм мин эшнең кая таба барганын.
Шак и р җ а н. Сизеп җиткермисең шул, кем, Госман.
Госман. Сизгән кадәресе дә җиткән. Әнә, вак колхозларны берләштерегез. «Маяк» болай да зур. Шакирҗан абзый, син бит сакал үстергән кеше. Җитмәсә, үзең правление члены. Олы башың белән Хариска тылмач булып йөрисен,.
Шакирҗан (ачуы килеп). Хариска түгел, халыкка тылмач булып йөрим мин. (Өстәлдәге лампаның фитилен күтәреп.) Утың бик караңгы яна бит, кем, Госман. (Госман дәшми.) Ярый, алайса, хуш иттек.
Госман (озатып). Сау бул, Шакирҗан абзый. Гаепләп китмә. (Шакирҗан китә.) Кара син Чакма Шакирны!.. Нинди планнар корып йөри бит. «Маяк» зур икән, ә! «Маяк»ка килеп сыенмакчы булалар. Юк, безнең үз планыбыз бар. Үз көнебезне үзебез күрәбез. (Лампаның фи- тилеи күтәрә.) Утың караңгы яна, имеш. Кирпеч заводын салып, ходка гына җибәрим... (Исәпләп.) Сезонга биш йөз мең кирпеч сугылса... Бер йөз меңе, үзебезнең кирәк-яракка китсен, ди... (Уйлап тора.) «Маяк» колхозы әллә электр станциясе салмасмы?.. Салыр! Барысы да эшләнер. «Маяк»ның данын бөтен республикага шаулатырмын! (Ут тагын караңгылана.) Нишләде соң бу лампа? Әллә үзеңә Шакирҗан картның шаукымы кагылдымы? (Лампаны күтәреп, селкетеп карый.)
Ут сүнә.
2. „С. Ә.“ А’> I.
18
3 НЧЕ КАРТИНА
Ьеренче картинадагы декорация. 3 о й н эпб а н у ишек янында уйланып утыра. Ill ә й х е т д н н керә.
Ш ә й х е т д и н. 11сәнлек-саулыкмы, сеңелем!
Зәйнәпбану. Хуш киләсең, абзый кеше!
Шәйхетдин. Бик суытып җибәрде. Азрак җылынып чыгыйм дидем. (Мич алдына барып утыра. Тәмәке кабыза.)
Зәйнәпбану. Җиле бик зәһәр. Төньяктан исә.
Шәйхетдин (бераз паузадан соң). Сеңелем, спи үзең шушы авылныкымы?
3 ә й н ә п б а н у. Шушы авыл советыннан. «Чаткы»ныкы.
Шәйхетдин. Алай икән.
Зәйнәпбану. Үзең еракныкымы соң?
Шәйхетдин. «Алан» колхозыннан.
Зәйнәпбану. «Алан»нан?.. Нишләп бер дә күргәнем булмады икән?
Шәйхетдин. Күрмәссең шул. Гомер буе мин читтә йөрдем. Элегрәк тимерчелек эше белән шөгыльләндем. Соңгы елларда производствода — сезонный эшләрдә булдым. Чуар йөрәкле кеше булганмын, күрәсең. Бер урында бер елдан артык тора алмадым. Шулай да туган- үскән җирләр сагындырды. Олыгая төшкәч, акыл да утыргандыр инде. Үткән ел авылга кайтып төпләндем. Әле менә сельпога товар алырга килгән идем.
Зәйнәпбану. Кибет мөдире булып кердеңмени?
Шәйхетдин. Мөдирлек миндә болай да җитәрлек. Хуҗалык мөдире дә мин, склад мөдире дә мин, алачык мөдире дә мин. Вак-төяк товар алып кайтып сатуны да миңа йөкләделәр. Җитмәсә тагын, бригадир итеп куймакчы булалар.
Зәйнәпбану. Ничек инде алай?
Шәйхетдин. Шулай булмый хәле юк... Авылда унике хуҗалык, ике дистә халык бар. Авыл кечкенә дип кибетсез торып булмый. Колхоз алачыксыз, складсыз да яши алмый. Инде һәркайсына җаваплы кеше куярга кирәк. Куя башласаң, кырда эшләргә җан иясе дә калмый. Менә шулай. Һәркемгә икешәр-өчәр вазифа үтәргә туры килә. Шулай булгач, эшнең дә рәте-чираты күренми. Зуррак бер колхозга бригада итеп кенә кушсалар... (Пауза.) Нәрсә, председательне көтәсеңме?
Зәйнәпбану. Юк, агротехник Санияне. «Маяк»ның партоешма секретарен.
Шәйхетдин. Алай икән. Ниләр генә булмас дисең адәм баласының күңелендә.
Зәйнәпбану. Ник алай дисең, абзый кеше?
Шәйхетдин. Шулай. Баядан бирле уйланып, хәсрәтләнеп утырасың. Тормышың бик авырмы соң? Өйдә сырхау кешең бармы? Әллә ирең бик кыерсытамы?
Зәйнәпбану. Минем ирем юк. Сугышта үлде.
Шәйхетдин Алай икән. Кайгыларыбыз уртак икән. Сугыш елларында минем дә хатыным вафат булды. (Пауза.) Пособие-фәлән юллап йөрүендер инде?
Зәйнәпбану. Анысын юлламыйча да бирәләр. Ферма турында сөйләш.мәкче идем.
Ш ә й х е т д и н. Әллә ферма мөдире булып эшлисеңме?
Зәйнәпбану. Әйе. Бик күптәннән инде.
Шәйхетдин. Алай икән. Эшең бик җаваплы икән. (Пауза.) Бала-чагаларың күпме?
Зәйнәпбану. Берәү генә. Зәйтүнә исемле кечкенә кызым бар.
2* 19
Шәйхетдин. Минем малайга да әле ун гына яшь тулды. Анасыз бала тәрбияләве бик читен икән. Исемең ничек, сеңелем?
Зәйнәпбану. Зәйнәпбану.
Шәйхетдин. Алай икән. Исемең бик туры килеп тора икән.
3 ә й н ә п б а и у. Ничек инде? Аңламыйм, абзый кеше.
Шәйхетдин. Минем хатынның да исеме Гөлбану иде. Шуңа күрә генә әйтүем.
3 ә й н ә п б а н у. Кара әле, абзый кеше, мондый салкында ник күн итектән йөрисең?
Шәйхетдин. Иртәнчәк җепшек булгач, кигән идем шул.
3 ә й н ә п б а н у. Аякларыңа салкын тия күрмәсен.
Ш ә й х е т д и н. Рәхмәт, Зәйнәпбану. (Уйга кала.) Гөлбану искә төшеп китте әле. Ул да шулай... Ярар, Зәйнәпбану, миңа кузгалырга вакыт. Юл кешесенең юлда булуы яхшырак.
3 ә й н ә п б а н у. Исемеңне дә әйтмичә китәсең түгелме соң?
Ш ә й х е т д и н. Минем исемем — Шәйхетдин. Фамилиям — Хөснет- динов.
Зәйнәпбану. Хөснетдинов?.. Әллә укытучы Хөснетдиновның туганымы?
Ш ә й х е т д п н. Безнең авылда Хөснетдиновлар җитәрлек. Ярты авыл дисәң дә, ялган булмас. Фамилия белән генә аерып җиткерә алмассың. Минем элеккедән калган кушаматым бар: «Җилкуар Шәйхетдин» дип йөртәләр. Ярар, анысы искитәрлек эш түгел. Юлын, төшсә, өемә рәхим ит. Чәй эчеп чыгарсың. Түбән очта торам мин.
Зәйнәпбану. «Чаткы»га барсаң, үзең дә кереп чык, Шәйхетдин абзый.
Шәйхетдин. Алай икән. Туры юлны озынайтып булса да. бер кагылырмын әле. Ярар, Зәйнәпбану, сау булып тор.
3 ә й н ә п б а н у. Хәерле юл, Шәйхетдин абзый. (Шәйхетдин китә. Госман белән Харис керәләр.) Госман абзый, Санияне күрмәдеңме?
Госман. Клубка кереп китте. Нигә кирәк ул?
3 ә й н ә п б а н у. йомышым бар иде. (Китә.)
Г оема н. Четерекле эш кузгатып йөрисең, энем Харис.
Харис. Тормыш үзе кузгаткан мәсьәлә бу, Госман абзый. •
Госман. Ләкин «Маяк»ка кагыла торган мәсьәлә түгел. Вак колхозларны берләштерергә кирәк.
Харис. «Маяк» бик зурмыни?
Сания керә.
Г о с м а н. Килдеңме, Сания? Нәкъ вакытында. Әйдә әле, әйдә, түргерәк уз әле.
С а н и я. Ни булды, Госман абзый?
Госман. Харис нишләп йөри, диген син.
Сания. Без инде Харис белән сөйләшкән идек. Мин үзем...
Г о с м а н. Син үз фикереңне әйт, Сания.
С а н и я. Минемчә, «Маяк» белән «Ялкын»ны берләштерү артык зур нәтиҗә бирмәс.
Госман (Хариска). Менә, ишеттеңме? Партоешма секретаре нәрсә ди?.. Ә?
С а н и я. Мин әле әйтеп бетермәдем.
Госман. Әйт, Сания, әйт. Вак колхозларны кушарга кирәк, диген. Әнә, «Ялкын»ны, «Чаткы»ны, «Алан»ны...
С а н и я. Аның белән генә чикләнеп калырга ярамый. Кушнарат авыл советына кергән колхозларның бөтенесен...
Г о с м а н. «Маяк»ны дамы?
Сания. Госман абзый, берләшкән хуҗалыкның эше дә берәгәйле бглачак. «Чаткы»ның атаклы нәсел фермасы бар. Теолекчетек эшен
20
олы юлга чыгарырбыз. «Ялкын» урманында ата-бабалар ишетмәгән умартачылык үрчетербез...
Госман. «Маяк»ның кирпеч заводын кая куясың? Кем өчси салабыз без аны, ә?
Сания. Әгәр кушылмыйбыз икән, без ул заводны быел да, киләсе елга да салып бетерә алмыйбыз.
Г о с м а н. Кем әйтте аны?
С а н и я. Практика шуны күрсәтте.
Госман. Практика?., һәй, мин әйткәнемне эшләми каламмы?.. Сания, син бит агротехник. Игенчелек эшен яхшы беләсең. Менә шул гурыда сөйлә. Быел яз көне Кызыл Тау басуына сортлы бодай чәчик, диген. Сиксән алты гектар җир. Гектардан йөз иллешәр пот уңыш алсак. ә? «Маяк»ның даны кая барып җитте дигән сүз?..
Харис. Минемчә, Кызыл Тау тирәсеннән узмас.
Сания. Харис дөрес әйтә.
Госман. Юк, дөрес түгел! Үткән ел утыз өч гектардан йөз иллешәр пот алдыкмы? Бригадир Зарифка орден бирделәрме?
Сания. Госман абзый, син шуны аңла: кечкенә участоклардан йөз илле пот уңыш алу — хәзер инде проблема түгел. Без быел зур мәйданнардан югары уңыш алу мәсьәләсен куячакбыз.
Зәйнәпбану керә.
3 ә й н ә п б а н у. Исәннәрмессз! Сания, сиңа сүзем бар иде.
Сания. Әйдә, рәхим ит, Зәйнәпбану.
Зәйнәпбану. Менә, Госман абзый да монда икән.
Сания. «Чаткы»да эшләр ничек бара?
3 ә й н ә п б а н у. Мин үзем гел сыерлар тирәсендә кайнашам.
Сания. Фермагыз күзгә күренеп үсә, Зәйнәпбану.
Зә й н ә п б а н у. Анысы дөрес инде. Ике йөз баштан артык савым сыерыбыз гына бар. Тик менә икенче як кулны кисә. Колхозның фермасы зурайган саен болыны да арта барса икән.
С а н и я. Сезнең болыныгыз болан да кечкенә түгел бит.
Зәйнәпбану. Ә фермабыз?.. Быел үлән азыгын ел әйләнәсенә җиткереп булмас, Сания. Шул хакта киңәшергә дип килдем.
Сания. Бәлки үзеңнең берәр тәкъдимең бардыр?
Зәйнәпбану. Бар иде шул. (Госманга карап куя.)
Сания. Әйт, әйт, Зәйнәпбану, тартынма.
Зәйнәпбану. «Маяк»ның өч йөз гектар чамасы болыны бар.
Госман. Менә син нәрсәгә чамалыйсың икән...
Зәйнәпбану. Без бит күреп торабыз, Госман абзый. Ел саен диярлек печәнегез артып кала. Сания, «Маяк» болыныннан безгә дә азрак өлеш...
Госман. Өлеш?! Күрдеңме, ишеттеңме, Сания?
Сания (Зәйнәпбануга). Колхозлар берләшкәч, болын мәсьәләсе үзеннән-үзе хәл- ителер.
Зәйнәпбану. Без ул турыда ишеткән идек инде. Белмим шул. Халык ни әйтер. Колхозыбыз кечкенә булса да, безнең фермабыз зур бит. Малларыбыз да гел яхшы нәселдән генә. Законга сыя торган булса, болынны болайг да бирерләр. Ярый, сау булып торыгыз. (Китә.)
Г оема н. Нәрсә ди Зәйнәпбану?
С а н и я. Зәйнәпбану әле халык дигән сүз түгел. Госман абзый, безгә «Маяк»та җыелыш үткәрергә кирәк. Халык үзенең сүзен җыелышта әйтер.
Г осман (Саниягә). «Маяк» халкы риза булыр, дисеңме? Без быел сиксән алты гектардай йөз дә иллешәр пот бодай уңышы алачакбыз. 'Маяк» халкы бит аны белә. Яз көпе кирпеч заводын салып бетерәбез. Анысын да белә. Үзебез төзегән планны үзебез җимерергәме?! Юк, юк!
21
Иртәгә иртүк районга китәм. Туп-туры райкомга керәм. Иптәш Фәтхиен янына!
Сания. Госман абзый, Харис әле күшән түгел генә райкомнан кайтты.
Госман. Шулаймыни? (Хариска.) Син инде райкомга да барып җиттеңмени? Өлгер егет булып чыктың син, ә!
Харис. Тормыш бик кызу атлый бит. Ашыгырга туры килә.
Госман. Сабыр ит. Райком секретаре белән мин дә сөйләшим әле. Госман абзыеңны узып, бик ерак китә алмассың. (Китә башлый.)
X а р и с. Үзегезне тормыш узып китмәсен. Шунысыннан сакланыгыз.
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
4 НЧЕ КАРТИНА
«Ялкын» колхозының хата-лабораториясе. Тышта машина килеп туктаган тавыш. Гөлбәдәрнең «Галина Карповна! Исәнмесез, Галина Карповна!» дип, шатланып кычкырганы ишетелә. Морозова белән Гөл бәдәр керәләр.
Гөлбәдәр. Нәкъ көнендә килеп җиттегез, Галина Карповна. Мин бүген анализ өчен орлыклар хәзерләп куйган идем. Харис абый: «Рай- семхозга җибәрергә ашыкма», диде. Башта сезгә күрсәтергә к?шты. Хәер, ул сезнең киләсене белгәндер.
Морозова. Белде, әлбәттә. (Өстәл янына утыра. Приборлар хәзерли.) Орлыкларны бирегә китер.
Гөлбәдәр (орлык тутырылган тартмаларны өстәлгә тезеп). Менә, «Ульяновка» бодае... «Советский» солысы... «Капитал» борчагы... Харис абый да кат-кат тикшереп карады. Анализ өчен яраклы дип тапты. Белмим тагын. (Морозова орлыкларны тикшерә.)
Морозова. Юк, ул ялгышмаган. Бу орлыкларны анализга җибәрергә мөмкин.
Гөлбәдәр. .Рәхмәт, Галина Карповна! Быел «Ялкын»да уннан артык сортлы орлык чәчелә.
Морозова. «Ялкын»да гына түгел, акыллым. Эреләндерелгән колхоз кырларында.
Гөлбәдәр. Бик әйбәт булыр иде, Галина Карповна. «Ялкын»нар ике куллап риза. Югыйсә... Җиребезгә сортлы орлык чәчкән булабыз... Ә күпме генә уңыш җыйнап алабыз?.. Егерме өч гектар бодай. Унсигез гектар чамасы солы. Борчагын инде әйтеп тә торган юк. . Харис •абыйның да шуңа бик йөрәге әрни. (Тышта машина килеп туктаган тавыш. Гөлбәдәр тәрәзәдән карый.) «Маяк» председателе Бикбаев. Безнең тирәдә бер дә күренгәне юк иде.
Морозова. Сезнең хата-лабораторияне карарга килмәде микән?
Г ө л б ә д ә р. Андый ният белән килмәс ул.
Морозова. Тәҗрибә көлтәләре барысы да биредәме?
Гөлбәдәр. Берничәсе чормада.
Морозова. Аларын да бирегә алып кер. (Тәрәзәдән карап.) Әнә, Бикбаев кереп килә. Лаборатория белән таныштырыйк үзен.
Гөлбәдәр кнгә. Госман керә.
Госман. Сез дә биредә икәнсез. Исәнмесез, иптәш Морозова!
Морозова. Исәнмесез, иптәш Бикбаев! (Күрешәләр.) Госман. Сез бит бүген «Маяк»ка килмәкче идегез.
Морозова. Маршрутны үзгәртергә туры килде. «Маяк»ка иртәгә барам. Я, кәефләрегез ничек? Картаеп буламы?
22
I осман. Картаяммы, яшәрәмме, анысын белгән юк. Ул турыда уйларга вакыт калмый. Әле менә районга барыргг) чыккан идем. Юл У нае бит. «Ялкын»ның лабораториясен карап китим дидем.
Морозова. Моңарчы килгәнегез юк идеме?
Госман. Ничек дип әйтим... йомышым төшмәде. Быел «Маяк»та хага-лаборатория оештырмакчы булам. Иптәш Морозова, миңа сортлы бодай гына бирегез... Мин быел Кызыл Тау басуында...
Морозова. Сиксән алты гектар җирдәме?
Г осман. Нигә, әллә бик азмы? Былтыргысы әле утыз өч гектар гына иде бит.
М о р о з о в а. Юк. иптәш Бикбаев, без быел мәсьәләне бүтәнчәрәк куябыз. Зур мәйданнардан югары уңыш алырга кирәк.
Г о с м а н. Зур мәйданнардан?.. Алай. Кичә телефонда сөйләшкәндә тел төбегездән сизенгән идем.
Морозова (тнрә-ягына каранып). Әйе, мондый лабораторияләр безнең районда әле бик сирәк. Ә Гөлбәдәр шикелле кадрлар?.. Кулыннан эш килә торган кыз. Тәҗрибәле лаборантка. Хәзер ул сезне лаборатория белән таныштырыр. Тәҗрибә көлтәләрен карарсыз. «Ялкын»да үскән сортлы игеннәрне күрерсез.
11шектә Г ө л б ә д ә р күренә.
Гөлбәдәр. Галина Карповна, сезне телефонга чакыралар. Райкомнан. (Китә.)
М о р о з о Б а (Госманга). Китәргә ашыкмагыз. Сезнең белән сөйләшәсем бар. (Чыга. Госман каранып йөри.)
Госман. Харис, чыннан да. бик шәп лаборатория оештырган бит. Мин шуны эшли алмыйммы? Артыгы белән эшлим! «Маяк»ның шундый лабораториясе булыр... Экскурсиягә килерләр. Председатель Бикбаев- ның эше белән кемнәр генә кызыксынмас, ә! Әгәр Москвадан берәр академик килеп...
Ашыгып Ш ә й х е т д и н керә.
Шәйхетдин. Исәнме, кордаш!
Госман. Сау-сәламәт.
Ш ә й х ет д и н. Иптәш Морозова мондамы?
Госман. Әле генә чыгып китте.
Шәйхетдин. Алай икән. Китеп бармасын тагын. (Йөгерен чыга башлый.)
Г ос м а н. Тукта әле, тукта, кая болай чабасың? Морозова ник кирәк булды?
Шәйхетдин. Әллә ишетмәдеңме? «Алан» колхозының астын-өскә китерәбез!
Г осман. Исерекме син, әллә акылыңнан яздыңмы?
Шәйхетдин. Алай икән. Син әле үзең тормыштан артта калгансың икән. Вак колхозларны «Маяк»ка кушабыз бит. Дүрт авылдан бер авыл ясыйбыз, йортларыбызны быел ук Кушнаратка күчерәбез. Җимертәбез генә! (Китә башлый.)
Госман. Стоп! (Шәйхетдин туктый.) Син инде тормышны узып ук киттеңмени? Бик кызу йөгерәсеңмени? Сабыр ит. Синең йортың бик искергән түгелме соң?.. Күчергән чакта ишелеп төшсә, ә? Кая барырсың? Я?
Шәйхетдин. Анысы искитәрлек эш түгел. Колхоз ярдәм итсә, янасын салырмын. Авылыбызның кечкенәлеге үзәккә үткән иде. Шул бәладән котылабыз. Шунысы бик искитәрлек эш! (Китә.)
Госман. Гомер буе җил куып йөргән иде йөрүен... Җилкуар Шәйхетдин булып калган икән. (Пауза.) Алай... «Ялкын»ның тәҗрибәле ла-
23
боранткасы да бар диген, ә... Бүген «Ялкын»ныкы икән, ә иртәгә... (Тәрәзә аша кычкыра.) Хөсәен, кер әле, кер!
Хөсәен керә.
Хөсәен. Нәрсә бар, Госман абзый?
#Госма н. Кил әле, сөйләшик әле. (Утыралар.) Хөсәен, сиңа башлы- күзле булырга вакыт җитте. Синең күңел кошыңа күптән инде канат куелган. Очып китмәсен дим. Егет башың белән җебеп торсаңмы?..
X ө с ә е и. Әле кичә генә сүз кузгатып карадым. Якын да килми. (Тартмаларны күрсәтеп.) Шушы сортлы орлыклар сихерләгән аны. Эх, безнең, «Маяк»та лабораториянең булмавы...
Госман. Булачак. Быел ук оештырабыз. Аңлашылдымы?
Хөсәен (шатланып). Менә хәзер аңлашылды!
Госман. Гөлбәдәрне ничек тә күндерергә тырыш. Биш минут срок.
Хөсәен. Срокны бик аз бирәсең, Госман абзый.
Госман. Ярый инде, ярый. Калганын өйләнешкәч, иркенләп сөйләшерсез. (Китә.)
Тәҗрибә көлтәләре күтәреп, Гөлбәдәр керә.
Г ө л б ә д ә р. Исәнме, Хөсәен!
Хөсәен. Саумы, Гөлбәдәр! Шулкадәр сагындым үзеңне.
Гөлбәдәр. Кичә генә очраштык түгелме соң? Син бигрәк инде, Хөсәен... Әллә чынлап, әллә шаярып әйтәсең.
Хөсәен. Эх, Гөлбәдәр, үзеңне бер генә көн күрми торсам да...
Гөлбәдәр. Әйдә, сөйлә инде. Сагынсаң, көн саен килер идең әле.
Хөсәен. Гөлбәдәр! Сөенечле хәбәр китердем.
Гөлбәдәр. Нинди хәбәр ул?
Хөсәен. Быел Кушнаратта хата-лаборатория оештырабыз.
Гөлбәдәр. Анысын беләм.
Хөсәен. Кем әйтте?
Гөлбәдәр. Ишеттем инде. Сүз иясе белән йөрми.
X ө с ә е н. Безнең лабораториягә эшкә килерсеңме?
Гөлбәдәр. Лаборатория кайда — мин шунда. Кушнарат кырларына салкынга бирешми торган «Казанская» арышын чәчәрбез.
Хөсәен (шатланып). Алайса, син каршы түгел?
Гөлбәдәр. Менә тагын... Нишләп каршы булыйм?
Хөсәен. Гөлбәдәр! Җаным! (Тышта машина гудогы. Хөсәен тәрәзә янына барып кычкыра.) Була, Госман абзый, эш пешә!
Гөлбәдәр. «Лютесценс» бодайлары, «Капитал» борчаклары үстерербез.
Хөсәен. Бу синең ризалык бирүеңме соң?
Гөлбәдәр. Нинди ризалык?
Хөсәен. Миңа кияүгә чыгарга.
Гөлбәдәр (көлеп). Бигрәк кызык кеше син, Хөсәен!
Тышта машина гудогы.
Хөсәен (тәрәзә аша). Әй, аптыраттың инде, Госман абзый!
Г ө л б ә д ә р. Хөсәен, мин бит берләшәчәк колхозның лабораториясе турында сөйлим.
Хөсәен. Алайса, Госман абзый да шуны әйткән инде.
Гөлбәдәр. Райкомнан Галина Карповна килде. Бүген бездә җыелыш булачак. Болан булгач, лабораторияне дә Кушнаратка күчерерләр
Хөсәен. Соң шулай диген! Алайса, булды гына! Иртәгә үк'үзеңне машинага утыртам да... 1 1
Гөлбәдәр. Юк, Хөсәен, анысына иртәрәк әле.
Хөсәен. Синең ул «иртә» сүзеңә кайчан киртә куелыр икән?!
24
Гөлбәдәр. Яз килгәч... җәй үткәч... көз җиткәч.
Хөсәен. Алайса, көз көне?! Бер колхозда яшәп, бер кырда эшлисе булгач... Мин риза! Гөлбәдәр! Без шундый тату яшәрбез! Бер генә дә авыр сүз әйтмәм үзеңә. Кадереңне белермен. Өрмәгән җиргә утыртмам үзеңне.
Г ө л б ә д ә р. Белмим шул.
Хөсәен. Әллә ышанмыйсыңмы? Әллә мппе начар ир булыр дип уйлыйсыңмы?
Гөлбәдәр. Нишләп алай дип уйлыйм... Миңа калса, дөньяда синнән дә әйбәт кеше юктыр төсле.
Хөсәен. Гөлбәдәр! Чынлап әйтәсеңме? Эх, менә хәзер баян булсын иде!.. (Шатлыгыннан җырлый башлый.)
Килсәм «Ялкын» колхозына, Кабына йөрәк ялкыны.
Гөлбәдәр. Ник соң бик сирәк үтәсең
Безнең авыл аркылы?
Хөсәен. Эх, Гөлбәдәр, Гөлбәдәр!
Гөлбәдәр. Эх, Хөсәен, Хөсәен!
Хөсәен. Сагындырдың шулкадәр!
Гөлбәдәр. Сагынсаң, кил көн саен.
Хөсәен. Эх. Гөлбәдәр, Гөлбәдәр,
Сагындырдың шулкадәр!
Г ө л б ә д ә р. Эх, Хөсәен, Хөсәен,
Сагынсаң, кил көн саен.
Хөсәен. Узам сезнең урам аша
Машинамны шаулатып.
Гөлбәдәр. Нигә соң сигнал бирмисең, Килгәнеңне аңлатып?
Госман кереп тынлап тора.
Хөсәен. Эх, Гөлбәдәр, Гөлбәдәр!
Гөлбәдәр. Эх, Хөсәен, Хөсәен!
Хөсәен. Сагындырдың шулкадәр!
Гөлбәдәр. Сагынсаң, кил көн саен...
Госман. Я, энем Хөсәен, эшләр кай тирәдә?
.Хөсәен. Эш пеште, Госман абзый.
Госман (җанланып). Димәк, килештегез?! Дөресме, Гөлбәдәр?
Гөлбәдәр. Хөсәеннең алдаша торган гадәте юк.
Госман. Булдыргансың, Хөсәен! (Тирә-ягына каранып.) Безнең лаборатория моның ише генә булмас. Яшь киленгә дә эш табылыр. Шулай бит, Хөсәен?
Хөсәен. Дөрес, Госман абзый.
Г о с м а н. Җырла, Хөсәен, күкрәгеңне киереп җырла. Болай булгач, безнең эшләр рәтләнә. Тукта инде, Морозова беләи сөйләшим дә... (Китә.)
Хөсәен. Күрдеңме, Госман абзый да сөенде. Эх, Гөлбәдәр! Җир йөзендә бездән дә бәхетле кеше бар микән?! (Җырлый.)
Ачылмасмы дип тәрәзәң, Узган чакта күз салам.
Г ө л б ә д ә р. Машинаң бик кызу йөри, Өлгерә алмый калам.
Хөсәен. Эх, Гөлбәдәр, Гөлбәдәр,
Г әлбәдә р. Эх, Хөсәен, Хөсәен!
Хөсәен. Сагындырдың шулкадәр!
Гөлбәдәр. Сагынсаң, кил көн саен.
25
Эх, Гөлбәдәр, Гөлбәдәр, Сагындырдың, шулкадәр. Эх, Хөсәен, Хөсәен, Сагынсан., кил көн саен. Җилдән җитез машинада Бик күп юллар үтәм мин. Бик еракларга китсәң дә, Сагынып сине көтәм мин. Эх, Гөлбәдәр, Гөлбәдәр! Эх, Хөсәен, Хөсәен...
Госман керә.
Госман (көйләп). Сагынсаң, кил көн саен... (Кәефләнеп көлә.) һәй, менә ичмасам кәеф! Гөлбәдәрнең дә тавышы бик чибәр икән шул. Көмеш кебек чыңлап тора. Икегез дә пар килгәнсез инде. Берничә көннән туй ясыйбыз да...
Харис керә.
Хөсәен. Госман абзый, туйны без көзгә калдырдык.
Г о с м а н. Ничек көзгә? Миңа лаборантка кирәк.
Хөсәен. Соң шулай инде. Колхозлар берләшә икән, «Ялкын» лабораториясен...
Госман. Тукта әле, тукта. Сабыр ит. Үзебезнең лаборатория булачак. «ЛАаяк»ныкы. Шулай булгач, лаборантка Гөлбәдәрне...
Харис (көлеп). Ниятегезне аңлыйм, Госман абзый.
Г о с м а и. Тыңлап торабыз диген, ә?
Харис. Ишетелерлек итеп сөйлисез бит. (Гөлбәдәргә.) Галина Карповна кайда?
Гөлбәдәр. Телефонда сөйләшә.
Харис. Орлыкларны карадымы?
Гөлбәдәр. Җибәрергә кушты.
Госман (Хөсәенгә). Дөрес юлдан китмәгәнсең, энем. Маршрутны бутагансың. Шофер башың белән, ә!
Харис (тартмадагы орлыклар белән мавыгып). Госман абзый, өйләнү өчен сез аңа бик сәер маршрут тәкъдим иткәнсез.
Госман. Алай... (Мәгънәле итеп.) Үзең соң ниндирәк маршрут сайларсың икән?
Й о л д ы з керә.
X а р и с. Без бит олы юлга чыгара торган маршрут белән барабыз. Шулай булгач... (йолдызны күреп.) йолдыз!
йолдыз. Шулай булгач, зуррак һәм ныграк күперләр салырга кирәк.
Госман. Тукта әле, кызым, тукта, син монда нишләп йөрисең?
йолдыз. Эш белән, әткәй. Исәнмесез, иптәшләр!
Харис. Исәнме, йолдыз! Сине безгә нинди җил ташлады?
йолдыз. МТСтаи комиссия килде. Күперләрнең төзеклеген тикшерәбез.
X а р и с. Димәк, «Ялкын» күперләре белән дә кызыксыныр вакыт җитте?
йолдыз. Кызыксынмыйча булмый. Безнең тракторларыбыз бик авыр.
X а р и с. Минемчә, комбайннарыгыз да җиңел түгел.
X йолдыз. Урман буендагы кечкенә күперегез бик искергән бит,
X ө с ә е и.
Гөлбәдәр.
Хөсәен.
Гөлбәдәр.
X ө с ә е н.
Гөлбәдәр.
26
Харис. Ишетәсезме, Госман абзый?.. МТС эшне бик кызу тота.
Госман. Белмим, минем күперләрем нык. Трактор да үтә, комбайн да тукталып тормый. Шулай бит, кызым? Шулай шул. (Хариска.) Сезнең күперләрегез бик искергән икән, ә?
X а р и с. Безнең күперләр аша моңарчы атлар гына йөрде бит. Быел инде тракторлар, комбайннар киләсе булгач... Зарар юк. Юлчыга юл табылыр. Күпердән генә эш калмас, Госман абзый. Яңасын салырбыз. (йолдызга.) Комиссия членнары кайда?
П о л д ы з. Правлениедә. Сине көтәләр.
Харис (Гөлбәдәргә). Галина Карповнага әйтерсең: мин правление- дә булам. Орлыкларны райсемхозга бүген үк җибәр, (йолдызга.) Әйдә, киттек.
Госман (Хариска). Тукта әле, тукта, сабыр ит. Кара әле, энем, бик әйбәт лабораторияң бар икән. Сортлы орлыкларың да тулып ята. Сиңа тагын ни җитмәгән? Я?
Харис. Колачны җәяргә киңлек җитми, Госман абзый. Шушы сортлы орлыкларны иксез-чиксез киң кырларга чәчәсе килә.
йолдыз. Харисның күңеле яхшы нияттә. Ышан, әткәй, ышан!
Харис белән Йолдыз китәләр.
Госман (Хөсәен белән Гөлбәдәргә). Госман абзыегызның-күңеле начар нияттәмени, ә?
Морозова керә.
Морозова. 11птәш Бикбаев, «Маяк»та җыелышны кайчанрак үткәрербез икән? Сез ничек уйлыйсыз?
Госман. Минме?.. Райком белән сөйләшмичә торып... (Хөсәенгә.) Бар әле, бар, машинаң янына чык. Хәзер китәбез. (Хөсәен китә.)
Морозова. Районгамы?
Госман. Әйе. Иптәш Фәтхиев янына.
Морозова. Иптәш Бикбаев! (Гөлбәдәргә ишарә ясый. Гөлбәдәр китә.)
Госман. Мин бик ашыгам, иптәш Морозова.
Морозова. Зарар юк, утырыгыз, сөйләшик.
Г осман. Минем райкомга барасым бар.
Морозова. Мине бирегә райком җибәрде.
Тышта машина гудогы.
Госман (тәрәзә янына барып, кычкыра). Сабыр ит, Хөсәен, сабыр ит! (Морозовага.) Сезне иптәш Фәтхиев җибәрдеме?
Морозова. Мин аның белгән әле яңа гына телефоннан сөйләштем. «Маяк»та җыелышның кайчан буласын хәбәр итәргә кушты. Утырыгыз, иптәш Бикбаев, утырыгыз. Иркенләп сөйләшик.
Госман. Болан булгач, утырырга туры килә.
» Ут сүнә.
%
5 НЧЕ КАРТИНА.
Беренче картинадагы декорация. Берничә көн вакыт үткән. Госман тәрәзә янында басып тора. Артта гармоньда уйнаган, җырлаган, көлешкән тавышлар ишетелә.
Госман. Өч көн эчендә никадәр үзгәреш, ә! Безнекеләрдә кушылуга ризалык бирделәр. Белмим, белмим. Мин аңламыйммы, әллә мине анлап җиткермиләрме? Минем күңелем яхшы нияттә иде бит.
Н а з л ы б и к ә керә.
И а з л ы б и кә. Әтисе дим, үзеңнән бер сүз сорамакчы идем.
Г о с м а и. Нәрсә? Я?
27
Наз л ы б и к о. «Консерватор» ни дигән сүз ул?
Госман. Консерватормы? (Уйлап тора.) Консерватор... Гукта эле... Юк, хәтердән чыккан. Нигә кирәк ул сиңа?
II а з л ы б и к ә. Болай гына... Клубта кемдер сине «консерватор» диде.
Госман. Минеме?! Хәзер эзләп табабыз! (Шкафтан калын китап .алып актара. Таба. Кинәт төсе бозыла.) Кем әйтте? Харисмы? Ә?!
Н а з л ы б и к ә. Түгел, түгел.
Г о с м а н. Кем соң? Я?!
Назлыбикә. Таный алмыйча калдым.
Госман. Алайса, телефоннан ишеткәнсең.
Н а з л ы б и к ә. Телефонда гел сине генә сөйләп торалар ди.
Госман. Юк, Назлыбикә, мин сине эшеңнән алам. Коммутаторда калдырмыйм.
Н азлы б и к ә. Үз турыңда уйлар идең, әтисе. Бүген бит җыелыш. Дүрт колхозны берләштерәбез. Яна председатель сайлый торган көн.
Госман. Тукта әле, тукта, әллә мине председательлектән төшерерләр дисеңме?
Харис керә.
X а р и с. Исәнмесез, Назлыбикә апа!
Н а з л ы б и к ә. Әйбәт кенә. Үзеңнең кәефләрең ничек?
X а р и с. Кәефләр шәп!
Артта «Кушпарат көе» ишетелә.
Язлар җитсә, ярга тулып, Ага Кама сулары;
Җәелә яшел хәтфә булып
Кушнарат басулары.
Кама елгасы — алкынсу,
Тоташа зур Иделгә;
Кушнаратка бик якын су, Шунсы рәхәт күңелгә.
Харис. Ишетәсезме, Гыйльфан нинди ансамбль оештырды! Шәп җырлыйлар бит? Шулай бит, Госман абзый?
Госман. «Эгоист» кеше аны каян белсен инде.
Назлыбикә. Нигә син кеше төсле генә сөйләшмисең?
Харис. Зарар юк, Назлыбикә апа. Мин бит аның характерын беләм.
Гос м а н. Бик күпне өстеңә аласың.
Харис. Күтәрә алган кадәр.
Г осман. Күтәрә алмассың дип куркам. Сөртенеп егылуың бар.
Харис. Сез читләтеп сөйлисез шикелле?
Госман. Кешеләрне читләтә торган гадәтем юк. (Тавышын күтәрә төшеп.) Шулай булгач, үземне дә кыерсыттырмам!
Н а з л ы б и к ә. Әтисе!
X а р и с. Борчылмагыз, Назлыбикә апа. Без ничек тә уртак тел табарга тырышырбыз.
Назлыбикә. Ярый, алайса, сөйләшегез. (Китә.)
Гос-м а и (Хариска). «Маяк» колхозы өчен мин аз хезмәт куймадым. Аз түгел бит, ә? Әнә, үткән елгы газеталарны укып кара. Дәүләткә ашлык тапшыру планын бер атна элек үтәдек. Хезмәт көненә өчәр кило икмәк, икешәр сум акча бүлдек. Әллә бүлмәдекме? һәй, «Маяк» шикелле колхозны...
й, сез «Маяк»ны бай колхоз димәкче буласыз бер генә мисал. Өчәр кило
Харис. Госман абз!
Дөрес түгел бит. Менә
икмәк бүлгәнсез, Икешәр сум акча
ә бүленми торган фондларыгыз?.. Бик чамалы бит. өләшкәнсез, ә банктагы счетыгызда...
28
Гоем ci н. Җитмеш сигез мең сум акча бар!
X а р и с. Я, «Маяк» өчен шул байлыкмы? Алайса, иик электр станциясе салмадыгыз? Алдынгы колхозлар хәзер электр көче белой ашлык сугаралар, орлык җилгәрәләр, сыер савалар/ Бармы сездә шундый механизация?..
Госман. Безнең планыбыз бар иде. Быел — кирпеч заводы, киләсе елга — электр станциясе...
X а р и с. Җитмеш сигез мең сумгамы? Юк, Госман абзый, барып чыкмас иде.
Госман. Сиксән алты гектардан йөз дә иллешәр пот бодай уңышы алсаммы?.. Бер сезонга дүрт йөз мең кирпеч саткан булсаммы?.. Беләсеңме. күпме доход? Ә? «Маяк» халкы моның өчен миңа рәхмәт әйткән булыр иде.
Харис. «Халык» дисез, Госман абзый. Халык исеменнән сөйләргә* яратасыз. Халык — бик зур сүз ул. Халык турында сөйләгәндә зур фикер, кыю омтылыш, югары максат куелырга тиеш, һәркемнең тормышында гомергә онытылмый торган истәлекләр була. Бер вакыйга минем исемә төште. Утызынчы ел иде. Көз көне. Әткәйнең колхоз председателе булып эшләгән вакыты. Беркөнне ул иртүк районга китте. Кич булды. Төн уртасы җитте. Әткәй юк та юк. Ә тышта караңгы. Яңгыр ява. Җил ыжгыра. Бик куркыныч төн иде. Менә бервакыт тәрәзәгә чиртәләр. Әнкәй йөгереп өй алдына чыгып китә. Күп тә үтми, әткәйне күтәреп алып керәләр. Шакирҗан бабай аның изүен ычкындыра. Әткәйнең канга манчылган күкрәген күрүгә... (Пауза.) Әткәй кебек намуслы кешеләр шулай корбан булдылар. Аларны кулаклар — халык дошманнары үтерделәр. (Пауза.) Әткәй мәрхүм шул көнне миңа «Әлифба» сатып алган булган. Берничә ай вакыт үткән иде инде. Әткәйнең китапларын актарып утырганда, «Әлифба»га күзем төште. Беренче битенә кан тамган. Тиз-тиз- генә китапны актара башлыйм. Битне ачкан саен — кан, кан, кан!.. (Пауза.) Әткәйнең йөрәк каны тамган «Әлифба»ны мин партия тарихы белән янәшә саклыйм. Чөнки аның тышына: «Дәү үс, улым, укы, халыкка хезмәт ит», — дип язылган. Ә халыкка хезмәт итү—коммунизм төзү өчен көрәшнен алдынгы сафында бару дигән сүз. Ләкин «Ялкын» кебек вак колхозлар белән зур максатка ирешүе авыр. Колхозларның бөтен эше хәзер фән һәм техника көченә корылган. Шундый зур көчне кечкенә басуларга сыйдырып буламы? Юк, булмый! Председательләр курсында укыган чакта мин Кубань егетләре белән сөйләштем, һәм. миндә шундый фикер туды: Татарстан басуларын, Кубань далалары кебек, мул икмәк арсеналына әйләндереп булмыймыни?! Мөмкин бит ov, бик мөмкин. Моның өчен, вак колхозларны кушарга, кечкенә басуларны зурайтырга кирәк. Алдынгы техниканы бөтен ходка җигәргә! Колхоз кырларын галимнәр лабораториясенә әйләндерергә! Менә мин өч ел председатель булып эшлим. Колхозыбызның хата-лабораториясе бар. Сортлы орлыклар чәчәбез. Ә нәтиҗәсе?! Егерме-утыз гектар җирдән югары уңыш алып кына колхозларны баетып буламы соң? Булмый бит, Госман абзый, булмый! Ә халык җиребезнең мул» уңыш бирүен, колхозларыбызның баюын, коммунизм чорының якынаюын тели. Халык югары максатка омтыла. Шушы зур һәм кыю омтылышның алдында бару — безнең изге бурычыбыз. Халык турында сөйләгәндә, үз бурычыңны ачык аңлый белергә кирәк.
Г осман. Синеңчә, мин аңсыз кеше булып чыгаммыни, ә? Юк, алай түгел, энем. Аңлыйм мин, аңлыйм. Телең үткен синен.. Сүзләрең йөрәккә үтеп керә. Дөрес тә сөйлисең. Ләкин һаман үз ягыңа каерасың. Сизәм! Мин дә бит колхоз председателе. Димәк, мин дә үз колхозымның даны өчен...
Харис. Колхоз даны өчен генә микән?.. Югыйсә, безнең теләкләребез уртак булырга тиеш. Безнең максатыбыз бер генә: колхоз амбарла-
29
ны ашлык белән күмелсен, ферма каралтылары терлек белән тулсын, банкта миллионлаган мая туплансын! Менә шул чакта гына без колхозчыларның гаять зур культура ихтыяҗын...
Госман. Культура, дисеңме? Кайсы колхозның җиде мең сумлык баяны бар? Я? (Шкафтан баян тартмасын ала.) Менә кемдә ул! (Тартманы ача, бер бөтен кирпеч тартып чыгара.) Кирпеч?!
Г ы й л ь ф а н керә. f
Гыйльфан. Иптәшләр, җыелыш башланыр вакыт җитә. Клубка рәхим итегез.
Госман (Гыйльфанга кирпечне күрсәтеп). Менә бу кем эше?! Син миңа шуны әйт!
Гыйльфан. Бумы?.. Заводта сугылган кирпеч бу, Госман абзый.
Госман. Кем аны баян тартмасына салды? Кем? Синме, ә?!
Гыйльфан. Чү, чү, Госман абзый! (Кулындагы кыңгыравын шалтырата.)
Госман (кычкырып). Стоп! Шалтыратма кыңгыравыңны! (Гыйльфан китә.) Ах син, кыңгырау патшасы!.. (Кулындагы кирпечне әйлән- дергәләп.) Заводта сугылган кирпеч. (Хариска кирпечне күрсәтеп.) Байлык бит бу, ә?! «Маяк» салдырган заводта бер миллион кирпеч сугылган булсамы?! Булмады шул. Өлгерә алмыйча калдым. (Китә. Пауза, йолдыз керә.)
И о л д ы з. Харис, синең белән саубуллашырга килдем. Мин бүген ■китәм.
X а р и с. Китәсең? Кая?
йолдыз. Казанга. .Комбайнчылар киңәшмәсенә.
X а р и с. Күпкәме?
Й о л д ы з. Бер атнага. Бүгенге җыелышта катнаша алмыйм. Шунысы бик кызганыч.
Харис. Менә, тагын аерылышабыз. Ә син, характер, дисең. Бербереңне белер өчен, күбрәк бергә булырга кирәк.
йолдыз. Бергә эшләргә, бер теләк белән яшәргә.
Харис. Яшәүнең мәгънәсе теләккә ирешә белүдә.
й о л д ы з. Ә син теләгеңә ирешә беләсең. Характерың нык синең. Мин моңа ышандым инде.
X а р п с. йолдыз, иртәгә 23 иче февраль. Совет Армиясе көне. Безнең вәгъдәләшкән көнебез иде.
йолдыз. Сигезенче мартка да унбиш кенә көн калды бит. (Пауза.) Я, Нәфисә апа читекләрне ошаттымы соң?
X а р и с. Читекләрнеме?.. Сандыгына салып куйды. Туйга саклыйм, ди. Кара аны, йолдыз, 8 .иче мартны исеңдә нык тот. Туй буласын әнкәйгә дә әйтеп куям.
йолдыз. Нәфисә апага бик күп итеп сәлам әйт. Мин кайтыйм әле, Харис. Әзерләнәсем бар. Озакламый вокзалга төшәргә кирәк.
Харис. Бер йомыш әйтсәм, авырсынмассыңмы?
И о л д ы з. Берне түгел, бишне әйт.
X а р и с. Селекция станциясенә кереп чык. Агроном Галимов янына. Ул миңа берничә йөз грамм тармаклы бодай бирмәкче иде. Быел яз көне чәчеп карамакчы булабыз. Тәҗрибә өчен. Хат языйммы?
Йолдыз. Кирәкми. Ул бит мине белә.
X а р и с. Йолдыз, сине бит озатырга кирәк иде. /Кыелыш, йолдыз. Нишлисең инде... Көне шундый туры килде.
Харис. Әйдә, алайса, өеңә кадәр булса да озатыйм. (Китәләр.)
Госман белән Сания керәләр.
Госм а н. Сания, мин бит эшләмәдем түгел, эшләдем!
С а н и я. Кем сине эшләмәде, ди?
30
Госман. Теш кайрап йөрүчеләр бар. Син шуны аңла: яратам мин үземнең колхозымны! Үзебез оештырган колхоз бит. «Маяк» колхозы! (Пауза.) Сугыш елларын хәтерлисеңме, ә?.. Яныма үзең килдең бит, Сания, үзең! Госман абзый, дидең, председатель булырга ризалык бир, дидең, бөтен ышанычыбыз синдә, дидең. Әйттең бит? Я? Әллә оныттыңмы?
С а н и я. Бик исемдә.
Госм а н. Соң шулай булгач?,.
С а н н я. Практикаңа аркаланасың, Госман абзый. Кыска сроклы курсларга да барырга теләмәдең. Ни өчен син «Маяк»иы кушуга каршы килдең?
Г о с м а н. Безнең «Маяк» болай да кечкенә түгел иде бит.
Сания. Ачуың килмәсен, Госман абзый, турысын әйтәм: тормышка карашың тар синең. «Булганына канәгать» дигән принцип белән яшисең.
Госман. Минме?.. Әллә мин «Маяк»ның киләчәге турында кайгыртмадыммы? «Маяк»ның данын күккә күтәрү өчен кем тырышты? Я?
Сания. Госман абзый, үз даның турында да аз уйламадың бит. Күзләремә туры карап әйт: дөрес түгелме?
Госман. Бәлки азрак анысы да булгандыр. Өметсез шайтан, диләр.
Сания. Әнә шул «шайтан» сине харап итте дә. Шуңа күрә дә син «Маяюжа теш-тырнагың белән ябыштың. Янәсе, минем «Маяк»ка кагылмагыз. Янәсе, мин үзем аны данга күмәм. Менә шулай дидең син. Асылда үзеңә дан эзләдең. Данны эзләмиләр, ул үзе килә. Намуслы хезмәт китерә аны.
Ут сүнә.
6 НЧЫ КАРТИНА
Шул ук декорация. Ләкин йорт эче матуррак җиһазландырылган. Ике атна вакыт- үткән. Яз башы. Вакыт кич, тәрәзәләргә ай яктысы төшкән. Харис телефонда
* сөйләшә.
Харис (телефонда). Сабан ашлык җиреме?.. Дүрт мең гектардан артыграк... Безгәме?.. Кимендә тугыз трактор... Ничек?.. Кайчан?.. Рәхмәт, иптәш Дәүләтшин!.. Сәламәт булыгыз. (Трубканы элә.)
Сания керә.
Сания. МТС белән договор төзүне ашыктырырга кирәк.
X а р и с. Әле генә телефоннан сөйләштем. Дәүләтшин иртәгә үк килергә кушты. Почта кайтып җитмәде микән?
Сания. Көтәләр. Почтальон Хәйрулла телефоннан хәбәр иткән: газетада бик әһәмиятле материал бар, ди!
Харис. Бәлки без көткән материалдыр?
Сания. Үзем дә шулай уйлыйм. (Кулындагы кәгазьне Хариска бирә.) Агрочаралар буенча бер атналык эш.
Харис (кәгазьне карап). Сигезенче бригада бу атнада карны бик аз тоткан.
Сания. Бригадир Шәйхетдин абзый саннарны күпертергә ярата- Үткән атнада план үтәлешен бермә-бер арттырып күрсәткән. Шуңа күрә бу юлы киметергә туры килде.
Зәйнәпбану керә.
Зәйнәпбану. Харис, бозауларны яңа телятникка күчермәкче- идек.
Харис. Бүген үкме?
Зәйнәпбану. Әйе. Зоотехник та анда.
Харис. Гелятникны бик тиз өлгерткәнсең, Зәйнәпбану.
31
Зәйнәпбану. Кулым эшкә тисә, сынатмыйм анысы.
Харис. Баштарак кәҗәләнеп йөргән идеи бит.
Зәйнәпбану. Азрак булды инде. Шуңа һаман үкенеп бета алмыйм. Харис, телятпикнщ үзең карап килсәң, әйбәт булыр иде.
X а р и с. Әйдә, киттек.
Госман керә. Ул ачулы.
Госман (Хариска). Шәйхаттар малаен да укырга җибәргәнсең икән. Балта остасы бит ул. Миңа иң кирәкле кеше иде.
Харис. Аз гына сабыр итегез, Госман абзый. Мин хәзер килеп җи- тәм. Сөйләшербез. (Харис белән Зәйнәпбану китәләр.)
Госман. Ярты авылны укырга җибәреп бетерде бит, ә! Шәйхаттар малае — технорук, түбән оч Галимҗан — монтёр, Сәйфетдин кызы — ветсанитар, Канҗемәһәр Гөлбанаты — диктор... Колхозларны куштык та шуның белән эш беттемени?
Сания. Эш әле башланып кына килә, Госман абзый. Колхоз өчен, төзелеш өчен кадрлар хәзерлибез.
Госман. Сания, стандарт ферма каралтылары салырга җыенасыз икән. Кай тирәдәрәк?
Сан и я. Иң җайлы урын Аръякта.
Госман. Аръякта?.. Шулай дип ишеткән идем шул. Ә минем йортым? Минем йортымны нишләтмәкче буласыз?
Сан и я. Кире үз урынына күчерергә туры килер.
Госман. Тир агызып салган нигеземнеме?..
С а н и я. Җәмәгать интереслары бөтен нәрсәдән өстенрәк. Син моны акларга тиеш, ГоЪман абзый.
Госман. Шәхси милек иминлеге дә закон белән саклана. (Телефон шалтырый.) %
Сания (трубканы алып). Тыңлыйм... Әйе, мин... Халык җыйналып бетлеме? Хәзер барып җитәм. (Телефон трубкасын элә.) Госман абзый, бүген агроукулар көне. Миңа клубка барыр! а кирәк.
Г осман. Бикбаевның йортын күчерәбез диген, ә! Кем уйлап чыгарды моны? Кайсыгызның эше бу? Син миңа шуны әйт, Сания.
С а н н я. Бу мәсьәлә правление утырышында каралачак. Килешмисең икән, жалоба язып бирерсең. Гомуми җыелышта тикшерербез. (Китә.) Госман. Алай... Каныга бит миңа бу Харис, ә! Башта үземне... Хәзер инде нигеземне... Беләм мин аның ни өчен каныкканын... (Тәрәзә янына барып баса. Уйга кала.)
йолдыз керә.
Йолдыз. Әткәй! (Госман ишетми.) Әткәй дим!
Госман (кинәт борылып). Син икәнсең, кызым. Исәнме!
йолдыз. Саумы, әткәй! (Тнрә-ягына каранып.) Күр әле, кабинетың матурланып киткән. (Госман дәшми, йолдыз аның янына килә.)
Госман. Бик озак йөрдең, кызым. Бер атна дигәнең ике атнага сузылды.
йолдыз. Киңәшмәдән соң, семинар үткәрделәр. Мин бит сезгә хат язган идем.
Госман. Хатыңны алдык. Я, исән-сау йөреп кайттыңмы, кызым?
йолдыз. Кайтып кердем дә... Өйдә беркем дә юк. Әнкәй дә эштә икән. Сине эзләп килдем.
Телефон шалтырый. Госман трубканы ала.
Госман (телефонда). «Якты Йолдыз» колхозы тыңлый.
йолдыз. «Якты йолдыз»?
Госман (телефонда). Председатель юк... Ә?.. Нәрсә?.. Белмим, каядыр чыгып китте. (Трубканы элә. Йолдыз аптырап басып тора./ Син юкта үзгәрешләр булып алды, кызым. Эреләндерелгән колхозга «Якты Йолдыз» исемен куштылар. Харисны председатель итеп сайладылар
<32
П о л д ы з. Ә син?
Гос м а н. Мин хәзер завод кешесе.
Полдыз. Нинди завод?
Госман. «Якты Полдыз»да кирпеч заводы салам. Үзем башлаган эшне үзем очлан чыгыйм дидем. Белеп тор: әтиең хәзер директор. Сания апаң тәкъдим итте. Мин бит эштән курыкмыйм. Кая куйсалар, шунда эшләрмен. Үземне эш белән күрсәтермен. Ә менә Харис нишли диген син. Җыелышта ул мине нишләтте?.. Дөрес, башта азрак мактап алды. Ә соңыннан тотынды пешерергә!.. Чыдап кына тор. Бензинга ут төрттеләрмени: бөтен зал» кабынып китте. Тегесе дә миңа каршы, монысы да мине яманлый. Соң шулай булмыйча. Харисның теле бик үткен бит. Оеткыны бик оста итеп салды.
Полдыз. Әткәй! Син ялгышасың. Харис начар ният белән сөйләмәс. Саф йөрәкле егет ул.
Госман, һәй, кызым, кызым... йөрәге барның теләге дә бар. Председатель булып сайланды бит. Хәзер ул нишли диген... Миңа тынгылык бирәме? Бирер! 'Миңа иң кирәкле кешене укырга җибәргән. Минем эшемә тормоз ясый. Бикбаевның эш күрсәтәчәген алдан ук сизеп тора ул. Шуңа күрә үзенең дәрәҗәсе төшүдән курка.
И о л д ы з. Минемчә, Харис куркак егет түгел.
Госман. Алайса, нигә ул миңа каныга? Ни өчен безнең йортыбызмы күчертергә йөри? Ышанмасан, әнә Сания апаңнан сора. Тукта әле, азыл советына кереп чыгыйм. Председатель белән сөйләшеп карарга кирәк. Син кайта тор, кызым. Мин озакламам.
П о л д ы з. Ярый, әткәй, хәзер кайтып җитәрмен.
Госман (китә башлый да борылып килә). Мине ата итсәң, Харис 'елән чуалып йөрүеңне ташла! Ризалыгым юк. (Китә.)
Полдыз. Бу нихәл? Башыма сыймый!
Харис керә.
Харис. Полдыз! Бүген иртәдән бирле көткән идем. Йөрәгем сизенгән икән.
йолдыз. Исәнме, Харис. (Күрешәләр.)
X а р и с. Бер атнадан кайтып җитмәгәч, бик борчылган идем. Хат язуың өчен рәхмәт! Ләкин бик кыска язгансың. Я, сөйлә, Йолдыз, сөйлә. Казанда ниләр күрдең? Ниләр ишеттең? Киңәшмәдә нәрсә сөйләделәр?
йолдыз. Бигрәк күп бирдең сорауларны. Киңәшмә турында газетада басылды бит. Укыгансыңдыр?
X а р и с. Укыдым, әлбәттә, йолдыз, бүген бит сигезенче март көне. Бәйрәм белән тәбрик итәм! (Аның кулын кыса.)
Йолдыз. Рәхмәт!
Харис (календарьны күрсәтеп). Нәкъ көнендә кайтып җиткәнсең. Вәгъдәңдә торасың икән.
йолдыз. Вәгъдәсез түгел мин... Ләкин... (Пауза.) Мин бит тормышта япа-ялгыз яшәмим. Беләм, хәзер иске заманнар үткән. Үзеңә иптәш сайлау, тормышка чыгу — һәркемнең үз ихтыярында. Шулай да ата-ананың ризалыгын алу, минемчә, начар йола түгел.
Харис. Ата-анаиы хөрмәт итү — безнең изге бурычыбыз. Әти-әнн- тәрең нәрсә ди?
И о л д ы з. Әнкәй каршы түгел.
Харис. Госман абзый?..
Йолдыз. Ул сиңа бик нык рәнҗегән.
Харис (аптырап). Пи өчен?
Йолдыз. Җыелышта син аның хәтерен калдыргансың.
Харис. Киресенчә, мин аңа ярдәм итәргә теләгән идем.
Шәйхетдин керә. Ул бераз кызмача. Йолдызны күр.мн.
33
Шәйхетдин. Синең янга кердем әле, энем Сабиров.
X а р и с. Әйдә, рәхим ит, Шәйхетдин абзый.
Шәйхетдин (утырып). Колхозның эшен тәки рәткә салып җибәрдең бит. Ике атна эчендә...
Харис. Шәйхетдин абзый, син йомыш белән кердеңме?
Ш ә й х е т д и и. Йөрәгемдәгене әйтим дип кердем. Теге вакытлар искә төшеп китте. Берләшү җыелышын әйтәм. Әмма пешердең дә соң Бикбаевны! Утлы табага бастырдың.
Харис. Шәйхетдин абзый! Эчкәнсең икән, буеңа сеңдер. Юк-барны сөйләп йөрмә.
Шәйхетдин (тавышын әкренәйтеп). Алай икән. Ярар, алайса. (Пауза.) Бүген сигезенче март көне бит. Хатын-кызлар бәйрәме. Кибеттән бер бутылка «кызылны» алып кайткан идем. Хатыным булмагач, үземә генә эчәргә туры килде. Хатын-кыз өлешен эчкәнмен, күрәсең. Бик күп сөйли башладым.
Харис. Минем сиңа бер соравым бар: үткән атнада план үтәлешен ни өчен арттырып күрсәттең?
Шәйхетдин. Кар тоту буенчамы? Үткән атнада арттырсам, монысында киметтеләр. Ике исәп — бер хисап. Анысы искитәрлек эш түгел.
X а р и с. Ә нәрсәгә исең китте соң? Нигә арттырдың?
Шәйхетдин. Икенче бригада безне ярышка чакырды. Күрәм, борынга чиертергә дә ниятләре бар. Арттырырга туры килде шул. Бер атна буена исемем Почет тактасында эленеп торды бит.
Харис. Караклык бу, Шәйхетдин абзый!
Шәйхетдин. Караклык? Мин нәрсә урлаган?
Харис. Икенче бригаданың данын урлагансың! Аларның намуслы хезмәтенә тап төшергәнсең.
Шәйхетдин. Алай икән. (Уйлап тора.) Чыннан да, шулай булып чыга икән.
Харис. Правление исеменә аңлатма язып бир. Җыелышта тикшерербез.
Шәйхетдин. Кара әле, энем Сабиров, эшне зурга җибәрмик. Зинһар дип әйтәм’ Халык алдында адәм көлкесенә калдырма. Югыйсә, минем бөтен эшне җимерәсең. Гыйшык уты белән янып йөргән чагым... Зәйнәпбану да кулын гына селтәр... Тфу, әйтеп тә ташладым! Актыгы булыр, энем Сабиров.
Харис. Ярый, сынап карыйк, Шәйхетдин абзый. Сүзеңдә ничек торырсың.
Шәйхетдин. Турысын гына әйткәндә, тәнкыйть теленә бер дә эләгәсем килми. Берләшү җыелышы зур сабак булды. Фермада эшләүче Хәлимәне беләсеңдер бит? Шул әйтә: «Йолдыз хакына булса да Хариска йомшаграк сөйләргә кирәк иде», ди. Ә мин әйтәм...
X а р и с. Әйтмичәрәк торсаң, ничек булыр икән?
Шәйхетдин. Алай икән, әйтмим, алайса. Шулай да әйтим әле. Харис кебек председатель егеткә, мин әйтәм, йолдызлар җитәрлек. Дүрт авылның теләсә кайсыннан менә дигән кызны...
Харис. Шәйхетдин абзый!
Шәйхетдин. Ярый, ярый, бетте. Молодец, энем Сабиров! Бөтен халыкны Бикбаевка каршы күтәрдең. Үзеңне председатель итеп сайладык. Менә бит ул самокритика! (Китә.)
Харис. Исерек баштан тузга язмаганны сөйләп Ггөри бит. Кешене ышандырыр.
йолдыз. Шәйхетдин абзыйны мин исерек димәс идем. Исеңдәме Харис, аерылышканда нәрсә әйткән идең? Мин Казанга китәсе көнне *
Харис. Әйтелгән сүзләр күп булгандыр.
йолдыз. «Яшәүнең мәгънәсе теләккә ирешә белүдә», тнден С бу сүзләргә басым ясап әйттең. ’ ’ ^ин
3. ,С. Ә.- № 4.
34
Харис. Дөрес түгелмени?
П о л д ы з. Дөрес. Ләкин кайбер сүзләрнең мәгънәсе төрлечә була. Нинди теләк бит... Әгәр әткәй уйлаганча булса...
X а р и с. Әткәң нәрсә әйткәндер. Белмим.
Йолдыз. Ул ачык итеп бер сүз дә әйтмәде. Мин аның тел төбеннән аңладым.
X а р и с. Болай булгач, безгә ачыктан-ачык аңлашырга кирәк. Утыр әле, Йолдыз, сөйләшик.
йолдыз. Синең нәрсә әйтереңис алдан ук сизеп торам. Әткәйнең кимчелекләрен сөйләрсең. Тегесен эшләмәгән, монысын күреп җиткермәгән. диярсең. Нигә инде аларны кабатлап торырга? Әткәй тиешле җәзасын алган бит. Харис, әткәйне кыерсытма син. Хәтерен калдырма. Ул инде картая башлаган кеше.
Харис. Әгәр син тәнкыйтьне кыерсыту дип аңлыйсың икән... йолдыз. Харис, син шуны аңла: әткәйнең холкын үзгәртү өчен...
Харис. Холкын түгел, тормышка карашын. Госман абзый — эш сөючән кеше. Ләкин аңарда «мин-минлек» чире бар. Шәхси дан белән мавыгудан килеп туган чир бу. Аны шушы чирдән арындырырга кирәк.
йолдыз. Дөрес, әткәйне бик күп нәрсәгә өйрәтәсе бар. Ә син?.. Шәйхетдин абзый синең хакта да күңелле сүзләр әйтмәде бит.
Харис. Шәйхетдин абзыйның сафсатасын калдырып торыйк.
йолдыз. Минемчә, ачыкларга кирәк. Яшәүнең мәгънәсе үз теләгеңә ирешә белүдә генәмени? Үзең председатель булыр өчен генә әткәйне тәнкыйть иттеңмени?
Харис. Йолдыз! Әгәр син шулай дип уйлыйсың икән...
П о л д ы з. Әткәй белән сөйләшкәннән соң, күңелемдә шик туды. Шәйхетдин абзый аны тагын да зурайтып чыгып китте.
Харис. Гаҗәп!
йолдыз. Гаҗәп булса да, тагын бер соравым бар: әткәйгә ниндидер ачу саклавың дөресме? Дөрес булса, ни өчен? Сәбәбен әйт.
Харис, йолдыз, син мине кем дип уйлыйсың?
йолдыз. Мин синең саф күңелле булуыңа ышана идем.
Харис (кискен). Белмим! Ышандың микән? Ышанган кеше мондый сораулар бирмәс иде. (Пауза.)
йолдыз. Агроном Галимовны күрдем. (Кесәсеннән төргәк ала.) йомышыңны үтәдем. Менә, дүрт йөз грамм тармаклы бодай биреп җибәрде. (Бирә. Харис төргәкне чишеп карый.) Миңа кайтырга вакыт.
X а р и с. Әйдә, озатып куям.
йолдыз. Ышанычсыз кешенеме?.. Юк, кирәкмәс! (Китә.)
Харис. Тукта әле, бу ничек булып чыкты соң?., йолдызга мин әллә катырак кагылдыммы? Алай дисәң, ул үзе дә бик йомшак әйтмәде. Янәсе, мин председатель булыр өчен Госман абзыйны... Тукта әле, тукта... Минем җыелышта сөйләвемне кайберәүләр әллә шулай аңлады микән? Кайберәүләр... Ә йолдыз? йолдыз бит аңлы кыз... (Тәрәзә янына бара.) Таң атар, йолдызларда сүнәрләр. Ләкин алар тагын кабынырлар. Ә минем җирдәге Йолдызым?.. (Пауза. Госман керә.) Узыгыз, Госман абзый. Утырыгыз. (Утыралар.) Кәефләрегез?
Госман. Әйбәт.
Харис. Назлыбикә апа сау-сәламәтме?
Госман. Кара әле, энем Харис, эш турында сөйләшик.
Харис. Зарар юк. Анысына да җитешербез.
Госман. Эшне башлап җибәрү өчен материаллар әзер. Иртәгә төзелеш бригадасы оештырам. Берсекөнгә заводны сала башлыйбыз. (Хариска кәгазь бирә.) Менә, заявка. Ничә ат, күпме эшче көче кирәклеге күрсәтелгән.
35
Харис (кәгазьне укып). Балта осталарын азрак язгансыз. Гагы ике кеше өстәргә мөмкин. (Язып куя.) Ярый, бригадирларга наряд бирермен. Госман абзый, заводны Беренче Майга салып бетерергә тырышыйк.
Госман. Миннән эш калмас. Үткән ел фундаментын салганмын икән, быел инде...
Харис. Алай җиңел генә карамагыз, Госман абзый. Бик җаваплы бурыч.
Госман. Әйтәм бит: Бикбаев сынатмас! (Китәргә җыена.) Менә син нишләрсең? Бикбаевларның йорт нигезен ничек итеп җимерерсең икән? Ә?! Карап карарбыз! ~
Харис. Җимермибез, Госман абзый. Йортыгызны кире үз урынына күчерәбез.
Госман. Әле бит яз башы гына. Йортның нигезе бозланып каткан дим. Тиз генә куптара алырсыз микән?
Харис. Эрегәнен көтәрбез. Аръякта төзелеш эшләре яз көне башлана.
Г о с м а н. Яз көне, дисеңме?.. Яз көне дүрт мең гектар җир чәчәсен бар. Дүрт мең гектар! Менә шул турыда уйла син. Барысына да эшче көчен каян табып җиткерерсең икән? Атларың да абзар тулып ятмый. Теләк белән генә эш барып чыкмый бит. Аның өчен таза беләк тә кирәк.
Харис. Таза беләк, дисез, Госман абзый... Быел МТС безгә тугыз трактор бирә, һәр трактор белән егерме төрле эш башкарып була. Менә кайда ул «корыч беләкләр»!
Кулына газета тотып, Сания керә.
Сания. Почта! Без көткән материал.
X а р и с. Нәрсә, йөкләмә басылганмы?
Сания. Әйе. (Газетаны Хариска бирә.) Татарстан колхозчыларының социалистик йөкләмәсе.
Харис. Башта үзебезне карыйк әле. (Таба. Укый.) «...эреләндерелгән «Якты йолдыз» колхозы, мең сигез йөз гектар мәйданга сортлы бодай чәчеп, гектардан уртача йөз илле пот уңыш алырга һәм...»
Госман. Йөз илле пот диген, ә! Сиксән алты гектар гына түгел бит бу. Мең сигез йөз гектардан! Диңгез кадәр җирдән!
Сания. Зур мәйданнардан югары уңыш алу — җиңел бурыч түгел. Ләкин без...
Госман. Сания! Җыелышта дәшмәдем. Әллә ни уйлаулары бар, дидем. Инде үзегезгә генә әйтим: безнең якларда булмаган хәл бит бу.
Харис. Булмаган икән, без аны булдырырга тиеш.
Пәрдә.
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
7 НЧЕ КАРТИНА
Яз көне. Кыр. Кама буе. Уң якта — күчмә агитвагон. Вагонда лозунг: «Безнең йөкләмәбез — гектардан 150 пот!» Каршыда — янәшә үскән ике нарат агачы. Арткы планда — сөрелгән җир. Ерактан Кушнарат авылы күренә. Вакыт—иртән. Тургайлар сайрый. Кайдадыр, еракта яшьләр «Кушнарат көе»н җырлыйлар. Гөлбәдәр керә. Кулыида — кечкенә тартма. Ул аны бик кадерләп тоткан.
Гөлбәдәр (тыңлап). Шушы көйне ишетсәм. Хөсәенне күрәсем килә башлый. Ник алай икән?.. Әллә Хөсәеннең үз көе булганга инде... (Җырлый.)
Кама буйлары бик ямьле
Җәен җиләк пешкәндә;
Кама сулары бик тәмле, Әллә шунда үскәнгә.
3*
36
(Сания керә.) Сания апа. алып килдем. Уңа гына күрсен инде. Бөтен теләгем шул. (Тартманы Саниягә бирә.)
Сания. Гөлбәдәр, бер яңалык әйтимме үзенә? (Шаярып.) Кара аны, шатлыгыңнан егылып китмә.
Гөлбәдәр. Юк. юк. Сания апа, егылмыйм.
С а н и я. Казаннан профессор Захаров килде.
Гөлбәдәр. Захаров?.. Авыл хуҗалыгы институтыннан. Шулаймы?
С а н и я. Әйе. Быел «Якты Г1олдыз»да сельхозкультуре! йорты оештырабыз.
Гөлбәдәр (шатлыгыннан кулларын чәбәкләп). Сания апа! Чыннан да бик зур шатлык бит бу! Профессор бездә озак торыр микән?
Сания. Көзгә кадәр. Безнең кырларда тәҗрибә эшләре алып барачак. Гөлбәдәр, син аңардан бик күп нәрсәгә өйрәнерсең.
Гөлбәдәр. Рәхмәт, Сания апа! Киттем. Профессор янына!
Йөгереп чыгып китә. X арие керә.
X а р и с. Орлыкны китереп җиткерделәр. Агрегат эшкә тотынды. Ну, бу Шәйхетдин абзыйны!..
С а н и я. Чакырттыңмы үзен?
X а р и с. Озакламый килеп җитәргә тиеш.
Сания. Мин хәзер дүртенче бригадага барам. (Кулындагы тартманы күрсәтеп.) Тармаклы бодайны бүген чәчәбез.
X а р и с. Хәерле сәгатьтә. Профессор Захаров та дүртенчегә китте. Башта аның белән киңәш итеп кара. Сания, дүртенчедә эшләр шәптән түгел. Чәчү агрегаты графикны үти алмый. Агрегатка тагын бер чәчкеч өстәргә куш. Тракторны да икенче тизлеккә күчерсеннәр. Югыйсә, безнең тагын бер генә көнебез калды.
Сания. Ярый, мин киттем.
Харис (исенә төшеп). Сания, тукта әле. (Кесәсеннән конверт чыгара.) Украинадан хат алдым. Дус егетехМ язган. Курста бергә укыган идек. Хәзер председатель булып эшли икән. Безнең йөкләмәбез турында ишеткән. Чын күңеленнән уңышлар тели. Син бу хатны укып чык әле, Сания. (Бирә.) Сәгатьлек график белән эшләү турында бик файдалы тәкъдимнәр бар.
Сания (конвертны карап). «Широкая степь» колхозы. Макар Сидоренко. Беләсеңме, Харис, мондый чын дуслык элемтәсен киңәйтебрәк җибәрергә мөмкин. Ярый, уйлашырбыз әле. (Сания китә.)
I Шәйхетдин керә.
Шәйхетдин. Син чакырттыңмы, энем Сабиров?
Харис. Бүген ни өчен эшкә чыкмадың?
Шәйхетдин (аптырап). Бу ни дигән сүз? Иртәдән бирле янып- пешеп эшләп йөргән кешене...
Харис. Ни өчен басуга килмәдең?
Шәйхетдин. Басугамы?.. Үземнең кешеләремә мин кичтән үк әйтеп куйдым. Наряд бирелгән. Алар нәрсә эшләргә кирәген беләләр.
Харис. Сии бит бригадир.
Шәйхетдин. Мин бит үзем...
Харис. Я, үзен нәрсә эшләдең?
Шәйхетдин (кесәсеннән кәгазь чыгарып). Алай икән. Син әле ишетмәгәнсең икән. ДАенә, алайса, тыңла. (Кәгазенә карап.) Унике йортның. сигезенә расход чыкмый. Калган дүртесен сипләп саласы бар. Шулардай: Әхмәди йортына икс данә сайгак, өч данә түшәм тактасы. I аләветдиннекенә дүрт бүрәнә, бер өрлек. Шәмсеҗиһан...
Харис (аның кулыннан кәгазьне алып). Аңлашылды.
Шәйхетдин. Аңлашылса, бик әйбәт инде. Эшне мин җиренә җиткереп эшләргә яратам. Кара әле, энем Сабиров, йортларны кайчанрак Кушнаратка күчерә башларбыз икән?
37
Харис. Кайчанракмы?.. Колхозыбыз миллионер булгач. Эх, Шәйхетдин абзый, язгы чәчү өстендә черек бүрәнәләр санап йөрисең.
Шәйхетдин. Алай икән. Алайса, син быел ул күченү ягында түгел икән.
X а р и с. Мин синең берникадәр хезмәт көнеңне штраф исәбенә күчереп кую ягында. Эшкә чыкмаганың өчен.
Шәйхетдин. Бу ничек була инде?
Харис. Чәчү агрегаты өчен орлыкны иртәдән үк ташытып куярга кирәк иде. Синең арканда ярты сәгать простой булды. Бер трактор, дүрт чәчкеч ярты сәгать эшсез торды.
Ш ә й х е т д и н. Кара әле, энем Сабиров...
Харис. Иртәгә правление утырышына килерсең.
Ш ә н х е т д и н. Шушында гына сөйләшеп бетерик инде. Тәнкыйть теленә бер дә эләгәсем килми.
Харис. Исеңдә тот: утырышта Зәйнәпбану да булачак. Ул бит правление члены.
Шәйхетдин. Алай икән. Алайса, эшләр харап икән! Кара әле? энем Сабиров, бер юлга гафу итә күр. Зинһар дип әйтәм!
Харис. Мин сине бер тапкыр гафу иттем инде. Юк, монысы өчен гафу итеп булмый. (Агитвагонга эленгән лозунгны күрсәтеп.) Әнә, укы! «Безнең йөкләмәбез—гектардан 150 пот!» дип язылган. Укы һәм онытма.
Шәйхетдин. Оныту юк инде ул. Тик менә һаман башыма сыймый. Гектардан йөз илле пот, дисең.
Харис. йөкләмәгә үзең дә кул куйдың бит.
Ш ә й х е т д и н. Ачулансаң, ачулан, турысын әйтәм: кулымны куйдым, ә күңелемдә һаман шик калды.
Госман керә.
X а р н с. Үз эшеңә шикләнеп карау — көчсезлек, ихтыярсызлык ул. Сабан ашлык басуында быел күпме кар тотылды? Былтыргыдан өч тапкыр артык. Бодай чәчелә торган бөтен җир тирес белән ашланды. Ни- чәмә тонна көл җыйналды! Минераль ашламалар сатып алдык. Югары сортлы «Лютесценс» бодаен туңга сөрелгән җиргә чәчәбез. Шулай булгач, шик булуы мөмкинме? (Госманны күреп.) Исәнмесез, Госман абзый!
Госман. Саумы, энем Харис!
Харис. Заводта эшләр ничек? Пресс-машинаны җайлап бетердегезме?
Госман. Кулымнан килгәнен эшләдем. Завод салынып бетте дияргә ярый. Ә менә пресс-машинаны берничек тә җайлап булмый. Юк, булмый, энем! Заводны Беренче Майга ходка җибәрә алмыйбыз. Шуны әйтим дип килдем.
Харис. Алган йөкләмәне үтәргә кирәк. Үзегез сүз бирдегез.
Госман. Хәзер инде нәрсә дин әйтергә дә белмим. Тәмам аптырадым.
Харис. Аптырарга ярамый. Берәр җаен табарга кирәк.
Госман. Җайлап та, майлап та карадык. Берничек тә барып чыкмый. Соң шулай булмыйча. Без андый машиналар белән эш иткән кешемени, ә?
X а р и с. Госман абзый, әллә кул селтәргә уйлыйсызмы?
Госман. Юк, энем, мпи кул селтәүчеләрдән түгел. Тик шуны әй- тә>у: Беренче Майга өлгертеп булмый.
Харис. Беренче Майга өлгертергә кирәк.
1 о с м а и. Әйтүе җиңел.
X а р и с. Бу турыда правлеииенең карары бар.
38
Госман. Карар белән генә эш барып чыкмый бит. Пресс-машинаны җайлар өчен белгечләр кирәк. Слесарьлар, механиклар!
Харис. Нигә, аларны табып булмыймыни? (Агитвагонда телефон шалтырый. Харис, тәрәзә аша. телефон трубкасын ала.) Агитвагон тыңлый... Әйе. мин... Шулаймыни?.. Ни өчен график үтәлми?.. Сания, профессор Захаров андамы?.. Ярый, ярый, хәзер барып җитәм... Киңәшербез. Агрегат өченче тизлектә эшли торсын... (Телефон трубкасын элә дә яңадан ала.) Коммутатор... Район элемтә бүлеген бирегез. Казан белән телефонда сөйләшергә мөмкинмс?.. «Якты йолдыз»даи... Сабиров... ' Урак-Чүкеч» заводы... Директор белән... Кайчан?.. (Сәгатенә карый.) Рәхмәт! (Телефон трубкасын элә.) Эшне кызулатыгыз, Госман абзый. Беренче Майга заводны ходка җибәрәчәкбез. Кичкә табарак үзем барып чыгармын. Сөйләшербез. (Шәйхетдингә.) Хәзер үк бригадаңа бар. Кара аны. простойга юл куясы булма! (Китә.)
Шәйхетдин. Алай икән. (Госманга.) Бу ничек була инде, кордаш? Кыш көне сиңа каныктылар. Инде яз көне миңа штраф салмакчы булалар. Син әйттең: йортымны күчермим, дидең. Мин әйтәм: йортларны күчерик, дим.
Госм а н. Кыш көне үзең әйткән идең бит. Нәкъ шулай булып чыга.
Шәйхетдин. Алай икән. Менә ничек икән ул... Шулай да ничегрәк булып чыга инде.
Госман. Мин тормыштан артта калдым — чыбыркыладылар. Ә син, янәсе, узып китмәкче булдың — авызлыклыйлар. Дөрес эшлиләр. Монысы аңлашыла, кордаш. Менә заводны ул ничек итеп ходка җибәр- мәкче була икән?.. Кешеләрен каян табар?.. Монысын мин үзем дә аңлап җиткерә алмыйм. Белмим., белмим, белмим. (Китә башлый.)
Шәйхетдин. Кара әле, кордаш, үз эшеңә шикләнеп карау — көчсезлек, ихтыярсызлык бит ул.
Госман. Попугай булма син! Харис сүзләрен кабатлыйсың бит. (Китә.)
Шәйхетдин. Алай икән. Башыңа төшкәч, кабатларсың да шул...
Зәйнәпбану керә.
Зәйнәпбану. Шәйхетдин абзый, синме бу?
Шәйхетдин-. Әйе. мин, Зәйнәпбану. Исәнлек-саулыкмы?
Зәйнәпбану. Бер көе генә. Үзең нишләп йөрисең? Шәйхетдин. Әле менә председатель чакырткан иде...
3 ә й и ә п б а н у. Үзем дә Харисны эзләп йөрим. Шәйхетдин абзый, бөтенләй үзгәреп киткәнсең бит. Яшәргәнсең дип әйтимме...
Шәйхетдин. Әле кичә генә сакалымны кырдырып ташладым. Кы- рык-иле яшьтән мин әйтәм...
Зәйнәпбану. Сакалсыз йөрү сиңа килешәрәк төшә.
Шәйхетдин. Алай икән. Сиңа ошагач инде... Ярар, бик әйбәт. Я, Зәйнәпбану, эшләрең барамы соң?
Зәйнәпбану. Фермабыз бик зурайды. Савым сыерларның саны хәзер биш йөз баштан артып китте.
Шәйхетдин. Алай икән. Кызың Зәйтүнә үсәме?
Зәйнәпбану. Белмәгәне юк. Бер көн син безнең турыдан узып киткәч...
Ш ә й х е т д и н. Нәрсә дигән була?
Зәйнәпбану. «Әнкәй, миңа перәииек биргән абый ник безгә кермәде?» ди.
Ш ә й х е т д и и. Нәрсә дидең соң?
Зәйнәпбану. Нәрсә дип әйтим... «Вакыты юктыр, кызым, кергән булыр иде», дидем.
Шәйхетдин. Ярар, бик әйбәт булган... Дөрес әйткәнсең. (Пауза.) Сыерларның саны артты диген, алайса?
39
Зәйнәпбану. Аръякта инде стандарт ферма каралтылары салына. Госман абзыйның йортын ике көн эчендә күчерделәр дә куйдылар. Председатель Харис әйтә: быел көзгә, ди, ферма малларын, ди, бер урынга күчерәбез, ди.
Шәйхетдин. Күчерер ул, күчерер... (Кулындагы хатны Зәйнәпбануга биреп.) Бер вакытын, барда шушы кош теледәй хат кисәген укып чыгарсың әле. Ярар, мин китим, Зәйнәпбану. Ашыгам. Бригадага барырга кирәк.
Харис керә.
Харис. Шәйхетдин абзый! Син әле китмәдеңмени?
Ш ә й х е т д и н. Киттем, йөгердем.
Харис. Соңгы тапкыр кисәтәм, Шәйхетдин абзый...
Ш ә й х е т д и н. Булды инде, булды, аңлашылды. (Ашыгып китә.) Зәйнәпбану. Харис, сиңа зур үпкәм бар.
Харис. Әйт, Зәйнәпбану.
Зәйнәпбану. Минем сыерларымны әллә санга да сукмый башладың инде.
Харис. Аңлатыбрак сөйлә.
Зәйнәпбану. Казаннан профессор килгән бит.
X а р и с. Әйе. Безгә фәнни лаборатория оештырырга кирәк.
Зәйнәпбану. Менә шул-шул! Лабораториясе дә, профессоры да — барысы да Гөлбәдәргә булсын.
Харис (көлеп). Менә хәзер аңлашылды.
Зәйнәпбану. Сөйләп бетермәдем әле. /Минем «Зилзилә» үткән ел алты мең литр сөт бирде. «Очлы мөгез» дә аңардан калышмады.
Харис. Тынычлан, Зәйнәпбану, тынычлан. Сельхозкультура йортында махсус лаборатория булачак. Терлекчелек эшләре буенча.
Зәйнәпбану. Белмим шул. Булыр микән соң?
X а р и с. Бүген кич правлениегә кил. Профессор Захаров беседа үткәрәчәк. Барысын да ишетерсең.
Зәйнәпбану. Ярый, килермен. Нәрсә әйтер бит профессор... (Китә башлый да борылып килә.) Кара әле, Харис, Шәйхетдин абзыйны ник орыштың?
Харис. Хезмәт дисциплинасын бозып йөрмәсен. Иртәгә үзен правление утырышында тикшерәбез. (Агитвагонга кереп китә.)
Зәйнәпбану. Тукта әле, Шәйхетдин абзый нәрсә язды икән? (Хатын укый.) «Зәйнәпбану, минем хәлем сиңа мәгълүм. Ничә еллар буенча ялгыз яшим. Улымның да анасы юк. Үземә дә хатын-кыз тәрбиясе кирәк. Улымның анасы, йөрәгемнең парасы булсаңчы!» (Укуыннан туктап.) Йөрәгемнең парасы... Кыз чагымда кемдер миңа шулай дип әйткән иде... Кем иде соң ул?.. Хәтердән чыккан. (Хатны укый.) «Кош теледәй генә җавап хатыңны зур түземсезлек белән көтеп калам». (Укуыннан туктап.) Белмим инде. Нәрсә дип кенә җавап языйм икән? (Уйланып тора.) Үзе болай начар кешегә дә охшамаган. Тик менә дисциплина бозып йөрүе әйбәт түгел... Шулай да ашыкмыйм әле. (Көрсенеп.) Әй, Шәйхетдин абзый, күңелемдә әллә ниткән бер «шайтан» кузгаттың ла. (Китә.)
Агитвагон тәрәзәсе аша X а р и с күренә. Ул телефонда сөйләшә.
Харис. Дүртенче бригаданы бирегез... Сания, синме?.. Мин әле яңа гына Галина Карповна белән сөйләштем... МТСтан тагын ике трактор бирәләр... Әйе, әйе, бүген үк... Болай булгач, чәчүне иртәгә бетерәбез... (Машина килеп туктаган тавыш. Хөсәен керә. Агитвагоннан Харис чыга.) Хөсәен, автоколонна машиналарын очраттыңмы?
Хөсәен. Керосин төяп калдылар. Озакламый кайтып җитәрләр Ә мин автол алып кайттым. МТСка кергән идем. Йолдызны күрдем Яшь комбайнчыларны өйрәтә икән.
40
Хари с. Нәрсә сөйли соң?
Хөсәен. Сөйләшеп торырга вакыт булмады. Хариска сәлам әйтимме, дигән идем... Минем сәламем бик авыр, алып кайтып җиткерә алмассың, ди. Машинаңның рессорасы сынар, ди. Әллә чынлап әйтте, әллә шаярып... Үзем дә аңламадым. Бүтән бер кыз булса, күрсәтер идем мин аңа рессораны! йолдызга авыр сүз әйтергә ярамый шул. Ярата бит ул сине. Ант итеп әйтәм: ярата!
Харис. Белмим. Күптәй очрашканыбыз юк.
Хөсәен. Эх, Харис, сезнең өчен мин ярты картайдым инде. Бүген машинада кайтканда башыма бер уй килде. Беләсең бит, минем көй чыгара торган гадәт бар. Уйланып, моңланып, хыялланып кайта торгач, өр-яңа бер көй килеп чыкмасынмы! Менә, тыңла! (Җырлый.)
Бар минем күрше авылда Яратып йөргән кызым; Бик матур кыз, Исеме йолдыз, Исеме йолдыз, Бик матур кыз. Минем якты йолдызым.
Харис. Хөсәен! Яле, я, тагын бер тапкыр...
Хөсәен. Хәзергә җитеп торыр. Калганын туегызда җырлармын.
Ут сүнә.
8 НЧЕ КАРТИНА
Шул ук ’ декорация. Өч ай вакыт үткән. Агитвагонда лозунг: «Иптәш Сталинга безнең вәгъдәбез — гектардан йөз илле пот!» Җәй урталары. Вакыт—көндез. Арткы планда — бодай басуы. Яңгыр яуганы ишетелә. Йолдыз, Гөлбәдәр, Хөсәен һәм бер төркем яшьләр вагон тирәсендә ышыкланып утыралар.
Гөлбәдәрнең кулында көлтә. Ул башак саный. Хөсәен баянда «Кушнарат көе»н уйный һәм җырлый. Яшьләр аңа кушылалар.
Кама елгасы — алкыпсу.
Тоташа зур Иделгә;
Кушнаратка бик якын су, Шунсы рәхәт күңелгә.
Кама буйлары бик ямьле
Җәен җиләк пешкәндә;
Кама сулары бик тәмле, Әллә шунда үскәнгә.
Кама буйлары ямьләнде,
Тулып ага сулары,
Алтын диңгезгә әйләнде
Кушнарат басулары.
Хөсәен (югарыга карап). Яңгыр узып та китте. Болытлар да таралды. Ә җил басылмый.
йолдыз. Анысы безнен файдага: ашлык тизрәк җилләр.
Ашыгып Ш ә й х е т д и н керә.
Шәйхетдин (яшьләргә мөрәҗәгать итеп). Автоколонна машиналары килеп җитте. Әйдәгез, кузгалыгыз. Погрузка башлана! (Яшьләр сикерешеп урыннарыннан торалар.) Кәрим, син складка йөгер. Әйт: капчыклар җитешми, диген. /Киво! (Шәйхетдин, аның артыннан яшьләр китәләр. Артта җыр дәвам итә.)
41
Хөсәен (басу өстенә карап көйли). Алтын диңгезгә әйләнде Куш- нарат басулары... Эх, менә бит нинди байлык үстердек? Яшәсен минем Гөлбәдәр!
Гөлбәдәр. Хөсәен! Җитте инде сиңа. Әйтерсең, мин чәчеп үстергән.
Хөсәен. Сортсыз бодай чәчеп карасыннар әле... Шулай уңар идеме соң?
Гөлбәдәр. Сельхозкультура йортының зур файдасы тиде. Профессор Захаровка рәхмәт әйт син.
Хөсәен. Нигә, әллә син начар лаборанткамы?
Гөлбәдәр. Барысы өчен дә мин профессорга бурычлы. Ул мине үзенең ассистенты итте.
Хөсәен. Мин дә шуны әйтәм бит. Тора-бара үзең профессор булып китмәссеңме?
Гөлбәдәр. Хөсәен, дим!
Йолдыз (Хөсәенгә). Гөлбәдәрне генә мактап утырма. Син бит үзең дә начар шофер түгел. Икмәк ташу графигын көн саен арттырып үтисең.
Хөсәен. Беләсеңме, Йолдыз, заготзерно кешеләренең исләре китә.
Гөлбәдәр. Кемгә? Сиңамы?
Хөсәен. Нишләп миңа булсын... Йолдызга. Басуыгызда әллә жен эшлиме, дип сорыйлар. Мин әйтәм: җен ’ түгел, йолдыз, дим. МТСнын атаклы комбайнчысы, дим!
Гөлбәдәр. Хөсәен, нигә син гел мактанып йөрисең!
Хөсәен. Дөресен сөйләү — мактану була димени? Сменага утыз биш гектар урып-җыюы дөрес бит? Яшә, йолдыз! Колхоз кырларының якты йолдызы син! (йолдызның аркасыннан сөя.)
Й о л д ы з (шаярып). Кара аны, Гөлбәдәрең көнләшмәсен.
Хөсәен. Бездә андый гадәтләр юк. Бер-беребезнең йөрәген үтәдән- үтә күрәбез. Нәкъ менә пыяла аша караган кебек.
Гөлбәдәр. Я, җитәр инде, Хөсәен.
йолдыз (Хөсәенгә). Әйтәм, көзгә дигән туйны яз көне үк ясап куйдыгыз.
Хөсәен. Шулайрак килеп чыкты шул. «Ялкын» лабораториясен Кушнаратка күчерделәр. Көн тудымы, Гөлбәдәр безнең авылга килә. Кич булдымы, мин аны үз авылына озатып куям. Ул килә, мин озатам. Ул тагын килә, мин тагын озатам... Юк. Гөлбәдәр, болай булмый, дидем...
Гөлбәдәр. Хөсәен! Ничек телең армый синең?
Ашыгып Шәйхетдин керә.
Шәйхетдин. Хөсәен, бодайны төяп бетерәләр. Ташла гармонеңны! Давай, тизрәк! (Агитвагондагы лозунгны күрсәтеп.) Әллә укыганың юкмы? Шутка түгел! (Китә башлый да борылып килә.) Бүген безгә райком секретаре киләчәк. Шәйхетдин абзагызның эше «ялт» иткән: йөз туксан өч гектар бодай урылып беткән, сугылып беткән...
Хөсәен. Очынма, Шәйхетдин абзый. Үлчәнеп бетәсе бар әле. йөз илле потка тулмаса, нишләрсең?
Ш ә й х е т д и н. Авызыңнан җил алсын! Тула гына күрсен, диген. Әйдә, әйдә, киттек!
Ашыгып китә.
Йолдыз. Бөтенләй үзгәреп китте бу Шәйхетдин абзый.
X ө с ә е и. А как же!
й о л д ы з. Бик җилбәзәк кеше иде бит. *
Хөсәен. Правление утырышында аның җилбәзәклеген җилгә очырганнар. Зәйнәпбану үзен бик нык итеп талкыган, ди. Шәйхетдин абзый дип әйткән, ди...
42
Гөлбәдәр. Бар инде, бар, юлында бул.
Хөсәен. Киттем, җаным, киттем. йолдыз, менә бу җырның серенә төшенерсең микән? (Җырлый.)
Бик сагындым Йолдызымны,
Күрәсем килә бүген;
Ара ерак,
Яна йөрәк...
(Китә. Артта җыр дәвам итә.)
Яна йөрәк,
Ара ерак,
Ник ара якын түгел!
Нолдыз. Ник ара якын түгел?.. Чыннан да, бик серле җыр бу. Ничек башлана әле?.. «Бик сагындым йолдызымны...» Гөлбәдәр, бу нинди көй соң?..
Гөлбәдәр. Үзе чыгарган көй. Хыялланырга дисәң, аңа куш инде.
йолдыз. Бу көйдә йөрәкне җылыта торган нәрсәдер бар. Әйтә генә алмыйм. Гөлбәдәр, синең Хөсәенең — талантлы егет.
Гөлбәдәр. Кайчакта күп сөйләшеп ташлый. Шул гадәтен яратып җиткермим.
й о л д ы з. Ә үзен?
Машина кузгалып киткән тавыш.
Гөлбәдәр (карап). Китте. Үзенме?.. Яратмасам, кияүгә чыкмаган булыр идем.
П о л д ы з. Әйбәт торасызмы?
Г өлбәдәр. Бик тату яшибез. Ул һаман егет чагындагы кебек. Сүземне тыңлый, үземне кадерләп кенә тора.
йолдыз. Эчкерсез егет ул.
Г өлбәдәр. Анысы бар инде. Эчендәге тышында. (Кулындагы көлтәне күрсәтеп.) йолдыз, тармаклы бодай күргәнең бар идеме? Быел яз көне чәчтек. Тәҗрибә ясап карадык.
йолдыз (уйга калып). Бу бодайны Хариска мин үзем алып кайтып бирдем. Тармаклы бодай... Сигезенче март көне... Күр әле, нигәдер кинәт йөрәгем чәнчеп куйды. Я, тәҗрибә уңышлы чыктымы соң?
Гөлбәдәр. Искитәрлек! Күрәсеңме, башаклары нинди эре! Туфрак бик килеште бугай. Киләсе елга Түбән басуга да чәчәргә уйлыйбыз. Профессор Захаров әйтә... Тукта әле, син нигә күңелсезләндең?
Й о л д ы з. Болай гына...
Гөлбәдәр, йолдыз, дус итеп кенә үзеңнән бер сүз сорамакчы идем.
й о л д ы з. Нәрсә?
Г өлбәдәр. Харис абый белән арагыз бозылган икән дип ишеттем.
П о л д ы з. Бөтенләй үк түгел. Очрашканда исәнләшәбез.
Г өлбәдәр. Шулай булгач, нигә соң килешмисез? Яз көне үк инде туегыз була икән дип...
йолдыз. Гөлбәдәр, мин быел институтка укырга керәм.
Гөлбәдәр. Харис абыйны тагын саргайтасың икән.
йолдыз. Минемчә, ул саргая торганнардан түгел. .Аның характеры нык.
Г өлбәдәр. Ни өчен генә ачуланыштыгыз соң?
Йолдыз. Сәбәбе бар иде. Күрәсең, мин хаксыз булганмын.
Г өлбәдәр. Үзенә әйткәнең бармы?
йолдыз. Юк. Бу турыда ул үзе дә сүз кузгатмый. Бәлки күңеле сүрелгәндер. Бәлки... (Гөлбәдәрне кочаклап.) Яратам бит мин аны! Ишетәсеңме, яратам!
Сания керә.
43
Гөлбәдәр. Сания апа, Украинадан хат килгән икән.
Сания (кесәсеннән конверт алып). «Широкая степь» колхозыннан. Безне социалистик ярышка чакырганнар. «Якты йолдыз»ыбыз бик югары күтәрелде. Украинадагы дуслар да күреп алдылар. Гөлбәдәр, син бит 8 нче ‘бригаданың агитаторы? Төшке аш вакытында колхозчыларга шушы хатны укып чык. (Бирә.) Йолдыз, ашлык җилләде. Ура башларга мөмкин.
йолдыз. Киттем.
Гөлбәдәр. Йолдыз, мин дә синең белән. Түбән басуга төшәсем бар. (Йолдыз белән Гөлбәдәр китә башлыйлар. Харис керә.)
Харис, йолдыз, аз гына сабыр ит. (йолдыз белән Гөлбәдәр туктыйлар. Гөлбәдәр бер Йолдызга, бер Хариска карап ала да көрсенеп куя. Харис Сания янына килә.) Көннәр бик кызу, Сания. Мин әле яңа гына тугызынчы бригада басуында булдым. Бодайның коела башлавы мөмкин. Бригадага тагын бер комбайн бирик, (йолдызга карап ала.) Сания. Бу участокта Йолдызның дүрт гектар’бодай урасы калды. Бёр сәгатьлек эш.
П о л д ы з. Эшне бетергәч, тугызынчыга күчәргәме?
X а р п с. Әйе. Тугызынчының бодаен бүген урып бетерергә кирәк.
йолдыз. Есть, урып бетерергә! (йолдыз белән Гөлбәдәр китәләр.)
Сания. Галина Карповна телефоннан шалтыратты. Озакламый райком секретаре килеп җитәргә тиеш.
Харис. Бүген бик җаваплы көн, Сания. Сигезенченең бодае озакламый үлчәнеп бетә. Белмим, нинди нәтиҗә ишетербез?
С а н н я. Беренче нәтиҗә турында райком секретарена рапорт бирә чәкбез. (Исенә төшеп.) Оныта язганмын. Шакирҗан бабай характеристика сораган иде. (Вагон янына барып утыра. Яза башлый.)
Г осман керә.
Госман. Менә, Сания дә монда икән. Ачыктан-ачык сөйләшик әле, энем Харис. Ни өчен син минем эшемә тормоз ясыйсың, ә?
Харис. Ни булды, Госман абзый?
Госман. Көймә тагын комга терәлде. Кызыл балчыкны ташып өлгерә алмыйлар. Җир казу эше тоткарлый.
X а р и с. Анысын беләм.
Г о с м а н. Белә торып эшләгәнсең шул.
Харис. Нәр-сәнс?
Госман. Төзелеш бригадиры Гарипов мине ике кулсыз калдырды. Җир казучыларны «Алан» елгасына алып китте. Син кушкансың бит, син!
X а р и с. Әйе, мин куштым. Кышка кадәр безгә электр станциясен өлгертергә кирәк.
Госман. Тукта әле, тукта, миңа да бит задание бирелгән: сезон беткәнче биш йөз мең кирпеч сугарга. Биш йөз мең! Ярый ла, яз көне безне шефка алган завод булышты. «Урак-Чүкеч»тән килгән слесарьларны әйтәм. Пресс-машинаны өч көн эчендә ходка җибәрделәр бит. Хәзер миңа нишләргә? Ә? Заданиене үти алмасам, мин гаепле булып калам бит.
С а н и я. Госман абзый, бәлки үзеңнең берәр тәкъдимең бардыр?
Г G с м а н. Миңа җир казучылар бирегез. Менә шул минем тәкъдимем.
С а н и я. Хәзер бит урып-җыю вакыты. Бер генә дә артык кешебез юк.
Г о с м а н. Алайса, миңа нишләргә кушасың? Я?
Ш а к и р җ а н керә.
Шакир җан. Алынган балны үлчәп бетердек, кем, улым Харис Унсигез центнерга аз гына тулмый. Чама белән әйткәндә, утыз мен CVM доход. у

41
Госман. Җен икәнсең, Шакирҗан абзый! Син әллә бал кортлары ның гелен беләсеңме, ә?
Шакирҗан (көлеп). Телләрен белмәсәм дә, әйтик, «чакма» дигән сүземне тыңлыйлар. Утыз меңгә исең китмәсен, кем, Госман. Соң шулай димичә. Монысы әле беренче генә уңыш бит. Хәзер инде өч «йөз баштан артык умартабыз бар. Урманыбыз да зур. Карабодай җире дә җитәрлек. Көзгә кадәр, мин әйтәм... (Санияне күреп.) Син дә биредә икәнсең, кызым. Я, ничек?
Сания (аңа кәгазь биреп). Булды, Шакирҗан бабай.
Юл киемендә Г ы й л ь ф а н керә. Кулында чемодан.
Г ыйльфан. Сезнең белән саубуллашырга кердем.
Г о с м а н. Кая китәргә җыендың? Солдатка дисәм, инде яшең узган.
Гыйльфан. Укырга китәм, Госман абзый.
Госман. Гомер буе кыңгырау шалтыратып йөрү туйдырдымыни? Инде бер һөнәргә өйрәнеп кайтыйм дисеңмени?
Харис. Булган һөнәрен арттырырга бара.
Госман. Уттай кызу эш өстендә диген, ә? Технорук яки монтерлыкка дисәң, бер хәер... Әнә, Шәйхаттар малае . укып кайтты да заводның техноругы булды. Кирпеч сугуның бөтен хикмәтен өйрәнеп кайткан. Сания, бер генә дә артык кешебез юк, дигән идең. (Гыйльфанны күрсәтеп.) Җир казый алмаслык кешемени ул? Ә?
Сания. Госман абзый, киләсе елга культура сарае салырга җыенабыз бит. Гыйльфан директор булып кайтачак.
Госман. Директор?.. Гыйльфанмы?.. Белмим, белмим.
Гыйльфан. Консерваторлыгың әле һаман чыгып бетмәгән икән. Госман. Әһә! Теге вакытта мине «консерватор» дип...
Г ыйльфан. Мин әйттем. Әллә дөрес түгел идеме? (Госман нәрсәдер әйтмәкче була да кулын селти.)
Харис (Гыйльфанга). Хат язарга онытма. Тырышып укы. Ярдәм итәрбез.
Гыйльфан. Рәхмәт! Сау булыгыз! (Барысы белән дә саубуллашып. чыгып китә.)
Шакирҗан (Хариска). Менә шушы кәгазьгә кулыңны куеп, печа- тенне сугып бир әле. (Бирә.)
Харис. Характеристика0
Шакирҗан. Быел көз көне районда умартачылар курсы ачыла икән. Казаннан бер зур галим киләчәк, ди. Әйтик, бераз зиһенне арттырып кайтырга ният бар.
Харис (характеристиканы укып). Бик карт димәсләр микән£
Шакирҗан. Каян килеп карт булыйм, ди? Яхшылабрак укы. Сиксән яшькә җитәр өчен дә әле бик рәхәтләнеп сигез ел яшисе бар.
Харис (көлеп). Алайса, куркыныч юк икән. (Кәгазьгә кулын куя.) Бары-югы җитмеш ике яшь. (Печать суга.)
Шакирҗан (кәгазьне алып). Картлыгыма син тел тидермә, йөрәкнең хәтерен калдырырсың, мин әйтәм. Әйдә, кем, улым Харис, умарталыкка барып килик әле. Алынган бал турында акт язарга кирәк.
Г осман. Кара әле, энем Харис, миңа бер сүз дә әйтмичә китүеңмени?
X а р и с. Әйтәсе сүзем бар, Госман абзый. Бүген үк кыр саклау станциясенә барыгыз. Договор төзеп кайтырсыз. Бая мин заводка кереп чыккан идем. Сезне очрата алмадым.
Госман. Тукта әле, тукта. Нинди договор?
Харис. Кыр саклау станциясе безгә экскаватор бирә. Җир казу өчен.

45
Г оема н (шатланып). Экскаватор?! Сон. шулай диген. Менә моны- сы өчен рәхмәт, энем!
Харис. Киттек, Шакирҗан бабай. (Харис белән Шакирҗан китәләр.)
Госман (Саниягә). Вер уйлап карасаң, Харис булдыклы егет булып чыкты бит, ә? Сөйләсә — үткен теле, эшләсә — алтын кулы бар икән.
Сания. Хариска гына салынма, Госман абзый. Кыр саклау станциясе белән договор төзү мәсьәләсен син үзең кузгатырга тиеш идең.
Г о с м а н. Күрәсең, уйлап җиткермәгәнмен.
С а н и я. Уйла, иҗат ит, инициатива күрсәт! Син бит директор кеше.
Госман. Директор булып эшләве бик җиңел түгел икән шул.
С а и и я. Башта бик җиңел итеп карадың. Шуңа күрә авыр. «Маяк»- иың данын бик тиз генә күккә күтәрмәкче идең.
Госман. Искә төшермик, Сания. Үткән эшкә салават. Онытыйк.
Сания. Юк, онытырга ярамый. Тиешле нәтиҗә ясарга кирәк. Хариска бәйләнеп йөрүеңне ташла, Госман абзый! Син кешеләрдән җир казытмакчы буласың. Ә Харис сиңа техника тәкъдим итә. Хаклык кем ягында? Уйла да нәтиҗә чыгар. (Китә.)
Комбайн килеп туктаган тавыш. Госман басу өстенә карап тора, йөгереп йолдыз керә. Агитвагон янына барып, су эчә. Госманны күрә.
йолдыз. Әткәй!
Госман. Кара әле, кызым, сынатмады бит, ә? Биш көн эчендә чәчүне бетерде. Дугалы ат кереп күмелерлек бодай үстерде.
Йолдыз. Кем?
Госман. Харисны әйтәм. Күр әле бодай басуын!.. Гектардан йөз илле потны ала бит Харис, ә? Ник дәшмисең, кызым?
Йолдыз. Сине тыңлыйм бит, әткәй.
Госман. Һәй, кызым, теге вакытта мине юкка гына тыңлагансың. Юкка гына! Харисның күңеле яхшы нияттә булган. Минем аңа хәзер рәхмәт кенә әйтәсем килә. Ни өчен, диген. Харис кебек эшли алмавымны аңладым. Бу хәтле зур эшкә башым җитмәс цде. Киләсе елга культура сарае салабыз, диләр. Хәзер мин Хариска ышанам. Кызыл тауның астын-өскә әйләндереп куям, дисен... барыбер ышанам!
йолдыз. Китим. Бункерны бушатып бетергәннәрдер.
Госман. Кара әле, кызым, ачуланышып йөрүегез минем өчен генә булса... (Күреп.) Әнә, Харис *үзе килә. Ярый, килешерсез әле. (Китә.)
Ашыгып Харис керә.
X а р и с. Йолдыз, нигә туктадың?
Йолдыз. Бункерны бушаттылар.
Харис. Комбайнны туктатмыйча да була бит?
йолдыз. Минем су эчәсем килде.
X а р н с. Йолдыз, син бит биш минут простой ясадың.
йолдыз. Биш минут... Эх, Харис!
X а р и с. Барометр җил күрсәтә. Тугызынчының бодаен тизрәк урып бетерергә кирәк. Аңлыйсыңмы шуны?
Йолдыз. Харис!
Харис. Йолдыз,, эш турында сүз бара. Синең белән...
йолдыз. Колхоз председателе сөйләшә. Шулаймы? Ә мин Харис белән сөйләшмәкче идем. Күрәсең, ялгышканмын.
Харис. Бәлки минем кисәтү ясавым ошамагандыр?
йолдыз. Харис! Сүзләрең салкын синең! Йөрәкне өшетәләр' (Китә башлый.) * * '
Харис, йолдыз, син мине ялгыш аңладың. Әллә миң СИцо 3 җиткермәдемме?.. Тукта әле, тукта... йолдыз, бер генә минутка’ ' '
46
Йолдыз. Бер генә минут та простой ясарга хакым юк. (Китә.)
X а р и с. Йолдыз! (Басу өстенә карап тора. Комбайн кузгалып кит кән тавыш.) Тукта әле, ул миңа нәрсәдер әйтмәкче булды бугай?..
Ш ә й х е т д и н ксро. Ул шат.
Шәйхетдин. «Ура» кычкыр, энем Сабиров! Минем бригаданың, бодае урылып бетте, сугылып бетте, үлчәнеп бетте...
X а р и с. Гектардан уртача күпме чыга?
Шәйхетдин. Борчылма, энем Сабиров. Без җиңдек! Иөз илле потка...
X а р и с. Күпме тулмый?
Ш ә й х е т д и н. Нибары ике гөрәнкә.
Харис. Ике гөрәнкә?! Димәк, сигез йөз грамм! Син шушыны җиңү дисеңме? (Тышта машина тавышы.) Әнә, райком секретаре килеп тә* җитте. Я. нәрсә дип рапорт бирәбез?
Шәйхетдин. Кара әле, энем Сабиров, ике генә гөрәнкә тулмый бит.
Харис. Бригаданың бодай җире йөз дә туксан өч гектар. Ике гөрәнкәне шуңа кабатлап кара әле. Күпме килеп чыга?.. Ун потка якын; бодайны югалтканбыз!
Шәйхетдин (сузып). Алай икән.
Ут сүнә.
9 НЧЫ КАРТИНА
Шул ук декорация. Ай ярым вакыт үткән. Агитвагон өстендә — зур репродуктор- Арткы планда — урылган бодай басуы. Иң матур көзге кичләрнең берсе. Кояш баеган вакыт. Кама өсте шәфәкъ нурлары белән алсуланган.
Хөсәен йөгереп керә. Ул агитвагоннан баян алып чыга да китә башлый. Арттд- Госманның «Хөсәен!* дип кыкчырганы ишетелә. Хөсәен кинәт тукталып кала.
Госман белән Назлыбикә керәләр.
Госман. Хөсәен, синең бит уйлап таба торган һөнәрең бар.
Хөсәен (шаярып). Шул гадәтне бер дә ташлап булмый, Госман абзый.
Госм а н. Ташлама син аны. Әйбәт гадәт ул. /Минем сиңа бер үтенечем бар иде.
X ө с ә е и. Тыңлыйм, Госман абзый.
Госман. Минем дә башта хикмәтле бер уй йөри. Пресс-машинага кечкенә генә бер конструкция кертәсе иде. Тик менә шуны оештырыл җиткерә алмыйм. Иртәгә заводка килеп чык әле. Бергәләп уйлашырбыз.
Хөсәен. Ярый, Госман абзый, килермен. (Ашыгып китә.)
Госман (репродукторны күреп). Назлыбикә, «соңгы хәбәрләр»нс шушында гына тыңлап китик әле. (Сәгатенә карап ала. Радионы тоташтыра.)
Н а з л ы б и к ә. Әтисе дим...
Госман. Тс-с-с! Хәзер сөйли башлый. Канҗемәһәр Гөлбанаты диктор булды диген, ә! (Радио аша диктор сөйли башлый.)
Диктор. Тыңлагыз! «Якты йолдыз» колхозының радиоузелы сөйли. «Соңгы хәбәрләр» тапшырабыз.
Н а з л ы б и к ә. Тавышы бигрәк ягымлы.
Г осман. Тс-с-с! Тыңлыйк әле.
Диктор. Директоры иптәш Бикбаев булган кирпеч заводы коллективы, Октябрь алды социалистик ярышка кушылып, бәйрәмне производствода яна уңышлар белән каршылый.
Г о с м а н. Тукта әле, тукта, кирпеч заводын тел*гә алды бит!
Наз л ы б и к ә. Бигрәк ачык итеп сөйли.
Госман. Тс-с-с!

Диктор. Завод коллективы, сезон заданиесен срогыннан бер ай элек үтәп, планнан тыш ике йөз илле мең кирпеч эшләп чыгарды.
Госман (радионы туктатып). Ике йөз илле мең, диме? Әйтүе генә җиңел. Күпме мәшәкате булды аның, ә? Әгәр башымда ике йөз^ илле мең бөртек чәчем булса, берсе дә калмый коелып беткән булыр иде!
Н а з л ы б и к ә. Аның каравы үзеңне мактыйлар.
Госман. Юк, хикмәт анда түгел, Назлыбикә. Дөрес, заводны аякка бастыру өчен, миңа бик күп газап чигәргә туры килде. Ләкин һич үкенмим. Ярты ел эчендә бик зур сабак алдым мин. Кичәге Бикбаев белән бүгенге Бикбаев — алар хәзер икесе ике кеше. Минем өчен шунысы кыйммәт, шунысы! Кичәге Бикбаев юк! Үлгән. Бүгенгесе исән. Менә, синец алдыңда басып тора.
Назлыбикә. Күз генә тия күрмәсен үзеңә.
Шакирҗан керә.
Шакирҗан. Югары очка менгән идем. Сезнең урамнан үттем, йортыңны аръяктан яңадан бире якка күчереп, бик әйбәт эшләгәнсең, кем, Госман. Сипләтеп тә җибәргәнсең икән, йортың, мин әйтәм, тагын да чибәрләнеп киткән.
Госман. Хәзер инде үзем дә үкенмим. Электры якты, телефоны бар, радиосы сөйләп тора...
Шакирҗан. Телефон, димәктән, килешли правлениегә кереп чыккан идем. Сания телефоннан шалтыраткан. Бүген иртән районга киткән иде бит. Хәзер кайтып җитәм, дигән. Барыбыз өчен дә шатлыклы хәбәр алып кайтам, дигән.
Госман. Нинди хәбәр икән ул?
Шакирҗан. Әйтә алмыйм, кем, Госман.
Госман. Хәерле булсын. Ишетербез. (Радионы тоташтыра.)
Диктор. Җыелыш сигез сәгатьтә башлана. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: «Якты йолдыз» белән «Широкая степь» колхозлары арасында төзелгән социалистик ярыш договорының үтәлешен тикшерү. Җыелышта Украинадан килгән делегация членнары катнаша.
Назлыбикә. Әтисе дим, китик. Җыелыш башланмасын.
Госман. Ашыкма, Назлыбикә. Вакыт бар әле. Сания дә кайтып җитмәгән.
Н а з л ы б и к ә. Алдынгы рәтләрдә урын бетмәсен дим.
Госман (радио белән мавыгып). Арттагыларына утырырбыз.
Диктор. МТС эшчеләренең, хезмәткәрләренең гомуми җыелышы булды. Районның күчмә Кызыл Байрагы атаклы комбайнчы йолдыз Бикбаева агрегатына тапшырылды.
Госман (кычкырып). Назлыбикә! (Радионы туктатып.) Ишеттеңме?
Н а з л ы б и к ә (шатланып). Ишеттем, әтисе, ишеттем. Ничек кенә итеп үзе белән сөйләшим икән? Коммутаторда булсам...
Шак и р җа н. Кара әле, Назлыбикә килен, агитвагонда телефон бар.
I I а з л ы б и к ә. Әйе шул. Күр әле, кинәт башым әйләнеп китте, (йөгереп агитвагонга кереп китә.)
Ш а к и р җ а н (басу өстенә карап). «Якты йолдыз»ның ярты басуын урып-җыйды бит. Рәхмәт яусын үзенә!
Госман. Меңдә биш йөз гектар! Рекорд бит бу, Шакирҗан абзый, рекорд!
Шакирҗан. Яшьләр алдыралар, кем, Госман. Ни өчен дисән теләктә, таза беләктә, белемдә бар аларда. Укырга китәсең дип ШПРТ- тем. Дөресме?
Госман. Укымыйча ярамый, Шакирҗан абзый. ң©н тудым яңалык. Барысын белергә, барысын өйрәнергә кирәк. ‘Д МЫ

48
Шакнрҗан. Мин үземне элек, әйтик, белгечләр исәбендә йөртә идем. Янәсе, тәҗрибәле умартачы. Юк икән, кем, Госман, алай түгел икән. Курска барып укый башлагач, кечкенә генә булдым да калдым. Гыйлемең тирәнәйгән саен, мин әйтәм, моңарчы бик сай йөзгәнеңне сизә башлыйсың икән.
Агитвагоннан Н а з л ы б н к ә чыга.
Н а з л ы б и к ә. Әтисе дим, йолдызны «Якты йолдыз»га кайтып китте, диләр.
Госман. Алайса, җыелышка ашыккан инде. Сания белән бергә кайта торгандыр- Әйдәгез, киттек
Ш а к и р җ а н. йолдыз турында ишеттек, кем, Госман. Сания нинди хәбәр алып кайтыр икән?.. (Китәләр.)
Хшыгып Хөсәен керә. Тирә-ягына карача. Кемнедер эзли. Күреп ала.
Хөсәен (кычкырып). Гөл-бә-дәр!..
ч
Г өлбәдәр керә.
Гөлбәдәр, репетицияне башларга вакыт. Ә син...
Г өлбәдәр. Мин «соңгы хәбәрләр» тыңладым. Хөсәен. Әллә берәр яңалык бармы?
Гөлбәдәр. Күчмә Кызыл Байрак Йолдыз агрегатына бирелгән.
Хөсәен (шатланып). Әйттем бит мин сиңа! Яшәсен йолдыз! Бөтен районны шаулатты, ичмасам. Гөлбәдәр, башыма бер уй килде.
Г өлбәдәр. Нәрсә?
.Хөсәен. Ул туса — шофер, кыз туса — комбайнчы итәбез! Гөлбәдәр. Хыялланма инде. (Күреп.) Әнә, Йолдыз кайтып килә. Хөсәен. Тукта әле. нишләргә соң?.. (Уйлап тора.) Таптым! (Яшьләрне чакырып, кулын болгый.)
Гөлбәдәр. Я, тагын нәрсә уйлап чыгардың? (Шаулашып бер төркем яшьләр керәләр.) Иптәшләр! Районның күчмә Кызыл Байрагы... (Яшьләр «Ишеттек! Ишеттек!» дин җавап кайтаралар.) Ишетсәгез, бигрәк тә әйбәт. Шамил, бир әле баянны. (Ала.) «Минем Йолдызым» дигән җыр белән йолдызны каршылыйбыз. (Уйнарга хәзерләнеп.) Башладык! (Уйный.)
Барысы да ж ырлыйлар.
Диңгездә түгел, кырларда Кораб йөртүче йолдыз Кичен укый — Вакытым юк, ди, Вакытым юк, ди, Кичен укый, Очратып булмый көндез, йолдызымны күргән саен К ү цел ем я кт ы р а с ы м а н, Көләч йөзе, Дәртле сүзе, Дәртле сүзе, Көләч йөзе Көчне арттырасыман.
И о л д ы з керә.
I өлбәдәр. йолдыз! Дустым! Чын күңелемнән тәбрик итәм! Хөсәен, йолдызны күккә чөяргә! (Барысы да аны уратып алалар.
Тәбриклиләр.)
49
йолдыз. Рәхмәт, иптәшләр! Үзегезгә зур рәхмәт!
Хөсәен (яшьләргә). Дәвам итәбез! (Уйный. Җырлыйлар.)
Уңыш өчен көрәшкәндә Ярышта узды бит ул, Алтын Йолдыз Алды ул кыз, Алды ул кыз Алтын Йолдыз, — Комбайнчы кыз бит ул.
Гөлбәдәр (йолдызны кочаклап). йолдыз! Сиңа да Алтын йолдыз алырга насыйп булсын!
Хөсәен бию көе уйный. Аерым һәм күмәк биюләр башлана. Харис керә.
Харис (йолдызның кулын кысып). Тәбрик итәм! Шатлыгыңны уртаклашырга рөхсәт ит, йолдыз!
Йолдыз. Рәхмәт!
Харис. Хөсәен! Җыелыштан соң — концерт. Украинадан килгән кунакларга ансамбльне дә күрсәтергә кирәк.
Хөсәен. Ансамбль начеку! (Яшьләргә.) Әйдәгез, киттек! Җыелыш башланганчы репетиция ясап алабыз. (Гөлбәдәр һәм яшьләр китәләр. Хөсәен борылып Харис янына килә.) Харис, Галимҗанга синең исемнән распоряжение биримме?
Харис. Бир.
Хөсәен (агитвагон тәрәзәсе аша телефон трубкасын алып). Коммутатор... Электр станциясен... Галимҗан, кабызырга вакыт... Биш минуттан?.. Кара аны, сынатма! (Трубканы элә.) Эх, бүген бит йолдызлар кабынасы көн! (Китә.)
Харис, йолдыз, минем хатымны укып чыктыңмы? йолдыз. Хатыңны укыдым, Харис. Ләкин җавап язмаска булдым. Харис. Ни өчен? (Шәйхетдин белән Зәйнәпбану керәләр.) Шәйхетдин (Хариска). Синең килгәнеңне күреп калдык. Сиңа бер үтенеч бар бит, энем Сабиров.
Харис. Сизенәм кебек, Шәйхетдин абзый.
Шәйхетдин. Алай икән. Сизенмәскәни. Син бит йөрәксез кеше түгел. Ничәмә ел буе ялгыз яшәдем. Анысын да беләсең. Бик күп җирләрдә булсам да, күңелемә ошаган кеше таба алмадым.
Харис. Бик тырышып эзләсәң, тапкан булыр идең, Шәйхетдин абзый.
Шәйхетдин. Анысы да бардыр инде. Әнә, җәй көне, бик тырышып эзләгәч, ике гөрәнкә бодайны таптык бит. Хөсәенгә рәхмәт яусын! Синең әйтүең, аның уйлап чыгаруы булды. «Башак җыйгыч» дигән машинаны әйтәм. Йөз илле потка тәки тутырдык бит. Кара әле, энем Сабиров, сии инде-рәнҗемичә генә ризалыгыңны бир дә... Без, әйе шулай итик... Җыелыштай соң, мин Зәйнәпбануны тарантаска утыртыйм да бик әйбәтләп кенә «Алан»га алып кайтып китим.
Харис. Ничек булыр икән соң, Шәйхетдин абзый? Үзең беләсең. Аръякта стандарт каралтылар салынды. Ферма маллары бер урынга җыйналды. Ә Зәйнәпбану — ферма мөдире бит. Җаваплы постта" эшли. «Чаткы»дан йөрергә ерак булгач, үзе дә Кушнаратка күчеп килде.
Зәйнәпбану. Ферманың лабораториясе дә Кушнаратта бит.
Шәйхетдин. Соң нишлик инде?.. Синең лабораторияң Кушнаратта дип, мин гомерем буе...
Харис. Үзең дә Кушнаратка кил, Шәйхетдин абзый. Шәйхетдин. Алай икән, йортка керергәме?..
Зәйнәпбану. Аптырагансың икән. Йортыңны да алып килерсең
4. .С. Ә.“ № 4.
50
Шәйхетдин. Күчерергәме?.. Алай икән. Аның өчен миңа бер эләкте инде.
Харис (көлеп). Ашыкканың өчен эләкте, Шәйхетдин абзый, һәр нәрсәнең вакыты бар.
Шәйхетдин. Шулай дисеңме? Ярар, Зәйнәпбану белән сөйләшеп, киңәшеп карарбыз. Турысын әйткәндә, Кушнаратка күчәргә минем һич каршылыгым юк. Кечкенә авылда яшәү тәмам туйдырды. Әйдә, Зәйнәпбану. китик.
Зәйнәпбану (Йолдызга). Сүзегезне бүлдердек. Ачуланмагыз инде. (Шәйхетдин белән Зәйнәпбану китәләр.)
X а р и с. Я, ни өчен җавап язмаска булдың?
йолдыз. Үзең белән ачыктан-ачык сөйләшергә телим.
Харис. Ә мин сөйләшмәссең дип уйладым. Шуңа күрә дә хат яздым.
И о л д ы з. Харис, минем шикләнүем бөтенләй урынсыз булган. Ләкин ул шик йөрәгемне байтак әрнетте.
Харис. Ышанам. Күңелдәге шикне кул белән генә алып ташлап булмый бит. Госман абзый нәрсә ди? һаман каршы киләме?
йолдыз. Әткәй җәй көне үк инде ризалык биргән иде.
Харис, йолдыз! Ник соң шуны бүгенгә кадәр әйтмичә йөрдең? йолдыз. Биш минут простойны хәтерлисеңме?
X а р и с. Әйе, әйе, исемә төште.
П о л д ы з. Мин сиңа шул чакта әткәй турында әйтмәкче идем.
Артта «Минем Йолдызым» дигән җыр ишетелә. Харис белән йолдыз тыңлыйлар.
Бар минем күрше авылда Яратып йөргән кызым, Бик матур кыз, Исеме йолдыз, Исеме йолдыз, Бик матур кыз, Минем якты йолдызым.
Харис, йолдыз, сиңа бу көй ошыймы?
йолдыз. Белмим шул. Җырлап күрсәткәнең юк бит.
Харис. Җырлармын, йолдыз. Беләсеңме, кайчан?.. Туй көнне. (Пауза.) Я, нигә дәшмисең? Минем әнкәйгә читекләрне сандыктан алырга вакыт җиткәндер бит?
йолдыз. Нәфисә апа аларны туйга дип саклаган бугай?
Харис, йортыбызга йолдыз килгән көнне киям, диде. Карт кешене болай да бик озак көттердек, йолдыз, мин синең җавабыңны көтәм.
Г осман белән Назлыбикә керәләр.
Назлыбикә (йолдызга). Синең кайтканыңны ишетеп килдек, йөрәгебез түзмәде. Тәбрик итәм, кызым!
Госман (йолдызга). Әткәңне дә, әнкәңне дә шатландырдың. Рәхәт яшә, кызым! (Хариска.) йолдыз белән бәхәсегез бик зурга китте булса кирәк?
Харис. Бәхәстә дөреслек табыла бит, Госман абзый.
Госман. Таптыгызмы соң? Я?
Сания, аның артыннан Шакирҗан, Шәйхетдин, Зәйнәпбану һ. б. колхозчылар керәләр.
Сания. Иптәшләр! Барыбыз өчен дә уртак шатлык! (Хариска кәгазь биреп.) Телеграмма. Партиянең Өлкә Комитетыннан.
Шакирҗан. Яле, кем, улым Харис, укып җибәр әле.

Харис (телеграмманы укый). «Меи сигез йөз гектар мәйданда гектарыннан уртача йөз илле дүрт пот бодай уңышы алуга ирешүегез — бөтен республика өчен гаять әһәмиятле вакыйга. Татарстан колхозлары, «Якты йолдыз» үрнәгендә, зур мәйданнардан югары уңыш алу өчен көрәш җәелдерерләр. Халыкларның бөек юлбашчысы иптәш Сталинга бирелгән изге вәгъдәне сез намус белән үтәдегез. Барлык колхозчыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез». (Көчле кул чабулар.)
йолдыз (Харис белән Саниягә). Менә хәзер сезне тәбрикләргә кирәк. (Аларның кулын кыса.)
Сания (Харис белән Йолдыз уртасына басып). Ә менә сезне кайчан котларбыз икән? Мин бит туй бүләген яз көне үк алып куйган идем.
Госман. Сезгә килешергә күптән вакыт, балалар.
Г1 а з л ы б и к ә. Дөрес, әтисе, бик вакыт.
йолдыз. Харис! Минем күңелемдә хәзер бернинди дә шик калмады. Нәфисә апаның ишеген киң итеп ачып керермен.
Харис. Әнкәйнең кадерле кызы, күңелемнең якты йолдызы булырсың!
Кушнарат авылы өстендә төрле төстәге электр лампаларыннан эшләнгән зур һәм якты йолдыз кабына. Хөсәен, Гөлбәдәр һәм бер төркем яшьләр
килеп керәләр.
Хөсәен. Иптәшләр! Кушнарат өстендә йолдыз кабынды.
Харис. Украинадан килгән дуслар хөрмәтенә кабынган йолдыз бу.
Сания. Тыныч хезмәт һәм чын дуслык символы!
йолдыз. Харис! Күрәсеңме, ул ничек якты яна!
Барысы да сокланып карап торалар.
Пәрдә