КӨТЕП АЛЫНГАН БҮЛӘК
Күптән түгел генә Татгссиздат Та-тарстан композиторларының җырлар җыентыгын басып чыгарды Г
Җырчы артистлар, консерватория студентлары, музыка училищесы укучылары, үзешчән сәнгать коллек-тивлары һәм, гомумән, музыка сөючеләр өчен бу — күптән көтелгән кадерле бүләк.
Җыентыкка унике композиторның җитмеш җыры кергән. Аның эчтәлеге. тематикасы бай. Биредә халыкларның бөек юлбашчылары Ленин— Сталинга, туган илгә, Совет Армиясенә, безнең гүзәл яшьләребезгә багышланган, совет кешеләренең эчке кичерешләрен чагылдырган җырлар тупланган.
Бу җырларны уйнап-җырлап ка-раганнан соң, алар белән якыннан танышканнан соң шатлык тагы да арта, чөнки татар совет музыкасының яна интонацияләр белән баюын ишетәсең, аның үсүен күрәсең. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр бер генә композиторы да булмаган татар халкының хәзер ике дистәгә якын композиторы бар. Бу композиторлар дөрес иҗади юл белән баралар. Җырлар татар халкының музыкаль иҗатына нигезләнеп, рус совет композиторларының массовый җырлар язудагы һәм рус peri о л ю 11 и о и җ ы р л а р ы н ы ң я х ш ы т р а - диңияләреи, алымнарын уңышлы үзләштереп иҗат ителгәннәр. Татар музыкасына хас пентатоника (5 тавыштан торган лад) рамкасы киңәй-
1 «Татарстан композиторлары җырлары җыентыгы» JO. Виноградов, Җ. Фәйзи, Ә. Ерикеев редакциясендә. Таггосиздат, 1952 ел. Бәясе 7 сум.
телгән. Җыентыкка татар-совет му-зыкасын үстерүдә зур хезмәтләр күрсәткән, үзләренең әсәрләре белән киң катлау массаның мәхәббәтен казанган композитор Салих Сәйдә- шев, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбпбуллии, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Василий Виноградов белән беррәт- тән яшь композиторлардан Хөснул Вәлиуллии, Әнвәр Бакиров, Исмай Шәмсетдинов һәм Шакир Мәҗитов җырлары да кертелгән. Бу—күңелле факт.
Татар совет композиторларының 20 иче еллардан башлап 1950 нче елга кадәр вакыт эчендә язылган әсәрләреннән сайланып җыентыкка кергән җырларның рус шагыйрьләре М. Исаковский, С. Липкин, Бирюков, Железнов һәм башкалар тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән булулары да мактауга лаеклы. Димәк, татар җырлары белән бер үк вакытта башка тугандаш халыклар да хдныша алачаклар. Алар рус телендә дә яңгыраячаклар.
«Бишбүләк» драмасына язылган м уз ы к а д а и « П а рт н з а н и a р » җы р ы (С. Сәйдәшев музыкасы, Т. Гыйззәт сүзләре), «Комсомолкг! Гөлсара» (Җ. Фәйзи музыкасы), Фәрит Ярул- липиың «Комсомолка-партизанка», «Поход җыры» (шагыйрь Ә. Ерикәй текстлары) исемле җырлары гражданнар сугышы, шул елларда комсомол яшьләрнең батырлыклары, аларның үлмәс даннары турында сөйлиләр. Җ. Фәйзинең «Байрак тегәбез» (I). Такташ сүзләре), II. Җи- һановиың «Колхоз җыры» (М. Сад- ри сүзләре), 3. Хәбибуллиииың «Без
125
'яшь көчләр» (Ә. Ерикәй сүзләре) кебек җырларда халык хуҗалыгын аякка бастыру, реконструкцияләүгә күчү, һәм авыл хуҗалыгын коллективла ш ты р у е л л а р ы и д а г ы х ез м әт пафосы яңгырый.
Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар үзләренең тирән эчтәлекле, художество эшләнеше ягыннан югары, тема һәм форма ягыннан төрле-төрле булулары белән аерылып торалар. Н. Җиһановның «Сугышчылар җыры» Ватаныбызның азатлыгы өчен ташкын булып, бердәм күтәрелгән совет халкының көчле ихтыярын, җиңүгә булган ышанычын' чагылдыра. Формасы белән романска якын торган «Дустым кабере» исемле җырда (Г. Кутуй сүзләре) туган илнең азатлыгы өчен көрәштә батырларча һәлак булган яшь сугышчыга кайнар мә-хәббәт тә, аны югалту кайгысы да, шул ук вакытта дошманнан үч алу өчен көрәшкә өндәү, җан аямыйча көрәшү анты да яңгырый. Композитор 3. Хәбибуллин үзенең бу чордагы җырларында совет халкының бай рухын, ачып бирә. Аның «Җиңеп кайт» (К. Нәҗми сүзләре), «Сугышчан егеткә» һәм башка җырларында совет хатын-кызларының саф күңелләре, мәхәббәтләре җылы лирика белән гәүдәләндерелә. Җ. Фәйзинең Г. IIасрый сүзләренә язылган «Канга — кан» җыры чын мәгънәсе белән халыкларны мобилизацияли торган җыр. Аны тыныч кына тыңлап булмый. Ул бөек юлбашчыбыз И. В. Сталинның 1941 нче елның 3 иче июлендә радио буенча ха-лыкка мөрәҗәгатендәге: «Безнең кешеләр, совет кешеләре, безнең илебезгә янаучы куркынычның бөтен тирәнлеген аңласыннар һәм ваемсызлыктан, гамьсезлектән, сугышка кадәрге вакытта бик аңлашыла торган, ләкин хәзерге вакытта, сугыш хәлне тамырыннан үзгәрт-кән чакта, һәлакәтле булган тыныч төзелеш настроениеләреннән ваз кич-сеннәр. Дошман шәфкатьсез һәм рәхимсез» сүзләрен музыкада чагылдыра.
Боек Ватан сугышыннан соң иҗат ителгән әсәрләрДә Совет Ватанының оөск коммунизм төзелешләре елларындагы яңа җиңүләре җырлана.
Җыентык Сталин премиясе лауреаты композитор II. Җиһановның «Сталинга сәлам» җыры (Ә. Ерикәй сүзләре) белән башлана. Халыклар юлбашчысы даһи Сталинның тууына 70 яшь тулуга багышланып иҗат ителгән, бәхеткә, азатлыкка чыгарган Сталинга — барлык җиңүләрнең илһамчысына — татар халкының чиксез зур рәхмәтен, мәхәббәтен чагылдырган киң колачлы, кайнар хисләр белән сугарылган шушы җыр — татар халкының иң яраткан җырларының берсе булып танылды. Җыентыкта Иосиф Виссарионович Сталинга багышланган «Сталин турында җыр»ның («Шауласыи-гөрлә- сен безнең җыр») авторы—Татарстанның атказанган сәнгать эшлек- лесе композитор Җ. Фәйзи. Бу җырны халык күптәннән бирле җырлый. Аның ачык ритмы, дәртле, кешеләрне рухландыра торган марш характерындагы көе авторның рус совет массовый җырларындагы, аерым алганда, Дунаевский җырларындагы, ихтыяр көченә ия булган интонацияләрне иҗади үзләштерә белүен күрсәтә. Юлбашчыга багышланган җырларның икесе дә татар совет массовый җырларының иң уңышлы-клары, иң кыйммәтлеләре.
Халыкларның бөек юлбашчысы Владимир Ильич Ленинга багышланган җырлар тудыруда компози- торл арыбызның актив эшләүләрен җыентыкка кергән, дүрт яңа җырда күрәбез.
Бу җырлар әле соңгы елларда гына иҗат ителгәннәр. А. Ключарев үзенең җырын халык сүзләренә язган һәм ул татар халык көйләренә бик якын, М. Мозаффаровның «Ленин турында җыр»ы яңа интонацияле булуы белән аерылып тора. Бу җырда без халыкның юлбашчыга булган мәхәббәтен һәм аның бөек идеяләрең тормышка ашырырга хәзер булуын ишетәбез.
Композитор X. Вәлиуллиниыц «Ленин» исемле җыры бөтенләй икенче планда язылган. Бу җыр лирик-эпик характердарак бирелә һәм ул, һичшиксез популярлашачак Яшь композитор Ә. Бакировның җыры да күңелдә тиз кала.
12G
Бөек даһи Ленинга багышланган җырларның елдан-ел арта баруы куа н ы чл ы фа кт. Ком п оз 11 горл а р ы - быз алдында гаять зур бурыч - - Ленин образын музыкада гәүдәләндер ү. ха л ы к л а р н ы iг да һ 11 га бул га i1 чиксез мәхәббәтен, аның васыятьләрен бирелеп, җан аямыйча үтәүләрен чагылдырган, тыңлаучының, йөрәгенә үтеп керерлек көчле җырлар иҗат итү бурычы тора. Татар композиторлары тарафыннан шушы җаваплы темага язылган җырлар — беренче адымнар гына әле. Бу җырларда юл башчыл арыбызның монументаль образлары тулы чагылмый әле.
Владимир Ильич Ленинның Казанда булуы — композиторларыбызга, шагыйрьләребезгә бик бай тема бирә. Ләкин, кызганычка каршы, композиторлар да, шагыйрьләр дә моннан җитәрлек файдаланмыйлар. Алар юлбашчы турында гомумән алып язалар. Шуңа күрә Владимир 11льичка багышланган җырларның һәммәсе дә бер генә исем белән — «Ленин турында җыр» дип кенә йөртеләләр.
Җыентык үзенең музыкаль төрлелеге белән аерылып тора. Компози- торларыбызның һәркайсының үзенә генә хас аһәңе, үзенчәлеге бар. Мәсәлән, С. Сәйдәшев көйләрен берәү дә Җ. Фәйзи яки 3. Хәбибуллин көйләре белән бутамаячак. ДА. Мо- заффаров әсәрләрендә рус җырла-рындагы интонацияләрне кыю файдалану тенденциясе көчле яңгырый. Композитор А. Ключарев үзенең җырларын татар халык көйләрендәге төзелеш алымнарына нигезләп яза. Мәсәлән, аның «Бәхет турындагы җыры» (М. Садри сүзләре) башта озын, салмак кына җырланып, кушымтасы кызурак җырлана торган халык көйләрен хәтерләтә. Бу бик җыйнак эшләнгән җыр композиторның татар халык музыкасын тирәнтен, бөтен нечкәлекләре белән белүен ачык күрсәтә.
Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган талантлы композитор Фәрит Яруллин җырларының альбомда тулысыича булуы альбомның кыйммәтен тагын да арттыра.
Тагын шуны да әйтергә кирәк, кайбер җырларның текстлары яңадан каран чыгылган, уңышлы төзәтелгән, үзгәртелгән. («Без - - төзүчеләр» — С. Сәйдәшев музыкасы, Ә. Ерикәй сүзләре, «Яз» — X. Вәлиул- лин музыкасы, X. Вахит сүзләре, «Җырлыйк, без матур җыр»—В. Виноградов музыкасы, Ә. Ерикәй сүзләре, «Гөлйөзем ариясе» — С. Сәйдәшев музыкасы, Т. Гыйззәт сүзләре.) Ләкин бу эш ахырынача җиткерелмәгән. Байтак кына текстларда бер үк фикерләр кабатлана, уры- ны-урыиы белән бернинди мәгънә бирми торган юллар очрый. Мондый хәлләрне без бигрәк тәьӘ. Ерикәй тарафыннан язылган текстларда күрәбез. Мәсәлән, С. Сәйдәшевнен «Язгы җыры»нда текст яз шатлыгын, яз көне кешеләрдә туа торган күтәренке рухны, табигатьнең яшәрүен, кешеләрнең күмәк хезмәткә ашкынуын ачып бирә. Җыр:
Матур язлар килгәч, бергә-бергә Җырлар җырлап кырга барабыз. Бергә-бергә эшләү җиңел безгә, Без көрәштә җанга ләззәт алабыз
дигән сүзләр белән тәмамлана. Шул җырның икенче куплетында без:
Су буенда карлыган Сөйгәненнән аерылган, Ах, тау буенча кузгалак Карый муенын сузгалап
дигән җырның эчтәлеге белән бәйләнеше булмаган, мәгънәсез юлларны очратабыз. Бу юллар урынына беренче куплеттагы:
Бигрәк ямьле болыннар Сайрап тора былбыллар. Ах, егетләр дә, кызлар да Гөрләшәләр кырларда
дигән сүзләр кабатланып җырланса, С. Сәйдәшев музыкасына якынрак булыр иде диясе килә.
Шушы язгы җырдан соң ук ур-наштырылган С. Сәйдәшевнең икенче әсәре — «Печән өсте» дигән җырында Ә. Ерикәй «Язгы җыр»дагы фикерне кабатлый:
Җәй көнендә бергә печән чабабыз. Күмәк эштЬ җан азыгы табабыз.
Җырның тексты өчен беренче чиратта шагыйрьләр .җаваплы булса, музыка өлкәсендәге кимчелекләр өчен композиторлар җаваплы. Кай-
чакта безнең композиторларыбыз
үзләренең иҗатларына карата каты
таләнчәнлекне йомшартып җибәрәләр.
Бу халык арасында үзенең таланты белән
танылган, матур көйләре белән бик
күпләрнең йөрәгенә кереп утырган С.
Сәйдәшев иҗатында да күзгә ташлана.
Аның әсәрләрендә еш кына
аккомпанимент көй белән бәйләнештә
булмый. Мәсәлән, «Шахтер җыры»ның
кереш музыкасы, «Без—төзүчеләр»
дигән җырның аккомпанимеиты джаз
музыкасын, фокстрот алымнарын
хәтерләтә, татар совет музыкасы белән
бер бәйләнеше дә булмаган бу ят
музыкаль алымнар С. Сәйдәшев
иҗатыннан алып ташланса, яхшы булыр
иде. Җыентыкны редакцияләүче иптәш-
ләр бу мәсьәләдә авторга ярдәм итәргә
тиешләр иде.
Җыентыкны редакцияләүче иптәшләр
тәрҗемәләрнең мәгънә һәм художество
дөреслеген ныклап карап җиткермәгәннәр.
Җырның сүзен-сүзгә тәрҗемә итү,
әлбәттә, шарт түгел, ләкин мәгънә дөрес
бирелергә тиеш. Кызганычка каршы, бу
таләп күп кенә тәрҗемәләрдә үтәлми
калган.
Композиторл арыбызның Ленин —
Сталин комсомолының 30 еллыгына
багышлап иҗат иткән бик күп җырлары
югары бәя алдылар һәм халыклаштылар.
Шу ндый җырл а р дан А. Ключаревның
дәртле, марш характерындагы «Мәңгелек
яшьлек» (Ә. Фәйзи сүзләре), 3.
Хәбибуллин- ның «Яшьлек җыры» (Ш.
Маннур сүзләре), Җ. Фәйзинең «Комсомол
маршы» (М. Хөсәен сүзләре) җырлар ы н ы
11. җые нты кта бул м аулар ы аяныч хәл.
Татар халык көйләреннән «Ату кыры»
дип йөртелгән көйнең бу җыентыкка
«Батырларга дан» исеме астында А.
Ключарев музыкасы дип кертелүе дә
аңлашылып бетми.
Җыентыкны төзүче иптәш (аның кем
булуы җыентыкның тышлыгында
күрсәтелмәгән) нигездә массовый Һәм
лирик җырлардан төзелгән альбомга ни
өчендер опера > пам музыкаль
драмалардан өзекләр кертүне кирәк
тапкан.
II. Җиһаповның «Ирек» операсы
Февраль революциясе чорын гәүдә-
ләндерә. Шул операдан алынган бишек
җырының тексты, аерым җыр буларак,
аңлашылып бетми. «Наемщик»
драмасыннан Гөлйөзем ариясе С.
Сәйдәшев иҗатының иң матур
сәхифәләренең берсе, шулай да аның
урынына С. Сәйдәшевнец 1920 иче
елларның ахырында татар музыкасына
яңалык булып кергән, тиз арада
халыклашып киткән «Кызыл Армия
җыры» кертелгән булса, С. Сәйдәшев
иҗатының җырлар өлеше тулылана төшәр
иде, җыентык чыннан да үзенең исемен ак-
лар--җырлар җыентыгы гына булыр иде.
Бу җыентыкны татар совет ком-
позиторларының 1920 иче елдан алып 1949
нчы елга кадәр булган чор эчендә язылган
җыр иҗатларын йомгаклау дип атарга
була.
Татгосиздат татар совет компози-
торларының җырларын бер альбомга
туплап чыгарып татар совет музыкасының
уңышларын пропагандалауда зур файдалы
хезмәт күрсәткән. Ләкин, шунысы
кызганыч, җыентыкка
композиторларыбызның соңгы елларда
иҗат ителгән җырлары кертелми калган.
Соңгы елларда татар совет
композиторларының җыр иҗатлары яңа
баскычка күтәрелде. Алар халкыбызга ты-
нычлык өчен көрәшкә өндәгән, рес-
публикабызда кызу темплар белән үсеп
килүче яңа промышленность — нефть
промышленностеның хезмәт батырларын
мактаган җырлар бүләк иттеләр. Бу
җырларда 1920— 1930 нчы елларда
билгеләнгән уңышлы алымнар тагы да
үстеләр, яңа интонацияләр тагы да
көчлерәк, матуррак яңгырыйлар, яшь
композиторларыбызның әсәрләре сан һәм
сыйфат ягыннан яхшырды.
Татгосиздат композиторларның яна
әсәрләрен чыгаруга хәзерләнергә тиеш.
Татар совет музыкасының нц яхшы
әсәрләрен планлы рәвештә бастырып
барырга, популярлаштырырга кирәк.
3. ХӘЙРУЛЛИНА.