ҖИҢҮ ЯЗЫ
1945 елның язы тарихка мәңге онытылмаслык булып керде. Бу яз безнең халыкка җиңү китерде.
1945 елның язы башланганда Германиянең юллары Берлинга таба ташкындай агылучы совет гаскәрләре белән тулы иде. Көне-төне, бертуктаусыз машиналар, танклар, зур-зур туплар, данлыклы «катюша-- лар», солдатлар узып торалар. Ә күкне кызыл йолдызлы самолетлар каплап алганнар... Германия... Берлин...
Авыр юллар үтте, киң-киң елгалар кичте, тау-ташларны ярды совет солдаты. Ватаныбызның изге туфрагына аның кайнар каны түгелде, туган җиребезнең һәр карышын ул дәһшәтле сугышлар белән азат итте, һәм совет солдаты шушы онытылмас язгы көннәрдә дошмак җиреннән бара. Адымы ышанычлы, нык. Солдат үзе турында да, туган иле турында да уйлый. Бу язда совет солдаты сугыш утын сүндерү өчен Германия туфрагына аяк басты, һәм барысы да ул теләгәнчә булды: сугыш бетте, Европада тынычлык урнашТы. Ләкин... #
Сталин премиясе лауреаты Эммануил Казакевичның «Одерда яз» 1 дигән романы менә шушы тарихи язга багышланган. Совет укучысы романны яратып каршы алды, һәм әле бүген дә бу китап Бөек Ватан сугышын чагылдырган иң яхшы әсәрләрнең берсе булып санала.
1 Эм. К а з а к с в и ч. «Одерда яз». Р°* мяв. Г. Опсэлэмов тәрҗемәсе. Җаваплы редакторы Зэки Нури. 48G бит. Бәясе G сум 10 тиеи. Казан. Татгосиздат, 1951 ел.
115
Эм. Казакевич үзенең романында тормы.шны дөрес күрсәтә алган, ул совет кешесенең бөеклеген, рухи баплыгын җанлы образлар аша бирә белгән. Фронт Хәрби Советының члены генерал Сизокрылов, дивизия командирлары һәм рядовой солдатлар, — болар барысы да чын совет кешеләре. Без андый кешеләр белән көй саен аралашабыз, һәм, алар белән шушы романда очрашканда, без аларга күптән күргән, күптән белгән танышларыбыз итеп карыйбыз. Эм. Казакевич совет кешесенең эчке дөньясын яхшы белә һәм аны бик дөрес күрсәтә. Ро-мандагы геройларның уйлары — безнең уйлар; аларның эше, авыр хезмәте — безнең эш, безнең хезмәт. Менә шуның өчен укучыда беренче битләрдән үк романның геройларына карата иң самими мәхәббәт уяна. Геройларның язмышы укучыны тирәннән дулкынландыра. Ул геройлар белән бергә шатлана, бергә пошына.
Романның беренче битләреннән үк без гвардия майоры Сергей Платонович Лубенңовны яратып өлгерәбез. Сугыш башланганда ул бары тик 22 яшьлек лейтенант була. Ә 1945 елның язында без аны дивизия разведкасының начальнигы сыйфатында күрәбез. Бу бик акыллы, тәҗрибәле офицер. Аны Москвага Хәрби академиягә укырга җибәрәләр, ләкин аның сугышны Берлинда тәмамлыйсы килә; шуның өчен ул Академиягә бармыйча, сугыш уты эченә кайда. Майор әллә нинди искитәрлек батырлыклар күрсәтми, ләкин үзенең гади, авыр хезмәтен намус белән үтәп килә. Нинди генә катлаулы шартларда булмасын, ул аптырап калмый, сугышта очрый торган иң читен мәсьәләләрне дә чишә ала. Менә ул Шнайдемюль крепостенда чо л га н ы шта кал a. Аның ординарецы һәлак була, үзе яралана. Ул яшеренеп яткан җимерек йорт тирәсендә немец солдатлары кайнаша. Ләкин Лубенцов анда да югалып калмый. Чөнки: «Гаять зур фронт масштабында Шнайдемюль никадәр кечкенә булса да, Сталинның картасында 'бу шәһәр до бар лабаса...» (159 бит). Димәк, ярдәм булачак. Штурм башлангач, Лубенцов һөҗүм итүче гаскәрләребезгә булыша: ул алга баруны тоткарлаган фашист пулеметын юк итә. Икенче бер, җирдә Лубенцовның планы буенча безнең разведчиклар командованиснец бик әһәмиятле заданиесен башкарып чыгалар: гитлерчылар позициясенә кереп, «тел» алып кайталар. Китапның ахыргы битләрендә, сугышның соңгы көннәрендә без Лубенцов белән Берлинда очрашабыз.
Лубенцов, сугыша белгән кебек, ярата да белә. Аның медицина хезмәте капитаны Татьяна Владимировна Кольцовага карата булган мәхәббәте — саф, чын мәхәббәт. Язучы бу хиснең башланып китүен һәм үсүен бик оста сурәтли. Ни генә булмасын, чын мәхәббәт җиңеп чыга. Аны сугыш та, үлем дә туктата алмый, аңа Красиков кебек вак кешеләр дә комачаулык итә алмыйлар. Моны автор бик ачык күрсәтә.
Эм. Казакевичның геройлары — бик тыйнак кешеләр. Кирәк чакта алар гаять авыр кичерешләрне, кайгы-хәсрәтләрне тыя беләләр, алармы җиңеп чыгу өчен көч табалар. Генерал Сизокрыловның бер-дәнбер улы Андрей сугышта һәлак булгач: «Минем хәлемдә, — дип уйлады генерал, сызланып, —тыныч, акыллы, җирдәге барлык бәхетсез- лекләрдән өстен торучы җитәкче булып калу җиңел эш түгел. Гене-ралларга бик кыен туры килә... Ә генеральшаларга?» — дип уйлады ул кинәт һәм хатынын исенә төшерде (68 бит). Ләкин бөтен гомерен партиягә багышлаган Сизокрылов — югары моральле совет кешесе, большевик. Ата йөрәге әрни, кайгы авыр (шул кадәр авыр, хәтта генерал бу турыда хатынына язарга да кыймый), ләкин шуңа карамастан, ул үзенең кем икәнлеген бер генә минутка да онытмый. Ул — җитәкче. Ул шәхси хәсрәтен җиңәргә Диеш һәм җиңә дә, чөнки аны партия тәр-бияләгән, аны тормыш чыныктырган. Сизокрылов образы авторның иң уңышлы образларыннан берсе.
Рота парторгы Сливенко, рота командиры капитан Чохов, генерал
Серела һәм башка совет кешеләренең. образлары да шактый тулы итеп тасвирланган. Автор аларны сөя. бу сөю романның һәрбер юлын- та сизелеп тора. Шул ук вакытта язучы Германия халкын да онытмый. Совет әдәбиятының иң яхшы ■ралицияләрендә тәрбияләнгән Эм. Казакевич Германия халкының төр- л. катлаулардан торганлыгын, аның Гитлер режимы астында изелгәнле- I ен. ә аерым бер төркеменең нацистларга. аларның шапырынуны лозунгларына алданганлыгын ышан- .ырыр.тык итеп күрсәтә. Язучы бу романда әле бүген дә актуальлеген : галтмаган политик проблеманы чишә. «Гитлерлар киләләр дә китәләр. ә герман халкы, ә герман дәүләте кала...» (И. Сталин). Бөек гуманистик принципларда тәрбияләнми ссвег халкы. Совет Армиясе герман халкына дошманнарча карамый. Совет солдаты Гитлер банда- арын юк итә. фашизмны тамыры белән йолкып ташлый, ләкин ха-лыктан үч алмый һәм алмас та. Бу җәһәттән генерал Сизокрыловның Германия турындагы фикерләре бик кызык:
«Бөек бер ил шундый хәлгә ничек т -шкән соң? Аның тарихының агышы. әлбәттә, Англия-Америка заемнарының алтын яңгыры ярдәменнән башка, үзеннән-үзе генә шулай I: акшы һәм кыргый упкын булып бөтерелә башламады.
Немецлар сүз боткасы, акыру-ба- к ырулар, демагогик баш катырулар һәм исәпсез-хисапсыз бирелгән буш гәгъдәләр ташкыны эчендә бер ачык хакыйкатьне— Гитлерның Германияне «Версаль диктатыннан» коткармавын, ә немец капиталистларын һәм алпавытларын гына немец эш- челәреннән һәм крестьяннарыннан коткаруын күрә һәм аңлый алмадылар.
Социал-демократларның азынган башлыклары, буш һәм коры вәгъдәләр чәчеп, иң әшәке хосусый милекчелек инстинктларына куп еллар ' уенча юл куеп килгәнгә һәм шу- Иыи белән немецларның уяулыкларын томалаганга күрә, алар моны гнлый алмады.
Нәтиҗәдә Гитлер, эшчеләр хәрә- 116 клюй тар-мар итеп, немец халкының энергиясен башка агымга: Европа халыкларына каршы борып җибәрүгә иреште» (176 бит).
Язучы шушы тезисларын художество образлары аша ача да. Менә безнең алда акылдан язган маньяк Гитлер; менә аның куркак министрлары; менә кабахәт җанлы ата фашист Бюрке. Болар фашизмның «җитәкчеләре». Ә шунда ук Эм. Казакевич фашистларның концлагеренда утырган коммунистларны, халыкны күрсәтә. Дөрес, романда немец эшчесе яки немец крестьянының истә калырлык образлары юк, һәм бу хәл әсәрнең кимчелекләреннән берсе булып тора. Шулай булуга карамастан, укучы немец халкын күрә, сизә.
Язучы Англия-Америка империа-листларының чын омтылышларын күрсәтүгә дә игътибар итә, ул Европада урнашкан тынычлыкны бозарга азапланучыларны, яңа сугыш утын кабызырга маташучы империалистларны фаш итә. Бу яктан романның әһәмияте аеруча зур.
Эм. Казакевичның «Одерда яз» дигән романы совет әдәбиятының алтын фондына керде, һичшиксез, аны татар укучылары да яратып каршы алырлар.
Романның тәрҗемәсен Г. Әпсә- ләмов эшләгән. Тәрҗемәчегә сугыш тематикасы якын. Без моны аның оригиналь әсәрләреннән дә күрә алабыз. Г. Әпсәләмовның сугыш турында язган хикәяләре, очерклары, «Ак төннәр» повестен, «Газинур» һәм «Алтын йолдыз» романнарын укучыларыбыз яхшы • белә. Шуның өчен Г. Әпсәләмовның сугыш тематикасына язылган романны тәрҗемә итүе унайлы факт булып саналырга тиеш. Бөек Ватан сугышында кулына корал тотып катнашкан һәм иҗатының күп өлешен сугыш тематикасына багышлаган язучы Г. Әп- сәләмовның шушы романның тәрҗемәсен югары сыйфатлы итеп эшләргә бө'тен мөмкинлеге булган. Тәрҗемәче бу мөмкинлекләрдән файдалана алганмы? Кызганычка каршы, тулысымча файдалана алмаган. Дөрес, гомумән алганда, тәр-җемәнең сыйфаты укучыны канә
117
гатьләндерерлек. Теле аңлаешлы, анда оригиналдан читкә тайпылышлар да юк, авторның образларын, фикерләрен тупас рәвештә бозулар да очрамый. Тәрҗемәнең беренче карашта күзгә әллә ни чагылмый торган вак-төяк җитешсезлекләре бар. Аларның төп өлеше Г. Әпсәлә- мовка кайтып кала, кайберләре исә татар теле өлкәсендә эшләп килүче фәнни работникларга кагылалар.
КитагҮта урыиы-урыны белән кытыршы җөмләләр очрый: «Кечкенә, үткен күзле Чибиревның дүрткел йөзе, бергә атлаганда, һәрвакыт Лу- бенцовның сул як кулбашы турысында барды. Әйтерсең, ул шунда тагып куелган иде» (136 бит). «Ахыр килеп, Таия ал арны кызгана да башлады: бигрәк мескен күренәләр, үзләре ничектер дулкынланганнар да, басынкылар да кебек, әйтерсең, үзләренә кырыс һәм дошман булып әверелгән яңа дөнья тавышларын каты гөрселдәүләрдән с а ңгы р а ул а н г a 11 ко л а кл а р ы белән тыңлап тынга калганнар» (122—123 битләр). «Бер туп, гүя шүрләвеннән, унлап снаряд төкерде» (141 бит). Әлбәттә, шундый җөмләләрне шомартып булыр иде.
Кайвакыт Г. Әпсәләмов, татар теленең идиомаларын эзләп тормыйча, калька юлына баса. Шуның нәтиҗәсендә «канланган халат» (126 бит), «кызганыч караш» (145 бит), «Сез эшле кешеләр» (204 бит), «шушы барлык тетрәүләрдән соң» (425 бит), «тәэсир муллыгыннан» (6 бит) кебек ясалма сүз тезмәләре барлыкка килгән. Дөрес, телнең эчке законнары нәтиҗәсендә аерым калькалар калькалыкларын җуялар, аларны халык кабул итә, ләкин күбесенчә халыкка кермәгән мондый калькалар бик сәер, хәтта көлкеле бул ы п яңгыр ы йл а р.
Кайвакыт Г. Әпсәләмов аерым сүзләрне бик үк дөрес кулланмый. Бу яктан «бөтен» һәм «үзе» сүзләре аеруча күзгә чагыла. «Бөтен» дигәч, күз алдына бер бөтен (ягъни киселмәгән, ярылмаган, ватылмаган һ. б.) бер әйбер килеп баса. «Бөтен кеше», «бәген нәрсә» ни дигән сүз? Кайбер диалектларда «барлык» урынына «бөтен» сүзең кулланалар. Диалект — әдәби тел түгел, шуның өчен «анда хәзер бв- тен йортлар ватылып беткән» (4 11 бит), дип язу әдәби телне бозуга гына алып бара. Шулай ук «үзе» сүзе турында да әйтеп китәргә кирәк:
«...диде Лубенцов үз разведчикларына» (115 бит).
«...үзенең күңеленә бик ошаган кешегә охшарга тырышу» (115 бит).
«... генерал үзен көтеп якындагы уйсулыкта туктап калган машинасы янына китте» (144 бит) һ. б.
«Үзе», «үз», «үзенең», «үзен» сүзләрен урынсыз куллану грамматик законнарны боза, җөмләне авырайта. Аларны күп кенә урыннарда төшереп калдырырга мөмкин иде.
Тәрҗемәдә һич тә көтелмәгәндә тавтологияләр килеп чыга: «Тиз очышлы истребительдә очып килгәч офицер» (174 бит). Мондый бер тамырлы сүзләрнең бер үк җөмләдә кабатлануы кирәкле синонимнарны таба алмаудан, сүз өстендә эшләмәүдән килә. Язучы һәрбер сүзне сайлап, капшап, аны җөмләгә бер куеп, бер алып карарга тиеш. Татар теленең төп сүзлек фондына кергән иң гади сүзләрне тәрҗемәче кулланмый уза. Китапта «сәгать стрелкасы», «бродягалар» кебек сүзләр очрый.
Г. Әпсәләмов рус телен аңлый, сизә. Ләкин ул кайчакта иреклерәк тә аңлый. Мәсәлән, китапның беренче җөмләсендә үк Г. Әпсәләмов «вороны» («каргалар») сүзен «козгыннар» дип ала.
Хәрби терминологиягә карата берничә сүз. Бөек Ватан сугышы чорында һәм бигрәк тә соңгы елларда татар теленең сүзлек фонды баеды, аңа күп кенә яңа сүзләр өстәлде. Шул яңа сүзләрнең шактый өлешен хәрби терминология биләп тора. Татар телендә чыккан фронт газеталары да бу өлкәдә зур гына тәҗрибә туплаганнар иде. Ләкин бездә әле бүгенгә кадәр татар теленең үзгәрүе, үсүе турында фәнни тикшеренүләр аз алып барыла һәм шуның өчен хәрби терминология дә фәнни нигездә эшләнмәгән. Төрле авторлар бер үк коралны төрлечә әйтәләр, хәрби командаларны да
118
русчадан төрлечә тәрҗемә итәләр һ. б. Терминологиянең фәнни нигездә эшләнмәве бу китапта да күренә. Гомумән алганда, тәрҗемәче бу өлкәдә тупланган тәҗрибәгә Таянып эш иткән. Шулай булса да, кайбер урында ул ялгыша, бер үк төшенчәне төрлечә бирә. «Немецлар бик яхшы яшерелгән җанлы көчләр маневры һәм танклар белән генә торалар» (140 бит) кебек сәер яңгырашлы җөмләләр бу фикерне раслыйлар. Моннан башка Г. Әпсәлә- MGS бер урында «медицина хезмәтләре капитаны» дип ала, ә икенче урында «медицина хезмәте капитаны» дип китә һ. б.
Рус сүзләренең дөрес язылмавын да әйтеп китми булмый («фирма» урынына «ферма», «фитиль» урынына «фитель», «кристалл» урынына «кристал» һ. б.). Соңгы вакытларда толебезгә рус теленнән кергән сүзләр, әлбәттә, рус орфографиясе законнары нигезендә язылырга тиеш. Бу соңгы замечание күбрәк китапның редакторы 3. Нури иптәшкә кагылганлыктай, бер уңайда тиешле у р ы инары 11 д а куел м а г а н өтерләр и с дә искә алып китәргә ярый.
Тәрҗемәнең төп кимчелекләре менә шулар. Соңгы елларда Татгос- издатта басылып чыккан тәрҗемә китапларны тикшергәндә, югарыда күрсәтелгән кимчелекләрнең башка тәрҗемәчеләргә дә кагылганлыгы күзгә чалына. Димәк, Татарстан Язучылар Союзы да, Татгосиздат та, тел өлкәсендә эшләүче фәнни работникларыбыз да тәрҗемә мәсь-әләләренә күбрәк игътибар бирергә тиешләр.
Б. АИТОВ.