ДРАМАТУРГИЯНЕҢ АРТТА КАЛУЫН БЕТЕРЕРГӘ
I
Совет драматургиясе — безнең ал-дынгы социалистик культурабызның аерылгысыз өлеше. Совет театрының үсеше бөтенләе белән драматургиянең нинди хәлдә булуына бәйләнгән. Совет драматургиясенең прогрессив, новаторлык әһәмияте шунда ки, ул безнең социалистик чынбарлыгыбызны художестволы образларда дөрес чагылдыра, хәзерге заманның иц алдынгы идеяләрен урнаштыра, Совет дәүләте политикасын пропагандалый.
Совет драматургиясе тарихта беренче тапкыр сәхнәгә яңа геройны— яңа тормыш төзүче һәм аның чын хуҗасы булып әверелгән ирекле хезмәт кешесен чыгарды.
Рус классик драматургиясенең иң яхшы традицияләрен файдаланып һәм иҗади үстереп, социалистик реализм юлы белән барып, совет язучылары күп кенә гүзәл әсәрләр бирделәр, совет классик драматур-гиясе үрнәкләрен тудырдылар. Горький драматургиясе безнең театрыбызны үстерүдә күренекле роль уйнады. А. М. Горький совет чорында классик пьесалар — «Егор Булычов һ м башкалар», «Достигаев һәм башкалар» пьесаларын язды. Горький әсәрләре драматургиябездә социалистик реализмның ныгып урна-шуына юл салдылар.
К- Треневның «Любовь Яровая», Вс. Ивановның «Бронепоезд 14—69», Б. Лавреневныц «Разлом», В. Билль- Белоцерковскийпың «Шторм» исемле әсәрләре киң күләмдә танылдылар Һәм совет театры репертуарының аякка басуына ярдәм иттеләр. Сугыштан соңгы чорда Б. Ромашовның «Бөек көч», К. Симоновның «Рус мәсьәләсе», Б. Лавреневныц «Америка тавышы» һәм «Диңгездә- геләр өчен», А. Корнейчукның «Ala- кар Дубрава», Вс. Вишневскийнын «Онытылмас 1919 нчы ел», А. Софро- новның «Москва характеры», А. Су- ровның «Яшел урам», К. Крапива- ның «Тургайлар сайрый», А. Якоб- сонның «Ике лагерь» исемле пьесалары һәм башка әсәрләр чыкты.
Безнең бик көчле үсә бара торгач тормышыбыз сәнгать алдына яңа- дан-яңа югары бурычлар куя. Совет халкының культура дәрәҗәсе көн- нән-көн үсә, аның сәнгатькә таләпләре арта.
Совет язучылары драматургиябезнең идея-художество дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрергә, үз замандашларының күп яклы тормышын тулырак чагылдырырга тиешләр. Ләкин безнең драматургларыбыз үз алларында тора торган бурычларны йомшак үтиләр әле.
Бу театр сезоны барышында тамашачы башкала театрлары репертуарында хәзерге совет темасына әһәмиятле һәм зур спектакль күрмәде. Театрлар тарафыннан күрсәтелгән яңа постановкаларда совет кешеләренең бүгенге тормышы ху-дожество ягыннан лаеклы дәрәҗәдә гәүдәләндерелмәде. Хәзерге вакытта драматургиянең торышы халык һәм партия таләпләренә тиешенчә туры килми.
Бездә хәзерге заманның зур һәм әһәмиятле темаларына багышланган пьесалар юк, дип әйтеп булмый. Андый пьесалар аз түгел. Ләкин
S4
безнең драматургларыбыз ижат итчән күп сандагы пьесаларның бик азы гына постановка өчен яраклы булып чыга. Булган пьесаларның саны һәм сыйфаты арасында аерманың зур булуы күп кенә драматургларның үз эшләрен ялгыш юнәлештә алын баруларын күрсәтә.
Күпчелек театрларның репертуары яхшы пьесалар белән тиешенчә :' л ыл ан дырыл м ы й. 1 зәр бер д р ам а
театры хәзерге темаларга яхшы сый- ; атлы кимендә ике-өч яңа пьеса куярга тиеш, дигән бурыч әле үтәлми. Мондый хәлнең, еш кына, бик галантлы булган байтак театр коллективларының тырышлыгын нәтиҗәгезгә чыгаруы гажәп түгел.
Халкыбызның бик нык үскән та-ләпләреннән драматургиянең артта калуы илебездәге иң зур театрларың: MX АТның, 1<ечс театрның, A. С. Пушкин исемендәге Ленинград драма театрының һәм башка театрларның репертуары канәгатьләнер- ек булмауда чагыла. Кайбер союздаш республикалар . театрларының репертуары да канәгатьләнерлек түгел. Драматургиянең артта калуы җирле театрларның эшендә дә бик нык чагыла.
Совет кешеләре 1951 ел өчен Сталин премияләре биргәндә совет драматургиясендә беренче һәм икенче дәрәжәләрдә премияләр бирергә, лаеклы әсәрләр булмауга игътибар итмичә кала алмадылар. Тик ике пьесага гына өченче дәрәҗә премияләр бирелде.
Совет әдәбиятында талантлы, квалификацияле драматурглар кадрлары бар. Безнең илебездә художество иҗаты өчен уңай шартлар тудырылды. Совет кешеләренең эч- а ;лекле, рухи бай тормышы художникка социалистик реализмның күренекле әсәрләрен иҗат итү өчен бик яхшы материал бирә. Драма-тургиянең вакытлыча артталыгын бетерү өчен совет язучыларының ботен мөмкинлекләре бар.
Драматургиянең артта калуына китергән сәбәпләрне тикшергәндә, Сәнгать эшләре комитеты һәм Совет язучылары союзы правлсниесе тарафыннан театр репертуары бул- дыру эшенә җитәкчелекнең йомшак икәнлеген күрсәтеп үтәргә кирәк. Ләкин хәлиткеч төп сәбәп--социалистик реализм теориясенең һәм практикасының кайбер мәсьәләләрен һәм, беренче чиратта, драма әсәре-, нец нигезе булган конфликт турындагы мәсьәләне драматургларның һәм тәнкыйтьчеләрнең дөрес аңла- мауларында.
II
Драматургларның һәм театрлардагы ижат работникларының иң әһәмиятле бурычы — совет кешесенең рухи байлыкларын, аныңхарак- т е р ы н д а г ы гүзәл сый ф а т л а р н ы, ягъни иҗади хезмәт процессында һәм коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәштә күренә торган сыйфат л а р н ы ч а гыл ды ру; Ватан ы быз- ның бөеклеген һәм куәтен, бөтен дөньяда үскәннән-үсә бара торган азатлык, тынычлык һәм демократия көчләрен, аларның реакциягә, сугыш һәм караңгылык көчләренә каршы көрәшен данлыклау.
Тормышны чын-чыннан белүче, әй-ләнә-тирәдә бара торган вакыйгаларны игътибар белән күзәтүче художник коммунизм төзүчеләрнең юлында тоткарлыклар һәм кыенлыклар очравын, бәрелешләр һәм җитди тормыш каршылыклары очравын һәм ал арны җиңү өчен зур тырышлык, үзеңнең патриотик бурычыңны югары дәрәҗәдә аңлау таләп ителүне күрмиче кала алмый. Яңаның искегә каршы көрәше тормышта бик күп төрле конфликтлар тудыра һәм алардан башка тормыш юк, димәк, сәнгать тә юк.
Драматургиянең ярлы булуында, күп кенә пьесаларның йомшак булуында төп сәбәп драматургларның үз әсәрләренә нигез итеп тормышта була торган тирән конфликтларны ал м а ул ары нд а, а л а р н ы ч итл этеп үтүләрендә. Андый пьесаларга карап хөкем йөртсәң, бездә бөтенесе яхшы, идеаль булып, бернинди конфликтлар да юк булып чыга. Кайбер драматурглар, безгә тормышыбыздагы начар, тискәре күренешләрне тәнкыйть итү тыелган дип әйтерлек,
85
дпп саныйлар. Ә кайбер тәнкыйтьчеләр художество әсәрләрендә идеаль типларны гына күрсәтүне таләп итәләр, ә инде язучы һәм драматург тормышта булган тискәре якларны күрсәтсә, аны бик нык тәнкыйть итәргә тырышалар.
Эшкә мондый караш дөрес түгел. Болан эшләү — куркаклык күрсәтү дигән сүз, хакыйкать алдында гөнаһ эшләү дигән сүз
Бездә бөтенесе дә идеаль түгел, бездә тискәре типлар бар, безнең тормышыбызда начар яклар аз түгел һәм бозык кешеләр дә аз түгел. Безгә кимчелекләрне һәм кыенлыкларны күрсәтүдән курыкмаска кирәк. Кимчелекләрне дәваларга кирәк. Безгә Гогольләр һәм Щедриннар кирәк. Хәрәкәт булмаган, үсеш булмаган җирдә генә кимчелекләр булмый. Ә без үсәбез һәм алга таба хәрәкәт итәбез, — димәк, бездә кыенлыклар да, кимчелекләр дә бар.
Драматургия тормыш конфликтларын күрсәтергә тиеш. Шуннан башка драматургия юк.
Әдәбият һәм театр тәнкыйтенең тиешле югарылыкта түгеллеген әйтергә кирәк. Соңгы елларда, конфликтлар сүнә бара, дигән вульгар «теория» таралды һәм ул драматургларның иҗат эшенә зарар китерде. Бу ташка үлчим «теория» авторларының фикереичә, совет пьесаларының аеруча характерлы сыйфаты нәкъ менә шушы «конфликтсызлык» булырга тиеш.
Эш шуңа кадәр барып җитте ки, «Советское искусство» газетасы дра-матургия конфликты проблемасын, чиркану һәм ирония белән, «яман аты чыккан проблема» дип атады. Художество иҗатының тормыш ягыннан өлгереп җиткән проблемасына мондый карашны җитди ялгыш дип кенә бәяләргә кирәк.
«Советское искусство» газетасын укучы кайчакларда драматургия мәсьәләләренең һәм бигрәк тә дра: мада конфликт проблемасының аның битләрендә никадәр каршылыклы һәм эзлексез яктыртылуын күрми кала алмый. Газета еш кына капма-каршы карашлар әйтә. Бу исә сәнгатьнең аеруча җитди күренешләренә бәя бирүдә редакциянең ачык позициясе булмауны күрсәтә. Бүген газета бер сүз әйтә, иртәгә шул ук мәсьәлә буенча башка төрле сөйли һәм бу хәлләрнең икесендә дә үзенең нәтиҗәләрен һәм положениеләрен эшлекле? һәм җитди дәлилләргә нигезләү белән мәшәкатьләнеп тормый.
1952 елның 5 апрелендә игълан ителгән «Театр сәнгатенең югары дәрәҗәсе өчен» дигән баш мәкаләсендә «Советское искусство» редакциясе болай дип яза: «Безнең газетабыз практикасында таләпчәнлек күрсәтмәү фактлары, начар, ә еш кына хәлләрдә художествосыз әсәр-ләргә уңай бәя бирү фактлары булды...» Сәнгать әсәрләренә бәя бирүдә дөрес позицияне якларга редакциягә нәрсә комачаулаган соң?
Хәзер «Советское искусство» газе- . тасы битләрендә драматургиянең иҗади мәсьәләләре тикшерелә- Кызганычка каршы, газетада игълан ителгән кайбер мәкаләләрдә җитди иҗади тикшерү өстән-өстән генә сүз йөртүләр белән алыштырыла. Аерым алганда Н. Виртаның «Ачыктан- ачык сөйләшик...» һәм И. Сельвин- скийның «Поэзия сүз сорый!» дигән мәкаләләре укучыларны драматур-гиябезнең артта калуын бетерергә ярдәм итә алырлык чын иҗади ’мәсьәләләрне тикшерүдән читкә алып китәләр.
Совет язучылары союзының дра-матургия комиссиясендә драма әсәрендә конфликт турында ялгыш фикерләр әйтелде. Бу проблеманы тикшергәндә кайбер драматурглар һәм тәнкыйтьчеләр, совет тормышы турындагы пьесаларда тормыш каршылыкларын һәм бәрелешләрен сурәтләүгә инде урып булмаска тиеш, дип исбат итәргә маташтылар. Шулай ук, бездә бөтен эш «яхшы» белән «яхшырак» арасындагы бер генә конфликтка кайтып кала, дип исәпләүчеләр дә булды.
Шулай итеп, тормыш барышының күптөрле яклары бер схемага кертелде. Ә болар барысы да тормышыбызда булган каршылыкларны сылап калдыруга, чынбарлыкны бизәп күрсәтүгә китерделәр. «Конф-
86
лпктсыз драматургия» рецепты буенча язылган пьесаларда тормыш сулышы юк. Алар совет кешеләре- нең тормышы турында, аларның .хезмәтендә һәм көнкүрешендә коммунизмның көннән-көн ачыграк күренә торган сыйфатлавы турында дөрес караш бирә алмыйлар. Алар укучыларны һәм тамашачыларны кыенлыкларны җиңүгә коралландыр-мыйлар, фикер һәм хис уятмыйлар.
Үткәндәге классик пьесаларның һәм совет драматургиясендәге иң яхшы әсәрләрнең тәҗрибәсе алар- ның һәрвакыт тормыштагы каршылыкларны кыю чагылдыруга, кискен конфликтларга нигезләнеп корыл га н л ы к л арын күр сәтә. Нәкъ әнә тормыштагы каршылыкларны җиңү процессында кеше характерлары үсәләр һәм үзләрен күрсә-тәләр.
Совет халкының политик-мораль бердәмлеге, социалистик җәмгыятьтә антагонистик, сыйнфый каршылыкларның бетерелүе күп кенә элекке конфликтларның юк ителүенә китерделәр. Ләкин бу һич тә драматурглар иҗат итүче халыкның тормышын ваемсыз тынлык һәм төче тоннарда сурәтли алалар, дигән сүз түгел. Совет драматургына мондый сентименталь ялган һич тә килешми.
Художник өчен тормыш хакыйка-теннән куркудан, тормыштагы кар-шылыкларны сурәтләргә теләмәүдән дә зур гөнаһ юк. Тормышны аның революцион үсешендә дөрес итеп күрсәтү — социалистик реализм сәнгатенең беренче бурычы. Дөреслек турында языгыз, — иптәш Сталин язучыларыбызны әнә шулай дип өйрәтә.
Тик хак сәнгатьнең генә чын идеяле булуы, миллионнарча кешеләрнең йөрәгенә тәэсир итүе мөмкин. Иптәш Сталин болай ди: «Алла сакласын, безгә хакыйкатьтән курку авыруы йога күрмәсен. Большевиклар хакыйкатьтән курыкмыйлар, хакыйкать никадәр генә ачы булса да, ана туп-туры карарга курыкмыйлар. Алар, җөмләдән берсе, һәртөрле башка партиядән шуның белән аерылып торалар да». Тик гомер- ләрс үтен баручы һәм һәлакәткә дучар булган партияләр генә яктылыктан һәм тәнкыйтьтәй куркалар. Большевиклар яктылыктан да, тәнкыйтьтәй дә курыкмыйлар, чөнки алар — үсеп бара торган партия, җиңүгә таба бара торган партия. Дөреслекне язу — чынбарлыкның үсүен, аның каршылыкларын, яңаның искелеккә каршы көрәшен күрү һәм дөрес чагылдыру дигән сүз.
Совет художнигы бу процессларны алдынгы идея позицияләреннән ча-гылдыра. Ул яңалыкның һәрнәрсәне җиңүчән көчен ачарга, аны яклау юлына басарга, алдынгыны якларга һәм аңа булышлык итәргә, аны миллионнарча кешеләр өчен үрнәк итәргә, кешеләрдә коммунизм төзүчеләрнең иң яхшы сыйфатларын тәрбияләүгә актив төстә булышлык итәргә тиеш.
Иптәш Сталинның диалектик метод турындагы гүзәл сүзләре совет художн 11кларының актив патриотик ролен аңларга ачкыч бирә. Бу метод «тормышның пульс тибүен сизә һәм туп-туры ӘЙТӘ: ӘГӘр ТОрМЫШ үЗГӘрӘ һәм хәрәкәттә була икән, — тормыштагы һәрбер күренешнең ике тенденциясе—уңай һәм кире тенденцияләре була; шуларның беренчесен— без якларга, ә икенчесен кире кагарга тиешбез». Безнең драматургларыбыз капитализм калдыкла-рын, политик гамьсезлек, бюрократизм, катып калганлык, ялаганлык, түрәлек, мактану һәм масаю, комсызлык, тапшырылган эшкә намуссыз карау, социалистик милеккә саксыз карау күренешләрен фаш итәргә һәм рәхимсез камчыларга, совет җәмгыятенең алга баруына комачаулый торган бөтен әшәкелекне һәм артталыкны фаш итәргә тиешләр.
Тормышта булган кимчелекләрне һәм каршылыкларны дөрес чагылдыру белән бергә, язучы шул ук вакытта социалистик чынбарлыгыбызның уңай нигезен ныгытырга, яңалыкның җиңүенә ярдәм итәргә тиеш. Уңай образларга караганда худ°‘ жество ягыннан ачыграк средстволар белән сурәтләнгән тискәре персонажлар бөтенесен каплап тора тор"
87
ган пьесалар белән килешеп булмый.
Конфликтсыз драматургия дигән примитив «теория» һәм шушы «теория» нигезендәге шундый ук примитив иҗат совет драматургиясе үсешендә тоткарлык булып, аның артта калуының сәбәбе булып әверелделәр. Безнең драматургларыбыз һәм тәнкыйтьчеләребез конфликтсыз драматургия кирәклеген турыдан-ту- ры һәм читләтеп урнаштыручы сәләмә ялган теорияләрне бетерергә тиешләр.
Совет драматургиясенең көче — аның тормыш хакыйкатендә.
III
Соңгы вакытта театрларыбыз сәхнәсенә чыккан күп кенә пьесаларның кимчелекләре уйдырма «тео- рия»нең — конфликтсыз драматургия «теория»сенең иҗатка тискәре йогынты ясавын күрсәтәләр. Бу пьесаларның күбесе хәзерге заманның кызыклы һәм әһәмиятле темаларына багышланганнар. Ләкин бу спектакльләр тамашачыны чын- чынлап тәэсирләндерделәрмени, алар тамашачының тормышында ачык вакыйга булып әверелделәрмени, алар аңа әйләнә- тирәдәге чынбарлыкны тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм иттеләрмени.
Аерым алганда, бу кимчелекләр Н. Рожковның «Москва уллары» пьесасында ачык күренәләр. Социалистик промышленностьның техник прогрессны кыю төстә тормышка ашыручы алдынгы кешеләренең новаторлык темасы аңарда художество ягыннан тиешенчә гәүдәләнмәгән. Драматург конфликтны, яңалыкның искелеккә каршы көрәшен вак-төяк технология мәсьәләләре өчен ике стахановчы арасында озакка сузылган бәхәс белән алыштырган. Автор тизләтелгән чүкү методын тагын да рационаллаштыру проблемасы белән тамашачыны мавыктырырга тырыша, ләкин алдынгы совет эшчеләре характерының индивидуаль сыйфатларын ачып бирми. Шуңа күрә яңаны иҗат изүчеләребез, хезмәт үзләре өчен чын иҗат булып әверелгән геройларыбыз рухи ярлы, кызыксыз булып күренәләр. Аларның интереслары бик чикләнгән булып күренә, алар үз цехларыннан ары бернәрсәне дә күрмиләр.
Хәзер Ермолова исемендәге театр сәхнәсендә бара торган пьесада — Ю. Трифоновның һәм В. Месхете- линың «Яшьлек еллары» пьесасында конфликтның күпме дә булса ышан-дырырлык гәүдәләнеше һәм эзлекле үсеше юк. Пьесаның бердәм сюжет үзәге юк. Авторлар сурәтли торган характерлар актив хәрәкәт процессында, тормыш бәрелешләрендә итеп күрсәтелмәгәннәр һәм күпчелек хәлләрдә алар төссез, тонык күренәләр.
Ялгыш теория — драматургиянең конфликтсызлыгы «теория»се чын-барлыкны антиреалистик итеп, бозып һәм берьяклы итеп сурәтләүгә китерә. Тормыш конфликтларын художестволы гәүдәләндермичә торып, кешенең характерын тирәнтен һәм һәрьяклап күрсәтеп булмый. Күпчелек пьесаларда кешеләр индивиду- альләштерелмәгәннәр, алар еш кына, хәтта, бер-берләреннән аермасыз дәрәҗәдә охшашлылар. Безнең драматургларыбыз җанлы характерларны, кешеләрнең индивидуаль үзенчәлекләрен тирәнтен сурәтләргә тиешләр.
Геройларны тирәнтен индивиду-альләштерү таләбе — социалистик реализм эстетикасының төп таләп-ләреннән берсе. Кешегә карата игъ-тибарсызлык, аны иясезләндерергә,. төссез калдырырга маташулар — совет строе рухына чит нәрсәләр.
Иптәш Сталин болан ди:
«Социализм индивидуаль интересларга игътибарсыз була алмый. Бу шәхси интересларны тик социалистик җәмгыять кенә аеруча тулы канәгатьләндерә ала. Ул гына да түгел, — социалистик җәмгыять шәхес интересларын саклауның бердәнбер нык гарантиясе булып тора»-
Тик хаклы, җанлы характерлар гына тамашачыны сокландыра ала, әсәрнең идеясен аңа җиткерә ала. Ләкин әле алдынгы совет кешесе дигән булып акылдан, таланттан, рухланудан, истә калырлык ачык ха-
88
нең үзенчәлеген, үз геройларының уйлары һәм хисләре дөньясын, аларның рухи сорауларын һәм интересларын, аларның тормышын күпьяклы һәм киң итеп күрсәтергә бөтен мөмкинлекләре булган. Ләкин пьесадагы геройларның барлык уйлары урман кисү белән генә чикләнә. Берберләренә кунакка киләләрме, өстәл артына утыралармы, туй ясыйлармы — һәр җирдә сүз агач аудару турында, трелевка тракторлары турында. эш процессларын рационаллаштыру турында бара.
Пьесадагы геройларның берсе булган Катеринадан болан дип сорыйлар:
«— Катя, нигә син безгә сирәк киләсең, бөтенләй күренмисең?
Катерина (җилкәләрен җыерып). Ә нигә сезгә еш килергә. Тойво Иваныч чакырганда, мин конторага барам һәм аның миңа... урман эшен аңлатуын тыңлыйм.
Л е м п и. Болай гына? Сөйләшеп утырырга...
Катерина. Вакыт юк, Лемпи ана.
Л е м п и. Син хәзер Анти белән урманда да сөйләшмисең.
Катерина. Ә безгә урманда сөйләшер сүз юк, Лемпи ана. Әйләнәсең дә тулганасың».
Чыннан да, пьесада кешеләр агачтан башка бернәрсә турында сөйләмиләр. Хәтта сөйгән егетен көткәндә дә кыз: «Ихтимал, ул болай гынадыр... эш турында, урман турында әйтергә тели торгандыр?» дип уйлый. Туй ясала, ләкин монда да егет белой кыз һәм кунаклар агач кисү буенча ярышка чакыруны, бу ярышның күрсәткечләрен тикшерәләр. Автор кешеләрнең көнкүрешенә һәм эчке тормышына үтеп кермәгән, аларның интересларын ялган төстә һәм ярлыландырып бирә.
Тормыш хакыйкатенә каршы килеп, күп кенә әсәрләрдә уңай герой еш кына чикләнгән һәм берьяклы кеше булып чыга. Хәзерге пьесаларның геройларына еш кына фикер киңлеге җитми, алдынгы совет кешесенә шулкадәр хас сыйфат — дөньяга зур караш җитми.
ракторлардан мәхрүм ителгән, төссез һәм бер яктан да аермалы булмаган кешеләрне күрсәтә торган пьесалар сәхнәдә әле никадәр күренә!
« С туд ен тл ар» п ьес а с ы автор ы
Б. Лившиц безнең искиткеч яшьләребез турында, аларның уйлары һәм хисләре турында әсәр язарга теләгән булса кирәк. Ләкин тамашачы студентларның бай рухи дөньясын күрми: ул аңардан авыл газогенера-торы проекты турындагы сөйләнүләр белән яшерелә. Пьесада аңа чиктән тыш күп урын бирелгән. Авторның һәрбер персонажга җанлы, типик характеристика бирергә көче җитмәгән. Пьесадагы геройлар истә кал-мыйлар.
Театр белән бик нык кызыксынучы совет тамашачысын совет кешесенең эчтәлекле һәм күпьяклы характерын үтә читләтеп кенә күрсәтә торган схематик һәм сай образлар һич тә канәгатьләндермиләр.
Тамашачы совет пьесасында үз замандашының художество ягыннан тулы образын күрергә тели.
Безнең драматургиябездәге көчсезлек сәбәпләреннән берсе — совет кешеләренең тормышын берьяклы сурәтләү.
Соңгы вакытта эшчеләр сыйныфы һәм колхозчы крестьяннар турындагы күп кенә прозаик әсәрләрдәге кебек үк кимчелекләре булган пьесалар күренә башлады. Бу әсәр-ләрдә техника сурәтләнә, ярыш турында, производство планнарының үтәлеше турында сөйләнә. Ләкин аларда кешеләр көнкүрештә сурәтләнме, аларның культурасы, рухи дөньясы күрсәтелми.
Хәлбуки, Советлар илендә эшчеләр сыйныфы һәм крестьяннар башкача булып әверелделәр һәм элеккедән башкача яшиләр. Алар культуралы таза тормышта яшиләр, рухи сораулары күп төрле булу белән аерылып торалар- Күп кенә әсәрләрдә исә алар бер яклы итеп, производство-техника интересларыннан башка бернинди интереслары юк итеп сурәтләнәләр.
«Наратлар шаулаган урында» ' пьесасының авторы Дм. Щегловның Карелия урманчылары көнкүреше
89
Шуны да күрсәтеп үтәргә кирәк, геройларның производство-техника эшен генә берьяклы итеп сурәтләү— ул, социалистик реализмны ялгыш аңлау нәтиҗәсе. Социалистик реализм күпьяклылыкны таләп итә. Тормышны бөтен катлаулыгы белән художество ягыннан тулы сурәтләүне һәм иң элек кешенең рухи йөзенең бөтен байлыгын тулы сурәтләүне таләп итә.
Кешенең тормышын берьяклы сурәтләү, аның көнкүрешен һәм культурасын игътибарсыз калдыру художникның. тормышны җитәрлек тирән белмәвен күрсәтә. Директор кабинетыннан мәгълүматлар алу, кирәкле цехта яки колхозда берничә тапкыр булу нигезендә техниканы сурәтләргә, ярыш турында сөйләргә мөмкин. Ә инде совет кешесенең көнкүреше, культурасы, рухи сораулары һәм интереслары турында яхшы итеп язу өчен әдипкә шактый күбрәк эшләргә кирәк: эшчеләрнең һәм крестьяннарның тормышын, аларның көнкүрешен тирәнтен өйрәнергә кирәк. Драматурглар совет әдәбиятының бик гүзәл, күренекле сыйфатын — барлык җиңүләребезне иҗат итүче совет кешесен сурәтләүгә игътибар һәм мәхәббәт белән карауны барлык чаралар белән үстерергә тиешләр.
Геройларны хәрәкәттә итеп күрсәтә белмәү, хәрәкәтләрне мәгънәсез репликалар һәм күп сүзлелек белән алмаштыру, геройларның теленә, пьесаның ком позициясен төзүгә, аның сюжетын үстерүгә игътибарсыз карау пьесаның сыйфатында бик нык чагыла. Шуңа күрә тормыштагы каршылыкларны һәм характерларны күрсәтүдә художество осталыгын күтәрү хәзер совет дра-матургиясен тагын да күтәрүнең бик әһәмиятле шартына әверелә-
IV
Партия күрсәтмәләрендә, ВКП (б) Үзәк Комитетының «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карарында һәм идеология эше мәсьәләләре буенча башка карарларда совет драматургларының иҗади бурычла-ры бөтен тулылыгы белән билгеләнде. Партия драматургия һәм театр эшлеклеләрен үзләренең төп игьти- барларын хәзерге совет репертуарын төзүгә, совет җәмгыятенең тормышы турында, совет кешесе турында идея һәм художество ягыннан тулы бәяле, гүзәл әсәрләр иҗат итүгә тупларга чакыра.
Халык классиклар әсәрләре белән беррәттән театрлар репертуарында нык һәм озак калырлык пьесалар көтә. Бу пьесалар теманың һәм тормыш материалының яңалыгы белән дә, осталыкның югары дәрәҗәсе белән дәлһәм театрны, һәм тамашачыны сокландырырга тиеш.
Осталыкка өйрәнергә, тырышып, нык һәм армый-талмый өйрәнергә— безнең һәрбер драматургыбыз өчен хәзер иң әһәмиятлесе әнә шул. Драматургиябезне күп төрле жанрларның барысы буенча да үстерергә, язучылар тарафыннан әле тиешенчә игътибар бирелми торган сатирик пьесалар һәм күңелле, яхшы коме-дияләр булдыруга кыю рәвештә керешергә кирәк.
Совет җәмәгатьчелеге Сәнгать эшләре комитетыннан һәм Совет язучылары союзыннан театрларга югары художестволы репертуар булдыру турында күбрәк кайгыртуны таләп итәргә хаклы. Сәнгать эшләре комитетының һәм театрларның моңарчы әле хәзерге заман репертуары булдыру буенча чын иҗат программалары булганы юк. Драматургия-дәге яңа әсәрләрне җәмәгать тарафыннан тикшерүне һәм чын-чыинан иҗади дискуссияне киң кулланырга кирәк.
Театрлар белән язучылар арасында элемтәне һәм аларның бергәләп эшләүләрен һәрьяклап ныгыту бик әһәмиятле. Театрлар белән драматурглар арасында мөнәсәбәтләр чын иҗади, принципиаль һәм таләпчән булырга тиешләр. Еш кына исә актерлар, театрның иҗат коллективы драматург белән эшләүдән читләштереләләр.
Театр тәнкыйте әле художество мастерлыгы мәсьәләләрен, драма-тургларның пьесаларны тормыш ха
кыйкатенә тулысынча туры китереп эшли белүләре мәсьәләләрен .игътибар үзәгенә кунганы юк. В1\П(б) Үзәк Комитетының «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карарында тәнкыйтьнең кимчелекләре күрсәтелгән иде. Бу кимчелекләрнең әлеахы- рынача бетерелгәне юк. Безнең газеталарыбыз һәм журналларыбыз битләрендә әле өстән-өстән язылган очраклы мәкаләләр һәм рецензияләр чыга һәм алар совет драматургиясен үстерүгә аз ярдәм итәләр.
Сәнгать әсәрләренең идея-худо- жество дәрәҗәсен күтәрүнең хәлиткеч шарты, халтурага каршы көрәшнең. иҗади эштәге ялгышларны бетерүнең әһәмиятле чарасы булган принципиаль, большевистик тән-кыйтьне һәхм үзара тәнкыйтьне җә-елдерергә кирәк.
Партия әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге барлык эшлеклеләрне үзләренең осталыкларын яхшыртырга, иҗатның идея-художество дәрәҗәсен күтәрергә чакыра. Язучыларның һәм театр работникларының рухла- нулы хезмәте, партиянең һәм иптәш Сталинның күрсәтмәләрен үтәү өчен көрәше совет драматургиясен, совет театр сәнгатен тагын да күтәрүне тәэмин итәрләр.
(«Правда», 7 апрель 1952 ел.)
91