Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ МЕХЧЫЛАР


1929 елда партия социализм төзү буенча атаклы беренче бишьеллык планны кабул итте.
Бишьеллыкның төп бурычы — илебездә бөтен промышленностьны гына түгел, бәлки транспортны да, бәлки авыл хуҗалыгын да яңадан коралландыра алырлык һәм аларны социализм базасында яңадан оештыра алырлык индустрия тудырудан гыйбарәт иде» (ВКП(б) тарихы, кыскача курс, 306 бит).
Бу планны тормышка ашыру дәвамында бөтен илдә гаять зур күләмдә яна төзелешләр барлыкка килде. Днепрогэс салына башлады, яна шахталар һәм яңа домналар үсеп чыкты, күп кенә заводларга реконструкция ясалды.
Авыр индустрия белән беррәттән җинел индустрия дә үстерелде. Москвада, Казанда, Ленинградта һәм башка шәһәрләрдә яңа техника нигезендә яңа мех фабрикалары төзелде.
Октябрь революциясенә кадәр Казанда эре күләмдә мех эшкәртү промышленносте бөтенләй юк иде. Тире эшкәртә торган вак фабрика- заводлар да аерым байлар кулында булган. Ул фабрикаларда эшчеләр коточкыч авыр хезмәт шартларында эшләгәннәр. Алар юеш, сасы һавалы, стеналарыннан су тамып торган, пычрак идәнле подвал-мастерской- лардан уналтышар сәгать чыкма-
1 М. Максуд. «Безнең мехчылар». Казан. Татгосиздат. 1952 ел. 51 бит, бәясе 55 тиен. ганнар, көн яктысын күрмәгәннәр. Ләкин күпме генә эшләсәләр дә бәхетле, тук тормышка ирешә алмаганнар. Аларның көч түгеп, маңгай тирен агызып эшләгәне Кәҗә Якуб, Ишкин, Альметьевлар кесәсенә ал-тын булып аккан. Алар эшчеләрне «ашау байдан, үлем ходайдан» дип яшәткәннәр. Дәвалану өчен больницалар булмаган. Чахотка һәм түләмә— типсә тимер өзәрлек көчле кешеләрне дә вакытсыз үлемгә ки-тергән. Нәкъ менә шундый фабрикалар турында Тукай әрни-әрни болай язган иде:
Ут-төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан.
Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан.
Революциягә кадәр тирече һәм сабынчы байлар, камчылы ишаннар хөкем сөргән Казанның Яңа бистәсе хәзер Советлар Союзында мех промышленносте үзәкләренең берсе булып әверелде.
М. Максудның «Безнең мехчылар» 1 исемле очеркы нәкъ менә шул яңа мех промышленностеның үзәге булган — Ленин орденлы Мехкомбииат һәм аның атаклы кешеләре турында сөйли. Очерк по-пуляр формада язылган, материалга. фактларга бай. Очеркның теле матур, җиңел. Аны бер дә көчән- I мичә укыйсың. Укыган саен күңелдәге горурлык, шатлык хисләре арта бара. Тукай шигырендә тасвир ителгән иске фабрикалар юк инде.
123
Мехкомби патның фабрикалары төзек, биек биналарда урнашкан. Соңгы техник оборудование белән җиһазланган цехлар якты, жылы, чиста. Эшчеләрнең үпкәләрен мех тузаныннан саклау өчен вентиляторлар эшләп тора. Эш механика- лаштырылгаи. Мехкомбннат предприятиеләренең югары сыйфатлы продукциясе бик күп төрле. Гади сарык тиресеннән генә дә котикка, камага охшатып бик күп төрле матур мехлар хәзерлиләр.
Мехкомбинатта аның белән бергә үскән эшчеләр һәм белгечләр бар. Беренче фабрикада Мехкомбинат- ның атаклы кешеләреннән карт красковар Мәүлетдин абзый Баһаут- динов белән венгерка машинасында эшләүче стахановчы Әминә Латый- пованы күрәбез. 3 нче фабрикада атаклы стахановчы Фәнүзә Закирова эшли.
Мехкомбинатта квалификацияле яңа, яшь кадрлар хәзерләүгә аеруча игътибар бирелә. Мехкомбннат каршында фабрика-мәктәп яши, анда 300 ләп яшьләр укый. Бу мәктәптә укып чыккан яшь мехчылар Мехкомбннат стахановчыларының алдынгы сафларында торалар. Атаклы скориячкал ардан комсомолка Шайдарова һәм Сибгатуллиналар- ның исемнәре бөтен илгә билгеле.
Казан мех фабрикаларында мех эшкәртү һәм шул ардан төрле киемнәр тегү белән беррәттән, мех эшкәртүнең фәнни методларын өйрәнү, совет фәнен баету буенча күп тәҗрибәләр эшләнә. ДАехкомбпнатның химия лабораториясе бар. Лаборатория хезмәткәрләре инженер-хЧьмик Кашшаф Шәмсетдинов җитәкчеле-гендә яңа фәнни тикшеренүләр һәм уйлап табулар өстендә өзлексез эшләп киләләр. Аларның эшчәнлеге аеруча Бөек Ватан сугышы елларында колач җәйде. Производство циклын кыскарту, күбрәк продукция бирү һәм аның сыйфатын күтәрү, дефицитлы химикатларны, буяуларны башкалар (заменитель) белән алыштыру буенча лаборатория ра-ботниклары бик күп яңа рецептлар, тәкъдимнәр кертте.
Сугыштан соңгы беренче бишьеллыкта лабораториянең эзләнү һәм фәнни-тикшеренү эшләре тагы да киңрәк күләмдә дәвам итте. Мех промышленностенда зур яңалыкларга ирешелде — гади сарык тиреләрен камага охшатып эшкәртү өчен кирәкле буяуның яңа рецепты төзелде. «Сарык тиресенең йонын зат- ландырып, мех эшкәртүнең яңа методын эшләгән һәм промышленностька керткән өчен» 1951 нче елның март аенда Казан мехкомбииа- тыннан алты кешегә Сталин премиясе лауреаты дигән мактаулы исем бирелде.
Мехкомбинатта лаборатория ра-ботниклары гына түгел, бәлки директордан алып гади мездрачы һәм гали слесарьга кадәр барысы да эзләнәләр, өйрәнәләр, яна тәкъдимнәр кертәләр, совет кешеләренең һаман үсә барган ихтыяҗларын тулы рәвештә тәэмин итү өчен яңа юллар эзлиләр. Комбинатның күпләгән эшчеләре, стахановчылары — новатор һәм рационализаторлар. Станокта эшләүче гади эшчеләр производствоны рациоиализацияләү, производство процессын тизләтү юлларын табуда актив катнашалар. Ә бу исә безнең илдә акыл хезмәте белән физик хезмәт арасындагы аерманың бетә баруын күрсәтүче факторларның берсе.
Сугыштан соңгы беренче бишьеллык эчендә Мехкомбинатта уйлап табучыларның һәм рационализаторларның 912 тәкъдиме тормышка ашырыла һәм шуның нәтиҗәсендә 10 миллион 153 мең сум экономия ясала. Соңгы вакытларда производство новаторларының активлыгы тагында артты. Мәсәлән, 1951 елның беренче яртысында гына да 414 тәкъдим кертелде.
Эштән буш вакытларын мехчылар үзләренең матур клубларында үткәрәләр. Анда эшчеләрнең ял вакытын оештырырга ярдәм итә торган төрле түгәрәкләр, кино һәм спортзаллар, бай фәнни-техник көтепха- нәләр эшли. Клубта лекция, докладлар укыла.
Кыскасы, Ленин орденлы /Мехком- бпиат эшчеләре безнең илебездәге барлык хезмәт ияләре кебек үк бай, культуралы һәм тулы тормыш белән яшиләр һәм Ватаныбызның куә-

121
теп тагын ia арттырч өчен көчләрен к ы ?. га н м ы п ч а эш л 11 л ә р.
Моңарчы безнең татар әдәбиятында эшчеләр сыйныфы турында язылган яхшы очерклар, хикәяләр, повестьлар бик аз күренә иде. М. Максуд бу өлкәдә зур эшчәнлек күрсәтә. Укучылар аның Зелено- дольск шәһәре турындагы матур очеркын да хәтерлиләр. Без киләчәктә дә М. Максудның эшчеләр турында язуын теләп калабыз. Шулай ук бу бурычны бүтән татар совет язучылары алдына да бөтеи кискен-леге белән куярга вакыт. Укучылар илебезнең иң алдынгы һәм җитәкче көче — эшчеләр сыйныфы турында яңа очерклар, повестьлар, романнар көтәләр.
3. ИСМӘГЫЙЛОВА.