Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ ЯШИБЕЗ ИДЕЛДӘ


Зәки Нуриның бу җыентыгына төрле елларда һәм төрле темаларга язылган шигырьләре урнаштырылган. «Туган як» дигән гомуми исем астына тупланган шигырьләрендә ул Совет Ватанының матурлыгын, киңлеген, бөеклеген җырлый, совет кешеләренең патриотик хисләрен чагылдыра, тынычлыкны сакларга, Ватанның кадерен белеп яшәргә кирәклеген әйтә. Тынычлык өчен көрәш — ул Ватанны сөю һәм фидакарь хезмәт белән бәйле дигән идеяне үткәрә. Шагыйрь карашында, хезмәт — тынычлык өчен көрәшнең иң кирәклесе:
Беләбез, синең ашлыкның һәр бөртеге алтын ул;
Арттыра безнең шатлыкны, Җырга өсти ялкын ул. Кирәк ул океан артының Атомын тыю очен...
«Тугай як», «Хезмәткә дан», «Урманлы якта» исемле бүлекләрдә 3. Нури хезмәтне зурлый, илдә бар-
1 3. I I у р и. «Без яшибез Иделдә». Редакторы С. Хәким, Татгосиздат, 1951 ел. ган бөек төзелешләрдән, урман кисү, корылык белән көрәшү вакыйгаларыннан аерым эпизодлар күрсәтә, яки ул төзелешләрнең, көрәшләрнең әһәмиятләре турында сөйли, кешеләрнең матур, файдалы теләк белән яшәүләрен һәм эшләүләрен сурәтли.
Хәер, мондый гомуми фикерләрне һәр шагыйрьнең иҗаты турында әйтергә мөмкин. Бу рецензиядә без 3. Нуриның шагыйрь буларак үзенчәлеген, аның шигырьләренең әдәби эшләнешләренә киңрәк тукталырга уйлыйбыз. Иң элек, 3. Нури җыентыгындагы шигырьләрнең бөтенлеге, югарыда санап киткән темаларны чагылдыруда шагыйрьнең художество осталыгы ничек?
Җыентыктагы «Бердәмлек», «Туган елга», «Без яшибез Иделдә», «Гөлсем хатлары», «Сагыну», «Ватаным — илләрнең өлкәне», «Тавыш бирәм», «Елга», «Яна өй»; «Игенче сүзе», «Агроном», «Комбайнчы кызга», , «Ватандашларга», «Солдат», «Лазаретта», «Уйлану», «Пруссиягә керү», «Берлинга» исемле шигырь
119
ләр аеруча яхшы эшләнгәннәр. Аларның яхшылыгы шигъри яктан бөтен булуларында, аларда яңа фикер һәм аның үзенчәлекле формасы бар.
«Игенче сүзе» шигырендә игенче эре орлыкларны капчыктан учына ала да болан ди:
Сокланырлык язмыш синдә, орлык, Җир куянына тиздән төшәрсең; Дулкынланып шунда, безнең муллык һәм безнең жыр булып үсәрсең.
Бу юллар шигырьнең исемен ту-лысымча аклыйлар. Биредә без фикер ягыннан игенченең хыялын да, орлыкның үрчү үзенчәлеген дә күз алдына бик яхшы китерәбез. Фикернең ритмы да, рифмалары да, логикасы да, динамикасы да ярылып ята. Чагыштырулар да тапкыр әйтелгән. Әйе, орлык ул чыннан да безнең муллык, безнең җыр булып үсә. Менә ун юллык «Солдат» исемче шигырь:
...Дошман танкы үкереп килә: Солдат калка аның юлына. Граната кысып кулына. Куе төтен кинәт тарала, «Тигр» тәне көя, карала. Солдат уйлый: ярсу йөрәгем, Син яшәүне шулай теләдең.
Биредә дә художество берәмлекләренең урынлы кулланылулары образ һәм образлылык тудыра: танкның үкереп килүе дә, солдатның гранаталар бәйләмен ыргытуы да, танкның дөрләп януы да күз алдына килеп баса; солдатның батырлыгы ачыла, тыныч тормыш дошманның сугыш коралларын юк итү аша тәэмин ителә дигән матур идея үткәрелә һәм ул тынычлык солдатларының хәзерге вакытта Америка-Англ ия им пер и ал 11стл а р ы н ы ң я р ы ш а - я р ы ш a сугыш кораллары эшләп чыгаруларына каршы көрәшү идеясенә килеп тоташа. Әлеге шигырьләрнең техник яклары да шома, һәр сүз үз урынында, алардан бер генә сүзне чыгарып ташласаң да фикер агышына, ритмга зарар килер иде.
3. Нури күп кенә шигырьләрендә чагыштыруларны бик оста куллана "Бердәмлек» шигырендә тамчылардан ермаклар, ермаклардан агым- вар, агымнардан елгалар хасил була, тамчылардан җыелган елга киң җәелеп, ярсып ага — бердәмлек, көч һәм гайрәт туа, дип сөйләп килә дә нәтиҗә ясый:
Татулаштык шулай бар милләтләр һәм гөрлибез илдә бергә без;
Шатлык агымын илтәбез күмәкләп Бер үзәннән һәм бер күлгә без.
Безнең карашыбызча, бу формада чагыштыру шигырь өчен бик эффектлы. Чөнки ул, художестволы сурәтләү аша тирән фикер алып килә. «Яңа ел белән сөйләшү» исемле шигырьне алып карыйк. Урманда эшләүче дүрт егет 1950 елны каршылап тост күтәргәндә, яңа ел белән сөйләшәләр: без инде 1960 ел нормасын үтәдек, без кискән наратлар хәзер инде илнең суларында корабльләр булып йөзеп йөриләр, диләр. 1950 ел башта моңа ышанмый тора, гаҗәпләнә, ләкин факт үзенекен итә. һәм шуннан соң ел әйтә, хаклык өчен күтәрик, чыннан да, мин соңга калганмын, ди. Шулай итеп, биредә шагыйрь урманчы егетләрнең хезмәттә алдынгылыгын, новаторлыгын бик үзенчәлекле формада чагылдыра.
Әсәрнең төп темасын, төп фикерен вакыйга яки эпизод аша күрсәтү шагыйрь өчен картина, образ яки образлылык тудыруда бик кирәкле алым. 3. Нури бу алым белән дә оста файдалана. Менә «Елга» шигыре. Биредә шагыйрь электр станциясе салу темасын көчле агым вакыйгасы аша хәл итә: көчле агымның яз көнендә өйләрне диңгезгә агызып китә торган гадәте бар. Совет кешеләре киләләр дә трубалар үткәреп, электростанцияләр салып, бу агымның көчен фәнгә, халык файдасына буйсындыралар. Бу яктан «Яңа өй» шигыре тагы да характерлы. Биредә шагыйрь өмә белән бер кешегә өй салуны сурәтли. Шушы бер өйгә таянып ул башка бүлмәләр, тормыш муллыгы һәм матурлыгы, мондый өйләрне океан арты атсмчыларының никадәр дуласалар да җимерә ал- маячаклары турында кыскача гомумиләштерү ясый. Бу фикерләрне ул коры агитация формасында түгел," ә художество чараларын урынлы кулланып. өйне котлау мәҗлесендә тостлар күтәрү алдыннан әйтеләчәк

сүзләр итеп бирә, һәр ике шигырьдә билгеле бер дәрәҗәдә көрәш, җиңү, буйсыну яки хыял итү мотивлары бар. Шунлыктан аларда бик матур картина һәм образ күз алдына килеп баса, һәм шигырьләр бер үкүда VK бик нык истә кала. Кыскасы*. 3. * Нури, нигездә, шигырьләрен җыйнак итеп, төгәл итеп эшли, идеягә бәйләнмичә, салынып, бүсе-леп торган фикерләргә, сүзләргә урын калдырмаска тырыша, төп фикерен бүгенге көннең идея бурычлары белән бәйләп бирә. Шигырьнең техник ягына да бик нык игътибар итә. төрле үлчәүдә яза. Басым ясап әйтергә кирәк, 3. Нури аралаш рифма белән язып, шигырь культурасын үстерүгә өлеш кертү кебек мактаулы бурычны үтәү өстендә дә эшли һәм уңышлы рифмалар белән үрнәк булырлык шигырьләр тудырып килә.
Әмма икенче яктан, шагыйрь образ. картина тудыру, шигырьне художестволы бер бөтен итеп эшләү принцибын эзлекле рәвештә алып бармый, ашыга. Бу—фикерне абстракт рәвештә генә сөйләп чыгуда күренә. Менә 8 юллык «Син кайт-мадың» шигыре:
Син кайтмадың... Өйдә елар анаң, Йортның булмас төпчек баласы. Сугыш шулай гомерләрне ала, Шулай кыйммәт ирек бәһасы.
Җырым булсын синең кабер ташын, Истәлеге булсын юлыңның.
Ил онытмас исемен, газиз башын Иле өчен биргән улының.
Биредә 3. Нури сугыштан кайтмаган солдатка җырдан истәлек куярга тели. Ләкин теләгенә ирешә алмый. Солдатның кемлеге, нәрсә эшләгәнлеге ачылмый, истәлек аның батырларча көрәшүе, үлүе өчен түгел, ә сугыштан кайтмавы өчен генә булып чыга. Шунлыктан шигырь үзе дә истәлек булу дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. «Каршылау» шигырендә дә «Син кайтмадың» дагыга охшашлы кимчелек кабатлана: ана фронттан җиңүче булып кайткан улын каршылый. Шагыйрь шунда солдатның көрәш юлы турында сөйләүне:
«Кичергәне ачык һәммәсе, Чәчләренә кунган чал бәсе»
дип әйтү белән чикләнә. Соң солдатның фронттагы хезмәте чәч агару белән билгеләнәмени?
«Сөю ялкыны», «Шәһәрне алгач»» «Монда шулай», «Казан», «Төнге ау», «һөҗүм алдыннан» исемле шигырьләрдә дә фикер таркау. Шигырь алдына куелган максат ачылып бетми. Предметны, күренешне характерлый торган тапкыр яки конкрет сүзләр, фикерләр китерелмәгәнлек- тән, җитди хаталар җибәрелә. Мәсәлән. «Шәһәрне алгач» шигырендә кайсы илдә, нинди шәһәрне алу турында сүз бара — билгеле түгел. Әгәр шигырь астына 1943 ел дип куелган датага карап кына, сүз совет шәһәре турында бара икән, дип уйласак, ни өчен шагыйрь ул вакытта шигырен:
«Тормыш кайткан монда. Ә тормышны Башлау кирәк баштан, яңадан»
дип тәмамлый? Нигә, совет кешеләренә тормышны яңадан башлау кирәкмени? Совет кешеләре сугыштан соң сугыш вакытында вакытлыча бүленеп калган эшләрен — коммунизм төзүне дәвам иттерәләр бит. «һөҗүм алдыннан» исемле шигырьдә дә исемен генә «һөҗүм алдын-нан» дип куеп, һөҗүмне күрсәтмәгән хәлдә, шигырьнең башыннан ахырына кадәр, үлеп калган кеше турында (анда да ничек көрәшкәнлеге турында түгел, ә иркәсен уйлаган кебек, иреннәрен кымшата алмый ятуы турында) гына сөйләүне һич тә җитди алым дип әйтеп булмый.
Икенче тип кимчелекләр 3. Нуриның яңа фикерләр эзләү өстендә эзлеклелек күрсәтмәвендә, бер мәртәбә әйткән фикерне яңадан кабатлавында чагыла. «Хат», «Монда шулай», «Кышкы урманда» шигырьләренең шушы яктан да художество кыйммәте кими. «Казан» шигырендә «Татарстан», «Без яшибез Иделдә», «Гөлсем хатлары» шигырьләрендәге мотивлар абстракт рәвештә кабатлана. Ә «Хат», «Монда шулай», «Кышкы урманда» шигырьләре «Урманда утлар» исемле лирик хро-никадагы фикерләрне кабатлыйлар.
Җыентыкта тел ягыннан һәм техник яктан да кимчелекләр очрый. Мә с ә л ә н, «Син к а й тм a д ы 11.» ш и гы -
Реңдәге «Җырым булсын синец кабер ташың» дигән юл туры мәгънәсендә дә, күчермә мәгънәсендә дә аңлашылмый.
«һөҗүм алдыннан» исемле шигырьдә:
«Авыр аңа... ул бит эзләп тапты
Бу һөҗүмнең үтәчәк юлын»,
Дигән җөмлә бар. Бу җөмләдән солдат һөҗүмнең үтәчәк юлын үлемдә тапкан дигән ялгыш мәгънә дә аңлатыла һ. б.
Шагыйрьнең элек мавыккан инверсия к ыты р ш ыл ы гы, бер - и ке урында булган фактны исәпкә алмаганда, бу җыентыкта күренми. Җыентык шагыйрьнең шигырь техникасын һаман яхшырак үзләштерә баруын күрсәтә.
Берничә сүз лирик хроника турында. Хроника урман кисүчеләр тормышын чагылдыра. Урман кисүчеләр нормаларын арттырып үтиләр, ләкин киселгән бүрәнәләр вакытында озатылып бетмичә, тау-тау өелеп барганлыктан, аларның күңелләре тыныч түгел. Без биредә «Дан юлы» поэмасы буенча таныш булган Халикъ белән яңадан очрашабыз. Халикъның сугыш кырларыннан алып кайткан бер уе урман кисүдәге әнә шул кыенлыкны хәл итүгә бәйле була. Халикъ үз өстендә тырышып эшли, парторг һәм коллектив ярдәмендә үзенең уен тормышка ашыра — әлеге кыенлыкны җиңә торган машина уйлап таба. Ул уйлап тапкан машина ярдәме белән кешеләр агач кисү тизлеген бермә-бер арттыралар һәм шунда ук вагоннарга төяп озатып бетереп тә торалар. Әсәрдә образлы әйтелгән фикерләр бар, сюжет һәм интрига бар. Халикъның эшчәнлеген, коллективка булган мөнәсәбәтен, эчке кичерешләрен характерлый торган уңышлы урыннар; тимерчеләрнең үзара сөйләшүләре, социалистик ярыш, өмә турында талантлы юллар байтак.
Әмма, гомумән алганда, әсәр тиешенчә эшләнеп бетмәгән. Геройларның хезмәтләре гомуми рәвештә генә сөйләнелә, конкрет җанлы картиналар аз, образларның күбесе схематик төстә бирелә. Мәсәлән, Нургали, Сара һәм Халикъның анасы образлары турында коры сүзләр генә әйтелә. Аларның урман кисү эшенә булган мөнәсәбәтләре ачыл-мый. Шунлыктан, Сара образы Вилдан белән Халикъ арасында интрига тудыру өчен генә китерелгән булып аңлашыла. Парторгның эше дә «киңәш бирә, газета өләшә» кебек гомуми сүзләр белән генә характерлана. Баштан ук яхшы хезмәт итү-че, әмма Халикъ белән Сараның арасын бозу өчен, Сараны үзенә карату өчен Халикъ турында ялган һәм гайбәт сөйләүче Вилданның төзәлүе дә үзенең гаебе буенча түгел, ә гомуми сүзләр белән ясалма рә-вештә «эшли башлаучы» рәвешендә күрсәтелә — Сара һәм Халикъ белән булган начар мөгамәләнең финалы күрсәтелми.
Хрониканы тел ягыннан да шомартасы бар. Персонаж сүзләрен шигырьдәге фикернең гомуми агышына бәйләп бирүдә шагыйрьнең осталыгы җитеп бетми, күп кенә урыннарда диалогларда бирелгән пефсонаж сүзләре гомуми фикер алышудан бөтенләй аерылып торалар һәм аларның кайсысы кем сүзе икәнен тануы кыен:
— Бел, әни. ару белмәстәп, Ашкынса әгәр йөрәк.
«Ток җиткереп булмас, мәйтәм, Ә бит никадәр кирәк...» Шул сүзләр белән арага Кысылды мастер Вилдан. Җавап бар. ләкин а Да да: — Ник әрәм ага елгаң..
Биредә Вилдан беренче куплетның соңгы ике юлындагы сүзләр белән арага кысыламы, әллә «ник әрәм ага елгаң» дигән сүзләр беләнме, аңлавы кыен. Беренче куплетның беренче ике юлында Халикъның әнисенә әйткән сүзләре тәмамланмый, бернәрсә дә аңлатмый. Аннан соң Халикътаи «ару белмәстән» дип әйттерү, гомумән, уңышсыз. Ул тыйнак холыклы Халикъка хас сүзләр түгел.
Колхозчылар килгәннәр. Урман кырга, кыр урманга 1 >улЫIпырбы3, ДИГӘННәр.

122
Виредә кем-кемгә әйткән: колхоз-чылармы урман һәм кырга, әллә ур- *'-ш кырга, кыр урманга әйткәнме?
Әсәрдә төп фикергә, геройның ха- p. ктерына бәйләнеше булмаган, дгътибарны төп фикердән читкә лып киткән урыннар да очрый. Әсәрне лирик хроника дип атап кына бу кимчелекләрдән котылып булмый. әлбәттә.
3. Нуриның көче, белеме бар, шагыйрьлек таланты зур. Бу факт- л. р аның җыентыкта киткән кимчелекләрне бетерү өстендә эшли алачагына ышандыра. Нәтиҗә итеп шуны әйтәсе килә. Күрсәтелгән кимчелекләр җыентыкның тәрбияви әһәмиятен югалтмыйлар. Әле яңарак кына басылып чыгуына карамастан, бу китап инде үзәк магазиннарда сатылып та беткән. Димәк, укучы Зәки Нури шигырьләрен көтеп ала, яратып укый дигән сүз. Ә язучы өчен иҗат өлкәсендә моннан да зур шатлыкның булуы мөмкин түгел.
Ә. НИГЪМӘТУЛЛИН.