Логотип Казан Утлары
Хикәя

АТАМАН ТАУЛАРЫ ИТӘГЕНДӘ


Рәисә бу җәйге матур төндә ай яктысына балкып тын гына аккан киң Иделгә, яр буеннан сузылып киткән текә таш-тауларга бүлмәсенең ачык тәрәзәсеннән бик озак карап утырды. Мең еллар буенча чал Идел шулай тын гына аккан, мең еллар буенча, айлы төннәрдә, аның йөгерек дулкыннары өстендә бнек тауларның карасу күләгәләре тирбәлгән. Дулкыннар никадәр генә тырышмасыннар, күләгәләрне үзләре белән агызып алып китә алмаганнар.
Бөтен Идел буена мәшһүр булган бу биек текә таш кыяларны әүвәл- әүвәлдән «Атаман таулары» дип атап йөртәләр. Причал начальнигы Леонид Васильевич элекке заманнарда бу таулар арасында үзенең «чая егетләре» белән Юрий исемле гайрәтле атаман яшәгән дип сөйли. Ул Идел буйлап үтүче кәрваннарга һөҗүм ясаган. Баржаларны тартып йөртүче бурлакларны азат иткән, түрәләрне, тау башына алып менеп, текә таш кыя түбәсеннән упкынга ташлаттырган. Тау эченә атаман бик күп хәзинә күмеп калдырган, ди. Ничәмә-ничә буын кешеләре ул хәзи-нәне эзләгәннәр, ләкин таба алмаганнар. Бары тик күптән түгел генә ул хәзинәне тапканнар.
Хәзер бу таулар эченнән бөек төзелешләр өчен таш чыгарыла. Көн саен уннарча баржаларга төяп, ул алтыннан кыйммәтле ташларны Идел буйлап алып китәләр. Ә тау эченнән, бер-бер артлы вагонеткалар чыгып тора һәм ак ташлар су читендә тау-тау булып өеләләр. Шунда ук куәтле краннар эшли. Аларның берсе Рәисәнең тәрәзәсеннән дә күренә. Әнә ул электр утлары яктысында салмак кына әйләнә. Кем эшли икән анда?
Харисмы? Юк, Харис түгел, ул көндезге сменада.
Тәнне рәхәтләндерә торган йомшак җил ачык тәрәзә аша төнге тавышларны бүлмәгә алып керә.
Рәисәнен. җырлыйсы да килә, күңелләре дә җилкенеп куя. Каядыр < ракка-еракка очасы да килә. Ниндидер бик зур эшләр башкарып, шушы таулар турында яна легендалар булдырасы килә. Менә бит халык үзен яклаучы батырны онытмаган, җырларында, әкиятләрендә мәңгегә саклат ан.
Әгәр лә Рәисәдән ^нигә син болай бер үзең утырасың дип сорасалар, ул. бәлки, җавап та бирә алмас иде. «Утырам әле, тауларга карап», , ияр иде. Ләкин үз-үзеңне алдарга мөмкин түгел. Рәисә көтеп утыра. Кемне? Хариснымы? Юк, Харис килмәс ул. Алар кичә ачуланыштылар. Юк, ачуланышмадылар да, әллә пичек булды шунда...
Кичә комсомол җыелышы булды. Җыелышта Харисны да, Рәисәне , , гиргэделәр. Билгеле, икесен ике нәрсә өчен тиргәделәр. Рәисәне соңгы вакыт га оер урында таптануы өчен кыздырдылар. Ә Харисны...
65
Харис белән эш башка. Ул иң яхшы механик, көнлек норманы гел арттырып үти. Ә менә ул эшли торган кран, тулаем алганда, бүтән краннардан артта бара.
Харис башта, зур таза гәүдәсе белән стенага сөялеп, җыелышка да, үзенә төбәп әйтелгән сүзләргә дә һич тә исе китмәгәндәй, тыныч кына, хәтта кәефле генә елмаеп утырды. Сөйләүче ипләп-ипләп кенә җитеш- сезлекләрне өскә чыгара башлагач, аның каны кыза башлады, соңыннан инде бөтенләй кәефе кырылды. Ул, урыныннан сикереп торып:
— Мин берничә сүз әйтергә телим,—диде дә, председательнең сүз биргәнен дә көтмичә, кулындагы кепкасын йомарлый-йомарлый сөйләргә кереште: — Мин, чын комсомолец буларак, үз постымда намус белән эшлим, көнлек нормамны арттырып үтим. Башкаларны да шулай тырышып эшләргә өндәү урынына, монда, киресенчә, миңа шелтә яса- макчы булалар. Теләсәгез ничек уйлагыз, дөрес караш түгел бу...
Рәисә ничектер югалыбрак калды. Аның кара тутлы озынчарак йөзе бер агарынды, бер кызарынды. Кара күзләрен кая куярга белмичә, идәнгә карап хәрәкәтсез утырды. «Кемнән ишетәм мин моны? Харистанмы? Ни сөйли ул?» һәм ул үзендә туган бу шыксыз уйларга җавап эзләп иптәшләренә текәлде.
Рәисә сүз сорарга һәм Хариска: «Харис, син уйлап сөйләмисең!» дип әйтергә теләде. Ләкин үзе дә әле генә иптәшләренең каты шелтәсенә очраганга, уңайсызланды.
Урамда аның артыннан Харис куып җитте һәм, бераз сүзсез баргач, култыклап алды:
— Рәисә, алай көенергә ярамый... Әйдә сөйли бирсеннәр, син кулыңнан эш килми торган кыз түгел.
Аның сүзләрен тыңлау Рәисәгә рәхәт тә, авыр да иде.
Харис дөрес әйтә. Әгәр тырышса, аның кулыннан эш килә. Ләкин...
— Әгәр берәүгә дә җиткермәс булсаң, бер сер ачам үзеңә, — диде Харис аңа таба иелеп. — Ул сиңа, минем кебек үк, нормаларны арттырып үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Рәисә моны ничек дип аңларга да белмичә, сүзсез генә атлады. Харис исә ярым пышылдап сөйли бирде:
— Барыннан да элек, Рәисә, кранны җәһәтрәк эшләтергә тырыш, секундларны исәплә, комачаулый торган артык хәрәкәтләрне бетер. Мин үзем, куркынычсызлык кагыйдәсенә буйсынган булып, кирәккә дә, кирәкмәскә дә сигнал биреп тормыйм, чөнки вакытны күп ала ул, — Харис бармакларын бөгә-бөгә, сернең нәрсәдә икәнен төшендерә башлады: — Гадәттә без чүмечне күтәрткәндә дә, баржага бушатканда да, причалга чыгарып куйганда да — һаман сигнал бирәбез, ягъни цикл саен 15—17 секунд вакытны бушка әрәм итәбез. Моны исәпкә алмаучылар смена саен 25—30 тоннага ким төниләр. — Бераз тын торгач, Харис тагын бер тапкыр кисәтеп куйды. — Рәисә, син бу хакта берәүгә дә сөйләмә, мин аны сиңа якын күреп кенә әйтәм.
Харисның бу фикерен Рәисә башта шатланып һәм дулкынланып тыңлаган иде. Искергән кагыйдәләргә буйсынмыйча, яңача эшләүче кыю кешеләр бездә хәзер аз түгел. Аларны бөтен ил белә. Аның якын дусы Харис та шундый кыю һәм алдынгыларның берсе... Ләкин шул минутта Рәисәнең башында: «Ни өчен соң ул үзенең эш серен берәүгә дә әйтергә теләми?» — дигән сорау туды һәм бу шомлы сорау аның йөрәген әрнетә башлады...
Алар Рәисә тора торган йорт янына кайтып җиттеләр. Гадәттә мон- лый вакытларда бер-береннән аерылып китә алмыйча алар өй каонтын- Дагы акация күләгәсендә озак утыра торганнар иде. Бүген үзе дә абайламастан, ашыгып, хәтта саубуллашырга лп пин-пТГ" 1 ., кереп китте. ’ Л онытып, өйгә
Менә хәзер ул Харисны көтә. Ләкин Харис юк...
Ә.* 4.
66
Рәисә, рудник идарәсендә эшләрен бетереп, причалга төште. Краннарның. икесе янына кечерәк кенә буксир буш баржаны сөйрәп китерә, өченче кран эшли башлаган инде. Аның биек стреласы әле причалга, әле үзе белән янәшә торган зур баржага борыла. Кранның кабинасы паровоздагы машинист будкасына бик охшаган: нәкъ шундагы кебек, монда да пар казаны күңелле гүли, янган ташкүмер һәм машина мае исе борынга бәреп керә; манометр, регулятор, тормоз рычаглары — һәммәсе дә биредә тупланган. Кранчы урынында утырган егет, регу- ляторны ачып, цилиндрга пар җибәртә һәм, зур гәүдәсе белән салмак .хәрәкәтләнеп, стрела очына корыч аркай белән эленгән авыр чүмечне күтәртә. Бу Харис иде. Рәисәне күргәч, ул кранны туктатты да:
— Рәисә, сәламәт кенә йокладыңмы? — диде, кабинага менгән кызга күрешер өчен кулын сузды.
— Нигә иртә килдең? Икенче смена башланырга әле өч сәгать бар бит. Рәисә?
— Синең яңа «методыңны» күрәсем килде, — диде Рәисә коры гына. — Берәүгә дә әйтмәсәм, күрсәтергә вәгъдә иттең бит.
Харис аның тавышындагы корылыкны һәм яшереп шелтәне бик ачык сизде. Ләкин ул үтә үзсүзле кеше иде.
— Менә кара, — диде һәм рычагларга ябышты. Рәисә, иреннәрен, тешләп, аның эшен күзәтте. Харис чыннан да секундларга экономия ясый. Ләкин болан эшләгәндә берәрсен харап итү куркынычы бар.
— Мин синең «методың» турында Леонид Васильевичка сөйләячәкмен. Дөресрәге, үзең сөйлә, Харис. Болан эшләргә ярамый.
— Нәрсә, син ни сөйлисең, Рәисә?!—дип кычкырды егет.
— Син болай эшләп кешеләрне имгәтүең бар. Бу — лихачлык! Мондый юл белән секундлар табуны безгә берәү дә рөхсәт итәчәк түгел.
— Мин берәүдән дә рөхсәт сорамыйм.
Рәисә китеп барды.
Рәисәне күптән инде бер уй борчый иде. «Кранда эшләү инструк- цпясе»нең тугызынчы пунктында чүмечне башта күтәртергә һәм тик шуннан соң гына стреланы борырга мөмкин диелгән. Рәисәнең исәбенчә, бу ике операцияне бергә сыйдырырга мөмкин шикелле. Ул шул турыда причал начальнигы Леонид Васильевич белән дә киңәште.
— Син ничек, берьюлы чүмечне күтәртергә һәм стреланы борырга уйлыйсыңмы?—диде Леонид Васильевич бераз уйлап торганнан соң.— Анысы кызык икән... Ләкин бу хакта башта яхшылап уйланырга, һәрьяклап тикшереп карарга кирәк. Югыйсә, бик зур күңелсезлек килеп чыгуы мөмкин.
Бу фикерен Рәисә вахтага чыккач та сынап карамакчы булган иде. Аулак вакыт туры килми йөдәтте. Башта причал начальнигы Леонид Васильевич, кайтып китмичә, озак йөрде. Кайчан гына ял итә торгандыр инде ул! Кайсы сменада эшләсәң дә, аны һаман причалда, краннарда, баржаларда күрергә мөмкин. Аннары төялеп беткән баржаны алып киттеләр. Аның урынына буш баржа китереп куйганда әллә кайдан гына тагын Леонид Васильевич килеп чыкты һәм смена алмашынганчы һаман күздән югалмады.
Тик икенче төнне генә, җайлы вакыт туры килгән арада, Рәисә, тәвәккәлләп, эшкә кереште. Әмма ул шунда ук дулкынлана башлады һәм, үзе дә сизмәстән ялгышып, стреланы ашыгыбрак борды. Әле җирдән күтәрелмәгән чүмеч стрела борылган уңайга өстерәлеп китте һәм юлында
67
очраган башка чүмечләрне, таш өемнәрен бәрә-кыра баржа бортына барып орынды.
һәм шуны гына көтеп торгандай, әллә кайдан гына причал начальнигы Леонид Васильевич килеп җитте. Ул Рәисәнең ничек эшләгәнен күреп торган, ахры, кабинага күтәрелүгә, тирән борчылу белән:
— Шәрипова, сиңа пи булды? Бу нинди игътибарсызлык!—диде.— Шулай алга-артка карамыйча эшлиләрмени?.. Грузчикларны, баржадагы кешеләрне, чүмеч белән бәреп, харап итүең бар бит...
Леонид Васильевич зур зәңгәр күзләре белән Рәисәгә төбәп карады.
Рәисәгә начальник бик кат^ы ачуланыр кебек күренгән иде. Шулай да, гаҗәп, аңлатып биргәч, Леонид Васильевич бер дә ачуланмады.
— Ниятең начар түгел,—диде ул. — Ләкин... Мин сезгә өлкән иптәшләр белән сөйләшергә, яхшырак уйланырга әйткән идем бит, кран уенчык түгел бит. Нигъмәтуллинның нинди күңелсезлеккә очраганын ишеттегезме?
Рәисә берни ишетмәгән иде. Харис сменаны тапшырганда аңа берни әйтмәде. Ни булган соң? Рәисәнең йөрәге жу итеп китте.
— Сигнал бирмичә эшләп, ул. бүген бер грузчикны чак кына имгәтмәде.
Бу сүзләрне ишеткәч, Рәисә тагын да көчлерәк кызарды. Димәк, аның иптәшләрчә кисәтүен Харис искә алмаган. Рәисә үзе дә...
— Менә шулай, иптәш Шәрипова, монысы актыккысы булсын. Ә иртәгә көндез минем янга кереп чык!
Төнге смена бетеп килә. Төн буе эшләсә дә, Рәисә һич тә алҗымады. Аның кара береткасына, өстендәге халатына һәм озын керфекләренә, нечкә кашларына утырган ак таш • тузаны, бәс каплагандай, агарып тора. Зәңгәрсу күзләрендә шатлык, хәрәкәтләрендә җиңеллек күренә.
Вахта алмашынуга причал хисапчысы, яшь кенә кыз, күрсәткеч тактасы янына килеп, Рәисә фамилиясе турына «164 процент» дип акбур белән язып куйды һәм, үз язганына үзе соклангандай, билләренә таянып карап торды. Ул, кабина тәрәзәсеннән башын сузган Хариска ымлап, тактага күрсәтте.
Бу вакытта Рәисә, вахтасын тапшырып бетереп, чиста чүпрәк белән кулларын сөртә-сөртә кабинадан чыгып китәргә җыена иде. Харис аны бүгенге уңышы белән котлый башлады. Аннары «серен» сорады.
— Берәүгә дә әйтмәсәң, сөйлим, — диде Рәисә, көлеп. Харис аның кем бакчасына таш атканын бик тиз төшенде.
— Ярар инде, Рәисә, — диде ул, уңайсызланып. — Эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Миңа бик зур сабак булды. Чак кына краннан алмадылар. Синең сүзеңне тыңламыйча, ахмак булдым.
Рәисә Хариска астан гына карап алды.
— Харис, — диде ул, — аның сере бик кечкенә бит. Хәзер эшләп күр- сәтәм.
Рәисә, кулын сөрткән чүпрәкне халат кесәсенә тыгып, тагын кранда эшләргә утырды.
Моңарчы алар гадәттә таш төягәһ чүмечне башта югары күтәртәләр, аннары стреланы баржага таба боралар иде. Ә Рәисә бу ике операцияне берьюлы башкарды: ыргакка эленгән чүмечне ул бер үк вакытта күтәртте дә причалга таба да борды. Буш чүмечне кире причалга чыгарып куйганда да шулай эшләде. Нәтиҗәдә элек дүрт операциядән тор ган цикл хәзер ике операция белән тәмамлана, элек һәр циклга ике минут вакыт кирәк булса, Рәисә аны 60—70 секундтан да озакка сузмый иде. Бу аерманы Харис кына түгел, причалда грузчиклар да сизеп алдылар һәм, төягән чүмечләрнең тиз килүләрен күреп, ашыгыбрак эшли башладылар.

Рәисә уйлап тапкан яңа методы белән эшләргә тәмам күнегеп җиткән иде. Ул, яраткан инструментында уйнаган музыкант кебек, бирелеп, дәртләнеп эшли. Теләге тормышка ашу шатлыгыннан ул, һәр циклны тәмамлаган саен, причалга каран ала һәм спзелер-сизелмәс кенә елмая.
Бераз вакыт күзәтеп торганнан соң, Харис та, Рәисә кебек, икс операцияне бергә сыптырып эшләргә кереште. Әмма аның беренче цикллары гадәттәгедән дә озак дәвам итә торган булып чыкты. Чөнки стре- ланы ашыгып борудан ыргакка эленгән чүмеч, гигант сәгать теле кебек, каты чайкала башлый һәм. баржага төшергәнче, аның туктаганын озак көтеп торырга туры килә иде.
— Бу чайкалу минем үземне дә аптыраткан иде. Аннан котылу әмәлен сиңа ничек аныграк иген төшендерергә инде? — дип әз генә унлап торды да, моңарчы әле кеше өйрәтергә гадәтләнмәгән Рәисә тагы үзе эшләп күрсәтергә кереште.
Тырыша торгач, ниһаять. Харис та. Рәисә кебек үк булмаса да, шактый житез эшли башлады. Матрослар баржаны күчергән арада ул кранга хәйран калып озак карап торды да үз-үзенә сөйләнгәндәй итеп:
— Менә гажәп... Мин аны, тәрәзә пыяласыдай, үтә күрәм, бик яхшы беләм дип йөри идем. Ә аның мина билгеле булмаган әиә нинди серләре бар икән.
Рәисә кабина тәрәзәсеннән карап тора. Идел буйлап, бер-бер артлы тезелеп, баржалар ага. Алар бөек төзелешләргә, коммунизм төзелешләренә баралар. Баржаларда Рәисә төягән ак ташлар да бар. Кыз, аларга хәерле юл теләгәндәй, бик озак кул болгый. Аның җырлыйсы, көләсе һәм тагын әллә ниләр, әллә ниләр эшлисе килә. «Атаман тавы» астында гасырлар буенча яткан ташлар бер заман өскә чыгарлар да, яңадан, икенче урынга күчеп, бөек Идел плотинасының нигезенә ятарлар дип кем уйлаган?
Баржалар инде чак-чак кына күренә. Ләкин озакламыйча яңалары өлгерәчәк. Алар да озакламыйча юлга чыгачаклар.