Логотип Казан Утлары
Публицистика

Америка газеталары редакторлары группасының сорауларына ИПТӘШ СТАЛИННЫҢ ҖАВАБЫ


Американың провинция газеталары редакторларыннан бер группа, бу газеталарның 50 редакторы исеменнән, иптәш Сталинга дүрт сорау белән мөрәҗәгать итте. Бу сорауларга иптәш Сталин түбәндәге җавапларны бирде:
Сорау: Хәзерге вакытта өченче бөтендөнья сугышы ике яки өч ел моннан элек булганга караганда якынракмы?
Җавап: Юк, якынрак түгел.
Сорау: Бөек державаларның башлыклары очрашу файда китерер идеме?
ҖЯвап: Ихтимал, файда китерер иде.
Сорау: Сез хәзерге момент Германияне берләштерү өчен уңайлы дип саныйсызмы?
Җавап: Әйе, саныйм.
Сорау: Капитализм белән коммунизмның нинди нигездә янәшә яши алулары мөмкин?
Җавап: Һәр ике якның хезмәттәшлек итү теләге булганда, үз өстеңә алган йөкләмәләрне үтәргә хәзер торганда, тигезлек принцибын саклаганда һәм башка дәүләтләрнең эчке эшләренә катнашмаганда капитализм белән коммунизмның янәшә тыныч яши алулары бик мөм