Логотип Казан Утлары
Повесть

ТАРАС БУЛЬБА


(Повестьтан өзек)
Үлем җәзасы үткәреләчәк мәйданны табуы читен түгел иде: халык шунда таба бөтен яктан агылып кына тора. Ул рәхимсез заманда җәзалауны карау кара халык өчен генә түгел, югары сыйныфлар өчен дә гаять кызыклы бер тамаша иде. Бик күп диндар карчыклар, бик күп яшь кызлар һәм яшь хатыннар бу тамашаны карарга киләләр иде. Барлык кешеләрдән дә куркаграк бу хатын-кызлар тамашадан соң төн буена төшләрендә канлы мәетләр күреп саташалар, йокы аралаш исерек гусар гына акыра алырлык итеп кычкырып җибәрәләр, ә шулай да бер генә җәзалау тамашасын да калдырмый торганнар иде. Аларның күбесе «Ах, нинди газап!» дип күзләрен йомып, читкә борылып, калтыранып- шашып кычкырган булалар, әмма үзләре кайчакта шактый озак кына тамашадан аерылып китә алмыйча торалар. Кайберәүләре җәзалауны яхшырак күрер өчен авызын ачып, кулларын алга сузып кешеләрнең баш өсләренә сикереп менәрдәй була. Җыелган халыкның кечкенә, тар, гади башлары арасыннан бер итче үзенең итләч битен алга сузган, бөтен җәзалау процессын күреп өйрәнгән белгеч булып күзәтә һәм мылтык төзәтүче бер оста белән кыска-кыска гына сүзләр әйтеп сөйләшә; ул мылтык остасын кода дип атый, чөнки алар бәйрәм көннәрендә бергә бер шинкарда эчә торганнар иде. Кайберәүләр бик кызып акыл саталар, кайберәүләр хәтта бәхәс тә тотышалар, ләкин күпчелек исә бөтен дөньяга һәм дөньяда булган барлык хәлләргә бармаклары белән борыннарын казый-казый карый торган халык иде. Алгы сафта, шәһәрнең мәһабәт мыеклы гвардеецлары янында ук хәрби киемнән шляхтич 1 яки шляхтич булып күренүче басып тора. Ул өстенә барлык кием-салымнарын кигән, өендә аның сәләмә күлмәге белән иске итекләре генә калса калгандыр. Муенына ул аслы-өсле чылбыр белән ниндидер бер борынгы алтын акча (дукат) таккан. Ул үзенең җанашы Юзысь белән янәшә басып тора һәм бертуктаусыз, җанашымның ефәк күлмәген пычрата күрмәсеннәр дип, тирә-ягына карана. Ул инде аңа бөтенесен дә аңлатып биргән, башка һичнәрсә өстисе калмаган иде. «Менә бу, бәгырехм Юзысь, син күреп торган бөтен халык, ди ул, җинаятьчеләрне ничек итеп җәзалауны карарга килгәннәр. Ә әнә теге, бәгырем, күрәсең ич, кулына балта һәм башка кораллар тотканы палач инде, шул җәзалаячак. Җинаятьчене көпчәккә бәйләп, кул-аякларын өздергәндә, шулай ук башкача кыландырып җәзалаганда, ул, җинаятьче, тере булачак әле; ә менә башын чабып
1 Поляк дворяны.
1852
4 V
төшергәч, бәгырем, ул шунда ук үләчәк инде. Башта ул акырыр да, бәргәләнер дә, ә башын чабу белән аңа кычкырырга да, ашарга да* эчәргә дә туры килмәс, чөнки, бәгырем, аның башы булмаячак». Юзысь исә боларның барысын да коты алынып һәм кызыксынып тыңлый. Өй түбәләре халык белән тулган. Түбә тәрәзәләреннән башларына чспчнк- сыман әллә нәрсә кигән, гаҗәеп мыеклы бәбәкләр карыйлар. Балконнарда, чыбылдык астында аристократлар утыралар. Көлеп торган каннаның ап-ак шикәрдәй нәфис куллары балкон рәшәткәсенә тотынган. Шактый таза бәдәнле мөхтәрәм әфәнделәр бик эре генә карап утыралар. Шунда ук артка ташланган җиңле шәп киемнән бер крепостной егет төрле эчемлек һәм ашамлыклар өләшеп йөри. Кара күзле шаян туташ пирожный һәм җимешләрне нечкә ак кулы белой эләктереп алып халык өстенә ташлый. Ач рыцарьлар өере пирожныйны тотып алыр өчен бүрекләрен сузалар, һәм нинди дә булса бер озын буйлы шляхтич төсе уңган, алтын шнурлары каралган бүрекле башы белән толпа арасыннан сузылып, озын куллары белән тәмле өлешне эләктереп ала, аны үбә, йөрәгенә кыса, аннан инде авызына сала,. Балконның түшәменә аскан алтын читлек эчендәге лачын да бүген тамашачы иде: ул үткен борынын читкә борып һәм бер аягын күтәреп, дикъкать белән халыкны күзәтә.
1әкин толпа кинәт шаулый башлады һәм төрле яктай «китерәләр!., китерәләр’... Казаклар!..» дип кычкырган тавышлар яңгырады.
Алар яланбаш киләләр, баш түбәләрендә озын чуб, сакаллары җиткән. Алар курыкмыйча, караңгы чырай күрсәтмичә ниндидер бер тыныч горурлык белән киләләр; аларның кыйммәтле сукнодан теккән киемнәре тузган, өсләрендә сәләмәләре генә асылының тора; алар халыкка карамыйлар да һәм баш та имиләр иде. Иң алдан Остап килә иде.
Карт Тарас үзенең Остапын күргәч, нәрсә тойды икән?. Шул чакта аның йөрәге нишләде? Ул аңа толпа арасыннан карап тора һәм аныц бер генә хәрәкәтен дә күзеннән ычкындырмый иде. Алар җәзалау урынына якынлаштылар. Остап тукталды. Беренче булып аңа бу газап кәса- сен эчәргә туры килде. Ул үзенең иптәшләренә карап алды, кулын югары күтәрде һәм кычкырып әйтте: «Алла сезгә куәт бирсен, монда торган шакшы динсезләр христианның ничек азацлануын ишетмәсеннәр! Беребез бер авыз сүз чыгармыйк!» Шулай диде дә ул эшафотка якын- ' лашты.
«Ярый, улым, ярый!» диде Бульба, акрын гына һәм чал башын түбән иде.
Палач, Остап өстеннән сәләмәләрен сыдырып алды, кул-аякларын җәзалау өчен махсус эшләнгән станга бәйләде һәм... Укучыны борчып, бу җәһәннәмдәгедәй газап күренешләрен язып тормыйк: ул күренешләрдән укучының чәче үрә торыр иде. Бу ерткычларча газаплауларны тупас, рәхимсез шул заман тудырган иде, ул чакларда кеше әле сугышлардан гына торган канлы тормыш алып бара, шул тормышта аныц бәгыре ката, кешелеге югала иде. Ул замандагы бик аз сандагы аерым кешеләрнең бу коточкыч чараларга каршы торулары нәтиҗәсез иде. Юкка гына король һәм акыллары ачылган, йөрәкләре тоя белгән күп кенә рыцарьлар, җәзалауларның мондый рәхимсезлеге казак халкының үч алу теләген бары көчәйтәчәк, дип уйлыйлар иде. Ләкин корольнең власте һәм акыллы кешеләрнең фикерләре дәүләт магнатларының башбаштаклыгы һәм дуамал ихтыяры алдында көчсез иде; алар үзләренең җиңел уйлаулары, һич аңларга мөмкин булмаган сукырлыклары, балаларча бары үз-үзләрен генә яратулары һәм вак тәкәбберлекләре белән сеймны идарә итүнең сатирасына әйләндергәннәр иде. Остап бөтен газаплауларны батырларча күтәрде. Хәтта кул-аякларын сындыра башлагач та ул бер генә тавыш, бер генә ыңгырашу дз чыгармады, сөякләренең бәгырьгә төшәрлек булып чытырдавы катып калган то® паның иң арткы рәтендә торучыларга барып ишетелгән һәм нолякпанналары күзләрен читкә
5
борган чакта да аның авызыннан ыңгырашуга ошагаь бер генә авдс ■ ычкынмады, йөзе аз гына да тетрәмәде. Тарас толпа ара» .нда башың төшеп, шул ук вакытта күзләрен горур ачып карап тора, һәм бары хуп- лап, «ярый, улым, ярый!» дия иде.
Ләкин соңгы үлем җәзасына китергәч, Остапның көче китә башлаган кебек булды, һәм ул күзләрен тутырып тирә-ягына бер карап алды; я, хода, бар да күз күрмәгән, бар да ят йөзләр! Ичмасам, якыннарыннан берәрсе ул үлгән чакта шушында булса иде! Ул зәгыйфь әнисенең өзгәләнеп елавын, яки хатынының чәчләрен йолка-йолка, ак күкрәген төя- төя шашып кычкыруын ишетергә теләмәс иде, ул бары иуклы бер 7» кешенең аңа хәл бирердәй һәм соңгы сулышын чыгарганда тынычландырырдай акыллы сүзен генә ишетергә теләр иде. һәм ул * кече бетеп, > җан хәлсезлеге белән кычкырып җибәрде: \
— «Әткәй! кайда син? Ишетәсеңме син?» г \
— «Ишетәм!» дигән җавап тирән тынлык эчендә янгырТйы, һәм миллион халык бердән тетрәп китте. 'Атлы гаскәрләрнең бер өлеше шунда ук толпа эченә ташланды. Янкель, үлек төсле агарды, һәм^атлылар бераз гына үзеннән ераклаша төшкәч, Тарасны күрер өчен, ку^ха-курка артына борылды: ләкин Тарас аның янында юк иде инде: аның эзе үк суынган иде.
XII
Тарасның эзе табылды. Украина чикләрендә йөз егерме мең казак гаскәре күренде. Бу инде табыш эзләп чыккан яки татарларны куып йөри торган кечкенә бер часть яки отряд түгел иде. Юк, бөтен милләт күтәрелде, чөнки халыкның түземе чиктән ашты — халык үзенең хокуклары мәсхәрә ителгән өчен, хурлыклы кимсетелүе өчен, ата-бабалары- ның дине һәм изге йолалары мыскыл ителгән өчен, чиркәүләре пычратылган өчен килмешәк паннарның башбаштаклыкларына каршы, христиан җирендә жидларның хурлыклы рәвештә хакимлек итүләренә каршы күтәрелде: бу — бик күп заманнан бирле казак халкында җыелып һәм тирәнәеп килгән рәхимсез нәфрәтнең, ниһаять, ташып чыгуы иде. Яшь, әмма батыр йөрәкле гетман Остраница бу исәпсез-хисапсыз казак гаскәрен дошманга каршы алып барды. Аның янында карт, тәҗрибәле иптәше һәм киңәшчесе Гуня да бара иде. Сигез полковник уникешәр ме- ңәрлек полкларны алып бардылар. Ике генеральный есаул һәм бунчук (гетман властеның билгесе) саклаучы гетман артыннан баралар иде< Генеральный хорунжий төп байракны күтәреп илтә: бик күп хоругвий һәм байраклар еракта җилфердәшәләр; бунчук сакчысының иптәшләре' . бунчуклар күтәреп илтәләр. Тагын бик күп полк чиннары — обоз, гаскәр старшиналары, полк писарьлары, ә алар белән җәяүле һәм атлы отряд- лар баралар. Бу гаскәргә электән язылган казаклар күпме җыелган бул- са, ирекле, үзләре теләп килүче казаклар да шул кадәр җыелган иде. Бөтен илдән — Чигириннаи, Переяславльдән, Батуриннан, Глуховтан, Днепрның түбәненнән һәм үреннән һәм барлык утрауларыннан казаклар күтәрелделәр. Кырлар буйлап санап бетергесез атлар һәм исәпсез арбалар көтүе сузылдылар, һәм менә шул казаклар, шул сигез полк арасында иң шәп, иң көчле бер полк бар иде, һәм бу полкны Тарас Бульба алып бара иде. Бөтенесенә караганда да ул үзенең олы яше, тәҗрибәсе, гаскәрен йөртә белүе һәм дошманга карата Нәрнәрсәдән дә көчлерәк нәфрәте белән өстен иде. Хәтта казакларның үзләренә дә аның аяусыз кансызлыгы һәм рәхимсезлеге чамадан тыш булып тоела иде. Аның чал башы бары ут белән дар агачын гына белә, һәм гаскәр советында әйткән һәр сүзеннән кырып бетерү теләге генә аңкып тора иде.
Казаклар үзләрен кемнәр итеп күрсәткән бу сугышларны, кампаниянең бөтен барышын язып тору кирәк булмас: алар барысы да борынгы елъязма битләренә кереп калганнар. Рус җирендә дин өчен күтәрелгән
6
сугышның нинди сугыш булуы бик билгеле: диннән дә куәтлерәк көч юк ул. Бертуктаусыз үзгәреп, котырып торган диңгез уртасындагы мәңгелек кыя төсле какшамас һәм дәһшәтле ул. Тоташ бөтен таштан торган стенасы аның диңгезнең нәкъ төбеннән һаваларга күтәрелә. Кайсы яктан гына карама, — ул күренеп тора, һәм яныннан йөгереп узган дулкыннарның туры күзләренә карый ул. Аңа килеп бәрелгән корабль һәлакәткә очрый. Зәгыйфь корылмалары йомычка булып оча, өстендәге бөтен нәрсәсе зир-зәбәр ватыла, бата, һәм һәлак булучыларның кызганыч тавышларыннан һава яңгырап тора.
Азат ителгән шәһәрләрдән поляк гарнизоннарының ничек качулары елъязма битләрендә тасвир ителгән инде; аның битләрендә тагын казакларның намуссыз арендатор-жидларны ничек итеп асулары, таҗлы гетман Николай Потоцкийның исәпсез күп гаскәре белән бу җиңелмәс көчкә каршы тора алмавы, тар-мар ителеп, качып барган чагында гаскәренең иң яхшы өлешен кечкенә бер елгада батырып бетерүе, дәһшәтле казак полкларының калган поляк гаскәрен Полонни дигән төбәк янында чолгап алулары, котылгысыз хәлгә төшкән поляк гетманының король һәм дәүләт түрәләре исеменнән казакларның бөтен теләкләрен үтәргә һәм элекке барлык хокукларын һәм малларын кайтарып бирергә ант итүе гурында да язылган иде. Ләкин казаклар алай ансат кына сүзгә ышанучылардан түгелләр иде; алар поляк антының нәрсә икәнен беләләр иде инде. Әгәр төбәктәге рус руханилары полякларны коткарып калмаган булсалар, Потоцкийга әле затлы ханымнарның күзен кызыктырып һәм дворяннарның көнчелеген кузгатып, үзенең алты мең сумлык аргамагында көязләнеп утырырга, сеймда сенаторлар өчен шәп сый мәҗлесләре ясап дан чыгарырга туры килмәгән булыр иде. Барлык поплар алтынлы чапаннарын киеп, икона һәм тәреләр күтәреп чыккач, ә алар алдында пастырь киеменнән, кулына тәре тотып архиерей үзе басып торгач, казаклар башларын иеп, бүрекләрен салдылар. Шул чакта алар, корольдән түбән беркемне дә аяп тормаган булырлар иде, ләкин үзләренең христиан чиркәвенә каршы барырга җөрьәт итмәделәр. Алар үзләренең руханиларын хөрмәт итәләр иде. Гетман үзенең полковниклары белән бергә Потоцкийны, моннан соң христиан чиркәүләренә тимәскә, иске дошманлыкны онытырга һәм казак сугышчыларына бернинди җәбер күрсәтмәскә ант иттереп, үз иркенә җибәрергә булды. Бары тик бер полковник мондый солых белән килешә алмады. Бу бер — Тарас иде. Баш түбәсеннән бер тотам чәчен йолкып алып ул кычкырды:
«Әй, гетман һәм полковниклар! эшләмәгез андый хатыннар эшен! Ышанмагыз ляхларга: сатачаклар сезне ул этләр!» Инде полк писаре солых шартларын гетманга биргәч һәм гетман үзенең хаким кулын куйгач, Тарас саф булаттан эшләнгән кыйммәтле төрек кылычын иңбашыннан салып, таяк шикелле, урталайга сындырды да ике кисәген ике якка ыргытып ташлады.
«Хушыгыз, алайса!—диде ул. — Менә бу ике кылыч кисәге яңадан кушылып бер кылыч була алмаган шикелле, безгә дә, иптәшләр, бу дөньяда яңадан очрашырга туры килмәячәк. Минем соңгы сүземне исегездә нык тотыгыз (бу сүзләрне әйткәндә, аның тавышы шундый югары күтәрелеп, моңарчы ишетелмәгән бер көч белән яңгырады ки, пәйгамбәрләрчә әйткән сүзләреннән бар да уңайсызланып киттеләр): соңгы сулы-шыгызны алган чакта сез мине исегезгә төшерерсез! Тынычлык һәм со- ' лых сатып алдык дип уйлыйсызмы; паннарча торырбыз дип ышанасызмы?.. Юк, тора алмассыз: синең башыңнан, гетман, тиреңне сыдырып алырлар, аңа карабодай кибәге тутырырлар, һәм бик күп ярминкәләрдә әле башыңны күрсәтеп йөрерләр! Сез дә, паннар, башларыгызны сак-лап кала алмассыз! Таш стеналар белән томаланган юеш базларда черерсез, әгәр инде аңарчы барыгызны да, тәкәләр шикелле, казанга салып тереләй кайнатмасалар!»
7
«Ә сез, егетләр!» диде ул, үзенең кешеләренә мөрәҗәгать итеп: «Кайсыгыз сезнең үз үлеме белән үләргә тели, — мич башында яки хатын кочагында түгел, үләксәдәй шинкарь коймасы буенда да түгел, ә намуслы казак үлеме белән, кияү белән кәләш шикелле, барыгыз бер урынга ятып үләргә тели? Әллә сез, булмаса, өйләрегезгә кайтырга телисезме, кайтып иманыгызны югалтып, аркагызда поляк ксендзларын күтәреп йөртмәкче буласызмы?»
«Синең арттан барабыз, пан полковник! Синең арттан!» — дип кычкырдылар Тарас полкындагы барлык егетләр, һәм аларга тагын башка полклардан да бик күпләр кушылдылар.
«Минем арттан барасыз икән, киттек алайса!» — диде Тарас, бүреген •батырыбрак киде, торып калучыларга дәһшәтле бер караш ташлады, аты өстендә ипләнә төште һәм үзенең егетләренә кычкырды: «Беркем дә безне яман сүз белән телгә алмас! Әйдәгез, егетләр, католикларга кунакка киттек!» Шулай диде дә ул атына сукты. Аның артыннан йөз арба, тагын бик күп атлы һәм җәяүле сугышчылар иярделәр. Тарас артына борылып, торып калучыларга бер янаулы караш ташлады, һәм рәхимсез ачулы иде аның бу карашы. Беркем дә аларны туктатырга батырчылык итмәде. Бөтен гаскәрнең күз алдында полк китеп барды. Ә Тарас бик озак вакыт һаман артына борылып, яный-яный китте.
Гетман белән полковниклар авыр уйга төшеп калдылар, бар да бик озак, гүя зур бер бәхетсезлек буласын сизгәндәй, уйланып, сүзсез тордылар. Тарас юкка гына әйтеп китмәде; бар да нәкъ ул юраганча булып чыкты. Озак та үтмәстән, Конев астында булган бер хыянәттән соң, гетманның башын һәм аның белән бергә күп кенә зур түрәләрнең башларын казыкка кадап куйдылар.
Ә Тарас нишләде? Ә Тарас үзенең полкы белән бөтен Польшаны айкап йөрде, унсигез шәһәрчекне һәм кырыклап костелны яндырды һәм Краковка да якынлашты. Бик күп поляк дворяннарын кырып бетерде ул, иң бай, иң яхшы замокларны талады; казаклар пан базларында йөзләрчә елдан бирле сакланып торган бал һәм виноларны ачып, җиргә агыз-дылар; амбарларда табылган барлык кыйммәтле сукноларны, киемнәрне һәм бүтән җиһазларны чапкалап, яндырып бетерделәр... «Бу сезгә, дошман этләре, Остапны искә төшерер өчен!» дип кенә әйтә иде Тарас, һәм Остапны бу рәвешчә искә төшерүне ул һәр шәһәрдә кабатлады. Ниһаять, Польша хөкүмәте дә Тарасның бу хәрәкәте гади ил талау гына булмыйча, зуррак бер эш булуын аңлап алды һәм шул ук Потоцкийга биш полк ярдәме белән Тарасны ничек тә кулга төшерергә боерык бирде.
Алты көн буена казаклар төрле авыл ара юллар белән эзәрлекләүдән котылырга тырыштылар; бу гадәттә булмаган качуга атлар чак чыдап, казакларны коткардылар. Ләкин Потоцкий бу юлы үзенә йөкләтелгән бурычны үтәүдә зур тырышлык күрсәтте; ул казакларны армый-талмый эзәрлекләп, ниһаять, Днестр елгасы ярында аларны куып җитте. Бульба бу урында ял итәр өчен бер ташландык һәм җимерек крепостьта тукталган иде.
Крепость үзенең өзгәләнгән валы һәм яртылаш җимерек стеналары белән Днестр елгасының нәкъ текә яры өстендә тора иде. Аның һәр минут авып, түбәнгә очарга торган кыясының түбәсе вак ташлар һәм ватык кирпечләр белән тулы иде. Менә шул урында инде таҗлы гетман Потоцкий аларны ике яктан уратып алды. Дүрт көн буена казаклар ташлар һәм кирпечләр атып каршы тордылар. Ләкин аларның запаслары бетте, көчләре какшады, һәм Тарас дошман сафларын өзеп, боҗра эченнән чыкмакчы булды, һәм казаклар инде камалудан чыгып җиткәннәр диярлек иде, йөгерек атлары аларга, бәлкем, хәзер дә ышанычлы хезмәт күрсәткән булырлар иде, тик Тарас чабып барган җиреннән кинәт тукгалып, кычкырып җибәрде: «Туктагыз! Трубкам белән тәмәкем төш-
8
те; дошман этләренә трубкамны да калдырасым килми!» Һәм карт атаман үзенең диңгездә дә, җирдә дә, походлар йөргәндә дә, өендә ятканда да аерылмас трубкасын иелеп, үлән арасыннан эзләргә тотынды. Шул чакта бер көтү поляклар йөгереп килеп, аның таза иңбашларына ябырылдылар. Тарас бөтен бәдәне белән селкенеп карады, ләкин аны тотып алган гайдуклар, әүвәлдәге шикелле, җиргә сибелеп төшмәделәр. «Их,, картлык, картлык!» диде ул, һәм ап-ак чалланган карт казак елап ук җибәрде.
Әмма картлык гаепле түгел иде: көч — көчне сындырды. Кимендә утызлап кеше аның кул-аякларына асылындылар. «Эләкте карт каргаһ дип кычкырдылар ляхлар. «Хәзер бу эткә, дәрәҗәсенә күрә, лаеклы хөрмәт күрсәтергә кирәк», һә.м алар, гетман рөхсәте белән, аны бөтенесе алдында тереләй яндырырга булдылар. Шунда ук очын яшен суккан бер шәрә агач тора иде. Тарасны, бөтен яктан* күренеп торсын өчен югары күтәреп, агачка тимер чылбыр белән уратып бәйләделәр, кулларын кадаклап куйдылар һәм агач төбенә костёр да сала башладылар. Ләкин костерга карамый иде Тарас, үзен яндырачак ут турында уйла- ?лый иде ул; казаклар атышкан якка карый иде бу саф йөрәкле кеше: аңа үзенең биек урыныннан бөтенесе дә, уч төбендәге шикелле, күренеп тора иде. «Егетләр, тизрәк әнә шул урман артындагы тауны биләп алыгыз: алар анда бара алмаслар!» дип кычкыра иде ул үзенең казакларына. Ләкин җил аның сүзләрен илтеп җиткерми иде. «Менә харап булалар, юкка гына харап булалар!» дия иде ул, өзгәләнеп. Шул чакта аның карашы түбәнгә, ялтырап яткан Днестрга төште. Шатлык кабынды аның күзләрендә... куаклар арасыннан чыгып торган дүрт көймә койрыгын күреп алды ул, һәм барлык көчен җыеп, ачы тавыш белән кычкырып җибәрде: «Ярга, ярга таба, егетләр! Сулъяктагы тау сукмагы белән түбән төшегез. Яр буенда көймәләр торалар, берсен дә калдырмагыз, артыгыздан куып барырлык булмасын!»
Бу юлы җил уңай яктан исте, һәм аның сүзләрен казаклар ишетеп алдылар. Ләкин мондый киңәш биргәне өчен шунда ук аның башына балта түтәсе белән китереп суктылар, — картның күз алларында бөтен нәрсәнең асты өскә килде.
Казаклар тау сукмагы белән җан-фәрман түбәнгә таба атылдылар, ә шулай да поляклар артларыннан калмый куып киләләр иде. Күрәләр — юл бик еш боргалана, чуалып бетә, як-якка аерылып китә. «Ә, иптәшләр! Булмаса — булган икән!» диделәр алар, бер генә мизгелгә тукталып калдылар, камчыларын күтәреп селтәделәр, — һәм аларның татар атлары җирдән аерылып, елан шикелле һавада сузылып упкын аша түбән очтылар һәм туп-туры Днестрга барып та төштеләр. Бары икесе елгага барып җитә алмады, югарыдан ташка төшеп, кычкырырга да өлгермичә, атлары белән шунда мәңгегә торып калдылар. Ә казаклар инде бу вакытта атлары белән суда йөзәләр һәм көймәләрне чишеп алалар иде. Поляклар упкын яры өстендә тукталдылар, казакларның бу кыюлыкларына шаккатып, сикерергәме, юкмы дип аптырап тордылар. Бер кызу канлы яшь полковник, бичара Андрейны сихерләгән әлеге чибәр поляк кызының бертуган абыйсы, озак уйлап тормастан, барлык көчен җыеп аты белән казаклар артыннан ташланды: өч тапкыр ул һавала аты белән әйләнде дә үткен очлы кыялар өстенә гөрселдәп төште. Үткен ташлар аны кисәкләргә өзгәләделәр, мие аның, каны белән аралашып, упкын стенасының киртләчләренә үскән куакларга сыланып калды.
Тарас Бульба сугудан айный, түбәнгә, Днестр! а караган чакта инде казаклар көймәләргә төялеп, ашыгып-ашыгып ишкәкләрен ишәләр иде. югарыдан аларга пулялар яудыралар, ләкин алар оарып җитми иде инде. Карт атаманның күзләрендә шатлык чаткылары кабынды.
«Хушыгыз, иптәшләр!» дип кычкыра иде ул аларга югарыдай: «Мине исегезгә төшерегез һәм киләсе язга тагын бу якларга килеп, яхшылап күңел ачып йөрегез! Я, шайтан ляхлары, тота алдыгызмы? Дөньяда казак куркып калырлык берәр иәрсә бар дип уйлыйсызмы әллә? Туктагыз әле, килер бер заман, булыр ул вакыт, шул чакта сез рус православие диненең нәрсә икәнен белерсез! Хәзер үк инде ерак һәм якын халыклар сизеп торалар: рус җиренең үз патшасы күтәрелеп чыга, һәм аңа буйсынмыйча калган бер генә көч тә дөньяда булмас!..»
Менә костердан ут күтәрелә дә башлады, Тарасның аякларын ялап алды, һәм ялкын агач буйлап югары үрмәләде... Рус көчен җиңәрлек утлар, газаплар, яки башка берәр көч дөньяда табыламы соң!
Кечкенә түгел Днестр елгасы, бик күп аның тыныч култыклары, куе камышлыклары, сайгак урыннары һәм тирән җирләре; көзгедәй елтырап, аккош тавышлары белән яңгырап тора аның өсте, горур чумгалаклар оча аның өстеннән, тәллетәвечләр, кызыл түшле корыхтаннар һәм башка бик күп төрле кошлар яшиләр аның яр буйларында. Казаклар үзләренең ике койрыклы тар көймәләрендә, дәррәү генә ишеп, ашыга-ашыга йөзәләр, сайгак урыннарны, кошлар көтүен һавага күтәреп, сак кына узып китәләр, һәм үзара һаман карт атаманнары турында сөйләшәләр.
Ә. Еники тәрҗемәсе.
10
н. в. гоголь
★ ШИНЕЛЬ
Департаментта... ләкин кайсы департаментта икәнен әйтмәү хәерлерәк булыр, һәртөрле департаментлардан, полклардан, канцелярияләрдән һәм, кыскасы, һәртөрле урын биләүчеләр сословиесеннән дә усалрак бернәрсә дә юк. Хәзер инде һәрбер хосусый кеше үзенә кагылуны бөтен җәмгыятьне хурлау дип исәпли. Әле күптән түгел генә бер капитан- исправниктан \ кайсы шәһәрдән икәнен хәтерләмим, шундый бер үтенеч килгән дип сөйлиләр, ул үзенең үтенечендә, дәүләт карарлары юкка чыгалар һәм аның изге исемен барысы да телгә ала, — дип бик ачык язган. Ышандырыр өчен үзенең үтенеченә ниндидер зур бер том романтик язу тегеп җибәргән, анда һәр ун бит саен, кайчакта, хәтта лаякыл исерек хәлдә, капитан-исправник килеп чыга, ди. Шунлыктан күңелсез- лекләргә очрамас өчен, вакыйга булган департаментны без бер департамент, дип кенә атарбыз. Шулай итеп, бер департаментта бер чиновник хезмәт иткән, чиновникны әллә ни шаккатырлык дип әйтеп булмый, тәбәнәгрәк буйлы, әзрәк шадрарак, әзрәк җирәнрәк, хәтта карап торуга әзрәк сукыррак та, маңгай турысында бераз пеләше бар, ике як битен җыерчыклар каплаган һәм йөзенең төсен дә геморойлысыманрак дияргә була... Ни эшләмәк кирәк! Петербург климаты гаепле. Инде дәрәҗәсенә килгәндә (чөнки бездә барыннан да элек дәрәҗәңне әйтү кирәк), ул мәңгелек титуляр советник дип йөртелә торган бер бәндә инде, билгеле ки, аның кебек тешли алмаучы кешеләрнең өсләренә ябырылырга һәм алардан көләргә төрле язучылар бик һәвәс булалар. Чиновникның фамилиясе Башмачкин. Кайчан да булса «башмак» дигән сүздән килеп чыкканын бу фамилия үзе үк әйтеп тора; ләкин кайчан, кайвакытта һәм ничек ул «башмак» дигән сүздән башланып киткән, анысы билгеле түгел. Атасы да, бабасы да һәм, хәтта, каенише дә — барлык Башмач- киннар да елына өч тапкыр олтан салдырып итек киеп йөриләр. Исеме аның: Акакий Акакиевич иде. Бәлки укучыга ул бераз гаҗәбрәк һәм уйлап чыгарган кебек тоелыр, ләкин шуны әйтергә кирәк, ул исемне берәү дә уйлап чыгармаган, үзеннән-үзе шундый хәл килеп туган, башка исем бирергә һич мөмкин булмый, һәм ул менә ничек килеп чыккан: Акакий Акакиевич төнгә каршы дөньяга килгән, хәтерем ялгышмаса, 23 нче мартка каршы. Мәрхүмә анасы, чиновник хатыны һәм бик әйбәт хатын, баласын тиешенчә чукындырырга җыена. Бала анасы әле ишеккә каршы кроватьта ятып тора, ә аның уң ягында инде сенатта столоначальник булып хезмәт итүче, гаҗәп яхшы кеше Иван Иванович Ерошкин кода һәм сирәк очрый торган яхшы күңелле хатын, квартальный офицер хатыны, Арина Семеновна Белобрюшкова кодача басканнар. Бала
1 К а п и т а н-и спразник — өяз полициясенең начальнигы (соңыннан өяз исправнигы дип йөртелә башлый).
11
анасына өч исемнең берсен, үзе теләгәнне сайларга мөмкинлек бирәләр: . Моккий, Соссий яки, Христос өчен газап чигүче, Хоздазат исемен кушарга әйтәләр. «Юк, — дип уйлаган мәрхүмә. — Бигрәк әллә нинди исемнәр». Аның хәтерен саклап календарьның икенче битен ачалар; тагын өч исем: Стрифилий, Дула һәм Варахасий. «Менә бәла, — дип әйтеп куя карчык, — ниткән исемнәр бу, чыннан да андый исемнәрне минем беркайчан да ишеткәнем юк. Ичмасам Варадат яки Варух, я булмаса Трифилий яки Варахсий булсын иде». Календарьның тагы бер битен ачалар: Павсикахий һәм Вахтисий килеп чыга. «Күренеп тора,— ди карчык, — ахрысы, аңа шулай язган, алай булгач, әйдә тотыйк та әтисенең исемен кушыйк. Атасы Акакий иде, малае да Акакий булсын». Шулай итеп, ул Акакий Акакиевич булып китә. Баланы чукындыралар; өстәвенә ул елап җибәрә һәм чыраен шундый итеп сыта, әйтерсең лә, титулярный советник булачагын алдан сизгән. Шулай итеп, боларнын барысы менә ничек килеп чыккан. Без боларның барысын да, бу хәлнең үзеннән-үзе шулай килеп чыгуын, башка исем бирергә һич мөмкин булма- ганлыгын, укучы үзе күреп белсен дип китердек. Ул кайчан һәм кайвакытта департаментка эшкә кергән, һәм кем аны урнаштырган, анысын берәү дә хәтерли алмый. Күпме директорлар, күпме һәртөрле чиновниклар алышынган, аны һаман да шул ук бер урында, шул ук хәлендә, шул ук эшендә, шул ук күчереп язу чиновнигы итеп күрәләр; шуңа күрә, ул дөньяга туганда ук, бөтенләй әзер хәлендә, виц-мундирдан һәм пеләш башлы булып туган дигән фикер белән тора-бара килешеп беттеләр. Департаментта аңа карата бертөрле дә ихтирам булмады. Ул узып киткәндә каравылчылар урыннарыннан тору түгел, хәтта, ана әйләнеп тә карамыйлар, әйтерсең лә, кабул итү бүлмәсеннән гади бер чебен очып китә. Начальниклар аның белән деспотларча — салкын мөгамәләдә булалар. Ниндидер хәтта столоначальник ярдәмчесе дә аңа яхшы тәрбия алган службаларда кулланыла торганча «күчереп языгыз», я булмаса, «менә кызыклы, әйбәт кенә эш», яки нинди дә булса ягымлы сүз әйтмичә, кәгазьне борын төбенә төртеп китә, һәм ул бары тик кәгазьне генә күрә, кәгазьне исә кем ташлап киткән, болай эшләргә аның хакы
• бармы, аларын тикшереп тормый. Ала һәм шунда ук язу өчен җайлап урнаша. Я<шь чиновниклар аңардан көләләр һәм канцелярия үткенлеге җиткән кадәр тел озайталар, үз күз алдында ук, аның турында чыгарылган вакыйгалар турында, аның җитмеш яшьлек карчык хозяйкасы турында. Аны хозяйкасы кыйный, дип, туегыз кайчан була, дип йөдәтәләр, кар ява дигән булып, башына кәгазь чүбе сибәләр. Ләкин Акакий
. Акакиевич бер генә сүз дә әйтми, әйтерсең лә аның янында беркем дә юк; бу хәл, хәтта аның эшенә дә тәэсир итми, шундый мәшәкать эчендә дә үзенең язуларында бер генә дә хата ясамый. Тик шаярулар чиктән тыш түзә алмаслык булса гына, эшләргә комачаулап терсәгенә төртсәләр генә ул: «Куегыз әле, нигә җәберлисез мине», ди иде. Боларны . әйткәндә аның сүзләрендә һәм тавышында сәер бернәрсә яңгырый.
Аңарда, ничектер, кызгану уята торган авазлар ишетелә, «шулай, күптән түгел генә хезмәткә урнашкан бер яшь егет, башкалардан үрнәк алып, Акакий Акакиевичтан көләргә теләгән, ләкин пычакка кадалган кебек, кинәт катып калган, һәм шул көннән алып, әйтерсең лә, егетнең күз алдында барлык нәрсә үзгәргән һәм икенче төрле булып күренә башлаган. Әдәпле, кеше арасында үзләрен тота белүчеләрдер, дип танышкан иптәшләреннән аны ниндидер табигый булмаган бер көч читкә этәргән, һәм шуннан соң бик озак вакыт иң күңелле минутларда «Куегыз әле. нигә җәберлисез мине», дигән йөрәккә үтә торган сүзләре белән пеләш ‘ башлы тәбәнәк чиновник аның күз алдына килә, һәм ,шул йөрәккә үтә- торган сүзләрдә: «Мин синең туганың», — дигән башка сүзләр яңгырый. Бу мескен яшь егет куллары белән йөзен каплый, һәм соңыннан үз
• гомерендә кешеләрдәге кешелексезлекнең күплеген күреп, укымышлы.
12
нәзакәтле югарылык астында да, я хода! хәтта намуслы һәм яхшы дип танылган кешеләрдә дә күпме явыз тупаслыкның яшеренеп ятуын күрен, күп тапкыр калтырана иде.
Үз вазыйфасын үтәүгә шулкадәр бирелеп яшәүче икенче кешене табуы мөмкин түгел. Ул тырышып эшли дип әйтү генә аз; юк, ул яратып эшли. Шул эштә, үзенең күчереп язуларында, аның күз алдына ниндидер төрле-төрле һәм күңелгә рәхәт бер дөнья килеп баса. Аның хозурлануы йөзенә чыга; аның гашыйк булган хәрефләре бар, — шул хәрефләрне яза башласа, шатлыгыннан үзен-үзе белештерми елмая, күз кыса, иреннәре ярдәмгә килә, шулай итеп аның каләме кайсы хәрефне төшергәнен йөзенә карап та укырга мөмкин кебек тоела. Әгәр дә аның эшен ярсып эшләвенә карап бәяләсәләр иде, ул үзенең гаҗәпләнүенә каршы, бәлки хәтта статский советник 2 та булыр иде; ләкин ул, ачы телле иптәшләре әйткәнчә, хезмәте өчен, петлицасына пряжка да үзенә геморой алуга гына ирешкән. Хәер, аңа бөтенләй үк игътибарсыз караганнар дпп әйтеп булмый. Бер директор, киң күңелле кеше буларак, аның озак ?;езмәт итүен искә алып, аңа гади күчереп язудан башка мөһимрәк эш бирергә боерган; ягъни әзер бер эшне икенче бер дәүләт учреждениесенә ниндидер бер отношение итеп язарга кушканнар аңа; эше дә инде, баш титулны алыштырып язарга да, кайбер урыннарда фигыльләрне беренче заттан өченче затка күчереп куярга. Бу ана шундый авыр эш булып чыга, ул .шабыр тиргә төшә, маңгаен ышкый һәм, ниһаять: «Юк, миңа булмаса берәр нәрсә күчереп язарга бирегез», ди. Шул көннән алып аны гомергә күчереп язучы итеп калдырганнар. Күчереп язудан башка дөньяда аның өчен бернәрсә дә юк кебек күренә. Ул үзенең өс-башы турында да уйламый; виц-мундиры яшел дә түгел аның, ниндидер кыз- гылт-җирән төстә. Муены озын түгел аның, ләкин мундир якасы тар гына, тәбәнәк кенә, шунлыктан аның муены якасыннан чыгып, Россиядә яшәүче чит ил кешеләре башларына дистәләп тага торган башын чайкаучы гипс песи балаларының муены кебек, гадәттән тыш озын булып күренә. Аның виң-мундирына һәрвакыт нәрсә булса да ябышкан була: я печән чүбе, я нинди дә булса җеп очы; өстәвенә аның урамда йөргәндә нәкъ тәрәзәдән төрле чүп-чар ташлаган вакытка туры килә торган үзенчәлекле кызык гадәте бар, шуңа күрә гомеренә эшләпәсенә кавын-кар- быз кабыклары һәм башка шундый юк-бар нәрсәләр кунган була. Урамда ни эшлиләр, нәрсә бар, аның үз гомерендә бер генә мәртәбә лә игътибар иткәне булмады. /Ләгълүм ки, аның туганы, шундый ерактан күрүчән кыю карашы белән аерылып торучы яшь чиновник, хәтта тротуарның икенче ягында баручының панталон балагындагы тасмасы сүтелгәнне дә күреп ала, бу нәрсә аның йөзендә һәрвакыт хәйләкәр кө-лемсерәү китереп чыгара.
Әгәр Акакий Акакиевич нәрсәгә булса да күз төшерә икән, ул алар- ның барысында да үзенең чиста, тигез итеп язган язу юлларын гына күрә, тик инде, әллә каян гына килеп чыккан ат башы, аның җилкәсенә салынып, борыи тишекләреннән аның битенә җил өрдерсә, ,шул чагында гына үзенең язу юллары уртасында түгел, бәлки урам урта!сында икәненә төшенә. Өйгә кайту белән, шул сәгатьтә үк өстәл артына утыра, ашыгып кына үзенең кәбестә шулпасын чүмерә һәм суганлап бер кисәк сыер ите ашый, һич алариың тәмен дә сизми, чебене-ние белән, шул минутта алла җибәргәннең барысын ашый. Ашказаны тулганны сизгәч, өстәл артыннан тора, кара салган шешәсен алып, өйгә алып кайткан кәгазьләрен күчерергә утыра. Әгәр дә инде андый эше булмаса, хозурлану өчен, юри берәр кәгазьнең күчермәсен үзенә язып ала, әлбәттә кәгазьләрнең сүз төзелешләре белән матур булганнарын түгел, бәлки нинди
2 Ягъни бишенче класс дәрәжәсс алган булыр иде.
13
дә булса берәр яңа, яки кирәклерәк кешегә адресланган кәгазьләрне күчерә.
Петербургның соры күге караңгыланып сүнгән сәгатьләрдә, барлык чиновник халыклар, үзләренең алган жалованьеларына һәм аш яратуларына карап, ашап-эчеп тамак туйдыргач, — департаментта каләм шыштырдаулардан, ыгы-зыгылардан, үзенең һәм кешенең ихтыяҗын башкарулардан соң, иң тынгысыз кеше дә кирәгеннән артык үзенә төшкәнне башкарганнан соң барысы да ял итеп алгач, — чиновниклар кал-ган вакытларын күңел ачып уздырырга ашыкканда: кыюраклар театрга йөгерә; кайберәүләр вакытын төрле эшләпәләр карап йөрүгә багышлап, урамга чыга; кайберәүләр кичәгә бара — кечерәк бер төркем чиновникларның йолдызы булган берәр чибәр кызга мактау сүзләре яудырып вакытын үткәрә; кайберәүләр, монысы да еш кына очрый торган хәл, туп-туры үз ишенә бара, ә үз ише өченче яки дүртенче катта, кухнясы яки алгы бүлмәсе булган, бик күп мәхрүмлекләр кичерү, ашау-эчү, кү-ңел ачуларны кысу бәрабәренә кайбер моданы даулаучы вак-төяге һәм лампа-мазары җитештерелгән ике кечкенә бүлмәле фатирда яши, кыскасы, барлык чиновниклар дус-ишләренең тар квартирасына штурмовой вист уйнарга таралып беткән чакларда да, уен вакытында алар арзанлы сохари кимереп, стаканнан чәй эчәләр, озын трубкалардан тәмәке төтәтәләр, сдача вакытында, югары обществодан күчкән гадәт буенча, гайбәт саталар, — рус кешесе гайбәттән бервакытта да, бернинди хәлдә дә баш тартмый—инде башка сөйләр сүзләре бул.МДса, комендант турындагы мәңгелек анекдотны сөйлиләр: комендантка, имеш, фальконет монументындагы атның койрыгын кискәннәр, дип хәбәр иткәннәр, — кыскасы, хәтта бар дөнья күңел ачарга омтылган сәгатьләрдә дә, Акакий Акакиевич бертөрле күңел ачуларга да бирелми. Аны кайчан да булса берәр кичәдә күрдем дип һичкем әйтә алмас иде. Язып туйгач ул, иртәгә күчереп язарга алла берәр нәрсә бирер әле, дип, алдан ук елмаеп йокларга ята. Үзенең өлешенә тигән дүрт йөз сум жалованьесыннан канәгатьләнеп яшәүче бу кешенең гомере шулай тыныч үтә, әгәр дә титу- лярныйларның гына түгел, хәтта тайный, действительный, надворный һәм һәртөрле башка советникларның, хәтта беркемгә дә киңәш бирмәүче һәм үзләре дә берәүдән дә киңәш алмаучы советникларның тормыш юлына чәчелгән, төрле бәхетсезлекләр килеп чыга торган булмаса, ул картайганчы шулай яшәгән булыр иде.
Петербургта елына 400 сум яки шул тирәдә жалованье алучыларның көчле дошманы бар. Ул дошман, бер дә бүтән түгел, безнең төньяк салкыны, хәер, аны бик көчле диләр. Сәгать иртәнге сигез тулып тугызынчыга киткәч, нәкъ департаментка баручылар белән урам "тулган сәгатьтә, ул, барлык борыннарны да бертигез шундый әчеттереп чеметә башлый, бичара чиновниклар борыннарын һичкая куярга белмиләр. Зуррак урында хезмәт итүчеләрнең дә салкыннан маңгайлары чатнаган һәм күзләреннән яшь аккан мондый вакытта ярлы титулярный советникларның хәле бик тә мөшкел була. Барлык котылу чарасы бары шунда, юка гына шинельдән мөмкин кадәр тизрәк биш-алты урамны йөгереп узарга да, аннан юлда килгәндә туңган, хезмәтеңне үтәргә кирәк булган барлык сәләтең һәм булдыклылыгың кире кайтканчы швегцар бүлмәсендә бик яхшылап тыпырдап торырга кирәк. Акакий Акакиевич шактый вакыттан бирле, таныш араны мөмкин кадәр тизрәк йөгереп килергә тырышуына карамастан, аркасы белән җилкәсенең ничектер бигрәк тә көчле кызышканын сизә башлый. Ниһаять, ул үзенең шинелендә нинди булса да гөнаһ юк микән дип уйлый. Өендә шинелен яхшылап тикшереп чыккач, ике-өч урында, нәкъ аркасында һәм җилкә турында, шинеленең иләк кебек сирәгәйгәнен күрә: сукносы ШУНДЫЙ тузган, хәтта җил уйнап тора, эчлеге дә тетелеп беткән. Белеп торыйк, Акакий Акакиевичның шинеле дә чиновниклар өчен көлке тудыра иде;
14
хәпа аны шинель дигән затлы исеме белән дә атамыйча, капот дип йөртәләр иде. Чыннан да, ул шинельнең төзелеше дә ничектер сәеррәк; мкасы елдан-ел кечерәя бара, чөнки ул шинельнең башка урыннарын амауга тотыла. Салынган ямауларында да, тегүченең осталыгы күренми, нәкъ капчык кебек сәлперәеп тора. Эшнең нәрсәдә икәнен күргәч, Акакий Акакиевич үзенең шинелен тегүче Петровичка илтергә кирәк дип карар кылды. Арткы ишек аша йөри торган кайдадыр дүртенче катта торучы Петрович, кылый күзле һәм бите тулы шадра булуга карамастан, чиновникларның һәм башкаларның төрле панталоннарын, фракларын ямау белән, билгеле, айнык чагында һәм башына нинди булса да икенче эш турында уй килмәгәндә, шактый гына уңышлы шөгыльләнә иде. Бу тегүче турында, әлбәттә, күп сөйләп тору да кирәк булмас иде, ләкин шулай гадәтләнелгән инде, повестьтагы һәрбер кешенең характерын тулы- сынча күрсәтергә кирәк, шулай булгач, нихәл итәсең, Петровичны да бирегә китерегез. Башта аны бары Григорий дип кенә йөрткәннәр, ниндидер бер баринда крепостной кеше булган ул; крепостнойлыктан котылганнан соң гына Петрович дип йөртә башлаганнар һәм шул көннән алып һәр бәйрәмдә шактый күп эчә башлаган, башта зур бәйрәмнәрдә, аннан соң, нинди бәйрәм икәнен тикшермичә, барлык чиркәү бәйрәм-нәрендә, календарьда крест куелган бер генә көндә дә эчми калмаган. Бу яктан ул бабайлар гадәтенә тап төшермәгән һәм, хатыны белән бәхәсләшкәндә, аны мир хатыны, немка дип хурлаган. Хатыны турында сүз кузгатканбыз икән инде, аның турында да ике авыз сүз әйтергә кирәк: ләкин кызганычка каршы, Петровичның хатыны барлыгы, һәм аның башына яулык бөркәнмичә чепчик киеп йөргәнлеге генә мәгълүм икәнлеген искә алмаганда, аның турында бик аз билгеле; белүебезчә^ ул матурлык белән дан тота алмаган бугай; һәрхәлдә, аның белән очрашканда бары тик гвардия солдатлары гына аның чепчик астындагы йөзенә карап, мыекларын селкетеп, ниндидер үзенчә бер аваз чыгара торган булганнар.
Петровичларга алып менә торган баскычтан күтәрелгәндә, — дөресен әйтергә кирәк, гадәттә Петербург йортларының барысының да арткы ишек баскычында булганча, бу баскычта да юеш; шакшы су сеңеп, күзне әчеттерә торган спиртлы ис аңкып тора, — баскычтан күтәрелгәндә Акакий Акакиевич Петрович күпме алыр икән дип уйлый иде инде, һәм күңеленнән ике сумнан да артык бирмәскә булды. Ишек ачык иде, чөнки хуҗа хатыны ниндидер балык кыздырганда кухняны шундый төтәткән, хәтта тараканнарны да күреп булмый. Хуҗа хатыны абайламыйча да калды, Акакий Акакиевич кухня аша үтеп китте һәм, ниһаять, бүлмәгә керде, анда ул, буялмаган киң агач өстәл өстендә төрек пашасы кебек аягын бөкләп утыручы Петровичны күрде. Петрович, эш вакытында тегүчеләрнең гадәтенчә, яланаяк иде. һәм барыннан да элек, Акакий Акакиевичка бик таныш, калын, ташбака кабыгы кебек каты, ниндидер зәгыйфь тырнаклы аяк башбармагы күзгә чалынды. Петровичның муенында ефәк кисәге һәм киләпле җеп асылынган, ә тез өстендә ниндидер иске-москы, ул инде өч минутлар чамасы энә күзенә җеп кертә алмый җәфалана, шуңа күрә караңгылыкка ачуланып, хәтта җепкә дә ачуланып: «керми явыз, теңкәгә тидең бит, шельма!» дип ярым тавыш белән сукрана иде. Петровичның нәкъ ачулы минутында туры килү Акакий Акакиевичның күңеленә бик ошап бетмәде: ул, Петровичка нинди булса да заказ биргәндә, Петровичның бераз каккан вакытын яки хатынының «тыгынган, аракы бирәне, сукыр шайтан» дип әйтерлек хәлдәге вакытын ярата иде. Андый хәлдә Петрович, гадәттә, бик теләп юл куя һәм килешә, хәтта күбесенчә рәхмәт әйтеп баш иеп кала. Дөрес, ахырдан хатыны, ирем исерек булган, шуңа күрә арзан эшләгән дип елап килә; ләкин бер ун тиен көмеш өстәп җибәрсәң, шуның белән эше бетә. Бу юлы инде Петрович аек кебек күренә, шуңа күрә аяусыз, сүзгә саран, һәм, шайтан
15
белсен, күпме каерыр. Акакий Акакиевич моны сизеп кире таярга телә?- гән иде дә, ләкин эш башланган иде инде. Петрович аңа үзенең бердәнг бер’ күзен кысып текәлеп карагач, Акакий Акакиевич теләр-теләмәс: «Исәнме, Петрович!» дип әйтеп салды. — «Исәнлек телим, сударь», диде Петрович һәм нинди табыш китергәнен күрәсе килеп, күз кырые белән генә Акакий Акакиевичның кулына карап алды.
— Ә менә мин сиңа, Петрович, теге... — Шуны белеп калыйк, Акакий. Акакиевич сөйләшкәндә күп вакытта бәйлекләр, рәвешләр, ниһаять, урынлы-урынсыз тагылмалар кушып сөйли. Әгәр дә инде эш бик авыраеп китсә, ул чагында, хәтта җөмләне бөтенләй әйтеп бетермәү гадәте дә бар, шулай итеп, бик еш: «Анысы чынлап та, бөтенләй теге...»,— дип башлаган сүзен үзе дә оныта, сөйләп бетердем инде дип уйлап, ахырда инде бернәрсәсез калдыра.
— Нәрсә бар?—диде Петрович һәм шул ук вакытта бердәнбер күзе белән Акакий Акакиевичның виц-мундирын,— виц-мундир аңа бик таныш, чөнки ул аны үзе теккән, — якасыннан башлап җиңнәренә хәтле, аркасын, чабуларын һәм элмәкләрен карап чыкты. Тегүчеләрнең йолалары шундый инде; беренче очрашканда алар гел шулай эшлиләр.
— Ә мин менә теге, Петрович... шинельне, сукно... менә күрәсең,, башка җирләре бөтенләй таза, ул әзрәк тузанланган, шуңа күрә иске булып күренә, ул яңа әле, тик менә бер җирендә әзрәк тегеләйрәк... аркасында да, тагын менә бер җилкәсе әз генә ышкылган, аннан менә бу җилкәсендә әзрәк, күрәсең, бары шул. Эше дә күп түгел...
Петрович капотны ала, өстәлгә җәеп сала да, башын чайкап, озак кына карап тора һәм кулы белән тәрәзә төбендәге түгәрәк тәмәке савытына үрелә, тәмәке савытының капкачына ниндидер бер генералның рәсеме төшерелгән, нинди генерал икәнен танырлык түгел, чөнки нәкъ бит турысы бармак белән төртеп тишелгән дә дүрт почмаклы кәгазь кисәге ябыштырып куелган. Тәмәкесен иснәгәннән сон, Петрович, капотны кулына алып, яктыга куеп карый, тагын башын чайкый; аннан сон эчен өскә әйләндереп, яңадан башын чайкый, яңадан тәмәке савытының кәгазь белән ябыштырылган генераллы капкачын ачып, һәм борынына тәмәке тутырып, тәмәке савытын ябып куя һәм, ниһаять:
— Юк, төзәтеп булмый: тишек гардероб бу! — ди.
Бу сүзләрне ишетеп, Акакий Акакиевичның йөрәге кага башлады.
— Пик булмасын соң, Петрович? — дип сорады ул, балаларча ялынган тавыш белән: — Бары тик җилкәләре генә кырылган бит, калдык- постык кисәкләрең бардыр бит соң синең...
— Әйе, кисәкләрне табып була, кисәкләр табылыр, — диде Петрович, — тик ямарлык түгел: череп беткән, инә кадап булмый аңа, теткәләнә.
— Теткәләнә бирсен, ә син аңа шунда ук ямау сал.
— 'Ямау салырлыгы калмаган, ямау торырлык урыны юк, тузуы җиткән, тик исеме генә сукно, җил чыкса, шунда ук таралып китәр.
— Я, рәтлә инде. Ничек соң алай, чынлап та теге!..
— Юк, — диде Петрович кискен итеп, — бернәрсә дә эшләп булмый. Эш хөрти монда. Иң яхшысы, сез, кышкы салкыннар җиткәч, аңардан үзегезгә чолгау ясагыз, чөнки оек җылытмый. Моны үзләренә күбрәк акча алыр өчен, немецлар уйлап чыгарганнар (Петрович уңае килгәндә немецларга карата чәнечкеле сүз әйтергә ярата иде); ә шинельне инде, сезгә яңаны ясарга туры килер, күрәсең.
«Яңаны» дигән сүзне ишеткәч. Акакий Акакиевичның күзләре томанланды, һәм бүлмәдә нәрсә бар, барысы да аның алдында бутала башладылар. Ул бары тик Петровичның тәмәке савыты капкачыңдагы би тенә кәгазь ябыштырылган генералны гына ачык күрде. «Ннчек йнде\ т
16
яңаны?» двде ул, һаман әле үзен төшендә кебек хис итеп: «минем ана акчам да юк бит».
— Әйе, яңаны, — диде, тупас сабырлык белән, Петрович.
— Әгәр дә яңаны эшләргә туры килсә, ничек соң ул теге...
— Ягыш, күпме торырмы?
— Әйе.
— Шулай да өч иллелектән артыграк тотарга кирәк булыр,— диде Петрович һәм мәгънәле итеп иреннәрен кысты. Ул көчле эффект ясарга, кешене көтмәгәндә бөтенләй аптырашта калдырырга һәм аннан инде, шундый сүзләрдән соң аптырашта калган кешенең чырае ничек үзгәргәнне читтән генә карап торырга ярата иде.
— Бер шинельгә йөз илле сум!—дип кычкырып җибәрде бичара Акакий Акакиевич, бәлки ул үз гомерендә беренче тапкыр кычкыргандыр. чөнки ул һәрвакытта әкрен тавышлы булуы белән аерылып тора иде.
— Әй-е, — диде Петрович, — нинди шинель бит. Әгәр дә якасына сусар мехы куйсаң, башлыгын ефәк эчле итен тексәң, ике йөзгә дә төшәр.
— Зинһар. Петрович, — диде Акакий Акакиевич ялынган тавыш белән, Петрович әйткән сүзләрнең барлык эффектларын ишетмичә һәм ишетергә дә теләмичә әйтте, — ничек булса да төзәт инде, ичмасам, бераз гына хезмәт итәрлек булсын.
— Юк инде, бу бушка вакыт үткәрү һәм юкка акча әрәм итү булыр иде, — диде Петрович, һәм Акакий Акакиевич, бу сүзләрдән соң бөтенләй кыйналып калып, бүлмәдән чыкты. Ә Петрович, ул чыгып киткәч, мәгънәле итеп иреннәрен кыскан килеш, үз бәясен дә төшермәвенә һәм тегүче осталыгының да серен ачмавына канәгать булып, эшкә керешмичә озак басып торды.
Урамга чыккач, Акакий Акакиевич төшендәге кебек хәлдә иде. «Шулай итеп шулай», дип, үз алдына сөйләнде ул: «Мин, чыннан да, теге... уйламаган идем аның... булып чыгуын». Ә аннан соң, бераз дәшми тррып: «Менә ул ничек! Ниһаять, менә нәрсә булып чыкты, ә мин, чыннан да, аны болай булып чыгар дип уйламаган идем». Шуныц артыннан тагын озак тынлыктан соң: «Шулай итеп шул! Менә инде нинди, нәкъ, һич көтелмәгән, теге... моны исә бер дә... мондый хәл!» дип сөйләнде. Шул сүзләрне әйткәч, ул, өенә таба китәсе урынга, үзе дә сизмичә, бөтенләй кире якка атлады. Юлда барганда бер труба чистартучы үзенең корымлы киемнәре белән бәрелеп аның бөтен җилкәсен пычратып китте; төзелеш барган йорт түбәсеннән аның өстеиә бер бүрек известь сибелде. Ул боларның берсен дә сизмәде, соңра инде, алибар- дасын 3 янына куеп, сөялле учына мөгез савытыннан тәмәке салып торган будка каравылчысына килеп бәрелгәч кенә бераз аңына килде, анда да будка каравылчысының ачы тавышы гына уятты аны: «Нәрсә кеше өстенә менәсең, әллә сиңа трухтуар тармы?» Шул сүзләр генә аны күтәрелеп карарга һәм борылып өенә кайтып китәргә мәҗбүр итте. Шунда гына ул азрак акылын җыя башлады, үзенең чын хәлен ачык күрде, өзеп-өзеп түгел, бәлки күңелендәге иң якын эшләр турында сөйләшергә мөмкин булган акыллы дусы белән аңлашкан, ачыктан-ачык сөйләшкән кебек үз-үзенә сөйләнә башлады. «Юк инде, — диде Акакий Акакиевич, — хәзер Петрович белән аңлашып торырга ярамый: ул хәзер теге, хатыны аны, күрәссн, тиешенчә дөмбәсләгәндер, Ә менә иц яхшысы, мин аңа якшәмбе көнне иртә белән килермен: ул бәйрәм алды шимбәдән соң йокыдан бүртенгән күзен кылыйлатыр, аңа баш төзәтергә
3 /к л и б а р д а— җәяүлеләр коралы: озын саплы балта һәм сөпгс, киц йөзле сөнге.
2. „С. Ә.“ № з. 17
кирәк булыр, ә хатыны акча бирмәс, шул вакытта мин ана ун тиен көмешне теге, кулына, ул сөйләшүчән булыр һәм шинельдә инде теге...» Үзенчә шулай акыл йөртте Акакий Акакиевич, үзенен күңелен күтәрде һәм беренче якшәмбене көтеп алды, һәм, Петрович хатынының өйдән чыгып каядыр киткәнен ерактан ук күрде дә — туп-туры Петрович янына китте. Чыннан да, Петровичның күзе шимбәдән соң бик нык кылыйланган, башын түбән иеп йокысыннан айный алмый утыра иде; ләкин шуңа да карамастан, әйтерсең лә шайтан котырткан, эшнең нәрсәдә икәнен белгәч тә, «Булмый, — диде, — рәхим итеп яңага заказ бирегез». Акакий Акакиевич шунда ук аңа ун тиен көмешне төртте. «Рәхмәт белде- рәм, әфәндем, сезнең исәнлеккә әзрәк кәгеп алырмын, — диде Петрович, — ә инде шинель турында борчыла күрмәгез: ул бернәрсәгә дә ярамый. Яна шинельне инде мин сезгә менә дигән итеп тегәрмен, анысын инде тырышырбыз».
Акакий Акакиевич тагын да ямау турында сүз кузгаткан иде дә, ләкин Петрович ишетеп бетермичә: «Яңаны инде мин сезгә әлбәттә тегәрмен,— диде,— анысына ышаныгыз, көчне кызганмабыз. Хәтта болай эшләргә мөмкин, яңа модача, якасы көмеш йөгертелгән каптырма белән каптыра торган булыр».
Менә шунда Акакий Акакиевич, яңа шинель тектермичә котылып булмаячагын күрде, һәм күңеле бөтенләй төште. Чыннан да ничек, нәрсәгә, нинди акчага тектерергә? Әлбәттә, киләчәк бәйрәмдә бирелергә тиеш наградага таянырга мөмкин иде, ләкин ул акчаның урыны күптән билгеләнгән һәм алдан бүленеп беткән. Яңа панталоннар алырга кирәк, иске итек кунычына яңа баш саптырган өчен итекчегә бурыч түләргә, аннан тегүчегә өч күлмәк, тагын теге, китапта язарга уңайсызрак инде, бер-ике белье тегәргә заказ бирергә кирәк, кыскасы: барлык акча да бөтенләе белән китеп бетәргә тиеш иде, һәм әгәр дә, хәтта директорның күңеле йомшап, наградага кырык сум урынына кырык биш яки илле сум билгеләсә, алай да барыбер вак-төяк кенә кала, ул шинельгә кирәк капиталының диңгез суында бер тамчы кебек кенә өлеше. Хәер, ул, Петровичның, шайтан белсен, нинди көч җитмәслек бәя каера торган юләр гадәтен белә иде, әлбәттә, чөнки хатыны булып хатыны да: «Син нәрсә, акылдан шашасыңмы, юләр! Кайчагында бер дә юкка эшләргә алына, ә хәзер менә, шайтан котыртамы, үз бәясеннән дә артык сорарга», дип кычкырудан тыелып кала алмаган вакытлары була иде. Хәер, Петровичның сиксән сумга да тегеп бирергә алыначагын ул, әлбәттә, белә иде; ләкин шулай да ул сиксән сумны каян аласың? Яртысын табып та булыр иде әле: яртысы табылыр иде, бәлки, хәтта әзрәк артыграк та; ләкин икенче яртысын каян алырга?.. Алай да, беренче яртысы каян килгәнен укучының беләсе килә торгандыр. Акакий Акакиевич кечкенәрәк бер ящикка, тоткан һәрбер сумнан бер тиен акча салып барырга гадәтләнгән иде, ә ящикның капкачы өстендә акча салыр өчен махсус тишек ясалган, һәр ярты ел узганнан соң, ул бакыр акчаларның суммасын тикшерә һәм көмеш акчага алыштыра бара. Бик күптәннән шулай эшләп килгән ул, шулай итеп берничә еллар буена кырык сумнан артыграк акча җыелган. Димәк, яртысы кулда; ләкин калган яртысын каян алырга соң? Калган кырык сумны каян алырга? Акакий Акакиевич уйлап-уйлап торды да, ичмасам бер ел буена булса да, көндәлек расходны киметергә кирәк дигән карарга килде: кич белән чәй эчүне ташларга, кичләрен шәм яндырмаска, әгәр дә инде берәр нәрсә эшләргә кирәк булса, хуҗа хатынының бүлмәсенә керергә һәм аның шәм яктысында эшләргә; урамнан йөргәндә итек олтанын тиз арада ышкытмас өчен, ташка һәм таш тактага мөмкин кадәр акрын һәм саграк, аяк очы белән генә диярлек, басып йөрергә; керләрне юарга прачкага мөмкин кадәр сирәгрәк бирергә, ә инде өйгә кайткач, кием тузмасын өчен һәрвакыт чишенеп, бик күптәнге һәм хәтта вакыт үзе дә аяп килгән
18
Демикотон халаттан гына йөрергә. Дөресен әйтергә кирәк, башта ана мондый кысылып торуга күнегү бераз кыен булды, ә аннан инде пичектер күнегелде һәм җайланып китте; хәтта ул кичләрен бөтенләй ашамаска өйрәнде: аның каравы ул, булачак шинелен үзенең башында мәңгелек идея итеп йөртеп, рухи азык тапты. Шул көннән башлап, әйтерсең лә, аның тормышы ничектер тулыланды, әйтерсең лә, ул өйләнгән, әйтерсең лә, аның янында ниндидер икенче бер кеше тора, әйтерсең лә, ул ялгызы түгел, ә аның белән тормыш юлын бергәләп үтәргә ризалык биргән күңелгә ягымлы тормыш дусы бар, — һәм ул дусы да башка беркем дә булмыйча, әлеге калын итеп сырылган, тузмый торган эчле шинеле. Ул ничектер җанланып китте, хәтта үзенә бер максат билгеләп куйган кеше кебек, характеры да ныгыды. Аның йөзендә һәм үзен то-туында шикләнү, икеләнү үзеннән-үзе бетте, кыскасы — барлык шикләндерә торган һәм билгесез сызыклары югалды. Вакыты белән аның күз- ләренә очкыннар күренә, чыннан да якасына әллә сусар мехы куйдырырга микән, — дигән уйлар башына килә. Моның турында уйлау аны чак кына хәтере чуалучанлыкка китерде. Бервакыт ул, күчереп язганда,, чак кына хата ясамый калды, ничектер: «аһ!» дип кычкырып җибәрә язды да чукынып куйды, һәр ай саен бер генә тапкыр булса да: шинель турында сөйләшергә, сукносын кайдан алу яхшырак булыр, нинди төс- тәгесен, ни бәягә алырга, — дип Петрович янына кереп-чыгып йөри, һәм бераз борчыла төшеп, ләкин, ниһаять, шинель тегелгәч, барысы да онытылыр дигән уй белән өенә һәрвакыт канәгатьләнеп кайта торган булды. Эш, ул көткәнгә караганда, тизрәк уңайга китте, һич көтмәгәндә директор Акакий Акакиевичка кырык яки кырык биш сум түгел, ә тулысы белән алтмыш сум награда билгеләде: Акакий Акакиевичка шинель кирәклекне сизепме инде, әллә үзеннән-үзе шулай килеп чыкканмы, ләкин шуның аркасында Акакий Акакиевичның көтмәгәндә егерме сум артык акчасы булып чыкты. Бу хәл эш барышын тизләтте. Тагын ничек кирәк алай ике-өч ай гына ачлы-туклы торырга да — Акакий Акакиевичның нәкъ сиксән сумга якын акчасы җыела. Аның гадәттәге бик сабыр йө-рәге тибә башлады. Беренче көнне үк ул Петрович белән кибетләргә китте. Бик яхшы сукно алдылар; гаҗәп түгел, чөнки бу турыда ярты ел алдан уйлап йөргәннәр иде, һәм бәясен белергә дип кибетләргә керми калган айлары бик сирәк булды; аның каравы Петрович үзе: моннан да яхшы сукноның булуы мөмкин дә түгел, диде. Эчлегенә коленкор сайладылар, ләкин шундый һәйбәт һәм тыгыз, Петрович әйтүенчә, ефәктән дә яхшырак һәм төсе дә күренекле, ялтырап тора. Сусар алмадылар, чөнки бик кыйбат, аның урынына кибеттә булган песи тиреләреннән иң яхшы песине сайладылар, ерактан караганда гел сусар дип белерсең. Петрович шинельне ике атна тегеп маташты, чөнки сырырга вакыт күп китте, югыйсә, иртәрәк тә өлгергән булыр иде, эшләгән өчен Петрович унике сум алды — шуннан ким һич мөмкин түгел иде: бөтен җөе ефәк белән ике катлап вак-вак атлатып тегелде һәм Петрович барлык җөйләре өстеннән үзенең тешләре белән кысып, төрле фигуралар төшереп чыкты. Бу хәл... нәкъ менә кайсы көнне икәнен әйтүе кыен, ләкин, ниһаять, Петрович шинельне китергән көн, Акакий Акакиевичның гомерендә, мөгаен, иң тантаналы көн булгандыр. Ул аны иртә белән нәкъ департаментка барыр алдыннан китерде. Башка һичбер вакытта шинель болан кирәк булмаган булыр иде, чөнки ярыйсы гына каты салкыннар башланган һәм тагын да көчәю куркынычы сизелә иде. Петрович шинельне яхшы тегүчеләр кебек алып килде. Аның йөзендә Акакий Акакиевич әле гомерендә дә күрмәгән әһәмиятле ачык чырайлылык сизелеп тора иде. Үзенә калса, ул җитәрлек дәрәҗәдә зур эш кылган кебек хис итте, һәм кинәт үзен яңа тегүче итеп, бары тик эчлек куючы да, ямау салучы те-гүчедән бик күп аерылып торганлыгын күрсәтте. Ул, төреп алып килгән борын яулыгын чишеп, шинельне чыгарды, яулык яңа гына кер юучы
19
дан кайткан, аннан сон, инде ул аны яңадан файдалану өчен бөгәрләп кесәсенә салып куйды. Шинельне чыгаргач, бик горурланып карады һәм ике кулына алып, җилтерәтеп кенә Акакий Акакиевичнын. җилкәсенә салды. Аннан кулы белән арткы итәген аска тартып шинельне урынына утыртты; төймәләрен төймәләмәгән килеш Акакий Акакиевичка бөркәп- дерде. Акакий Акакиевичнын, олы яшьтәге кеше булганлыктан, җиңнәрен дә киеп карыйсы килде, Петрович җиңнәрен кияргә дә булышты — җиңнәре дә бик таман булып чыкты. Кыскасы, шинель бөтенләй ятышлы иде. Бу очрак белән файдаланып, Петрович — тик кечкенә урамда вывескасыз яшәгәне өчен генә һәм шуның белән бергә Акакий Акакиевичны күптәннән белгәнгә күрә генә шулай арзанга теккәнлеген дә әйтми кала алмады; янәсе Невский проспектында аңардан теккән өчен генә дә, җитмеш биш сум алган булырлар иде. Акакий Акакиевич бу турыда Петрович белән сүз көрәштерергә теләмәде, аннан Петровичның күзгә төтен җибәреп зур сума каерырга яратуыннан да курыкты. Ул тегүче белән шунда ук исәп-хисапны өзеп, рәхмәт әйтте дә яңа шинельдән департаментка барырга чыкты. Петрович аның артыннан чыкты һәм урамда туктап калып, ерактан озак кына шинельгә карап торды, шуннан соң, кыек тыкрык аша яңадан шул урамга каршы чыгып, үзе теккән шинельнең икенче ягыннан, ягъни алгы ягыннан карар өчен, юри читкә борылып китте. Ул чакта Акакий Акакиевичнын бөтен тойгылары нәкъ бәйрәмчә иде. Ул һәрбер күз ачып йомуында җилкәсендә яңа шинель икәнлекне сизә иде, һәм шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча, хәтта берничә тапкыр көлемсерәп куйды. Чыннан да, ике яклап файда: бер яктан, җылы, ә икенчедән, матур. Юлны ул бөтенләй сизмәде дә һәм кинәт департаментка килеп чыкты; швейцар бүлмәсендә ул шинелен салды, әйләндереп-әйләндереп карады һәм махсус күзәтергә дип швейцарга бирде. Департаменттагыларның барысы да, Акакий Акакиевичнын яңа шинеле барлыгын һәм капотның инде гамәлдә булмавын каян белеп өлгергәннәрдер, анысы билгесез. Аны тәбрик итәргә тотындылар, шундый ачык чырай белән каршыладылар, башта ул елмаеп кына торды, ә соңыннан хәтта ана оят була башлады. Барысы да аны уратып алып, яңа шинельне юарга кирәк, һич югында ул барысы өчен дә кичә оештырырга тиеш, дип сөйләнә башлагач, Акакий Акакиевич бөтенләй аптырап калды, нишләргә, ничек җавап бирергә һәм ничек котылырга икәнен дә белмәде. Ул инде берничә минуттан соң, бөтенләй кызарынып, бу шинельнең бөтенләй яңа түгел икәнлеген, аның болай гына, иске шинель икәнлеген, беркатлылык белән ышандыра башлады. Ниһаять, чиновникларның берсе, хәтта ниндидер столоначальник ярдәмчесе, үзенең бер дә тәкәббер түгел икәнлеген, хәтта үзеннән түбәннәр белән дә .хисаплашканлыгын күрсәтергә теләп булса кирәк: «Әйдә ярар, Акакий Акакиевич өчен үзем кичә оештырам, һәм бүген миңа чәйгә рәхим итүегезне сорыйм: бүген бит минем, юри эшләгән кебек, туган көнем», диде. Чиновниклар, табигый, шунда ук столоначальник ярдәмчесен тәбрикләделәр һәм тәкъдимен зур теләк белән кабул иттеләр. Акакий Акакиевич котылырга тырышып караган иде, ләкин барысы да: әдәпсезлек, бары оятсызлык кына һәм хурлык дигәч, ул инде бер дә каршы килә алмады. Алай да шушы уңай белән аңа хәтта, кич белән дә яңа шинельдән йөрергә туры килүен исенә төшергәч, аның күңеле күтәрелеп китте. Акакий Акакиевич өчен бу көн иң зур тантаналы бәйрәм кебек булды. Ул үзен иң бәхетле санап, рухланып өенә кайтты, шинелен салып ипләп кенә стенага элеп куйды, тагын бер тапкыр сукносына һәм эчлегенә сокланып караганнан соң, юри чагыштыру өчен үзенең тетелеп беткән иске капотын чыгарды. Аңа күз салып алды да хәтта үзе дә көлеп җибәрде: шундый зур аерма! Ашарга утыргач та, капотның нинди хәлдә калганын исенә төшерү белән, озак итеп көлде. Ашаганда күтәренке күңел белән ашады һәм аштай соң инде бернәрсә дә язмады, бернинди кәгазь дә*
20
караңгы төшкәнче, болан гына урын өстендә рәхәтләнеп ятып торды. Аннан соң, эшне озакка сузмыйча, киенде, шинелен җилкәсенә салын, урамга чыкты. Бәхетсезлеккә каршы, кунакка чакыручы чиновникның кайда торганын әйтә алмыйбыз: хәтер бик нык начарлана башлады, һәм Петербургтагы бөтен нәрсә, барлык урамнар һәм өйләр бер-берсенэ кушылып, башыбызда буталып беттеләр, аңардан нәрсә булса да тәртипле бер әйбер алуы бик кыен. Ничек кенә булмасын, чиновник, кимендә, шәһәрнең яхшы бер өлешендә яши, димәк, Акакий Акакиевичка бик якын түгел. Башта Акакий Акакиевичка ничек кирәк алай гына яктыртылган кайбер буш урамнардан узарга кирәк иде, ләкин, чиновникның квартирасына якынлашкан саен, урам җанлана барды, торучылар да күбрәк һәм ут яктысы да күбрәк. Еш кына җәяүлеләр күренә башлады, матур итеп киенгән ханымнар, кондыз мехыннан теккән якалы кием кигән ирләр очрый; җиз башлы кадак белән кагып эшләнгән рәшәткәле чаналы ванькалар сирәк күренә — киресенчә, башларына алсу-кызгылт бархат бүрек кигән, лаклаган чанага аю тиресе япкан яхшы атлылар һәм зиннәтләнгән кузлалы кареталар, кар өстеннән тә-гәрмәчләрен шыкырдатып урамнан узып китүчеләр күбрәк очрый башлады. Акакий Акакиевич боларның барысына да яңалык итеп карады. Ул инде берничә еллардан бирле кичләрен урамга чыкмый иде. Ул кызыксынып бер магазин тәрәзәсе янында туктап калды, анда чибәр аякларын шәрә калдырып, башмакларын салып утыручы ниндидер бер матур хатын төшерелгән картина куелган; ә аның артыннан, икенче бер бүлмә ишеге аша бакенбардлы һәм аскы ирене тирәсенә ябышып торган матур испаньолка сакаллы, ниндидер ир кеше башын тыгып карап тора. Акакий Акакиевич башын селкеп көлемсерәде дә аннан үз олына китте. Ни өчен көлемсерәгәндер, әллә бөтенләй таныш булмаган, ләкин алай да ниндидер бер сизү белән һәркемнең күңелендә саклана горган әйберне очраткангамы, әллә, бик күп башка чиновниклар кебек: «Я инде бу французларны, сөйләп торасы да юк, әгәр дә инде телиләр икән, нинди дә булса тегене, барыбер инде нәкъ теге...» дип уйладымы. Ә бәлки хәтта аны да уйламагандыр — кешенең эченә кереп һәм анын нәрсә уйлаганнарын белеп булмый бит. Ниһаять, ул столоначальник ярдәмчесе торган өй янына килеп җитте. Столоначальник ярдәмчесе иркен яши иде: баскычларында фонарь янып тора, квартирасы икенче катта. Алгы бүлмәгә кергәч, Акакий Акакиевич идәндә галошлар тезелеп киткән рәтләрне күрде. Алар арасында, бүлмә уртасында, боҗра- божра пар чыгарып самовар шаулап утыра. Стеналарда шинельләр дә плащлар эленгән, алар арасында кайберләре хәтта кондыз мехыннан тегелгән якалы яки бархат кайтармалылар. Стена аша шау-шу һәм сөйләшкән тавышлар ишетелә, ишек ачылып, аннан буш стаканнар, сөт савыты һәм корзина белән сохари куйган поднос күтәреп лакей чыккан чакта, тавышлар кинәт катырак һәм ачыграк ишетелде. Күрәсең, чи-новниклар күптән җыелган һәм берәр стакан чәй дә эчкәннәр инде. Акакий Акакиевич, шинелен үзе элеп куеп, бүлмәгә керде, һәм анын күз алдында бер үк вакытта шәмнәр, чиновниклар, трубкалар, карта уены өстәлләре чагылып үтте һәм төрле яктан күтәрелгән ашыгыч сүзләр, урындык тавышлары аны каушатып җибәрде. Ул үзенә нәрсә эшләргә икән дип уйланып һәм эзләнеп, бик уңайсыз хәлдә бүлмә уртасында туктап калды. Ләкин аны барысы да күрделәр, тавышланып каршыладылар, һәм шунда ук, аның яңа шинелен тагын бер кат карарга дип, барысы да алгы бүлмәгә чыктылар. Акакий Акакиевич башта бераз уңайсызланып маташса да, барысының да шинельне мактавын күргәч, эчкерсез кеше булганлыктан, шатланмыйча кала алмады. Аннан соң, барысы да аның үзен дә, шинелен дә оныттылар, һәм гадәттәгечә, вист уйнар өчен әзерләнгән өстәлләр тирәсенә җыелдылар- Шау-шу, тавыш һәм кешеләр төркеме — боларның барысы да Акакий Акакиевичка
21
ничектер сәер тоелды. Турысын гына әйткәндә, ул нишләргә бс<4ми аптырап калды, кулларын, аякларын һәм үзенең бөтен гәуДәсен хая куярга белмәде: ниһаять, уйнаучылар янына елышып утырды, карталарга карады, уйнаучыларның әле берсенең, әле икенчесенең йөзләренә каран- галады һәм берничә минуттан авызын ачып иснәнә башлады, күңелсезлек басты, бигрәк тә үзенең көндәгечә йокларга ятар вакыты ’күптән җиткәнне сизә башлады. Ул хуҗа белән саубуллашырга теләгән иде, ләкин: яңа шинель котлап, һичшиксез, берәр бокал шампанский эчәргә кирәк дип, аны җибәрмәделәр. Бер сәгатьтән соң: винегрет, салкын бозау ите, паштет, кондитер сумсалары һәм шампанскийдан гыйбарәт кичке аш китерделәр. Акакий Акакиевичны ике бокал шампанский эчәргә мәҗбүр иттеләр, шуны эчкәч, аңа бүлмәдә күңеллерәк булып китте, алай да сәгать инде унике тулган һәм күптән өйгә кайтырга вакыт икәнне һич оныта алмады. Ничек кенә булса да, хуҗа туктатып калмасын дип, ул качып-посып кына алгы бүлмәгә чыкты, идәндә аунап яткан шинелен табып алды да, кызганып, аны каккалады, ябышкан төрле мамыкларын сыпырып ташлап, өстенә киде һәм, баскыч буйлап төшеп, урамга чыкты. Урамда якты иде әле. Вак-төяк сата торган кайсыбер кибетләр — дворовойлар һәм төрле кешеләрнең сменасыз эшли торган шушы клублары — ачык иде, ябыкларыннан исә, ишек ярыгының буеннан-буена сузылып төшкән ут яктысы күренә иде, бу — әле кибет эчендә кеше барлыкны белдерә һәм, ихтимал, анда дворовой хезмәткәрләр яки асраулар үзләренең кайдалыкларын байларына белдермичә, аларны гаҗәпләндереп, әле төрле сүзләрен һәм әңгәмәләрен очлап торалардыр. Акакий Акакиевич бик кәефләнеп атлый, хәтта, ни өчендер, гәүдәсенең бөтен җирләрен гадәттән тыш хәрәкәтләндереп, яшен тизлеге белән яныннан узып китүче ниндидер бер ханым артыннан кинәт йөгерә дә башлады. Ләкин, алай да, шунда ук туктады һәм, болай чаба башлауның каян килүенә, хәтта үзе дә гаҗәпләнеп, тагын әүвәлгечә акрын гына атлый башлады. Тиздән аның алдында, төнлә түгел, хәтта көндез дә күңелсез булган әлеге буш урамнар сузылды. Хәзер инде, алар караңгырак һәм тынлык белән аерылыбрак торалар: фонарьлар сирәк җемелди — күрәсең, инде майны әзрәк бирәләр; агач өйләр, коймалар башланып китте; бер җирдә җан иясе юк; бары тик урамдагы кар гына ялтырый һәм тәрәзә капкачлары ябылган тәбәнәк өйләр генә кызганыч хәлдә каралып торалар иде. Ул, урамны аркылы кискән очсыз-кырыйсыз бер мәйданга якынлашты; куркыныч бер бушлык булып торган бу мәйданның икенче кырые һәм андагы өйләр чак- чак кына күзгә чагылалар иде.
Еракта, алла белсен кайда, җир читендә күренгән шикелле, ниндидер бер будкада кечкенә генә ут җемелди. Бу урында Акакий Акакие- вичның кәефләнеп баруы ничектер шактый кимеде. Ул мәйданга ирек- сездән ниндидер бер курку белән килеп керде, әйтерсең лә, аның йөрәге ниндидер куркыныч хәл булачагын алдан сизде. Ул артына һәм як- ягына каранды: әйләнә-тирәсе нәкъ диңгез. «Юк, каранмау хәерлерәк», дип уйлады һәм күзләрен йомып алга атлады, ә инде мәйданның икенче кырые якынмы икәнен белергә дип күзләрен ачса, кинәт аның алдында, борын төбендә үк ниндидер мыеклы кешеләр басып торганны күрде, нинди кешеләр, анысын инде ул аера алмады. Аның күз аллары караңгыланды һәм йөрәге кага башлады. «Минем шинель бит бу!» диде тегеләрнең берсе, гөрелдәп торган калын тавыш белән һәм аның якасыннан эләктереп алды. Акакий Акакиевич «караул» кычкырырга теләгән иде, тегеләрнең икенчесе аның авызы янына ук, чиновник башы зурлыгындагы йодрыгын терәп: «Ә менә, кычкырып кына кара!» диде. Акакий Акакиевич бары тик өстеннән .шинелен салдырып алып, үзен тезләре белән тибеп очырганнарын гына тойды һәм кар өстенә чалкан барып төште, шуннан башка бернәрсә дә тоймады. Берничә минуттан
22
соң аңына килеп, урыныннан торды, ләкин инде беркем дә юк иде. Ул кырда салкын икәнлекне һәм шинеленең булмавын сизде, кычкыра башлады, ләкин аның тавышы, әйтерсең, мәйданның аргы башына барып җитәргә дә уйламый иде. Кабынып кычкыра-кычкыра мәйдан буйлап, туп-туры будка янына йөгерде. Будка янындагы будочник үзенең алебардасына таянып, пи пычагыма бу кешенең ерактан кычкырып йөгереп аңа таба килгәнен беләсе килеп, кызыксынып карап торган кебек иде. Акакий Акакиевич аның янына йөгереп килеп, йоклый бит, бернәрсә дә карамый, ничек кеше талаганны да күрми дип, буыла-буыла акыра башлады. Будочник, беркемне дә күрмәгәилеген, аны мәйдан уртасында ниндидер ике кеше туктатканлыгын гына күргәнлеген, ләкин алар аның дусларыдыр дип уйлаганлыгын әйтте; ә инде бер дә юкка сүгенгәнче, иртәгә надзирательгә бар, надзиратель шинельне кем . лганын эзләп табар, дип киңәш бирде. Акакий Акакиевич өенә бөтенләй тәртипсез хәлдә кайтып керде: чигәләрендә һәм җилкә чокыры тирәсендә генә сакланып калган чәчләре бөтенләй тузгыган; янбашы, күкрәге һәм панталоны карга манчылган. Квартира хуҗасы карчык дөбер-шатыр ишек какканны ишеткәч, ашыгып, яткан урыныннан сикереп торды да бер генә аягына башмагын кигән килеш, тыйнаклык күрсәтү өчен, эчке күлмәгенең күкрәк турын бер кулы белән тотып, ишек ачарга йөгерде; ләкин ишекне ачып җибәрү белән, Акакий Акакиевичны мондый хәлдә күреп, артка чигенде. Акакий Акакиевич эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп биргәч тә, карчык кулларын җәеп шаккатты, туп-туры частныйга 4 барырга кирәклекне, квартальныйнын алдаячагын, ышандырып та сузып йөртәчәген әйтте; барыннан да яхшысы, туп-туры част- i-ыйга барырга, ул хәтта аңа таныш икәнлекне, чөнки элек үзендә кухарка булып торган чухонка 5 Анна, хәзер частныйларга бала караучы булып урнашканны, частныйны еш кына күргәнлеген, аиың өйләре турыннан атта узып киткәнен, һәм аның һәрбер якшәмбедә чиркәүдә бу-луын, гыйбадәт кылганын, шул ук вакытта барлык кешегә дә ачык йөз күрсәтүен, һәм, димәк, яхшы кеше булырга тиешлеге һәр яктан күренеп торганлыгын сөйләде. Мондый карарны тыңлаганнан соң, Акакий Акакиевич хәсрәтләнеп үз бүлмәсенә кереп китте, төнне ничек уздыргандыр. анысын инде, әз генә булса да икенче берәүнең хәлен аңлый белүчеләр ихтыярына калдырабыз. Иртә белән иртүк Акакий Акакиевич частныйга китте, ләкин, йоклый диделәр; ул сәгать унда килде —тагын шул ук: йоклый; ул сәгать унбердә килде: частный өйдә юк — диделәр, көндезге аш вакытында килгәч, — алгы бүлмәдәге писарьлар аны һич җибәрергә теләмәделәр һәм, нинди эш белән килгәнен, нинди ихтыяҗ аны бирегә китергәнен, һәм нәрсә булганын әлбәттә белергә теләделәр. Шулай да, ниһаять, Акакий Акакиевич, гомерендә бер тапкыр үзенең характерын күрсәтергә теләде һәм частныйның үзен күрергә кирәклекне, аларньш үткәрмәскә хаклары юклыкны, үзенең департаменттан казна эше белән килгәнлеген, менә алар өстеннән жалоба бирсә, үзләренә шелтә эләгәчәген кискен итеп әйтте. Моңа каршы писарьлар бернәрсә дә әйтә алмадылар, һәм араларыннан берсе частныйны чакырырга китте. Частный шинельне талау турындагы сүзләрне, ничектер, гадәттән •гыш гаҗәпсенү белән кабул итте. Мәсьәләнең төп ноктасына әһәмият бирү урынына ул Акакий Акакиевичтаи: ни өчен аның соңга калып йө- j үен, аның нинди булса да берәр начар йортта булмаганмы икәнлеген сораша башлады, шуна күрә /Хкакий Акакиевич бөтенләй хурланып, шинель турында эш барышының тиешле нәтиҗәсе булырмы, юкмы икәнен үзе дә белмичә, частный яныннан чыгып китте. Бу көнне ул көне буе департаментка эшкә бармады (үз гомерендә беренче тапкыр).
4 Үз карамагында шәһәрнең аерым бер өлеше булган полицейский.
5 Иске Петербург шәһәре читендә яшәүче финнарга бирелгән кушамат.
23
Икенче көнне ул тагын да, үзенең иске капотын киеп, капот тагын да кызганычрак хәлдә иде, бөтенләй төсе бетеп, агарынып килеп керде. Акакий Акакиевичның шинельне талаулары турында сөйләве, хәтта бу хәлдә дә Акакий Акакиевичтан көлүче чиновниклар табылуга карамастан, күбесенә тәэсир итте. Шунда ук аңа акча җыярга булдылар, ләкин бернигә яраксыз сума җыелды, чөнки чиновниклар аннан башка да күп расходланганнар иде: директор портретын алырга язылганнар, бүлек начальнигы тәкъдиме буенча, аның дусы тарафыннан төзелгән, ниндидер бер китап алырга язылганнар, — шулай итеп җыелган акча эшкә яраксыз булып чыкты. Кемдер берәү, Акакий Акакиевичның кайгысын уртаклашып, бер дә булмаса яхшы киңәш белән ярдәм күрсәтергә батырлык итте һәм аңа квартальныйга бармаска кирәклекне, чөнки ихтимал квартальныйиың начальство мактавына ирешер өчен, бәлки шинельне нинди юл белән булса да эзләп табуы да мөмкин, ләкин, әгәр дә ул үзенең шинеле икәнлеккә законлы дәлилләр китерә алмаса, «шинель барыбер полициядә калачагын; иң яхшысы аның бер күренекле шәхескә мөрәҗәгать итәргә тиешлеген, күренекле шәхес тиешле кешеләр белән бәйләнеш тотып, бәлки эшне тизләтергә кушар, дип киңәш итте. Нихәл итсен соң, Акакий Акакиевич күренекле шәхескә барырга булды. Күренекле шәхеснең хезмәте нинди һәм нәрсәдән гыйбарәт, анысы хәзергә хәтле билгесез. Шуны да белеп китәргә кирәк, бер күренекле шәхес күптән түгел генә күренекле шәхес булып киткән, ә аңа хәтле ул бөтен- .ләй күренексез шәхес булган. Хәер, аның урыны тагын да күренеклерәкләр белән чагыштырганда, хәзер дә күренекле булып саналмый иде.
Ләкин күренексезне дә күренекле итеп күрүче кайберәүләр һәрвакыт табыла. Хәер, ул үзенең күренеклелеген бик күп башка чаралар белән көчәйтергә тырыша, ягъни ул үз тәртипләрен кертте: ул хезмәткә килгәндә түбән катлау чиновниклар аны баскычта ук каршы алырга тиешләр; аңа беркем дә турыдан-туры керәсе булмасын, һәрбер нәрсә дә иң каты тәртип белән барсын: коллежский регистратор губерна секретарена белдерсен, губерна секретаре — титулярныйга яки кемгә булса да башка берәүгә, менә шундый тәртип белән аш аңа җиткерелсен. Шулай инде, изге Русьта бөтенесе дә кешегә ошап кылану авыруы белән агуланганнар, һәркем үзенең начальнигын үрти һәм ул булып кыйланып маташа. Әле шуны да сөйлиләр, ниндидер бер титулярный советник, үзен ниндидер бер кечкенә генә аерым канцеляриянең башы итеп бил-геләгәч, шунда ук «хөкүмәт учреждениесе бүлмәсе» дип атап, үзенә аерым бер бүлмә бүлдергән, һәм ишек янына килгән бер кешегә ишек ачып торучы укалы тасма белән чигелгән кызыл якалы ниндидер капельдинерлар куйган, бактың исә, «хөкүмәт учреждениесе бүлмәсе»нә гади язу өстәле дә көч-хәл белән генә сыя икән. Күренекле шәхеснең эш алымы һәм гадәтләре олысымак һәм мәһабәт булган, ләкин катлаулы булмаган. Аның тәртибенең төп нигезендә катылык булган. «Катылык, катылык һәм катылык», дигән ул гадәттә, һәм гадәт буенча соңгы сүзен әйткәндә бик күренекле итеп, каршындагы тыңлаучының йөзенә карый торган булган. Хөкүмәт канцеляриясенең механизмын чәшкил итүче берничә дистә чиновник гәрчә бернинди сәбәпсез коты алынып яшәсә дә, аны ерактан күреп алу белән, эшләрен ташлап, на-чальник узып киткәнче, үрә катып басып кала торган булган. Аның түбән катлау белән гади сөйләшүендә дә катылык ярылып яткан, бу сөйләшү үзе өч җөмләдән генә гыйбарәт булган: «Сез ничек кыюлык итәсез? Сез кем белән сөйләткәнегезне беләсезме? Сезнең алдыгызда кем торганны аңлыйсызмы сез?» Хәер, ул яхшы күңелле кеше, иптәшләренә карата әйбәт кеше, хезмәт күрсәтүчән; ләкин генераллык дәрәҗәсе аны бөтенләй чыгырдан чыгарды. Генерал дәрәҗәсе алгач та, ул ничектер бутала башлады, юлдан язды һәм ничегрәк булырга икәнне һич белә /алмады. Әгәр дә аңа үзе белән тигез дәрәҗәлеләр арасында булырга
24
туры килсә. ул әле кеше, адәм рәтле кеше, күп кенә мөнәсәбәтләрдә хәтта аңгыралык та күрсәтми; ләкин үзеннән бер генә дәрәҗәгә түбән кешеләр арасында булырга туры килсә, ул вакытта инде ул тәртәдән чыга: берәү белән дә сөйләшми. Аның бу хәле бик тә кызганыч, чөнки вакытын чагыштырмаслык дәрәҗәдә яхшырак үткәрә алган бyлvын ул үзе үк сизә. Кайчагында аның нинди дә булса кызыклы сүзгә һәм берәр төркемгә бик катнашасы килгәнлеге күзләреннән үк күренеп тора, ләкин, мин артыгын кыланмыйммы, игътибарсызлык түгелме бу, шуның аркасында мин үземнең дәрәҗәмне төшермимме? — дигән фикер аны туктатып кала. Әиә шулай фикер йөртүе аркасында ул сирәк кенә бер иҗекле авазлар әйтүе белән чикләнеп, гомер буе сөйләшми торган бер хәлдә кала, һәм шулай итеп, эч пошыргыч кеше дигән титул яулап ала. Безнең Акакий Акакиевич та әнә шундый күренекле шәхескә килде, ләкин бик уңайсыз вакытта килде, хәер, күренекле шәхес өчен бик вакыты булса да, үзе өчен бик вакытсыз иде. Күренекле шәхес үз бүлмәсендә иде, һәм берничә еллардан бирле күрешмәгәннән соң күптән түгел, яңа гына килгән элекке танышы һәм бала чагындагы дусы белән бик кызыклы сүзләр сөйләшеп утыра иде. Шул чагында ана ниндидер Башмачкинның килүен белдерделәр. Ул кырт кисеп кенә: «Кем ул?» — дип сорады, аңа: «Ниндидер чиновник» дип җавап бирделәр.— «Ә! Көтеп торыр әле, вакыт юк», диде күренекле шәхес. — Биредә шуны әйтеп китәргә кирәк, күренекле шәхес бөтенләй ялганлады: аның вакыты бар иде, алар инде дусы белән күптән барлык хәбәрләрен сөйләшеп беткәннәр, һәм әкрен генә бер-берсенең ботларына чабышып: «Шулай икән, Иван Абрамович!» — «Шулай шул, Степан Варламович», — дип, бик озак тынлыктан соң гына сүз ташлашып утыралар иде. Шулай булса да, күптәннән инде хезмәтен ташлап, авылда үз өендә яшәүче дусына, алгы бүлмәдә чиновниклар аны күпме вакыт көтеп торганлыкларын күрсәтер өчен, чиновникка көтеп торырга кушты, ниһаять, туйганчы сөйләшкәч, бигрәк тә сүзсез утырып туйгач, гаять уңайлы артлы креслода утырып, сигара тартканнан соң, ул, ниһаять, кинәт исенә төшер- гәнсыман, кулына кәгазьләр тотып докладлар белән керүче, ишек янында туктап калган секретарьга эндәште: «Әйе, анда чиновник көтеп тора, бугай: әйтегез үзенә, керсен». Акакий Акакиевичның түбәнчелекле кыяфәтен һәм искереп беткән виц-мундирын күргәч, ул аңа таба борылып, әле хезмәт урынын һәм генераллык дәрәҗәсен алганнан бер атна элек үзенең бүлмәсендә, ялгызы калып, көзге каршысыида юри алдан ук өйрәнеп куйганча, өзек-өзек калын тавыш белән кинәт: «Сезгә нәрсә кирәк?» — диде. Акакий Акакиевич алдан ук куркып өлгергән иде, бераз каушап калды һәм, көрмәкләшеп калган теле булдыра алган хәтле, хәтта башка вакытка караганда да күбрәк «теге» тагылмасын кушып, шинельнең өр-яна булганлыгын, һәм хәзер рәхимсез рәвештә талануын сөйләп бирде һәм генералның ничек булса да теге, обер-по- лицеймейстер әфәнде яки башка берәү белән язышып, артыннан йөреп, шинельне табуын сорап, үзенең аңа мөрәҗәгать итүен аңлатты. Генералга, ни өчендер анысы билгесез, мондый мөгамәлә илтифатсызлык. булып күренде: «Нәрсә сез, шәфкатьле әфәндем, — дип, өзеп-өзеп сүзен дәвам итте, — тәртип белмисезме? Сез каян кердегез? Эш йөртү юлын белмисезме? Сез бу турыда үтенечегезне иң элек канцеляриягә бирергә тиеш идегез: ул столоначальникка китәр иде, бүлек начальнигына, аннан секретарьга биргән булырлар иде, ә секретарь инде мина тапшырыр иде...»
_ Ләкин, ваше превосходительство, — диде Акакий Акакиевич, үзендә сакланып калган барлы-юклы кыюлыгын җыярга тырышып, һәм шул ук вакытта коточкыч рәвештә тирләгәнен сизеп, — мин, ваше превосходительство, сезне шуның өчен борчырга кыюлык иттем, чөнки секретарьлар теге... ышанычсыз халык...
25
— Нәрсә, нәрсә, нәрсә? — диде күренекле шәхес, — каян аллыгыз сез мондый акылны? Мондый фикерләрне каян җыйдыгыз? Яшьләр арасында начальствога һәм югары чиннарга каршы нинди җәнҗаллык таралган! — Күренекле шәхес Акакий Лкакиевичның инде илле яшьтән дә югарыга таба үрмәләгәнен сизмәде, ахрысы. Шулай булгач, әгәр дә инде ул яшь кеше дип атала икән, тик чагыштырмача алганда гына булуы мөмкин, ягъни, җитмеш яшькә җиткән кешегә караганда гына.— Сез беләсезме моны кемгә сөйләгәнегезне? Аңлыйсызмы сезнең каршыгызда кем торганын? Сез шуны аңлыйсызмы, аңлыйсызмы шуны? Мин сездән сорыйм. — Шунда ул тавышын шул хәтле югары ноктага җиткереп аяк тибеп кычкырды, хәтта Акакий Акакиевичтан башкага да куркыныч булыр иде. Акакий Акакиевич катып калды, чайкалып китте һәм бөтен гәүдәсе белән калтыранды: шунда ук каравылчылар йөгереп килеп аны тотып калмаган булсалар, ул лапылдап идәнгә егылган булыр иде; аны бүлмәдән хәрәкәтсез хәлдә диярлек алып чыктылар. Ә күренекле шәхес, нәтиҗәнең көткәннән артык эффектлы чыгуына канәгатьләнеп, үзенең сүзе хәтта кешене һуштан яздыра ала дигән уй белән тәмам рәхәтләнеп, күз кырые белән генә дусына карап алды, янәсе бу эшкә ул ничек карый, һәм дусының чын мәгънәсе белән билгесез бер .хәлдә калганын һәм, хәтта аның куркуга төшүен күреп, кәефләнеп куйды.
Баскычтан ничек төшкәнен, ничек урамга чыкканын Акакий Акакиевич берничек тә хәтерли алмады. Аның аяклары да, куллары да бернәрсә дә тоймый иде. Аның үз гомерендә генерал тарафыннан болай кыздырылганы юк иде, җитмәсә тагын чит генералдан. Ул ыжгырып торган буранда, авызын ачып, тротуардан читкә чыга-чыга өенә таба атлады; җил, Петербург гадәтенчә, аңа һәр дүрт яктан, һәрбер тыкрыктай өрә иде. Күз ачып йомганчы аның тамагы өрелеп чыкты, һәм ул өенә бер сүз дә әйтә алмаслык хәлдә кайтып керде; бөтенләй шешенгән хәлдә урынга барып егылды. Кайчагында тиешле кыздырулар шундый көчле булалар! Икенче көнне үк ул каты саташып авырый башлады. Петербург климатының шәфкатьле ярдәме белән авыру көткәнгә караганда тизрәк көчәйде, ә инде доктор килеп, тамыр тибүен тикшереп карагач, шешенә кайнар әйбер каплауны киңәш итүдән башка бернәрсә дә эшли алмады, ул да тик, авыру медицинаның игелекле ярдәменнән коры калмасын өчен бердәнбер чара итеп күрсәтелде; ә шулай да, тәүлек ярымнан аңа үлем киләчәген шунда ук белдерде. Шуннан соң хуҗа хатынына таба борылып: «Ә сез, анакай, вакытыгызны юкка әрәм итмәгез, хәзер үк аңа нарат агачыннан гроб эшләтегез, чөнки имәннән эшләтсәң, аның өчен бик кыйммәткә төшәр», — диде. Ишеттеме Акакий Акакиевич бу үзенең язмышы турындагы сүзләрне, ә инде ишеткән булса, бу сүзләр аны тетрәтерлек тәэсир иттеләрме аңа, кызгандымы ул үзенең кайгы-хәсрәтле тормышын, — анысы һич билгеле түгел, чөнки ул һаман да ут эчендә саташып ята иде. Аның күз алдына, өзлексез рәвештә, берсеннән-берсе куркынычрак күренешләр килә: әле ул Петровичны күрә һәм аңа каракларны тоту өчен, ниндидер тозаклы шинель тегәргә заказ бирә, чөнки аңа кровать астында тоташтан караклар яткан кебек тоела иде, һәм ул, хәтта бер каракны одеал астыннан тартып чыгарырга дип минут саен хуҗа хатынын янына чакырды; әле, аның каршында иске капотның нигә эленеп торганлыгын сораша, яңа шинеле барлыгын әйтә; гафу итегез, ваше превосходительство, дип сөйләнә- сөйләнә, тиешле кыздыруны тыңлап, генерал алдында басып торган кебек тә тоела аңа; әле, җитмәсә, тагы әллә нинди әшәке сүзләр әйтеп сүгенә; гомерендә дә аңардан мондый сүзләрне ишеткәне булмаганга, бигрәк тә, бу сүзләр «ваше превосходительство» дигән сүздән соң әйтелгәнгә, хуҗа хатыны — карчык чукынып куйды. Аннан ул һичнәрсә аңлашылмый торган бөтенләй мәгънәсез сүзләр сөйләде, 6v бәйләнеш
26
сез сүзләрнең һәм фикерләрнең бары тик шул ук шинель тирәсендә әйләнеп йөргәнен генә аңларга мөмкин иде. Ниһаять, бичара Акакий Акакиевич җан бирде. Аның бүлмәсен дә, әйберләрен дә исемлек төзеп печатьләп алмадылар, чөнки, беренчедән, варислары юк иде. ә икенчедән. мирасы да бик аз калган, атап әйткәндә: бер бәйләм каз каурые. бер десть6 язылмаган казна кәгазе, өч пар оекбаш, панталоннан өзелеп төшкән ике-өч төймә һәм укучыларыбызга таныш булган капот. Боларның барысы да кемгә калгандыр, анысын алла белсен, дөресен генә әйткәндә, бу повестьны сөйләүче хәтта анысы белән кызыксынмады да. Акакий Акакиевичны алып барып күмделәр, һәм Петербург Акакий Акакпевпчсыз калды, әйтерсең лә, ул анда беркайчан да булмаган. Беркем тарафыннан да якланмаган, беркеАм өчен дә кадере булмаган. беркем дә кызыксынмаган, хәтта гади чебенгә дә булавка кадап микроскоп аша карый торган табигатьне өйрәнүченең дикъкатен үзенә җәлеп итә алмаган җан иясе юкка чыкты, күздән югалды; канцеляриядәге мыскыллауларны буйсынып башыннан үткәрүче кеше һәм бертөрле дә зур эш күрсәтә алмыйча кабергә кергән, ләкин, шулай булса да, үләр алдыннан иң соңгы көннәрендә, беразга гына булса да, аның кызганыч тормышын җанландыручы, шинель шикелле шатлыклы кунак күренеп киткән һәм аннан соң шулай ук, патшаларның һәм дөнья хакимнәренең башына да төшә торган түзә алмаслык бәхетсезлек килеп төшкән кеше юкка чыкты... Ул үлгәч, берничә көннән соң, департаменттан аның квартирасына, хәзер үк килеп җитсен дигән боерык белән сторож җибәрелде: янәсе начальник чакыра; ләкин сторож, үзенең җавабында. ул артык килә алмый инде дип, бернәрсәсез борылып кайтырга мәҗбүр булды, һәм «Нигә?» — дип сорауга, «шулай, ул үлгән инде, күмгәннәренә дүртенче көн»,—дигән сүзләрне әйтте. Департаментта Акакий Акакиевичның үлүен шул юл белән белделәр, һәм икенче көнне үк аның урынына буйга бик күп озынрак һәм хәрефләрне туры итеп язмыйча, ә күп өлеш яткызыбрак һәм кыеклабрак яза торган яңа чиновник утырды.
Ләкин, шуның белән әле Акакий Акакиевич турында бар да бетмә- гәнлекне, бернинди игътибарга да лаеклы булмыйча яшәве өчен бирелгән награда кебек, ана әле үлгәч тә берничә көн шау-шу күтәреп яшәргә язганлыкны кем генә күз алдына китерә алган булыр иде икән? Ләкин шулай булып чыкты, һәм безнең кызганыч вакыйгабызның да ахыры һич көтмәгәндә хыялый булып бетте. Кинәт кенә Петербург буена шундый сүз таралды: Калинкин күпере янында һәм аннан арырак, төнлә урланган шинелен эзләп чиновник кыяфәтендә ниндидер бер мәет йөри икән, һәм шул шинельне эзләү сылтавы белән һәртөрле шинельне: песи якалымы, кондыз якалымы, мамык салып сырганмы, енот, төлке, аю мехыннан теккән тунмы, кыскасы, кешеләр үзләрен каплап йөрер өчен төрле мехтан, төрле күннән теккән өс киемен, хәтта дәрәҗәсен дә тикшереп тормыйча, һәркемнең өстеннән салдырып ала, имеш. Департа-мент чиновникларының берсе мәетне үз күзе белән күргән, һәм шунда ук аның Акакий Акакиевич икәнен таныган; ләкин, шуңа карамастан, бу аның күңеленә шундый курку салган, ул дөнья бетереп чаба башлаган, шуна күрә юньләп тикшереп тора алмаган, бары тик тегенен ерактан бармак янаганын гына күргән. Төнлә белән болай бик еш шинельләрен салдыра башлагач, титулярныйларны гына булса бер хәл иде әле, юкса, хәтта тайный советникларның үзләренең дә арка-җилкәләренә бөтенләй салкын тидерүләре турында төрле яктан туктаусыз жалоба агылып торган. Пичек кенә булмасын, үле хәлендәме, тере хәлендәме мәетне тотарга һәм башкаларга сабак булырлык итеп бик каты җәзаларга дип, полициядән әмер булган, Һәм чак кына шулай эшләп өлгермәгәннәр. Ягъни Кирюшкин тыкрыгындагы бер квартальный будоч-
6 Десть — кәгазь үлчәве — 24 табак.
•:нгы, кайчандыр үз вакытында флейта сызгыртып йөрүче ниндидер бер отставной музыкантның тупас материядән тегелгән шинелен салдырырга әзерләнгәндә, нәкъ җинаять урынында, мәетнең якасыннан бөтенләй эләктереп алган булган. Аның якасыннан эләктереп алгач та ул кычкырып үзенең ике иптәшен чакырган, иптәшләренә аны тотып торырга кушын, үзе, гомерендә алты тапкыр туйдырган борынын әзрәк тазартып алырга дип, бер генә минутка итек кунычына тыгылып тәмәке •салган тавлинкасын 1 алган; ләкин, тәмәке бик каты булган булса кирәк, хәтта мәет тә түзә алмаган. Будочник, бармагы белән уң як борын тишеген каплап сул кулы белән ярты уч тәмәкене икенче борын тишегенә суыртып та өлгермәгән, мәет, бик каты төчкереп, тегеләрнең өчесенең дә күзләренә чәчрәткән. Алар күзләрен сөртергә дип кулларын җибәргән арада, мәетнең эзе дә суынган, шулай итеп чыннан да ул аларның кулына эләккәнме-юкмы икәнен хәтта белми дә калганнар. Шул көннән алып мәет будочникларны шундый куркуга төшергән, хәтта алар тере кешеләрне тотарга да икеләнгәннәр, бары тик ерактан гына: «Әй, син, үз юлыңда бул!» — дип кычкыра торган булганнар, һәм мәет- чиновник, барлык куркаграк кешеләрнең котларын очырып. Калинкин күпере артында да күренә башлаган. Ләкин без, шуның белән бергә бөтенләй чыи булган вакыйганы хыялый якка юнәлдерүгә төп сәбәпче булган бер күренекле шәхесне бөтенләй читтә калдырдык бугай. Гаделлек бурычы бернәрсәне әйтергә куша: коты чыгарлык булып тиргәлгән бичара Акакий Акакиевич бүлмәдән чыгып киткәч күп тә үтми бер күренекле шәхес үзендә ниндидер бер кызганусыман нәрсә сизгән. Кызгану аның өчен ят булмаган; күп вакытта кызганганын белдерергә дәрәҗәсе комачаулауга карамастан, аның йөрәгенә күп кенә яхшы хәрәкәтләр дә хас булган. Авылдан килгән дусы кабинеттан чыгып китү белән, ул хәтта бичара Акакий Акакиевич турында уйга калган. Шул көннән алып һәр көн диярлек, дәрәҗәле кешенең кыздыруына түзә алмаган бөтенләй төсе киткән Акакий Акакиевич аның күз алдына килә торган булган. Акакий Акакиевич турында уйлавы аны шул хәтле борчыган, хәтта ул — хәле ничек икән, нишли икән» чыннан да берәр ярдәм күрсәтеп булмыймы дип белер өчен, бер атна узгач, аның өенә чиновник җибәрергә тәвәккәллек иткән: ана Акакий Акакиевичның кинәт кенә тәне кызышып үлүе турында белдергәч, хәтта шаккатып калган, вөҗданы газаплаганны сизеп, көне буе кәефсезләнеп йөргән. Әзрәк күңел ачып кайту теләге белән һәм бу күңелсез тәэсирне онытырга дип, ул үзенең дусларының берсенә кичәгә киткән, анда шактый күңелле об- шествога очраган, ә иң яхшысы, андагыларның барысы да диярлек бер дәрәҗәдәгеләр булган, шума күрә ул бернәрсәдән дә тартынмаган. Бу хәл исә аның рухи хәлләренә гаҗәеп көчле тәэсир иткән. Ул тәмам җәелгән, күңелле сүзләр сөйләгән, ягымлы булган, кыскасы, кичне бик әйбәт үткәргән. Кичке аш янында ул бер-ике стакан шампанский эчкән — билгеле инде, күңел күтәрү өчен начар тәэсир итми торган нәрсә. Шампанский аңарда төрле ашыгыч теләкләр кузгаткан, ягъни: ул әле өйгә кайтмаска, ә кайтышлый бер ханым янына—Каролина Ивановнага кереп чыгарга булган, ханым чыгышы белән немка булса кирәк, һәм ул үзенең аңа булган мөнәсәбәтен тәмам дусларча хис итә торган булган. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, күренекле шәхес яшь булмаган инде, яхшы ир, семьяда хөрмәтле ата булган. Ике улы, аларның берсе инде канцеляриядә хезмәт иткән, һәм ягымлы гына, әзрәк почык бглеа да матур гына борынлы, уналты яшьлек кызы «Boiijour, papa» 2 — дип, һәр көнне аның кулын үбәргә килә торган булганнар. Аның хатыны
’• Та в л и и ка — каен тузыннан яссы итеп ясалган тәмәке сазыты.
- Хәерле көн. әткәем.

яшь чырайлы, хәтта матур гына хатын, пң элек үзенең, кулын үптергән, аннан инде, кулының икенче ягын әйләндереп, иренең кулын үбә торган булган. »1әкин. күренекле шәхес өйдәге семья нәзакәтләреннән бөтенләй канәгать булса да, дусларча аралашу өчен, шәһәрнең икенче өлешендә бер дус ханым булдыруны кирәк тапкан. Ул дус хатыны бер дә үз хатыныннан артык булмаган һәм яшьрәк тә булмаган; ләкин дөньяда андый эшләр булгалый инде һәм аны тикшерү безнең эш түгел. Шулай итеп, күренекле шәхес баскычтан төшә, чанага баса да кучерга: «Каролина Ивановнага» — дип боера, ә үзе, бик шәп итеп җылы шинельгә төренеп. шул ук күңелле хәлендә кала, рус кешесе өчен аннан да рәхәтне эзләп тә таба алмассың, ягъни үзең бернәрсә дә уйламаганда, артларыннан йөртмичә һәм эзләтмичә берсе артыннан берсе күңелле фикерләрнең үзләре башка керә торган рәхәтлек иде. Ул, кәефләнеп, кичәдәге барлык кызыклы урыннарны, кайберәүләрне көләргә мәҗбүр иткән барлык сүзләрне исенә төшереп алды, ул сүзләрнең күбесен, хәтта ярым тавыш белән генә кабатлады да һәм аларның барысын да әле һаман кызыклы дип тапты, шуңа күрә үзенең дә чын күңелдән көлүе бер дә гаҗәп түгел. Алай да, алла белсен, каян килеп чыккан кинәт искән әче җил, белмим нп өчендер, битенә кар кисәкләре бәреп һәм бик каты чеметтереп алып, шинель якасын җилкән кебек шапылдатып, яки гаҗәп көчле итеп якасы белән башын томалап, һәм шулай итеп башын чыгарырга бер буйдан мәшәкать тудырып, ара-тирә'ана уңайсызлый иде. Күренекле шәхес кинәт кемнеңдер бик каты итеп, анын якасыннан тотып алганын сизде. Борылып карау белән, бик нык таушалган иске виц-мундир кигән тәбәнәгрәк бер кешене күрде һәм куркып .ның Акакий Акакиевич икәнен белде. Чиновникның йөзе кар кебек ап-ак һәм күз карашлары бөтенләй мәетнеке кебек иде. Ләкин, мәетнең, авызын кыйшайтканын күргәч, һәм аңа кабер исе аңкытып: «Ә! Ниһаять., син икәнсең! Ниһаять, мин сине теге, якаңнан эләктердем! Синең шинелең кирәк тә иде миңа! Минем шинель турында кайгыртмадың, җитмәсә тагын кыздырдың да — менә хәзер инде үзеңнекен бир!» —дип әйткәнен ишетүгә күренекле шәхеснең куркуы чиктән ашып китте. .'Лескен күренекле шәхес чак кына үлми калды. Канцеляриядә һәм гсмумән үзеннән түбән дәрәҗәлеләр алдында ничек кенә характерлы булмасын, гәрчә, аның батырларча кыяфәтенә һәм фигурасына карап кына да һәркем: «У, характеры нинди!»—дип әйтмәсеннәр, ләкин монда ул, тышкы күренешләре белән батырларча булган бик күпләр кебек үк, шундый курку сизде, хәтта нинди дә булса өянәк тотып егылудан кур- :уы да нигезсез түгел иде. Хәтта ул шинелен үзе салып биреп, бер ят тавыш белән: «Әйдә, җан-фәрманга өйгә!»—дип кучерына кычкырды. Кучер гадәттә бик кискен минутларда гына әйтелә торган тавышны ишеткәч, һәм хәтта мондый тавыш белән бергә тагын кайбер хәрәкәтчең дә өстәлү мөмкинлегеннән шикләнеп, муенын җыерып башын яшерде дә чыбыркысын болгап, ук тизлеге белән атын җан-фәрманга уды. Алты минуттан аз гына артыграк вакыт эчендә күренекле шәхес үз өенең парадный ишеге янында иде инде. Королина Ивановна янына барасы урынга, ул шинельсез, агарынган, курыккан хәлдә, өенә кайтты һәм ничек кирәк алай өстерәлеп үз бүлмәсенә керде һәм төнне бик борчылып үткәрде, хәтта икенче көнне иртә белән иртәнге чәй янында кызы ана тул-туры: «Син бүген бөтенләй агарынгансың, әти», — диде. Ләкин атасы’эндәшмәде, үзе белән нәрсә булганы турында да, үзенең кайда булганы һәм кая барырга уйлаганы турында да һичберкемгә бер сүз әйтмәде. Бу вакыйга аиа бик көчле* тәэсир итте. Ул, хәтта үзенең кул ‘стыидагыларга: «Сез ничек кыюлык итәсез, беләсезме, сезнең каршы- ызда кем- — дкп, бик сирәк әйтә башлады; әгәр дә инде әйтә икән, анда ля эшнең нәрсәдә икәнен сорашканнан соң гына әйтә иде. Ләкин ик яхшысы, шул көннән алып мәет-чииовникпың күренеп йөрүе бөтенләй
тукталды: күрәсең, генералның шинеле аның җилкәсенә таман булган, ичмасам, кешеләрнең өстеннән шинель салдырып алу кебек хәлләр бер җирдә дә ишетелми башлады. Хәер, күп кенә эшлеклелек күрсәтүче һәм сак кешеләр бер дә тынычланырга теләмәделәр һәм, шәһәрнең ерак өлешләрендә әле һаман мәет-чиновник күренә икән дип сөйләнделәр. Нәкъ менә, Коломна будочникларыннан берсе, бер өй артыннан ничек өрәк килеп чыкканын үз күзе белән күргән; ләкин тумыштан бераз көчсез булганга күрә, — шулай бервакыт зур гына гади дуңгыз баласы ниндидер хосусый йорт артыннан а*тылып чыккан да аны бәреп еккан һәм извозчиклар тирәсендә җыелып торучылар аны мыскыл итеп көлгәннәр икән, ул алардан, мыскыллаганнары өчен, тәмәкегә дип яртышар тиен акча сорап алган, — шулай итеп, көчсез булганга күрә өрәкне туктатырга кыюлыгы җитмәгән, бары аның артыннан киткән, ниһаять, өрәк кинәт туктап, аңа таба борылып: «Сиңа нәрсә кирәк?» дигәнче һәм, тере кешеләрдә дә булмый торган зур йодрыгын күрсәткәнче, караңгыда аның артыннан барган. Будочник: «Ни дә кирәкми», — дигән дә шунда ук борылып кире киткән. Алай да, өрәк бу юлы инде буйга бик күпкә озын, гаять зур мыеклы булган, адымнарын Обухов күперенә таба юнәлдереп, төнге караңгылыкка кереп югалган.
И. Г ы йл ь ф а н о в т ә р җ е м э с е.