ШИГЫРЬЛӘР
КАВИ НӘҖМИ
☆
ТАШЧЫ ЕГЕТ БЕЛӘН КРАНЧЫ КЫЗ
Урам буйлап үсә яңа йортлар, Зәңгәр күккә үрли этажлар, Матурлыкның җанлы сыны булып, Өелә бара кирпеч һәм ташлар.
Ташчы егет тигез дүрткелләрне Тезә бара һаман югары. Ут уйнаткан төсле кулларында, Ялт-йолт килә кояш нурлары.
Кран будкасыннан күрә аны Комбинезон кигән эшче кыз. Изүләрен чишеп җибәргән ул, Күренеп тора: бүген эш |тыгыз.
Кран чылбырына кирпечләрне йөге белән бәйләп урый да, Шундый җитез илтеп җиткерә ул Ташчы егет торган турыга.
Егет сизә:
Болай ярышуда
Бар үзенчә серле бер хикмәт. Кызның күңелен сүзсез аңлатучы Бу дәртле эш аңар бик кыйммәт.
41
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ
★
ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
ТУГАН ИЛЕМ
Син минем бетмәс бәхтем, Мәңгелек мәхәббәтем.
Синнән башка ямь күрмим мин, Белмим дөнья рәхәтен.
Син минем туган анам, Сиңа карап куанам. Җырларыңнан дәрт алам мин, Нурларыңнан нур алам.
Син минем йөрәк җырым, Өметле, нурлы юлым. Суың тәмле, җирең ямьле, Күңелле сахраң-кырың.
Син минем ике күзем, Кабатлый торган сүзем. Син кояшым, аем минем, Яктыртучым җир йөзен.
Син минем якты йөзем, Төнем түгел, көндезем. Беренче булып салучы Коммунизм нигезен.
МИН ЫШАНАМ
Мин сугышны үзем күреп беләм, Порох ысларында ысландым. Үлем кулы бөтереп алганда да, Җиңеп чыгуыма ышандым.
Ышандым мин илгә күңел белән, Мавыкмадым коры сүз белән. Язмыш көйсезләнде, ләкин аңар Мин карадым айнык күз белән.
Дошман танклары ут яудырып, Үкереп килде минем өстемә; Каушамадым үлем алдында да, Мин ышандым халкым көченә.
42
Әрнедем мин, яндым фашистларның Нәниләрне имрәтүенә;
Ләкин ышандым мин илнең бөтен Яраларын төзәтүенә.
Мин төзелештә!
Иген уйдырам мин, Канал ерам, яңа йорт салам. Сугыш булмас!
Халык шуны тели, Мин халыкның көченә ышанам!..
КЫТАЙ ТУГАНЫМА
Сәлам, сәлам кытай туганыма, Якты юлдан барган дустыма, Чылбырларын өзеп, үз язмышын Үз кулына алган дустыма.
Җырлыйм сиңа кайнар сәлам җырын, Тәбрик итәм бөтен күңелдән.
Дуслык җыры, дуслык тойгылары Сиңа бара минем илемнән.
Яңа нурлар, якты матур нурлар Балкыталар барган юлыңны; Туганнарча якын күрәм сине, Тагын бер кат кысам кулыңны.
Мәңге какшамаслык, мәңге яшәр Безнең корыч сафның ныклыгы. Шатлык бирә безгә, Сталин белән Мао Цзе-дунның бөек дуслыгы!..
ЯМЬЛӘНӘ КЫР
1.
Алсу таңнар ата, кояш калка, йомшак нурлар уйный кырларда. Диңгез кебек басуларны буйлап, Яшьләр бара комбайннарда.
Ямьләнә кыр, яшәрә кыр, Шаулый дала.
Басуларда шатлыклы җыр Яңрап бара.
2.
Шушы җырлар матур яңрау булып Кабатлана яшел тугайда.
Бара җырлар ярсып, мактау булып Күкрәп үскән алтын бодайга.
43
Ямьләнә кыр, яшәрә кыр, Шаулый дала.
Басуларда шатлыклы җыр Яңрап бара.
3.
Гөрләп бара җитез машиналар, Җил дә булдыралмый узарга. Шушы машиналар баш ияләр Безнең эш сөючән кызларга.
Ямьләнә кыр, яшәрә кыр, Шаулый дала.
Басуларда шатлыклы җыр Янрап бара.
4.
Балкый шәфәкъ кызыл әләм булып, Барлык кошлар кайта йокларга. Тик җыр кала яңрап, сәлам булып Колхоздагы алдынгыларга.
Ямьләнә кыр, яшәрә кыр, Шаулый дала.
Басуларда шатлыклы җыр Яңрап бара.
КОЛХОЗ кызы
Кояш күптән сүнгән инде... Күктә балкый җидегән йолдыз. Китаплардан күз алмыйча, Кич утыра япь-яшь бер кыз.
Сокландыргыч толымнарын Җылы яңгыр назлап юган. Җәй буена басуларда Кояш аңа нурын койган.
Аның уйчан йөзләрендә Гөлдән алган матурлык бар; Җем-җем итә күзләрендә Кечкенә генә йолдызлар.
Институтка хәзерләнеп, Тып-тын гына кич утыра. Өстәлендә Сталин рәсеме — Әткәсе күк карап тора.
44
БӘХЕТ ЧИШМӘСЕ
«Мин бәхетле» дип әйтергә Тулы хакым бар минем: Чөнки тынычлык сөюче Азат халкым бар минем.
Сызылып аткан һәрбер таңны Зур өмет белән көтәм.
/Чин бәхетле, чөнки бөек Халкыма хезмәт итәм.
Күз ташлау белән күрәм мин Алтын төсле кырларны, Зәңгәр күкне, урманнарны, Чәчәкле болыннарны.
Минем алда колач җәйгән Төзелешләр, калалар Халкымның яңа бәхетенә Яңа күперләр алар.
Мин бәхетле, халкым белән Яңа чорга юл ачтым: Халкым белән коммунизм Бусагасына бастым.
Мин бәхетле: грузиннар да, Кытайлар да — дусларым. Рус халкының сулышына Кушылган сулышларым.
Атлыккан кебек елгалар Бөтен яктан диңгезгә, Бөтен халык өмет белән Күз юнәлтә Кремльгә.
һәркем юлбашчы йөзендә Тыныч яктылык күрә;
Аның җылы елмаюы Миңа зур бәхет бирә.
Мин бәхетле, чөнки бәхет Чишмәсе минем илем.
Шуның өчен юлбашчыга Рәхмәт әйтә күңелем.
45
И. ГАЛЛӘМОВ
КОВАЛЕВЧЫЛАР
Җанга рәхәт, көлә май кояшы, Цех эченә нурын яудырып. Александр белән Вилдан эшли, Күп кешене таңга калдырып.
Икесе дә таза, киң җилкәле, Заводка да бергә кергәннәр. Берсе саргылт, берсе кара чәчле, Бер үк төсле кием кигәннәр. Икесе дә бергә янып эштә Уздыралар иҗат атнасын. Исемнәре өч ел бизи цехның һәм заводның мактау тактасын. Укуда да бергә, ял да бергә, Икесенең дә якты теләге: «Бер урнына ике деталь бирим Диеп типсен токарь йөрәге!» Ковалевның сүзе новаторлык Көчен бирде алар кулына... Эзләнделәр, яңа юл таптылар: Мә өч деталь, ике урнына! Көзге төсле балкый детальләре, Тиң хезмәт ул чорга, тормышка, һаман алар алга омтылалар, Чик бармыни бездә уңышка!
Җанга рәхәт, көлә май кояшы, Цех эченә нурын яудырып. Александр белән Вилдан эшли, Күп кешене таңга калдырып.
БЫКОВЧЫ БРИГАДИР
Станоклар гүли, Дәртең ташый, Тиз кисүче токарь янында. Илгизәрнең эше илне гизә, Нинди киң юл аның алдында. Хезмәтендә бүген ачык күрә Нәтиҗәсен — иҗат уеның,
46
Май уртасы, ләкин графикта Соңгы көне июль аеның. Илгизәрдә туган һәр яңалык Биктә калмый, цехка тарала. Заводта да аның бригадасы Иң алдынгы булып санала. Бригадасы бары ун кешедән, Бер теләктә ләкин яналар. Тиз кисүче бар да — Быковчылар Илгизәрдән үрнәк алалар. Станок та ииктер башкачарак Эшли кебек аңа буйсынып. Эх, әйләнә деталь, Илгизәрнең Битләренә көмеш нур сибеп. Сызгырганда металл йомычкасы, Карап торсаң шуңа текәлеп, Шикләнәсең, Деталь станокны Алып китәр төсле күтәреп.
һич китәсең килми бу урыннан, Ни генә юк монда карарга: Әзер була деталь, өлгермисең Унга кадәр хәтта санарга.
Резец дисәң, резец! Асылташ күк, Күз чагыла аңа карасаң. Резец кайрау уңыш ачкычы ул, Мастерлыкка шуны ялгасаң.
Илгизәр гел әйтә, бригадир, ди,' Үрнәк булсын барлык яктан да! Шуның өчен бик еш эшкә тала Нурын сибеп ал таң атканда.
Ул иреште бүген зур уңышка. Матур да соң якын киләчәк! Цехташлары аның иртәгә үк Казанышын уртак итәчәк!
Ватан җылысын сизеп күкрәгендә, Алга бара Быков эзеннән. Шатлык нуры гүя тамчы булып Тамар төсле ике битеннән.
Омтылышы якты: өч-дүрт көнлек Эш эшләнсен һәр көн кимендә! Казанышы аның тамыр җәя Туган илнең изге җирендә.
47
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ
ДӨНЬЯ КАРТАСЫ ЯНЫНДА
Илләр төрле, төсләре дә Зәңгәрсу, кызыл, көрән... Тик картада да шуларның Берсен бик якын күрәм; Тора ул кызыл әләмдәй, Гүя җирнең йөрәге, Бу социалистик Ватаным — Тынычлыкның терәге.
КЫШКЫ БЕР КӨНДӘ
Җил, шаян юрга шикелле, Бөтерелеп, уйнап үтә, Я җиргә посып тына ул, Сагалап нидер көтә.
Тип-тигез басу. Селкенми Ялгыз әрем башы да.
Күз карашың тукталырлык һичнәрсә юк каршыда.
Ярма карны кыштырдатып Куа җил, китә алып, һәм куя елга-ермакка Ныгытып, ипләп салып.
...Менә, шау-шу, көлү, шук җыр Уяттылар басуны,
Азга булса да җил, гүя Аптырап тыңлый шуны.
Щитлар утыртып йөриләр.
— Кулыбыз җиңел булсын, — Дисә Камал, өсти Җамал:
— Иген котырып уңсын.
Айкалып бетсә дә басу, һәм булмаса да тигез, Без инде мопсына карап:
— Менә бу әйбәт! — дибез.
48
БЕРДӘНБЕРЕМ
Мәхәббәтемне яшермим, Сөюем белсен һәркем — Бар бердәнберем, Ватаным, Аера алмас беркем!
АШЛЫК ЧИСТАРТКАНДА
Триер шаулый. Кызлар көлә.
Сүзләр дәртле, йөзләр шат. Йөрәк юкка җилкенмидер, Яшьлек мондадыр ул шәт?
Ременьнәр выжлап әйләнә, Тимер чыңлап орына;
Машина да, гүя түзми, Кушыла кызлар җырына...
« — Яхшы иткән, — ди Җәмилә, — Безнең тимерче Вилдан;
Биш триер эшләп тора Шушы, бер ялгыз валдан».
Ә бодай гел агып тора;
Күзләрең алалмассың,
Арасына төшсә әгәр
Гәрәбәң табалмассың...
Бригадир Хәят учына
Алып, берәмләп карый:
— Моны мул уңышка нигез Итеп салсаң да ярый!
ЛА. МӨНИР
ТЫНЫЧ ХЕЗМӘТ ТУРЫНДА ҖЫР
Авыл буйлап узды ату кырына, Тигез басып, тыгыз солдат сафлары. Уйный гармонь дәртле поход җырына, Чаткы чәчә яна урам ташлары.
Каршы яктан ишетелде бүтән җыр, Көтелмәгән димәс идем, көткән җыр. Көе таныш, моңы йөрәк түрендә. Менә шунда шигырь туды күңелдә.
Якынлашты яшь кызларның авазы Урам буйлап сафта барган ротага. Җыр бетерде булган ике араны, Гүя кызлар килеп басты уртага.
Сугышчылар узды ату кырына. Колхозчылар чыкты басу юлына. Гөрләде җыр, сайрады кош болында Тыныч хезмәт, уяу сакчы турында.
4. ,С. Лй 3.