„РЕВИЗОР" ТАТАР ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕНДӘ.
ЗӘЙНИ СОЛТАНОВ
ТАССРныц халык артисты, РСФСРның
атказанган артисты
★
Бөек рус классик драматургларының
фикерләре татар театры сәхнәсендә
революциягә кадәр үк яңгырый башлады.
Татар сәхнәсенең Бөек Октябрь
социалистик революциясен Горький
пьесаларын куярга хәзерләнеп
каршылавы һәм бөек революциянең
данлыклы көннәрендә «Мещаннар»
пьесасын күрсәтү факты татар театры
эшлеклеләренең алдынгы рус әдәбияты
идеяләренә якын торганлыгын күрсәтә.
Прогрессив революцион-демократик
фикер белән сугарылган рус
драматургиясе Татарстанда сәхнә
культурасының үсүенә яхшы йогынты
ясады.
Горький, Островский һәм Чехов белән
беррәттән Гоголь исеме дә татар театры
тарихы белән тыгыз бәйләнгән.
Гоголь иҗаты татар театры ар-
тистларын тәрбияләде. Театрыбызның
берничә буын артистлары, шулар
арасында мин дә, Гогольнең «Ревизор»
комедиясендәге образларны
гәүдәләндерүгә байтак көч куйдык.
Гогольнең гениаль комедиясе татар
театры сәхнәсендә беренче мәртәбә 1916
елны куелды. Бу беренче куюда җитди
кимчелекләр бар иде. Беренчедән,
квалификацияле режиссёрның юклыгы,
икенчедән, татар артистларында
җитәрлек тәҗрибә булмау бөек
комедияне ялгыш анлауга, аны сәхнәдә
профессиональ осталык белән
гәүдәләндерә алмауга китерде.
Постановканың төп кимчелеге шунда
иде, комедиянең социаль яңгырашы
томаланды, һәм ул мәзәкле, водевильле
спектакль кебек кенә барды. Моңа,
характерлардан чыкмыйча, комедиядәге
образларга характерсы- манлык кына
биреп, тышкы комизм белән кирәгеннән
артык мавыгу да өстәлгән, күрәсең,
һичшиксез, мондый тенденция белән
автор тенденциясе капма-каршы килә.
«Актёр көлдерү һәм көлке булуы турында
никадәр азрак уйласа, аның ролендә
көлке шулкадәр күбрәк чыга,— дигән
Гоголь, — комедиядәге шәхесләр үз
эшләре белән чын-чыннан мәшгуль
булсалар, көлке үзеннән- үзе килеп
чыга».
«Ревизор» татар театрында яңадан
1922 елда куелды. Биредә беренче планда
Гогольдәге көлүнең фаш итү көчен ачык
бирү бурычы торды. Беренче
спектакльдәге шактый гына буш
көлкеләр бетерелүгә карамастан, бу юлы
да мәгънәсез кы л а н ч ы к л ы к тр ю к л
а р ы җитәрлек иде әле. Ләкин спектакль
татар тамашачыларында җанлы реакция
тудыра иде. Моңа комедиянең идеясе,
аның художестволы төгәл формасы һәм
татар театрындагы кайбер артистларның
яхшы уйнаулары этәргеч ясый иде.
Бөек Гогольнең гениаль комедиясе
татар театры сәхнәсендә бер генә мәртәбә
куелмады. Безнең театр аны Астраханьда,
Оренбургта куйды. Ә 1926 һәм 1928
елларда ул Казан тамашачыларына
яңадан күрсәтелде.
Безнең театрның гениаль комедияне
чын-чыннан ачуга якын килүе 30 нчы
елларның башында булды.
99
Спектакль, шушы сезоннан башлап, татар
театры репертуарында елдан- ел мәжбүри
рәвештә күчеп килә торган спектакль
булып китте. Спектакль һәм образлар
өстендә эшләвендә дәвам итеп, безнең
театр коллективы спектакльне
иҗтимагый- политик спектакль
дәрәжәсенә җиткерү һәм «Гоголь көлүе»
аша комедиянең сатирик фаш итү пафо-
сын ачып бирү өчен бар көчен куйды.
Гогольнең сәхнәдә мин күргән
образлары бай һәм күп төрле! Театрның
үткәннәрен искә төшергәндә, «Ревизор»
комедиясен трактовкалауга үзләренең
хезмәтен, талантын һәм илһамын биргән
артистлар турында, аларга рәхмәтемне
белдермичә, сөйли алмыйм. Миңа,
театрдагы тормышымның таңында, татар
сәхнәсендә үзләренең иҗат
индивидуальлекләрен казанып тапкан
артистлар белән «Ревизор»- да уйнарга
туры килде.
Биредә иң элек Гоголь образларын
татар театры сәхнәсендә тудыручы-
ларның исемнәре әйтелергә тиеш. Совет
власте елларында «Ревизор»
постановкаларында Г. Камал I, Г. Камал
II, Әпсәләмов, Ш. Шамиль- ский, С.
Камал III, Г. Болгарская, И. Кугушев,
Бари Тархан, К. Шамиль, М. Сульва, X.
Сәлимҗанов, Н. Таҗдарова, Ф. Ильская,
Г. Нигъ- мәтуллина, С. Айдаров, X.
Уразиков, С. Булатов һәм башка күп кенә
артистлар катнаштылар.
Мин барыннан да бигрәк Г. Камал I
нең, Бари Тарханның, Әпсә- ләмовның
һәм Ш. Шамильскийның ничек
уйнауларын хәтерләргә тырышам.
Гениаль комедиянең үлмәс образлары
татар сәхнәсенең шушы корифейлары
трактовкалавында Гоголь биргән
колоритның бөтен тулылыгы белән
ачылды. Г. Камал I һ$м Бари Тархан
башкаруында Осип образлары реалистик
сәхнә алымнары аша бирелде. Татар
сәхнәсенең шушы мастерлары Осип
кебек үз хуҗасының барлык килешсез
кыланышларын күзәтеп йөрүче образы-
ның чын асылын, аның юморын ачып
бирделәр. Әпсәләмов уйнавында Ляпкин-
Тяпкпн, Шамил ьскнй башкаруында
почтмейстер образ
га
лары тамашачылар алдына үзләренең
барлык пычрак омтылышлары һәм
карашлары, бөтен түбәнлекләре белән
килеп басалар иде.
Сәдакачылар асрап яту йортының
попечителе — пройдоха Земляника
образының төп сызыклары К. Шамиль
һәм X. Уразиков башкарганда ачык
чагыла иде.
1932 ел постановкасына кадәр Хле-
стаков ролендә Камал II (революциягә
кадәрге беренче постановкада да ул
шушы образны башкарды), И. Кугушев,
С. Камал III, X. Сәлимҗанов, С.
Айдаровлар уйнадылар.
«Хлестаков роле—пьесадагы роль-
ләрнең иң кыены»,—дигән Гоголь.
Театрыбызның постановкаларында, С.
Камал III һәм X. Сәлимҗанов
башкарганда, Хлестаков ышандыргычрак
чыга иде. Татар театрының шушы сәләтле
артистлары трактовкалавында
тамашачылар алдына башына ни килсә,
шуны эшләүче, купшыланырга,
һаваланырга, ялтырарга, борчак чәчәргә
яратучы һәм үзен әллә кемгә куючы бер
кеше килеп баса иде.
Анна Андреевна образы Г. Бол-
гарская, Р. Урманцева, М. Сульва, Н.
Таҗдарова һәм Ф. Ильская тарафыннан
тәгъбирле һәм ачык итеп башкарыла иле.
Алар башкаруында театрыбыз провинция
кокеткалары образына баеды.
Башкаручылар, автор үзе биргәнчә,
образның фикер бушлыгын һәм әхлак
пычраклыгын гәүдәләндерделәр. Дөрес,
Анна Андреевна ролен башкару өчен Ф.
Ильская ул вакытта яшьр.әк иде, ләкин,
шуңа да карамастан, аңардагы зур
осталык һәрбер штрихта күренә, образны
трактовкалаудагы дөрес сызык ачык һәм
реаль булып кала иде. Шулай ук, Л1ария
Антоновканы Г. Нигъмәтуллина бик әй-
бәт уйный иде. - - - , .
Монда шуны да әйтеп китәргә кирәк,
бөек язучының образларын хәл итүдә
минем бу коллегаларыма татар театрында
элек уйналганнардан җыйналып килеп,
күптән таныш булган «традицияләрдән»
файдаланырга туры килмәде, артистлар
ки- рәкле буяуларны үзләре эзләделәр
үзләре таптылар һәм рус реалистик
inn
сәхнә традицияләреннән өйрәнеп
эшләделәр.
Городничийның иң якын юлдашлары
образларын тудырган шушы артистларның
иҗатлары аркасында комедия яңа мәгънә
алды һәм татар тамашачысының Гоголь
әсәрләренә карата зур кызыксынуын куз-
гатты.
Спектакльләрнең соңгы елларда
барганнары куанычлы тәэсир калдыра.
Биредә рольләрне безнең тагар театрының
өченче буыны башкара.
Н. Гайнуллин городничийның катлаулы
образын, аның «күзенә ни күренсә, шуны
эләктерергә теләү» гадәтен гомумән дөрес
ача алды. Хлестаков роле — бусы яшь
артист Г. Шамуковның иҗат уңышы.
Аның образны трактовкалавы яңалыгы
һәм оригинальлеге белән аерылып тора.
Шулай ук, Ф. Халитов һәм башка яшь
артистларның уйнаулары да ачык, яңа һәм
гаять көчле тәэсир калдыра.
Комедияне сәхнәгә куючы Ш. Са-
рымсаков һәрбер яшь башкаручыда аның
иҗат мөмкинлеген таба белде. Ләкин
моның белән, башкаруда барысы да шома
бара дип әйтәсем килми. «Ревизор»ны
уйнавы бик кыен. Шулай да, татар
театрындагы яшь артистларның иҗат
мөмкинлекләре зур: алар спектакльдән
спектакльгә иҗади рәвештә үсәрләр, һәм
театрның сәләтле яшьләре әллә кайчангы
Николай Россиясенең караңгы
тормышындагы образларны реаль
гәүдәләндерү өчен кызыклы өстәмә
буяулар табарлар дип ышанырга мөмкин.
Бервакыт Астраханьда, татар дәүләт
театры спектакленнән сон,— җитәкчесе
мин идем, — минем янга ул вакытта
билгеле булган провинциаль актер П. Н.
Орленев килде, һәм көтмәгәндә, безнең
театр поста- новкасында, Хлестаков ролен
уйнарга теләге барлыгын белдерде. Шун-
нан соң мин Гоголь комедиясе белән
кызыксынып киттем. Ләкин үземдә
тәрҗемәнең булмавы Орленевнып
тәкъдимен тормышка ашырырга
мөмкинлек бирмәде. Тәҗрибә булмагач,
ике телдәге спектакльне берничек тә күз
алдыма китерә алмадым. Ләкин комедия
белән кызыксынуым көннән-көн артты.
Сәхнәдәш рус иптәшләремнән Го-
гольиең шушы комедиясенә карата ул
чакны артистлар арасында модада булган
анекдот-вакыйга ишеткәч, бу комедиянең
иҗтимагый әһәмияте миңа тагын да ачыла
төште.
Николай I, шулай, Пенза губернасы
аркылы үтеп барышлый, Чем- бар
шәһәренә туктаган. Чембар городничие
патшага үзенең чиновникларын
күрсәтергә, таныштырырга булган һәм
аларны, парадка чыгарган кебек, тезеп
куйган. Николай аларга эч пошулы караш
ташлап алган да: «Алар миңа күптәннән
таныш инде», — дигән һәм городничий,
батырлыгы җитеп, «кайда, кайчан?» дип
сорагач, Николай: «Петербургта,
Александрийский театры сәхнәсендә,
Гоголь комедиясендә», — дип җавап
биргән, имеш.
Гадәттә, моны сөйләүчеләр бу фактка
Гогольиең бөек рус артисты Щепкинга
язган үзенең хатын өстиләр иде. «Барысы
да миңа каршы,— дип язган Гоголь, — олы
һәм хөрмәтле чиновниклар кычкыралар,
хезмәткәр кешеләр турында шулай язарга
кыюлыгым җиткәч, минем өчен бернинди
изге нәрсә юк икән; полицейскийлар миңа
каршы; купец- лар миңа каршы,
әдәбиятчылар миңа каршы. Үзләре
орышалар, үзләре пьесага баралар,
дүртенче пред- ставлениегә билет та алып
булмый... Мин хәзер комедия язучының
кем икәнен аңлыйм. Чынлыкның шәүләсе
генә күренсен — сиңа каршы... бөтен
сословиеләр кузгала. Хәзер мин
хыялланам, провинция тормышына
караганда күп таныш булган Петербург
тормышыннан берәр нәрсә алган булсам,
ничек булган булыр иде икән, дим».
Шушыннан соң Гоголь комедиясенә
бөтенләй бирелеп, мин Казанга
городничийның барлык вак детальләренә
хәтле алдан өйрәнеп куелган «әзер»
образы белән кайттым. Минем Антон
Антонович Сквозник- Дмухановский
образында чыгу хыялым бу комедиянең
татар театрындагы икенче
постановкасында. ягъни
101
1922 елда тормышка ашты. Шул елдан
бирле бу образны, персональ рәвештә
бирелгән образ кебек, мин уйнап киләм
һәм бүгенге көндә дә аннан аерыла
алмыйм.
Городничий образы өстендә эшләргә
керешкәндә мин үз алдыма гениаль
комедиянең шушы төп образын юрауга
кайтып кала торган сәхнә традицияләре
басымыннан ерак тору бурычын куйдым.
Моның өчен мин үземнән рус классик
әсәрләренә, бигрәк тә шушы комедиягә,
социаль күзләр белән, совет сәхнәсенең
чын художнигы күзләре белән карый
белүне таләп иттем. Бу образ өчен шундый
курка идем, мин аны дистәләрчә еллар буе
үле традицияләр йогынтысыннан саклап
киләм.
Гэродничийда мин күрсәтә торган төп
нәрсә — рус әдәбиятының классигы,
гениаль мастер Н. В. Гоголь тарафыннан
гаҗәп оста бирелгән — аның «дуңгыз
танавы». Роль өстендә эшләүдә миңа
патша заманындагы идарә башлыклары
ярдәАм иттеләр. Яшүсмер чагымда мин
аларның законсыз кыланышларын,
башбаштаклыгын, икейөзлелеген, ничек
итеп халыкны талауларын һәм үзләренең
җинаятьләрен шул хәтле оста яшерә
белүләрен күрдем. Мин образны шуларга
ошатып гәүдәләндерергә тырыштым.
Минем городничий — чиновник
мундиры кигән зур җинаятьче. «Мо-
шенникны алдап мошенник булганнарын
алдадым, узгынчыларны һәм
алдакчыларны, бөтен дөньяны таларга
хәзер торучыларны кармакка каптырдым»,
— ди ул, аңа каршы бернинди хөкем юк, ул
хәтта өч губернаторны алдый, судан һәрва-
кыт коры чыга, һәм кинәт, ниндидер бер
үтеп баручыга балаларча ышанып куя. Ул
— финалда куркыныч һәм трагедияле
хәлгә төшә. Хлестаков бар җәзадан да
котыла, ә алдакчы чиновниклар,
городничий белән бергә, куркуларыннан,
катып калалар. Чын ревизор килеп төшсә,
аларны ни көтә? Монысы тамашачыга
билгесез. Биредә инде авторның
каршылыгы сизелә. Ул крепостной
Россияне рәхимсез фаш итсә дә,
революцион көрәшкә чакыруга хәтле
күтәрелә алмаган. Шуңа күрә режиссура
һәм башкаручылар каршына шундый
бурыч килеп баса: һәркем көтелгән хөкем
җәзасы белән үз-үзен җәзаларга тиеш.
Ләкин бу җәзаны ревизор ясамый, аны ха-
лык ясарга тиеш. Шуңа күрә (Гогольнең
теләгеннән башка) бу пәрдәдә халыкның
иске крепостной Россиягә ярсулы ачуы
чагылырга һәм революцион нәтиҗә истә
тотылырга тиеш. Тамашачы спектакльнең
декорацияләре артыннан канэчкеч
тираннарның — «безнең» городни-
чийлар, судьялар, полицейский —
держимордалар, попечительләр һәм
башкаларның мәсхәрә итүләренә,
җәберләүләренә гасырлар буена түзеп
килгән халыкның җәфа чигүен күрергә
тиеш.
Мин городничий психологиясе
өстендә, образ настроениесендә булган
барлык оттеноклар, кинәт үзгәрүләр
өстендә озак вакыт эшләдем, һәм бу
персонажның иң төп сызыкларын ачуны
әле дә дәвам итәм. Ул, хамелеонсымак,
ерткычтан төлкегә әверелә, төлкедән бүре
була, бүредән — өркетелгән куян булып
кала...
Миңа городничий образын тудырырга
Белинскийның, Герценның,
Чернышевскийның биргән бәяләре һәм
бөек рус әдәбияты ярдәм итте. Мин рольне
русча текст буенча хәзерләдем.
Беренчесеннән башлап 1925 елга кадәр
барган спектакльләр Галиәсгар абзый
Камал тарафыннан эшләнгән тәрҗемә
буенча куелды. Аның тәрҗемәсе, беренче
мәртәбә, татар телендә 1905 ел ре-
волюциясенә кадәр басылган Енн- кеев
тәрҗемәсеннән һичшиксез аерылып тора
иде.
Галиәсгар абзый Камал тәрҗемәне бик
аз вакыт эчендә, тик татар театры
артистларының үтенечен кабул итү
йөзеннән генә эшләде, шуңа күрә ул аны
матбугатка чыгармады, һәм, вакыты
оригиналь әсәрләр тудыруга киткәнлектән,
аңа тәрҗемәне кабат эшләргә мөмкин
булмады.
Аның тәкъдиме һәм киңәше белән
«Ревизор» 1927 елда минем тарафтан
яңабаштан тәрҗемә ителде, һәм бу
тәрҗемә совет власте елларында беренче
мәртәбә 1930 елда татар телендә басылып
чыкты. Ав
102
торның үлүенә 100 ел тулу уңае белән
тәрҗемәнең дүртенче басмасы чыга.
Шуны әйтергә кирәк, тәржемәнең
дүртенче басмасын, сәламәтлегем начар
булса да, яңадан карап чыктым, күп өлеше
яңабаштан тәр- жемә ителде һәм
редакңияләнде.
Гогольдә үзенә генә хас типиклаштыру
таланты булган, ул, даһиларча,
индивидуаль образ-персо- нажлар
тудырган. Бөек художник үз геройларын
тормыштан шулкадәр дөрес тотып алган,
мондый портретлар провинция
чиновникларын гына түгел, Петербургның
үзендәгеләрен дә күз алдына китереп
бастыра.
Аның теле бай, халык теле. Комедиядә
катнашучыларның тел үзенчәлекләре,
аларның төрле отте- ноктагы канцелярия-
чиновниклар, обывательләр жаргоны һәм
городаи- чийның имгәтелгән сүгенү
сүзләре («кукиш с маслом», «свиные
рыла», «чертова семья», «щелкопер», «бу-
магомараки», «в муку бы стер», «черту в
подкладку» һәм башкалар) көзге кебек,
аларга хас сыйфатларны һәм рухи
халәтләрен ачып сала. Минем алга
тәрҗемәдә Гоголь образларының шул
типиклыкларын, аның сатирик үткенлеген
саклап калу бурычы килеп басты һәм,
тәрҗемә сәхнәдә уйнау өчен эшләнгән-
лектән, образлар тәрҗемәдә дә,
оригиналдагы кебек үк, үз тавышлары —
үз телләре белән сөйләшергә тиеш иделәр.
Моңа ирешү тәрҗемәчедән эчке,
портреттай охшашлыкка омтылуны таләп
итә, ягъни тәрҗемәдәге образлар Гоголь
хәрәкәте һәм сулышы белән яшәргә,
суларга тиеш иделәр.
һәр образның телендәге стилистик
үзенчәлекне бирә алу-алмавымны һәм
аның минем тәрҗемәмдә күпме дәрәҗәдә
иҗади хәл ителүен комедиядәге
образларны башкаручыларның һәм
кадерле укучыларның хөкеменә калдырам.
һичшиксез, тәрҗемәнең кайсысы да, —
хәтта аның иң яхшысы да,— оригиналны
алмаштыра алмый. Ләкин мин, көчем
җиткән барлык әдәби чаралардан
файдаланып, тәрҗемә белән оригинал
арасында максималь якынлык булдырырга
тырыштым.
Н. В. Гоголь үлгәннән соң бер гасыр
вакыт узды, ләкин аның художестволы
гомумиләштерү көче шулкадәр зур, ул
сурәтләгән образлар океан артларында әле
дә булса яшиләр.
Үзләренең «дуңгыз танауларын» яшерү
өчен Голливуд киноэшлекле- ләре дөнья
әдәбияты һәм сәнгатенең бер гигантын —
Гоголь комедиясен пычраттылар.
Алар, «Ревизор»ны шыксызландырып,
комедиянең социаль фаш итү асылын юк
итәргә маташтылар һәм шуның белән
Америка городни- чийларын —
президентларны яшерергә тырыштылар.
Дөрес, үзгәртеп эшләнгән бу комедияне
«йөз процентлы янкилар» чиксез соклану
белдереп кабул итәләр, һәм алар шул
җайлаштырылган мәгънәсез продукциядән
эчләре катып көләләр.
Шуңа күрә, бөек рус комедиогра-
фының үлүенә йөз ел тулган көндә, бөек
Станиславскийның сәхнә коррективы
буенча, авансценага чыгып, татар
сәхнәсеннән аларга городничий сүзләре
белән әйтәсе килә: «Нәрсә күреп көләсез?
— Үзегездән көләсез!»