Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС БАТЫРЛЫК


Бөек Ватан сугышы кешеләренең
•батырлыкларын чагылдырган күп кенә
матур хикәяләре, «Ак төннәр» исемле
повесте һәм, ниһаять, «Алтын йолдыз»
исемле романы белән киң укучылар
массасына танылган Г абдрахман
Әпсәләмов «Г азинур» исемле яңа романын
төгәлләде һәм «Совет әдәбияты»
журналында бастырып чыгарды.
«Газинур» — фашистик агрессорларга
каршы көрәштә искиткеч батырлык
күрсәткән, рус баһадиры Александр
Матросовның бөек героизмын кабатлап,
дошман дзотының амбразурасын күкрәге
белән каплаган, халкыбызның турылыклы
улы — Советлар Союзы Герое Газинур
Гафиятуллин образын гәүдәләндерә.
Фронт командующие, Армия генералы
Еременко үзенең бер мәкаләсендә Г азинур
Г афиятуллин турында шушы сүзләрне
язган иде:
«Гафиятуллин үзенең отделениесе
белән немецларны куып бара иде. Бер
торак пункт янында сугышчылар бик көчле
ут каршында тукталып калдылар. Шуннан
соң Гафиятуллин кыюлык белән алга шуы-
шып китте. Ул немец пулемётчыла- ры
янына якынлашты һәм, граната
ыргытырлык ара калгач, пулемётны
граната белән теткәләп ташлады. Торак
пункт алынды. Ләкин юлны әле немец
дзоты бикләп тора иде. Газинур алга
ыргылды һәм үзенең күкрәге белән
дзотның амбразурасын каплады. Дошман
пулемёты атудан тукталды. Шуны күреп,
батыр сугышчының дуслары, бөтенесе бер
кешедәй булып, алга омтылдылар һәм
немецларны юлдан алып ташладылар,
һөҗүм туктаусыз дәвам итте. Шулай итеп,
татар егете Гафиятуллин үзенең рус туганы
Александр Матросовның мәңгелек
батырлыгын кабатлады».
Совет халкының азатлыгы, бәхетле
тыныч тормышы өчен көрәштә үзен корбан
итеп батырларча һәлак •булган һәм үлмәс
дан казанган бу кадерле исемнең язучы
игътибарын биләп алуы бик табигый.
Әпсәләмов, үзенең яңа әсәре өчен бу тема-
ны алып, аны нигездә уңышлы башкарып
чыгуы белән безнең совет матур әдәбиятын
тагын бер баскыч югары күтәрде.
Роман Газинурның батырлыгын күрсәтү
белән, аның бөтен тормышының искиткеч
кульминациясен, физик яшәвенең гүзәл
финалын күрсәтү белән башлана.
Сугыш кыры. Совет гаскәрләренең
уңышлы башланган һөҗүме тоткарлана.
Моңа дошманның көчле пулемёт утлары
ирек бирми. Алга ташланган сугышчылар
төркеме бер-бер артлы җиргә авалар...
Шул чакта «Газинур сикереп торды.
Моңарчы аның гәүдәсе кара кургашын
шикелле авыр иде. Кинәт ул җиңеләеп
киткәндәй булды, әйтерсең, аңа канатлар
чыкты, күз аллары да яктырды. Ләкин бу
секундта Газинур үкереп торган пулемёт
авызын түгел, ә ямьле язның күгәрчен
түшедәй аяз күк йөзен, ялтырап торган
кояшны күрде. Әле ачылып та өлгермәгән
агач бөреләренең тәмле хуш исләре
аңкыган дымлы яз һавасын күкрәген туты-
рып сулады.
Ун-унбиш адымда, ярсуның соңгы
чигенә җитеп, фашист пулеметы котырына
иде. Газинур дзотка таба йөгерә башлады.
Бөтен батальон тынып калды.
Сугышчылар һәм офицерлар сержантның
нәрсә эшләргә теләвен бик ачык күрделәр...
Сталин солдаты үлем белән үлемсезлек
арасын үтә, аларның күз алдыңда
большевиклар партиясе тәрбияләп
үстергән гади совет кешесе буыннардан-
буыннарга калырлык, телләрдән төшмичә
әкият итеп сөйләрлек, җырларда
җырланачак батырлык эшли иде...»
һәм шунда ул:
— Туган ил өчен, Сталин өчен! — дип
кычкыра. Аннары, яшәү белән үлем
арасындагы ике адым җирне йөгереп үтеп,
ажгырып торган фа-
112
швст пулемёты авызына, амбразурага киң
күкрәге белән каплана.
Шул ук секундта батальоннар атакага
күтәреләләр һәм, дошманны сытып, алга
ыргылалар.
Газинур Гафиятуллин турында безгә
әлегә мәгълүм булганы, нигездә. әнә шушы
героик эпизодтан гыйбарәт иде. Без бу
турыда төрле мәкаләләрдән укып белдек,
фронт газеталарында басылган, «Батырлар
китабы»нда игълан ителгән очерклар аша
таныштык һәм, бу кадерле исемне
йөрәкләребезгә мәңгегә беркетеп калдыру
белән бергә, Газинур Гафиятуллинның
тулы тормышы, җанлы образы белән якын-
нан танышу теләге дә уянган иде.
Күпләрнең әнә шундый законлы теләген
үтәүдә, матур әдәбиятта Газинурның
монументаль образын бирүдә, совет
халкын, бигрәк тә совет яшьләрен Газинур
кебек баһадирлар үрнәгендә тәрбияләүдә
художество чаралары белән хезмәт күрсәтү
буенча Габдрахман Әпсә- ләмоз үзенең
язучылык бурычын ничек башкарып
чыккан?
Роман үзенең урын шартлары белән,
укучыларга мәгълүм булганча, ике кисәккә
бүленә: беренче яртысы аның сугышка
кадәр булган тыныч еллар, совет авылы,
Газинурның балачагы, яшүсмер еллары,
егет булып, ир булып җитлегүе һәм икенче
бүлеге — фронт.
Фронт өлеше, әлбәттә, авторга бай
материал бирә. Үзе фронтовик булган
Әпсәләмов монда үзен судагы балыктай
хис итә. Бөтенесе — яхшы белеп,
детальләренә кадәр ышанырлык итеп, оста
язылган. Сугыш — минут саен, адым саен
батырлык таләп итә торган обстановка ул!
Ләкин эш моның белән генә бетми һәм
батырлык монда гына хәл кылынмый.
Чөнки безнең алдыбызда очерк түгел, ә
роман. Романның исә бурычлары зур, киң
һәм катлаулы. Батыр образын тудыру би-
редә автордан гаять күп материал
өйрәнүне, батырлык чыганакларын киң
һәм тирән итеп ачып күрсәтүне таләп итә.
Чөнки фронтта эшләнгән батырлык ул
фронтта гына туган сыйфат дигән суз
түгел. Бер урында автор, шушы мәсьәләгә
кагылып, түбәндәге бик дөрес фикерне
әйтә.
«Батырлык ул, Матросовча, аңль
рәвештә эшләнергә, кешенең күңелендәге,
тәрбиясендәге, тормышындагы иң-иң
яхшы сыйфатларнын сөземтәсе булырга
тиеш. Кеше үзенең берничә минутта
башкарыла торган батырлыгын бик озак,
бөтен гомер буена хәзерләргә тиеш>.
Халык баһадиры образын тудыруда
шушы дөрес тезисны, үтә ачык максатны
куеп эш иткән Г. Әпсәлә- мовка, бер үк
вакытта гаять зур һәм катлаулы
авырлыкларга очрарга туры килгән,
билгеле.
Фронтта Освище авылы янында
эшләнгән батырлык Газинур гомерендә
ничек хәзерләнгән? — Моңа художество
калыбына салынган образ белән җавап
бирү җиңел эш түгел.
Газинурның биографиясенә күз
ташлагыз, никадәр гадилек анда!
Искитәрлек бернәрсә дә юк кебек.
Ярым ятим балачак. Көтүче малай
булып йөри ул. Миңнурый исемле бер
кызны ярата. Леспромхозда эшли. Өйләнә.
Кызыл туй. Колхозда эшләүдә дәвам итә.
Хәтта ул юньләп уку да күрмәгән.
Бөтенләй грамотасыз диярлек.
Фронт өлешендә дә искитәрлек әллә
нәрсә юк кебек.
Беренче башлап ул тылда, госпитальдә
эшли. Аннары бер-нке сугышта була. Полк
мәктәбендә укый. Яңадан фронт, һәм,
нәтиҗәдә — искиткеч батырлык акты.
Ә хәлбуки, романны укып чыкканнан
соң без ышанабыз: автор үз алдына куйган
зур һәм авыр бурычны үтәп чыга алган.
Моңа ничек ирешкән ул?
Иң элек, бу очракта, авторның иҗат
алымнары турында берничә сүз әйтик.
Романны ул, Газинурны Газинур иткән
мәгълүм батырлыкны кыскача тасвир итеп,
пролог белән башлый, һәм, минемчә, бик
дөрес эшли.
Менә — финал. Ул — Газинур өчен
тормыш маягы, Әпсәләмов өчен — иҗат
маягы. Газинур үзенең аңлы яшәешеннән
башланган юлны үтеп, әиә шул үз
тормышының сокландыргыч
биеклегендәге маягына
барып җиткән. Бу образны тудырганда
автор үз алдына иң беренче башлап әнә
шул маякны үзенең бу романы өчен иҗат
маягы итеп куймыйча һич тә булдыра
алмый. Чөнки, Газинур исемен беренче
башлап телгә алгач та, автор аны шул
маякка илтү юлларын дөрес табып, дөрес
билгели алса гына, аларны ачык һәм реаль
итеп чагылдыра алса гына, укучыны шул
юлның гади, табигый икәнлегенә
ышандыра алса гына, Газинур турында
чын художество әсәре килеп чыгуы мөм-
кин. Күрәбез ки, җиңел бурыч түгел бу.
Бу — мәсьәләнең бер ягы.
Мәсьәләнең икенче мөһим ягы — менә
нәрсәдә:
«Газинур» — нигездә, биографик,
документаль роман. Анда күрсәтелгән төп
образлар, вакыйгалар, обстановкалар,
урыннар — бар да реаль. Әнә Бөгелмә, әнә
Газинурның туган колхозы «Красногвар-
деец». Хатыны Миңнурый (Гыйль- мури)
өч баласы белән әле дә шунда яши.
Абыйсы Мисбах та шунда. Әнә
Соликамскидагы леспромхоз... Әнә фронт,
әнә аның командирлары, сугышчан
дуслары. Менә иптәш Шверник кул куйган
Указ, менә иптәш Шверникның
Миңнурыйга язган хаты, һәм, ниһаять,
Освище авылы янында Газинурның
кадерле кабере... Бары да реаль. Докумен-
таль.
Мондый характердагы биографик
романнарны язуда төрле алымнар булуы
мөмкин. Берәүләр геройның төп, типик,
характерлы якларын, вакыйгаларын алалар
да шул тирәдә бай художество фантазиясе
юлына басалар. Бу да бездә хөкем ителми
торган, практикада кабул ителгән алым.
Икенче берәүләр — документальлектән,
төгәл портретлылыктан, булган реаль
вакыйгалардан читкә тайпылмыйча
диярлек эш итәләр. Бу алым да, шулай ук,
хаклы рәвештә кулланыла торган алым.
Биографик характердагы әсәр язарга
теләгән автор бу алымнарның теләсә
кайсын сайлап алырга хаклы.
Газинур образын тудыруда Габ- драхман
Әпсәләмов икенче төр алымны сайлап
алган, ягъни, Газинурның реаль образын
мөмкин кадәр төгәл саклау юлына, үз фан-
тазиясен мөмкин кадәр йөгәнләү юлына
басып эш иткән, һәм, әйтергә кирәк,
Газинурның реаль биографиясен искә
алганда, автор үз бурычын шактый
кыенлаштырган: Газинурның бик
беркатлы, берни белән дә ялтырап
тормаган гади тормыш биографиясенә
һичбер нәрсә үзеннән өстәмәгән диярлек.
Ләкин ул шуның белән икенче бер зур
бурычны үтәүне үзенә максат итеп куйган.
Ягъни:
— Советлар иле — ялгызак геройлар
иле түгел, бездә героизм — массовый
күренеш ул. Совет тормышы шартлары үзе
кешеләрне, табигый рәвештә, герой итеп
тәрбияли.
Димәк, матур әдәбиятта героик совет
кешесе образын тудыру өчен, бигрәк тә
биографик әсәрдә, шул совет кешесенең
эчке төп сыйфатларын җентекле рәвештә
күрә белү һәм аларны җәелдереп, үстереп
күрсәтә белү үзе үк иҗади уңышны тәэмин
итә ала дигән сүз.
Әйтергә кирәк, тезис буларак гади һәм
беркатлы булып күренсә дә, тәҗрибәдә исә,
шулай ук, җиңел үтәлә торган бурыч түгел
бу.
Язучының, художникның төп сый-
фатларыннан берсе — бүтәннәр игътибар
итмичә, күрмичә, күрсә дә тиешенчә
анализлый алмыйча, кирәгенчә бәяли
алмыйча үтә торган әйберләрне,
сыйфатларны, күренешләрне,
вакыйгаларны күреп-тстып ала белүдән,
алардан перспектив сызыклар үткәреп,
аның алда үсешен, җәелешен реаль тоя
белүдән, теге я бу күренешнең, сыйфатның
потенциаль мөмкинлекләрен ачып сала
белүдән, шуларны хәрәкәткә кителеп күрә
һәм күрсәтә белүдән гыйбарәт.
Конкрет мәсьәләгә килгәндә, бик күп
совет яшьләренең гади генә бер вәкиле
булган Газинурда андый алтын сыйфатлар
тулып ята икән! Материалны җентекле,
акыллы рәвештә өйрәнү нәтиҗәсендә,
Әпсәлә- мовның ул сыйфатларны күреп-
то- тып ала белүе аның иҗат уңышын
тәэмин иткән.
Нинди сыйфатлар алар?
8. .с. ә.- № з.
113
114
Барлык совет кешеләренә, совет
яшьләренә хас булганча, көр күңеллелек,
шат күңеллелек. Оптимизм.
Газинур нинди генә шартларда
яшәмәсен, эшләмәсен — ул бервакытта да,
кыска гына вакытка да, күңел
төшенкелегенә бирелми. «Уй- сагыш эшсез
кешеләрдә генә була ул,— ди ул бер
урында Гарәфигә.— Минем бүгенгәчә
эшсез көнем булганы юк».
— Димәк, хезмәткә мәхәббәт. Теләсә
нинди эштән дә тартынмый гына түгел,
гомумән эшсез тора алмын ул. Хезмәтнең
намус эше, дан эше, батырлык эше
икәнлеге аның канына сеңгән.
— Тирән һәм нык тамыр җәйгән
иптәшлек. дуслык, коллективизм хисләре.
Эгоистлыкның эзе дә юк аңарда. Аның
характеры шундый: кеше шатлыгы өчен үз
шатлыгыннан да артыграк! куана ул.
Катяның фронтта Бушуев турында кайгыр-
туларына аның мөнәсәбәтен хәтерләгез.
Шунда ул Галәк бабайдай ишеткән
«Таңчулпан белән Кәрим», әкиятен сөйләп
бирә. Иң авыр шартларда бөтен тирә-
якларга оптимизм өреп тора ул. Аның
госпитальдә хәрби начальнигы булган
Екатерина Павловна, вакытлыча биләп
алган сагышларын онытып, рухлана һәм
Газинурга:
— Эх, нинди әйбәт егет икәнлегеңне син
үзең дә белмисеңдер әле, — дип әйтергә
мәҗбүр була.
— Ватанга, халкына мәхәббәт. Үз
колхозы өчен яну. Аның киң, бай иле өчен
горурлануын, колхоздагы тырыш
хезмәтен, янгын булгандагы батырлыгын,
дулап киткән айгырны буйсындыруын,
леспромхозда алдынгы эшче булып,
Свердловски- дагы стахановчылар
киңәшмәсенә катнашуын һ. б. һ. б.
хәтерләгез.
— һәрбер совет кешесенә хас булганча
— матур хыялларга бай булу, табигатькә
гашыйк булу, тынгысызлык, эзләиүчәнлек,
бөтен нәрсәне белергә, гел алга, югарыга,
биеккә омтылучанлык. Грамотасыз, надаи
диярлек бу яшүсмердә — искиткеч
потенциаль-иителлектуальлек бар.
Кешеләр аның бөтен нәрсәне белергә
теләвенә тайга калалар Автор теле белән
әйтсәк: «Бал кор ты чәчәктән чәчәккә
кунып ниче:- бал җыйса, Газинур да
барлык ишеткәннәрне, күргәннәрне шулай
хәтер сандыгына җыя бара».
— Җаны, йөрәге, вөҗданы шулчаклы
ачык һәм саф ки, аның бөтен тормышы
җырлап, биеп тора. Асылда ул тормыш аша
җырлап үткән егет. Дөресрәге, Газинур үзе
— җыр булып яңгырап, җилеп үткән
гаҗәеп бер тормыш ул!
Җилләр исә, җилләр исә, Кем туктатыр җил
көчен; Егет җанын кызганырмы Тугаи-үскәи
ил өчен!
Газинурның төп сыйфатларыннан берсе
булган җырчылыгы әнә шушы дүрт
юлдагы мәгънәдә тулысынча чагыла.
Әнә шул төп сыйфатларны реаль
чагылышларда күрү, җанлы образ
тудыруда язучы өчен киң һәм бай
мөмкинлекләр ачкан һәм аңа реаль Газинур
үзе тәмам җиткән, авторның үзенең уйлап
чыгарып өстәүнен кирәге дә калмаган
диярлек.
Менә ул кырда. Көтү көтеп йөр;
«Очы-кырые күренмәгән зәигәг күктә
ялгыз тургай сайрый. Ул үзе күренми. Тик
моңлы тавышы әле катырак, әле әкренрәк
ишетелә, әйтерсең, аны җепкә такканнар
да. бер югары күтәреп, бер түбән төшереп
торалар. И рәхәттер тургайга күктә йөзү!
Аңа бөтен җир —авыллар, кырлар,
шәһәрләр—барысы, барысы да күренә
торгандыр. Менә канатларың булса иде дә,
шул тургай кебек, биеккә-биеккә
күтәрелсәң иде!..
Офык буенда болыт таулары йөзә.
Газинур, башын кыңгыр салып шул ак
болыт тауларына карап тора башлый.
Аның сөйкемле йөзе уйчан да, хыяллы да.
Болыт таулары һаман күченә, һаман
күчен?. Кояш нурлары аларны үтәдән-үтә
яктырткан, алар шундый җиңелсы- ман,
өрсәң, корыган сары чәчәк башы кебек,
очып китәрләр төсле. Үзләре шундый ак,
беренче яуган кар да андый ак булмый. Эх,
ил өстеннән шундый ак болытлар ке- бек
гизеп йөрсәң иде!»
Бу — яшүсмер Газинурның табигать
кочагындагы хыяллары!
8*
.115
Аның, социаль аңы колхоз белән бергә
туып үсә. Гражданнар сугышы батыры,
колхозны беренче оештыручы, аның
беренче председателе Гали абзый колхоз
җиренең беренче буразнасын, бәхет
буразнасын Газинурдан сыздырта.
Шуннан соң аның тормышы колхоз белән
нык бәйләнә. Колхозда ул үзен яңа, иркен
бер дөньяда итеп сизә, анын табигый
кызыксынучанлыгы монда бик күп азык
таба. Колхозга яңа машина кайтса — ул
аның янына йөгерә, нәселле бозаулар,
тәкәләр, тавыклар китерсәләр — ул алар
яныннан китми. Әгәр инде яңа ат сатып
алсалар—Газинур өчен бәйрәм була.
Агроном яки докладчы килсә, җыелыш яки
кичә булса, Газинур берсен дә калдырмый.
Менә алар, вагоннарга утырып, Уралга
леспромхозга эшкә китәләр. Аның алдында
тагын да киңрәк колач ачыла, ул канатлана,
очына. Станция саен төшеп, тирә-якны
туемсызлык белән карап йөри.
Гарәфи абзый да, хәтта бөтен юл буенча
яткан җиреннән кузгалмыйча түшәмгә
карап барган Газзән дә аңардан көләләр.
— Станция саен төшеп ни эзлисең? —
диләр.
«— Их, Гарәфи абзый, Гарәфи абзый!
Син үзең бөтенесен күргәч тә, бүтәннәргә
ул кызык түгел дип уйлыйсыңмыни? Әллә,
Мидхәт белән Һашимга төртеп, алар менә
синең кебек, тиле бозау шикелле, чабып
йөрми дисеңме? Ләкин дә бит, Гарәфи
абзый, Һашим белән ААидхәт 7 еллык
мәктәп бетергән кешеләр, алар бит Казанда
гына да әллә ни- чәшәр тапкыр булганнар.
Ә Газинур Бөгелмәдән ары кая киткәне
бар? Эзли, имеш! Нәрсә эзли соң Газинур?
Гарәфи абзый, әйт әле, яз көне җылы
туфракны шытып чыккан яшь бодайлар
нәрсә эзли? Нигә алар бер-берсен узышып,
көн-төн үсәләр, кояшка үреләләр? Аңлат
шуны, Гарәфи абзый, әгәр шуны аңлатсаң,
Газинур да сиңа үзенең күңелен
аңлатыр...»
Гарәфи абзый аңа күп нәрсә аңлата
алмый, әлбәттә. Аның каравы Газинурның
тормыш юлында беренче башлап Гали
абзый очрый. Күпне күргән бу большевик
Газинурның аңын үстерүдә аңа зур ярдәм
итә. Асылда, Газинурның хыяллары реаль
булып әверелүендә Гали абзыйның роле
бик зур.
Газинурның беренче тапкыр, карт
большевик Гали абзый белән бергә,
Бөгелмәгә баруын хәтерләп үтик. Анда
совет властен урнаштыру өчен
көрәшкәндә батырларча һәлак булган
Бөгелмә ревкомы членнары большевик
Петровская белән большевик Просвиркин
иптәшләргә һәм исеме билгесез герой
матроска (Ленин тарафыннан җибәрелгән
матроска) куелган һәйкәл янында булалар
алар. Гали абзый аларныц тарихын сөйләп
бирә. Газинур йотылып тыңлый һәм
тирәннән дулкынлана. Шундый батыр
кешеләр аның җанын, йөрәген гел
үзләренә тарталар. Алар турында озак-
озак уйлый ул. Шулар белән бер сафта
көрәшкән Гали абзыйга сокланып туймый.
Әсәрдәге мондый моментлар, ихтимал,
беркадәр яссырак, дидактиграк яңгырый
торгандыр, ләкин, мин әйтер идем,
«Газинур» романында алар бик үз
урынында булып торалар, һәм Газинурның
аңы үсүдә, яшьләргә тәрбия бирүдә әһәми-
ятле урын тоталар. Бу очракта алар
үзләренең художестволы җәелешен
табалар.
Газинурның леспромхозда, эш белән
бергә укып йөрүләрен, рус теленә
өйрәнүләрен хәтерләгез.
Леспромхозда Гали абзыйны Бу-
шуевлар, Катялар, Ивановлар, Карп
Васильевичлар алмаштыра. Катя аңа рус
теле өйрәтә. Менә алар «Корыч ничек
чыныкты»ны укыйлар. Шунда ул яшь
лачын Корчагин, Балтик матросы
Жухрайлар белән таныша һәм — таңга
кала. Китаптагы вакыйгалар урынын ул
үзенә яхшы таныш булган Бөгелмәгә
күчереп куя, китапта сөйләнгәннәрне
Бөгелмә урамнарындагы хәлләр итеп күз
алдына китерә, аларны Гали абзыйлар
белән, Бөгелмәнең туганнар кабрендә
күмелгән геройлар белән бәйли. Аның,
үзенә хас беркатлылык белән, Җух- райны
Бөгелмә ревкомы членнары Петровская,
Просвиркин иптәшләр
116
белән бергә күмелгән билгесез матрос итеп
исәпләве дә психологик яктан акланган.
Бервакытны ул Катяга:
« — Катя иптәш, Сез Островский
китабын миңа биреп торыгыз әле, — ди. —
Бер җирдә минем шигем бар, үз күзем
белән карыйсым килә.
— Нинди шик ул, Газинур? — дип
сорый Катя, гаҗәпләнеп.
— Матрос Жухрайны, эшчеләргә
булышыр өчен, Ленин үзе җибәргән, аның
пулеметы да булган, син нигәдер шул
җирен укымадың.
— Ни өчен алай дип уйлыйсың?
— Миңа бу турыда Гали абзый сөйләде.
Жухрай матрос безнең Бөгелмәгә дә Ленин
кушуы буенча килгән булган. Аның кабере
дә Бөгелмәдә. Гик анда нигәдер исемен
генә язмаганнар.
— Бөгелмәдә?
— Әйе, Бөгелмәнең шәһәр бакчасында.
Безнең Гали абзый аны, Павел Корчагин
кебек, үз күзе белән күргән. Жухрай
матросны соңра аклар үтергән...»
Әсәрнең художество канвасына органик
ябышып торган бу эпизод үзе нинди
кечкенә, гади, ә аның мәгънә тирәнлеге
ничаклы зур! Язучының художество
уңышларын күрсәткән мондый моментлар
әсәрдә күп кенә очрыйлар.
Халыклар дуслыгы мәсьәләсен алыгыз.
Монда Әпсәләмов үз героен бөек рус
халкы вәкилләре белән тылда да, фронтта
да бик якын аралаштыра. Газинурның
аңын үстерүдә, аны чын патриот итеп тәр-
бияләүдә Карп Васильевичларның,
Бушуевларның, Катяларның, Ива-
новларның, Морозов, Ильченко, Стариков,
Соловеевларның рольләре зур була. Алар
ярдәмендә ниһаять ул фронтта
большевиклар партиясенә керү
югарылыгына чаклы үсеп җитә.
Суз арасында булса да әйтеп үтик:
Бу килеш кенә барганда әсәр, ихтимал,
дөрес юнәлештә булса да, художество
ягыннан корырак чыккан булыр иде. Ләкин
ул алай түгел. Әсәрне нык кына җанланды-
рып, кызыкландырып торган бер уңышлы
момент бар. Ул бөтен әсәр буена диярлек
сузыла. Әсәрдә Миң- нурый бар! Гали
абзыйлар тәрбиясендә үсә торган бу ятимә
кыз, әче һәм чәнечкеле телле, ирек сөюче,
чая һәм шаян бу кыз, Газинур белән ике
арадагы мәхәббәт, аларнын соңра
өйләнешүләре, бала-чагалы булулары
автор өчен бик затлы материал булып,
художество хәзинәсе булып хезмәт иткән.
Бу сызыкнын әсәрне ничек итеп
җанландырып, матур буяуларга буяп, чын
тор- мышчалап торуы укучыларга бик
мәгълүм.
Башта әйткәнебезчә, әсәрнен фронт
өлеше бик җанлы һәм дулкынландыргыч,
ышандыргыч итеп язылган.
Газинурларның беренче разведкада
булулары аеруча күңелдә кала.
Госпитальдә эшләү, полк мәктәбендә
укулар, реаль сугыш обста- новкасы,
җанлы кешеләр, көчле вакыйгалар, күп
төрле кыенлыклар, кешеләрнең рухи һәм
физик чыныгулары, Газинурның сугыш
шартларында үсү баскычлары — болар
барысы да — белдекле, оста каләм
тарафыннан язылганнар.
Әсәрдә, тагын, шушындый бар вакыйга
тасвир ителә:
Госпитальдә эшләгәндә, икенче бер
пункттан, аптека өчен, шофер Николай
белән Газинур машинада медикаментлар
алып кайталар. Юлда аларга дошман
«мессеры» һөҗүм итеп, Николайны
яралый. Аның ике күзе дә сукыр булып
кала. Ә Газинур машина йөртә белми. Лә-
кин машинаны да, медикаментларны да
ташлап калдырырга ярамый. Алар
медикаментларны машиналарында
госпитальгә алып кайтарып җиткерәләр.
Ничек? Алар икесе бер кеше булып
әвереләләр: машинаны йөртүдә куллар,
аяклар — Николайныкы, ә күзләр—
Газинурныкы.
Бу — фронтовик дусларның гомуми эш
өчен ничек януын, бер-берсе белән органик
бер җан булып кушыла алуын күрсәткән,
укучыда тирән һәм көчле тойгы калдыра
торган эпизод.
Мондый уңышлы алымнар әсәрдә күп
кенә. Мәсәлән, блиндажда күмелеп
калулар, кул сугышлары һ. б.
шундыйлардан.
117
Инде иң мөһименә килик.
Газинур тормышының ахыргы гүзәл
маягы әсәрнең башына ук куелган иде.
Шушыңа якыная баруда автор нигездә
ышандыргыч юллар белән атлады.
Хәлиткеч момент — Газинурның аңлы
рәвештә Матро- совның батырлыгын
кабатлавы. Әйтергә кирәк, автор моны да
реаль һәм ышандырырлык итеп күрсәтә
алган. Матросовның батырлыгы Га-
зинурлар сугышып йөргән урыннардан бик
якын, әле күптән түгел генә булып үткән
һәм бөтен фронтны шаулаткан вакыйга. Бу
турыда белмәгән сугышчы юк. Газинур да
моны белә һәм белә генә түгел, агитатор
буларак, Матросов батырлыгы турында үз
сугышчыларына күп тапкырлар сөйли,
аларда шул үрнәктә фидакарьлек
сыйфатлары тәрбияли. Кыска гына, ләкин
бай һәм катлаулы тормыш юлы үткән,
грамотасыз гади көтүче малайдан
коммунист, сержант, агитатор дәрәҗәсенә
үсеп җиткән Газинурны, Матросов
турында сөйләүче, җырлар иҗат итүче, үз
сугышчыларын Матросовтай батырлыкка
рухландыручы Газинурны, кирәкле
очракта шундый батырлыкны эшләргә үзе
инде һәрвакыт хәзер торган югарылыкта
күрәбез.
6 ичы ноябрьда Сталин докладын
радиодан тыңлаганнан соң аның тирән
кичерешләре, көчле уй-фикер- ләре
Газинурны аеруча зур итеп үстерәләр.
Шунда аның йөрәгенең Данко йөрәгенә
әверелә барганлыгы укучыларга бигрәк тә
нык сизелә башлый. Стариков белән бергә
Горький әсәрен укыганда ук ул шундый
хисләр кичерә башлаган иде. Үзенең
фронтташы. коралдашы булган Матросов
образы аның йөрәгенә нык урнашып кала.
Бу бөек герой бер генә минутка да аның
күңеленнән китми, аның батырлыгына таң
кала, аның алдында баш ия һәм, Матросов
яшь ягыннан аңардан бераз кечерәк булса
да, ул аны өлкән абыйсы итеп карый һәм
аның кебек батыр булырга тырыша.
Агитатор буларак, үз сугышчыларына
Матросов турында сөйләргә җыенганда,
аеруча күп уйлана ул.
Димәк, Матросовның батырлыгы, аның
бөеклегенең, кирәкле очракта шушындый
фидакарь батырлыкның һәрбер совет
сугышчысы өчен зарури — табигый
икәнлеген Газинур үзенең хәтта аңы белән
генә дә түгел, ә бөтен йөрәге, җаны, тирән
хисләре белән тулысынча үзләштергән
булып чыга.
Газинурның шушы биеклеккә кү-
тәрелүенә әсәр безне тулысынча
ышандыра. Ә ышандыру көче — һәрбер
әсәрнең хәлиткеч төп көче ул!
«Газинур» романын аерым китап итеп
бастырып чыгарырга кирәк. Ләкин шуңа
кадәр автордан тагын да беркадәр хезмәт
таләп ителә әле.
Мәгълүм бер тар төркем иптәшләр
әсәрнең беренче варианты белән дә
танышканнар иде. Журналга басып чыгару
алдыннан аны үзара укып тикшерү
үткәрелде. Тикшерү вакытында
күрсәтелгән заме- чаниеләрне автор нык
искә алган һәм кулъязманы төзәткән, күп
кенә яхшырткан.
Ләкин һаман да әле төзәтәсе, яхшыртасы
урыннары бар.
Әсәрнең беренче яртысын, тыл өлешен
автор тагын бер тапкыр карап чыксын иде.
Анда, бигрәк тә колхозда, Газинурны
күбрәк эштә күрәсе килә. Югыйсә, урыны-
урыны белән авторның үзеннән сөйләүләре
өстенлек алып китә.
Романның икенче кисәгендә тылдагы
тормыш, героик хезмәт бик аз чагыла.
Башта ул бөтенләй юк иде. Хәзер, хатлар
формасында, ул момент беркадәр чагыла.
Ләкин аз! Анда бит Газинурның туган
колхозы, хатыны, туган-кардәшләре кал-
ды. Мисбах та яраланып кайтты. Шулай ук
бердәй туган диярлек леспромхозы, андагы
дуслары, хезмәттәшләре калды (фронтта
очраша торган Бушуевлардан башкалары).
Аларның эшләре Газинурны (һәм
укучыларны) кызыксындырмавы мөмкин
түгел.
Кайбер натуралистик күренешләрне
бетерәсе бар. Мәсәлән, Бөгелмәдә
яшьләрне фронтка озату килешсез язылган.
Леспромхозда эшләгәндә Газинур кыш
көне ни өчен җиңел кием
118
дә йөри һәм иптәшләре үзләре/сатып алып,
аңа жылы кием бүләк итәләр! һич кирәге
юк!
Аннары, Газинурның Карп Ва-
сильевичларның өйләрен саклап калуы да
кирәкме икән? Ул әсәргә бернәрсә өстәми
бит.
Әсәрнең теле турында. Бу яктан,
әлбәттә, әсәрне махсус карап чыгарга
кирәк. Бу мәкаләдә исә мин моны бурыч
итеп куймадым. Шулай да кайбер гомуми
фикерләр:
Бу әсәрендә Әпсәләмов тел ягыннан,
элекке әсәрләре белән чагыштырганда,
һичшиксез алга киткән, үскән, тел
хәзинәсеннән файдалануда күренерлек
остарган. Моны һәр укучы сизә торгандыр.
Ләкин анда кытыршы урыннар да
очраштыргалый әле.
Мәсәлән:
«Газинур үз гомерендә шактый күп
орырлар җырлаган һәм ишеткән кеше,
әмма разведчиклар җырлаган шикелле
йөрәкне айкап, үзәкләрне өздерә торган
итеп о^ырлаганны моңарчы күргәне дә,
ишеткәне дә юк иде».
Бер жөмләдә дүрт тапкыр «жыр- лау»
сүзе. Шуңа ялганган җөмлә тагын «жыр»
дип башлана.
Газинурның күзләре зур, кара икәнен
башта бер тапкыр күрдек инде. Ләкин
автор моны соңра да бик күп кабатлый.
«Зур кара кү> ләр»не санап чыксаң,
шактый жые: лачак.
һәрхәлдә, аерым китап итеп бас-
тырганда, автор да, редактор да әсәрнең
теленә тиешенчә игътибар итәрләр дип
ышанабыз.
Йомгак итеп шуны әйтергә кирәк:
Әпсәләмов үз алдына куйган бик зур
бурычны нигездә уңышлы үтәп чыккан.
«Газинур» романының укучыларны,.
бигрәк тә совет яшьләрен патриотизм
рухында, Ватанга, партиягә, халыкка
бирелгәнлек рухында, батырлык,
фидакарьлек рухында тәрбияләү буенча
роле зур булачагын шикләнмичә әйтергә
мөмкин.
Әсәр турында укучылардан хатлар да
килә башлады инде. Анда яшь укучылар
әсәр турында дулкынландыргыч фикерләр
әйтәләр һәм үзләрендә эштә дә, көрәштә дә
Газинур кебек булырга көчле теләк
туганлыгы турында язалар. Ә бу исә —
әсәр үзенең тәрбияви бурычын практик
рәвештә үти дигән суз.