Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ ЮЛДА


Кави Нәҗминең сайланма әсәрләре
китабына аның иң яхшы хикәяләре,
шигырьләре, җырлары, поэмалары,
балалар өчен язган әсәрләре, публицистик
мәкаләләре һәм очерклары
урнаштырылган. Бу җыентык коммунист-
патриот язучының зур иҗат юлын
чагылдыра, Сталин премиясе белән
бүләкләнгән «Язгы җилләр» романын
тудыруга аның нинди иҗади багаж белән
килгәнлеген күрсәтә.
Кави Нәҗминең «Якты сукмак» 29
китабына тупланган «Чыныгу», «Шобага»,
«Миңлебикә кодагыйнын кайгысы»,
«Февраль бураннары», «Яр буендагы
учаклар», «Якты сукмак», «Кояшлы
яңгыр», «Таныш урын» һәм башка
хикәяләрен укып чыккач, чорыбызның
даһи шагыйре В. В. Маяковскийның
«Владимир Ильич Ленин» исемле гүзәл
поэмасындагы менә шушы ялкынлы юл-
лары-хәтергә төшә:
Безнең тәнгә паннар,
кыздырып, Йолдыз рәсеме
басып, көлделәр.
Мамонтовлар безне тере көе Баш
тиңентен җиргә күмделәр.
Паровозның мичләренә тыгып Яндырдылар
безне японнар. Авызларга безнең
дошманнар
Кара кургаш эретеп салдылар.
— Сүзегездән кире кайтыгыз! — дип
Акырдылар безгә.
Әмма без
Янган бугазлардан:
— Яшәсен коммунизм! — дидек һәммәбез.
Әйе, без коммунизм өчен тудык.
Коммунизм өчен көрәштек, көрәшәбез һәм
аның җиңүен даулап яшибез. Без һәммәбез
— Ленин — Сталин партиясе
җитәкчелегендә, өлкән туганыбыз бөек рус
халкы һәм Советлар Союзындагы барлык
халыклар белән бергә татар халкы да,
Октябрь социалистик революциясенең
беренче көннәреннән барлык
авырлыкларны кичереп — социалистик
революциянең дошманнарына, Америка-
Англия империалистларына һәм ал арның
лакейларына каршы рәхимсез сугыш
утлары аша үтеп, тыныч төзелеш
елларында киеренке рәвештә хезмәт итеп
социализм җиңүенә, аннары Бөек Ватан
сугышын уңышлы төгәлләп, бүгенге гүзәл
29 К а вн II ә җ м и. «Якты сукмак» (Хикәяләр, очерклар, публицистика, шигырьләр, поэмалар). Казан,
Татгоснздат, 1951 ел. 547 бит, Бәясе 10 сум.
көнгә — коммунизм төзү тантанасына
ирештек.
«Сәнгать — чынбарлыкның гәүдә-
ләнеше, кабатланган, гүя яңадан иҗат
ителгән дөнья», — дип әйтте В. Г.
Белинский. Кави Нәҗминең «Якты
сукмак» китабына тупланган әсәрләре
безнең совет чынбарлыгын, героик совет
халкының бердәм семьясында татар
халкының көрәш юлын чагылдыралар.
Кави Нәҗми безгә заманның эчтәлеген
ачып, яңадан иҗат итеп бирә, аның
әсәрләре, без үткән тормыш юлының
көзгеләре, ул әсәрләр безгә иң элек бай
эчтәлекле булулары белән кадерлеләр.
Аның хикәяләре җанлы, кыска, теле матур
һәм андагы образлар күз алдына ачык
булып килеп басалар, күңелдә сакланалар.
Менә аның беренче җитди хикәяләреннән,
гражданнар сугышы вакытын
чагылдырган һәм сайланма әсәрләрендә
беренче итеп урнаштырылган «Чыныгу»
хикәясе.
Ул хикәя болай башлана:
104
«Һаҗәр авыру. Өйдә торсам, Колчак
армиясенә тотып алачаклар. Ни эшләргә?
Үзебезнекеләр янына ничек юл табарга?..»
Йосыф шундый уйлар белән танкын
якынлашуын сизми дә калды.
— Һаҗәр! Ә, Һаҗәр! Кара әле. Мин
шәһәргә барам. Миңа хәзер өйдә калырга
туры килми. Аңлыйсыңмы? Миңа ничек
кенә итеп булса да, кызыллар ягына —
үзебезне- келәргә барып чыгарга кирәк».
Бер айдан бирле каты авырып яткан
хатынын һәм картайган анасын ялгыз
калдыру, алардан аерылуы бик авыр булса
да, Йосыф кызыллар ягына —
узебезнекеләргә кушылырга китә. Ул мең
бәла белән шәһәргә барып җитә һәм икенче
көнне вокзал буйлап барганда, «уң җиңенә
баш сөяге белән кайчы рәвешендә ике сөяк
рәсеме ябыштырылган» ак бандитлар аны
эләктереп алалар һәм ул да үзе кебек
кызыллар яклы башка эшчеләр,
крестьяннар белән бергә атылырга хөкем
ителә... «Йосыфларны, көчле охрана белән
чолгап, кырга чыгардылар... Алдагы
солдатларның берсе юлны яктырту өчен
алган фонарена ут кабызды...» Шуннан соң
автор, кыска һәм ачык итеп юлдагы
кичерешләрне, Йосыфларның ак
бандитларга каршы ачы нәфрәт белән
януларын тасвирлый. Йосыфның башында
яңа уй туа. Ул «алдагы фонарьлы солдатны
егып буталыш ясарга» һәм «сызарга» тели.
Аннары: «Кинәт, кемдер солдат
кулындагы фонарьга бүреге белән бәреп
сүндерде. Караңгы тынлыкны үтәдән-үтәгә
яңгыратып, мылтык атылды. Йосыфның
кайда таба качканлыгын күрмичә калган
офицер: «Эх, вы, бабы!» — дип
солдатларны сүгеп алды да, бөтен көч
белән акырырга тотынды:
— Тук-та-а-а!»
Авыр коллык чылбырларын мәңгегә
өзеп ташлаган Октябрь социалистик
революциясе җиңүен һәм аның баһадир
солдатларының алга барышын туктатып
буламы соң?! Юк, әлбәттә. Йосыф үзенең
теләгенә ирешә. Кызыл Армия полкына ку-
шылыр өчен тупланучы һәм Колчак
бандаларына каршы көрәшүче пар-
тизаннар сафына килеп баса һәм
партизаннарга корал ташуда актив эшли
башлый.
Моның өчен Йосыф авылның ин
алдынгы кешеләре белән элемтә ур-
нашДыра. Шундый алдынгы кешеләрнең
берсе — тимерче Әптерәй. Тимерче
Әптерәй, аклар тылында бик куркыныч
шартларда үз-үзен аямыйча, ару-талуны
белмичә, партизаннарга корал ясый.
Әптерәй яшь Совет власте
дошманнарының җиңелүенә,
ленинчыларның җиңүенә нык ышаныч
белән яши. Тәмам арып-талып эштән
кайтып аугач та, ул Ленин турында уйлый.
«Ленин Әптерәйнең күз алдында якты йөз-
ле, бик акыллы карт булып күренә. Менә
аның күзләре елмаялар һәм Ленин аңар бик
ягымлы чырай белән карап:
— Рәхмәт, Әптерәй! Байларга каршы
сугышырга кылычлар, сөнге- ләр ясаганың
өчен, рәхмәт!—ди, имеш».
Тимерче Әптерәй образы, Йосыф
образы кебек үк бик җылы тәэсир калдыра
һәм укучыны әнә шундый авыр шартларда
революциягә хезмәт итүче, Ленинны
чиксез яратучы Әптерәйдән үрнәк алырга,
үзенең азатлык һәм тынычлык Ватанын
Әптерәй кебек сөяргә һәм халык
дошманнарына каршы көрәштә аның
шикелле үк булырга өнди.
Хикәя Йосыф исеменнән әйтелгән
шушы патриотик сүзләр белән төгәлләнә:
« — Тыныч тормышыбызны җимергән
ак бандитларга һәм аларны яллаган
Америка байларына ачуым шундый
кайный, шәфкать-мәрхәмәт көтмәсеннәр
алар миннән! Илебезнең 'туфрагыннан
соңгы дошманны бәреп чыгарганчы,
кулымнан корал төшмәс! Кылычым кынга
салынмас!»
Кави Нәҗми 1923 елда язылган бу
хикәясен яңадан карап чыгып һәм
гражданнар сугышы вакытындагы чын
политик обстановканы тагын да
ачыкландырып бик яхшы иткән. Анда
Англия-Америка сугыш чукмарларына
каршы юнәлгән нәфрәт хисләре чагыла.
Китапта икенче итеп урнаштырылган
«Иң соңгысы» (20 нче ел
күреиешләреинән) дигән хикәя үзе
105
нең сәнгатьчә эшләнеше белән, эчтәлеге,
гражданнар сугышы елы күренешләрен
оста итеп чагылдыруы белән укучыда
шулай ук матур тәэсир калдыра.
«Бүген — парад.
Янган театр янындагы урамнарны
шлемнар, йолдызлы байраклар диңгезе
каплады. Кояш яктысында иркәләнгән
сөңгеләрнең, байракларның аралары
тыгызланды да, балкондагы кешеләр
уртасыннан озынча күксел шинельле берәү
алга бөгелде.
— Иптәш-ләррр! Америка-Англия
банкирларының канлы планы буенча
һөҗүм итүчеләргә каршы...
Бер кулына шлемын тотып, икенче
кулын көнбатышка озайткан ораторның
сүзләре — һәркемнең миенә урнашкан
уйларны, теләкләрне әйтеп бирделәр.
Оратор аның белән генә чикләнмәде, киң
Россиянең: Уралын, Иделен, Донбассын,
Себерен авыр ботинкалар белән ничәшәр
кат атлап үткән егетләрнең батырлыгын
сөйләргә кереште», — хикәя менә шулай
башлана һәм ахырына кадәр җанлы
рәвештә дәвам итә. Аны тын алмыйча,
дулкынланып укыйсың. Казан егете
Әптерүш Украинаны ак бандитлардан
тазарту өчен сугышка китә. Аннан дүрт ай
буена хәбәр килмәгәч, Әптерүшнең атасы
— Шәй- дүк карт, аның госпитальдә
икәнлеген белеп, шәһәрдән чыгу өчен мең
бәлә белән пропуск алып, үз гомерендә
беренче тапкыр рәсемгә төшеп, Харьковка
ашыга. Ләкин Шәй- дүк Харьковка барып
җиткәнче, улы Әптерүш, ярасы төзәлгәч,
үзе теләп Врангельгә каршы сугышка
китеп өлгергән була. Украина җирендә
татар карты Шәйдүкне, батыр егет
үстергән өчен, хөрмәт белән каршы-
лыйлар.
Кави Нәҗми бу хикәясендә гражданнар
сугышы вакытында Әптерүшнең Украина
өчен сугышларда күрсәткән батырлыгын
бирә. Әптерүш, Днепрны кичкәндә, пон-
тонга килеп төшкән дошман бомбасын ике
кулына тотып алып суга сикерә. Бомба
суда шартлый һәм понтон коткарыла. Шул
вакытта егет үзе дә каты яралана. Аннары
ул, госпитальдә дәваланып, яңадан сугыш
кырына ашкына.
Бу хикәядәге вакыйга Бөек Ватан
сугышы вакытында булып үткән бик күп
эпизодларның берсен хәтерләтә. Кем белә,
Бөек Ватан сугышындагы берәр сугышчы,
бәлки, гражданнар сугышы герое
Әптерүш образы белән рухланып, утка
кергәндер. Бөек Ватан сугышы вакытында
Днепрны кичүдәге батырлыклары өчен
орденнар белән бүләкләнүчеләр һәм Со-
ветлар Союзы Герое исемен алучы
солдатлар арасында татар егетләре аз
булмады бит!
Кави Нәҗминең гражданнар сугышы
героикасын чагылдырган әсәрләреннән
«Шобага» белән «Яр буендагы учаклар»
исемле зур-зур хикәяләре авторның үз
иҗатында гына түгел, безнең татар совет
әдәбиятында да, хаклы рәвештә, иң
күренекле урында торалар. Шушы
әсәрләре белән Кави Нәҗми әдә-
биятыбызның каләм осталары сафына
басты һәм киң масса алдында сүз
художнигы булып танылды.
К. Нәҗмидә күзәтүчәнлек сәләте көчле.
Бу күзәтүчәнлек аның барлык
хикәяләрендә дә ярылып ята. Әмма
«Шобага», «Яр буендагы учаклар» һәм
соңрак язган «Якты сукмак» әсәрләрендә
авторның кү- зәтүчәнлеге күзгә аеруча
ташлана. «Шобага» хикәясендә
чагылдырып- ган менә бу моментларны
искә төшерегез: «Сандугачлар
монастыре»- ндәге күңелсезлекие,
монахларның, йөзләрендә элекке
кызыллыклары бетүен, җилкә башлары,
битләре тузан белән каплануын һәм йөз ел
буенча сөртелмәгән тәрегә охшагай-
лыкларын, аларның күрше авыллардан
бөкрәеп беткән, ярты сукыр карчыклар
килгәндә генә бераз җанлана төшүләре һ. б.
Шуларга ялгап, Кави Нәҗми динле
карчыкларның тормышына килеп кергән
җил-давылларны сурәтләргә дә .онытмый.
Бары тик зур художниклар күзенә генә
чалына торган, беренче карашта бик вак
булып, ә чынында әдәби әсәр өчен чиксез
әһәмиятле детальләр аркылы язучы үткән
тормышны безнең күз алдыбызга оста итеп
китереп бастыра.
Безне, бүгенге тормыш кешеләрен,
бигрәк тә совет иленең яшь
106
буынын, үткән газаплы тормышны үзгәртү
өчен көрәшкән батырлар образы, Совет
Ватанына, азатлык эшенә бирелгән
геройлар образы сокландыра, алар кебек үк
үз-үзеңне аямыйча яшәргә, коммунизм
өчен бөтен көчеңне биреп көрәшергә рух-
ландыра. «Шобага» хикәясендә шундый
геройлар бирелгән. Анда азатлыкны. Совет
Ватанын яклап гражданнар сугышы
утларында чыныккан татар халкының
турылыклы улы большевик Хәйрулла
Ыизамов безнең күз алдыбызга бөтен
тулылыгы белән килеп баса. «Яр буендагы
учаклар» хикәясендә инде гражданнар
сугышында актив катнашкан, Ленин һәм
Сталин эшенә, азатлык эшенә чын
күңелдән бирелгән уңай образлар тагын да
күбрәк санда күрсәтеләләр, һәм шулай
булуга карамастан, аларның ләркайсысы
оста итеп гәүдәләндере- ләләр. Биредә без
гражданнар сугышы батырларыннан
Тимербулат белән бергә, Петров, Тарасов,
Михач, Орлова образлары белән соклана-
быз. Бу ике хикәядә Кави Нәҗми яшь
Совет властена каршы котырынып
көрәшүче явыз дошманнарның кара
йөзләрен дә фаш итеп бирә.
Кави Нәҗми иҗаты безнең өчен тагын
менә шушы ягы белән бик әһәмиятле: ул
СССР халыкларының сталинчыл
дуслыгын чын йөрәктән һәм бөтен тавыш
белән җырлаучы шагыйрь һәм язучы.
Халыклар дуслыгы идеясе аның беренче
әсәрләрендә үк чагыла башлый һәм аннан
соң бөтен иҗатында кызыл җеп булып
дәвам итә. «Шобага» белән «Яр буендагы
учаклар» исемле хикәяләрендә
халыкларның сталинчыл дуслык идеясе
тагын да ачыграк чагыла. «Шобага»дагы
вакыйгалар башта Украинада, аннары^
Москвада бара. Хәйрулла Низамов совет
илен азат итү өчен үз-үзен аямыйча
сугыша. Яшь Совет властена каршы
интервенция оештырган Америка-Англия
һәм немец банкирларының ялчылары
булып әверелгән кабахәт дошманнар
Хәйрулланы җәзалыйлар. Ләкин җиңә ал-
мыйлар. Халыклар дуслыгы җиңеп чыга.
Ак бандитлар тарафыннан җәзаланган
һәм канга баткан килеш монастырьга
килеп, анда оборона тотучы
кызылармеецларга акларның авылга керүе
турында үз вакытында хәбәр итүче
Украина крестьяны Трофим белән
Хәйрулланың 1924 иче елда, Ленин белән
саубуллашу көнендә Москвада
очрашулары шул ук халыклар дуслыгы
идеясенең матур бер чагылышы.
Кави Нәҗми «Шобага»да халыклар
дуслыгы ныгуын, Украина җирендә, Днепр
буйларында күрсәтсә, «Яр буендагы
учаклар»да шул ук гүзәл дуслык идеясен
ул Идел буенда чагылдыра. Рус, украин
халкы уллары белән бергә татар халкы улы
Днепр буйларын азат итү өчен сугышкан
булса, Идел буйларындагы шәһәрләрне
һәм авылларны дошманнардан азат итү
өчен үз-үзләрен аямыйча сугышкан өлкән
туганыбыз бөек рус халкы һәм татар халкы
уллары сафында украин халкы улы Михач
образын күрәбез. Кави Нәҗминең
гражданнар сугышы чорын чагылдырган
һәм иҗатының беренче чорларында
язылган әсәрләреннән «Боерык»,
«Таштугайга кайтмыйбыз!» дигән
хикәяләрендә дә халыкларның сталинчыл
дуслык идеясе үткәрелә.
«Таштугайга кайтмыйбыз!» күләме
белән кечкенә генә, ә үзендә нинди зур
тормыш чагыла! Авторның башка
хикәяләре кебек, бу хикәяне дә кабат-кабат
укыйсы килә. «Таштугайга кайтмыйбыз!»
— ул заман рухының җанлы истәлеге
булып кына калмый, бүген дә үзенең
актуаль яңгыраган юллары белән дулкын-
ландыра:
«Егерме беренче елның мартында ватык
эшелоннарга төялеп фронттан кайттык...
Шуннан бирле күпме көлтәләр
ташылгандыр. Завод морҗаларыннан
күпме төтеннәр тузгыгандыр. Зәңгәр
төнле, җылы яклардан күпме кошлар килеп
киткәндер. Хәзер менә кемдер газета укый,
тагын:
— «...Советлар иленә каршы сугыш
әзерләү кампаниясе бара».
— «Америка һәм Англия байлары безгә
каршы яңа һөҗүмнәр хәзерлиләр...»
107
хикәясе дә шулай ук мактауга лаеклы.
«Якты сукмак»та халыклар дуслыгының
җиңүе, колхоз төзелеше оста чагылса һәм
халык дошманнарының, кулакларның, бур-
жуаз милләтчеләрнең үз йөзен яшереп
җимерү эше алып барган ак- гвардеецның
кабахәт йөзе фаш ителгән булса, «Кояшлы
яңгыр»да урта хәлле крестьянның колхозга
керүе, шәһәрнең авылга ярдәме һәм яшь
колхоз кырларына беренче тракторлар
килүе, колхоз дошманнарының тәмам
бетерелүе—большевиклар партиясенең
колхозларны оештыру политикасының тулы
җинү тантанасы гәүдәләнә. Биредә, ярлы
крестьян һәм кызылгвардеец улы Сираҗи,
урта хәлле крестьяннар вәкиле, сөйкемле
Ситдыйк карт, халыкка ачу итеп кабызган
утта янып көл булган кулак малае кабахәт
Хәнәфи һәм кулак Рәүф, шулай ук башка
образлар аша Кави Нәҗми, колхозлашу
чорында авылдагы киеренке көрәш
моментларын күз алдына оста итеп китереп
бастыра.
Шушылар белән бергә Кави Нәҗми Бөек
Ватан сугышына кадәр «Тимерче Йосыф»
исемле легенда, «Дуслык» һәм «Тупчы
Сөләйман» исемле хикәяләр иҗат итте.
«Дуслык» һәм «Тупчы Сөләйман» исемле
хикәяләрендә автор совет халкының
патриотлыгын, Ватаныбызны уяу саклаучы
совет солдатларын, аларга совет халкының
мәхәббәтен яза һәм үзенең беренче
әсәрләреннән үк башлап, «Язгы җилләр»
романында бөтен тулылыгы белән
чагылдырылган, аның иҗатында зур урын
тоткан бөек дуслыкны — совет халкының
сталинчыл гүзәл дуслыгын җырлый.
Әлеге әсәрләре арасында Кави Нәҗминең
«Тимерче Йосыф» исемле легендасы үзенә
башка бер урын тота. Халыкчанлык рухы
белән, халык көченә, азатлык, хаклык җи-
ңүенә зур ышаныч белән, матур тел белән,
җиңел укылырлык итеп язылган бу әсәр,
Кави Нәҗминең проза белән язган поэтик
әсәре дип аталырга хаклы. Бу легенданы
укыгач, бөек рус совет язучысы /Максим
Горькийның «Кыз һәм Үлем» исемле гүзәл
әкияте хәтергә төшә. Дө-
Бу хәбәрләрдән безнең миләрдә
ялкынлы уй туа. Йөрәк, үткәндәге
батырлыкларны искә төшереп, килә-
чәктәге җиңүләрнең тагын да зуррак
буласына ышанып тибә.
Әгәр тагын безнең тынычлыкны
•бозсалар, ул вакытта белеп торсыннар:
— Без, Идел буеның егетләре, без —
Урал күкрәгендә, таштугай- ларда,
далаларда, заводларда үскән яңа кешеләр,
тарих битенә яңа батырлыклар сызарбыз».
Патриот язучының бу сүзләре әле дә
дошманнарны кисәтеп торалар. Язучы
партия өйрәтүләре нигезендә үсә, чыныга
бара. Аның художник буларак
җитлегүенә, рус әдәбиятының, аеруча А.
М. Горькийның, йогынтысы зур.
Җыентыктагы әсәрләрнең образлары
үсешендә бу йогынтының бик матур
үрнәкләрен күрергә мөмкин.
Гражданнар сугышы героикасын
чагылдырган хикәяләреннән соң, Кави
Нәҗми тагын да күп кенә проза әсәрләре
тудырды. Аның «Якты сукмак» белән
«Кояшлы яңгыр» исемле хикәяләре колхоз
төзелешен чагылдырган күп кенә хикәяләр
арасында күренекле урын алдылар. Чын
сәнгатьчә эшләнгән бу ике хикәядә совет
крестьяннарының колхоз төзүдәге
уңышлары, яңалыкның җиңүе, кулаклар
белән бергә — искелекнең тар-мар ителүе
бигрәк тә ачык чагыла. «Якты сукмак»та
Заболотное авыл советы председателе
Дмитрий, Ямансаз авылы активисты
коммунист Батырша, шулай ук Мәдинә
образлары укучыны дулкынландыралар, ә
кулак Шәймәрдән, акгвардеец — милләтче
Әнвәр Калимуллин һәм алар кебек башка
халык дошманнары укучыда Ватаныбыз
дошманнарына каршы ачы нәфрәт һәм
җирәнү тәрбиялиләр. Биредә дә
халыкларның сталинчыл дуслык идеясе —
рус авылы белән татар авылының дуслыгы
һәм «Якты сукмак» исемле бер колхозга
берләшүләре күрсәтелә.
«Якты сукмак»ны бер башлагач,
ахырына кадәр аерылмыйча укыйсың. Ул
тиз укыла. Андагы вакыйгалар һәм образлар
һич тә күз алдыннан китмиләр. «Кояшлы
яңгыр»
108
pec, Максим Горький белән Кави
Нәҗминең әсәрләрендә төрле темалар
алына. Шулай да, Кави Нәҗминең
«Тимерче Йосыф» исемле бу матур
легендасында Максим Горь- кийның
йогынтысы көн кебек ачык күренә. Анда
халыкның иҗат көче, иҗат
мөмкинлекләре, батырлык үрнәкләре бик
матур гәүдәләнгән.
Кави Нәҗми хикәяләренең теле аерым
тикшеренүне һәм ул турыда үзенә бер
хезмәт язуны сорыйлар. Шулай да, кыска
гына булса да, аның теленә тукталмыйча
булмый. Кави Нәҗми, СССР
халыкларының тарихын яхшы белүе белән
бергә, халык иҗатын да тирәннән өйрән-
гән. Бу хәл аның тел байлыгын өзлексез
үстерә баруына зур ярдәм итә. Кави Нәҗми
хикәяләрендәге һәр образ, һәр тип үз теле
белән сөйли. Тел осталыгын күрсәтә тор-
ган мисалларның барысын да китерү
мөмкин түгел. Шулай да алар- ның
берничәсенә күз төшереп үтик.
Октябрь социалистик революциясенә
кадәрге тормышны чагылдырганда.
мәсәлән, «Февраль бураннары»
хикәясендә, шул вакыттагы реаль
күренешләрнең берсен Кави Нәҗми менә
шушындый тел белән яза:
«Бар иде хәрчәүник: өч пәрәмәч —
кызыл серкәсе белән... 50 пилмән —
икмәге, борычы һәм ушандак кызыл
серкәсе белән... Бер порция чәй — дүрт
лампачие, ярты кадак күмәче белән...
Чәйнегендә су бетәр дип курыкма.
Кухня якын. Ә дигән арада өстәп бирәләр.
Кайда кунармын икән дип аптырама.
Номерлар коридорның аргы башында
гына. Номер саен кандалалы, өч аяклы агач
кровать. Кроватьның аяксыз почмагы
стенага терәлеп тора. Түшәк урынына
чикмәнеңне сал да, йоклый бир. Буш номер
табылмаса, табылып та бәясе кыйбат
тоелса, туп-туры «пуч- тәялни дбур»га
юнәл. Капка башына кәҗә тәкәсенең баш
сөяге белән бер култык печән асылган
булыр».
Шул ук хикәядә империалистик
сугышны ахырына кадәр дәвам итү
турында Дума мәҗлесенең карары
турында «Җондыз» газетасын укыгач,
халыкның ул карарга нәфрәт белдерүен
автор шушындый үткен тел белән
тасвирлый:
« — Сөйлиләр дә соң тузга язмаган
сүзләрне.
— Пычагыма кирәк иде, ди синең
сугышың?!
— Патшасы дурак булгач, гәҗиткә дә
дуракларча язганнар.
Соңгы сүзне шәһәрләрдә йөреп,
шомарып беткән Әгерҗе егете әйтте бугай,
кемдер килеп аңар каныкты:
— Нисми, императорга тел тидерергә,
нисми!..
һәм кесәсеннән свисток чыгарып,
сызгыра да башлады. Тавыш зурга китте.
Озакламыйча ишек ачылып, жандарммы
дип әйтим шунда, урядник дип әйтимме —
кылыч таккан берәү керде:
— Что за скандал?
— Менә бу галалобый татарчонок
патшаны дурак дип сүкте.
— На каком основании?..
— Мин бит Руссия патшасын әйтмәдем.
Японныкын әйттем.
— Әйдә, әйдә, телеңә салышма...
Японныкы, имеш... Әйтерсең, кайсы патша
дурак икәнен белмиләр монда».
Гражданнар сугышы чорында Кызыл
Армия сафында үскән крестьян егете, яшь
совет патриоты Тимербулатның үзенә хас
теле бар:
«— Иптәшләр, безнең Кызыл Армия,
кайсыдыр ки, алпавытларга, буржуйларга
каршы сугыша, крестьяннарны яклап
сугыша. Алпавытлар, Америка
банкирлары, буржуйлар, кулаклар,
кайсыдыр ки, иптәшләр, безнең өскә
яңадан иске режимны кайтарырга телиләр,
чур- тый материга китәргә тиешләр...»
(«Яр буендагы учаклар»).
Кызу эштә янган тимерчегә хас булган
телне автор шушылай җанлы итеп бирә:
«Баштарак әле атасы:
— Кул астына кермә! Аяк арасында
чуалма!—дип әрли торган булган.
Йосыфның һөнәргә әвәслеген күргәч кенә
ачуы сүрелгән. Тора- бара инде ул аны үзе
дә чакырып, төрле йомышлар куша
башлаган:
— Өргечне баса кил! Зур чүкечне ала
кил! Бу тимерне суга сал! Бусын учакка.
Учакта гысын сандалга!.
109
Шулай итеп Йосыф, әтисенең ярдәме
белән «кыздыручы, бөгүче, кызу чакта
сугучы», «тимерне балавыз кебек эретә
белүче», «иң нечкә кылны да кырыкка
ярырлык» чалгылар эшләүче, Пугач батыр
кылычы үрнәгендә кылычлар ясап явыз-
лыкны җиңүче» менә дигән тимерче булып
үсә («Тимерче Йосыф»).
Кави Нәҗми хикәяләрендәге төрле
катлау һәм төрле образларның тел
аерымлыклары әнә шулай оста чагылалар.
Кави Нәҗми — шагыйрь. Ул прозада да,
поэзиядә дә шагыйрь. Га- лиәсгар Камал
кебек, Һади Такташ кебек ялкынлы
шагыйрь. Ул үзенең иҗат юлын шигырь
белән башлады. Аның моннан утыз дүрт ел
элек, Октябрь социалистик революциясе-
нең беренче елында, 1918 елда бастырган
«Бөтен дөнья эшче халкы» исемле
ялкынлы шигыре укучылар массасына
таныш, популяр шигырь.
Әдәбиятка яңа килгән 17 яшьлек солдат-
шагыйрьнең революцион пафослы шигыре
иде ул. Аннары аның шундый ук пафос
белән язылган «Кызыл бәйрәм» исемле
шигыре бар:
Без кызыл байрак тотып Чыктык
көрәшкә — бәйгегә. Шундый
бәйгегә — Богауларны өзәргә
мәңгегә.
Шагыйрьнең «Ант» дигән шигыре
аеруча көчле ярсу белән язылган:
...Иске тормыш, мине каргап, сызгыра.
Карлык, әйдә!
Пыр тузып, тиргәп озат!
Безнең эшне җиңә алмас бер кемең! Кулда
булгач үз теләгем, хөр көнем, Мин көрәшермен
әле, бик-бик озак!
Кави Нәҗми үзенең шигырьләрендә иң
элек эчтәлеккә әһәмият бирә, ялкынлы,
киң, революцион пафос белән әйтергә
теләгән фикерләрен язуда тар шигъри
үлчәүләргә буйсынмый, һәм бу иҗат
методы аның халыкка якын булган үз сти-
лен тудыра.
Югарыда күрсәтелгән шигырьләрдән
тыш Бөек Ватан сугышына кадәр Кави
Нәҗми «Завод кызлары», «Чабатаңны
кемгә тукыйсың?», «Унөч», «Эш
симфониясе», «НЭП елларында Печән
базары», «Кабыргасы белән тора»,
«Билге», «Ильич», «Фрунзебыз үлде»,
«Сугышмыйбыз», «Ачу давылы», «Ленин
яши», Коммунизм әләме», «йолдыз»,
«Истәлек», «Туган йортыбыз» исемле ши-
гырьләр иҗат итте. Алар киң масса
тарафыннан танылган шигырьләр.
Кави Нәҗминең 1930 нчы елларга
кадәр язган шигырьләре арасында
эшләнеп җитмәгәннәре, кешеләрнең
характерларын ачмаганнары, гомумән
поэтик яктан, сәнгатьчә эшләнеш ягыннан
йомшак булганнары очрый. «Завод
кызлары», «Чабатаңны кемгә тукыйсың?»,
«Унөч», «Эш симфониясе», «Кабыргасы
белән тора», «Ачу давылы», «Ант» кебек
шигырьләрне җитди эшләнгән дип әйтеп
булмый. Аларның әйтергә теләгән
фикерләре матур, ләкин мәгънәне
томалый торган сүз уйнатулар да юк
түгел.
Кави Нәҗминең поэтик тавышы Бөек
Ватан сугышы елларында аеруча көчле
яңгырады, һәм ул чын сәнгатьчә, халыкча
эшләнгән бик күп. шигырьләр бирде.
1941 елның 22 нче июнендә, Советлар
иленә немец-фашист оккупантлары
юлбасарларча бәреп кергәч һәм Совет
Ватанының азатлыгы, бәйсезлеге өчен
халкыбызның Бөек Ватан сугышы
башлангач, Кави Нәҗми, үз иленең
патриоты буларак, 1918 нче дәһшәтле
еллардагы кебек үк, яңадан поэзиягә кайта.
Сугыш башланган көнне ул «Фашизмга
үлем», икенче көнне «Озату», 25 нче
июньдә «Беренче удардан соң», июль
аенда «Хәят апа» исемле поэма һәм
«Сәгать сукты», «Көзге кичтә», «Шалт
берне!», «Сагыну хаты», «Бер истәлек»,
«Снайпер Мәрдән», «Яз җилләре», «Табын
җыры», «Дәүләт чиге», «Кавышу елы»,
«Ана сүзе», «Җәза кылычы», «Җиңү көне»,
«Сталин гвардиясе», «Фәридә» исемле
драматик поэма һәм башка күп кенә
шигырьләр, җырлар иҗат итте. Кави
Нәҗминең Бөек Ватан сугышы чорындагы
поэзиясе совет халкының батырлыгын,
аның җиңүгә булган өметен. Совет
Ватанына иксез-чиксез мәхәббәтен һәм
оккупантларга ачы нәфрәтен чагылдыра,
с— Татлыдан татлы ни татлы? Татлыдан
татлы — ирек ул!
.110
— Ачыдан ачы нн ачы? Коллык богавы
кисәң — Ачыдан ачы шул ачы!
— Ямьледән ямьле ни ямьле?
Мәңгедән мәңге ни мәңге? Туган
илгә мәхәббәт!
Туган илне ярату — Мәңге үлмәс тойгы бу,
Мәңгедән мәңге шул мәңге. Туып үскән ил
ямьле».
«...Кулда чүкеч урынында Кылыч уйнар көн
килде.
Изге сугыш кырында
Көчне сынар кәк килде».
(«Фәридә» исемле драматик поэмадан.)
Безнең өчен — яңа ел, Дошман өчен —
соңгысы! Бир кулыңны, дус кеше! Бир
кулыңны, сугышчы!
(.'Кавышу елы» исемле шигырьдән.)
Безне үстерде
Совет семьясы. Бөек Сталинның Без
гвардиясе!
(«Сталин гвардиясе» исемле җырдан.)
Кави Нәҗминең Бөек Ватан сугышы
елларында язылган поэтик әсәрләренең
бөтенесе дә әнә шундый изге совет
патриотизмы рухы белән сугарылганнар.
Ул әсәрләр арасында сәнгатьчә иң яхшы
эшләнгәннәре: профессор Юдин тара-
фыннан музыкага салынган һәм Татар
Дәүләт опера һәм балет театрында куелган
«Фәридә» исемле драматик поэма, «Хәят
апа» исемле поэма, «Фашизмга үлем»,
«Сәгать сукты», «Шалт берне», «Табын
җыры», «Кавышу елы», «Сталин гвар-
диясе», «Алмаз абый» исемле шигырь һәм
җырлар.
Бөек Ватан сугышы елларында Кави
Нәҗми искиткеч зур иҗат активлыгы
күрсәтте. Ул матур шигырьләр язу белән
бергә, хикәяләр һәм аеруча матур, тирән
эчтәлекле публицистик мәкаләләр бирде.
Аның бу елларда язган «Азатлык
сугышы», «Намус эше», «Тереклек бирүче
көч», «Дан сиңа, туган илем» исемле
ялкынлы, бик күп көч куеп эшләнгән
публицистик мәкаләләре бигрәк тә яхшы
тәэсир калдыралар. Бөек Ватан сугышы
елларында аның тарафыннан иҗат ителгән,
халыкны җиңүгә чакырган, совет
халкының сталинчыл бөек дуслык идеясе
белән сугарылган тирән эчтәлекле
әсәрләрен сугыш вакытында тылда һәм ут
сызыгында көтеп алалар һәм дулкынланып
укыйлар иде. Үз әсәрләре белән Кави
Нәҗми совет кешеләренең хисләрен
Ватанга иксез-чиксез бирелгәнлек,
мәхәббәт рухында һәм оккупантларга
каршы ачы нәфрәт рухында тәрбияләде.
Без — Москваны саклауда, совет
Украинасын, шулай ук Польшаны,
Праганы азат итүдә, Берлинны алуда
катнашкан сугышчылар, Кави Нәҗминең
фронт газеталарында әледән-әле басылып
торган сугышчан шигырьләрен, җыр-
ларын, очеркларын һәм мәкаләләрен
дулкынланып, яратып укый идек.
Кави Нәҗми Бөек Ватан сугышыннан
соң «Язгы җилләр» романын язу белән
бергә, хикәяләр, шигырьләр, очерк һәм
мәкаләләр эш- ләвен дә өзлексез алып бара.
Аның сайланма әсәрләре китабына кер-
телгән күп кенә яңа хезмәтләре әнә шул
турыда сөйлиләр. Болар арасында
«Максим Горький турында», «Иң бөек
максат», «Коммунизм кояшы» исемле
ялкынлы публицистик әсәрләр бар.
«Максим Горький турында» язылган
мәкалә аеруча зур игътибарга лаеклы.
Шушылар белән бергә ул «Элеватор
янында», «Бәхет», «Москва», «Таң
атканда», «Әниләр теләге» исемле һәм
халкыбызның тыныч хезмәтен яктырткан,
матур яшьлек рухы аңкып торган башка
шигырьләр язды.
Китапның тышлыгы да (художнигы 3.
Хөсәенов), кәгазе дә бик яхшы.
Китапка Кави Нәҗминең тормыш юлы
һәм аның иҗаты турында Гази Кашшаф
мәкаләсе урнаштырылган.
«Якты сукмак» җыентыгы тулы чыккан,
анда язучының иҗат юлы, большевик
язучы булып чыныгу юлы чагыла, олы
художник булып җитлегү юлы күз алдына
баса.