Н. В. ГОГОЛЬ ӘСӘРЛӘРЕ ТАТАР ТЕАТРЫНДА
Дөнья күләмендә иң алдынгы, де-
мократик идеяләрне күтәреп чыккан Н. В.
Гогольнең исеме бөек рус әдәбиятында А.
С. Пушкин белән янәшә тора.
Н. В. Гоголь бөек художник, үткен
телле сатирик иде. Ул иске крепостной
Россиянең эшлексез чиновникларын,
канэчкеч, эшкә яраксыз алпавытларын
аяусыз рәвештә фаш итте, алардан ачы
рәвештә көлде.
Бөек язучы-драматург Н. В. Гоголь,
нәфис сүз остасы буларак, рус сәхнә
культурасын алга илтте, яңалыкка
борылыш ясады, актерлык сәнгатен
үстерүгә киң .мөмкинлекләр ачты. Бу
тиңдәшсез бөек хезмәтләр Россиядәге
башка милләт халыкларының
культураларына йогынты ясады һәм
аларның үсешенә ярдәм итте. Аерым
алганда, татар халкы культурасының
үсешенә дә Н. В. Гоголь зур йогынты
ясады.
Татар театры — беренче рус рево-
люциясе нәтиҗәсендә, рус драматургиясе,
рус театры тәэсирендә туды.
Бөек рус драматурглары Н. В. Гоголь,
А. Н. Островский һәм М. Горькийларның
әсәрләре русчадан татарчага иң беренче
булып тәрҗемә ителделәр, һәм шулар үр-
нәгендә татар драматурглары Г. Камал, Г.
Коләхметов, соңрак М. Фәйзи һәм Ш.
Камаллар үсеп чыктылар. Бөек рус
язучыларының әсәрләрендәге прогрессив,
демократик идеяләр татар демократик
язучыларның иҗат юлында якты маяк
булып торды.
1902 елда татарча спектакль куюга
омтылу башлана. Татар һәвәскәрләре Н. В.
Гогольнең «Ревизор» әсәрен сайлыйлар
һәм татарчага тәрҗемә итәләр. Ләкин алар
әсәрне сәхнәгә куюга ирешә алмаса- лар
да, «Ревизор» комедиясен бастырып
чыгаруга ирешәләр һәм Николай
Васильевич Гогольнең үлүенә илле ел
тулу көнен искә алып үтәләр.
Н. В. Гогольнең бу атаклы комедиясе
аны укыган аңлы яшьләрдә тирән эз
калдыра. Әсәрдәге көчле реализм,
алдынгы иҗтимагый карашлар татар
укымышлыларының алдынгы фикерле
яшьләре арасында теләктәшлек табалар.
Демократик принципларга нигезләнгән
татар театры репертуар сайлау эшендә иң
башлап бөек рус классик драматургиясенә
мөрәҗәгать итә.
Сәхнәгә А. Н. Островский, Н. В. Гоголь
һәм А. М. Горький әсәрләре куелалар, шул
әсәрләр үрнәгендә татар драматурглары
үсеп чыга һәм чыныгалар.
Татар театры тарихы үсешендә Н. В.
Гогольнең «Ревизор» һәм «Өйләнү»
әсәрләре үзләренең реалистик
язылышлары ягыннан аеруча зур роль
уйнадылар.
Гогольнең үлемсез комедиясен 1905
елда тагын бер тапкыр сәхнәгә кую
омтылышы ясала.
1905 елгы революция хәрәкәтенең иң
югары күтәрелгән декабрь аенда рус теле
укытучысы Ильяс Кудашев-Ашказарскнй
«Ревизор»ныи
93
икенче пәрдәсен сәхнәгә куймакчы була.
Шушы уңай белән чыгарылган афишада
түбәндәгечә язылган:
«1905 ел, 3 декабрь, шимбә көн,
Россиядә беренче мәртәбә, И. Б. Ку-
дашев-Ашказарский идарәсендәге
мөселман драма артистлары труппасы
тарафыннан русча һәм татарча телдә
спектакль куелачак. Сәхнәгә куеладыр А.
С. Грибоедовның «Акыллылык бәласе»
комедиясенең 4 иче пәрдәсе һәм Н. В.
Гогольнең «Ревизор» комедиясенең 2 нче
пәрдәсе, рус телендә». Татар телендә
«Галимнәр һәм наданнар» куелырга тиеш
була.
Афишада Хлестаков һәм Чацкий
рольләренең тәрҗемәче И. Б. Куда- шев-
Ашказарский тарафыннан баш-
карылачагы да әйтелә. Ләкин кон-
серваторлар спектакльне куярга рөхсәт
бирмиләр.
Н. В. Гогольнең реалистик драма-
тургиясенә булган мәхәббәт татар театрын
сөючеләрнең күңелендә кала.
Дин башлыклары, томана кадимчеләр
күпме генә тырышмасыннар, патша
ялчылары, кара реакция көчләре күпме
генә аяк чалмасыннар, яшь татар театры үз
эшен дә-, вам иттерә, аякка баса, үсә бара.
Г. Камалның «Бәхетсез егет», «Бүләк
өчен» әсәрләрен сәхнәгә куйган татар
театры 1907 елда яңадан Н. В. Гоголь
комедияләрен кую эшенә керешә.
«Сәйяр» труппасы 1907 елда Н. В.
Гогольнең «Өйләнү» комедиясен сәхнәгә
куя. «Вакыт» газетасының 13 февраль
санында (№ 134) түбәндәгечә бәя
бирелгән: «10 февральдә «Народный
дом»да Ильяс әфәнде Ашказарский
Гогольнең «Өйләнү» исемле әсәрен
тамашага куйды... Кирәк руслардан вә
кирәк мөселманнардан бик күп кеше кил-
гән вә ложаларда гаять тәрбия вә әдәп илә
утыручы мөселман хатын- кызлары да
байтак бар иде.
Ильяс әфәнде үзе хикәянең иң авыры
булган «Кочкарёв» ролен уйнады.
Ашказарский күренү белән бөтен театр
халкы кул чабып каршы алдылар. Үзенең
ролен иҗарә итүе, кыйлануы, сөйләве
гүзәл нде.
... Иң ахырда сценада әсәр куючы татар
егетләре тезелеп җанлы картина
күрсәтелде. Картинаның бер тарафында
русча эре иттереп «К свету» —
«Яктылыкка» дия язылып куел мыш иде».
Бу спектакль Н. В. Гогольнең үлемсез
иҗаты татар тормышына нинди якын һәм
аңлаешлы булуын күрсәтә. Гоголь
комедиясендәге демократик идеяләр татар
артистларының һәм тамашачыларның
игътибарын үзенә тарта. Спектакль тама-
шачыларда да, катнашучыларда да зур
канәгатьләнү тудыра, шуңа күрә озак та
үтмәстән, театр бу поста- новканы яңадан
кабатлый.
1910 елның февралендә «Сәйяр»
труппасы «Өйләнү» әсәрен яңадан сәхнәгә
куя. 1911, 1913, 1914 елларда
гастрольләрдә йөргәндә Гоголь әсәре
Оренбургта, Уфада, Астраханьда,
Петропавловскида һәм Урта Азия
шәһәрләрендә күрсәтелә һәм зур уңышлар
казана.
«Өйләнү» дә төп рольләрне С.
Гыйззәтуллина-Волжская, Г. Болгарская,
Г. Мангушев. К. Шамил. Н.' Сакаев һ. б.
башкаралар.
Рус классик драматургиясе әсәрләрен
сәхнәгә куеп, татар театры артистлары
үзләренең актерлык мастерлыкларын
үстерәләр. РСФСР- ның атказанган,
ТАССРның халык артисткасы Гөлсем
Болгарская «Өйләнү» спектаклендә
катнашучы артистларның бик җитди һәм
зур тырышлык күрсәтеп уйнаулары ту-
рында сөйли.
Столыпин реакциясенең каты режимы
татар театрының үсүенә дә киртә сала.
Барлык яңалык, революцион омтылыш
патша палачлары һәм төрмәчеләре
тарафыннан эзәрлекләнә, цензура
көчәйтелә һәм рәхимсезләнә. Динчеләр
театр эшчеләренә тагы да котырынып
ябышалар.
Революцион рухта, прогрессив идеяләр
алып килүче әсәрләрне патша цензурасы
сәхнәгә куярга рөхсәт итми.
Татар пролетариат әдәбиятына нигез
салучы Гафур Коләхметовның «Ике
фикер», «Яшь гомер» әсәрләре дә сәхнәгә
куелмыйлар. Әнә шундый авыр
шартларда татар театры
94
рус классик әсәрләренә мөрәҗәгать итә.
1914 елда Островскийның «Гроза»
драмасы Г. Камал тәрҗемәсендә сәхнәгә
куела. 1915 елда Островскийның «Гаепсез
гаеплеләр»е «Сәйяр» труппасы
тарафыннан куела. Спектакль өчен махсус
яңа декорацияләр эшләнә. 1916 елда Н. В.
Гогольнең «Ревизор» комедиясе сәхнәгә
куела. Бу спектакль өчен дә махсус
декорацияләр эшләнә. Шуның артыннан
ук Островскийның «Төшемле урын»ы, М.
Горь- кийның «Мещаннар»ы сәхнәгә ме-
нә.
Рус классикасына мөрәҗәгать итү
татар театры тарихы өчен очраклы хәл
түгел. Бу — татар театрының реакциягә
каршы көрәшен, демократик идеяләргә,
прогресска омтылуын күрсәтә.
«Ревизор»ның сәхнәгә куелу уңае
белән 1916 елда «йолдыз» газетасында
«Театрал» имзасы белән түбәндәгечә
дөрес сүзләр язылган:
... «Чит әсәрләрнең татар сәхнәсенә
керүе, безгә ят булган тормышларны
аңлавыбызга һәм шуның аркасында чит
милләтләрнең эшләнгән мәдәниятләренә
якынлашырга бик күп хезмәт итәчәктер
ки, бу хәл үзе генә дә, чит телдән алынган
әсәрләргә кырын күз белән карауның
хаксызлыгын күрсәтергә җитәрлек.
«Ревизор» гәрчә бик күптәнге бер
әсәр булса да, без андагы каһарманнарны
хәзерге көндә дә бик күп очратабыз».
«Ревизор» спектакле зур уңыш белән
үтә.
Бу хакта «Аң» журналы да язып үтә:
...««Ревизор» кебек рус классик
әсәрләрен уйнарга гайрәт итүләре вә бу
тугрыдагы истифадәтләре зур шатлык
илә каршы алынырга тиешле
хәлләрдәндер... Гомумән уен яхшы,
тигез чыкты. Ансамбль тәмам җиренә
җиткерелгән иде. Халык һәм уеннан, һәм
уенчылардан бик мәмнүн булып
таралдылар. Халык шул кадәре күп иде
ки, инә төртерлек җир дә юк иде.
Сборның 1. 100 сумга җитүе мәгълүм
булды. Бу фәүкыльгадә сбор татар
театры галәмендә беренче мәртәбә дип
әйтерлек».
Бу постановкада татар артистлары уен
культураларының үскәнлеген күрсәтәләр.
Ләкин бөтен коллектив югары уен
осталыгы күрсәтә алмый әле. Мелодрама,
водевиль әсәрләргә күнеккән кайбер
артистлар, Гогольнең тирән реалистик
образларына тулысынча керә алмыйлар.
«Осип ролен Габдулла Камал
(Галиәсгар Камалның энесе) бик җанлы
һәм ышандырырлык итеп башкара.
Рецензент: «жалобага килгән хатыннарны,
бик суык канлылык белән ашыкмыйчан
гына, җилкәләреннән тотып чыгаруы бик
табигый вә көлкеле иде», дип язган иде.
Башка рольләрдә дә атаклы артистлар
уйныйлар: Габдерахман Камал II —
Бобчинский, Фәйзуллин-Болгар- ский —
Добчинский, Нәгыймә Таж- дарова —
Мария Антоновна, Нури Сакаев —
Ляпкин-Тяпкин рольләрен башкаралар.
Шуны әйтергә кирәк, «Ревизор» әсәре
татар театры репертуарында, тамашачы
тарафыннан сөелеп карала торган комедия
буларак, бик нык урнашып калды.
«Ревизор» 1916 ел 4 мартта куелганнан
соң, 1917 елда Оренбургта «Ширкәт»
труппасы тарафыннан куелырга
хәзерләнә. Шул уңай белән «Вакыт» (10.
III. 1917) газетасы алдан ук хәбәр итеп,
«Мәшһүр рус мөхәррирләреннән
Гогольнең «Ревизор» исемендә зур
комедиясе Шәриф Камал тарафыннан
«шома һәм эшләнгән бер телдә яңадан
тәрҗемә» кылынуы турында язды. Шул
рәвешчә «Ревизор»ның тагын бер тәрҗемә
варианты килеп чыга. Ләкин, «Ревизор»
куелмый кала.
Ы. В. Гогольнең «Ревизор» комедиясе
Октябрь революциясеннән соң гына чын
мәгънәсендә профессиональ сәхнә
югарылыгына күтәрелеп уйнала башлый.
Аның социаль фикерләре тулы
яңгырыйлар. Совет режис- сёрлары һәм
совет артистлары Гоголь комедиясенең
тирән эчтәлеген тулысынча аңлап, патша
Россиясендәге чиновникларның тупас
кыргыйлыкларын, алдашуларын, па-
разитлыкларын, барлык кабахәт яклары н
ы ш а 11д ы р ыр л ы к реалистик.
95
буяулар белән күрсәтеп бирделәр.
Октябрь революциясеннән соң
«Ревизор» татар совет театры сәхнәсендә
бик еш куелып килә.
«Ревизор» комедиясе 35 елдан бирле
сәхнәдән төшмичә торуы белән дә татар
театры тарихына һәм тормышына органик
рәвештә бәйләнгән. Татар театрында
реализм өчен көрәш һәм актерлык мастер-
лыгын үстерү эше нәкъ менә шушы
«Ревизор» әсәре белән дә бәйләнеп килде.
«Ревизор» комедиясе образларында
татар артистлары үзләренең сәләт һәм
осталыкларын ачтылар.
ТАССРның халык, РСФСРның
атказанган артисты Зәйни Солтанов
Городничий ролен башкарды. Без
Солтанов-городничий образында
провинция чиновнигы, хәйләкәр, алдакчы,
карт төлкене генә күрмибез, Солтанов бу
образны социаль характерлау аша ачып
сала. Без бу городничий образы аша
изүчеләр катлавын, чиновниклар,
полицейскийлар Россиясен күрәбез.
Зәйни Солтанов Ы. В. Гогольнең үзе
тарафыннан белдерелгән теләкләрне бик
ныклап өйрәнгән. Гоголь «Ревизор»ны
куючыларга болай дип яза: «Барыннан да
бигрәк карикатурага тартымлыктан
куркырга кирәк, бер генә нәрсә дә
барлыгыннан арттырылмаска, шулай ук
киметелмәскә тиеш. Киресенчә, актёрга
тыйнаграк булырга тырышу, гадирәк,
ничек тә юньлерәк булырга тырышу
кирәк. Актёр көлдерү турында никадәр
азрак уйласа, көлке булып күренергә
тырышмас, ул үз ролендә көлкене
шулкадәр күбрәк ачып сала алыр. Көлке
ул, нәкъ менә җитдилек аша килеп чыга,
комедиядә уйнаучы үзенә тиешле эшләрне
никадәр дөрес үтәсә, нәкъ менә шунда
инде ул көлкелекне тудыра».
Гогольнең шушы күрсәтмәләре ни-
гезендә уйнап, Солтанов городни- чийны
реалистик образ итеп сурәтли, шаржга юл
куймый, актёр алымнарының җиңел
эффектлары белән мавыкмый.
Солтановның городничий образын лаеклы
башкарып чыга алуының төп сере әнә
шунда булды.
Солтанов городничий ролен уты^
елдан бирле башкарып килә, һәм ул аны
югары мастер буларак, уйный, Н. В.
Гоголь әсәренең тирән идеясен
тамашачыга дөрес итеп җиткерә белә.
Зәйни Солтановның реалистик актёрлык
осталыгы формалашуда городничий
образы һичшиксез әһәмиятле урын тота.
«Күпләр Хлестаковны комедиянең
герое, әсәрнең төп кешесе дип исәплиләр.
Бу дөрес түгел. Хлестаков комедиядә
үзеннән-үзе түгел, ә бөтенләй очраклы
рәвештә, үтеп барышлый гына ревизорга
әверелә; бу аның үз теләве аркасында да
эшләнми. Аны нәрсә ревизор итте соң?
Городничийның куркуы... Ул
городничийның куркуыннан туды, өрәк
ул, городничий вөҗданының күләгәсе ул...
Тамашачының кызыксынуы, шул фантом
тудырган әкәмәтләргә текәлгән...» дип
язды бөек тәнкыйтьче Белинский.
Шушының белән ул пьесадагы төп
катнашучыларны билгеләде, шушының
белән ул, режиссёрның һәм роль башка-
ручыларның эшләрен җиңеләйтте.
«Комедиянең төп герое—Городничий»
дип яза Белинский, — «Хлестаков ул —
комедиядә икенче кеше...»
В. И. Немирович-Данченко: «Иң яхшы
сәхнә осталары да әсәрне беренче
күренештәге башлангыч җөмләдән башка
башлап җибәрә алмадылар. «Ревизор»да
тик бер фраза, беренче башлангыч фраза
белән: «Мин сезне, әфәнделәр, кәефегезгә
һич тә килми торган хәбәрне белдерү өчен
чакырдым. Безгә ревизор килә!» — дигән
сүз белән пьеса башланып китә. Шуның
аркасында әсәрнең фабуласы да билгеле,
һәм төп импульс — курк; да ачык» ди.
Спектакльнең режиссёры Ш. Сарым-
саков тарафыннан автор күрсәткән урынга
акцент та ясалган. Бу урында, аяз көндә
яшен суккандай, тын буада яшәүче шәһәр
кешеләрен эзәрлекләүче рыялы
азгыннарның өстенә, сәхнәгә курку
атылып керә. Бу бик дөрес аңлашылган.
Нәкъ менә казна талаучы юньсез город-
ничий Петербургтан килгән ревизор
каршында хәлдән таярга мәҗбүр була да.
• 1г
96
Городничий ролен башкаручы ин яшь
актёр, ТАССРның халык артисты Н.
Гайнуллин городничий ролен
башкарганда, шул самодурный каты
куллы хуҗа булуын, пайтәхеттән килгән
начальство алдында хәйләкәр баш
иючәилеген басым ясап күрсәтә.
Гайнуллин-городничий коры, мәкерле,
тик бу сыйфатларны ул икейөзлеләнеп бик
оста яшерә белә, яхшы күңелле кеше
булып кылана белә. Гайнуллин-
городничий тышкы яктан бик көчле
натура булып күренә. ләкин чынында исә.
ул куркак, дер калтырап, коелып төшүчән
кеше. Шуңа күрә дә ул Петербург
килмешәге Хлестаковның зур чиновник
булуы турындагы уйдырмага бик тиз
ышана һәм бик нык алдана. Шуның белән
бергә, артист Гайнуллин еш кына тышкы
алымнар белән эш итеп, эффект ясарга
исәп тота, шуның аркасында городничий
образының тулылыгына зарар итә.
Татарстанның халык артисты Камал
III Хлестаков ролен башкаруда югары
осталык күрсәткән артистларның берсе.
Ул вак җанлы бай малаен, азгын, мескен
килмешәклеген, ялганчылыгын бөтен
нечкәлекләре белән ачып сала.
Н. В. Гоголь Хлестаков турында
болан дип яза: «Бу роль нинди генә
булмасын иң яхшы актёрга тапшы-
рылсын иде, чөнки ул башкару өчен иң
авыр рольләрнең берсе булып тора.
Чөнки бу чүп һәм буш кешенең
характерында, вак һәм чүп булмаган
кешеләрдә була торган сыйфатларның
да җыелмасын табып була... Кыскасы,
бу роль өчен билгеләнгән актёр күп
яклы талантка ия булырга, кешеләрнең
куп төрле якларын җанландыра белергә
тиеш. Өзлексез бер үк нәрсәләрне генә
башкаручы актёр, бу роль өчен яраксыз.
Ул бик өлгер, нәзакәтле кеше булырга
тиеш, югыйсә ул актёрның
Хлестаковның буш җанлылыгын,
беркатлылыгын, шул ук вакытта
җилбәзәклелеген күрсәтергә көче
җитмәячәк. Бу сыйфатлар Хлестаковны
бөтен яклатып өскә күтәрә, Хлестаковта
мондый яклар чиксез күп».
Камал III Хлестаков ролен типик образ
формасында, дөрес һәм ышандырырлык
итеп башкара. Петербургның чиктән тыш
азган бай баласының ялганчылыгы,
оятсызлыгы тулысынча ачыла.
Камал III башкаруында образный бер
хәлдән икенчесенә күчү моментлары
табигый һәм акланырлык буяулар аша
сурәтләндерелгәннәр иде.
Астрахань татар театрында 1932 елны
Хлестаков ролен ТАССРнын халык
артисты Шакир Шамильский башкарды.
Ш. Шамильский-Хлестаков өязнен
беркатлы чиновниклары алдында үзенең
мактанулары белән үзен Петербург
чиновниклары арасында дәрәҗәгә ия
булган кеше иттереп ышандыруга иреште.
Ул дамалар алдында гына түгел,
чиновниклар алдында да үзен нәзакәтле
һәм игътибарлы кеше итеп күрсәтә алды.
Нәкъ менә шушылар аркасында да ул
үзенә ышаныч казануга иреште.
Хлестаков ролен ТАССРнын халык
артисты Г. Шамуков бик кызыклы образ
итеп башкарды, ул Хлестаковның
бернинди юньле эшкә ярамаган сәләтсез,
буш лыгырдавык бәндә булуын ачып
салды.
Татар Дәүләт академия театры
«Ревизор» комедиясен куйганда Го-
гольнең күрсәтмәләренә нык игътибар
итә.
ТАССРның халык артисты,
РСФСРның атказанган артисты X.
Уразиков судья Ляпкин-Тяпкин ролен
башкарды.
Республиканың халык артисты К.
Шамил Земляника ролендә түбән җанлы,
әшәке шамакайны,бөтен кабахәтлекләрне
эшләргә әзер торган имгәкне
гәүдәләндерде. Ул ялганлый, гайбәт
тарата, бөтен жиргә астыртын колак сала,
җанын сата.
ТАССРның атказанган артисты Ф.
Халитов Лука Лукич Хлопов ролендә һәм
артист К. Гыйльманов почтмейстер
Шпекин ролендә яхшы уен осталыгы
күрсәттеләр.
Артистлардан ‘Яһудин һәм Гали-
уллиннар, Бобчинский белән Доб-
чинский рольләрен башкарып, юк- бар
интереслар белән генә яшәүче.
97
сәләтсез, мәгънәсез алпавытлар образын
бик дөрес гәүдәләндерделәр.
Югарыда күрсәтелгәннәрдән тыш
Хлестаков ролен татар театр сәхнәсендә
Габдерахман Камал II, Ай- дарский, С.
Айдаровлар башкарганнар иде.
Осип ролендә Галиәсгар Камал, Б.
Тарханов, X. Әбҗәлиловлар булдылар.
Ляпкин-Тяпкинны Әпсәләмов,
Земляниканы X. Уразиков, Анна
Андреевнаны Ф. Камалова, Мария
Антоновнаны Ф. Ильская, М.- Суль- ва,
Нигъмәтуллиналар башкардылар.
Югарыда күренгәнчә, моннан илле ел
элек татарчага тәрҗемә ителгән, татар
театры сәхнәсендә утыз биш ел куелып
килгән «Ревизор», чын реалистик әсәр
буларак, татар театрының үсү һәм алга ки-
түе тарихында бик зур роль уйнады. Бу
әсәр өстендә татар актерларының берничә
буыны сәхнә мастерлыгына өйрәнде.
Алдынгы рус демократик әдәбияты
безнең татар театрына, актерларына,
тамашачыларына бик якын. Бөек рус
әдәбияты, рус театр культурасы татар
театр культурасының үсүенә, чәчәк
атуына уңай йогынты ясады.
Республикабыздагы башка театрлар да
зур күтәренкелек белән бөек юбилейны
билгеләп узалар.
Казан Зур Драма театры «Үле җаннар»
спектаклен, Опера һәм балет театры «Май
төне» спектаклен, ’Яшь тамашачылар
театры «Черевички» спектаклен, Минзәлә
колхоз- совхоз театры Г. Шамуков тәрҗе-
мәсендә «Өйләнү» комедиясен сәхнәгә
куйдылар.
Шул рәвешчә Гоголь әсәрләре татар
сәхнәсендә киң урын алды.